Все новости
Литература
8 Декабря , 12:00

Зөләйха күзләрен йома

Автор: Габдулла Вафин. 8 өлеш. Шул уй белән йоклап киткән төнне Зөләйха тагын бер сәер төш күрде. Ул үзенә билгесез ниндидер ят шәһәрдә йөреп ята икән. Шулчак йортлар арасыннан башына бантик таккан ниндидер бәләкәй кызчык килеп чыгып, Зөләйханы кочаклап алды да: "Әнием, не убивай!" – дип кычкырып җибәрде. Һәм хатын янә тиргә батып уянып китте. "Әнием, не убивай!"

Зөләйха күзләрен йома
Зөләйха күзләрен йома

Шул уй белән йоклап киткән төнне Зөләйха тагын бер сәер төш күрде. Ул үзенә билгесез ниндидер ят шәһәрдә йөреп ята икән. Шулчак йортлар арасыннан башына бантик таккан ниндидер бәләкәй кызчык килеп чыгып, Зөләйханы кочаклап алды да: "Әнием, не убивай!" – дип кычкырып җибәрде. Һәм хатын янә тиргә батып уянып китте. "Әнием, не убивай!" Бу сүзләрне ул ап-ачык итеп, янәшәдә торган кеше әйткәндәй ишетте бит. Шулчак эче кадап авыртып куйды. Әй, Ходаем, әллә эчтәге бала "әнием, моны мин әйттем" дип аңлатып ята инде?!
И сабыем, дип уйлады хатын, мин сине аборт ясатып алып ташлатаммы соң? Әтиең мин күралмаган явыз кеше булса да, син – үземнеке бит! Карынында үз сабыен йөртсә дә, бу юлы хис-тойгылары Рөстәменекеннән аермалы, бүтәнчәрәк.
Туачак нарасыен яратса да, шул ук вакытта аның дөньяга килүенә артык шатланып бармый. Эх, Йосыфы исән булсын иде дә бу бала да аларның уртак мәхәббәт җимешләре булсын иде! Тик моның мөмкин түгеллеген хатын үзе дә белә.
Ул улы белән комендант бүлмәсендә яшәсә дә, Володяга аңардан бала көтүен әйтмәде. Чөнки аның бу яңалыкны ничегрәк каршы алуын күз алдына да китерә алмады. Миңа артык әремтамак кирәкми, дип, бүлмәдән куып чыгарса, кая барыр? Аборт ясатырга кушса, нәрсә эшләр? Кем белә, бу җәлладның шушы яңалыкка сөенүе дә бар бит. Зөләйханың аны сөендерәсе дә килми иде.
Бүгенге көн белән яшәргә кирәк. Алдагыны уйларга ярамый. Ни булса да булган инде. Комендант куып чыгарса – китәрләр. Калдырса – әлегә яшәрләр. Яшәр урынсыз бала караулар бик авыр шул. Әлегә баш очында түбә бар, тамагы да тук. Ә сабые туып, бераз тернәкләнеп киткәч, ул барыбер Володядан качачак. Бу юлы инде өчәүләп.
Улы белән чәй эчеп утыра иде, комендант:
– Ай-яй тыгасың да инде, әнә, күлмәгеңә дә сыймый башлагансың бит, – диде, гадәттәгечә, чагып.
Хатын аның бу сүзләреннән чак тончыкмады һәм:
– Мин симермим, йөклемен, – дигәнен үзе дә сизми калды.
– Йөкле?
– Әйе, йөкле!
– Кемнән?
– Синнән!
Моны ишеткәч комендант телсез калды. Әллә сөенүе булды, әллә көенүе – Зөләйха аңламады.
Алар бу турыда бүтән сүз куертмады. Зөләйха соңгы көненә кадәр үз вазыйфасын башкарды. Тулгак тота башлагач, идән юып йөргән җиреннән бала табу йортына алып киттеләр.
Дөньяга елап тагын бер нәни кызчык килде. Зөләйха аны күкрәгенә терәгәч, сабый үзенчә үҗәтләнеп имәргә кереште. Моны күргәч, табиблар да елмаеп җибәрде. Хатын барыбер бәхетле иде. Чөнки, тагын бер сабые бар. Бу дөньяга бәхет-тәүфыйклары белән килсен инде берүк! Үзләрен палатага чыгаргач, баланы белгән догаларын укып сыпыргандай итте дә колагына: "Кызым, кызчыгым, Ләйләм!" – дип пышылдады.
Шулчак исенә улы, Рөстәме, төште. Ничек микән ул? Ач түгелме? Кайларда йөри, нәрсәләр эшли икән сабый?
Бала табу йортыннан аны килеп алучы булмады.
Хәлсез аякларын сөйрәп, нарасыен хәлсез кулларына күтәреп, тулай торакның теге шыксыз бүлмәсенә кайтса, исе китеп чак егылмады. Анда табын корып, ашап-эчеп бер көтү халык утыра иде. Ишекләрне ялгыштым дисәң, әнә түр башында шөкәтсез комендант. Ә улы, Рөстәме, кая соң? Менә ул да, кереп качкан почмагыннан чыгып, сеңелкәшенә сәер генә карап куйды да әнисен кочаклап алды.
Зөләйха исерек табынның үзен дәррәү котлавын тыңлап тормады, баласын кочаклаган килеш, хәлсезләнеп, янәшәдәге буш караватка ауды. Һәм шунда гына аның башына боларның бәби тәпие юуы барып җитте. Йосыфы исән булса, бу мәсхәрәне күрер идемени? Зөләйхадан швабра күтәртеп мыскыл итә-итә идән юдырту урынына тузан да тидермәсләр, өф-өф итеп кенә торырлар, янәшәсендә йөгереп кенә йөрерләр, бала табу йортына көненә әллә ничәшәр тапкыр хәл белергә чабарлар, зурлап алып кайтырлар, бәллү тирәли кемузардан чабышырлар, дөньядагы иң тәмле ризыклар белән сыйларлар, мунча ягып кертерләр, мулла абзыйны чакырып, зур табын корып, үзебезчә исем куштырырлар иде. "Их, Йосыф, Йосыф, дөреслек дигән булып, көрәшеп йөрмәгән булсаң, үзең дә, әти-әниең дә, энең Таһирҗан да исән булыр идегез, яраткан улың да кеше почмагында эт типкесендә яшәмәс, мин үзем дә торыр почмак, тамак һәм улым хакына Володяның кимсетүләренә түзеп җан асрамас, швабра күтәреп дөнья дөнья читендә идән юып йөрмәс идем, үзебезнең авылда яраткан һөнәремне башкарыр, балалар укытып йөрер идем", – дип, ире үлгәннән соң беренче тапкыр аңа рәнҗеп куйды.
Шулчак кемдер кагылудан уйларыннан бүленде.
Күтәрелеп караса, элекке идән юучы Зоя. Нәрсә калган аңа монда? Ә, ул да кунаклар арасында икән. Кулында мөлдерәмә тулы рюмкасы да бар. "Мә, күтәреп куй, – диде, – сөт төшерергә файдалы ул, балаң аңардан соң рәхәтләнеп изрәп йоклап китәр".
И Ходаем, дип уйлады Зөләйха, күрәселәрем бар икән... Бәхетсез хатын, эчмим дигәнне белдереп, баш какты да баласын кочаклап борылып ятты. Исерек мәҗлес дәвам итте. Зөләйхага бүтән хатыннар кебек, нарасыен кочаклап, сораган саен аңа ими биреп, рәхәтләнеп йомшак түшәктә ятарга насыйп булмады.
Махмырдан интеккән комендант икенче көнне үк: "Өч тамакны берүзем ашатып ятарга тиешменмени?!" – дип кычкырып җибәргәч, мескен хатын үзенең швабрасын күтәреп, идән юарга чыгып китте. Эшеннән бераз бушаган чакларында бүлмәсенә кереп, кызының хәлен белде, нарасые уянып елый башласа, улы чакырып килде.
Менә әле дә чабып Рөстәме килеп җитте: "Ул, апайны..." – диде, сулуы кабып. Зөләйха, юньле хәл булмаганын аңлап, идән юып йөргән чиләген коридор уртасында калдырып, үз катларына җилдерде.
Бүлмәләренә кайтып җиттем дигәндә генә ишектән кызын әрхый-бырхый гына төреп, Володя килеп чыкты. "Нарасыемны кая алып барасың?" – дип, хатын тырнаклары белән аңа ташланды, әмма комендант аны нык кына этеп җибәрде. Зөләйха диварга очып барып бәрелде һәм күз аллары караңгыланып, чүгә башлады. Тышкы ишек ачылып, комендант белән кызын "йоттым" дигәндә генә, хатын барча көчен җыеп сикереп торды һәм пычрак халатын да салып тормастан тегеләр артыннан атылды.
Володя баланы күтәреп урам буйлап китте. Аның артыннан, ат чанасы яныннан чабучы йолкыш эт кебек, Зөләйха теркелдәде. Каршыга кешеләр очравын очрый да, тик хатын аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә уйламады да. Чөнки, Володя әйтмешли, ул монда беркем дә түгел. (Хәтта шәһәр пропискасы да юк.) Ә бу ир кисәге зур кеше – комендант.
Менә ул, баласын күтәреп байтак кына баргач, сулга борылды. Кечкенә күперне үттеләр дә иске генә агач чиркәү каршына килеп чыктылар. Комендант, барган тизлектә, аның эченә үк кереп китте. Тик хатын гына чиркәүгә аяк баса алмады. Әллә инде аны иңендәге фәрештәләре бу эштән тотып алып калды – үзе дә аңламады. Шулчак хатынның миен: "Ул монда эз югалтыр өчен махсус кергәндер дә арткы ишегеннән чыгып качкандыр", – дигән уй яшен тизлегендә ярып үтте.
Зөләйха, йөгереп, агач бинаның теге ягына чыкты.
Гыйбадәтханәнең анда икенче ишеге дә бар иде, тик анысыннан күптән йөрмәгәннәре күренеп тора, үлән басып беткән. Бәхетсез ана яңадан чиркәүнең теге ягына чыгып басты. Тирә-якка каранып алды.
Менә бераздан комендант Ләйләне күтәреп килеп чыкты. "Аны мин генә күтәреп йөрергә тиешмени? Мә балаңны", – диде ул, Зөләйхага ачулы гына карап.
Бернәрсә дә аңламаган хатын, үзенә ыргытылган сөякне уңышлы гына эләктереп алган Акбай кебек, сөенә-сөенә кызын кочагына алды һәм комендант артыннан тулай торакка юнәлде. Тик бу юлы ул Володя янәшәсеннән мескен булып теркелдәмәде, ә күкрәк киереп, сабыен иркәли-иркәли, бәхетле ана буларак атлады.
Бүлмәләренә кайтып кызын чишендерә башлагач, сабыеның муенында бау күреп сискәнеп китте.
Әйбәтләп караса, кечкенә тәре. Хатынның кулын гүя елан чактымыни! Ул, каударланып аны ала башлаган иде, үзләрен күзәтеп торган Володя: "Батырчылык итеп кенә кара, хәзер үк кибәк башыңны бәреп ярам!" – дип җикерде.
Аны ул яхшы белә. Ике сөйләшеп тормый. Хатынны үтерсә, сабыен кем карар? Ярар, тәре әлегә торсын, киләчәктә күз күрер, дип уйлады ана. Әйе, ни дисәң дә, Ләйлә бер Зөләйханыкы гына түгел, ә Володяныкы да бит. Ә хатын барыбер явыздан берәр кайчан качачак. Һәм шул чагында сабые муеныннан аны алып ташлаячак.
Кызчык, абыйсы кебек, ай үсәсен көн үсте, менә бераздан тәпи дә китте. Хатын идән юа, ә балалары мәш килеп янәшәсендә кемузардан чабышып йөри.
Кайчагында юеш идәндә аяклары таеп егылып алуын алалар да, тик бераздан тынычланалар. Яңадан болан балалары кебек әниләре янәшәсендә сикерергә керешәләр. Әллә шәһәр ипие килеште инде, Рөстәме дә ныгып китте. Хәзер ул – тулай торак балаларының атаманы. Сөйләшүен дә урысча гына җиффәрә. Артыннан эреле-ваклы балалар Рома дип тагылып кына йөри. Икәү генә калганда Зөләйханың татарча эндәшүен аңлавын аңлый да, тик анасына да хәзер инде урысча гына җавап кайтара малай. Ә кызына татарча өйрәтеп тә тормады инде. Яшәгән җирләре шәһәр бит. Җитмәсә, әтисе дә татар түгел. Ә аларның тормыш көтүләре бигрәк авыр. Алай дисәң, бер алар гына түгел, ә бар тулай торак чак җан асрый. Әйт инде, бар дөньяны калтыратып торган ил таркалды бит. Аннан китте бардак. Кибет киштәләре бушады. Азык-төлеккә талон чыкты. Аннан акчалар кәгазьгә әйләнде. Ә авыл җирендә эш бигрәк хөрти, диләр. Зөләйха да начар гына булса да эшен, кысык кына булса да почмагын ташлап, балаларын ияртеп, билгесезлеккә чыгып китә алмады. Курыкты. Үзе яратмаган кеше белән түшәк бүлеште. Болай яшәүләре авыр да, тик балалар хакына түзде. Мәхәббәте, Йосыфы, үлде бит. Ә хәзер яратмаган кеше белән яшәргә кала. Күп нәрсәгә күзен йомды. Балаларына да шул сәбәпле тиешле тәрбия бирә алмады. Хәер, вакыты да җитеп бетмәде. Алары, бала-чага бит инде, шуннан файдаланды, күбрәге урамда булды, үсә төшкәч, әниләре сүзен колакларына да элмәде. Зөләйханы да шәһәр үзгәртте. Хәзер инде ул тулай торакта аракысын да сата. Чөнки балаларны үстерергә акча кирәк бит. Володя кайтарып тора, ә хатын сата. Керемнең яртысын участковыйга бирәләр, үзләренә дә мул кала.
Шулай яшәп яткан көннәрнең берсендә Володя бар мөлкәтен зур чемоданына төяде дә, бер сүз әйтмичә, каядыр чыгып китте. Бары азактан гына "озын колаклар" җиткерделәр: ул янәшәдәге кооператив йортта яшәүче бай карт хатынга йортка кергән икән. И елады Зөләйха. Гарьләнеп. Албасты Володя да аны ташлап китсен икән. Аннан тынычлап, бушап калды. Ул күпме бу эттән качарга хыялланып йөрде. Ходай, күрәсең, аңа шулай ярдәм иткәндер. Тик кызы гына: "Әти, әти кая?" – дип шыңшып йөрде. Бераздан анысы да тынычланды.
Зөләйха балаларының керләрен юып ята иде, бүлмәсенә ишек шакып-нитеп тормыйча гына, чәчләре тузган бер карт хатын килеп керде. Ул сынап бераз карап торганнан соң: "Син Зулямы?" – дип сорады.
"Әйе", – дигәнне аңлатып, хуҗабикә баш какты. "Ирең үлгән, Володяны моргтан барып алып, зиратка илтеп күм", – диде дә күздән югалды. Нәрсә, ирең үлде, диме? Бәй, аның Йосыфы әллә кайчан ук вафат бит. Моргтан барып алып күм, ди. Үз күзләре белән күрде бит газизен табутка салып алып чыгып китүләрен. Бәй, авылдашлары аны күммәде микәнни? Һәм шунда гына хатын эшнең асылына төшенде. Җитмәсә, тегесе дә "Володя" диде бит.
Зөләйха комендантның үлеменә сөенмәде дә, көенмәде дә. Моргка барып мәетен дә алмады. Чөнки аңа бәгыре тәмам каткан иде. Кем белә, бәлки, юлында очрамаса, тормышы да бүтәнчәрәк китәр иде.
Бүленгән эшен – керен – юып бетерим дип, кулын таска тыкса, суы суынып беткән. Җылысын өстим дип чәйнеккә үрелүенә ишектән өч милиционер килеп керде. "Сез гражданка Шәрифуллинамы?" – диде аларның симезрәге, тишәрдәй булып карап.
– Әйе, – дип җавап кайтарды Зөләйха, бераз каушап.
Болар аның аракы сатканын белгәннәрдер дә килеп җиткәннәрдер акча кысарга. Тик алай дисәң, шайтан суы белән булашмаганга байтак үтте. Володя чыгып киткәннән соң ул, куркып, бу "бизнес"ын туктатты ич.
– Гражданка Шәрифуллина, – диде милиционерларның дүрт йолдызлысы, – ирегезнең зур күләмдә кредит алуы сезгә мәгълүммы?
Йосыфы? Кредит? Юк, булмас. Алса да, Зөләйхага әйтми калмас иде. Милиционерлар ялгышалардыр, я алдашалардыр.
– Юк, алмады, – диде хатын, өздереп.
– Бу нәрсә, анаң башымыни?! – дип, милиционер аның каршына кәгазьләр китереп бәрде.
Хатын укып караса, анда Владимир Сидоров дип язылган. Бәй, Зөләйха Йосыф турында сүз бара дип уйлады ич. Ә монысы нинди ир булсын ди инде!
Шулчак ишектән Ләйлә-Людмиласы килеп керде дә, бүлмәдә чит-ят кешеләрне күргәч, куркып, әнисенә сыенды. Милиционерларның яшьрәге бер хатынга, бер балага карап алгач:
– Бу Владимир Сидоровның кызымы? – дип сорап куйды.
– Әйе, кызы. Тик Сидоров минем ирем түгел.
Моны ишеткәч, милиционерлар көлешеп куйды.
– Ирең булмагач, нигә бергә яшәдең, нигә аңардан бала таптың, апакай? – диде аларның яшьрәге.
Бу сүзгә, әлбәттә, Зөләйха җавап кайтара алмады.
– Ирең дә бармы? – дип сорады хокук сакчыларының берсе.
– Әйе, – дип хатын башын какты.
– Ул кайда?
– Үлде.
Моны ишеткәч, милиционерларның колаклары торды.
– Үлде? – дип сорады алар бертавыштан.
– Әйе.
– Ул да үләр алдыннан күп итеп кредит алган идеме?!
Хатын "юк" дигәнне аңлатып баш какты. Тик бу гына милиционерларны ышандырмады.
– Син, бәлки, ирләреңнән кредит алдырып, азактан үзләрен үтерттереп йөри торган аферист хатындыр?! – дип кычкырды дүрт йолдызлысы, төкрекләрен чәчеп, аннан, "нишлибез?" дигәндәй, иптәшләренә карап куйды.
– Кулга алсак, шәп булыр иде дә, тик кызы бар, анысын спецприемникка урнаштырып йөрсәк, эш сәгате бетә. Җитмәсә, минем Сан Санычның туган көненә дә барасым бар, – диде аларның берсе. Иптәшләре дә аны хуплады.
Аннан милиционерлар өчәүләп бүлмәнең астын-өскә китереп, нидер эзли башлады. Ни булсын инде, әлбәттә, акча! Тик бик нык тырышуларына карамастан, бер тиен дә таба алмадылар. Барча җирне туздырып беткәч, Зөләйхадан шәһәрне ташлап китмәү турында кул куйдырдылар да күздән югалдылар.
Хатын бик озак тырыша торгач, бүлмәне җыештырып беттем дигәндә генә, ишек яңадан ачылып китте дә аннан икәү килеп керде. Карап торуга ук әллә нинди куркыныч үзләре. Икесе дә күн курткадан, авызларында ясалма тешләре елтырый. Җитмәсә, берсенең битендә зур җәрәхәт. Кемнәр булсыннар инде болар – коеп куйган чып-чын бандитлар. Озыны, бүлмәгә күз ташлагач:
– Матуркай, сөяркәң банктан күп суммада акча алган булган. Синдә булса, яхшы чакта кайтар. Үзең дә исән калырсың, – дип сүз башлады.
– Минем ул акчаларны күргәнем дә булмады. Кредит турында да бары бүген генә ишеттем, – диде Зөләйха, елардай булып.
– Кемнән ишеттең, матуркай?
– Бүген милиционерлар килде. Алар да акча таптырды. Аннан бүлмәнең астын-өскә китерделәр. Әле чак җыеп бетердем.
Бандитларның җәрәхәтлесе:
– Легавыйлардан соң монда эзләп торасы да юк, – диде. Барып, иске генә, буяулары кубып беткән суыткычның ишеген ачты да сызгырып җибәрде.
Аннан иптәшенә: – Кара, Кылый, ашарына адәм рәтле әйбере дә юк, – дип дәште.
Ә тегесе, хатынны аптыратып, кесәсеннән бераз акча чыгарып өстәлгә атты һәм: – Чибәркәй, суыткычыңны азык белән тутыр, кызыңа адәм рәтле курчак ал, сабыйны туйганчы туңдырма белән сыйла. Үзеңне дә берәр кыска итәкле күлмәк белән куандыр. Кара аны, акчаны эчеп бетерәсе булма. Килеп тикшерермен, мин кушканнарны үтәмәсәң, эчәгеңне тишеп агызырмын. Азактан бераз акча калса, чәкүшкә алып, безнең исәнлеккә йөз грамм күтәрә аласың. Мин Кылый булам, ә иптәшем – Әрлән, – дип, ишеккә юнәлде.
Бандитлар чыгып киткәч, Зөләйха рәхәтләнеп бер елады. Кара аны, эчкече хатын дип уйлады!
Тормышның бу кадәр авыр икәнен ул аңлый микән?
Зөләйха соңгы көннәрдә үзен энә өстендәгедәй хис итсә дә аны килеп бүтән борчучы булмады. Күрәсең, акчаларны милиционерлар табып, бандитлар белән бүлешкәндер, я, киресенчә, бандитлар "хокук сакчылары" белән уртаклашкандыр дип уйлады.
Көннәр үтте. Балалар да кайгы-шатлыклары белән үсә торды. Алай дисәң, шатлыклары күп булды микән? Ике сабыен да беренче тапкыр мәктәпкә озатканда сөенгәндер. Аннан, улы өченче сыйныфларда укыганда чаңгы ярышында җиңеп, диплом һәм әз генә булса да акча күтәреп кайткач куангандыр. Ә кайгыларны балалары күп китерде. Малае бәләкәйдән үк тәртипсез булып үсте. Укырга теләмәде. Кайчан карама, урамда.
Кулы да тик тормады: бүтәннәрнең ипи шүрлекләренә менеп төште, ачык авызларның кесәләрен айкады. Ә әйткәннәрне тыңламады да. Шуңа да алтынчы сыйныфта ук милиция бүлегенә исәпкә куйдылар. Бәләкәй чагында түзә алмыйча каеш белән дә ярып карады, тик бу тәрбия алымы да бернинди дә нәтиҗә китермәде. Ә үсә төшкәч, әнисе сүзләрен колагына элеп тә бирмәде.

 

Дәвамы бар.

 

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас