

Гараж ишеге ачык иде, димәк, Чыңгыз да китмәгән әле. Хатын дулкынланып куйды. Ире белән сөйләшәсе, тагын бер-ике сүз булса да, алышасы килә аның.
Чыңгыз, чыннан да, гаражда иде, ниндидер нечкә тимер чыбыклар бөгеп кайнаша.
– Чыңгыз, аккошны монда гына ясап китмәкче булдыңмы әллә?... – «җаным» дип иренә яратып эндәшә торган сүзе дә авыздан чак кына чыкмакчы булса да, Миләүшә тыелып калды. Ире дөрес аңламас кебек тоелды аңа.
– Карадым-карадым да, монда минем тимер чыбыклар җитәрлек икән! Ясап карарга булдым, Миләш! Кил әле, кил, кара әле, Миләш, син әйткәнчә, күккә карап оча торган аккош канатына охшаганмы менә бу канатлар?
Миләүшә ире янынарак атлады. Чыңгыз кулындагы вак тимер чыбыклардан җыелган каурый сыман канатлар бигрәк матур килеп чыккан. Хатын ирен мактамый булдыра алмады:
– Кулларың оста да инде, җаным! Коясың да куясың! – Чыңгыз үз эшенә сокланып, ике култык таягына таянып торган хатынын, элеккегечә төсле үк, кочып алды, әйтерсең лә, арадагы корыч дивар ауды – рәнҗешләр бер минут эчендә юк булды да куйды. Хатын-кызга күп кирәкмени – бер җылы караш, бер җылы сүз аның күңел юшкыннарын агыза да китә. Миләүшә дә иренең бу халәтенә каршы килмәде, бары тәне генә көтелмәгән бу хәлдән калтырап куйды.
– Ну куян да инде син, Миләш! Әллә минем кочаклауларны оныткансың да!
– Онытмадым да... Үземне алдыйсым килми... Аккошны ясап бетергәч, барыбер китәсең ич син! «Китмә!» дияргә дә телем әйләнми – Сабирәгә син хәзер кирәгрәк!
– Нинди кеше син, ә, Миләшкәем! Нинди йөрәк синдә! Берсе булса, көндәшен пыр китереп яманлар, иренә истерика тудырыр иде... Ә син? Син бит бөтенләй башка! Башка син! Шуңа сагынам да мин сине! – Чыңгыз көтмәгәндә генә Миләүшәнең чәчәк исе килеп торган чәчләреннән үбеп куйды. – Вәт җүләрләр инде без, ә, Миләш! Безгә мәхәббәт аңлатыр өчен гараж да җитә икән. Бу теге мәзәктәгечә килеп чыга инде: «Яраткан кешең белән шалашта да җәннәт», – дигән төсле. Булат киттеме әле эшкә?
– Юк, килен белән чәй эчәләр...
– И кайттымыни? Килеп җитмәгән килеш, кайтып-килеп йөргәч... белмим, ни килеп чыгар икән?
– Менә бит син дә кайтып-килеп йөрисең!
Миләүшәнең бу сүзләрендә сагыну сагышлары да, гомер иткән иренә үпкәсе дә чагылып китте, ире беразга дәшми торды. Үзе ясый торган аккошның муенын бөгәргә тотынды.
– Язмыштыр бу, Миләш! Менә аккошның муенын мин ничек теләсәм бөгә алам, ә тормышны алай тиз генә үзгәртеп булмый, булмый икән!
Өй ишегеннән гөрләшеп Булат белән Гөлира килеп чыккач кына, ир белән нидер булды.
Чыңгыз аккошын төшкә кадәр ясап та бетерде. Миләүшә канатларын як-якка җәеп, күккә ашкынучы аккошны әле туган йортыннан очарга гына җыенган Айсылуга охшатты. Кызның кабере өстендә бу аккошны күргән һәркем вакытсыз китеп барган йөрәк җимешен кызганып куяр, үлеменең сәбәпләрен сорашыр, әнисенең тирән кайгысын уртаклашыр. Чыңгыз бөтен күңелен биреп эшләгән эшенең яхшы килеп чыгуына бер сөенсә, аны күргәч, Сабирәнең ярасы тагын да тирәнрәк китүен уйлап, көенеп тә куйды. Эштән азрак ял иткән арада Миләүшә белән туйга чакырыласы кунакларны тагын бер кат барлап чыктылар: кайсы килә ала, кайсы килә алмый – һәркайсын билгели торгач, җитмештән артык кеше булды. Әнисенең хәлләрен белергә кергән Динар, әтисен өйдә күргәч, әллә ни аптырамады.
– Нихәл, картлач, кәефләр ничек? – дип, әтисенең кулына шапылдатып алды. Ул өйгә кергәндә, әнисе зал идәнендә абаланып тезләнгән килеш, нидер җыештыра иде.
– Әни, идәнне һаман син юасыңмыни, киленең бар түгелме соң?
Динар, торырга булышыйм дип, әнисе янына килгәч кенә, идәндә ватык пыялалар эчендә яткан үзләренең туй фотосын күрде.
– Ватылдымы, яңасын китерермен, борчылма, әни!
Миләүшә искәрмәстән генә улына күтәрелеп карады.
– Фирая нихәл, онык нихәл? Икесе дә сәламәтләрме, улым?
Динар, нишләптер, әнисенә туры карамый гына:
– Баланы иртәгә алып чыгам, – дип куйды.
– Ә Фирая? Ник икесен бергә чыгармыйлармыни, улым?
– Әлегә юк шул, әни. Фираяның саулыгында проблемалар бар.
Динарның тавышы карлыгып, борчылып чыкты. Ана моны бик тиз сизде. «Баласын яңа гына тапкан хатын-кызны юкка гына имчәк баласыннан аермаслар, димәк, бик мөһим борчу бар!» Уйлавын-уйлады Миләүшә, әмма улына гына сиздерәсе килмәде.
– Табиблар ни ди, улым?
– Гинеколог белән сөйләштем мин, узар дигән иде. Фирая бик күп кан югалтты, азрак басылып торган кебек була да, яңадан башлана. Шуңа хәле дә юк. Баланы имезде инде ул, хәзер менә аны гинекологиягә күчергәч, нишләрбез. Ятарга туры килә әле, әни, аңа.
– Улым, ә оныкны кем карар соң?
– Фираяның сеңлесе эштән бер айга сораган, аннары нишләрбез, әле уйламадык.
– И, Ходаем, ник кенә бу кадәр сынауларны безгә өясең икән? Ничекләр генә түзеп, яшәп бетерермен бу тормышны?! – Миләүшәнең күзләрен яшь тамчылары каплады.
– Көтик әле, әни, хәзер медицина көчле бит, бәлки берничә атнадан рәтләнеп тә китәр.
Миләүшә идәнгә чәчелгән пыяла ватыкларын учында кыскан, күрәсең, уч табаныннан кан саркып чыккач кына авыртуын сизде.
Тән җәрәхәте уза ул, төзәлә, ә менә яраткан ире ясаган җәрәхәт озакка тартылыр кебек. Ир кайгысына Динар белән Фирая борчулары да өстәлгәч, Миләүшәнең тәне камырга әйләндемени – йомшады, сулкылдап елап җибәрде.
– Я, я, әни, син нәрсә инде, бирешмә әле. Киленең дә җайланыр, бәлки, әти дә кире өйгә кайтыр әле, ярата ич ул сине! – диде улы, хатынның уйларын сизгәндәй.
Улы әнисен култыклап диярлек юыну бүлмәсенә алып чыкты. Әнисенең учындагы пыялалары чүплек савытына төшкәч, учларының никадәр киселгәне күренде. Миләүшәнең учы яргаланып киткән, аннан туктаусыз кан саркый иде. Юып, спиртлы мамык, бинт белән учларын бәйләп куярга туры килде. «Менә авыртмас башка тимер тарак, аякларның йөрмәве генә җитмәгән, инде куллар да эшкә яраксызга әйләнде!» – дигән уйлар Миләүшәнең миен бораулады.
Динар әнисен кочаклап диярлек, кухняга алып керде, чәй ясап бирде.
– Я, тынычлан, әни, әйдә бергәләп чәй эчик, алайса, гараждан әтине дә чакырам, мин дә утырам, – дип, тышка чыгып китте.
Өйгә кергән иренең сораулы карашларына хатын ашыга-кабалана җавап бирергә тырышты.
– Залда китап өстәленнән тузаннар сөртмәкче идем... шул инде... тыңлаусыз аяклар... ялгыш ычкынып китте култык таяклары да... менә Динарларның рамкадагы туй фотоларын ваттым... кулларым ничек киселгәнен дә сизми калдым... Кемгә иркәләнеп, аркаланып ятарга булыр инде... белмим дә, – дип куйды.
Ире хатынына сынап карады. «Юкка гына кулыннан төшмәгәндер фото да, миңа белгертми торган борчуларың бар инде синең, Миләшем», – дигән төсле иде ул карашлар.
Бергәләп чәй эчтеләр. Бу юлы гомер булмаганча – Миләүшә түгел, чәйне аңа ясап бирделәр. Динар өйдән бала кирәк-яраклары алырга кайтып китте. Чыңгыз да, Миләүшә белән саубуллашып, зиратка ашыкты.
– Үзеңне сакла, юкка-барга борчылма, Миләш, син улларыбызга бик кирәк әле!
– Ә сиңа? Сиңа кирәкмимме, Чыңгыз?
Ире хатынының бинт белән уралган кулына кагылды:
– Миңа да... кирәк син!
– Кирәк булгач, нигә китәсең соң, җаным?
– Түз син бераз, Миләш, түз, яме!
– Күпме түзәргә, күпме? Сабирә кебек гомер буенамы? Чыңгыз, Чыңгыз!
Ире дәшмәде. Башын иеп өйдән чыгып китте.
Миләүшәнең учлары үтереп әрни, ә йөрәк әрнүе тагын да көчлерәк. «Фирая гына тизрәк терелсен иде. Оныгыбызга исем дә кушасы бар бит әле. Әле тууга имидән аергач, бала нишләр икән? Фираяның сеңлесе малайны ничек карар, туймасмы? Әгәр өйгә алып кайтсалар, Гөлира караша алмасмы? Балдызы белән йортта ялгыз ир-атка – улына да читен булыр бит әле. «Түз, түз», диде дә, бу Чыңгыз ниләр уйлый икән? Сабирә тимер аккошка ни дияр икән? Чыңгызның көне буе монда булуына ничек карар, миңа рәнҗемәсме инде?»
Уйлар, уйлар... Миләүшәнең башы тубал булды. Бакчага чыгып, аз булса да һава сулыйсы килде.
Тәрәзә каршындагы пар миләшкә карап, күңеле тулды. Әле кайчан гына утырткан иде ире, нинди биек булып үсеп киткәннәр. Берсенең берничә ботагы корыган, яфрак чыгармаган икән! Чыңгыз килгәч, кистерергә булыр. Икенчесе тәлгәш-тәлгәш миләшләре белән урам як тәрәзәсенә үк кагылып тора, әйтерсең лә, өйдәге хәлләрне күзәтә. «Ничек яшисез, ник әле болай пар яшәп, аерылып куйдыгыз. Менә бездән – миләшләрдән үрнәк алыгыз! – диләр сыман миләшләр дә. Хатын ботаклары корыганына бинтлы куллары белән кагылып куйды. «И, миләшкәем, синең дә үзәкләрең өзелгән, ахры, салкын ачы җилләр сарылдымы, нишләп болай яфраксыз калдың әле? Әй бу тормышның җилләре! Мине дә менә кискәли дә кискәли! Бүген дә менә... Динар улымның туй фотосы юкка гына ватылмагандыр... әллә Фирая белән бер-бер хәл булырмы... юк, юк, башыма ялгыш кына да бу уй кермәсен. И Раббем, сакла, оныгыбыз хакына сакла берүк киленемне!» Миләшләр Миләүшәнең зарын сүзсез генә тыңлады да тыңлады.
Көннең узганы сизелмәде дә. Иртән Динар әнисен килеп алды.
Малайга исем куштырырга уйлаганнар икән. Кеше күп чакырмаганнар: мулла да Динарның эш урыныннан дус егете, Миләүшә һәм Булат кына. Улының балдызы чая, үткергә охшаган. Аш-су әзерләп йөгереп кенә йөри, шунда баланың да юешләнгән астын алыштырып ала. Миләүшәнең киченнән борчылулары юкка чыкты.
Малайга Динислам дип исем куштылар. Тупырдап ята сабый, бик тере, тавышы да каты чыга. Еларга тотынса, өйнең тәрәзәләре зеңләп куя.
– Абый нигә шулкадәр катлы исем таптыгыз инде, ярамаган идеме җиңел генә Марат, Артур кебек исемнәр?
– Фирая шулай теләде, Динислам атлы абыйсы булган аның, бик яшьли үлгән... Абыйсы бик яраткан Фираяны, шуңа менә: «Малай тапсам, абый исемен кушармын», – дип әйткән иде. Матур исем бит! Безгә бик ошый, – диде Динар.
– Бик матур, мәгънәле исем, улым, бәхете, саулыгы белән пар канатлы булып үссен сабый! – дип куәтләде улын Миләүшә дә. Мулланы озаткач та, өйдәгеләр Фирая белән телефоннан сөйләшеп хәлен белделәр, улының тавышын ишеттерделәр. Оныгының хәлен белешеп Чыңгыз да Динарга шалтыратты: «Кичкә таба кереп, күреп чыгармын», – дип тә өстәде.
– Мин менә бернәрсәне аңламыйм, хет мине орышыгыз, хет ни әйтегез. Әти үзе башка хатынга чыгып китте, килә-китә, берни булмаган төсле йөри. Сез дә берни әйтмисез! Кертмәскә кирәк аны берәр тапкыр. Бу бит... бу бит... мыскыл! Ну телем әйләнми, сүзем җитми аны эт итеп сүгәргә!
– Улым! – дип ярсып куйды Миләүшә. – Син ни сөйлисең? Сез дип өзгәләнеп тора бит әтиегез! Әле бит синең туйны уздыру артыннан да синнән күбрәк ул чаба!
– Чапмасын, кем кушкан аңа?! Мин сорамадым. Арты пычрак – шуңа чаба!
– Их, балам, балам, каян шундый таш бәгырьлегә әйләндең син? Менә абыеңнан үрнәк алсаң иде азрак!
– Абый, абый, һаман шул абый! Менә ул әтидән үрнәк алган – ике хатын белән яши – үз хатыны да бар, балдызы да!
(Дәвамы бар.)
Гульнур Айзетуллова