Все новости
Литература
5 Декабря , 10:00

Зөләйха күзләрен йома

Автор: Габдулла Вафин. 6-7өлешләр. Арып китеп, я авырып кереп ятмаганмы дип, кабинаны да ачып карады хатын. Тик анысы буш иде. Машинасы монда, ә ире юк. Димәк, улы белән урау юлдан килгән арада ире турыга кайтып киткән дә аймылыш булганнар. Хәзер өендә көтәдер газизе. Хатын, улын күтәргән килеш, йөгереп дигәндәй кайтты. Тик кызганычка каршы, Йосыфы монда да юк иде. Кая булыр газизе? Әллә берәр хатын тапканмы? Юк, юк, мондый уйны Зөләйха башына да китерә алмый. Чөнки, Йосыф аны, бары тик аны гына ярата.

Зөләйха күзләрен йома
Зөләйха күзләрен йома

Арып китеп, я авырып кереп ятмаганмы дип, кабинаны да ачып карады хатын. Тик анысы буш иде.
Машинасы монда, ә ире юк. Димәк, улы белән урау юлдан килгән арада ире турыга кайтып киткән дә аймылыш булганнар. Хәзер өендә көтәдер газизе. Хатын, улын күтәргән килеш, йөгереп дигәндәй кайтты. Тик кызганычка каршы, Йосыфы монда да юк иде. Кая булыр газизе? Әллә берәр хатын тапканмы? Юк, юк, мондый уйны Зөләйха башына да китерә алмый. Чөнки, Йосыф аны, бары тик аны гына ярата.
Яшь хатын ире турында шофер Ризваннарга барып сорарга булды. Анысы урамның теге очында яши. Ара ерак кына. Тик моңа карап тормады, улын җитәкләгән килеш аларга торып чапты. Әллә йоклап та киткәннәр иде, әллә бүтән эш белән мәшгуль иделәр – бик озак ишек ачмый тордылар. Иң башта чәчен-башын туздырып хатыны Розалина килеп чыкты, аңардан ирен сорагач, бераздан ишектә Ризван үзе пәйда булды.
Анысы да Йосыф турында өзеп кенә әллә нәрсә әйтә алмады, авызын зур ачып, берничә тапкыр иснәнеп алды да: "Мин киткәндә Йосыф паркта калды, бәлки, инженер бүтән машинага утыртып берәр кая җибәргәндер", – дип, кире кереп югалды. Бәлки, чыннан да шулайдыр. Юкса, Йосыфы шушы вакытка кадәр кайда йөрсен?
Хатын өенә кайтып улын кочаклап яткач та, керфеккә керфек тигезә алмады. Күңелен теге вакыттагы кебек шом биләп алды. Кайда микән, кайларда йөри икән сөекле ире?
Иртән сыер савыр вакыт җиткәч ихатага чыкса, ачык капкадан Көзән Рәсиме килеп керде. Үзләренә беркайчан да аяк басмаган, чыбык оч туган да тиеш булмаган чит-ят кешенең таң тишеге белән килеп керүен күргәч, аның яхшыга йөрмәвен, яхшы хәбәр алып килмәвен аңлап алды. Тегесенең дә уңайсызлануы күренеп тора. Ул бертын батырлык җыйгандай, үзенең ботинка очына карап торды да тотлыга-тотлыга: "Килен, Йосыфың Кысык күпер астында..." – дип, тиз генә чыгып китте.
Йосыфы Кысык күпер астында? Ул төштә баткак сазлык урын бар, шунда машина белән кереп чумганмы? Әллә, Ходаем, төнлә караңгыда өенә кайтышлый күпердән егылып, берәр җирен авырттырганмы? Я әрвахлар берәр төрле зыян салганмы? Сулуы кабып йөгереп килеп җиткәндә, Кысык күпер янында биш-алты кеше кызып-кызып нәрсә турындадыр бәхәсләшеп торалар иде. Кайда аның ире һәм нигә болар Зөләйханы күргәч шым булды? Шулчак хатын чирәм өстендә йөзтүбән ятучы сөйгәнен шәйләп алды. Нәрсә булган аңа, нигә кешеләр аңа ярдәм итми? Зөләйха йөгереп барып, ире өстенә иелде һәм шул ук секундта һушын да югалтты.
Авылдашларының: "Мескен Йосыф, бәхетсез Зөләйха, ирен үтергәннәр дә авызына кыйммәтле коньяк койганнар, шешәсен, җитмәсә, оятсызлар, мыскыл итеп кесәсенә үк тыгып куйганнар, мондый затлы эчемлекне кибеттән табасың димени, аларны күрсәң дә рәиснең затлы стенкасында гына күрәсең. Йосыф эчеп йөри торган бала димени, аның хәмерне авызына да алганы юк бит, җирбитләр, исерек баштан күпердән егылып төшеп үлгән, дип уйласыннар өчен махсус шулай эшләгәннәр.
Галинур абый, Роза апа, сабый Таһирҗанның гына түгел, менә Йосыфларының да башына җиттеләр. Бу – комсыз Бурсыклар эше, алар, мин әйтте, диярсең, Зөләйха белән улының да башын ашаячаклар әле. Ул кабахәтлекләр перси эше икәнен бар халык белсә дә, башыннан бер бөртек чәче дә коелмаячак, чөнки милиция белән прокуратурада әшнәләре күп, әнә, погонлы козгыннар үзләре дә килә, тайыйк моннан яхшы чакта", – дип сөйләшүләрен ишетмәде дә.

 

Зөләйха күзләрен йома. 7 өлеш.

 

Алсуның яшәгән җире шакшы гына тулай торактагы кечкенә бүлмә икән. Җиһазы да әллә ни шәптән түгел: бәләкәй генә өстәл, җимерелергә торган шкаф һәм сиртмәле ике тимер карават. Суыткычы да, әйтерсең яңа гына кибеттән кайтарып куйганнар, буп-буш.
Хатын Рөстәме белән бергә шәһәргә чыгып, күп итеп азык алды, улын күңеле булганчы трамвайда йөртте, туйганчы туңдырма ашатты.
Икенче көнне Зөләйха, янгыннан торып калган иң матур күлмәген киеп, эш сорау максаты белән шәһәрнең мәгариф бүлегенә китте. Аның бинасын тапкач та үзенә кирәк кешене каттан катка бик озак эзләп йөрде. Менә, ниһаять, кешесенә юлыгып, үзенең гозерен әйтеп салды. Ярсаң өч кеше чыгарлык методист хатын аның хезмәт кенәгәсен, келәшчәне хәтерләткән озын кызыл тырнаклары очына эләктереп, һәрбер битен җентекләп карап чыкты. Аннан дипломын сорады. Зөләйха документын биргәч, анысын да
криминалистларча тикшереп чыкты. Моннан соң чират хатынның өс киеменә җитте. Шәһәр мәгариф бүлеге хезмәткәре тартынып-нитеп тормыйча, базарда сыер сайлаган авыл агае кебек, хатынны баштанаяк күз йөртеп чыккач, йөз чытып: "Нигә үзегезнең кышлагыгыздан киттегез? Сезгә монда ни калган?" – дигән сөален бирде.
Башта Зөләйха, ул нинди кышлак турында сөйли ул, дип югалып калды, аннары, эшнең асылына төшенгәч, тешен кысып: "Ирем үлде, тору җирен үзгәртергә булдык", – дип җавап кайтарды.
– Ир үлде дип кенә яшәү урынын үзгәртәләр димени? Берәр хилафлык эшләп авылдан кумаганнардыр бит? – Монысы юан хатынның чираттагы соравы булды.
Зөләйха, күзенә килгән яшь тамчыларын сөртеп, юк дигәнне аңлатып, баш какты. Түрәбикә, балтасы белән үзенең корбанының язмышын хәл итүче палач кебек: – Әлегә вакансияләр юк, – дип, карарын чыгарып та куйды.
– Ә киләчәктә?
– Нәрсә киләчәктә? – Әллә аңламады, әллә аңламаганга салышты мәгариф бүлеге хезмәткәре.
– Ә киләчәктә урыннар була-нитә калса?
– Ул очракта үзебез хәбәр итәрбез!
Зөләйха: "Мин Ленин урамындагы "Яшьлек" тулай торагында тукталдым", – дип әйтергә теләп, авызын гына ачкан иде, шул арада теге ханым мәгариф бүлегенең калын ишекләренең берсе артына кереп юкка да чыкты. Ә монысы "хуш, мәктәп, хуш, балачактан сөйгән һөнәр, хуш, такта янына чыгып балаларга белем бирү" дигәнне аңлата иде.
Ә тулай торакка кайтса, аны икенче яңалык көтә
иде. "Мин кияүгә чыгам", – диде Алсу, бер кап-кара чәчле, сакал-мыеклы егетнең алдына утырган килеш. Монысына да Зөләйха сөенүгә караганда ныграк көенде. Тапкан кешесен. Үзебезнең татар беткән димени дөнья йөзендә. Җитмәсә, иртәгә Кавказга китәбез, дигән була. Анда Алсуны ни көтә? Балалары кем булып туар? Җитмәсә, Зөләйха шушы яп-ят шәһәрдә бердәнбер якын кешесез дә кала бит.
Йокларга, гадәттәгечә, улы белән ятты. Икенче караватта кияү егет белән Алсу урын алды. Төн озын булса да, Зөләйха керфеккә керфек тә тигезә алмады. Чөнки, тегеләр төне буе сөйләшеп, көлешеп чыкты, ара-тирә аларга карават ыңгырашуы да кушылып алды.
Ире исән булса, Зөләйха мондый түбәнчелеккә төшәр идемени? Юк! Йосыфы кочагында рәхәтләнеп ятар иде бит. Тегеләрнең әхлаксызлыгына түзә алмыйча, бүлмәдән чыгып китәргә дә уйлаган иде, курыкты, коридорда ниндидер исерек компания күңел ача ич. Аларның сүгенү сүзләре бүлмәгә үк ишетелеп тора, сугышуларыннан хәтта кирпеч диварлар
селкенә. Чыгып китсә, улының да куркып уянуы бар.
Таң сызылып килгәндә генә, сыксаң, ярты чиләк яшь чыгарлык мендәрен кочаклап, беразга әвен базарына китте. Ун минутлап йоклагандырмы, ярты сәгатьләптерме, тегеләрнең дөбер-шатыр йөрүләренә уянып, башта кайда ятканлыгын аңламый торды.
Алсулар китәргә җыенып йөри икән. Рөстәме матур төшләр күрә-күрә елмаеп йоклап ята иде әле. Шул арада тегеләре әзерләнеп тә бетте. "Апакай, мин тулай торакка өч ай алдан түләп куйдым, рәхәтләнеп яшәгез", – диде чыгып барышлый Алсу. Бераздан янә шыгырдап ишек ачылганы ишетелде.
Тегеләр берәр нәрсәләрен оныткандыр, дип уйласа, ачудан шартлар дәрәҗәгә җитешкән, чиртсәң каны чыгарлык шома битле симез бер ир басып тора иде. Комендант икән.
– Кая Алька? – дип ажгырды ул, дию пәрие тавышы чыгарып.
– Китте, – диде Зөләйха, куркудан тотлыга-тотлыга.
– Кая китте?
– Кияүгә чыгып китте. Кавказга.
– Кавказга?! Ул бит миңа тулай торак өчен ярты ел түләмәгән!
Комендант, күзләрен акылдан шашкан кешенеке кебек алартып, дәү куллары белән аны буарга кереште.
Зөләйха ычкынырга тырышып тыпырчынып алды. Тик кая инде. Ул арада Рөстәме куркып уянды, кычкырып еларга тотынды. Улы өчен курку барыннан да көчле иде, күрәсең, аны-моны уйлап тормастан, хатын, бар көчен җыеп, халат кесәсеннән акча янчыгын алды да җәлладының борынына төртте. Бу сугыш вакытында дошманга ак байрак күрсәткәндәй тәэсир итте: тегесе туктап калды. Аннан, каршына сөяк ташланган эт кебек, табышын ишек төбенә алып китеп, санап карады. Ишектән чыгып китәр алдыннан: "Ә син көчегең белән иртәгә үк бүлмәне бушат", – дип җикереп алырга да онытмады.
Зөләйха чак өзелеп чыкмаган муенын уып, бик озак утырды. Аның еларга да хәле беткән иде. Аннан акчасы исенә төште. Ул авылдан чыгып китәр алдыннан юк кына хакка Йосыфының әти-әнисенең йортын саткан иде. Ә хәзер килеп, анысыннан да мәхрүм калды.
Плащ кесәсендә бераз булырга тиеш. Барып чутлап карады. Нәкь өч сум да унҗиде тиен. Ягъни ипи-сөтлек кенә. Нишләргә? Йолдызлыга кайтасы килми, үзенең туып-үскән авылында да беркем көтеп тормый. Җитмәсә, юлга акчасы да җитмәячәк. Нәрсә булса да булыр дип, монда, шәһәрдә, эш эзләп карарга булды Зөләйха.
Тик, "Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас" дигәндәй, Рөстәмне күтәреп, көне буе тел салындырып шәһәр буйлап чапса да, үзенә ярашлы эш таба алмады. Хатын теләгәннәрендә оешма җитәкчеләре буш урыннар булмауга я махсус белеме җитмәүгә сылтады, ә идән юучы, я урам себерүче булып урнашырга үзенең җаны тартмады. "Шәһәр зур бит ул, иртәгә берәр җае чыгар әле, бәлки", – дип юатты ул үзен.
Каты-коты белән генә тамакларын туйдырдылар.
Улын йоклаткач, савыт-сабаны юып, бераз күңелен тынычландырды Зөләйха. Аннан үзе дә әвен базарына китәргә әзерләнә башлады. Менә ул халатын салды, чәчләрен таратып җибәрде. Аннан ире үлгәннән соң тәү тапкыр көзгегә бакты. Шкаф читенә кагылган ватык көзгедән бөтенләй яп-ят кеше карап тора иде. Юк, бу – ул үзе бит. Тик кадерлеләренең үлеменнән соң чәчләре агарган, маңгаен җыерчык сырлары каплаган, матур күзләре дә тоныкланган. Әйе, кайгы кешене бик нык үзгәртә шул. Элекке матурлыкның тамчысы да калмаган, тик гәүдәсе генә элеккечә сыгылмалы, яшь һәм зифа иде.
Зөләйха, күзенә тулган яшь тамчыларын сөртеп, яңадан көзгегә караган иде, сискәнеп китте. Чөнки теге яктан аңа ике кеше карап тора иде. Коты очып, артына борылса, аны ашардай булып комендант басып тора. Зөләйха үзенең ярым шәрәлеген яшерергә теләп яңа гына салып аткан халатын эзләргә кереште, тик бу хәл иргә сөзгәк үгезгә кызыл чүпрәк болгагандай тәэсир итте. Володя хатынны үзенең көчле куллары белән янәшәдәге буш караватка төртеп екты, чалбарын пычрак эчке киемнәре белән бергә салып атты да, буар еланны күргәч куркудан катып калган куян баласын хәтерләткән Зөләйханың эчке киемнәрен алыптай куллары белән умырып атып, вәхшиләрчә көчләргә кереште. Хатын, кая инде каршылык күрсәтү, бөтенләй һушсыз калды.
Комендант үзенең эшен бетереп чыгып киткәч тә, ул шулай ята бирде. Аннан, яңадан килеп керә күрмәсен дигәндәй, сикереп торды, йөгереп барып ишекне бикләде. Аның шушы шакшылыктан арынасы килде. Тик ничек икәнен үзе дә белмәде. Душка төшеп юыныр иде, яңадан килеп керер бу вәхши, дип курыкты.
Аннан, мендәрен кочаклап, шыңшып-шыңшып еларга кереште. Нигә килә аңа бу хәсрәтләр? Әтисе, биатасы белән бианасы, фәрештәдәй кечкенә Таһирҗаны, яраткан Йосыфы үлүе, өйләре януы гына җитмәгән, йорт саткан акчасыннан да мәхрүм калды. Ә бүген кайгының тагын зуррагы килде. Ничек яшәргә хәзер аңа? Муенына бау кияр иде – улы кемгә кала? Болай да күп хәсрәтләр кичергән сабыйны әнисе дә ташлап китсә, ничек яшәр ул? Балалар йортына алып китәрләрме? Юк, юк, мондый язмышны теләми ул сабыена! Әйе, яшәргә, ничек тә яшәргә кирәк Рөстәме хакына. Тик менә Йосыфына хыянәтен ничек күңеленнән сызып атарга? Көчләнсә дә, барыбер иренә хыянәт итте булып чыга бит. Ул кияүгә чыкканчы сөеклесенә сафлыгын саклады да, менә килеп, шакшы нәҗескә буялды. Иренең җаны боларны күреп торса, хатынына рәнҗи микән ул? Үзен дә әйт инде, ишеген дә бикләмичә чишенә башлады бит. Милициягә дә бара алмый. Зөләйха ничек инде чит-ят адәмнәргә, оялмыйча, "мине көчләделәр" дисен? Җитмәсә, явыз комендантны төрмәгә утырткан очракта да бу аңа җан тынычлыгы бирмәячәк. Чөнки ул шушы коточкыч вакыйганы берничек тә күңеленнән сызып ата алмаячак.
Җаны тулы хәсрәт булгач, икенче көнне эш
эзләвенең дә рәте булмады. Кайсы оешмага барып ишек шакыса да бала җитәкләгән, кайгысы башыннан ашкан хатынга "юк" дип җавап кайтардылар. Нишләсен инде, ул бүген дә тулай торакның шул шыксыз бүлмәсенә кайтты. Тик бүген, кичәгедән аермалы буларак, керү белән ишеген эчтән бикләде. Каты-коты һәм сөтсез чәй белән генә тамак туйдырдылар да, иртәгәсе көн хәерле булсын дип, йокларга яттылар. Берчак ул кемнеңдер кагылуыннан уянып китте. Караса, комендант басып тора. Төшме бу, өнме? Күзе чөйдә эленеп торган ачкычына төште. Әйе, бүлмәг керү белән йозакны бикләп, ачкычын шунда элеп куйган иде. Димәк, явыз Володя үзендәге запас ачкыч белән ачып кергән. "Чишен һәм буш караватка күч!" – диде җәллад, боерык тоны белән. Нишләргә? Кычкырыр иде, беркем дә, ишетмәячәк. Ишеткән очракта да коткарырга кермәячәк. Володядан куркачак. "Чишен, юкса, тотып ярам, киемнәреңне үзем умырып атам!" – диде кабих, чыгырыннан чыга башлап. Бу явыз барыбер үзенекен итәчәк, аңа каршы бернинди дә каршылык күрсәтеп булмаячак. Шулчак Зөләйхага үзенең эчке киеме кызганыч булып китте. Монысын да комендант "ых" та итмичә умырып атачак бит. Хатын аны үзе салды да, нәфрәтләнеп, Володяның йөзенә атты. Ә монысы комендантка стартта басып торучы йөгерешчеләргә пистолет тавышыдай тәэсир итте: корбанын буш караватка өстерәп алып барып, тегесенең ай-ваена, елау-ялваруларына карамыйча, үзенең кара уен тормышка ашырырга кереште. Эшен бетергәч тә тулай торак хуҗасы үзенең бүлмәсенә чыгып китәргә ашыкмады. Бераз уйланып алды да шыңшып ятучы хатынга: "Миңа ашарга әзерлә!" – дип боерды. Торып чапты ди хатын. Мәрхүм ире дә аның белән мондый тонда сөйләшми иде бит.
– Төн уртасында улыңны алып урамга чыгып китәсең киләмени? – диде явыз, куркыту тонына күчеп.
Зөләйха чәчрәп торды да электр плитәсе өстендәге чәйнеккә су салды. Анысы кайнап чыккач, өстәлгә ипи валчыклары куйды.
– Монсы нәрсә? – дип кычкырды җәллад, чыгырыннан чыгып.
– Ә миндә бүтәне юк.
– Улыңны да шуның белән туендырасыңмы?
– Юк, аңа суда җебетеп соңгы телем ипине ашаттым.
Комендант бүлмәдән чыгып китте дә, бераздан ике кыяр, зур гына сало кисәге һәм бер ипи күтәреп керде.
Ясалган чәйнең сыеклыгын күреп, бер әчмуха чәен дә алып керде. Аннан салолап ипи сосарга кереште.
Пычрак кулыннан агып төшкән дуңгыз маен теле белән ялап-ялап алгалый иде. Тамагы тәмам туйгач, кыяр кетердәтергә кереште. Хатынны да үзе янына өстәл артына чакырды. Тик Зөләйха гына, эчендә бүреләр улауга карамастан, аның каршына утырып ашарга җирәнде. Явыз бүлмәдән чыгып киткәч, өстәлдә бер кыяр, ярты ипи һәм хәтсез генә сало торып калды. Монысы иртәнгә булыр, дип уйлады хатын, юкса, ачтан аяк сузулары да бар.
Икенче көнне комендант кичтән калган азыкларын сорап керүен кермәде. Әмма бүлмәне азат итәргә боерды. "Бай торгаш азерларны таптым. Яхшы түләргә ышандырдылар", – диде ул, күзләрен елтыратып.
Нишләсен инде хатын, елый-елый, бар мөлкәтен иске генә чемоданына тутырды. Әмма эш эзләгәндә күтәренеп йөреп булмый бит инде, анысын, ялынып, кичкә кадәр вахтер Шура түти янында калдырды. Улы белән бер квартал да үтмәделәр, Рөстәме шыңшый башлады, бераздан елауга ук күчте. Маңгаен тотып караса, ягылган мич төбе кебек кап-кайнар. Нәрсә эшләргә, кая барырга? Урам уртасында утырып булмый бит инде, кайтып китте шул шайтан каргаган тулай торакка. Баланың хәлен күреп, Шура түти дә "аһ" итте. "Ашыгыч ярдәм" чакыртканнар иде дә, тегеләр, шәһәр пропискасы булмагач, алып та китмәде. Ә бала утырып та тора алмый: камыр кебек ләпәеп авып төште. Моны күргәч, комендант Володя да: "Харап итәсең бит, минем бүлмәгә кертеп, буш караватка сал", – диде.
Әйе, адәм баласы җанга үтәрдәй зәмһәрир суыктан качып, җылынырга тәмугка да керә икән шул. Менә Зөләйха да сабыен җәлладының бүлмәсендәге буш урынга кертеп салды. Тик Рөстәменең хәле генә яхшырмады. Ут урынына янды. Ни булып бетәр иде, билгесез, ярый әле, күрше бүлмәдә яшәгән украин хатыны аңа бер уч дару кертеп бирде, кайсы артыннан кайсын эчәргә икәнен аңлатты.
Бала төн уртасында тәү тапкыр күзләрен ачты, эчәргә су сорады. Йокламыйча сабыеның баш очында утырган ана монысына да бик нык куанды. Чөнки авыру кеше никадәр күбрәк сыекча эчә, температурасы шулкадәр тизрәк төшә, дигәнне ишеткәне бар иде.
Зөләйханың бәхетеннән, Володя да үз караватына өстерәмәде, төне буе ялгызы гырлап чыкты.
Икенче көнне эш эзләүне уйлыйсы да юк иде. Хатын керфек тә какмый, тәүлекләр буе сабыеның янәшәсендә утырды. Җиденче көн китте дигәндә генә кечкенә Рөстәм әнисе ярдәмендә торып утырды, җитәкләшеп бер-ике адым атлады.
– Син минекен озак ашап ятарга җыенасыңмы? – диде комендант, шушы шатлыклы минутларны пыран-заран китереп.
Зөләйха ни дияргә белми телсез калды.
