Литература
12 Декабря 2025, 05:00

Элеккечә түгел без генә...

Рәфкать ШАҺИЕВ3 өлеш. – Уф-ф-ф... якын гына кебек, килә башлагач шактый икән, – диде Гайшә, алар янына килеп җиткәч. – Йөрмәскә идең инде, аяк итеңне ашап, баланы калдырып. Монда иртән алып киткән сөт белән йомыркалар бар бит әле. – Гүзәл нәрсәләрдер тутырган иде, миңа да, – дип Әнвәр дә сүзгә кушылды. – Ярар, әле шактый вакыт сөрәсегез бар, алары да бетәр.

Элеккечә түгел без генә...Элеккечә түгел без генә...
Элеккечә түгел без генә...
– Уф-ф-ф... якын гына кебек, килә башлагач шактый икән, – диде Гайшә, алар янына килеп җиткәч. – Йөрмәскә идең инде, аяк итеңне ашап, баланы калдырып. Монда иртән алып киткән сөт белән йомыркалар бар бит әле. – Гүзәл нәрсәләрдер тутырган иде, миңа да, – дип Әнвәр дә сүзгә кушылды. – Ярар, әле шактый вакыт сөрәсегез бар, алары да бетәр. Хәзер менә, җылы, чакта катыклап бәрәңге ашагыз. Монда кипкән җиләк салып ясаган чәй. Әйдә, Әнвәр, утыр син дә, икегезгә дә җитә монда, – диде Гайшә суккан ашъяулыкны чирәм өстенә җәеп. – Безнең авыл кызлары уңган да инде, яшьти, әйеме, – дигән булды Әнвәр, Минвәлигә күзен кысып. – И-и-и, әле ярый телегез бар. Ул да булмаса карга күтәреп китәр иде үзегезне. Әйдә, ашагыз. Мин сез ашаганчы әзрәк урман буена барып килим, – дип Гайшә урыныннан кузгалды. – Әйдә инде, чәй булса да эч безнең белән, – диде Минвәли хатынына. – Ашап-эчегез әле башта, мин бит сезнең кебек җир сөрмәдем, – дип ул, күлмәк итәген рәтләп куйды. – Ярар алайса, – диде Минвәли авызына капкан бәрәңгесен йотып. – Бик теләгең булса, анда әнә Минвәлинең чалгысы да шунда гына, – дип, Әнвәр урман буен яңгыратып көлеп җибәрде. Тавыш та көчле инде үзендә. Көлүе Каршы урман юкәләренә бәрелеп кайтаваз булып яңгырады. – Мин печән чаба белмим шул, синең Гүзәлең кебек булдыра алмыйм, – дип, ипләп кенә Әнвәргә җавап кайтарды Гайшә. Гайшәнең Минвәлигә ашарга китерүе ул болай гына, аның уй-нияте башкачарак иде. Ирләр күрмәгәндә генә печән чабып карарга иде исәбе. Ул килүгә Минвәли чапкан пакусларны күреп алды. Ирләр катыклап бәрәңгене сугып куйдылар да, чәй белән артык мавыкмыйча, урыннарыннан тордылар. – Ашаудан башка бернигә дә ярамады бәрәңге белән катыгың. Сиңа әйтәм, ишетәсеңме? – дип Минвәли хатынына кычкырды. – Ишетәм, ишетәм. Төреп куй шунда, хәзер киләм, – диде Гайшә. – Рәхмәт яусын, Гәйшә, бик тәмле булды сыең, – дип Әнвәр тракторына таба китте, ә Минвәли бушаган катык банкасын коштабакка куеп, ашъяулыгына бәйләде дә, тракторы янына китмичә, хатынының килгәнен көтте. – Ярар, кайт инде. Чәйне генә алып калам, эштән соң чапканда авыз чылаткаларга кирәк булыр. Күрдеңме, иртәнге якта әзрәк чапкан идем, – диде Минвәлие хатыныннан мактатасы килеп. – Әзрәк кенә булмаган анда синең, күп булган. Бер үзеңә авыр була инде. Их-х, үзем дә чаба белсәм..., – дип Гайшә әйберләрен чүпрәк сумкасына салды. – Сиңа әйтәм, сез барыгыз Әнвәр белән эшегезгә. Ә мин кеше кара күрмәгәндә, әзрәк селтәнеп карыйм әле, яме, – диде Гайшә, уңайсызланыбрак. – Икәү чапсак, сиңа да җиңелрәк булыр иде. – Нәрсә сез анда, бүген өйләнешкәннәр кебек, бер-берегездән аерыла алмыйсыз, – дип кычкырды Әнвәр, пускач бавын сүтеп. – Кит инде, йөрмә интегеп. Эшең беткәнме әллә?! Анда Нәсимә нишлидер? Хәзер кайтып азрак йорт тирәсендә кайнашсаң, кичке савымга китәр вакытың җитә. Йөрмә, йөрмә, кычытмаганны кашып. Бар, өйгә кайт, – диде дә, Минвәли тракторы янына китте. – Ярар, үзем белермен мин. Әйдә, син эшеңә бар, – диде дә, сумкасын алып Минвәли чабып туктаган урынга китте. Тракторларның күздән югалганын карап торды, аннан, "бисмилла"сын әйтеп, чалгысын селтәп җибәрде. Селтәнгән саен кызыгып, дәртләнеп селтǝде ул чалгысын. Баштагы ике покос әллә ни калын булмаса да, өченчесе инде шактый матур килеп чыкты. Гайшә чалгысын кадап куйды да, тирләгән битләрен яулыгы белән сөртеп чәчләрен җыеп яулыгын бәйләде. Тракторларның тавышы якыная төшсә дә, әле тагын берәр покос чыгарга була. Гайшә чалгысын алып бер-икене селтәнгән иде, эчләре авыртып, мускуллары тартылып куйды. "И-и-и, рәхәт булса аны бөтенесе печән чабар иде", дип уйлады Гайшә. Шулай булса да селтәнүен дәвам итте. Покос башына чыкканда ул инде, борып җибәргән уенчык кебек, шактый җиңел селтәнә иде. Шул вакыт чокырдан тузан күтәрелеп, ике трактор күренде.
Гайшә, чалгысын ташлады да, тиз генә чикләвек куаклары артына йөгерде. Ирләр күрсәләр, Әнвәр тагын урман буен яңгыратып шаркылдар, оятка калырмын, дип уйлады ул. Тракторлар ничек тузан болыты чыгарып килгән булсалар, туктап тормыйча борылып кире китеп тә бардылар. Гайшә яңадан чалгысын алды. Авызы коргаксып, теле кабык кебек кипкән иде. Үлеп су эчәсе килсә дә түзде. "Бер эчсәң, гел эчәсе килеп тора. Түзсәң, бераздан уза ул", ди торган иде әтисе. Гайшә авызында телен кыймылдаткалый торгач, азрак юешләнгән кебек булды. Авыр булса да, үзенең эшеннән канәгать иде ул. Артыннан кабарып ятып калган тигез покоска карагач Гайшә елмаеп куйды. Була бит. Шулай, тракторлар күренгән саен куаклар артына кача-поса, унике покос чыкты да, сумкасын аркасына салып кайтырга кузгалды. Бераз атлагач, булдыра алганына куанып, онытылып йөгереп тә китте. Тик үзенең шулай, мәктәптән "5" ле билгесе алып кайтучы бала кебек, сикерә-атлый кайтуыннан көлеп җибәрде дә, кеше күрмәдеме дип, як-якка каранып алды. Печән чабарга шулай өйрәнде Гайшә. Икенче җәйгә инде, кардада иртәнге савым беткәч, башкалар белән өенә кайтмыйча, тау битендәге каенлыктан Минвәлие янына, Караңгы күл арасындагы печәнлекләренә, менеп китә башлады. Иртәнге салкында икәү бергә бер тын чапканнан соң, рәхәт бер талчыгу белән, Минвәли эшенә, Гайшә кызы белән кайнанасы янына кайтып китә торган иде. Кичтән исә, Минвәли савым беткәндә килеп ала. Бер кичне Минвәли тракторына чана тагып килде дә, бастырыклап төяп кайттылар печәнне. Булышырга дип ул күрше Зөфәрне дә алган. Гайшә өстә җайлап ала торды. Кибәнне оста куйган кебек, печәнне дә уңаен белеп ала, җайлап сала белә ул. – Гайшә, әйдә син өстә алып кына торырсың. Каерылып астан бирергә авыр булыр, – диде Минвәли хатынына. – Бигрәк җиңел эш куштың син Гайшәгә, күрше. Утын төягәндә өстә алып торырга кушкан кебек, – дип елмайды Зөфәр, җиңнәрен сызганып. – Минем хатын кебек оста алып торучы, ипләп өюче авылда да юктыр ул, малай. Кияү бавырсагы өйгǝн кебек итеп өя. Ул өстә торса, бәйләмичә кайтсаң да, юлда бер уч печән дә коелмый. – Сез бик артык күп бирмәгез. Мин, алайса, өлгерә алмыйм. Монда җайлап бетерергә дә кирәк бит. Менә, Зөфәр абый, минем ир кисәгем шулай мактап-мактап эшләтә инде, – дип елмайды Гайшә. Төяп бетергәндә ай калыккан иде. – Күрше, син сәнәкне кадап тотып тор. Гайшә ипләп кенә, аягыңны шудырып кына, сәнәк сабына бас. Шулай, шулай. Хәзер әйдә мин сине менә шулай күтәреп алам, – диде дә Гайшәне күтәреп җиргә бастырды.
– Ярый алайса күрше, синең тауларны төшкәнеңне генә көтәм дә, мин алдан китәм, – дип Зөфәр мотоциклына таба атлады. Минвәли тырма-сәнәкләрне трактор артына җайлап кыстырып тимер чыбык белән ныгытып куйды да, сикереп кенә кабинасына менде. Гайшә эчке бер соклану белән аңа карап тора иде. – Ник утырмый торасың? Арыгансыңдыр инде көне буена. Түз инде, булганы җитәр, монысы соңгысы булыр, – диде ул хатынына таба борылып. – Быелга диген. Исән булыйк та, соңгысы булмасын әле, – дип Гайшә ире янына трактор кабинасына менеп утырды. – Бернәрсә дә калмады бугай инде. Әйдә Аллага тапшырдык. Фара яктысында Зөфәрнең, янәшә диярлек, аларны көтә-көтә генә таудан төшкәне күренде. Юлга чыгып җитүгә, күршесе тизлеген арттырды да, караңгыда якты бер нокта булып, бераздан күздән югалды. – Әнинең дә, Нәсимәнең дә ашыйсы килеп беткәндер инде. Сиңа әйтәм, игътибарлаганың бармы, соңгы вакытта әни әллә ничегрәк кебек. Мин куркып та куям вакыт-вакыт. Ничектер, әйтеп калырга тырышкандай ашыга ашыга сөйли шикелле, – дип борчылып әйтеп куйды Гайшә. – Юктыр, сиңа гына шулай тоелгандыр. Иртән эшкә киткәндә болай әйбәт кенә күренде. Сөйләшүендә дә ул-бу сизмәдем, – диде Минвәли игътибар белән юлга караган килеш. Түп-түгәрәк тулы ай Миңнебай юлын көмеш яктылыкка күмгән. Фара кабызмыйча да кайтырлык иде. Кичке талгын һавага Сәлимә тауда гына үсә торган сабын чәчәгенең исе таралган. Әлеге татлы ис тау битләренә сарылып кына аска төшеп авыл өстенә җәелә. Гайшәнең керфекләре авырая башлады. Ләкин тырыша-тырыша йокысын куды. Руль тотып кайткан ире янында йоклап кайтырга оялды Гайшә. Кай арада йокымсырап киткәндер, ул күзен ачканда Минвәли, чигенеп, трактор чанасын ишек алларына кертеп куйган иде инде. – Ай Аллам, кайтып та җиттекме соң? – диде Гайшә, күзләрен угалап. Сиңа әйтәм, ничек чигенеп кердең соң син, мине дә уятмагансың? – Зөфәр капка төбендә көтеп тора иде. Ә син Нәсимә кебек иреннәреңне ялый-ялый йоклыйсың, уятырга җәлләдем, – диде Минвәли, тракторын сүндереп. – Мунча баскычындагы ике чиләккә су тутырып киткән идем, таман гынадыр әле. Сез икегез юына торыгыз, мин хәзер тиз генә шулпага токмач салып җибәрәм. Зөфәр абый, чыгып китмә, кер. Гайшә йөгереп диярлек өйгә керде дә, ишекне акрын гына ябып, почмак яктагы утны кабызды. – Бу без әни. Исән-сау алып кайттык печәнне. Ничек анда синең хәлең? Ашыйсың килеп беткәндер инде, – дип ул башта кайнанасы янына узды. Нәсимәне Мәдинә апа йоклатып чыктымы? – Безнең монда Аллага шөкер. Мәдинә балакайга Аллаһының рәхмәтләре яусын. Мине дә, баланы да карый. Ашадык та, эчтек тә. Бар син печәнчеләреңне көйлә, – диде Гадилә карчык, бала уянмасын дип, шыпырт кына. – Хәзер, шулпага токмач кына салып җибәрим дә, чәй кайнагач сиңа ясап кертермен, әни. Әле ярый син бар, өйне ямьләп торырга, – дип Гайшә алгы якка чыгып китте. Ул арада сөйләнә-сөйләнә ирләр өйгә керделәр. – Сиңа әйтәм, мәле итне турый тор. Мин аш салам. Гайшә аш бүлгән арада чәе дә кайнап чыкты. – Әйдәгез, итен ашагыз. Зөфәр абый, эшләгән кебек аша инде, ят кеше кебек утырма. Сиңа әйтәм, кыста инде Зөфәр абыйны, – диде Гайшә почмак яктан. – Мин әнигә чәй кертим әле. Ирләр озак юанмадылар. Һәркемнең иртән торып эшкә барасылары бар иде. Күршесен озаткач Минвәли, түр якка кереп, әнисенең хәлен белеп чыкты. Печәннән кайтканда хатыны әйткән сүз аның эчен тырнап тора иде. – Әни, хәлең ничек? Башың авыртмыйдыр бит? Син инде безгә рәнҗи күрмә, эшкә бармыйча да булмый. Өйдә утырсаң китереп бирүче юк, – дип шыпырт кына сөйләнеп әнисенең аяк очыннан узмады. Әзрәк капса әнисенә сиздермәскә тырыша ул. Мактана торган нәрсә түгел бит. – Болай булгач Аллага шөкер дим инде, улым. Юанычка, әнә, Нәсимә кызым бар. Шулай булса да, син, улым, иртә-кич яныма кагылып чык әле. Бу көннәрдә еш кына йокламаган килеш тә, әллә кайчан киткән туганнарны күрәм. Ходайныкын белмәссең. Соң инде, бар ятыгыз, арыгансыздыр, – диде Гадилә карчык. – Ярый, сиңа да тыныч йокы, – диде Минвәли шыпырт кына. Аннан кызының башыннан сыйпап, юрганын рәтләде дә хатыны янына чыкты. Ятарга өлгермәделәр, инде офыкта таң яктысы сызыла иде. Аларның шомланулары урынсыз булып чыкты. Гадилә карчык үз көенә генә яши бирде. Минвәлинең апалары, Әлмәттән кайтып, хәлләрен белешкәләп тордылар. Гайшә иренең туганнарына бик ачык булды. Юк, ярарга тырышып түгел, үзенең булмышы шулай. Мул куллы, үзенә калдырмаса калдырмый, күчтәнәчсез җибәрми апаларын. Кайнанасы да кызларына Гайшәне мактап туймый. Бер кайтуда кечесе, Галия, апасына: – Безнең әни киленен бездән дә ныграк ярата ул, – диде уенын-чынын бергә кушып. Аңа каршы апасы, сүз әйтмичә, елмаеп кына куйды. – Яратам шул. Ул бит минем улымны яратып килгән бала. Тормыш итәргә дип килгән, эшләп туймый. Шуның белән яраттыра да. Бәрәңгеләрне алып, урнаштырып бетергәннәр көннәр иде. Арт бакчадагы суган урыннарын казып чыкты да, Нәсимәсе уянгач кызының өсләрен алыштырды. – Әни, эшкә киткәнче мин әтиләргә барып хәлләрен генә белеп килим әле, – диде Гайшә кайнанасына.
– Бар, бар. Миннән дә күп итеп сәлам әйт. Берәр нәрсә хәстәрләргә идең, буш кул белән төп йортка бару килешми. Кичә оеткан катыгыңны булса да ал, кодагыйдан ару түгел. Апаңнар алып кайткан шәһәр күчтәнәчләре дә бардыр әле. Аларны да кара. – И-и баш инде үзеңдә, әни. Син ничек шулай акыллы да, яхшы да соң?! – Гайшә, балам. Минем кайнанам, мәрхүмә, бик коры булды. Дога булып барсын инде. Әниләргә барырга да ярамады. Үземнең киленем булса, телемне әйләндереп, авыр сүз әйтмәс идем, дип елаган чакларым әз булмады. Барысы да үтте инде. Ходай хәерле кылсын. Шуңа да сине рәхәт яшәтәсем килә, – диде әнисе. – Рәхмәт, әни! Әле ярый син бар, нишләр идек икән син булмасаң?! Алайса, мин, теге катыкны алам? – дип елмаеп каенанасына карады ул. – Без озак тормыйбыз, хәзер кайтабыз.
Гадилә карчык, бала җитәкләгән киленен, җылы карашы белән озатып калды. Атлап йөрүләре үк нык шул килененең. Ашаса – батырып ашый, эшләсә – җир җимертеп эшли, әйтсә – ике сөйләргә урын калдырмый. Гадиләнең үзенә охшаган.
Шулай уйлады ул, килене чыгып киткәч. Гайшә килгәндә әтисе бакча якта нәрсәдер казына, ә Закирә апасы тавыкларга пешергән бәрәңге төя иде.
– Нихәл, Закирә апа? Әнә, кара әле кызым, безнең әби тавыклар сыйларга йөри бугай, – диде Гайшә.
– Атакаем, кемнәр килгән безгә, – дип сөйләнә-сөйләнә Закирә алъяпкычына кулларын сөртеп, Нәсимәне кулына алды. – Әйдәгез, өйгә узыгыз.
– Әти өйдә юкмы әллә? – диде Гайшә, туган йортының ишек алдын күзәтеп. Шактый вакыт узса да, шунда килгән саен әнисенең төсен эзли ул. Өй каршындагы алмагачны алар өчәү: әтисе, әнисе һәм ул утырканнар иде. Инде ул да картаеп килә икән.
– Бабасы, кайда йөрисең син? Кызларыңны каршыла, – диде Закирә бакча якка таба карап.
– Монда, монда... О-о-о, кем килгән безгә?! Минем кызым елагын калдырып килгәндер инде бу юлы, зур үсеп килгәндер, – дип сөйләнеп бакча яктан әтисе килеп чыкты. – Нихәл, кызым, – диде ул, ике кулын сузып. Өйдәгеләрең исән-саулармы?
– Аллага шөкер. Әни сәлам әйтте.
– Үзенǝ дǝ Ходай сǝламǝтлек бирсен, – диде Хөсǝен.
– Әйдәгез, өйдә дә сөйләшеп була, – диде Закирә, Нәсимәне җитәкләп.
– Закирә апа, менә бу катыкны алып куярсың әле, әни бирде, – диде ул, галошын салып.
Өйдә таныш ис иде. Һаман шул балачак исе. Әле дә югалмаган, бетмәгән.
– Менә, син килергә булган икән. Кабакны кырып, шуңардан коймак пешергән идем. Авыз итеп кара әле. Без картларның хәзер йомшак нәрсә ашыйсы килә бит. Әзрәк аш төрләндерү булсын дигән идем, әтиеңә дә. Көн саен умач белән токмач та туйдыра, – дип Закирә чәй табыны көйләргә тотынды.
Чәйләр эчкәч, Гайшә тиз генә идәннәрне юып алды. Әтисе кечкенә Нәсимәне күтәреп бакча якка чыгып киткән иде. "Картаеп киләләр инде", дип уйлап куйды Гайшә. "Яшь хатын яшәртә ул", дисәләр дә, әтисе әллә ни яшәрмәде. Җиткән кызың белән ялгызың калу да үзенекен иткәндер. Баштагы елларда Закирә апасы да бик баш бирәсе килмәде кебек. Ярар, начармы-яхшымы, олыгайган көннәрендә бер-берсенә иптәш инде. Гайшә идән мунчаласын чайкап киртәгә кибәргә элде дә, көянтә-чиләкләрен асып, Ташкоега суга төшеп китте. Әтисе һаман шулай киртә буена кабаклар төртеп чыга икән. Бакча киртәсенә үрмәләп-асылынып үскән кабак сабаклары үргән читән кебек, бакчаны су буендагы казлардан саклыйлар.
Гайшә галошларын салып аръякка чыкты. Зур ташлар ышыгына йөзле кадаклар кебек тезелеп яткан балыклар, аңардан куркып көтүләре белән таллыкка таба йөзеп киттеләр. Чишмә читенә басып Гайшә кайнап чыккан суга карап торды. Ул бала чакта ничек кайнап утырса, һаман да шулай, төптә яткан алтынсу комнарны уйнатып, кайнап утыра. Инеше дә шулай, ташлары да, яр буендагы таллары да. Гайшә кулларын чайкады да куш учлап су эчте. Шушы Ташкоеның суы! Тешләрне камаштыра! Аннан чиләкләрен чайкагач, тутырып су алды да тыкрыктан менеп китте.
– И-и, кызым, кирәкмәс иде. Ник нужаланасың?! Кодагый югалткандыр үзеңне. Суга гына үзебез дә төшәбез әле, – диде әтисе, капканы ачып. – Безнең Гайшә ут белән бер инде, рәхмәт яугыры, – дип сөйләнә-сөйләнә, Нәсимәне күтәреп, өйдән Закирә дә чыкты. – Куй шунда, баскычка гына, үзем урнаштырырмын, Гайшә.
– Ярар алайса, китим мин. Кызым кил әйдә, – дип ул кызын кулына алды. – Кунак ошап китте моңа, бер тавышы чыкмый. – Бабай, бар менә бу сеткага алмалар өзеп чык әле, буш банка тоттырып җибәрү килешми. Кияү бик ярата безнең алмаларны. Вакытың булса, я үзең алма бәлеше салырсың. Син аның ишегә оста, – дип, Закирә келәт стенасына элгән сетканы картына алып бирде.
"Кирәк түгел инде" дисә дә, Гайшә бик шатланып алды алмаларны. Хуш ис аңкытып торган антоновкалар авыздан суларны китерә иде. – Озак булдым инде, әбиең югалткандыр да. Ярар, киттек, исән булып торыгыз, – дип ул бер кулына кызын, икенчесенә алмалар салган сеткасын күтәреп йөгерә-атлый Хафиз тыкрыгыннан гына өйләренә ашыкты.
 
(Дәвамы бар.)
 
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас