Иртән тору белән киенеп, каядыр җыена башлады Марат. Фаягөл, кич бу тиклем уйга батып утыргач, хәле начарланып китмәсә ярар иде дип борчылулары юкка булганын аңлады. Марат үз-үзенә ныклы ышанган кыяфәттә каядыр җыена иде. Маратны артык борчудан куркып, сак кына итеп сүз катты Фаягөл:
- Кая барасың?
- Эшкә, - дип коры гына җаваплады Марат.
- Эшкә башларга иртәрәк түгелме соң? Әле бит синең больничный да ябылмаган.
- Юк, мин эштән китү турында гариза язырга барам. Күпме гомерем калгандыр, минем аны үзем теләгәнчә яшисем килә, - диде Марат.
Руль артына да үзе утырды. Эшенә барып гариза язды да, озак тормады, өенә кайтты Марат. Кабинетына керде дә, гармунын кочаклап утырды. Кара, гармунны уйнатмый, алдыңа алып кына утырсаң да, җанына дәва икән бит! Бераз шулай утыргач, телефонының диктофонын ачып, андагы язмаларны тыңлый башлады. Нияте - аларны гармунда уйнап, яңадан яздырырга. Монда күпме моң, күпме аһәң яшеренгән! Марат җырларны яшь чагында ук, үз авылында клубта эшләгәндә үк языштыра иде, тик кешеләргә тыңлатырга оялды. Әллә ни түгел сыман иде үзенә. Эшләгән дәверендә гел танылган җырчыларның җырларын башкарып йөрде. Аның үзенең дә көйләр язганын беркем белмәде, хәтта гаиләсе дә. Ник дип оялды инде ул бу шөгыленнән? Аның җырларын санга сукмаслар, көләрләр кебек иде Маратка. Ана өчен яшь баласы никадәр кадерле булса, Маратка да үзенең иҗат җимешләре шул тиклем кадерле иде. Ул аларны курчыды, әйтерсең лә башкаларга күрсәтсәң, алар күз тидереп, зыян китетергә мөмкин. Бу уйларыннан үзе дә көлеп куйды. Каян килгән соң бу курку? Каян килгән дип...
Шул вакыт аның исенә балачактан бер мизгел килеп төште. Марат авыл малайлары белән уйнап йөрегәндә, үзалдына бер шигырьне үзе уйлап чыгарган көйгә салып җырлап җибәрде. Моны Хәмит исемле бер малай ишетеп калды да, Маратка бармак төртеп көлә башлады. Хәмиткә башкалар да иярде. Марат аңламады: шигырьне көйгә салып көйләүнең ни көлкесе дә ни яманлыгы? Шунда ул үзенең башкалардан бераз аерылып торганын аңлады. Яшьтәшьләренең аннан көлүен ул хыянәт буларак кабул итте. Башкача аларга ышана алмады. Һәм бөтен кеше алдында аңа ачылырга ярамый икәнен аңлады. Бу сәерлегеннән кимсенде, аны яшерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Никтер кызларга да ышанып бетмәде ул. Фаягөлгә генә үлә язып гашыйк булгач, бөтен кыюлыгын җыеп озата барды. Ярый әле ул кире какмады, ул да якын китермәсә, Марат бөтенләй өйләнми калыр иде, мөгаен. Фаягөлнең мәхәббәте аңа үз-үзенә ышаныч бирде, әмма көйләр язуын хәтта аңа да белдерергә курыкты.
Ә бу сәләте исә чишмә сыман, бер яктан томаласа, икенче яктан ургылып чыга торды, барыбер басылмады. Бүген килеп Марат төшенде: бәлки аңа гомер шушы сәләтен ачар өчен бирелгән булгандыр? Музыка коралларында уйнарга өйрәнүләре дә шуның өчен булгандыр? Ә ул аны ничәмә еллар яшереп яшәде.
Бүген дә күп нәрсәгә төшенде Марат. Әлфиянең: "бәлки, сез кемгәдер ачу саклыйсыздыр?" дигән сүзләре исенә төште. Саклый шул! Әнә шул авыл малайларына карата ачу саклаган икән ул гомер буе! Шуңа күрә авылына кайтырга теләге дә юк. Фаягөлнең әти-әнисе үлгәннән бирле, анда кайтканы да юк Маратның. Үзенең әнисе улы өйләнгәч тә вафат булды шул. Авылда якын туганнары да юк, хет зиратка булса да кайтып киләсе иде.
Аннары ул Фаягөлнең аның тормышында нинди зур роль уйнаганын аңлады. Аның яратуы, хөрмәте, ирен ничек бар шулай кабул итүе шушы үрләргә күтәрде бит Маратны. Шушы асыл затны бәхетле итеп, нужа күрсәтмичә, рәхәттә яшәтәсе килү теләге аны югарыга омтылырга мәҗбүр итте. Юк, бүген инде үкенми Марат. Димәк, шулай язган. Нигәдер, үлемнән дә курыкмый башлаган кебек тоелды ул үзенә.
Фаягөл кайтканчы, күпмедер җырларын гармунда уйнап яздырырга өлгерде ул. Хатыны кайтканда, хисләнеп, гармун тартып, Салаватның җырын җырлап утыра иде Марат.
"Бер гомер аз сине яратырга,
Тик карашлар белән озатырга.
Мәңгелеккә йөрәгемә кердең
Мәхәббәтең белән елатырга."
Көн артыннан көн үтте. Фаягөл эштә вакытта Марат гел гармуны белән көйләр яздырып утырды. Әмма хатынына серне чишмәде. Хуҗалыкта нәрсәдер эшләрлек хәле булмаса да, гармун тартырга күңел үзе ашкына иде. Дөресен әйткәндә, анысы да җиңел бирелми иде Маратка. Тик кулына гармун тотмаса, көне бушка узган сыман, тормышның ямен тапмый.
Хәле бик шәптән булмаса да, түзәрлек иде, шуңа дәваханәгә бармады Марат. Фаягөлнең үгетләренә дә каршы торды. "Күпме гомер калган, шуны яшәрмен, артыгы кирәкми - диде Марат. - Калган гомеремне дәваханәдә түгел, үз өемдә үткәрәсем килә." Хәле җиңелдән булмаса да, авырый башлагач, тормышының мәгънәсен тоя башлаган сыман Марат. Моңа тиклем аның туктап уйланырлык вакыты да булмаган, гел каядыр чапкан, нәрсәнедер булдырырга тырышкан икән. Дөнья куган. Тик куып җитә алмады шул, аны үзен яман чир килеп тотты менә. Яман булса да, чиренә дә рәхмәтле иде Марат. Ул ниһаять, үз-үзенә кайтты, үз асылына. Аның бит моңа тиклем үз-үзе белән танышырга да вакыты булмаган. Менә хәзер аның вакыты күп, көннәр буе берүзе утыра. Бу вакыт эчендә күп уйланды, күп нәрсәләргә төшенде Марат. Һәр көн нинди дә булса яңа ачыш алып килә аңа. Ул бу тормышта үзенең никадәр бәхетле булганын да авыргач кына төшенде. "Бәхет булмас иде, бәхетсезлек ярдәм итте" - ди урыслар. Маратның да нәкъ шулай булды. Ул бит бәхетле ир, бәхетле ата булды. Әнә хәзер 5 оныгы үсеп килә. Тормыш дәвам итә. Нәсел дәвам итә. Бәхетле, бик бәхетле гомер кичергән икән бит Марат. Нәрсә турында хыялланган - барысына да ирешкән. Бүген барсы да бар - сәламәтлек кенә юк, гомере кыл өстендә. Ә сәламәтлек булганда әле тегесе, әле монысы җитми иде. Җиткән булган бит, бары тик Ходайга рәхмәт әйтеп, булганына шөкер итү генә җитмәгән. Хәзер аңлады, хәзер бөтенесе өчен рәхмәтле Марат Ходай Тәгаләгә. Хәзер ул көн саен рәхмәтләр укый, хәтта күзләреннән яшьләр чыга. Хәтта шушы чирне биргән өчен дә рәхмәтле ул Ходайга. Әйтерсең лә, Марат әле генә тулы канлы тормыш белән яши башлады, моңа тиклем яшәгәне яшәүнең үзе булмаган сыман. Кемнәрнедер узырга теләде, кемнәрнедер - уздырмаска
Баксаң, тормыш ул ярыш түгел икән. Һәркем үз юлы белән, үз дәресләрен ала-ала кабатланмас тормыш юлын үтә икән. Һәр кеше бары тик үзе өчен генә җаваплы.
Тагын шуны аңлады Марат: бу тормышта алыш-биреш дигән нәрсә бар икән. Син үзең бу дөньяга никадәр күбрәк файда китерсәң, үзеңә дә шулай ук күп итеп әйләнеп кайта. Син кулыңнан килгәнне бирәсең, тормыш сиңа җавап итеп сәламәтлек, якыннарың белән яхшы мөнәсәбәтләр, теләгән үрләреңне яулауны, акчалата яки башка төрле итеп бирә. Әгәр Ходай синнән нәрсәңнедер тартып ала икән, димәк, син кайдадыр нәрсәнедер биреп җиткермисең, бурычың бар, димәк. Марат та төшенде - шушы талантын, иҗат җимешләрен яшереп ятканы өчен Ходай аны сәламәтлектән мәхрүм итте. Әле дә ярый аңлады Марат. Бәлки, бу чир дә чигенер. Яшәргә өмет бар әле, яшәү дәрте сүнмәгән.
Бер көнне ул Фаягөлгә дә әйтеп тормыйча, кинәт кенә җыенды да, авылга кайтып китте. Туган авылы район үзәгеннән артык ерак түгел - 30 чакрым тирәсе. Хәзерге машина заманында бу ара берни түгел дә, шуңа карамастан, ничә ел кайтмаган ул. Авылга кереп, кеше күзенә күренеп, кем белән булса да аралашасы килмәде аның, туры зиратка китте. Ул дөнья куам дип чапты да чапты, Фаягөл балалар белән елына бер зиратка кайтканда да Марат эштә кала иде. Күпмедер вакыттан үзенә дә шунда килеп ятасы. Күпме гомере калды икән? Сау-сәламәт чакта зиратка килеп тә караганы юк иде, менә бүген килде. Әтисе, әнисенең каберләре эчтә калган, зират зурайган, әйтерсең лә авыл шушында күченеп бара. Кара, күпме танышлары гүр иясе икән хәзер. Чак эзләп тапты ул якыннарының каберләрен. Танырлык та түгел, язылган исемнәре кояшта ашалган, каберләр каралмаган иде. Әти-әнисенең каберен дә кайтып карамаганы өчен бик әрнеде Марат. Чүп үләннәрен йолыккалады. Зираттан чыгарга таба атлаганда бер яңарак кабергә игътибар итте Марат. Исемен караса - классташы Хәмит. Теге вакыт аңардан көлгән Хәмит тә дөнья йөзендә юк икән бит инде! Аның үлемен ишетмәгән дә Марат. Йөрәге кысылып куйды. "Гафу ит, яшьти, тыныч йокла!" дип куйды ул, пышылдап.
Зираттан чыккач, әллә нәрсә булды Маратка. Хәле бетте. Шулай да руль артына утырып, район үзәгендәге өенә кайтып китте. Имен-аман кайтып җитте җитүен. Тик кайткач урын өстендә ятты да тиз генә тора алмады. Әллә нишләтте шул аны зиратта туган уйлары. Әллә гомернең шулкадәр кыска булуы йөрәгенә үтте, әллә әти-әнисенең каберенә кайтмавы, карамавы өчен вөҗдан газабы кичерде, әллә юлда йөрү ярамады - аңламады Марат. Һәрхәлдә, теге дөньяда аның танышлары бу дөньядагы танышларына караганда күбрәк сыман тоелды Маратка. Хәленең алга таба бармавын үзе дә тоемлый иде инде анысы. Тик дәваханәгә баруны торган саен кичектерде шул. Әйтерсең лә ул үзенең чиренә күз йомып караса, чир дә чигенә. Бу кечкенә баланың битен каплап "мин качтым, эзләгез мине", дигәне сыманрак килеп чыга шул. Ачы хакыйкатькә йөз белән карап, аның барлыгын танырлык та көче калмаган иде шул Маратның. Соңгы вакытта барлык көчен иҗатына юнәлтте шул ул. Үзе кешеләргә иҗат җимешләрен тәкъдим итәргә үзендә кыюлык тапмаса да, үзе үлгәннән соң булса да берәрсе бу җыр-моңнарны табар дигән кечкенә генә өмет чаткысы бар иде аның күңелендә.
Хәле җиңелмәймәсме, дип, эченнән генә белгән догаларын да укып карады Марат. Тик ярдәме тимәде. Авырып егылгач, шуны аңлады Марат: Ходай Тәгаләгә безнең акыл белән дингә килеп, үз-үзебезне көчләп, дин кушканнарны үтәү, үтәлми калса, вөҗдан газаплары кичерүләребез кирәк түгел. Беренче чиратта үзебезне Ходай Тәгалә ничек яраткан шулай итеп кабул итү мөһим икән. Йөрәгең кушканча яшәү - менә нәрсә була икән ул Аллага якынаю. Кемгәдер дин ярдәмгә килә, кемгәдер - юк. Чөнки берәүләр аңа йөрәк кушуы буенча килә, ә икенчеләр - акылга таянып. Йөрәк кушуын тыңламыйча, акылга гына таянып эш итәсең икән - син максатыңа ирешә алмаячаксың дигән сүз түгел, әмма сиңа бу юлда җиңел булмаячак.
Марат аңлады: бу тормышта ничәмә еллар буена эшләп җыйган байлыгын, яулаган үрләрен түгел, менә шушы авыру белән күзгә күз очрашкач төшенгән хакыйкатьне генә ул үзе белән алып китә алачак. Хәзер үлсә дә үкенми Марат. Әмма шушы төшенүләренә таянып яшәр өчен тагын туар иде ул бу җиргә....
Маратның хәле начарланганын күреп, Фаягөл хафага калды. Балаларына шалтыратып хәбәр итте, табипка эндәште.
Илшат Шәрипович аларга кичекмәстән дәваханәгә килергә кушты, ашыгыч ярдәм машинасын җибәрәчәген әйтте. Фаягөл әйберләр җыя башлады. Хәбәрне ишетү белән төпчек уллары Искәндәр кайтырга чыккан, озакламый кайтып та җитте. Әтисен мондый хәлдә күреп, ул да бик борчылды. Маратның бер дә дәваханәгә барасы килмәсә дә, ризалашты. Өендә тилмереп, хатыны күзенә карап, аңа авыр йөк булып ятасы да килмәде. Тик дәваханә мохитенә, аның кагыйдәләренә күнегер өчен дә күп көч кирәк иде, Маратта ул юк иде. Нишлисең, язмышына буйсынырга кала. Өйдә ятып та файда юк.
Дәваханәдә янә тикшеренүләр, процедуралар башланды. Тикшеренү нәтиҗәләре яхшы түгел иде - алар чирнең тагын да азуын күрсәтте. Маратны бары тик могҗиза гына коткарып кала ала иде. Ләкин могҗиза булмады. Бер атна шул хәлендә ятты ул. Фаягөл аның яныннан китмәде. Маратка сиздермәскә тырышса да, күзләрендәге сагыш ярылып ята иде.
Пәнҗешәмбе көнне кич Маратның хәле авырайды. Фаягөл балаларына хәбәр итте, алар да бөтен эшләрен ташлап, клиникага килеп җиттеләр. Маратның күзләре ачык, әмма сүз сөйләрлек хәле юк, ыңгыраша гына иде. Төн буе гаиләсе чиратлап аның янында утырды. Таң алдыннан Маратның гомере өзелде...
Марат Хисамович китте. Аны җирләргә бик күп кеше җыелды, район халкы, башкаладан әллә кемнәр килгән иде, ул түрәләрнең кайберсен Фаягөл ишетеп кенә белә, кайсыларын бөтенләй белми дә. Барысы да Марат Хисам улын тик яхшы яктан гына искә алдылар, аның белән бәйле хатирәләрен барладылар. Кайбер кеше башкаларның ничек җирләнүенә дә кызыга, диләр, Марат Хисамовичка бу мизгелдә дә кызыгучылар булгандыр. Күпләр күз яшен тыеп тора алмады. Иртә, бик иртә китте шул Марат Хисамович.
Җирләп кайтып, өчен уздыдылар. Кешеләр таралып, өйдә Фаягөл белән балалар гына калгач, өйне сәер тынлык биләп алды. Кая карасаң да, бөтен нәрсә гаилә башлыгын хәтерләтә. Эшкә генә киткәндер дә, менә-менә арып-талып кайтып керер сыман иде. Әмма башкача алай булмаячак иде. Бу - ачы хакыйкать. Өйдә - тынлык, җанда - бушлык. Бөтенесе дә кайчандыр бу көн килер дип күзалласа да, авыр иде.
Икенче көнне Фаяз һәм Гөлзадә гаиләләре белән Уфага кайтып киттеләр. Искәндәр гаиләсе Фаягөл янында калды. Үзе каядыр эшкә барып йөрми, өеннән генә эшләп, иҗат итә, хатыны бала белән декрет ялында, мөмкинчелекләре булгач, әнисен ялгызын калдырмаска, әтисенең 40 көненә чаклы монда калырга булдылар. Искәндәр әтисен бик юксынды, җыр-моңга булган мәхәббәте дә әтисеннә күчкән бит аңа. Нишләптер, күзенә Маратның телефоны чалынды. Әнисеннән паролен сорап алды да, телефонда әтисен хәтерләткән нәрсәләр бар икән дип эзли башлады. Фотоларны карады. Анда балалары, оныкларының фотолары, эш белән бәйле фотолар да күп иде. Аннан нишләптер, Искәндәрнең бармаклары үзеннән үзе телефонның диктофонына үрелде. Үзе һәрчак ниндидер көй яздырганга күрәдер инде. Ә анда! Әллә күпме аудиоязмалар! Искәндәр тыңлый башлады да шак катты. Аларның һәрберсендә әтисе нинди дә булса ят көй көйли иде. Гармунга уйнап яздырганнары да бар. Менә бу хәзинә ичмасам! Нинди матур көйләр, җырлар! Боларга яхшы аранжировка ясасаң, күпме хит җырлар туачак! Әтисеннән калган бу мирасның чын кыйммәтен Искәндәр үзе генә аңлый иде. Ул йөгереп, әнисе һәм хатыны янына чыкты, ашыга-ашыга табылдыгы хакында сөйли башлады. Бу мизгелдә аның күзләре очкынланып яна, үзе әйтәсе сүзен дә әйтә алмый, тотлыгып торды. Хатыны Айсылу, елмаеп:
- Ооо, Искәндәргә музыка җене кагылган. Бу озакка сузылыр инде, - диде.
Искәндәр чынлап та, башка нәрсә турында уйлый да алмады, әтисенең кабинетына кереп, аның телефонына баштанаяк чумган иде ул. Ара-тирә әнисе һәм хатыны янына чыгып:
- Сез күз алдыгызга да китерә алмыйсыз, нинди хәзинә бу. Ничек әти иҗат җимешләрен яшереп тора алган? Бу көй-моңнарны, җырларны бөтен кеше ишетергә тиеш! Мин моның өстендә эшләячәкмен. Яныбызда нинди бөек талант иясе яшәгән, шуны да аңламаганбыз, - диде.
- Бәлки син өйгә кайтып иҗат итәрсең? Бу халәтең атна-ун көнсез үтми әле. Илһам килгәндә иҗат итеп кал. Андый чакта сиңа мин дә, бала да кирәкми бит. Без әнкәй янында калырбыз, син өйдә үзең генә тынычлап эшләрсең, - диде Айсылу.
Искәндәр ризалашты. Шунда ук җыенды да калага китте. Өйләрендә аның үз студиясе, иҗат итәр өчен бөтен шартлары да бар иде. Ул 10 көн буена студиясеннән чыкмады да диярлек. Тәүлегенә 3-4 сәгать йоклап, ашауны да заказ биреп китертеп, тулысынча иҗатка чумды. Иҗатташ дусларына шалтыратып, әтисенең җырларын тәкъдим итте, аларга аранжировка ясады. 10 көннән эше бетмәсә дә, күп өлеше эшләнгән иде инде. Ул гаиләсе янына кайтып китте. Күзләре шәһәргә киткәндәге кебек янса да, хәзер аның җаны тыныч иде. Калганнарын үз вакыты белән эшләп бетерер.
Сәхнәдән моң агыла... Бу моң күңелнең түренә үтеп керә дә, шул күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, җанны айкап, Җаһанга омтыла... Залда утырган кешеләр кыймылдарга да кыймый өнсез калып, моң дулкынында тибрәләләр. Күзләрендә яшь. Менә җыр тәмамланды, халык җырчыны көчле алкышларга күмде. Сәхнәдә Искәндәр Марат улы Сафиуллин әтисе иҗат иткән җырны башкара иде. Бу - Марат Хисамовичның тууына 60 ел тулу уңаеннан аның җырларыннан торган кичә. Сәхнәдә танылган артистлар берсен-берсе алыштыра, алар әле дәртләндерә торган, әле күңелне сагышка төргән, әле өмет чаткылары белән сугарылган җырларны башкардылар. Билгеле шәхесләр сәхнә түренә менеп, Марат Хисамовичның кешелекле җитәкче генә түгел, талантлы композитор икәнен үзе бу дөньядан киткәч кенә аңлаганнарын сөйләделәр.
Ахырдан Искәндәр сәхнәгә менеп сүз тотты. "Әтиебезнең гомере кыска булды. Әмма шул кыска гына гомеренең бер генә минутын да бушка үткәрмәде ул. Безнең өчен үрнәкле гаилә башлыгы булды, чын ир-ат тәрбиясе биреп үстерде. Ярдәмчел, кешелекле, тырыш җитәкче булды әтиебез. Нечкә күңелле, моңлы кеше иде ул. Музыкага мәхәббәтне миндә нәкъ ул уятты. Гаиләдә бер бәйрәм дә гармунсыз, җыр-моңсыз үтмәде. Әле бит үзе дә җырлар язган, монысын ул киткәч кенә белдек. Нишләптер, исән чагында аларны тыңлаучылар игътибарына чыгарырга ашыкмаган. Әтинең гомере кыска булса да, зая үтмәгән. Ул үзеннән соң якты эз калдырып китте. Ул үзенең балаларында, оныкларында, җырларында һәм барыбызның да йөрәкләрдә яшәвен дәвам итә", дип тәмамлады сүзен Искәндәр.
Бу чарага килгән халык Марат белән яңадан күреп сөйләшкәндәй, хисләнеп таралышты. Кеше китә - җыры кала...
Әсәр тәмам.