

— Улым, кил әле.
Таң йокысыннан уятып ишегалдына чакырган ана карчыкның борчылуы йөзенә чыккан иде.
Арыслан шомланып куйды: каратайлар тагын берәр бәла-казага тарган микән?
— Улым, килен ишетмәсен, бакчага керик.
— Нинди сер ул, әнкәй. Гөлфия безнең гаилә кешесе, яшермә, бергә сөйләшик.
— Әй, бала! — Анасы өзгәләнеп әйтте бу сүзне. — Килен колагы өчен катырак шул сүзем. Бүген көтү куганда күземне ачырмадылар, гарип укытучы белән икегезне борчак кебек утлы табада биеттеләр. Каушаудан зиһенем чуалып, сыерымны көтүгә дә кушалмадым. Ир башың белән адәм көлдермәсәң, улым.
— Аң-ла-шыл-ды-ы. — Арыслан кулы белән чигәсен кысты. — Уты юк, ә төтен чыккан.
— Авыл у-у килә, улым, ят хәбәр бит, адәм өчен моңарчы ишетелмәгән хәбәр.
— Их, әнкәй, әнкәй. Әнә яшьтине малае кыйнаган. Эчәкләренә хәтле изгән, ди. Төнлә больницага илткәннәр Шаһины. Аны сөйләмиләр, әйеме? Чөнки бу Каратай өчен гадәти вакыйга. Эчеп исерү, сүгенү, кеше үтерү, талау-мыскыллау, бер-береңне рәнҗетү — болар пүчтәк хәбәрләр, шулаймы?
— Кыз-кыркынны кул арбасына төяп йөрү ир-атка килешми, диләр инде, улым. Хурлык, диләр.
— Алайса, миһербанлык кылу хурлык эш санала хәзер, ә? Мин бит Сараны кызык өчен арбага утыртмадым, терелсен дип, изге ният белән эшләдем моны, әнкәй! Хет син аңла! Чирне чакырып китермиләр, иртәгә без дә егылырга мөмкин. Шунда бер кашык суга тилмереп ятсак, хәләхвәлләребезне белүче кеше булмаса нишләрбез?
— Авылда элеккеге ата-баба гадәтләре бетеп бара, улым. Күрше хәлен күрше белми, һәркем үз көнен үзе күрә, үз кайгысын үзе йота. Авыл очындагы ялгызак Гатаулла бабаң үлеп атнадан артык ызбасында яткан. Пучты кыз пинсә акчасын бирергә кермәсә, череп бетәсе икән. Син генә ала карга булалмассың Каратайда, кеше ничек яшәсә, шул рәвештә яшәрсең. Мөгаллимә катынны бүтәннәр тәрбияләр, Алла кушып.
— Юк инде, әнкәй. Бүтәннәр аны оныткан. Сара безгә кала. Син үзең, ярдәмчел булыгыз, дип үстердең түгелме соң?
— Ватык-җимерек дөньяны без генә төзәталмабыз, улым. Кешедән аерылып яшәргә тырышма. Сараны ризыктан өзмәм, сүземне аяк астына салып таптамасаң әгәр. Йөрмә ул катын йортына, гайбәттән саклан!
— Булды, әнкәй, бәхәсләшмик. Гайбәттән өркеп, синең ләгънәт-каргышларыңнан куркып, Сараны ярдәмнән ташлыйсым юк. Ул да кемнеңдер газиз баласы.
— Кечкенәдән үк үзсүзле, киребеткән идең, әле дә бу гадәтеңнән бизмәгәнсең икән, улым.
...Көндез ул мәктәпкә сугылды. «Мәктәптән булышалармы?» дигән сорауга Сара җавап бирмәде, һәм бу бик сәер иде.
Коридорның түр башыннан ук аны берсе:
— О, Арыслан Хабибуллович! Төкле аякларың белән! — дип сәламләп каршы алды. Караңгы иде, башта Арыслан тавыш иясен танымады. Мөгаен, аның кергәнен тәрәзәдән күргәннәрдер. Таныгач та гаҗәпләнмәде: Зифа — мәктәп директоры. Зифа — классташ. Зифа — кайчандыр Арысланга гыйшык тотып йөргән кыз... Укыганда бик чытлык иде, астыртын явыз иде. Бөтен класс алдында көлә-көлә егетнең Сәриягә багышлап язган шигырен укыды, аның иң яшерен хисләрен дөньяга чәчеп, оятлы итте.
Ул Сәрияне күралмый иде. Шунда Арыслан Зифаны тотып яңаклады.
Алар мәңгегә дошманлашып калган кебек иде.
— Ишеттем, ишеттем, роно мөдире хәбәр итте, безгә укытырга киләсең икән, — дип, Зифа, балкыйелмая, Арысланга кулын сузды. — Хәтерлисеңме, син миңа суккан идең?
— Хәтерлим, әшәкелек җәза белән түләнә.
Ханымның йөзенә кызыл тимгел бәреп чыкты, юка иреннәре бөрешеп кысылды.
— Йә, син ни оттың инде шул Сәриягә багынып? Барып чыккан алкаш бит җанкисәгең!
— Минеке генә түгел, безнең Сәриябез, Зифа. Каратай Сәриясе уртак хәсрәт ул авыл өчен.
— Каратайның яманатын саткан Сәрияңне чүплеккә генә себереп түгәсе инде!
— Түксәң, авылы белән түгәргә монда. Тик минем йомыш ул түгел, Сара Сәфәрова язмышы өчен борчылып керү. Сез аны үги иткәнсез бугай, дүрт айда бер генә укытучы да аның хәлен белешмәгән.
Зифа ирен чите белән генә хәйләкәр елмайды.
— Ой, өлгер дә инде абзаң! Анда да җитешкән! Белешмәгәннәр икән, димәк, Сәфәрова үзе гаепле.
Сүз бит кунакка бару турында бармый, Зифа ханым! Кеше үлеп, сүнеп ята, ни җаныгыз белән шуның капка төбеннән үтеп-сүтеп йөрисез? Йөрәгегезгә мүк үскәндер, ахрысы.
Ярсыды Арыслан, тавышы тәрәзә пыялаларын зеңгелдәтте.
— Чү, чү, Хабибулыч, — диде Зифа, еламсырап. — Талашалар, дияр халык, кычкырма алай. Ниндидер килмешәк Сара өчен тәмсезләнмик. Ул тинтәк чүт кенә безнең коллективның йөзенә юынтык су түкмәде. Нишләде, дисеңме? Укытучылар көнен бәйрәм иткәндә аракы эчмәде. Әртистләр кебек кыланып утырды. Имеш, укытучы кешегә хәмер кабу — җинаять. Әле роно мөдире Гатауллинга әләкләргә җыенды. Әләклим димәде, билгеле, ну без моны кыланышыннан сизендек һәм, Гатауллин килгәч, Сараны тоттык та лабораториягә кертеп бикләдек. Тәки төн кундырдык шунда. Мәйтәбез, кайнар башын суытсын, ниткән кешедән аерылу ул. Рас син коллективта эшлисең икән, рәхим итеп аның сулышын сула: эчәләр икән — эч, җырлыйлар икән — җырла. — Сагаеп тыңлаган Арысланны үз ягыма авыштырдым дип уйлаган Зифа ашыгып-ашыгып сөйләде: — Ә Хәлимә апаның туган көнендә ничек мыскыллады ул! Пианинода уйна әле, без кушылып җырлыйбыз, дигәч, исерекләр өчен уйный торган көем юк, диде. Икенче көнне Хәлимә апаны класска дәрес бирергә кертмәгән, авызыңнан хәмер исе аңкый, балалардан оял, дигән. Укытучыны бизиме инде мондый сыйфатлар, йә? Шуннан соң да син аның хәлен белергә кушасыңмы?
Бу хатын белән аңлашу-сөйләшү, кайда хаклык, кайда ялган — исбатлау-дәлилләү мәгънәсез иде, ир ишеккә борылды. Менә Сараны ни өчен яратмыйлар икән... Ул аларга охшамаган икән. Әле Арысланга да көзгә хәтле ике нәрсәне ачыклыйсы кала: ул мәктәпкә укытырга барамы, әллә көрәшергәме? Аның хыялы бөтенләй бүтән иде: шәһәрдә колакка чалынмаган «абый» сүзен балалар авызыннан ишетергә, алар белән чын күңелдән якынаеп, мәктәп өчен янып-көеп яшәргә теләгән иде ул. Ай-һай, булыр микән? Сарага кадалган пычак аның да бәгырен уеп-телеп төшермәс микән? Чынлап та, көчкуәт гайбәт сүз белән көрәшеп әрәмгә түгелмәсме? Аракы, хәмер ише азгын зат үтеп кергәч, бу изге йорт мәктәп дип аталырга хаклымы соң?
Арысланның эчендә әллә нәрсә шартлап сынды. Киң урамнар тарайды, шул тарлыкта җан да авыртып кысылды.
— Әссәламегаләйкем, мөгаллим абый!
Иске мәчет турыннан уйланып барган укытучыны кемдер сәламләде. Арыслан башын күтәрде.
Мәчет капка төбендә чалма ураган яшь кенә мулла басып тора иде.
— Вәгаләйкемәссәлам, энем! Танымыйм, син кем баласы?
— Асса Сәмигулла углы Габдулла мин, Арыслан абый. Сез авылдан чыгып киткәндә, без бик бәләкәй идек. Үткән ел Бохара мәдрәсәсен тәмамлап кайтып Каратайда муллалыкка керешкән идем дә... булмас, ахры.
— Тукта әле, мулла энем, ник булмас? Әйдә, аяк өсте гәпләшмик, утырышыйк.
Яшь мулла белән укытучы мәчет ишегалдына уздылар. Эскәмиядә комганнар тезелешеп тора, рәшәткәгә чуклы сөлгеләр эленгән.
— Картларга тәһарәт алырга әзерләп куйган идем, — диде егет, Арысланның сораулы карашын тоеп. — Тик җомга намазын үзем генә укыдым, йөрмиләр хәзер мәчеткә. Юкса көне дә аяз, юллар такыр.
— Йөрмиләр?! Алайса, яңа мәчетне нигә төзиләр?
Аксыл чырайлы мулла түш кесәсеннән дисбесен тартып чыгарды да кире тыкты.
— Уңайсызланма, мулла, дөресен әйт, — диде Арыслан.
— Аллаһы Тәгалә кичерсен, вәләкин мин эчемдәге зарымны бушатырга тиеш, мөгаллим абый. Күрше авыллардан көнләшеп торгызалар иман йортын каратайлылар. Бу мәчетебез дә, әлхәмделиллаһи, нык безнең, салынганына өч кенә ел. Мәчетебезне түгел, иманыбызны савыктырырга иде әүвәле. Шул ният белән Бохарадан тиклем юл сабуым иде. Угрыны угрылыктан, хөсетне хөсетлегеннән, явызны явызлыгыннан биздермәктә иде уем, гайбәттән тыярга, имансызлыктан арындырырга иде теләгем. Иренмәдем, йорт саен кереп вәгазь укырга керештем, Ходайның хак сүзләрен һәр күңелгә салырга тырыштым, хәлбуки ишекләр ачык булса да, түрдә миңа урын кысан иде, түрдә баш кунак — шайтан суы аракы, күңел мөнбәрендә байлык кайгысы, адәм дөнья куа, мал җыя. Казан калаларыннан капчык-капчык ташыган изге китапларыма кул тидерер вакыт тапмый. Иң яманы — битарафлык афәте халыкта. Каратайны мин генә денгә кертә алмамдыр, мөгаллим абый, китәрмен, ахры.
— Ашыкма, мулла. Ни йөрәк белән авылны ташламак кирәк?! Бу бит безнең кендек каны тамган җир! — Арыслан, баягы уй-хәсрәтен онытып, егетне үгетли башлады. — Читтә дә рәхәт түгел, тамакны туйдырырсың анысы, ә менә җанга азык юк. Авыл сагындыра, картайган саен, ул сагыш көчәя, яшь чакта гына диңгез тубыктан кебек, энем. Егерме елдан соң кайтты абыең Каратаена әйләнеп.
— Синең күңелең бозылмаган, мөгаллим абый. Синдәйләр авылда әз шул. Хаста мөгаллимәгә шәфкать күрсәтүең дә зур савап. Кыз-катынны җәлләгән бәндә — мәңгелек дога иясе ул. Андый затның үлгәч тә урыны җәннәттә.
Рәхмәт, мулла. Аңлавың өчен рәхмәт. Без синең белән фикердәшләр икән. Иншалла, икәү тотынсак, каратайлыларны әз-мәз иман юлына таба турыларбыз. Авыл элеккеге матур гореф-гадәтләре белән яшәргә тиеш.
— Кайчакта, мөгаллим абый, ышанычлар киселеп-киселеп куя. Гомереңне заяга уздырып, томанадан галим ясарга кирәкми, җәһәннәм кисәүләре бит алар, дисең дә, тагын нәрсәгәдер өметләнәсең. Әнә бүген кич белән клубка артистлар килә икән. Каратай кәмит ярата, кеше күп җыелачак. Мәйтәм, концерт алдыннан халыкка өч-дүрт кенә үтемле сүз әйтеп төшәр идем. Атна-ун көннән уразага керәбез. Онытканы бардыр моны, хәтереннән җуйганы.
— Шәп бит бу, энем! Мин дә барам, кичкә көт. Сүз генә әйтмә син анда, вәгазь сөйлә, вәгазь.
Кич җитәргә өч-дүрт сәгать вакыт бар иде. Ир Сараның ишеген какты. Бусагадан ук шаулап-гөрләп: — Хәлләр ничек, коллега?! Әйдә җыен, торналар сагынгандыр, — диде.
Әйтерсең лә укытучы хатын аны беренче мәртәбә күрә, беренче мәртәбә тавышын ишетә иде, сискәнеп китте, кулындагы китабы ирексездән шапылдап ябылды.
— Син?! — диде Сара, күзләрен зур ачып. — Син?! Юк, юк!
(Дәвамы бар.)