

Сара караватына ятсынып карады да, аркасын мичкә терәп, идәнгә утырды. Хәл юк, баш әйләнә, күз алдында соры таплар биешә иде. Хатын табанының кадап-кадап чәнчүеннән йөзен җыерды. Авырту яңадан тәнгә иңә кебек иде. И Раббым, сөяк-санагыңны җыя алмыйча, идәндә аунап ятсаң! Арыслан янында гына могҗиза филтәсе кабынып, ул гаип булуга, барысы да өф иткәндәй сүнсә?!
Чемоданны кире өстерәп, Сәрия кайтты.
— Алмады Бет бете! Планда катын белән аерылышу каралмаган, ди. Терсәктән күлмәк җиңен сызганып кер юа! Уф, башым ярыла-а!
Бичара сәрхуш Сара өстеннән атлап чыкты да гөрс итеп караватка ауды, сиртмә шыгырдап урталай бөгелде.
— Сәрия, — диде Сара. — Өйдәге үзгәрешне сизмисеңме әллә? Мин йөри башладым.
— Йөрсәң ни, — диде карт кыз, гамьсез генә. — Синең йөрүеңә караганда, минем баш мөһимрәк. Белмисең син баш хәлләрен! Чумаданыңны Бет бете алмады, дим ич! Үләм мин хәзер, йөз грамм капмасам, йөрәгем туктый. Ул, йөрим, ди, кеше үлә дими.
Фәрдәнә, ишекне сыза гына ачып, борынын тыкты.
— Әлләү-бәлләү, болар урыннарын алмашкан түгелме соң?! И яталар матур гына.
— Әй син, ана көчек, туры бармак, кәкре сыйрак, яп ишекне, торма сайрап, —дип үкерде Сәрия.
Һәм мендәрне Фәрдәнәгә томырды.
— Фу, сасы аракы кисмәге дулый. Бүген каптырмаганнар, ахры, сиңа.
— Кызлар, җитте сезгә! Талашмагыз, үртәшмәгез, — диде Сара, — хет шатлыгымны уртаклашыгыз. Мин терелдем!
— И-и, моны юарга кирәк! — дип, Фәрдәнә сарайга йөгерде һәм култык астына ярты кыстырып кереп тә җитте.
Шешә күргәч, үләргә җыенган Сәрия кымшанды, караваттан шуып төште дә:
— Изге кеше син, Фәрдәнә күрше, — дип ялагайланып, идән уртасына бастырып куйган шешәгә үрелде. — Авылның иң чибәр катыны да син. Сал әле шул хөрмәткә йөз грамм, деңкик әле, малай.
— Оста барда кулың тый, кисмәккәем, Сараның тәпиләнүе хөрмәтенә бу, ул бүлсен.
Ике «ахирәт», аяк бөкләп, шешә янына урнаштылар.
— Мин эчмим, — диде Сара. — Кыстамагыз, күршеләр.
— Әйем, ялынма, Фәрдәнә малай, киребеткән бит ул. — Иңенә бәхет кошы кунган Сәрия бөкене теше белән каерды. — Үзебез дә яхшы сыпыртырбыз зәмзәм суын.
Кемнәр сине уйлап тапкан, Аракы дигән явыз?
Шул явызны эчәр өчен Шапылдап тора авыз.
Әйдә, төбенә хәтле корытыйк!
Хатыннар голт-голт стаканнарын бушатты, икесе дә кәефләнде.
— Бер уйласаң, синең аяклануың иллә әйбәт түгел, Сара, — диде Фәрдәнә. — Ирләремне чәлдермәгәең.
Кабымлык урынына күлмәк итәген иснәштергән Сәрия аны тынычландырды:
— Һи, кысыр хәсрәт, хәсрәтләнмә, Фәрдәнәкәй. Арыслан белән сазлы күлдә торна ашата алар, аннары тал төбендә көй сызгырта.
— Әдә сызгыртсыннар, синең ни эшең бар, әлкәшбикә, — дип, укытучыны якларга кереште Фәрдәнә. Башка вакытта Сәрия «әлкәшбикә»сен танытыр иде, хәзер ярамый — шешә бушамаган, аның хуҗасы — «ана көчек» — нәрсә генә ырласа да түзәргә кирәк. — Сара да кыз-катын өммәтеннән, утын пүләне түгел. Пәйгамбәр барган, ди, бит әнә Ходай катына. Нишләтим, катыннар азды, гүләйт итәләр, дигән, ди. Ходай әйткән ди, үрчесеннәр, дип.
Сара янды-пеште. Хатыннар гайбәте яндырмый иде, күңелдә оялу хисе уянды. Нигәдер Арыслан турында ешрак уйлый башлады ул. Дөньяда Шамилгә охшаган ир заты тумаган дип саный иде, баксаң... ялгышкан икән. Аны күрер өчен чакрымнар үтеп Каратайга килергә насыйп булган икән. Тик чакрымнар мәхәббәткә таба илтми, аңа юл ябык, мәңгегә ябык... Яратуны йөрәк аша бер кичерде хатын, нинди көчле иде ул гыйшык! Нинди кайнар, нинди тирән иде. Кемгә тәтегән ди мондый мәхәббәт! Бүтән ир чырае күрмичә ялгыз гына гомерен очласа да үкенми Сара: белде, күрде, татыды ул яратуны, тәнендәге һәр күзәнәгенә кадәр кереп тулды сөю, тамырларыннан шаулап акты. Шушы мәхәббәтенә хыянәт кылмаска тиеш хатын, башкалар хакында уйлап бәргәләнмәскә тиеш. Төшләр — юләрлек, теге сыерчык канатыдай коңгырт күзле ир дә — буш хыял...
Хатыннар шешәне бушаткач, икенчесенә тотындылар. Теле бәйләнгән Фәрдәнә Сәрияне кемгәдер кодалый, тегесе һаман карыша иде:
— Чуртыма синең Сабир каенишең, күршекәем. Таныштырма да, кавыштырма да. Син лутчы ярты бир миңа, мужикларың шайтаныма олаксын! Эчсәмме... эчсәм, дөнҗа минеке була да куя ул.
— Теге дөнҗаңа кыз килеш барсаң, кызган тимер белән тишәләр, ди, әлкәшбикә, тәмуг җыеп бакырасыларың бар әле.
— Син лутчы сал. Минекен тишәрләр, синекен ямарлар, белерләр анда.
Күршеләр исерешеп идәнгә тәгәрәште, Сара караватына якынаерга базмады, мичкә сөялеп йоклады. Җәй төне кыска, күзгә йокы эленмәде, хатын торып титаклый-титаклый сазлы күлгә китте. Урманкырлар, ерактагы офык аңа каршы йөгергән кебек иде. Яр буенда канат җилпегән озын торыклы кош тирә-якны яңгыратып аваз салды! Бу аның иртәнге кунакны сәламләве иде, күрәсең.
— Исәнме, ак торна! Көзгә хәтле мин сезнең хәл-әхвәлләрегезне сорашып торырмын. Аннан хәерле сәфәрләр теләп озатып калырмын. Сез китәрсез, ак торна... Кире әйләнеп кайтыр өчен чит җирләргә китәрсез. Хәзер сез минем бердәнбер юанычым. Ияләштем мин сезгә. Терелүемә дә күпмедер дәрәҗәдә сез сәбәпче. Тәрәзәдән күрендегез дә кызыктырдыгыз. Ә сез Арыслан атлы ирнең нинди изге зат икәнен беләсез микән?
Кинәт ана торна, төлкедән өркегәндәй, сазлыкка ыргылды. Күл буеннан иңнәренә кәтмәннәрен асып шаулаша-шаулаша бер төркем хатын-кызлар килә иде. Алар, Сараны күргәч, дәррәү авызларын йомдылар һәм кырын карый-карый узып киттеләр.
Кич белән мәктәп директоры Зифа ишек шакыды. Сара мич аклый иде, идән-урындыкка акшар чәчрәгән, кунакны утыртырга урын да юк, караватта Сәрия йоклый иде. Директор хатын җирәнгән кыяфәт белән өй эченә күз йөртеп чыкты, түргә узмыйча гына ишек яңагына сөялде.
— Хатыннар күл янында күргәннәр сине, аягында басып тора, диләр. Ышанмадым, тукта, мәйтәм, керим, күрим. Бәлки, син җүри-марый гына яткансыңдыр. Пенсия ясатыр өчен. Гарип-горабага күп түли хәзер хөкүмәт.
— Зифа ханым...
— Җә, җә, турсайма. Мин сине тикшерергә кермәдем. Мәктәпкә ун гектар чөгендер басуы бүлеп бирделәр. Иртәгедән барча укытучыны да басуга куам. Сиңа да кагыла бу, Сара. Авыл укытучысына җәйге ял юк, җанашым.
— Нәстә-ә? — Бөгәрләнеп яткан Сәрия күзен-башын акайтып торып утырды. — Нәстә ди? Чөгендергә кушамы? Әй син, күсе борын, Сара кичә генә аякка басты, хәлсез әле ул, аңа ниткән басу, ниткән эш?! Нинди бәгырьсез халык соң сез, тәре җаннар, туң күчәннәр!
— Фу, бәхетсез алкашка! Кысылма безнең сүзгә, эчсәң, буеңа сеңдер.
— Ә син — Күсе Борын! Класста малайлар шундый кушамат такты сиңа, хәтерлисеңме? Берәү дә яратмый иде үзеңне, син әләкче идең. — Хурлама мине, сасы дуңгыз!
Сараның йөрәге туктый язды. Тагын аның йортында тавыш-гауга! Ул өр-яңадан тормыш башларга җыенган иде. Өен юып-чистартып, пакьләнеп-сафланып, ниһаять, җан тынычлыгына ирешеп. Булмас микәнни соң... Ишек төбендә Арыслан тамак кырды.
Ир кәефсез. Пырылдап өйдән чыккан Зифага да, аны «иртәгә Сара өчен чөгендергә үзем барам, Күсе Борын» дип кычкыра-кычкыра озатып калган Сәриягә дә мыек очын селкетмәде, аның үз кайгысы көчле иде. Яшь мулла гарьлегеннән җыенган да авылдан киткән. Арыслан аңа күпме өмет баглаган иде!
Имеш, бергәләшеп Каратайны иманга китерәләр... Түзмәде егет, сынды.
— Юлыннан кире борыйк, машина белән артыннан куып тотыйк, — дип, кәнсәләргә барган укытучыга рәис кара көйде.
— Җук белән баш катырасың, пәнимайты, изге урын буш тормас, алмашка Бугаз Гәрәй бар, — диде. — Минем мулладан гайре дә эш муеннан. Терлекләр ач, сыерлар саумаган, халык һаман баш төзәтә, айнымый, пәнимайты.
— Җүнле җитәкче халыкны аракы кисмәгенә чумырмый. Ник авылга шул зәхмәтне кертәсең? Тый!
— Ил белән лыкыналар, Каратай гына әүлиялар утравы түгел сиңа. Ничу акыл өйрәтергә! Кибетендә саттырмасаң, карчык-корчык биш бәягә итәк астыннан шудыра.
— Сез үзегез дә халыкның гайрәтен чигерерлек эшләр эшлисез бит, рәис туган. Мулланы авыл картлары җыелышып сайласын иде. Гәрәй абзыйның әхлаксыз бәндә икәнен беләсең.
— Безнең Каратайга Гәрәй кебек аждаһалар бик тә таман ул, кулы каты аның, пәнимайты.
— Хикмәт кулдамыни? Хикмәт — иманда.
— Бар, аждаһа белән үзең гәпләш, Арыслан абзый. Минем җилкәдә ит, малака, зерна, техника, пәнимайты. Иманыгызны үзегез карагыз.
Мунчадан чыккан Гәрәй «мулла» тирләп-пешеп чәй эчә иде. Ишек катындагы таныш тартмага чүт абынмады Арыслан. Кайсыдыр елда, авылга кунакка кайткач, клуб мөдире аңардан ашыктырып шушы тартманы ясаттырган иде. Сайлау өчен кирәк иде ул. Арыслан, буяу җитмәгәнгә күрә, бер ягын — зәңгәргә, икенче ягын акка буяган иде.
— Кем, энем, бик аптырама шул савытка карап. Садака җыя торган нәмәстәкәй ул. Бисмиллаңны әйтеп сал шунда акчаңны. Кич белән ата-анаң рухына белгәннәремне укыштырырмын, — диде Гәрәй, чәен шопыра-шопыра.
— Мин әле хәтерлим, Гәрәй абый, син парторг идең. Намазлык өстендәге әбине, типкәләп торгызып, ашлык чистартырга кудың, ә ишек башындагы «Аятел Көрси»не чыбыркы сабы белән сугып төшердең дә: «Динегезне, денегезне черетим», — дип сүгенә-сүгенә таптадың. Шул чактагы иманың белән генә яшәсәң, мин сине хөрмәт итәр идем.
Күрәсең, Гәрәй аны танып өлгермәгән иде, исе китеп:
— Һә-һә, Жандар Хәбибулла малае ла бу, — диде. — Ишеттем, ишеттем. Каратайны бутап, кешеләрне котыртып, әллә ниткән зиначы мөгаллимәләр белән чуалучы бәндә син. Инде миңа чиратың җиттеме? Инде мин гөнаһсызның йортына кереп мазаларгамы ниятең?
— Юк, Гәрәй абзый, сиңа бер генә гозеремне әйтәм: кеше бул, баш тарт муллалыктан. Заманында авылны кан елаткан адәм калдыгы бит син!
— Энем, теге чактагы эшем белән бусының һич аермасын күрмим: элек взнос җыя идем, хәзер — садака. Йөрмә бушка чабулап. Карты-яше үзе мине сорады. Каты кул кирәк, диделәр әммәсе дә, каты кул. Сыртларын чыбыркы белән каезлаган заманнарны сагыналар. Тәртип урнаштыр, диләр, һәк-һәкһәк. Күрсәтәм әле мин аларга күрмәгәннәрен, иншалла. — Гәрәй боргычлап тоткан сөлгесе белән ләззәтләнеп муенын ышкыды. — Һәк-һәк-һәк...
«Карты-яше сорады, карты-яше...» Арысланның мие түнде. Сукырмы әллә халык, әллә аларны җенпәриләр алмаштырганмы? Әнисе әйтмешли, хәерлегә генә булсын...
— Арыслан! — Сәрия аңа эндәшә икән, ир өметсез карашын аңа төбәде. Бер генә секунд эчендә Каратай шушы сәрхуш кызның йөзендә чагылып үткәндәй тоелды. — Арыслан, ниләр уйлыйсың син, тыңла әле мине дә. Зифага, дим, укытучы башы белән талашып йөрү килешәме инде, ә? Ярый безгә, надан Фәрдәнә белән миңа.
— Берегезгә дә килешми. Сара сездән Каф тавы артына таяр әле.
— Һи, таяр сиңа! Авылда бөтенләйгә калырга исәбе: юа-җыя, мичләр аклый.
— Өзлекмәсен, савыгып җитсен, өлгерер.
— Чөгендергә куа әле Зифа! Үзем барам, иртүк аракы тапмасам, чифир ясап баш төзәтермен. Бер пачка чәйне ярты литр суга салып кайнатасың да, шул була чифир. Куыра инде кан тамырларын, малай гынам, айга сикертә.
— Ташла эчүеңне, Сәрия. Авылның бәрәкәтен качырасың, диләр, картлар тирги.
— Каратайда бәрәкәт качыручылар бер мин генәме?! Кайсы гына йортның капкасын шакыма, һәркемдә бозык, ялган, хәсрәт, мәкер. Ә ул моны күрми, кеше чәйни, кешедән көлә, кеше хурлый. Гайбәт оясы бу авыл, билләһи газыйм! Никләр Себереңнән кайттың, бахыр? Син карга көтүендәге ак күгәрчен төсле бездә. Син дә, Сара да. Тырышмагыз да, денгә кертә алмыйсыз халыкны!
— Сәрия, син йомшак күңелле, акыллы кыз идең, эчмә бүтән, тый нәфесеңне. Менә көз аенда яшьлекне яңартып концертлар куя башларбыз, син дә катнашырсың.
— Чынлапмы, Арыслан? — Сәрия тузгыган чәчләрен җыйнаштырып куйды, бөгәрләнгән күлмәген сыпырды. — Мин акыллы идемме?
— Акыллы идең, хәзер дә акыллы син, Сәрия.
— Җырлаганымны да ошата идеңме?
— Рәхәтләнеп тыңлый идем, чишмә буйларында икәү йөргәндә, син гел җырлый идең бит.
— Ие шул, Арыслан... Кара, онытмагансың икән. Әгәр... әгәр эчүдән туктасам, үз арагызга аласызмы соң? — дип шикләнеп кенә сорады кыз.
— Вәгъдә, Сәрия! Клубта синең кебек оештыру сәләтенә ия кеше кирәк, ул мәсьәләне дә кузгатырбыз.
— Ай Аллам! Җылы сүзләрең өчен рәхмәт, Арыслан. Болай мактап үсендергәннәре юк иде әле.
— Сара, Сара, үтергеч хәбәр. Арыслан ни ди... — Сәрия очып кына ызбага кереп китте, Арыслан да өенә юнәлде.
Дөньяны тәртипкә салырга кирәк иде. Балтаң суга төшкәндәй, баш иеп, борын салындырып йөрсәң, көймәң комга терәләчәк. Кемдер упкын читендә торган Каратайга иман нуры сеңдерергә тиеш. Укулар башлангач, Арыслан балалар белән бергә авылның тарихын өйрәнергә керешер, үткәненә төкергән адәм бүгенгесен дә, киләчәген дә санламый. Әйе, ул җиң сызганып керешер. Тамчыдан күл җыяр. Күңелләреннән җыр-моң качкан авылдашлар, һичшиксез, үзгәрер, рухлары савыгыр, җаннары сафланыр.
Икенче көнне өмет-хыяллар белән булашып кичкә хәтле ишегалдында такта шомарткан Арыслан Сараның хәлен белергә керде. Аның тизрәк якты уйлары турында укытучы хатынга сөйлисе, аны үзенең теләктәше итәсе килә иде.
— Мин җыр язам, Арыслан! —дип сөенеченнән балкып каршылаган Сараны ул чүт кенә кочаклап үпмәде. — Менә сүзләрен дә үзем уйлап таптым, балалар өчен бу, «Торна җыры» дип атала. Хор оештырырга уйлыйм, син моны хуплыйсыңмы, юкмы?
— Бишкуллап, Сара! Безнең әле алда эшлисе эшләр, безнең... — Арысланның сүзе бүленде, ишектә йөзе шикәр сыман агарган Сәрия күренде. Ул сөйрәлеп кенә бусагадан үтте дә капчыктай идәнгә ишелде.
— Мин... айнык, шыр айнык. Мин... тәүбәләгән идем иртән, бетте, вчү дип, эчмим дип... Әбинең Коръәнен үбеп тәүбәләгән идем... Арысланның ышанычын акларга иде исәбем... Ул бит мактады... Эчмә, диде... Ә алар... үтерде. Чөгендерче катыннар кәтмән белән кыйнап үтерде... Чирәм өсте гел кан... — И Алла, синең миеңә кояш суккан бугай! — Сара, гаепле кеше сыман, иргә карады. — Ни... Арыслан, ул минем өчен чөгендер сирәкләргә барган иде. Көне дә кызу булды, ичмасам. Нишләтик инде, ә? Табибка илтикме?
— Юк, Сара, аңа кояш сукмаган. — Арыслан карт кызның йөзенә иелде. — Сәрия, кемне үтерделәр?
— Ике өстерәлчекнең мәхәббәт кошы, диделәр дә көлә-көлә ана торнаны кыйнап үтерделәр... Атасы котылды... Әй әйләнә баш очында әче тавыш белән кычкырып, әй әйләнә, бахыр... Җук, Арыслан, сөйли алмыйм, йөрәгемә кан укмашты... Жәллим, жәллим дә! Җук, чыгып эчәм лутчы, бастырам лутчы бу хәсрәтне аракы белән!
Мизгел эчендә Сараның күзләре түгәрәкләнеп зурайды. Ир аны тотарга өлгермәде, хатын аңын
җуеп егылды...
...Давыл төн уртасында башланды. Өй кыекларында сызгырып, сәлам генә биреп үтәрдәй тоелган җил отыры көчәя, кул-бармаклар үстергән дәҗҗал кебек, ишек-капкаларны, тәрәзә яңакларын йолкыйтарта. Торна хәбәреннән җан тынычлыгын җуйган Арыслан уяу иде, торып әнисен, хатыны белән балаларын уятты.
— Нәрсәгәдер шомланам, әнкәй. Нидер булыр төсле. Сез тиз генә мендәр-ястык алып базга төшегез әле. Баз идәне чиста, салам җәйгән. Анда ышык та, куркынычсызрак та.
— Хәерлегә генә булсын инде, улым. Җил бигрәк котыра. Әйдәгез, балалар, әйдә, килен. Сакланып атла, корсагың да бигрәк дәү.
Өйдәгеләрне урнаштыргач, кылт итеп Сара искә төште. Хәер, ул хәтердән бер дә чыкмый иде. Хатын егылып маңгаен тиште, исенә килгәч тә әрнеп, такмаклап елады:
— Минем аркада бу, Арыслан, китәргә кирәк миңа, китмәсәм, тагын әллә нинди бәла-казаларга тарырбыз, — диде.
Әнисенең ай-ваена карамыйча, Сәрияләргә йөгерде ир. Эчеп төтен булган карт кыз күзен дә ача алмый иде. Арыслан, аны күреп, Сараларга ашыкты. Сара ут элгән, йокламый иде.
— Фәрдәнәне уят та, өчәүләшеп аның базына яшеренегез, — диде ир, кыска-кыска әмерләр биреп. — Зилзилә тынмыйча кымшанмагыз.
Капка төбенә җиткәндә, җил-давыл аяктан егарга маташа, җирдән тузан-туфрак күтәрелеп күзне каплый, авызга тула иде. Теш арасында шыгырдаган балчыкны төкереп, Арыслан баганага ябышты. «Авылны уятырга иде бит», — дип үрсәләнде ул. Өермә ташкыны ут чәчрәтеп электр чыбыкларын өзде, бәйләме белән аның өстенә ыргытты. Ярый ул башын читкә борып өлгерде, югыйсә дөрләп яначак иде. Утлар сүнгәч, авылны караңгылык йотты. Кинәт күрше йортның шатыр-шотыр каерылган калай түбәсе очып барып юлга капланды, шиферлар меңгә теткәләнеп ярылды, тәрәзә пыялалары челтерәп коелды. Әйтерсең дөньяны кемдер зур кәйлә белән бәрә-кыйный, изә-вата иде. Халык уянды бугай, җиһанның астын өскә китергән давыл эченнән өзек-төтек тавышлар ишетелде: кемдер чинады, кемдер үзәк өзгеч итеп акырды... Арыслан шуыша-үрмәли ишегалдына керде, артыннан гөрс итеп багана авып калды. Кармалана-капшана гына баз капкачын тапты ул, үзенең көчсезлегеннән, мескенлегеннән гарьләнде. Нишләтәсең, әлеге дәһшәт белән көрәшерлек әмәл юк иде.
— Хәлләр начар, әнкәй, — диде ир, тузанлы битен сыпырып.
Ана карчык шәм кабызып куйган иде, тонык ут яктысында улының газаптан җыерылган йөзен күрде һәм, куркынып:
— Ахырзаман мәллә, балам?! — диде.
— Шуңа охшаган, әнкәй. Каратай аша зәһәр давыл уза.
— И Ходаем, нинди гөнаһлары өчен җәзалыйсың бәндәңне?! Ни гомер яшәп булган хәл түгел.
Сәгать телләре санап атты таң. Өстә котырды, дулады, бәрде, сындырды аждаһа һәм керфек селкетерлек тә җил әсәре калдырмыйча югалды. Арыслан башын бер калкытты баздан, бер чумды: авыл... юк. Юк иде авыл, тирә-юньдә бүрәнә, такта, калай өемнәре генә иде. Төбе-тамыры белән йолкынган агач-куаклар бәгырьне чәнечте, күзләр яшьләнде, ир бугазына төелгән төерне йота алмыйча торды. Аңа еларга ярамый. Еларга да ярамый, хәл бетеп аварга да ярамый: алда эш күп булачак, бүген исән-имин ир-заты кулы кабарганчы кабер генә казыячак иде...
Берәм-берәм кешеләр күренде. Елау-сыкрау авазы хәрабәләр өстенә таралды.
— Күршеләреңне барла, — дип кычкыра-кычкыра, Арыслан абына-сөртенә урамсыз авыл буйлап атлады. — Ишетәсеңме, халык? Күршеләреңне барла!
Кинәт, күк-җирне сискәндереп, бер хатын акырды. Аның тавышы җансыз авылны урталай телде.
— Ак торна каргышы бу-у-у!!!
Ир артына борылды. Иң зур такта-агач өеменә менеп баскан да талпына-кагына Сәрия акыра иде. Кызның чәче-башы тузган, күлмәге кадакка эләгеп ертылган, күзендә шашкын халәт. Арыслан йөгереп килеп аны аска тартып төшерде.
— Сара кайда?! Сиңа әйтәләр, Сара кайда?!
— Китте... Син дә кит. Торна каны бу авылда. Кит, кач!
— Кая китте?!
Сәрия аны ишетмәде. Тиле сыман һаман бер сүзләрне кабатлады:
— Торна рәнҗеше, торна каргышы... Әй, кешеләр! Әй, кансызлар! Әй-й-й!
Әй-й-й...
Карасу авылы
Август, 1995