– Син минекен озак ашап ятарга җыенасыңмы? – дип кабатлады Володя, тавышын күтәреп.
– Юк. Иртәгә үк эш эзләргә чыгабыз.
– Моңа кадәр озак эзләдеңме? – диде, каһкаһәле көлеп.
– Ике көн.
– Таптыңмы?
– Юк.
– Кем сине, авыл бетен, эшкә алырга атлыгып торсын! Әнә, идән юучы Зоя өченче көн инде эчеп ята. Аның урынына эшләп тор. Вазыйфаңны җиренә җиткереп башкарсаң, идәннәрең ялтырап торса, Зояны куып, бөтенләйгә сине урнаштырырмын.
Нишләсен инде Зөләйха, кушкуллап ризалашты, җитмәсә, чирдән терелеп бетмәгән Рөстәмен дә җәфалап шәһәр буйлап өстерәп йөртәсе түгел. Аннан, комендант әйтмешли, аны, авыл бетен, кем генә эшкә алырга атлыгып торсын?
Тулай торак идәнен юу артык авыр да түгел икән.
Швабра дип аталган таягыңа юеш чүпрәк эләсең дә озын коридорны "майлап" чыгасың. Аннан икенче катка менеп китәсең. Өченчесенә. Дүртенчесенә.
Ошбу арада ниндидер юньсезе косып куя, берәр исереге хаҗәтен үти я пычрак аяк киеме белән эз калдырып үтә, я чүпләрен чыгарып ташлый. Китәсең аларны җыештырырга.
Идән юган арада Рөстәменең дә хәлен белеп чыгып була. Бераздан сабый кысык бүлмәгә генә сыймый башлады, колын кебек үзе дә әнисенә тагылып йөрергә кереште. Тик бик читкә генә китә алмый – курка. Чөнки коридорда уйнап йөргән башка балалар янына бара башласа, татарчадан башканы белмәгән сабыйны "басурман" дип ирештерергә, кыйнарга гына торалар.
Тора-бара, Володя эчкече Зояны куып, Зөләйханы аның урынына калдырды. Беренче хезмәт хакын алам да улым белән күз күргән тарафка олагам, дип уйлады хатын. Әллә "Аллаһы бирсә"сен әйтергә онытты – бу хыялы да тормышка ашмады, улының аңкавы шешеп, ярты хезмәт хакы аны дәвалауга китте. Ә икенче хезмәт хакыннан үзенә, малаена бераз кием-салым алды, калганы ипи-сөткә китте һәм бетте-китте бу хезмәт хакы да. Өченче, дүртенче айныкыннан качам шушы шөкәтсез шәһәрдән, төссез тулай торактан, ирем рухына хыянәт иттергән явыз коменданттан, дип карар кылды Зөләйха.
...Шушы уй белән янып йөргән көннәрнең берсендә ул ап-ачык итеп төш күрде. Уянып киткәч тә торырга ашыкмады. Күргәннәрен яңадан башыннан үткәрде.
Төшендә мәрхүм әнисе аңа матур гына кыз бала китереп тоттырды. Бу баланың муенына зур гына тәре тагылган иде. Әнисе матур гына киенсә дә, йөзендә сагыш иде. Төштә мәеткә әйбер бирергә ярамый, ә үлгән кеше үзе тоттырса, монысы яхшыга, диләр. Тик әнисе нигә бик сагышлы иде? Һәм нигә баланың муенында ат башы хәтле тәре? Шулчак, үз уеннан үзе куркып, Зөләйха шыбыр тиргә батты. Әйе, әйе... Үзе дә бик куркып йөри иде бит. Шикләнүләре-шөбһәләнүләре дөрескә чыкса, коточкыч бит. Үз иреңнән бала тапсаң, монысы – гамәлгә ярашлы изге эш. Ә көчләүче-мәсхәрәләүченең, үз иреңнең якты истәлегенә тап төшерүченекен үз карыныңда йөртү – һич ярамаслык хәл. Йөккә калуы дөрескә чыкса, ул аны алып ташлатачак, аборт ясатачак.

 

Дәвамы бар.

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас