Все новости
Литература
10 Декабря , 12:00

Бер гомер аз

Дилбәр ИСРАЕВА.

Бер гомер аз
Бер гомер аз

Марат машинада барган җиреннән йокымсырап киткән. Төш белән өн арасындагы бер мизгелдә ул гаҗәеп матур бер көй ишетте. Тизрәк уянырга да бу көйне диктофонга яздырырга кирәк, дип уйлады ул. Телефонын алып үз алдына әкрен генә көйли башлады. Шофёры Илдус көзгедән артка бер генә караш ташлап алды да, яңадан юлга каравын дәвам итте, дәшмәде. 8 ел эшләгән дәвердә начальнигының сәер гадәтләренә өйрәнгән инде ул. Эх, кая соң Маратның гармуны! Җаннарны актарырлык көй бит бу! Шушы көйне күңеле аша үткәреп уйнап, башкаларның да йөрәген елатырдай көч бар бит ул Маратта. Ул төшләрендә һаман туган авылы урамнары буйлап гармун уйнап йөри.

"Әйт, авылым, кайда соң моң?
Моң кайда соң? Әйт урам.
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам!"

 

Әмма гармун уйнап кына тамак туймый шул. 40 елга якын эшләгән дәверендә кайда гына эшләмәде ул. Башта туган авылында клуб мөдире булып эшләде. Аннары аны район үзәгенә үзе укыган музыка мәктәбенә балаларны баянда уйнарга өйрәтергә чакырдылар. Анда 7 ел эшләгәч, район мәдәният йортына эшкә китте. Мәдәният йортында 13 ел эшләп, директорга тиклем үрләде. Аннары район хакимиятенә эшкә алдылар. Инде менә 8 ел ул хакимият башлыгы вазыйфасында. Абруйлы, талантлы, халык белән уртак тел табып эшли торган җитәкче буларак күрсәтте ул үзен. Өстәге түрәләр белән дә сүзгә килгәне юк. Кечкенә генә авылда әтисез үскән Марат шундый үрләр яулар, дип кем уйлаган, ә?

 

Саимә белән Хисамның бердәнбер баласы иде ул. 4 яшендә әтисеннән күреп, гармунда уйнарга өйрәнгәч, әтисе сөенеченнән улына гармун алып биргән иде. "Улымның сәләте бар, гармунчы булачак. Кулымнан килгәнчә укытам мин аны" дип хыялланды Хисам. Тик үзе укытырга насыйп булмады. Фермада көтүен көткән Хисам 31 яшендә аттан егылып, аның астында калып үлеп китте. Маратка ул вакытта 5 яшь кенә иде. Шулай да Саимә иренең теләген үтәде - улын башта район үзәгендә музыка мәктәбендә, аннары музыкаль училищеда укытты. Аны тәмамлап, Марат туган авылына кайтып, клубка эшкә керде. Авылның иң чибәр кызларының берсе Фаягөлгә күзе төште. Ах, ул яшь чаклар, гашыйк булып йөрүләр! Фаягөлнең йөрәген яулавы җиңел булмады егеткә. Кызны мәктәп елларыннан ук ошата иде, студент чагында да күз алдында күпме чибәр кызлар йөрсә дә, берсе дә күңелгә ятмады. Авылга кайтып, клубта эшли башлагач та Фаягөлне озатырга кыюлык җыя алмый йөреде әле Марат, чөнки башка егетләр аны озатырга тырышып карады, берсен дә якын китермәде Фаягөл, бик горур кыз иде. Ә бер көнне Марат тәвәкәлләде. Кыз бик сер бирмәсә дә, куып кайтармады. Маратның күңелендә өмет чаткысы кабынды. Көн саен я чәчәк, я берәр бүләк тотып янына бара торган булып китте. Тамчы бозны тишкән сыман, кызның да йөрәгенә ачкыч яратты Марат. Баксаң, Фаягөл үзе дә күптән аны ошаткан икән, сиздермәгән генә. Шулай йөреп китте алар. Марат, эшне озакка сузмый, өйләнергә теләде.
Тик Фаягөлнең әти-әнисе, хәлле генә кешеләр, кызларын Саимәнең ялгыз үстергән, гармун тартудан башка эш белмәгән улына бирәсе килмәде. Шулай да кызларының үз сүзендә нык торуын күреп, яшьләргә каршы килә алмадылар.

Марат ничек тә аларның өметләрен акларга тырышты. Маратлар район үзәгенә күчеп киткәндә, өлкән уллары Фаязга 1 яшь тә тулмаган иде әле. 2 елдан кызлары Гөлзада, тагын 3 елдан төпчекләре Искәндәр туды. Ул елларны Фаягөл балалар белән өйдә утырды, Марат үзе генә эшләгән акча яшәргә көчкә җитә иде. Марат Фаягөлнең әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермәс өчен, карьера баскычы буйлап, югарыга үрмәләргә тырышты. Максатына иреште бит! Эх, күрсеннәр иде алар бүген кызларының, оныкларының нинди шартларда яшәгәнен! Бүгенгесен күрмәсәләр дә, риза булып китте картлар.
 
Гаиләсен мохтаҗлык кичерми, рәхәт яшәтәсе килде Маратның. Теләгәненә иреште. Балалары да, кечкенә вакытта очын очка ялгап яшәгәч, бүгенгенең кадерен беләләр. Ике улына да башкалада өй төзергә ярдәм итте Марат, кызының гаиләсенә фатир алырга булышты. Фаягөл белән дә бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тату яшәделәр.
 
Дөньясы түгәрәк кебек тә соң Маратның, тик нигәдер соңгы вакытта гел эче поша. Җаны тыныч түгел. Бәлки, эше шундый булгангадыр. Кеше арасында гына "район хакимияте башлыгы" диюләре матур яңгырый, чынлыкта исә, аның нинди авыр, җаваплы, тынгысыз эш икәнен үзе эшләгән кеше генә белә. Һәрвакыт халык күз алдында, һәрвакыт элемтәдә булырга кирәк, гел юлда. Менә бүген дә эш сәфәре белән Уфага китеп барышы. Арый, бик арый Марат Хисам улы. Әллә яше дә 60 ка якынлаганга микән. Өенә кайтып, бер гармун тартып җибәрсә, өй эче моңга күмелсә, бөтен арулар онытыла да соң, тик соңгы вакытта гармунын кулына алырга да вакыты юк. Кичә күрше районда киңәшмәдә йөреде, аннан алда авылларны йөреп чыктылар. Кайчан бу тәнгә һәм тынгысыз җанга ял итәргә мөмкинлек табылыр икән? Әле соңгы вакытта ютәле бетми, тын җитми, табипка күренәсе иде дә, кайчан җай чыгар икән?
 
Ыгы-зыгысы белән бу көн дә үтеп китте. Юлдан соң арып-талып кайтып, йокы бүлмәсенә кереп яткач, Маратның күзе шкаф башындагы гармунына төште. Эх, гармун дус, кайчаннан бирле синең белән серләшкән юк! Күрекләреңне сузып, бер моңланып алганда, эч пошулары да, ару-талулары да юкка чыгар иде. Эх, дәрт бар да соң, дәрман юк.
 
Шул вакыт ишектә Фаягөл күренде.
- Арыдыңмы, Марат? - диде ул.
- Әйе, соңгы вакытта руль артында булмасам да, юл йөрүләре арыта.
- Әй, картым, әллә син дә картаясың инде? - дип көлде Фаягөл.
Әнә шул көлүләре белән җәлеп иткән иде ул Маратны яшь чакта. Әле дә сөйкемле аның хатыны. Бәхетле яшәделәр алар, тату гаиләдә балалар үстерделәр, хәзер кунакка кайткан оныкларны сөеп, тагын да арткан бәхетләренә сөенеп кенә яшисе бит. Булган бәхетенә сөенергә, аның кадерен белергә дә вакыты юк шул Маратның.
 
- Карале, Марат, - диде Фаягөл. - Киләсе сишәмбедә ашыгыч кына барасы җирең юк бугай. Мин сине Уфадагы шәхси клиникага табипка яздым, шунда барыйк әле, Илдус белән сөйләштем. Ютәлең бетми бит, тын өстенә тын аласың. Эш качмас.
- Юкка мәшакатьләнгәнсең, үтеп китәр әле - диде Марат.
- Үтеп китәрлек булса, үтәр иде инде. Син берничә ай шулай йөрисең бит инде. Күренеп кайту комачауламас.
- Ярар инде, ярар - дип, ризалашты Марат.
 
Сишәмбе көнне иртән, гадәттәгечә шофёры Илдус белән бергә Уфага юлландылар. Бүген әллә ничек йөрәге ашкына Маратның, җаны бәргәләнә, тынгы тапмый. Табибка күренеп, ул кушкан тикшеренүләрне үткәч, төштән соң янә Илшат Шәриповичка керәсе иде. Ул башта Фаягөлне чакырып алды. Табибның йөзе борчулы иде.
- Узыгыз, Фаягөл Исламовна. Мин тикшеренү нәтиҗәләрен карадым, ирегезнең хәле шәптән түгел бит әле. Кичекмәстән дәвалану курсы алырга кирәк.
- Никадәр җитди? - дип сорады Фаягөл.
- Марат Хисамовичның үпкәләрендә яман шеш. 4 стадия. Бу авыруның шунысы начар - ул беренче стадияларда симптомнарсыз үтә. Мондый диагноз белән кешеләр күп дигәндә 2 ел яшиләр.
- Дәвалану ярдәм итә аламы? - Фаягөл нык булырга, җебеп төшмәскә тырышты.
- Тулысынча бу авырудан котылу икеле. Без аның гомерен азга гына булса да озайтырга мөмкинбез. Мин әлегә никадәр куркыныч икәнен аның үзенә әйтми торырга киңәш итәм, чөнки ул төшенкелеккә бирелергә мөмкин.
- Ярый, - дип ризалашты Фаягөл. Аның күзләренә яшьләр тулды, тик Маратына моны күрсәтергә ярамый иде.
Табип Маратны чакырды.
- Марат Хисамович, тикшеренү нәтиҗәләре шәптән түгел, сезгә бераз дәвалану курслары үтәргә кирәк булачак.
- Илшат Шәрипович, ни бит әле. Районда зур чара үтергә тиеш. Бик күп катнашучылар киләчәк, зур түрәләр булачак. Берәр айдан җай табырга тырышырмын.
- Юк, Марат Хисамович. Эш җитди. Сезнең үпкәгездә яман шеш. Дәвалануны кичектерсәк, соң булырга мөмкин. Җомгадан да калмыйча дәваланырга килүегезне үтәнәм.
 
Марат юл буе уйланып кайтты. Фаягөлнең йөзенә карап, ул табибның үзенә барысын да әйтеп бетермәгәнен тойды. Эшләр шул тиклем начар микән ни? Гомере күп калмады микән? Ул тормышның мәгънәсе турында уйланды. Дөрес яшәдеме ул? Дөрес кебек, бер уйласаң. Сөйгән ярына өйләнеп, матур гаилә корды, балалар үстерде. Алары да йөзгә кызыллык китермәде. Зур вазыйфаларга тиклем үрләде, абруй казанды. Ир егет бу дөньяда 3 эш эшләргә тиеш: өй төзергә, малай табарга, агач утыртырга, диләр. Боларның барысын да эшләде Марат. Кулыннан килгәнчә, кешеләргә ярдәм итеп яшәде: хакимият башлыгына нинди генә сорау белән кермәсеннәр - барысын да тыңларга, канәгатьләндерергә тырышты. Шуңа да халык ихтирам итте үзен. Дөрес яшәлгән кебек, тик нигә йөрәк түрен ниндидер үкенеч сыман бер тойгы тырнап-тырнап ала соң? Кайда ялгышты?
 
Марат кечкенәдән үзен сәеррәк итеп хис итте. Кечкенәдән гармун җене кагылгангамы, үзен башкалар янында чит итеп тойды ул. Атнабай әйтмешли:
 
"Талантларның язмышлары авыр,
Чөнки алар гайре табигый.
Дөнья балалары арасында
Я дивана сыман, я үги..."
 
Шуңадырмы, авылда якын дуслары да булмады аның. Ярый әле Фаягөле аның нечкә күңелен аңлап, аны ничек бар, шулай кабул итеп, яратып, хөрмәт итеп яшәде. Гомер буе шул сәерлеген кешеләрдән яшерергә тырышты Марат. Барып чыкты дип саный ул. Авылдашлары бик өнәп бетермәгән гармунчы Марат хәзер абруйлы җитәкче, хакимият башлыгы. Аның тормышына күпләр кызыга хәзер.
Балаларын да укытты, кеше итте. Олы улы Фаяз нефть эшкәртүче заводта идарә итә, кызы Гөлзада - абруйлы хатын-кызлар табибы. Менә кече улы Искәндәр генә әти-әнисен тыңламады, гел үзенчә булды. Үзенең яшь чагындагы сәерлеген күрә Марат аңарда. Шул сәерлекне тәки чыгарып булмады баладан. Җитди һөнәр алмады, гел музыка дип хыялланды. Марат аны югалып калыр, бу тормышта үз урынын тапмас, акча эшләп гаиләсен туйдыра алмас, дип борчылган иде, ялгышты. Хәзер аның улы Искәндәр - танылган композитор, аранжировщик, популяр артистлар да аңа еш мөрәҗәгать итәләр. Өеннән генә эшли, акчага тилмереп ятмыйлар. Гаиләсе дә булды, күптән түгел Марат белән Фаягөлне онык алып кайтып та сөендерделәр.
 
Марат Хисамович икенче көнне үк эшенә барып отпуск алып кайтты. Озакка сузмый дәваханәгә керсә, бәлки бу чирдән арынып та булыр. Эш үлгәч тә бетми. Болай да эш дип, күпме гомер үткән. Тагын күпме яшисе калганын кем белә? 2 көн өендә тынычлап торырга да, җомга көнне дәваханәгә барырга булды ул. Эштән кайткач та, гармунын кулына алды. Сагындырган гармуны, кайчаннан бирле рәхәтләнеп уйнаганы юк. Фаягөл әле эштә, өйдә үзе генә, бар күңелен биреп сәгатьләр буе гармун тартып, җырлап утырды ул. Ничек яшәгән соң ул соңгы вакытта гармун уйнамыйча? Кайчандыр аның өчен гармун уйнамаган көн заяга үткән көн дип санала иде бит. Күпме гомер зая үткән... Әйтерсең лә ул соңгы вакытта уйнамаган көннәре өчен дә, дәваханәдә уйный алмаячак көннәре өчен дә бүген җыеп уйный. Күңелен бушатып, моң агылды. Шул моңга кушылып, Маратның күзләреннән елга булып яшь акты. "Ир-егет була торып, тормыш сынаулары алдында башыңны иеп елап утыр инде!" дип битәрләде ул үзен, әмма күз яшьләре рөхсәтсез-нисез акты да акты. "Фаягөл кайтуга елап утырмыйм инде", дип үзен кулга алып, гармунын кире урына куйды. Күңелендә нидер кузгалган кебек булды. Әйтерсең лә, аның йөрәге еллар буе боз астында яшәгән дә, менә хәзер эри башлаган. Күңеле нечкәреп, үзе йомшарып китте Марат.
 
Фаягөл дә, кайткач, ирендә булган үзгәрешләрне сизми калмады. "Әйтмәсәм дә, сизенә инде ул чиренең никадәр көчле икәнен, әнә ничек борчыла", дип уйлады хатын. Үзенең дә уйлары бүген Марат тирәсеннән китмәде. Нишләргә? Ничек ярдәм итәргә? Ничек бу коточкыч авыруның ятьмәләреннән йолып алырга ирен? Әле бит яшисе дә яшисе аларга икәүләп. Балаларның уңышларына сөенеп, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итеп, оныкларны сөеп, бергә-бергә картлыкны каршыларбыз дип көткәндә, бу чир хыялларны челпәрәмә китермәкче.
 
Нигә болай булды соң әле? Моңа тиклем аларның тормышы җай гына бара иде бит. Яратып өйләнештеләр, хәтта Фаягөлнең усал әтисе дә аларның мәхәббәте алдында көчсез икәнен аңлап, яшьләргә юл куйды. Берсеннән берсе матур балалар алып кайттылар. Марат гаилә өчен бөтенесен дә эшләде, яшьлектә балалар, үз өйләре, яхшы машина турында хыяллансалар, бүген боларның барысы да бар. Гомере буе җыйган шушы мал-мөлкәтен, алма кебек хатынын, балаларын калдырып, Марат бу дөньядан китеп барса, Фаягөл ничек яшәр? Аның өчен кояш сүнгән кебек булачак бит, тормышның мәгънәсе бетә. Моңа тиклем тормыш йөген бергә тарттылар, Фаягөл үзе генә калса, кемгә таяныр? Балаларның үз тормышы, алар монда җае чыкканда гына кайталар.
 
Туктале, нигә мин Маратны вакытыннан алда гүргә кертәм соң әле, бәлки бу чирне җиңеп чыга алырбыз, булган акчаны тотынып, таныш-белешләрне кузгатып, бәлки җаен табып булыр. Өметне сүндермәскә кирәк, гүрдән генә чыгып булмый, Марат әле исән, барысы да яхшы булыр әле, Аллаһы боерса. Маратны да канатландырып торырга кирәк, төшенкелеккә бирелмәсен, үз-үзенә ышансын, медицина бер нәрсә, чирле кешенең яшәүгә өмете зур булырга тиеш, шул очракта гына дәвалануның файдасы була, дип уйлады хатын.
 
- Карале, Марат, беләсеңме, бүген нәрсә уйлап тордым. Ел ярымнан синең 60 яшьлек юбилеең бит. Әйдә шуны Уфаның берәр зур ресторанында үткәрәбез. 55 яшеңне үткәргәндә үзебезнең район кафесында әллә ничек кысанрак булган иде. Казаннан артистлар чакырырбыз. Искәндәрнең танышлары күп, ул сөйләшер, - дип, иренең уйларын чиреннән ераккарак күчерергә уйлады Фаягөл.
- 60 яшькә чаклы яши алсам, һичшиксез шулай итәрбез, - дип елмайды Марат. - Аңа тиклем яшәргә кирәк бит әле. Бу чир белән булыр микән?
- Илшат Шәрипович дәваланырга кирәк диде бит. Менә күрерсең, файдасы булыр әле. Үтә торган чир булсын, - диде Фаягөл.
- Шулай була күрсен. Башыма әллә нинди уйлар килә. Җомга көнне ятарга барам инде. Бер дә үләсе килми бит.
- Нинди үлем сөйлисең әле бу яшьтә? Бу уйларыңны ераккарак ку. Мине япь-яшь килеш берүземне ташлап китәр идеңме әллә? Синсез бу дала хәтле өйдә берүзем нишлим мин? Андый уйлар уйламале син. Авырган кешегә табиплар ярдәмен көтеп кенә утырырга кирәк түгел, үзенең күңелендә яшәү көчен булдырырга кирәк. Син тормышка ябышмасаң, сине бернинди табип та коткара алмаячак. Үзеңнән, ниләр уйлавыңнан бик күп нәрсә тора. Шуңа күрә начар уйларны башыңа алма.
- Мондый чирләр белән очрашкан булмагач, башка үзеннән үзе әллә нинди уйлар керә шул - диде Марат.
 
(Дәвамы бар.)
Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас