Иртәгәсен алар бергәләп Маратның әйберләрен җыйдылар. Кире кайтулар насыйп булыр микән, дигән уйлар да кереп чыккалады Маратның башына. Шуңа күрә бар күңелен биреп, төзегән өен, хуҗалыгын кабат-кабат урап чыкты, аның өйнең, ишегалларының һәр почмагын күңел сандыгына салып куясы килде. Фаягөлгә дә карап, сокланып туя алмады. Яшьлектә яратып кавышкан, бергә гомер кичергән хатыны бит ул. Бер ай дәваланасы булыр диделәр, сагыныр инде Марат Фаягөлен, өен.
Җомга көн иртә белән юлга кузгалдылар. Марат, гомер булмаганны, юлга чыкканда Бисмилланы әйтте. Күңеленнән генә исән-сау кайтуын теләде. Юлда барганда һәрберсе үз уйларына чумып барды. Маратны дәвалану бүлегенә ятарга салганнан соң, Фаягөл белән Илдус кайтып киттеләр. Марат өчен очсыз-кырыйсыз кебек тоелган дәвалану курсы башланды.
Марат авырганын белгәннән бирле, үзен жәлләде, мескен хәленә калгандай тойды. Ә монда, дәваханәдә нинди генә кешеләр юк икән. Кул-аяклары йөрмәгәннәре дә, үзләрен үзләре карый алмаган, якыннарының ярдәменә мохтаҗ булганнар да... Маратның бу тормышта иң курыкканы - хатыны, балалары кулына калу, аларның ярдәменә мохтаҗ булу. Беркемгә дә җәфа буласы килми Маратның. Бу авырулар янында Марат үзенең хәле алай ук начар түгел икәнен аңлады. Әле бит бу түләүле клиника, гади дәваханәдә хәлләре тагын да мөшкелрәк кешеләр күптер. Һәм нәкъ монда Марат чир янында акчаның да чүп кенә икәненә төшенде.
Дәваханәдә яткан вакытта бик күп уйланды ул. Моңа тиклем уйланырга, туктап торырга вакыт та булмаган, җае да чыкмаган икән. Бу чирнең ни өчен нәкъ аңа бирелгәнен аңларга теләде.
Үз гомерендә белеп эшләгән гөнаһы да булмады шикелле Маратның. Яраткан хатынына тугры ир, балалары өчен үрнәкле әти булды, гаиләсе өчен ал-ял белми эшләде. Ни өчен нәкъ менә аның белән шулай булды соң? Ник аның башына төште бу авыру? Җиңеп чыга алырмы аны Марат? Җир йөзендә күпме кеше башкаларны алдап, начар гамәлләр кылып яши, ник алар кайгы-хәсрәт күрми, рәхәтләнеп яши бирәләр? Маратка да күе очрады андый кешеләр тормыш юлында. Ходай бар диләр, булгач, кая карый соң ул? Ник шундый кешеләр җәзасын алмый? Маратның кайсы гөнаһлары өчен авыр чир бирде соң Ходай Тәгалә?
Маратның башында төрле уйлар куерды. Менә аның кул астындагы кешеләрнең кайберсе аны Алла урынына күрә, район халкы да әллә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә, аларның күбесен Марат чишәргә ярдәм итә. Ә уйлап карасаң, Марат та гади генә кеше бит. Башкалар аны әллә кем итеп күрсә дә, аның башка кешеләрдән бер артык җире дә юк. Ходай каршысында ул көчсез. Бу авыруы каршысында да көчсез. Ятим авыл малаеннан хакиямият башлыгы вазыйфасына тиклем үрли алса да, тормыш кануннарын бөтенләй белми икән бит ул. Бу чирнең дә үзенә ни өчен бирелгәнен аңламый менә. Аны ничек җиңеп чыгарын да белми. Гомүмән, җиңеп чыга алырмы, юкмы, икәнен дә белми. Шуны аңлады Марат: Ходай Тәгалә каршында, үлем каршында бөтен кеше дә бер тигез. Гади эшчеме, түрәме, ярлымы, баймы - һәммәсенә дә кайчандыр Ходай каршысына барасы. Тик һәркемнең үз вакыты. Кемдер яшьли үк китеп бара, кемдер озын гомер кичерә. Ул гомерне дә кемдер иза чигеп үтә, кемдер балда-майда йөзә. Маратның вакыты җитте дә микән ни? Ул бит бер дә гомер ахыры шулай тиз килеп җитәр дип уйламады. Дөнья куды, монысын булдырам, тегесен эшлим, дип, чапты да чапты. Ә картлык та, үлем дә ерак түгел икән. Ул бит әле генә яши башлаган иде сыман.
Әллә Ходай Тәгалә аңа бу авыруны дингә килмәве өчен бирде микән? 58 яшенә җитеп, гомерендә бер тапкыр да намаз укыганы, ураза тотканы булмады, догалар да белми ул. Фаягөл өйдә мулла чакырып Коръән укытканда Марат та шартын китереп, түбәтәй киеп, битен сыпырып утыра, тик бу кеше диндә дигәнне аңлатмый бит. Гадәттә кешеләр картлык якынлашканын сизгәч, дингә киләләр, Марат моны да сизмәде бит әле. Ул гомер буе җыйган мөлкәтне, абруйны үзе белән алып китә алмый. Ә нәрсә алып китә ала? Бары тик җаны гына барачак Ходай каршысына. Ул моңа әзерме? Юк шул, әзер түгел. Гомүмән, моңа тулысынча әзер булып була микән? Үлемгә күнегеп тә, аңа әзерләнеп тә булмыйдыр ул. Ул һәркемне дә гомер азагында көтә, ләкин беркем дә аннан соң нәрсә буласын белми. Үлем үзе түгел, аннан соң нәрсә көткәнен белмәү куркытадыр кешеләрне. Марат шулар хакында уйланды.
Бер ай буе дәваланды Марат. Фаягөл, балалары, дуслары еш кына килеп, хәлен белеп тордылар. Аның хәлләре яхшырган сыман иде. Тик күңеле генә тынычлык тапмады. Уйлар өермәсе аны кабат-кабат үз эченә алып кереп китә. Маратның бит соңгы елларда озак вакытка үзе генә калганы да булмаган. Ә монда аның бер үзенә бер палата, барлык уңайлыклары бар, тик җанда тынычлык юк. Ул телевизор кабызып, бераз юангандай була, ләкин ул да җанны тынычландырмый, вакытлыча онытылып торырга гына ярдәм итә. Ә аны сүндергәч, янә ачы хакыйкать белән очрашырга туры килә. Кая барсаң да, үз-үзеңне алып барасың шул, үз-үзеңнән качу мөмкин түгел. Марат үзеннән үзе курыкканын аңлады. Төшләрендә ул әле туган авылы урамнары буйлап, гармун тартып йөри. Артыннан бер төркем яшьләр ияргән. Икенче төшендә ул әллә нинди зур сәхнәдә гармунга җырлый. Аңа меңләгән кешеләр алкышлый. Марат куркып уянып китә. Ул үзенең бөеклегеннән куркамы соң шунда. Ниндидер эчке бер тавыш "тормышыңны нәрсәгә әрәм иттең син?" ди сыман.
Ниһаять, Марат өчен бер ел сыман тоелган бер ай үтеп китте. Аны дәваханәдән чыгардылар. Бу көнне ул үзен яңадан туган кебек хис итте, әллә кайтам, әллә үләм, дип киткән иде бит. Насыйп булды, үзе төзегән, гомер иткән йортына кайтулар, нинди бәхет!
Кайткач, башланды: әле бер дусы, әле икенчесе, чыбык очы туганнары шалтыратып, хәл белә башладылар, өенә килделәр. Кайсысы акча тәкъдим итте, кайсысы танышларын барлады. Әлегә ярдәм кирәкмәвен аңлатып, арып бетте Марат.
Ә бер көнне Маратның хәлен белергә күптән укыткан бер укучысы килде.
- Марат абый, сез мине хәтерлисез микән. Мин Әлфия булам. 30 ел тирәсе элек сез мине музыка мәктәбендә укыткан идегез. Беләсезме, минем сезнең белән бик җитди сөйләшәсем бар. Сезнең хәлегез турында. Әгәр дә үзегез каршы килмәсәгез, әлбәттә, - диде 40 яшьләр тирәсендәге хатын.
- Сөйләшик соң - диде Марат. - Тик үзеңне искә төшерә алмадым әле.
- Марат абый, сезнең авырганны ишетү белән, сезгә ярдәм итү теләге туды. Әмма башта икеләнеп йөрдем, әллә мине тыңлый, әллә юк, дип. Шулай да җөръәт иттем менә. Белмим, бәлки бу адымны мин үзем өчен эшлимдер, ятып калганчы атып кал, дигәндәй, шулай да тыңлап карагыз әле мине. Бу сүзләр сезнең өчен буш аваз гына булып калса, бер хыялый хатын килгән иде, әллә нәрсәләр сөйләп чыгып китте, дип кенә уйларсыз. Ә минем йөрәгемнән чыккан, сезгә әйтәсе килгән сүзләрем сезнең дә йөрәгегездә җавап тапса, димәк, мин юкка килмәгәнмен. Бәлки терелеп тә китәрсез әле, - диде Әлфия.
"Чыннан да, сәеррәк хатын бугай бу. Карап торуга алай димәссең. Нәрсә әйтмәкче икән соң ул минем авыру турында?" дип уйлады Марат әфәнде.
- Тыңлыйм сине, Әлфия, - диде ул.
- Марат абый, минемчә сездәге кебек авыру кешегә юкка гына бирелми. Әгәр дә сезнең гомерегез инде беткән булса, Аллаһы Тәгалә сезнең җаныгызны башка төрле ысул белән алыр иде. Юл һәлакәтләрендә генә күпме кеше дөньядан китә. сезнең әле гомерегез бар, әмма бу тормышта нәрсәне дә булса дөрес эшләмәгәнсез, шуның өстендә уйланыр өчен һәм нәрсәнедер үзгәртер өчен бирелгәндер сезгә яман шеш авыруы. Әйе, сез уңышлы җитәкче, үрнәкле гаилә башлыгы, әмма кайдадыр ялгыш адым ясагансыз кебек, үзегез бу турыда ничек уйлыйсыз?
Марат үзеннән яшь хатыннан мондый сорау көтмәгән иде. Хәтта ачуы да килеп китте. Әмма укучысы алдында ачу күрсәтеп, абруен төшереп утыру кирәкмәс, дип уйлады ул.
- Минем әлегә бу турыда уйлаганым булмады, ярар сеңлем, уйлармын. Тагын ниләр әйтмәкче идең?
- Беләсезме, гадәттә яман шеш авыруы белән яхшы кешеләр чирли. Менә мин укыган вакытта бер дә сезнең тиргәшкәнегезне, кемгәдер кычкырып дәшкәнегезне күргәнем булмады. Ачу-үпкәләр вакыты-вакыты белән бөтен кешедә дә барлыкка килә, кемдер аны якындагы кешесенә чыгара, алай итү дә дөрес түгел, әлбәттә, ә кемдер мөнәсәбәтләрне бозмыйм, абруемны төшермим, дип, эчендә саклый. Бәлки сез дә кемнәргәдер булган ачуларыгызны йөрәгегездә саклыйсыздыр?
Бу хатын үтәли күрәме соң мине, дип куркып та куйды Марат. Әле генә туган ачуын да сиздермәде бит ул, ә бу хатын сизгән. Нинди кеше соң бу? Нәрсәгә кирәк аңа Маратның җанында казыну?
- Бәлки шулайдыр, - диде Марат.
- Мин сезнең күңелегездә казынырга теләмим. Гафу итегез, мин сезгә сораулар да бирергә тиеш түгел идем. Бу сорауларга җавапларны сез миңа түгел, кирәк дип тапсагыз, үз-үзегезгә бирерсез, ярыймы?
Марат баш кына какты.
- Тагын бер нәрсә турында әйтмәкче идем. Сез минем хәтеремдә гениаль баянчы, талантлы музыкант булып истә калгансыз. Сез уйнаганда, минем кечкенә йөрәгем кысылып-кысылып куя иде, күзләрем яшькә тула иде. Сез бит нечкә күңелле, иҗади кеше. Сез моңыгыз белән кешеләрнең йөрәгенә үтеп керә идегез бит. Нишләп сез үзегезнең яраткан һөнәрегезгә хыянәт итеп, җитәкче булырга уйладыгыз? Беләсезме, сез бит бриллиант. Күпме кеше үзенең ник туганын да белми китә, ә сез кечкенәдән нәрсәгә сәләтле икәнегезне күргәнсез. Һәм шул сәләтегез белән кешеләргә файда китерер урынга, сез йөрәгегезне түгел, акылыгызны тыңлап, акча, абруй эзләп, җитәкче һөнәрен сайлагансыз. Бу бит бриллиант белән кадак каккан кебек була, минемчә. Кадак кагар өчен чүкеч бар, ник сез үзегезне шулай вакытыннан алда гүргә кертәсез? Сезгә җиңел бирелми бит бу эшегез. Сезнең талантыгыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан үзегез өчен генә бирелмәгән, ул бөтен халык өчен бирелгән, ә сез аны алтын сандыкка бикләп куйгансыз да яшереп тотасыз.
Менә хәзер иң Маратның иң авырткан җиренә басты Әлфия. Чыннан да шулай бит. Ул төшләрендә һаман гармун уйнап, җырлап йөри, аның моңыннан кешеләрнең йөрәкләре җилкенә, күңелләре пакъләнә, авырулары юкка чыга иде. Чыннан да күңеле аның гомер бу җыр-моңга тартылды, әле дә шулай. Акылы гына башка юлдан алып китте.
Әлфиянең күзләреннән яшьләр бәреп чыкты. Аны күреп Маратның да күзләренә яшь тулды, ләкин ул тыштан сиздермәскә тырышты. Исенә төште аның нечкә күңелле, һәрчак ул гармунда уйнаганда елап утырган ике толымлы кечкенә Әлфия. Кара, нинди булып үскән, нинди сүзләр сөйли, ә? Бәгырьләрне актара бит бу.
- Марат абый, гафу итегез, бу бары тик минем тоемлавым, мин ялгышырга да мөмкинмен. Бәлки сезгә аз булса да ярдәмем тияр, дип уйладым. Сез дә миңа кайчандыр канат куйган остаз. Мин шундый елак идем, әти-әнием, укытучылар һәрвакыт мине бу гадәтем өчен тиргиләр иде, ә мин үз-үзем белән берни эшли алмый идем. Сезнең дәресләрдә елап утырганда, сез миңа кулъяулык тоттыра идегез. Сезнең дәресләрдә генә мин үз-үзем була ала идем. Сез минем өчен үрнәк идегез. Әгәр дә ялгыш уйлап, сезнең күңелегезне төшерсәм, мине гафу итегез, зинһар. Китим инде мин. Сау булыгыз, Марат Хисамович. Сезгә сәламәтлек, озын гомер телим - диде дә Әлфия, ашыгып, чыгып китте.
Фаягөл Әлфияне озатып чыкты. Ә Марат янә уйга батты, шул килеш кич буе бер ноктага карап утырды. Фаягөлнең ашарга дәшкәнен дә ишетмәде. Фаягөлнең ачуы да килеп куйды, йөриләр шунда авыру кешене борчып, эшләре беткән диярсең, дип уйлады. Башка өйгә чит кеше кертәсе юк икән, хәле начарланып китсә, нишләргә, дип курыкты Фаягөл.
Ә Марат уйлар дәрьясында йөзде. Дөрес сөйли бит бу хатын. Әмма бу дөреслек шундый авыр Марат өчен, ул аңа әзер түгел иде. Ул курыккан страус сыман, башын комга тыгып, дөреслектән качып яшәгән, ахры. Ул чыннан да кечкенәдән танылган музыкант, композитор булырга хыялланды бит. Ә бер көн килеп шул хыялларын таптап, акча артыннан чапты. Тәнен саткан хатын-кызларны фахишә диләр, ә Марат сыман җанын саткан кеше кем була? Бу бит тәнне сатудан да куркынычрак нәрсә. Ходай каршысына шул сатлык җан булып барып басачакмы ул хәзер?
Болай булгач, балаларын да дөрес тәрбияләде микән соң ул? Ул аларны эшле, акчалы, абруйлы итергә тырышты, баксаң, тормышта болар алай ук мөһим түгел икән, үз-үзең булып калу кирәк икән бит!
Искәндәргә карый да, үзен күргән сыман була Марат. Ул да бит шулай яраткан эше белән шөгыльләнеп, гармунда уйнап, җырлар язып, җырлап кына эшләр иде дә, барып чыкмады шул. Вакытында яраткан эшен, популярлыкны түгел, ә акчалы җитәкче эшен сайлады. Моңа тиклем ул үзен дөрес карар кылды дип исәпли иде, ә бүген ул вакытта гомерендәге иң зур ялгышын ясаганын аңлады. Районда ул хәзер җитәкче буларак билгеле шәхес, әмма кечкенә Марат бит моның турында хыялланмаган иде. Аның бөтен татар дөньясына билгеле гармунчы, композитор, җырчы буласы килә иде, танылган артистлар белән эшләргә хыяллана иде. Тик гаиләне муллыкта яшәтәсе килү теләге көчлерәк булып чыкты, ул йөрәген түгел, акылын тыңлады. Марат бит моны үзе өчен генә эшләмәде, гаиләсе өчен эшләде. Нәкъ җитәкчелек эшендә генә байлыкка ирешеп була, дигән фикердә иде шул ул. Ул вакытта Маратка беръюлы ике тәкъдим килеп иреште: район мәдәният йорты җитәкчесе вазыйфасын биләргә яки Уфада филармония артисты булырга. Район үзәгендә очын очка ялгап, берничә ел элек кенә төзеп чыккан йортын сатып шәһәргә чыгып китәргә курыкты Марат. Зур шәһәрдә тагын яшәр урын юнәтәсе. Гарчә йөрәге башкалада аны уңыш көтәчәген сиздерсә дә, бик барасы килсә дә, әллә нигә курыкты Марат. Фаягөл белән дә киңәшләшеп тормыйча, мәдәният йортын җитәкләргә ризалашты. Хәзер килеп, шул карары өчен үкенеп утыра Марат.
Эх, гомерләр ике килсә, ул баштанаяк иҗатка чумар иде! Телефонында гына күпме язылып та, беркем ишетмәгән җырлар бар. Аның үзеннән соң матди байлык кына түгел, ә күңеленнән ургылып чыккан иҗат җимешләрен дә калдырасы килә иде. Матди байлык - бер айлык, ул гаиләгә генә кала, ә аның иҗаты меңләгән кешенең күңелләренә үтеп кереп, аларга яңа сулыш, яшәү дәрте бүләк итә ала. Баксаң, бу тормыш гел акча белән генә бәяләнми икән бит! Бүген ул үзенең тормышында иң бәхетле мизелләр - район культура йортында баянчы, җырчы булып эшләгән еллар икәнен исенә төшерде. Әйе, акчасы күп түгел иде, аның каравы - күңеле көр иде. Ул бу тормышта үз урынын тапкан сыман иде. Төрле кичәләр, концертлар оештырулар, авылларга, күрше районнарга концертлар куярга барулар, район үзәгенә концерт куярга килгән танылган артистлар белән аралашу - бу хатирәләр Маратның тормышының иң чагу мизгелләре булып хәтердә калган. Сәхнә түренә менеп киерелеп гармун тартып, моңлы җырыңны сузып җибәрсәң, күңелләр күтәрелеп, сулышлар иркенәеп китә. Ул бит залда утырып, тыныч кына башкалар чыгыш ясаганны да карап утыра алмый - аның йөрәге "Мин бит сәхнәдә булырга тиеш!" дип тибә. Ничек яшәгән соң ул сәхнәдән башка? Дөрес, хакимият башлыгы буларак, сәхнәгә менеп еш кына сүз сөйләргә туры килә аңа, бәйрәмнәрдә берничә тапкыр гармунын тотып, җырлаган чаклары да булды, тик бу диңгез янындагы тамчы гына иде шул, төп эшең иҗат белән бәйле булмагач. Әлфия дөрес әйтте: Марат үз-үзенә хыянәт итеп яшәгән. Җитди карарга килеп, йокларга ятты ул.
(Дәвамы бар.)