

– Мин сине гармун кебек яратам, ә улыбызны эшелон хәтлек. Шуннан үзең уйлап кара инде, карчык, – дип шаркылдап көлеп җибәрде дә хатынын күтәреп әйләндереп алды.
И чукынчык, сүзен дә тапкан була. Аңа ничек үпкәлисең ди. Әнә, күзләре үк яратуын әйтеп тора ич.
Ә улын яратуга ничек көнләшәсең ди. Анысы – уртак мәхәббәт җимешләре ләса!
Рөстәмнәре дә ай үсәсен – көн, ел үсәсен ай үсте.
Бераздан үзе таныган кешеләргә матур итеп елмая башлады, башын да бүтән балалардан иртәрәк күтәрде. Күп тә үтмәде, идән буйлап шуышып та китте. Моның өчен ата-ананың куануларын күрсәң! Ә җиде ай тулар-тулмастан өй буйлап дүрт аякта чаптыра башлады. Эштән кайткач, аңа әтисе дә иярә. Икесе дүрт аякта бүлмә буйлап җилдерәләр генә. Ул Рөстәм
куана, ул Йосыф куана! Бераздан бала өй эченә генә сыешмый башлады. Әледән-әле алгы бүлмәгә дә күз төшерә, шул якка чыгарга маташырга кереште. Ә арада биек тупса. Тик әти кеше яраткан улы өчен моның да җаен тапты: тупсаның ике ягына да нәнәсенең каз мамыгыннан ясалган мендәрләрен тезеп чыкты. Аннан үзе улына күрсәтеп, алпан-толпан дүрт аяклап теге якка чыкты, аннан бераздан кире
килеп керде. Моны Рөстәм дә күрде һәм әтисенең гамәлләрен кабатлап карады. Хәзер ул ике бүлмәне бер итеп җилдереп кенә йөри. Тик, әтисе белән әнисенең әллә күзләре тиде инде: бала йомшак мендәр өстенә менеп тә китте, чалкан егылып, елап та җибәрде. Йосыф та мендәр өстенә менеп китте һәм авызын бәлшәйтеп еларга тотынды. Ә бала, әтисенең дә елавын күргәч, әллә кызык булып китте инде, еларга да онытып туктап калды... Ә бераздан инде алар аталы-уллы күрше бүлмәдә йөреп ята иде.
Тик күрше әбиләр генә боларны күреп тиргәшә:
"Баланы артык нык яратырга ярамый, бәхетсез була", – ди. Ничек үз сабыеңны яратмыйсың ди инде? Үз сабыеңны яратасы урынга кешенекен яратырга ди микәнни?
Йосыф сүзне бүтән темага борган була да, бераздан әбиләрнең үзләреннән:
– Балаларыңны яратасыңмы, әби? – дип сорап куйган була.
Тегеләре, берни уйламастан:
– Яратам инде, үз баламны ничек яратмыйм, – дип җавап кайтаралар.
– Бик нык яратасыңмы? – дип төпченгән була Йосыф.
– Бик нык, – ди тегеләр.
– Нигә балагызны бик нык яратасыз, үз балаңны нык яратырга ярамый бит, – дип, тегеләрнең авызын бик тиз томалый.
Әбиләр, Йосыфның дорфалыгына ачулары килеп, бу тирәдән китүне кулай саный.
Рөстәмнең беренче туган көнен, күп кунаклар җыеп, яңа өйләрендә үткәрделәр. Зөләйханыкыларны да чакырганнар иде, тик аның ягыннан әтисе генә килә алды. Йосыфның туганнары, дус-ишләре һәм укытучылар кечкенә Рөстәмгә уенчыклар гына түгел, хәтта йорт котлап бүләкләр күтәреп килде. Яшь гаиләгә бәхет-шатлык теләп, җырлап-биеп, төнге икеләргә кадәр күңелле генә утырды алар.
* * *
Зөләйха – бик бәхетле хатын ул. Кыз баланың бәхет-шатлыгы – ирдән, диләр. Икенче яртысыннан уңса, гомер буе рәхәттә яши, уңмаса, соңгы сулышына кадәр җәфа чигә хатын-кыз. Бу яктан да, бүтән яктан да, күз тимәсен, аның бар да яхшы. Йосыфын мактап туймаслык. Андый яхшы ир дөнья йөзендә бүтән юктыр. Сөйгәненең әти-әнисе дә Зөләйха өчен үлеп торалар, кызым дип кенә йөртәләр.
Мәктәптә дә бик нык яраталар үзен. Йортлары да иркен, күрше Кадрия апа әйтмешли, туп тибәрлек.
Җитмәсә, шуларга өстәп, яннарында "әни, әнием" дип, сөеп туймаслык уллары тыпылдап йөгереп йөри.
Әйе, тормышыннан бик канәгать ул. Төрле язмышлы кешеләр була бит. Әнә, ерак китәсе түгел, элекке сыйныфташларыңа карасаң да моңа төшенергә була.
Гел "бишле"гә укучы Алсулары институтка да керә алмады, маляр булып китте. Рәзинәләре икенче курста укыганда яман шештән үлде. Мәрьям ирсез бала тапты. Гөлнараны әти-әнисе яратмаган кешесенә көчләп кияүгә бирделәр. Гөлчирә бер елдан ук иреннән аерылды, әле ялгыз бала карый. Светлананың, җиде ел ир белән яшәвенә карамастан, баласы юк.
Теге чакта Йосыфы велосипедта Зөләйха каршына килеп чыкмаса, әле килеп аның язмышы да бүтәнчәрәк булыр иде. Ул бу кадәр бәхетле була алыр идеме? Өздереп әйтә ала – юк! Ә иренең бер килмәгән ягын да таба алмый. Күз камаштырырлык дәрәҗәдә матур.
Озын буйлы. Мускуллары да, бүтәннәрнеке кебек мыскыл түгел, калкып тора. Күп итеп китап укый – бер белмәгәне юк. Эчми дә, тартмый да. Шуңа өстәп, көн дә спорт белән шөгыльләнә. Әти-әнисен дә ихтирам итә. Улы өчен дә үрнәкле әти. Йосыф – фәрештә булырлык кеше. Тик фәрештә генә була алмый. Чөнки аның бер җитешмәгән ягы бар. Йосыф дөреслек ярата. Моның өчен ул хәтта үләргә дә әзер. Артык хаклык яратуы аркасында, мәктәпне тәмамлаганда алтын медаль аласы урынга көзгелеккә калдырылган. Ул чакны, имтиханнар алдыннан, мәктәп директоры унынчы сыйныф егетләренә, яхшы билге аласыгыз килсә, миңа бәрәңге утыртырга килегез, дигән булган. Бар да барган, иреннән башкалары.
Ә Йосыф, мин эшләп түгел, ә баш белән имтихан бирәм, дип, бармаган. Нәтиҗәдә, барысы да имтихан тапшырган, ә Йосыф директор укыткан фәннән көзгелеккә калдырылган. Сентябрьдә тапшыруын тапшырган, тик институтка документлар бирергә соң.
Егетне көзен армиягә алганнар. Анда да Йосыф Йосыфлыгын күрсәткән: Әфганга җибәрүләрен сорап гариза язган.
Хәрби хезмәттән кайткач, аның янына мәктәпләренең яңа директоры килеп: "Син – авыл тарихында армиядән батырлык медале тагып кайткан бердәнбер кеше, җитмәсә, шуңа өстәп, яхшы спортчы да. Безгә физкультура һәм НВП3* укытучылары кирәк. Аннан читтән торып институт та тәмамлар идең. Үземнең киләчәктә Йолдызлыдан китәргә уем бар, шулчагында минем урынга директор да булып калыр идең", – дигән. Тик Йосыфның гына җавабы кискен булган: "Мин – Әфганда кулга корал тотып, ялган идеология өчен сугышып йөргән кеше. Шул башым белән сабыйларга дәрес бирергә мораль хакым юк. Укытучы булыр өчен Чыңгыз Айтматовның "Беренче укытучы" әсәренең төп герое кебек саф булырга кирәк", – дип, директорны кире борып чыгарган.
Армиядә шофер булып йөргән Йосыф тик ятмаган, колхоз машинасына утырган. Анда да, әлбәттә, бүтән шоферлардан аерылып торган. Колхоз милкенә кул сузмаган, әби-чәбигә утын-печән кайтарса да, бер тиен алмаган. Бүтәннәрнең машиналары ватылса, ярдәмгә һәрчак атлыгып торган. Юл читеннән җәяүләп кайтучыларның яныннан, алар олы булса да, кече булса да, битараф кына үтеп китмәгән, һәрчак утырткан.
Менә шундый фәрештәдәй зат – Зөләйханың сөйгән ире, Рөстәменең яраткан әтисе. Тик кичәге вакыйга гына хатынның кәефен бозды, йөрәгенә шом салды.
Чөнки ире эшеннән канга батып кайтты. Зөләйханың коты очты.
– Ни булды, жаным? Кем тиде? – дип өзгәләнде хатын.
– Минеке түгел лә ул. Ә дошманнар каны, – дип көлгән булды Йосыф.
Хатын ирен җентекләп карый башлагач, сөйгәненең башы тишелүен ачыклады. Комганга җылы су салып, бит-кулларын юдырды, киемнәрен алыштырды, башындагы ярасын дарулар белән эшкәртте.
– Кем тиде сиңа, җаным? Әйт! Мин хәзер барып шул кешенең күзләрен чокып чыгарам, йөзенә төкерәм. Тырнакларымны песи кебек аңа батырам.
– Берни дә булмады, ишектән кергәндә башымны гына бәрдем, мин озын бит.
– Ишектән кергәндә күз төбеңне дә бәреп алдыңмы, ишектән кергәндә төймәләреңне дә койдыңмы, җиңеңне дә умырдыңмы?
Ир, кызарып башын аска иде.
– Җаным, син шушы яшькә җитеп алдаша белмисең.
Әле дә дөресен сөйләмәгәнеңне күреп торам. Без – ир белән хатын. Бер алманың ике яртысы. Безнең арада сер булырга тиеш түгел. Җитмәсә, мине беләсең, җепнең очына чыкмыйча тынычланмаячакмын!
– Мин көндез үк басудан иген ташыганда Саескан кушаматлы бер шоферның председатель Бурсык белән нәрсәдер пыш-пыш сөйләшүләренә игътибар иткән идем. Әле эштән кайтышлый карасам, Саесканның "ГАЗ"игы председатель ихатасына кереп бара. Чиста эш түгел, дип шикләнеп, яннарына барып, койма ярыкларыннан карасам, иген бушатып ята болар. Үз-үземне белештермичә йөгереп кереп, Саесканны сугып очырдым да Бурсыкның бугазыннан алдым. Үтерә идем, билләһи, ярый әле председательнең кияве арттан килеп күсәк белән тондырды.
– Милиция чакыртырга иде, юләрем.
– Чакырттым, тик алар килгәнче Саескан барча игенне ындыр табагына илтеп бушаткан, ихаталарын ашлыкның бөртеген дә калдырмыйча себереп куйганнар.
– Боларны милициягә әйттеңме соң?
– Әйттем, тик тегеләр ялган дип бара, җитмәсә, шуңа өстәп, ихатабызга кереп сугыш башлады, өстеннән гариза язабыз, башын төрмәдә черетәбез, диләр.
– И Йосыф, Йосыф, кайчак үзеңнең өй тоткасы, әти кеше икәнеңне дә онытып ташлыйсың!
– Әй, Зөләйха, гаделсезлек күрсәм әллә нишлим, бүтән кешегә әйләнәм дә китәм шул. Икенче яктан караганда, без иген үстерәбез, ә ул урлап ятарга тиешме, Зөләйха?
– Тиеш түгел дә, тик кайчан гаделлек күргәнең бар бу дөньяда?
– Күргәнем юк та. Тик кемдер аның хакына көрәшергә тиештер ич. Мин булмасам, кем? Гафу ит, әмма мин колхоз мөлкәтенә кул сузучылар яныннан ваемсыз гына үтеп китә алмыйм.
– Шулаен шулай да. Мин сине аңлыйм. Тик син миңа, әтиеңә, әниеңә, Таһирҗанга һәм Рөстәмебезгә исән-сау кирәк.
– Кайгырма карчык, синең ирең – Әфганнан да исән кайткан кеше. Җитмәсә, мин Рөстәмебезнең әтисе куркак булуын теләмим.
Аңлый Зөләйха: ул иренең фикерен, яшәү рәвешен һич кенә дә үзгәртә алмаячак. Тик аның гомере өчен бик борчыла. Рәис кулында власть, шуннан файдаланып иренә каршы берәр нәрсә эшләп ташлый күрмәсен.
Шушы сөйләшүнең икенче көнендә Зөләйханың туган авылы Ташкичүдән: "Кайт, әтиең авыр хәлдә", – дип телефоннан шылтыраттылар. Нишләсен инде, елый-елый ире янына чапты. Йосыфы тиз арада Ташкичүгә барырга өлтерәп беткән булса да машина тапты.
Юлга чыгар алдыннан Йосыфның әти-әниләренә кереп, кош-кортларын, бүген-иртәгә бозаулыйсы сыерларын, симертергә калдырылган тәкәләрен карап торуларын сорадылар. Алар да кодаларының чирләп китүенә бик нык кайгырды, мал-туарларга күз-колак булу гына түгел, хәтта өйләрендә яшәп торырга булды.
...Зөләйха янып-пешеп барып кергәндә, йөзенә ак чырай кунган әтисе урын өстендә ята иде. Кызын күргәч, талпынып куйды, әмма кузгала алмады.
– Кызым, кызым, балам килгән... – диде ул, куанып.
Тавышы да бик акрын чыкты.
– Хәлең ничек әти? – дип сорады Зөләйха, күзенә тыгылган яшьләрен сиздермәскә теләп.
Дәвамы бар.
____________
*НВПЗ (начальная военная подготовка) – башлангыч хәрби әзерлек.