

Хатынның күзеннән яшьләре акты да акты. Алар аның матур битен юешләп бетте, ачык авызына, борын тишекләренә керергә азапланды, тыпылдап идәнгә төште, зәңгәр кофтасын чылатты... Ара-тирә кулы белән сөрткәләп алды ул аларны. Тик өй кыегыннан тамган язгы тамчылар кебек яңалары пәйда булды. Алары янә битен чылатты, идәнгә тамды, кофтасын юешләде, борын тишегенә керергә азапланды, авызына тулды...
Менә берәү арттан килеп йомшак кына кагылды да әбиләр тавышы белән: "Килен, түзәргә тырыш. Үлгән артыннан үлеп булмый. Аннан, безнең мөселманга елау яхшы фарыз булып та саналмый. Мәет юештә ята", – дип дәште. Кая, хатын Йосыфының юештә ятуын телиме соң?! Юк, юк!... Ләкин, туктау урынына, ул үз-үзен белештермичә янә үксеп елап җибәрде.
Мулла абзый Коръәннән ниндидер өзекләр укыгач, дүрт көчле ир кәфенгә төрелгән мәетне күтәреп, чыгарга ишеккә юнәлде. Хатын, чәчрәп торып: "Юк, бирмим!" – дип, теше-тырнагы белән тегеләргә барып ябышты. Хәтта авылдашлары табутны чак идәнгә төшереп җибәрмәде. Ниндидер көчле куллар бу бәхетсез хатынны эләктереп алды. Дүрт ир мәетне күтәреп юлларын дәвам итте. Алар ишектән чыга башлагач, хатын көчсезлектән илереп-илереп еларга кереште, Ходайга ялварды, үкседе, шыңшыды, чинады, тешләрен шыгырдатты, нәфис кулларын йодрыкка йомарлады, күзләрен чытырдатып йомды, очарга теләгәндәй, һавага талпынды һәм, хәлсезләнеп, идәнгә чүгә башлады. Аны баягымы, әллә башкамы куллар эләктереп алды һәм күрше бүлмәдәге сиртмәле тимер караватка кертеп салды. Кемдер беләгенә укол кадады, авызына дару каптырды. Һәм ул әллә һушын югалтты, әллә йоклап китте – бүтәнен хәтерләми...
Күпме яткандыр – әйтүе кыен. Берчак ул нурсыз күзләрен ачты. Эчендә бушлык. Җанын да суырып атканнар кебек. Яшәү мәгънәсе дә юк. Эх, икесен янәшә, бер табутта күмсеннәр иде. Бәлки, әле дә соң түгелдер, иренең кабере янында буш урын калгандыр.
Кайдадыр, чоланда бау булырга тиеш. Хәлсез куллары белән матрац читенә тотынды, тик торырга көче генә җитмәде. Артык көчәнүдән хәле бетеп, ул янә караңгы бушлыкка чумды.
Кемдер иркәли ич аны. Әнә, ничек әп итә. Ул тәмам уянып бетте. Әмма күзләрен генә ачарга ашыкмады.
Бәй, Йосыфы үлде ич. Димәк, бу төш кенә. Нинди матур төш. Эх, ул беркайчан да өзелмәсен, мәңге дәвам итсен иде! Ә тегесе юеш җылы авызы белән битләреннән үпте һәм танау очыннан җиңелчә генә тешләп алды. Хатын куркудан күзләрен ачты. Бәй, бу улы Рөстәм ич. Әнисен уятырга теләп, иркә малай әнә нәрсәләр кылана.
Бала, анасының ачык күзләрен күргәч, ихлас елмаеп җибәрде. Сабый коеп койган Йосыфы ич. Ул, яратып, улын җылы кочагына алды. Малайга да әнисе белән бик рәхәт иде, тик бала озак чыдый алмады, тыпырчына башлады. Торып утырып, әнисен баягыдан да татлырак итеп әп итеп алды һәм эчәргә чәй сорады, ашыйсы килүен дә әйтте.
Ирен җирләүләренә күпме вакыт үтте микән?
Рөстәмен туганнары алып китеп торганнардыр да хәзер менә китереп куйганнардыр. Хатын, сабые хакына бар көчен җыеп, чак торып утырды. Башы зыңлап авырта. Хәлсез куллары белән су салып, газга чәй куйды. Анысы кайнап чыккач, улы белән икесенә дә чәй ясады, ашамлыклар тезде. Ләкин тамагына ризык үтмәде, бер йотым чәй белән авызын гына чылатып куйды. Шөкер, Рөстәме бар. Юкса, акылдан шашарсың.
Хатын Йосыфының җидесенә дә юньләп әзерләнә алмады. Ярый әле, ике яктан да туганнары бик булышты. Кайгысы башыннан ашкан, тере мәет кебек чак аягында басып торган хатынны, акылдан шаша күрмәсен дип бик нык кызганып, икетуган сеңлесе үзләре белән шәһәргә китәргә кыстады. Бүтәннәр дә аларның бу фикерен бик хуплады. Хәзер аңа дөньяның бер кызыгы да юк. "Йолдызлыдан китсәм, әз булса да онытыла алмаммы?" – дип, ул үзенең һәм сабыеның иң кирәк әйберләрен кечкенә чемоданына тутырды да икетуган сеңлесенә ияреп, автобус тукталышына чыгып басты.
* * *
...Кызның педагогия училищесы тәмамлап, яңа гына Йолдызлыда эшли башлаган мәле иде. Ул дәресләрен укытып бетте дә мәктәп интернатыннан үзенә дип бирелгән кечкенә генә бүлмәсенә кайтырга чыкты.
Искитмәле матур көн. Һич кенә дә октябрь урталары димәссең. Хәтта әнә күбәләкләр дә уянып чыккан. Ә кешеләр бөтенләй җәйгечә киенгән.
Көз икәнен бары агач яфраклары гына белдереп тора. Әнә нинди матур миләш. Үзе шундый уңган. Мул җимешләрен күтәрә алмыйча, ботаклары җиргә тигән.
Кызның кайчандыр "Халык сынамышлары" китабында миләш турында укыганы бар иде. Тик ныклап исендә генә калмаган, җимешләре мул уңган елны көз иртә килә диелгән идеме, әллә киресенчәме...
Яфраклары беренче карашка гына бертөсле тоела икән. Ә чынында, җентекләп күзәтсәң, һәркайсының бүтәннәргә охшамаган үз бизәге бар. Төсләре дә төрлечә. Берсе сап-сары. Икенчесе кызгылт. Өченчесе куе кызыл... Эх, шушы агачны картинага төшерсәң икән. Аларга училищеда бик яхшы рәсем укытучысы дәрес биргән иде. Әллә чыннан да кулына буяу алып, сынап карарга инде.
Шулчак аны сискәндереп, янәшәсеннән ниндидер "җен арбасы" узып китте. Күтәрелеп караса, велосипедчы икән. Тегесе дә кызга борылып карады һәм шул уңайдан юл читеннән барган берәүне бәреп тә екты.
"Лихач" – бер җиргә, велосипед – икенче якка, ә бәхетсез юлчы өченче тарафка барып очты. Кыз, куркырга да онытып, таш сындай катып калды. Шул арада велосипедчы сикереп торды да, кызга сәер генә караш ташлап, юл читендә аунап яткан кеше янына ашыкты. Кыз да һушына килеп, аңа ярдәмгә ташланды. Ә юлчының, кызганычка каршы, җан әсәре юк иде. Хәрәкәтләнү түгел, тын да алмый. Аларны училищеда беренче ярдәм күрсәтергә өйрәткән иделәр дә, тик хәзер, кирәге чыккач, искә төшәмени ул.
Велосипедчының (ул яшь кенә егет иде) җансыз гәүдә өстендә нәрсәдер ырымлавы булды, "мәет":
"Инәгезне корт чаксын!" – дип кычкырып та җибәрде.
Мондый финалны көтмәгән кыз хәтта сөенеченнән көлеп җибәрде. Шул арада юл фаҗигасе корбаны сикереп торды. "Чүллиемне харап иткәнсез!" – дип тиргәшеп тә алды ул. Әйе, чыннан да аның чалбар балагы юеш иде. Тирә-якка сасы аракы исе таралды.
Шул арада бәхетсез юлчы, кулын кисәргә теләмичә, кесәсеннән сак кына пыяла ватыкларын бушатты да яңадан кибеткә таба китеп барды.
"Правамны да алмаган идем. Ярый әле ГАИ-мазар чакыртып тормады", – дип, үзалдына сөйләнеп алды егет. Моны ишеткәч кыз сәерсенеп китте. Велосипедка права була димени? Аннан янә егеткә күз ташлады.
Болай матур гына. Бер дә исәр димәссең. Һәр авылның акылга җилпе1 кешесе була диләр. Ә бусы Йолдызлыныкыдыр, күрәсең.
– Сезгә кайсы якка? – дип сорады акылсыз егет.
Кыз үзе яши торган урам ягына ишарәләгәч:
– Бәй, миңа да шул якка, – дип куанды.
Вәт, кайткач күрше бүлмәдә яшәүче инглиз теле укытучысы Рәзиләгә сөйләргә кызык булды ичмасам.
Башта кечкенә генә авария шаһиты булды. Аннан үзенә исәр егет тагылды.
– Ә велосипедыгыз? – дип сорады кыз, тегене кызганып.
Шунда гына егет "атын" искә төшерде булса кирәк: йөгереп диярлек баягы урынга барды. Өстерәп, велосипедын юл читенә мендерде, тәгәрмәчләренә суккалап алгач: "Үтерә мине, үтерә", – дип сөйләнергә кереште.
– Кем сезне үтерә? – дип сорады кыз, куркып.
– Энекәш үтерә.
– Бәй, бик усалмыни ул?
– Бик усал. Тиреләремне каезлап, үзенә каеш ясаячак әле ул.
Моны ишеткәч, кызның коты очты. Велосипедка була кешене шулай җәзаларга ярый димени? Әллә энесе белән сөйләшеп карап, тимәсен өчен бераз акча бирергә микән?
– Минем энекәштән бар тирә-як курка, – дип сөйләп китте егет. – Хәтта сыйныфташлары да. Әле, яңарак кына, тәртибе өчен әти-әнине мәктәпкә дә чакырттылар әле.
Моны ишеткәч, кыз бөтенләй аптырап китте. "Совет укучысы шундый кансыз була димени? Җитмәсә, үзе комсомолдыр әле. Моны мәктәпкә хәбәр итәргә кирәк". Укучыларның барсын да диярлек белә кыз.
Тугызынчы, унынчы сыйныфларда таза гына егетләр укый, берсен дә, тәү карашка, җәллад дип уйламассың.
Тик, шуңа карамастан:
– Энегез ничәнчедә укый? – дип сорамыйча булдыра алмады.
– Ул өченче "а"да укый. Исем шәрифләре Таһирҗан Шәрифуллин була. Бәлки, ишеткәнегез дә бардыр.
Бәй, белми ни, ул бит – аның укучысы. Башта гына уртак тел таба алмый җәфаландылар, ә азактан менә дигән дуслашып киттеләр. Хәзер "Кояш малай" (кыз аңа тәүге күрүендә үк авызын ерып балкып утырганы өчен күңеленнән шулай исем атаган иде) – аның иң яраткан укучыларының берсе. Белмәгәне юк. Гел кул күтәреп утыра. Тик менә һәрчак елмаеп йөрүе генә...
Бу бала йоклаганда да көлеп ятадыр, дип уйлап куя укытучы кайчак.
Кыз кечкенә генә Таһирҗанның чак болытка җитмәгән абыйсын велосипед өчен дөмбәсләп ятуын күз алдына китерде дә елмаеп җибәрде. Егет моңа игътибар итмичә калмады һәм, бик кайгырган кыяфәт чыгарып:
– Тычканга үлем, мәчегә көлке шушы буладыр, – дип сөйләнеп алды.
Кыз яңа танышына – Таһирҗанның абыена карап алды. Ул бер дә исәр түгел, ә бик шаян кеше икән.
Кызны да шаяртырга гына теләгән. Һәм максатына иреште дә. Кызларны ул болай еш шаярта микән? Ештыр. Үзе әнә нинди чибәр бит.
– Сез мине күмәргә килгәч тә табутым каршында көлеп басып торырсыз әле, – дип борын тартып куйды "Кояш малай"ның абыйсы.
– Ә кем әйтте әле мин Сезне күмәргә киләм дип?
– Әллә күмәргә дә килмәячәксез? – дип коты алынып сорады шаян кеше.
– Юк.
Монысы егеткә җитә калды – авызын турсайтты.
Күпмедер шулай сүзсез баргач Таһирҗанның абыйсы:
"Минем Сезне бер дә моңарчы күргәнем булмады. Сез кайсы якныкы?" – дип сорап куйды.
– Мин хәзер Йолдызлыныкы.
– Әллә килен булып төштегезме? – дип сорады егет, коты очып.
– Юк. Эшкә килдем.
– Кем булып?
– Ә нигә мин Сезгә барсын да сөйләргә тиеш? Әллә Сез участковыймы?
– Юк. Ә исемегезне белә аламмы?
– Зөләйха.
Егет кызның алдына чыгып, туташның күзләренә карап:
– Зөләйха?! – дип, исе китеп сорады.
– Әйе.
– Сез шаяртмыйсызмы?
– Юк, шаяртырга теләсәм я Гүзәл, я Гөлнара, я
Света дияр идем.
– Зөләйха! Нинди матур исем! – дип һаман исенә килә алмыйча торды егет. Аннан кыздан: – Һәр Зөләйханың да үз Йосыфы булырга тиеш, шулаймы? – дип сорап куйды.
– Әйе.
Моны ишеткәч, егет:
– Мин хәзер, – дип, каядыр торып чапты, ун-унбиш метрдан үзе шып туктады, бераз уйланып торгач, кире борылды һәм көчле куллары белән туташны янәшәдәге кемнеңдер капка төбендәге эскәмиясенә утыртып та куйды.
Монысы инде кызга ошамады. Ничек инде аның Зөләйхага кагылырга хакы бар? Шуны уйлап, торырга гына омтылган иде, егет аннан да җитезрәк булып чыкты: кызның туфлиен салдырып та алды. Һәм күз ачып йомган арада: "Мин хәзер, сельсоветка гына", – дип, җен егете шикелле күз алдыннан гаип булды. Кыз еларга да, көләргә дә белмәде. Көпә-көндез аның яраткан туфлиен чәлдереп китсеннәр инде! Ул ничек башта моны аңламаган, тегенең авызына караган? Хәзер ничек бүлмәсенә кайтыр?
Интернатына кадәр бер аягында сикереп барса, иртәгә бөтен авыл мәзәк итеп сөйләр. Әллә берәрсенә кереп галуш-мазар сорап торыргамы? Юк, монысы да батмый. Әллә тегенең велосипедына утырып таяргамы? Кыз үзенең җилдән җитез итеп җилдерүен күз алдына китерде дә елмаеп җибәрде. Аннан бу уеннан да кире кайтты. Аның бит тәгәрмәче ватылган – әйләнми. Ә, әйе, велосипед. Ул егет барыбер велосипеды артыннан килергә тиеш ич.
Менә тагын тыкрыкта йөгергән тавыш ишетелде һәм "Кояш малай"ның абыйсы тузан туздырып килеп тә чыкты. Ә үзе шундый шат – авызы колагына җиткән.
Моны күргәч, кызның хәтта тиргәшәсе килүләре бетеп китте. Ә егет туташка типография исләре аңкып торган өр-яңа паспорт сузды.
– Нигә миңа сезнең документыгыз? – диде кыз, ачулы кыяфәт чыгарырга теләп. – Һәм кая минем туфлиемнең икенче сыңары?
– Ой, сельсоветта онытканмын, – дип, егет башына сугып алды. – Тик курыкмагыз, ул миңа кирәкми.
Әниемә ярамый, ул сыярлык сеңелләрем дә юк.
Хәзер аяктагысын да чәлдерергә чамаласа, дип куркып уйлап куйды кыз. Тик егет: "Жди и я вернусь", – дип, сөйләнде дә янә шул бер бетмәгән тыкрыкка кереп гаип булды.
Кыз нишләсен инде, чарасызлыктан бер уңга, бер сулга карап куйды. Аннан, нәрсә эшләргә белмичә, кулындагы ят паспортны ачып карарга булды. Анда акка кара белән "Шәрифуллин Йосыф Галинур улы" дип язылган иде. Моны күргәч, кызның һушы китте. Йосыф! Аның хыялында йөрткән Йосыфы шушы чибәр егет була микәнни? Ирексездән, паспортны иснәп карады. Яңа, үзеннән типография исләре дә бетмәгән. Шул арада, алты-җиде минутта, авыл Советында эшләтеп була димени? Менә монысы башына сыймый кызның. Бүтән битләрен дә ачып карарга булды. Әһә, шушы авылныкы икән. Егерме бер яшьтә. Хатыны да юк. (Шулай булгач, балалары да.) Менә бераздан Йосыф та пәйда булды һәм, Көлсылу әкиятендәге принц кебек, иелеп, аягына туфлиен кидереп тә куйды. Бу шулкадәр көтелмәгәнчә килеп чыкты ки, кыз хәтта аягын да тартып ала алмыйча калды.
Алар сүзсез генә интернат ягына юл алды. Берсе дә шушы гүзәл тынлыкны бозарга батырчылык итмәде.
Шулчак каршыга килгән ниндидер егет: "Сәлам, Йосыф", – дип, "Кояш малай"ның абыйсы белән исәнләшеп китте. Димәк, чыннан да исеме шулай булып чыга. Ә бер дә сельсоветта үзгәртмәгән. Кара инде, ничек килештергән. Кыз хәтта ышанып бетә язды ич. Бара торгач:
– Тукта... – дип пышылдады егет.
– Нигә? – дип сорады кыз, аптырап.
– Әнә сиңа карап тора.
– Кем?
– Бер чәчәк.
– Бер чәчәк?
– Әйе.
Кыз егет күрсәткән тарафка күз ташлады һәм берәүнең бакчасында искиткеч матур ниндидер ят чәчәк күреп калды. Ә егет әкрен генә барды да песи кебек ялт кына койма башына менде. Аннан, чалбарын умырырга теләмичә, сакланып кына эчкә сикереп төште. Нишли ул? Ә күрсәләр? Һәм шул секунд эчендә өйнең тәрәзәсе ачылып китте дә бер йонлач баш пәйда булды. Аның күзләре бик ачулы иде. Ачулы булмассың менә, көпә-көндез ихатаңа кереп яраткан чәчәгеңне өзсәләр! Баш, герле сәгатьнең күкесе кебек яңадан үз "оя"сына кереп китте. Һәм бераздан яңадан килеп чыкты. Тик бу юлы баягыдан аермалы буларак – мылтык күтәреп. Егетнең яраткан чәчәген өзгәнен күреп калгач, яман итеп: "Атам!" – дип кычкырып җибәрде. Йосыф тиз генә сикереп чыкты да кызны җитәкләп йөгереп китте.