Литература
24 Ноября 2025, 07:00

Китмә

Гөлнур АЙЗАТ7 өлеш. Кухня тәрәзенә күз салгач, хатын тагын бер имәнеп куйды. Пар миләшнең берсенә ни булган: әллә ничә ботагының яфраклары көз җитмәс борын бөрешеп, саргаебрак киткән. Миләүшәнең күңеле боегып китте. Үзен бу халәттән эш белән чыгарасы килеп, камыр куярга уйлады. «Бакчада кузгалагым бик матур үсеп киткән, әллә кузгалак бәлеше пешерим микән?

КитмәКитмә
Китмә
Кухня тәрәзенә күз салгач, хатын тагын бер имәнеп куйды. Пар миләшнең берсенә ни булган: әллә ничә ботагының яфраклары көз җитмәс борын бөрешеп, саргаебрак киткән. Миләүшәнең күңеле боегып китте. Үзен бу халәттән эш белән чыгарасы килеп, камыр куярга уйлады. «Бакчада кузгалагым бик матур үсеп киткән, әллә кузгалак бәлеше пешерим микән? Динарым бигрәк ярата шул әчкелтем бәлешне», – дип уйлап кына куйган иде, телефон шалтырады. Менә бит ә, Динары шалтырата:
– Әни, син дә оныгыңны сагынгансыңдыр, балдыз белән кичкә сиңа киләбез! – дип сөендерде.
– Динисламны сагынырга өлгергән идем, улым, бик әйбәт булыр. Менә әле син яраткан бәлешне пешерергә уйлап торам, балам!
– Кузгалак бәлешеме? Вәт әйбәт була, әнием, балдызны да сыйларбыз. Ул да бит безнең улыбыз өчен үлеп тора!
Миләүшәгә, әйтерсең, канатлар үсеп чыкты – әллә кайдан беләкләренә көч керде, аяклары да атлап китмәсә дә, ныгытып басып тордылар. Ана кешегә күп кирәкмени, балаларының якты бер карашы да бәхетле итә бит аларны!
Бәлешкә дип куйган камыр бик тиз күтәрелеп менде. Кузгалакны турап, инде өске капкачын бөреп, бәлешне мичкә тыгарга гына кирәк. Духовка кызып өлгергән, табаны куяр өчен калын бияләен алырга стенка тартмасын ачкан иде, бияләйләр белән бергә матур бизәкле зур агач кашык та килеп чыкты. Кашыкның эчке ягында «Туган көнең белән, Миләш!» дигән язуы бар. Миләш дип аңа бары тик ире генә эндәшә, ләбаса! Соңгы көннәрдәге хәлләр туган көнен дә истән чыгарган икән! Карале, әйтәм аны Динары кичкә килергә булды, сәбәбе дә шулдыр әле. Бу яңа кашыкны Чыңгыз кайчан куйган икән, ник ялгызы гына, пар түгел? Миләүшә ит бәлеше пешергәндә, әнисеннән калган зур агач кашыкны, бәлеш капкачын ачкач, гел уртага куя торган гадәте бар иде. Әллә ире шул кашык урынына, моны бирергә уйладымы икән? Үз кулы белән биреп калдырса ни булган инде, тартмага салып китмәсә?! «Тукта әле, алайса, камырым җитәрлек, ярты үрдәгем дә тора, ит бәлеше дә ясап мичкә тыгыйм әле! Бәлки, Чыңгыз да килеп чыгар? Хатын ашыга-кабалана, ит турарга тотынды. И шул каз-үрдәк итеннән пешергән бәлешен иренең, улларының мактап ашаулары! Бигрәк бәхетле чаклар булган икән! Бергәләп эшләгәнгә күңелле булгандыр ла ул вакытлар! Ире ит турый, Миләүшә – бәрәңгесен, Динары гел суган турарга ярата иде, Булаты гына төпчек малай булгач, әзергә-бәзерне ашады, «Мин борыч сибәм», – дип, борыч савытын тотып өстәл артында тик утырыр иде...
Бер оя – бер төп булып яшәгән матур елларны сагынырга гына калды бугай. Ит бәлешен ясап, мичкә тыккач та, Миләүшә ире калдырып киткән агач кашыктан күзен ала алмыйча, һаман кулында әйләндерүен белде. Кып-кызыл миләшләр төшереп бизәлгән кашыкның нәкъ уртасында ап-ак буяу белән язылган сүзләрдә әллә нинди җылылык бар сыман – кашыктан күңелгә якын матурлык бөркелә. Туган көнен дә онытырлык булгач, үзен бөтенләй хәтерсезгә чыгарды хатын. Кемнеңдер ире хатыннарының туган көненә затлы машиналар, кыйммәтле туннар, йөзек-алкалар бүләк итә, ә монда – агач кашык! Әмма Миләүшә шул язулы агач кашыкны бернинди кыйбатлы бүләккә дә алыштырмас иде әле, тик бүләк хуҗасы гына янында булсын иде!
Кашыкны кайчан тартмага салып өлгергән Чыңгыз? Миләүшә чәй ясаган арадамы, әллә башка көннеме? Соң ул тартманы ачканына 2 генә көн ич әле, берни юк иде. Хатын борынына бәлеш исе керә башлаганны сизгәч кенә, урыныннан күтәрелде. Бәлешләре матур гына кызарып килә. Миләүшә култык таякларын ишек читенә сөяп куйды да, абаланып, идәннәрне сөртеп алды. Йорт эчендә бала елаган тавыш ишетелде. «Динарлар әллә килеп тә җитте инде?» – дип уйларга да өлгермәде, зәңгәр ефәк конвертка төрелгән баланы күтәреп, Сәнифә килеп керде. Сәнифә идәндә тезләнеп мунчала сыгып торучы Миләүшәне күреп аптырап китте:
– Миләүшә апа, бу нинди эш инде, без килә дип шулкадәр изаланасызмы? Динар, әйдә бүләкләрне куй да, мә Динисламны, үзем күз ачып йомганчы сөртеп алам ул идәнне! – Динарның балдызы хатынны бу сүзләре, ачыклыгы белән тагын бер сокландырды. Миләүшә белән Динар малай белән әвәрә килгән арада, кыз бүлмәләрне юып чыгарды.
– Я, Динисламның да ашыйсы килгәндер, сезнең дә! Мин бәлешләрне алдым монда, Миләүшә апа, нишлибез?
– Әни, бүген синең туган көнең бит, үзең берни әйтмисең дә! Әллә оныттыңмы? Без менә Сәнифә белән икәү уйладык та, килеп сине котлап китәргә булдык. Бер Миләүшә янына күп миләүшәләр булсын дидек, – дип, улы әнисенә зур тартма сузды.
– Ачыгыз, ачыгыз, Миләүшә апа, бергә сайладык, сезгә ярарга тиеш! – дип Динисламны күтәргән Сәнифә хатын янына ук килеп басты. Ак тартмада миләүшә чәчәкләре төшкән ефәк күлмәк ята иде. – Ә монысы миннән, дип, кыз Миләүшәгә челтәр бизәкле тартмадагы миләүшә гөлен сузды. Миләүшәнең күрелгән манзарадан йөзләре алсуланып чыкты, күзләре яшьләнде.
– Рәхмәт, җан кисәкләрем, рәхмәт! Бик зурлагансыз! Көтмәгән дә, уйламаган да идем. Бәхетле булыгыз, җаннарым!
– Әти киләме соң?
– Иртән кереп чыкты ул... Әтиегез... Менә бүләк тә калдырган әле, – дип, Миләүшә язулы кашыкны күрсәтте.
– Кашыкмы? Вот бу әтичә, ичмасам! Гомер буе шундый искитмәле булды: то урманнан ике кыңгырау алып кайтыр, то сандугач койрыгы, то кырмыска оясы!
– Соң бит, улым, син көләсең дә, ул кырмыска оясын да мин аякларымны тыгып утырсам, йөреп китмәмме, дип җыеп кайткан иде бит зур капчыкта. Бик-бик аякландырасы килде аның мине, ә мин менә һаман таяк дусларым белән, – диде Миләүшә.
– Булатлар нишләп кайтмый соң. сине туган көн белән беренче ул котлагандыр әле, яле, әни, нәрсә бүләк иттеләр?
– Оныткандыр ул, әле бит «чуп-чуп» айлары аның! Балалар бит «туп-туп» айлары җиткәч кенә, әти-әнисен искә төшерә, улым!
Сүзгә Сәнифә дә кушылды:
– Миләүшә апа, сез шундый бәхетледер, менә бит нинди сәламәт, матур оныгыгыз туды, Динар кебек алтын йөрәкле улыгыз бар!
– И минем балдыз, мактаса-мактап карый инде! Яле-яле, дәү әнисе, безнең Динисламыбыз ни ди икән? Ничек котлый икән яраткан дәү әнисен?! Менә бит котлап куйган, күп итеп котлаган бу, әни! – дип, кеп-кечкенә йомгакның артын чәбәкләп куйды. Оныклары, сөбханалла, елап бик аптыратмый икән! Миләүшә тере йомгакны кулына алды. Гаҗәп тәмле исле, алма төсле кып-кызыл битле, бәләкәй почык борынлы баланы сөеп туйгысыз! Миләүшә башлыгыннан чыгып торган кара бөдрә чәчләрен үбеп:
– Чыңгыз бабасы булган ич бу, нәкъ бабасы! – дип куйды. – Менә ул дөньядагы иң зур бүләк! Бу бүләкне бернинди акчага да сатып алып булмый, улым!
– Без дә әтигә охшаттык малайны. Фирая беренче тапкыр имезергә керткәч тә, шулай дип смс язган иде.
– Улым, киленнең хәлләре ничегрәк соң?
Динар, әнисенә сиздерергә теләмәсә дә, йөзенә борчулы төс чыкты.
– Бик рәтләнеп китә алмый шул, әни, кан күп югалтты ул. Гинеколог белән гел сөйләшеп, кирәкле даруларны ташып торам инде мин. Әле менә кайбер дарулар эчкәч, баланы имезмәскә дә куштылар. Динисламны ясалма сөткә күчерергә туры килә инде. Сәнифә бик тырышып карый, бик рәхмәтле мин аңа, көне-төне бала янында.
– Фирая апа терелә күрсен берүк, балага үз әнисе кирәк лә ул! – дип куйды Сәнифә. Онык белән әвәләнә торгач, ишек тавышын да ишетми калганнар.
– Минсез генә бәйрәм итәсезме әниегезнең туган көнен? – Чыңгыз икән. Миләүшә иртән бик борчулы киткән иренең кич кабат килүен бөтенләй көтмәгән иде.
– И, Чыңгыз, әле без өстәл артына утырмадык та, менә Динисламны яратып туя алмыйбыз, – дип, иренә җылы караш ташлады.
– Әти, нихәл, менә молодец син, шулай кирәк, ничек инде синсез бәйрәм булсын?!
– Кая әле, Тимеровларның киләчәге нинди икән, оныкны мин дә күрим! – дип, Чыңгыз да баланы кулына алды. Динислам күзләрен челт-челт йомгалап, авызын бөрештереп, бабасына үзенчә сәлам бирде.
– Кара син моны, соң бу минем бөдрәләрне эләктергән түгелме соң – шулай шул, ай карак оныгым, бабасының кара бөдрәләрен урлаган үзенә, менә бит, ә!
Өйдә, әйтерсең лә, кара-кучкыл болытлар таралып, кояш чыкты – шушы кечкенә генә сабый ничә кешенең йөзенә бәхетле елмаю бүләк итте. «Сабый бала патшаны да баш идергән», – дип, борынгылар юкка гына әйтмәгәндер!
Табын янына утырдылар. Чыңгыз куен кесәсеннән кып-кызыл пар миләш тәлгәше чыгаргач, өйдәгеләр аптырап китте.
– Әти, син как всегда оригинален – бу бүләк әнигә дип уйлыйкмы?
– Сабыр, улым! Каяле, Миләш, беразга булса да, синең күз яшьләреңне киптерик. Бу алкаларың искерде бит инде, сал әле син аларны, мин сиңа яңаларын алып килдем, – дип, кечкенә зәңгәр бәрхет тартманы ачып җибәрде. Анда нәкъ зәңгәр миләүшәләр төсле ике колак алкасы беркетелгән иде.
– Чыңгыз! Миңамы болар?
– Сиңа инде сиңа, монда башка Миләүшә юктыр бит?! Әйдә, матур булып йөр әле яшь килен янында!
Миләүшә иренә тагын да яратыбрак, тагын да сөйкемлерәк итеп карады. Ярата, ярата икән бит аны ире! Элеккечә үк ярата икән! Берни дә үзгәрмәгән, Сабирә янына да кызы хакына гына киткәндер ул!
Сәнифә хатынны култыклап алды да:
– Әйдә, Миләүшә апа, без алып килгән күлмәкне дә киеп кара әле, бигрәк колак алкаларың белән пар килеп тора бит! – дип, йокы бүлмәсенә алып кереп китте.
– Ә бәлеш? Суына бит!
– Бәлешне җылытып та алып була аны, ә мондый мизгел гел булып тормый.
Динар белән Чыңгыз хәл-әхвәлләр алышкан арада, ике хатын-кыз матурлык салонындагы сыман, бүләкләргә сокландылар. Миләүшә ефәк күлмәкне киеп көзге алдына тотынып баскач, бүләкнең аңа таманлыгына, матурлыгына сокланып телсез калды.
– Ай-яй сылу икән сез. Миләүшә апа, карагыз әле сезнең билләрне, утырып торган иңбашларын! Яле менә чәчегезне дә матур итеп янга каратып өеп куябыз да, колак алкаларын кигәч, бер дигән юбилярша булачаксыз!
– Рәхмәт, балам! Их менә аяклары да йөрсә икән – биеп әйләнер идем! – дип куйды хатын. Көзгедән кырык биш яшендәге түгел, ә күпкә яшь мөлаем хатын бүлмәдәге Миләүшәгә кул изәде.
– Алкаларны ничек шулай белеп алды икән бу Чыңгыз абый?! Бигрәк матурлар – яңа гына чәчкә аткан миләүшәләрдән бер дә аерылмый кашлары да!
– Чыңгыз шулай шаккатыргалый инде ул. Мин инде кашыкка гына да риза идем, алтыным, – дип елмайды хатын.
Сәнифәгә тотынып, кухняга чыккач, ирләр дә соклануларын яшермәделәр:
– Вәт безнең әни – унсигезгә төшкән бит!
– Бик килешә, Миләш, бик күркәм!
Дәү әнисенә «мин дә бар әле монда» дигәндәй, онык та азрак кына шыңшып тавыш бирде.
Матур түгәрәк табын корып, бәлешләрне мактап, бергәләп ашап-эчтеләр. Читтән карап торган кеше бу гаиләдән дә бәхетлерәк гаилә җир йөзендә юктыр, дип ышаныр иде. Китәргә җыенганда, Динар әтисенә карап:
– Әти, син бүген өйдә генә кунсаң ничек булыр икән? Сабирә апай барыбер хастаханәдә бит! Чит өйдә тилмереп ятканчы, үз йортыңда рәхәтләнеп йоклар идең!
– Чыңгыз, чынлап та, китмә! Мондый бәхетле көнем күптән булганы юк иде, аз булса да, дәвам итсен инде! Китмә, китмә, Чыңгыз! – дип, Миләүшә иренә ялварулы караш ташлады.
– Булат ни дияр?
– Булат бит әле бүген кайтмады да, ул да бит – синең улың, аңлар...
– Ярар, алайса... Мин Сабирә өчен бераз тынычлана төштем. Табиб Талип Салихович: «Мин аны 3-4 көндә аяккка бастырам, менә күрерсез!» – дип калды.
Динар белән Сәнифә оныкны алып кайтып киттеләр. Ир белән хатын, балалар киткәч, ничектер бер-берсенә сүз кушарга кыймыйча тордылар. Аннары Чыңгыз, Миләүшәне кочып алды да:
– Я, Миләшем, син бераз ял итеп ал, камыр белән әвәрә килеп арыгансыңдыр, мин кухня өстәлен җыештырып куйыйм, дип кухняга чыгарга уйлаган иде. Хатын ирен туктатты.
– Аз гына булса да янымда утырып тор, аз гына! – дип, иренең күзләренә карады. Башта: «Мин сине шундый сагындым, шундый яратам икән мин сине, Чыңгызым. Мин синсез яши алмыйм. Миңа син сулар һавам, эчәр суым кебек кирәк, кирәк, бик кирәк! Мин синсез тын ала алмыйм, яши алмыйм мин синсез!» – дип әйтергә уйласа да, тыелып калды. Иренең ике кулын алып битенә куйды. Чыңгызның учына Миләүшәнең яшьләре бер-бер артлы тамды да тамды…
Иренең бүген – нәкъ менә аның туган көнендә үз янында булу шатлыгыннан тамган сөенеч яшьләре иде болар... Инде ничә көннәргә сузылган борчулы, сагышлы мизгелләрне шушы бер минутлык бәхет барысын да оныттырды. Күпме шулай утырган булырлар иде, Чыңгызның кесә телефоны шалтырады. Динар икән.
– Әти, син өйдәме, әни янындамы?
– Ие, улым, нишләп сорыйсың? Китмәдем мин, хәер, китә ала идеммени?!
– Әти, әни янында булсаң, тышка чыгып сөйләш әле, эштән шалтыраталар диген, бик авыр хәбәр бар!
 
(Дәвамы бар.)
 
Гульнур Айзетуллова

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас