

Минутлар минутларны, сәгатьләр сәгатьләрне куа-куа өч көн узды. Чыңгыз да әллә онытты, әллә башка борчулары өерелеп килдеме – йортта күзгә-башка күренмәде. Миләүшә шалтыратып та карады, җавап булмады. Аптырагач, улларына әтиләренең хәлен белергә кушты. Чыңгызга охшамаган бу: бернинди хәбәрсез өч көн, өч төн!
Миләүшәнең йөрәге юкка кысып-кысып ярсымаган икән: дүртенче көн иртән сакал-мыеклары каралып үскән, үзе йончыган Чыңгыз килеп керде. Хатын имәнеп китте. Һәрчак битен чиста йөртә торган иренә ни булган? Ире хатынны күз карашыннан аңлады.
– Су бир, йөрәгем яна! – ир турыдан-туры кухняда табак-савыт юып торучы Миләүшә янына узды. Хатын аны-моны сорамады, Чыңгызның пар күгәрченнәр төшкән бизәкле зур бокалына чәй агызды.
– Салкын су, салкынны бир! Чәй эчәрлек хәлдә түгел мин, Миләш!
Миләүшә икенче чынаякка краннан салкын су агызды да иренә сузды. Иренең куллары калтырый, үзенең өсте-башы бөгәрләнгән. Киеменә сыңар мамык та кундырмый торган Чыңгыздан җилләр искән! Менә сиңа яшь хатынлы ир! Сабирә нишләп бер дә иренең өстенә күз төшерми икән?! Миләүшә, аяклары тыңламаса да, Чыңгызның күлмәк-чалбарларын гел карап йөртте: юды, үтүкләде, һәр киемен таслап, элгечләрдә генә саклый иде.
Бокал тулы салкын суны голт-голт итеп эчеп куйгач, Чыңгызның калтыравы бераз басылды сыман.
– Алла каргады мине! Үз кыланмышларым үземне җәзага тотты, шул кирәк миңа! Күземә генә карап торган алма кебек хатынымны ташлап чыгып кит, имеш! Шул кирәк миңа! Үзем корган гаиләнең кадерен белмичә...
Миләүшә иренә якын ук килеп, сыңар кулы белән аның иңбашына таянды:
– Чыңгыз, җаным, яле куркытма, рәтләп сөйлә, аңлат, ни булды?
– Булды гынамы соң?! Ай булды! Бөтен күгемне кара болыт каплады! Күземә берни күренми, Миләш!
Иренең тагын ярсып китүеннән куркып, Миләүшә Чыңгызның тирләгән чәчләре маңгаен каплаган башын күкрәгенә кысты.
– Тынычлан! Хәзер яхшылап аңлат!
Чыңгыз үз халәтен аңлатырлык бу авырлыктан ничек чыгарга белмичә, хатыны күкрәгенә капланган килеш: «Уф!» – дип куйды. Миләүшә иренә юату сүзләрен эзләп карады – авызыннан чыкмады.
– Сабирә, Сабирә! – диде дә Чыңгыз туктап калды.
– Ни булды Сабирәгә? Талаштыгызмы, сиңа ямьсез сүзләр әйттеме?
– Сабирә...
– Исәндер бит Сабирәң? Әллә кызы артыннан ул да китеп бардымы, Ходаем?
– Исән лә!
– Соң, исән булгач? Чыңгыз кинәт кенә торып басты да кухнядагы тәрәзә каршына килде.
– Безнекендә – пар миләш әнә! Аның бакчасында – каен!
– Кем нинди агач ярата бит инде, җаным, агачларның ни катнашы бар монда?
– Бик бар, бар катнашы! Каен агачы тәрәзә каршында булса, өйгә бәхетсезлек киләсен көт тә тор! Ни пычагыма утырткан ул каеннарны?!
– Теге көнне аккошны зиратка илттем бит... шул менә – утыра Айсылу кабере өстендә... «Сабирә, я, менә кызыбызны ясап алып килдем», – дим. Ул ләм-мим. Ник бер күтәрелеп карасын! Аны култыклап янга утырттым. Кабер өстендәге баганага аккошны беркетеп кенә бетердем, килеп ябышмасынмы аккошка.
– Мин дә очам, бергә очабыз бу кош белән мин дә! – ди, көне буе шунда утырган кабер өстендә, күлмәкләре сары балчыкка буялып беткән. Күзләре кызарып, шешеп чыккан. Елаган да елаган инде ул. Чак өйгә алып кайта алдым.
– Соң?
– Нәрсә соң? Сабирәне кичә төнлә хастаханәгә салдым. Тынычландыра алмадым мин аны. Өч көн буе ятмады, йокламады, ашамады-эчмәде. Бакчадагы каенга чыга да сарыла, чыга да сарыла... Каенны кочаклап: «Кызым, җимешем, ник дәшмисең, бер генә эндәш инде!» – дип, каен белән сөйләшә. Кичә төнлә шул каенны кисеп маташа, кечкенә пила тотып чыккан. «Кызымны шушы каен гына үтерде, мин дә аны үтерергә тиеш, яшәмәсен минем янда!» – ди, үзе үксеп елый, ачыргаланып кычкыра. Өстендә дә йокы күлмәге генә, алып кермәкче булып карадым, тыңламады. Җиңә алмагач. «Ашыгыч ярдәм» чакырттым. Алып киттеләр. Үзем дә озата бардым. Юл буена кычкырды. Күзләре калайланып киткән.
– Их, Сабирә, Сабирә!
– Сабирә – психушкада! Мин менә шуннан кайтып килешем. Йөрәгем яна. Ник болай булды ул, Миләш?
Миләүшә иренә ни актан, ни карадан җавап кайтара алмыйча, гаҗизлектән чыгу юлларын эзли, кирәкле сүзләре каядыр ерак яшеренгән төсле – табылмый.
– Язмыш сынавы бу, Чыңгыз!
– Язмыш, язмыш, әйтерсең лә, минем сезне бәхетсез итүемә язмыш гаепле?! Мин үзем гаепле, үзем, – Чыңгыз кулларын йодрыклап, күкрәген төйде дә төйде. Нәрсә Сабирәне еллар буе көттереп яшәргә язмыш куштымы? Айсылу кызымны, үләсең килсә, дус кызыңның туена бар, дип язмыш озаттымы? Улымның никахы көнендә йортны калдырырга да язмыш боердымы? Гомер буе минем күзләремә генә карап торган хатынымны – сине рәнҗетергә дә, бәлки, язмыш әйткәндер? Юк, Миләш, мин, мин генә гаепле боларның барысына да! Шуңа менә сынауларын салып кына тора шул язмыш дигәнең! Миңа нишләргә? Мин бит кызымның мәете чыккан, Сабирәне бәхетсез иткән ул өйдә яши дә алмыйм хәзер – чит нигез ул миңа! Һәр бүрәнәсенә йөрәк җылымны салып корган нигез түгел, аңлыйсыңмы син шуны, Миләш?!
Хатын ни дияргә белми, аптырап, иренең болай өзгәләнүенә җавап бирергә дә, бирмәскә дә кыймыйча, Чыңгызның иңбашына кулын гына куйды. «Үзең бит шулай теләдең, ирлек көчен тоеп яшисең килде, ә мин сиңа аны хәзер барыбер бирә алмыйм, үзең сайладың бу язмышыңны», – дип әйтергә уйласа да, дәшми калуны хуп күрде. Кайчакта дәшмәү алтын бәһасе тора ул – Миләүшә моны белә.
– Әйдә, чәй эчеп куй әле, менә үзем үстергән үләннәрдән чәй пешергән идем, бәлки, бераз тынычланырсың, – дип, иренә чәй ясарга кереште.
– Мине хәзер чәй генә тынычландыра алыр микән, Миләшем?
– Хастаханәдә булгач, Сабирәгә дә ярдәм итәрләр, җайланыр, әйбәт кенә яшәп китәрсез, – диде Миләүшә.
– Их, Миләш, бигрәк олы йөрәкле инде син! Берсе булса: «Дөмексен шунда психушкада, безне аерды, үзе дә бәхет күрмәде, бетсен!» – дияр иде... Ә син... көндәшеңә дә бәхет телисең!
– Мин сиңа рәнҗи аламмыни, җаным?! Йөри алмый түшәмгә карап ятканда да, өметеңне өзмәдең ич син, мине аякка бастыру өчен ниләр генә эшләмәдең! Күтәреп су буйларына, урман аланнарына алып баруыңны мәңге онытасым юк. «Кыр чәчәкләре иснисем килә!» – дисәм, кырыкмаса кырык төрле эшеңне ташлап, кыр чәчәкләре җыеп кайттың, «Тау битеннән үзем өзеп җир җиләге кабасым килә», – дидем, җиләкле урын эзләп, тауда күтәреп йөргәннәрең әле төшемдәге кебек сагындыра... – Миләүшәнең күзләрен яшь пәрдәсе каплады. Туктап калды. – «Син бит миңа баһадир уллар табып бирдең!» – дип, бәйрәм саен алып кайткан бүләкләрең белән бүлмәм тулы... Китмә син, Чыңгыз, китмә! – хатын иңгелдәп елап җибәрде. – Китмә! Мин синсез яши алмыйм! Син бит миңа – сулар һавам, эчәр суым кебек! Син бит – минем йөрер аякларым да! Син, син.....
Миләүшә сүзләрен әйтә алмыйча, үкседе дә үкседе. Әлеге мизгелдә ике бәхетсез җан үзләре корган бәхет учагына ялкын өстәделәр.
– Мин Марсны чакырган идем... Сабирәнең өй тирәсен җыештырасы иде... Төзәткәлисе урыннар да бар икән анда... Җыеныйм әле мин.
Миләүшә инде азрак тынычланган, ирен тоткарлап булмасын аңлаган, аның теләгенә каршы килүнең урынсыз булуын төшенгән иде.
– Ярар. Син теләгән чагыңда өйгә кайта аласың. Бу нигез сине һәрчак көтәчәк, Чыңгыз! – диде.
Ире чыгып китте. Миләүшә култык таякларына таянып тәрәзә каршына килде. Чыңгызны гел шулай тәрәзәдән карап, күмелгәнче озатып калырга күнеккән гадәте тартып китерде аны. Ире гайрәтләнеп түгел, боегыбрак атлый, машинасына кереп утырыр алдыннан борылып карады – нәкъ элеккечә. Элек тә шулай хатыны тәрәзәдән карап торганны белгәнгә, яратып кул изи иде. Бүген дә моңсу чыраена аз гына елмаю төсмере кундырып, Миләүшәгә кул изәде.
Нинди якын, кадерле иде бу мизгелдә бу ирнең кул болгавы. Миләүшә ирен тагын да ныграк яратуын аңлап, аңа баш селкеде.
Ире киткән минуттан ук аны сагынуын, үзе яныннан бер генә минутка да җибәрмәс булып өзгәләнүен Чыңгыз да беләдер, сизәдер. Әнә бит Миләүшәнең тәрәзәгә киләсен белгән! Юк, кайтачак, кайтачак аның ире! Ишекне киң итеп ачып кабат керәчәк, ризык алган пакетларын куеп та тормыйча, хатынының ике як битеннән үбеп алачак әле ул! Ә Сабирә нишли икән, ничек икән хәлләре мескенемнең? Терелеп кенә китсен инде, минем Чыңгызымнан башка үз бәхетен табарга насыйп ит, Ходаем, шул Сабирәгә дә!...
Миләүшә үзләренең йокы бүлмәсенә кереп, кулына Мәхмүт хәзрәт биргән Коръәнне алды. «Бик авыр чакларыңда, шушы китапны күкрәгеңә кысып кына торсаң да, җиңеллек сизәрсең!» – дип биргән иде яшь хәзрәт. Миләүшә бәрхет тышлы Коръәнне йөзенә куеп, белгән догаларын укып теләде: «Раббем, белеп һәм белми кылган гөнаһларым булса, гафу итсәнә, ирем белән бергә корган нигезебезнең хуҗасы булып, тигезлектә, мәхәббәттә яшәтсәң иде!» Яшел бәрхет тышлыкка Миләүшәнең күз яшьләре бер-бер артлы коелды.
Шулчак ишек тавышы ишетелде. Булат белән Гөлира төшке ашка кайтканнар икән. Улы күңелсезрәк күренә, эшендә берәр нәрсә булганмы, әллә инде туй көне якынлашу шулай уйчанландырганмы?
– Улым, ничек, туйга чакырыласы кунакларга хәбәр биреп бетердегезме?
– Бирдек инде! – улының җавабы бик төксе, кырыс чыкты. Миләүшәнең йөрәге кысып куйды. Шулкадәр кадерләп үстергән улын бу айда алыштырып куйганнар диярсең, нишләп болай үзгәрде соң әле бу бала?
– Балам, берәр борчуың бармы әллә, чыраең да бик әйтүле түгел?
– Я, әни, юк-бар белән аптыратма әле, болай да мием кайный.
– Соң туй кирәк-яракларын әтиең кайгырткан иде ич инде, тагын ни җитми соң, улым?
– Менә бит, Гөлира монда ияләшә алмый, – дип куйды улы. Әнә сәбәп нидә икән!
– Гөлира, балам, аңлат әле!
Әллә чәй кайнар булды, әллә эчтән борчылуымы – килен чәй ясап торган чынаягын кулыннан төшереп җибәрде. Чынаяк пыр тузып идәнгә сибелде. Миләүшә ник сораганына үкенеп, инде кухнядан чыгып китәргә үк уйлаган иде дә, улының эндәшүе туктатты:
– Әни, син безне аңларга тырыш, но ошамый бездә аңа, ошамый и все! Йоклый алмый төне буе изаланып чыга ул бездә. Миңа да йокы бирми. Туйлар узгач, квартирага чыгарбыз без, бер квартира сөйләшеп куйдым мин. Бәя дә түгел, унбиш мең генә сорыйлар.
– И, улым, улым! Син дә өметемне өзәсең инде!
Миләүшә күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, үз бүлмәсенә кереп китте. Кайда ялгышты соң, ник мондый каты бәгырьлегә әйләнде аның йөрәк җимеше?! Янәшәсендә Чыңгыз булса, болай ук авыр да булмас иде. Булат әнисеннән кереп гафу үтенүне дә кирәк санамады. Ишек шап итеп ябылгач кына, Миләүшә йокы бүлмәсеннән чыгып, кабат кухняга керде. «Итәктә чакта сөйдерә, итәктән төшкәч, көйдерә бала!» – дип юкка әйтмәгәннәр икән – әнә бит никахына атнадан артык кына узса да, улы танымаслык булып үзгәрде дә куйды.
(Дәвамы бар.)
Гульнур Айзетуллова