

Кешене ышаныч дигән бөек көч яшәтә, шул аңа егәр бирә. Андый көч, ышаныч – иман. Иман – ул иң әүвәл Аллаһка ышану булса, икенчедән, ул күңел сафлыгы, рухи пакълек, изгелек , шәфкатьлелек һәм киләчәккә якты өмет белән карау (Әбҗәд,иман шарты һәм утыз өч аят).
Кыз бала өчен әнинең иң кирәк вакытында, ятим калды Гайшә. Алай дисә, әнинең кирәкмәгән чагы бармы икән? Җидене бетергән иде ул бу елны. Әнисе Фатыйма, озак ятмыйча гына, бер атна эчендә китеп барды. Гайшә – өч кызның иң кечесе. Ике апасы инде тормышка чыккан, үз гаиләләре бар. Ә Гайшәгә кадәр туган икесе бала вакытта ук Ходай хозурына күчкәннәр. Шуңа Гайшәне әти-әнисе иркәләп кенә үстерделәр. Гайшә дә әти-әнисен яратып туймый иде. Әнисе авырып киткәч тә, яныннан китмәде ул. Апалары чиратлап килеп торсалар да, Гайшә, төнлә әнисе ята торган агач карават кырына чүмәшеп, башын әнисенең аяк очына куеп арып йоклап китә. Шулай әнисе терелер кебек иде Гайшәгә. Терелә аның әнисе, терелә. Көчле, сабыр хатын бит. Алай гына да түгел, атаклы Мөшәрәф мулла кызы бит әле ул. Өченче көн күрше Миңсәрвәр әби хәл белергә кергәч: "Балам, тәһарәтем дә бар, өс-башым да чиста, әллә булмаса ясин укыйммы? Файдасы тияр, җиңеләеп китәрсең бераз, – дигәч, – Сәрвәр астай, иртәрәк булыр, вакыты җитмәгән әле, мин үзем әйтермен", – диде. И куанды инде Гайшә әнисенең шул сүзләренә, и шатланды. Димәк, әле өмете өзелмәгән, ризыгы бетмәгән болай булгач. Әнисе белми сөйләми аның. Тик әтиләре генә җилкәсенә аскан йөген сала алмаган төсле, башын аска иеп, аякларын көчкә сөйрәп йөри. Сугышларны кичеп кайткан Хөсәен, димәссең.
Ниндидер яшел болында күбәләкләр куып йөргәндә, әнисенең тирән-тирән итеп тын алганына уянып китте Гайшә.
– Әни, әллә эчәсең киләме? – диде ул. – Хәзер менә шушы чүпрәкне юешләп, башта бит-кулларыңны сөртеп алыйм әле тиз генә.
– Шулай ит әле, кызым, чиста булсын, – диде Фатыйма, ничектер елмаеп, гел сау-сәламәт кеше кебек. Тавышында бер сыкрану, ыңгырашу калмаган иде. Гайшәгә канатлар үскәндәй булды.
– Әле дә ярый син бар, кызым, – диде Фатыйма, бит-кулларын сөрткәннән соң. – Кызым, син хәзер минем өс-башымны да алыштыр инде, матур булып ятыйм.
Гайшә әнисенең өстенә, ак җирлеккә вак зәңгәр җитен чәчкәләре төшкән күлмәген кидерде. Чәчләрен тарап үргәннән соң, ак яулыгын таратып бәйләтте дә ике битеннән үбеп алды. Бигрәк матур инде аның әнисе.
– Кызым, ятканда, чәчкә эләгеп җәфалый, син ипләп кенә алкаларымны салдыр әле, – диде Фатыйма. – Юганда-ниткәндә җайлы булыр. – Әллә ничек җаным тарыга, менә бу беләзегемне дә салдыр әле, яме, – диде әнисе. – Хәзер инде бар, Сәрвәр астайны дәшеп чык. Әни чакыра диген.
Гайшәнең йөзендәге елмаюы юып алган кебек юкка чыкты. Ул әнисенең күзләренә карады. Аларда эчкерсез моңсу елмаю иде. Гайшә тиз генә, тыкрык аша торган Миңсәрвәр карчыкка йөгерде.
– Балам, бер-бер хәл юктыр бит, – дип каршы алды аны карчык.
– Юк, юк, киресенчә, әнинең кәефе яхшы бүген. Гел елмаеп кына тора. Чәчләрен дә үрдем, өс-башын да алыштыртты. Менә әле, кереп чыксын дип, сине чакырды, – диде Гайшә.
– Хәзер кереп җитәрмен кызым. Бар, син әниең янына чыга тор, – диде карчык, күңеле нидер сизенеп.
Гайшә ишекне ябуга, Миңсәрвәр тәһарәт яңартты. Бүлмә як киштәгә элгән җирдән чиста яулыгын алды, таратып башына япты. Алъяпкычын салып, ике яклап ыштан бөрмәсенә кыстырган күлмәген төзәтте дә, ишегенә таяк кына терәтеп, Фатыймаларга кереп китте.
– Кызым, бар, Ташкоега чишмә суына төшеп мен, – диде Фатыйма, авырлык белән генә тын алганын кызына сиздермәскә тырышып. – Нәрсәдер үзебезнең чишмǝ суын эчәсем килеп китте.
Гайшәнең үсмер йөрәге ниндидер хәтәр нәрсә якынлашканын сизенгәндәй, көзге яфрак кебек калтыранып куйды. Ишек төбенә җиткәч, ул әнисенә тагын бер борылып карады. Аларның карашлары очрашты. Әнисенең күзләренә мөлдерәмә ярату тулган иде. Фатыйма елмайды.
Кыз көянтә чиләкләрен асып тыкрыктан Ташкоега төшеп китте. Җәйнең кыл уртасы. Су буендагы Талип талларыннан әрекмән яфракларына тып та тып бал тама.
Гайшә чиләкләрен тутырып, чишмәдән су алды да йөгерә-атлый өйләренә ашыкты. Аның тизрәк әнисе янына кайтасы килә иде.
Гайшә чишмәгә дип чыгып китүгә, ишектә Миңсәрвәр карчык күренде.
– Ни хәлләрең бар, Фатыйма балам? – диде ул, тыныч булырга тырышып.
– Йомгак чорналып бетте, Аллага тапшырыйк, Сәрвәр астай. Син ясин чык инде миңа. Менә хәзер вакыты җитте, – диде Фатыйма, кипшенгән иреннәрен ялап. – Мендәрем астында бирнәм белән килгән Коръәнем, шуңардан чык.
Ул әкрен генә күзләрен йомды.
Карчык юатып, бер сүз дә әйтмәде. Чөнки Фатыйманың күзләрендә нур бетмәсә дә, күз алмасының акларына кадәр сары суккан иде. Миңсәрвәр карчык ипләп кенә Фатыйманың мендәрен күтәреп, китапны алды. Урындыгын җайлап, аның күкрәк турысынарак утырды да, бисмилла әйтеп, китапны ачты.
"...Фәсубухәәнәлләзии бийәдиһии мәләкүту кулли шәйъиү вә иләйһи турҗәгүүн. Амин", – дип Миңсәрвәр карчык кулларын догага күтәргәндә, ишектән Гайшә килеп керде.
– Ходай хәерле кылсын. Аллаһы теләсә, барысы да әйбәт булыр. Ходай кушып, менә җиңеләеп китәрсең әле, – дип сөйләнә-сөйләнә, карчык Коръәнне кайдан алган булса, яңадан шул урынга куйды.
Көтүләр кайтып, малларын җыеп япканнан соң, Гайшәнең олы апасы Гаҗилә дә килде. Миңсәрвәр карчык чыгып, азрак торуга, Фатыйма тирән-тирән тын алып, күзләрен ачмыйча гына ята башлаган иде инде.
– Син укы, укы, кызым. Бабаңнан ятлаганнарны укы, – дип пышылдады ул. Гаҗилә әнисе ишетелерлек итеп, иман кәлимәсен әйтә башлады. Фатыйма кипкән иреннәрен көчкә генә кыймылдатып, кызы артыннан кабатлады. Гайшә исә, әнисенең аяк очында тезләнеп утырган килеш, апасына ияреп "ля иляһы иллә Аллаһы" дип, мышык-мышык еларга тотынды. Фатыйманың тын алуы әкренәйгәннән-әкренәя барып тынды. Гаҗилә укудан, Гайшә елаудан шып туктап, нәрсә булганын аңышмыйча, әниләренә төбәлделәр. Фатыйма, күзләрен зур итеп ачып, мөлдерәтеп кызларына карады да әкрен генә күзләрен йомып, бөтенләй тынды. Ире Хөсәен белән кызы Гамилә йөгерә-йөгерә өйгә кайтканда, Фатыйманы, авызы ачылмасын өчен яулыгы белән иягеннән бәйләп, аяклары белән кыйблага каратып, сузып куйганнар иде инде.
Гайшә әнисенең аякларына капланып үкседе.
Әнисе шулай үзе белән ашның тәмен, өйнең ямен, җылысын алып китте.
Авыр, ләкин ни хәл итмәк кирәк. Апалары Гаҗилә белән Гамиләнең үз гаиләсе, үз оя-куышы бар. Иң авыры Гайшәгә калды: үзенең ятимлеге, әтисенең ялгызлыктан бәргәләнүе. Әтисенә авыр булмасын дип, Гайшә кешеләргә яшен күрсәтмәскә өйрәнде. Инде һич тә түзәрлеге калмаганда, качып кына, әнисенең истәлеге булган Коръәнне кулына ала, шуннан җанына тынычлык таба торган булды.
Ике ел дуадак каз кебек каңгырып йөргәннән соң, әтисе кызларын җыеп, өйләнү хакында сүз кузгатты. Каршы килүче булмады. Ятимлек ачысы, өйгә үги әни килгәч, тагын да куерып китте, җанга тагын да авыррак була барды. Гайшәнең балалык белән үрелгән шат үсмер чагы, әнисенең җеназасын алып китәргә ачкан капкадан чыгып, каядыр, югалды.
Бөтен юанычны эштән тапты Гайшә. Җиде классны тәмамлаганлыкка алган таныклыгын, такта чәйдән бушаган укага төреп, сандыкка салды да колхоз эшенә чыкты. Бер атна гына бригад эшенә йөргән иде, ферма мөдире Гарифҗан абыйсы:
– Үскәнем, Хәдичә апаңның кулы гөбе кебек шешеп чыкты. Аның урынына кардага сыерларын саварга чыга алмассыңмы икән? – диде. – Тыңла, зинһар, берәүне дә ризалата алмыйм. Кулының шеше кайтканчы гына ризалаш инде.
– Ярар, – диде Гайшә. Кеше арасында әз булса да хәсрәтләре таралып китәр. Сыерлар арасында елаганы да күренми. Күрсәләр дә, чыш-пыш сөйләмиләр.
– Кайчан барырга, Гарифҗан абый?
– Бүген кичке савымга кил инде син, үскәнем. Җинан апаң Хәдичәнең чиләкләрен, феләкләрен күрсәтер.
Баштагы ике көндә кеше рәтенә савып өлгерә алмый интекте Гайшә. Шомырт белән Буян дигән сыерлар һич кенә дә сөтләрен бирмиләр. Хәдичәнең исенә, төсенә ияләнгән әлеге ике сыерның Гайшәне тыңлыйсылары килми иде.
– Гайшә гөлкәем, эштән кайтканда, Хәдичә апаңның яулыгын кереп ал әле син. Кайсы мал чит кул тотынса, сөтен төшерми торган була. Без үзебез дә шулай итә торган идек, йә яулыгын бәйлибез, йә халатын киябез, – диде Нәмига апасы.
Гайшә кергәндә, Хәдичә кулына ниндидер үләннәр ябып, шуларны бәйләргә азапланып утыра иде.
– Ходайның хикмәте, ничекләр генә бәйлим икән инде дип уйлап кына куйган идем. Аллаһ бар шул ул. Әйдә, уз, кызым. Менә шуны гына бәйлә, зинһар. Их, шул ялгызлыклар, – диде Хәдичә, уфтанып. – Хәзер чәйләп алырбыз.
Габдулла абзый Хәдичәсе диләр аны авылда. Бер тапкыр да тормышка чыкмыйча ялгыз картайган карт кыз. Чалгы чүки, печән чаба, утын яра, ат җигә, сыер сава – колхозның тоткасы.
– Хәдичә апай, Шомыртың белән Буяның һич кенә дә сөтләрен төшерәселәре килми. Нәмига апа, "Яулыгын булса да сорап тор, Хәдичә исе килгәч җайланып китәләр алар", – дигән иде. Шуңа гына керүем.
– Алай гына булса ярар. Мә, истә чагында алып куй, аннан онытыла да башлар. Әйдә, әйдә, кунак кызы кебек торма, ал чынаякларны.
Гайшә, Хәдичә апасы биргән яулыкны артка чөеп бәйләде дә, чәй ясарга кереште. Хәдичә, ниндидер эш тапкан булып, Гайшәне күзәтте. Йөреше, хәрәкәтләре, бөтен булмышы белән әнисе Фатыйманы хәтерләткән Гайшә, яулыкны чөеп бәйләгәч, тач әнисе булды да куйды. "Гайшә-Фатыйма булган бит бу", – дип эчтән генә уйлап куйды Хәдичә. – Сагынмаклык өчен туган икән, – дип, Гайшәгә күрсәтми генә күзләрен сөртеп алды.
Чыннан да, әллә яулыкның хикмәте тиде, әллә сыерлар Гайшәгә ияләнделәр, артыннан үзләре ияреп йөри торган булдылар. Савымчы апалар да үз итте Гайшәне. Хәлен аңлап, аның алдында кирәкмәгән сүз сөйләмәделәр. Беркөнне Сǝкинǝ генә, эштән кайтырга чыккач, "Гайшә, әниеңнән хат килмиме соң?" – дип куйды. Гайшә барган җиреннән туктап калды, ә дип тә, җә дип тә әйтмәде. Яшен дә күрсәтмәде. Хатыннар бердәм Сǝкинǝне сүгеп ташладылар. "Кит тулыксыз нәрсә, шул да булдымы шаяру", – диде Җинан апасы һәм сүзне икенчегә борып җибәрергә ашыкты.
Үзеннән өлкәннәр белән эшләү Гайшәгә күп нәрсә бирде. Сабырлыкка, кеше алдында сер бирмәскә өйрәнде. Әнисенең "Авызың тулы кара кан булса да, ятлар алдында төкермә" дип әйтә торган сүзенең мәгънәсен менә шушында аңлады да инде ул. "Эшкә өйрәтеп үстермәгән", дип әнисен начар исем белән телгә алмасыннар өчен, кайда нинди эш бар шунда йөгерде, батырып эшләде. Тик үги әни Закирә барыбер ыргаклы булды; эләгергә җай таба торды.
2.
Беркөнне көтүләр кайтып, ябасын карап япканнан соң, арып-талып Гайшә өйгә кергәндә Закирә Фатыймадан калган сандыкны ачып куеп нәрсәдер эзләп маташа иде. Гайшәнең кергәнен абайламый калды булса кирәк. "Закирә апа, нәрсәдер югалттыңмы әллә?" дигәненә сискәнеп китте. Сандык капкачы, кулыннан ычкынып китеп, шапылдап ябылды. "Абау, Гайшә, куркыттың бит, җаным", – диде Закирә, әйбер урлап тотылган кеше кебек, уңайсызланып.
– Анда әнинең төсе итеп саклап тота торган кием-салым да, әнинең үз кулы белән миңа бирнәлек итеп суккан ашъяулык-тастымаллары гына, – диде Гайшә. – Ай Аллам, мин ул киемнәргә калмаган инде Гайшә. Бер көнне әтиең, Фатыйманың Коръәне бар дип сөйләнгән иде. Шуны гына карый идем.
– Закирә апа, син зинһар ачулана күрмә. Әни аны үзе исән чагында да кешегә бирмәде. Үзенә ясинны да шул китаптан чыгарга кушкан. Ачуланма, бирә алмыйм мин аны сиңа, – диде Гайшә, эчке бер тынычлык саклап.
– Кит моннан, комсомол башың белән шул хан заманыннан калган, тетелеп беткән китапка ябышып ятмасаң. Төннәрен Коръән актарып утырганыңны белсәләр, идарәдәгеләр дә рәхмәт әйтмәсләр. Харап икән, миңа бирсәң, кырыен кимермәс идем, тычкан түгелмен. Эчеңә бәйлә инде алайса, – диде дә, почмак якка кереп китте. Гайшә сандык янына тезләнде, азрак сандыкны кочаклап торды. Борынга әнисе исе килеп бәрелде. Гайшә ипләп кенә әнисенең Коръәнен алды да күкрәгенә кысты. Шундый да җылы, шундый да рәхәт, ә җанда әйтеп аңлата алмаслык юксыну ачысы иде. Вакыт-вакыт, әнисен юксынудан, урамга чыгып кычкырырдай була да, тиз генә шушы китапны ала. Әнисенең җаны шушы изге китапның ясин сүрәсенә кереп урнашкан кебек Гайшәгә. Алай гына да түгел, Гайшәнең бөтен сере шушында. Шушы дусты гына бөтен хәсрәтне, бөтен шатлыкны сыйдыра.
– Кызым, әйдә, ашарга чык. Әле бит син, эштән кайтканнан соң, һаман ашамаган килеш йөрисең.
Әтисенең тавышы Гайшәне айнытып җибәрде.
– Чыгам, чыгам, әти, хәзер, – дип ул китапны әнисе кебек итеп, ак киндер намазлыкка төрде дә, сандык төбенә салды. Аннан ипләп кенә сандыкның капкачын ябып, өс-башын рәтләгǝч, табынга чыгып утырды.
Шул көнне Гайшә белән үги әни арасыннан кара мәче үтте. Кара-каршы талашмадылар, закон эзләп сәвиткә бармадылар, тик сердәшләр дә булмадылар. Эләгешеп алырга Закирә җай эзләп кенә торды. Ә тормыш булгач төрле вакыт була. Теләгән кеше җаен таба. "Хастын күрсәң, астын күрәсең" дия торган иде Миңсәрвәр карчык. Гайшә аңламый иде элек бу сүзләрне, менә хәзер аңлый башлады. Хәзер ул бик күп нәрсәне аңлый. Үги тормыш рәхәт булса, әкияттә дә рәхәт итеп язарлар иде аны. Әкият ул әкият түгел, чын икән.
***
Ерак утардан икенчесенә күчкәндә, сыерларның су эчә торган улакларын күчерергә дип, Гарифҗан абый председательдән тракторы белән Минвәлине сораган иде. Үзендә көч, тазалык икән. Ялгызы төяп бетерде улакларны трактор арбасына. Гайшә булышыйм дип барган иде дә янына, кычкырып көлде.
– Гайшә, синең чәең тәмле була диләр, бар булмаса миңа да ясап чык әле син. Улак төяү кызлар эше түгел ул, – диде Минвәли.
– Кем әйтә аны тагын, – дигән булды Гайшә.
– Сүз иясе белән йөрми инде, – дип кычкырды Минвәли, трактор гөрелтесен күмеп.
– Менә анысы начар, Минвәли абый. Сүз иясе белән йөрсә дөрес була ул. Ә болай... әллә мин тәмле ясыйм, әллә Нǝзирǝ апа. Ярар, әз генә ял итә тор, болай мактагач, ясап карыйм инде, – дип Гайшә савымчылар йортына кереп китте.
Гайшә чәй күтәреп чыкканда, Минвәли иртәнге кояш нурларына изрәп, җир җылысына оеп йокыга китеп бара иде. Гайшә дәшәргәме, дәшмәскәме дип басып торганда, буш чиләкләрен юри шалтыратып әллә каян гына Сǝкинǝ килеп чыкты.
– Әстәгъфирулла, кызлар. Улаклар күчерергә Минвәли килде дигән буласыз, монда бит кияү килгән ләбаса. Әзрәк сыер астыннан башларыгызны күтәрегез инде. Кызыбызны урлап китмәсеннәр тагын, – дип, бөтен урман буена шǝран ярды.
Сǝкинǝнең тавышына Минвәли сикереп торып, чак кына Гайшәнең кулындагы чәйне төртеп төшермәде. Минвәли сүзсез генә чәйне эчте. Аннан соң, Сǝкинǝгә әйткән булып, савымчы хатыннар ишетелерлек итеп:
– Мондый да тәмле итеп чәй пешерүче кызны урласаң да язык булмас, – диде. Гайшә авыз ачып сүз әйтмәде. Чәйне эчеп бетергәнен көтеп торды да, буш кружканы алып өйгә таба юнәлде.
Минвәли инде егерме бишне тутырды. Күптән өйләнергә дә исәбе, тик авыру әнисе булгач, кызлар аңа тормышка чыгарга бик атлыгып тормыйлар иде. Күрше авылныкы Наҗия белән озак йөргәннәр иде. Яраткан да иде Минвәли аны. Тик өйләнү турында сүз чыккач, Наҗиянең "Синең бит ике апаң да бар, бәлки әниеңне алар алып китәр" диюенә, Минвәли кырт кисеп: – Мин әнине бер кая да илтмим. Минем әни ошамаса, үз әниең белән генә яшә, – диде. Шуннан соң, ничек кенә сагынса да, Минвәли Наҗия янына бүтән бармады. Насыйбым чыгар әле дип, сабыр итә бирде.
Ерак утарга улаклар күчерергә баргач, Гайшәне күреп, Минвәлинең эченә корт керде. Үги әни белән бик борчаклары пешмәгәнен дә, уңганлыгын ишеткән булса да, ничектер артык игътибар бирмәгән иде. Ә менә ул пешергән үлән чәен авыз итеп карагач, күңеле күкәй салды Минвәлинең. Үзе авырлык күргән кыз, аның хәлен аңлар кебек тоелды аңа. Шулай итеп, кайда эшләсәләр дә, Минвәли Гайшә белән күрешергә җай таба башлады. Яратам дип әйтмәде ул аңа, я феләген күтәреште, я сыерларын бәйләште.
Беркөнне кибеттә ипи чиратында торганда Сǝкинǝ Закирәгә:
– Кызый, нәрсә соң әле, туйлар кайчанрак? Анда Минвәли артын өзгән кигәвен урынына кайнаша Гайшә тирәсендә. Исе чыкканчы, җибәрү ягын карагыз инде, – диде.
– Башка кайгың булмаса, аның өчен бер генә дә кайгырма син, Сǝкинǝ. Ис чыгара торган нәсел баласы түгел, – дип Закирә бик тиз авызын каплады. Кеше арасында үги кызын шулай яклаган ананы кем инде начар дип әйтә алсын. Өйдә Гайшәне көндәш күрсә дә, кеше арасында сер бирми иде ул. Үзе Сǝкинǝгә шулай диде, үзе эчтән сөенеп куйды Закирә. Җайлап кына Хөсәенгә бу хакта әйтергә кирәк, дип уйлады ул. Алучысы барда китсен, урнаштырыйк, дияр. Гайшә исә, Минвәлине дус итеп йөри иде, якын дус итеп. Үзен кызганганнарын яратмый ул. Вакыт бөтен нәрсәне дәвалый дигән булалар. Юк, вакыт дәваламый, ә булган югалтуларың, борчу-хәсрәтләрең белән яшәргә генә өйрәтә. Шуңа да Гайшә елмаеп, булдыра алган кадәренә шөкер итеп яшәргә өйрәнде. Минвәли дә Гайшәне иш итте. Аның янында җанына җылылык тапты. Сөйләшкәннәре дә эш турында гына кебек, тик шулай да икесенә дә рәхәт. Гайшәне сорарга, Хөсәен янына, Минүвәли үзе килде.
Каткак, кара туң җирне каплап беренче кар төшкән көн иде ул. Көн дип, җомга киче иде. Кичке ашны бүлеп, табынга утырганда ишек шакыдылар.
– Керегез, кер. Бу вакытта ишек бикләп утырмыйбыз, кайсыгыз анда? – диде Хөсәен, урыныннан кузгалып. Ул арада ишек ачылып китте дә, елмаеп Минвәли килеп керде.
– Нихәл, Хөсәен абзый, – диде ул ике кулын сузып. Исән сау гына яшәп ятасызмы?
Гайшә каушады. Табын яныннан тиз генә торды да, әтиләре хәл-әхвәл сорашкан арада, эчке якка кереп китте. Эштә очрашканда бер дә болай булмый торган иде, монда әтисе янында уңайсызланып калды. Закирә дә чаршау артына кереп югалды, үзе шыпырт кына ирләр сүзенә игътибар итте.
– Әйдә, уз, Минвәли. Мактап кына йөрисең икән, әле генә табын янына утырган идек. Әй, тараканнар кебек кая качтыгыз?! Әйдәгез әле, Минвәлигә аш бүлегез. Кызым, Гайшә, син кайда?
– Гайшә, әтиең дәшә бит, – дип ысылдады, Закирә, чаршау артыннан гына.
Гайшә кыенсынып кына чыкты да, почмак яктан аш бүлеп Минвәли алдына китереп куйды. Үзе тагын тиз генә эчке якка үтте.
– Әйдә әле, Минвәли, тартынып торма. Эшләр барамы? Колхозны алга җибәрәбезме? – диде Хөсәен, ит кимереп.
Тырышабыз инде, Хөсәен абзый. Бөтенең дә авылны ташлап нефтьче булып китсә, авылда кем эшләр соң? – диде Минвәли авызына капкан ашын йотып. – Аннары, әнине калдырып китүе дә уңайсыз. Самат кыстап караган иде Кичүгә. Нәрсәдер барасы итмәдем. Башы күренсә дә башка авыл бит. Болай җае чыкканда өйгә кайтып, әнинең хәлен белә алам, – диде ул тәмләп ашый-ашый.
– Әниеңне ташламавың әйбәт. Эшләгән кешегә кайда да эш бетми ул. Тик колхозда ялы юк, шунысы авыр.
– Баш исән булсын, Хөсәен абзый. Эштән курыккан юк анысы, – диде дә, туктап ничек сүз башларга белмичә торды. Аннан бөтен батырлыгын җыеп:
– Хөсәен абзый, мин бит олы бер эш белән килдем. Сез каршы килмәсәгез, безнең Гайшә белән башлы-күзле булырга иде исәп. Нәселне беләсең, яман аты белән даныбыз чыкканы юк. Алтын-көмешкә күмәрмен дип вәгъдәләр бирә алмыйм, ләкин мохтаҗлыкта яшәтмәм, тел белән дә, кул белән дә рәнҗетмәм.
– Алай икә-ә-ә-н, – диде, Хөсәен абзый сузып кына. – Хәерле булсын. Үзе нәрсә ди соң? Кызым, Гайшә, син ишетәсеңме безнең сөйләшүне?
– Ишетәм, әти. Син каршы килмәсәң, мин риза, – диде Гайшә, эчке яктан.
Әлеге сөйләшүне шыпырт кына почмак якта тыңлап торган Закирә куанычыннан нишләргә белмәде. "Берүк, хәере белән генә китсен" диде ул эченнән генә.
Ашлар ашалып бетеп, дога кылганда никах көнен инде тәгаенләп куйганнар иде.
***
Гайшәне ак мендәрләргә бастырып, бал-майлар каптырып каршы алучы булмады. Трактор кабинасыннан төштеләр дә, бирнәләргә кагылмыйча өйгә уздылар. Минвәли ишекне ачып Гайшәне уздырды да, аның артыннан үзе керде.
– Исәнмесез, – диде Гайшә куркыбрак һәм сүзсез генә елмаеп Минвәлигә карады.
– Балалар, сезме? – диде чаршау артыннан Гадилә карчык.
– Без әни, без, – диде Минвәли һәм, Гайшәне җитәкләп, әнисе ята торган якка узды. Гадилә карчык ипләп кенә чаршауны ачты.
– Исәнме, әни, – дип, Гайшә Гадилә карчыкка ике кулын сузды.
Әни! Ничек рәхәт бу сүзне әйтүе. Җанга гына түгел, хәтта авызга да рәхәт икән бит. Бу сүзнең җылылыгы, йомшаклыгы! Әйткән саен әйтәсе килеп кенә тора. Тансыклаган икән Гайшә бу сүзне. Юк, бу сүзне әйтүнең рәхәтен әнилеләр белмиләрдер. Белсәләр дә аңлап җиткерми торганнардыр.
– Төкле аягың белән, балам. Хәерең, бәхетең белән кил! Улымны санлап, минем авыру икәнне белеп безнең йорт бусагасын атлап керүеңә рәхмәт. Бу йортта сиңа да рәхәт булсын, миңа да рәхәт булсын. Икебезгә рәхәт булса, безнең яндагыларга начар булмас, – дип догага кулын күтәрде. Гайшә белән Минвәли дә янәшә урындыкларга утырып кулларын күтәрделәр. "Ходаем, шушы күтәргән кулларыбызны буш итмә, тигез мәхәббәт, бәхет бир" дип пышылдады Гайшәнең иреннәре.
– Улым, Гайшәне язмыш шактый елатты инде. Син елатма. Ходай каршында ир хакы гына түгел, хатын хакы да бар. Шуны хаклап яшә. Гайшәне нахакка елатсаң, риза бәхил түгел. Йорт җылысы хатында. Син балам, Гайшә, бүгеннән йортны үз кулыңа ал.
– Әни, рәхмәт яхшы сүзеңә. Ышанычыңны аяк астына салмам, – дигәндә Гайшәнең иреннәре дерелдәп куйды.
– Хуҗабикә булсаң, хуҗабикә бул, әйдә чәй көйләп җибәр алайса, – диде бу моңсу сөйләшүгә дәрт өстәп Минвәли. – Менә шушында хәзер өстәл көйләп куябыз да, өчәүләп бергә чәй эчәрбез.
– Ай Аллам, сиңа әйтәм, безнең бит бөтен бирнә тракторыңда калган, – дип көлеп җибәрде Гайшә. – Менә сиңа яшь килен.
– Яшьлек шулай инде ул. Улым, бар син алып кер, Гайшә чәй куя торыр, – дип, улына күрсәтми генә, Гадилә карчык яшь киленнең җиңеннән тартты. Гайшә "Нәрсәдер дөрес булмадымы икән әллә", дип уйлап куйды. Минвәли тиз генә күздән югалды.
– Иреңне – ир, мине – әни ит, балам. Тормышта төрле чак булыр, кешегә сер бирмә. Сине кызганган булып тыңлар да, яныңнан киткәч "шул кирәк сиңа" дияр. Бәхетне "эт"тән түгел, эштән эзлә. Шул сүземне исеңнән чыгарма, – дип ул ялварулы моңсу күзләрен килененә текәде. Гайшәнең күзләреннән мөлдерәмә яшьләре бәреп чыкты. Ул тыела алмыйча Гадиләне кочаклап алды. Бу шатлык яшьләре иде.
– Кайда син, мәле, мендәр-ястыкларны алып куй, – диде ишектән башын тыгып Минвәли. – Әле сез һаман аерыла алмыйсыз икән, мин инде чәй эчәргә җыендым.
***
Гайшә эшләп туймый торган җан. Инде эштән кайтканнан соң, мал-туар яныннан кереп, аш-су хәстәрләп ашагач, тагын берәр эш таба. Я камыр куя, я бәйләү эшенә тотына. Аркасын түшәккә терәп, гәҗит карап утырган Минвәли вакыт-вакыт: "Ничек арымый да, ничек гел эшлисе килеп тора икән моның?" дип уйлап куя иде. Икесе дә бик бәхетле иделәр.
Гайшә үзенең авырга калганын белгәч, сөенеченнән елап җибәрде. Шатлыгы эченә сыймады. Минвәлинең эштән кайтканын көтеп арып бетте. Ире исә, Гайшәдән дә ныграк куанды кебек.
– Гайшә, авылда миннән дә бәхетле кеше юктыр. Син берүк үзеңне сакла, – диде ул.
– Син кешегә әйтә күрмә. Үзем дә куркам. Чокырны сикергәнче, алдан "хоп" димик. Алла сакласын.
Бу шатлыкны каенанасы белән уртаклашасы килсә дә, түзде. Вакыты җиткәч белерләр дип, шатлыгын җанына яшерде. Кеше күрмәгәндә генә, намазлыгын да сүтмичә, Коръәнне күкрәгенә кысып җанына тынычлык, рәхәтлек ала иде.
Гайшәдәге үзгәрешне Гадилә карчык үзе сизде.
– Гайшә, балам, түгәрәкләнеп киткәнсең бугай. Исәнлек белән табып, тигезлектә үстерергә Аллаһ насыйп итсен. Уңганлыгың алдан йөгерә. Сакланыбрак йөре, күз тидермәсеннәр, – диде ул беркөнне. – Пунктка барып, Гыйльмери килененә күрен.
Бу яңалыкка, әнисе әйткән, Гыйльмери килене – авыл фельдшеры Лениза да куанды. Гайшәгә карта ачып, исәпкә куйганнан соң, карап-танышып чыгарга бер китап биреп җибәрде.
Минвәли эштә иде. Каенанасы эчке якта яткан булса да, өйдә әллә ниткән рәсемле китап актарып утырырга уңайсызланды. Мунчага китте. Карындагы бала рәсемен күргәч, Гайшә чак кына кычкырып җибәрмәде. Әстәгъфирулла... Кара әле, сәҗдәгә тезләнгән кебек бит бу...
Лениза янына күренергә баргач Гайшә:
– Кара әле, бөтен бала да анасы карынында шулай сәҗдәгә тезләнеп торамы? – диде.
Лениза башта аңламый торды. Аннан соң гына:
– Ни чыкмаган синнән чыгар. Әйе инде, бөтен бала да карында шулай ята, – диде.
– Минеке дәме?
– Юк, синеке аягүрә кыямда басып тора һәм биш вакыт намаз укый, ди.
– Укыйдыр, укыйдыр, Лениза. Тугыз ай буе сәҗдәдә ничек намазсыз булсын.
Соң да түгел, иртә дә түгел, үз вакыты җиткәч, Гайшә, тупырдап торган кыз бала алып кайтты.
– Кыз бала булуы бик әйбәт. Игелекне кыз баладан көтәр заман килер сезгә. Имезгәндә балаңа бәхет кенә сорама, тәүфикъ та сора. Үзе бәхетле булып та, ул бәхеттән сезгә өлеш чыкмаска мөмкин, балам. Тәүфигы булса, бәхете дә булыр. Ул бәхеттән сезгә дә өлеш тияр.
Гадилә карчык үзе Гайшәгә сөйләде, ә кипкән, коргаксыган куллары, килене аның күкрәгенә китереп салган нарасыйны иркәләделәр.
Печәнне Гайшә Минвәлигә килгәч чабарга өйрәнде. Кызы Нәсимә дә бик тыныч булды. Минвәли күршедәге Габдулла абыйдан кечкенә биләүсә-карават ясатып алган иде. Тамагы тук булса дөньясын онытып йоклый. Уянса да, әбисенең дәшкәненә үзенчә җавап биреп ята торган булды. Беркөнне Минвәлине, Бикчәнтәй Әнвәре белән, Каршы урман астына пар җирен сөрергә куйдылар. Эштән кайтып ашап-эчкәннән соң, Минвәли лапас астына урнаштырып куйган чалгысын тотып чыкты. Көянтә чиләкләрен асып судан кайтып кергән Гайшә аптырап иренә карады. – Син нәрсә, әллә өр-яңадан печәнгә төшәргә җыендыңмы? – диде чиләкләрен баскычка куеп. – Күрсәң янәшә басуда камылны, үзең кызыгып ашарлык. Иртәгә чалгыны алып барып карыйм әле. Вакыт табып, әзрәк, селтәнсәмме дигән идем, – дип чалгысын келәт кырыенда үскән топольга сөяп куйды да, сандал кадаклаган түмәрен җайларга кереште. Гайшә, почмак якка узып, суын бушатканда, ишек алдыннан җанга рәхәт чалгы чүкегән тавыш ишетелә иде: чак-чак, чык-чык, чак-чык, чык-чак... – Гайшә, балам, Минвәлиме соң ул анда, чалгы чүки? – диде Гадилә түр яктан. – Минвәли булмыйча, безнең ишек алдында тагын кем чалгы чүкесен инде, әни. Каршы урман астында камыл бик әйбәт, шуны чабыйммы әллә ди. Интегеп йөри инде. Әзерләгән кадәресе дә җитәр иде әле. – Дәрте бар икән, исәнлеге булганда чапсын әйдә. Эшләп кеше үлми ул, балам, әҗәле җитмәсә. Тик син, кызым, иреңә якты йөзең белән тәмле телеңне генә җәлләмә. Икенче көнне йорт тирәсендәге вак-төяк эшләрне караганнан соң, кайнанасына төшкелекне әзерләп ашатты да, Нәсимәсен йоклаткач Минвәлиенә ашарга алып, Гайшә басуга китте. Ул килеп җиткәндә, ике трактор бер-бер артлы басуның Печмән чокыры ягыннан күтәрелделәр. Гайшә башындагы яулыгын кулына алып югары күтәреп болгады да, адымнарын тизләтә төште. Ике трактор да юл читендәге чикләвек куаклары янына барып туктады, ирләр кабиналарыннан җиргә сикерделәр.
(Дәвамы бар.)
Чыганак: https://matbugat.ru/