

Җиденче өлеш.
Гүзәлия бүген беренче көн эшкә чыккан иде. Эш вакыты бетеп, Гүзәлия өйгә ашыкты. Трамвай тукталышына барганда
--Гүзәлия синең белән сөйләшергә ярыймы? — дигән сорау аны туктарга мәҗбүр итте. Каршына килеп баручы Ильнарны күргәч
--Ильнар үпкәләмә, тик безнең уртак сөйләшергә сүзләр юк.— дип Гүзәлия урыныннан кузгалды. Ильнар аны кулыннан тотып
--Гүзәлия беләм мин зур ялгышлык эшләдем, гафу ит мине. Сине күрми башлагач мин күп уйладым, хәзер инде нәрсә югалтканымны аңладым. Тыңла инде, үтенеп сорыйм гафу ит мине. Әйдә яңадан башлап карыйбыз.
--Юк Ильнар алдан уйларга иде.. Йөрәгемне яралавыңны син бик яхшы белдең, мин бүтән ышанмыйм.
--Ышан, миндә үзгәрдем, чыннан бик күп уйладым. Әгәр үткәннәрне кире борып булса иде, бу ялгышларны кире ясамас идем. Белмим нигә шулай кыланганмындыр, Каршымда бүтән сине күрә алмавымны белгәч әллә нишләдем. Янымдагы якын кешемнең йөрәген җафалап йөргәнемне искә төшергәч, минем дә йөрәгем сыкрый. Хәзер инде мин аңлыйм яраткан кешене югалту ачысын. Гафу ит барысы өчендә.
--Ильнар мин башканы яратуымны аңладым. Миндә күп уйладым. Синең белән очрашу ул йөрәгемнең тынычланырга теләведер. Башкача әйткәндә тормышымны үзгәртергә теләвем булган. Авыр кичерешләрдән соң үз үземне алдаганмын, дусларча сөйләшеп йөрүне ярату белән бутаганмын.
--Ләкин безгә бергә әйбәт иде бит, сүзгә килмәгән вакытларда әлбәттә. Әйе мин көнчелегем аркасында җүләрлекләр эшләдем, аңла мин чыннан үзгәрдем. Һәм яхшы якка мине син үзгәрттең, аңларга булыштың.
--Юк без бергә була алмыйбыз. Мин сиңа рәхмәтлемен, син миңа күз ачарга ярдәм иттең. Чын мәхәббәтнең нинди булуын аңларга булыштың. Син үзең дә миңа кайчан булсада рәхмәт әйтәчәксен әле, чын яратуыны нәрсә икәнен белгәч. Ышан миңа бу шулай булачак. Сау бул Ильнар, бәхетеңне тапкач кулыңнан ычкындырма, сүзләреңне әйтер алдыннан башта уйла. Чамалап әйт. әйткән сүзләрен кешенең йөрәген яраларлык булмасын.
Гүзәлия тукталышка таба китеп барды. Аның йөрәгеннән таш төшкән кебек булды. Ильнар бер сүздә әйтә алмады. Гүзәлия бик дөрес әйтте бит, ул, бары ул гаепле барысынада. Бүген Гөлфия апа өйдә генә, димәк тәмлеләрен пешереп кызын каршы алачак. Гүзәлия трамвайга утырды. Урамдагы яңгырлы кар трамвай тәрәзәсенә кунып шуып төшә. Урамдагы халык агыша, берсенең дә өстен югешләтәсе килми. Әнә юл читендәрәк бер хатын баласын җитәкләп тиз тиз атлый. Әй аллам ,ул кисәктән генә нәрсәгәдер абынып аздан гына егылмады. Артларыннан килгән ир ат аны тотып калырга элгерде. Яхшы кешеләр бетмәгән икән дип уйлап куйды Гүзәлия. Менә ул кайтып та җитте. Ишекне ачуга аны әнисе елмаеп каршы алды.
--Әни син бүген лоторей откан кебек, бигрәк шатланып каршы аласың.
--Оттым, ник отмаска.
--Ә дөресе?
Гүзәлия әнисенә карап яңадан
--Ә дөресе нидән гыйбарәт ?
--Абыең әле генә шалтыратты, өченчегә бәби көтәләр икән.
--Бу дөрестән дә бик зур шатлык.
Гүзәлия белән Гөлфия апа көлешеп зур бүлмәгә уздылар. Әйе кемгәдер ходай бәхетне өеп бирә, кемнәндер тартып ала . Гүзәлия әнисенә карап
--Әни мин үзем Самирга өйләнешергә тәкъдим ясарга булдым. Ул бәхеткә лаек кеше, соңгы минутына хәтле мин аның янында булачакмын. Аңа боегырга мин ирек бирмәячәкмен.
--Мин сиңа боерык бирә алмыйм, киресенчә эшлә дип тә әйтмим. Ходай сабырлыгын гына бирсен кызым.
--Әни ә Самирның анализлары кайтты микән? Ул кайчан хастаханәгә ятырга бара?
--Белмим кызым, ул яллар алып әбиләренә кайтып китте бит, иртәгә килергә тиеш диде әнисе.
--Телефонын да алмый, әйтерсең лә бөтен кешедән качырга тели.
--Аны аңлап була кызым.
--Юк әни ул качырга тиеш түгел иде. Ул көрәшергә тиеш, белеп тора бит минем борчылганымны.
--Кызым белә ул, барында белә,. Тик синең йөрәгеңне саклый, артык аңа ияләшсәң аерылышырга авыр булыр дип курка. Онытырга җиңел булыр дип уйлый.
--Ничек мин аны оныта алыйм әни, ул гел миңа авыр вакытта янымда булды. Ә мин тиле аны аңлый алмаганмын, аның яратуын сизмәгәнмен.
--Кеше язмышына нәрсә язганын алдан белсә иде ул, кем белә соң?
Гүзәлиянең күзенә яшь җыелды, ул бүлмәсенә кереп караватына ауды. Йөрәге нигәдер чеметеп, чеметеп куйды, башы шаулый башлады. Юк миңа тынычланырга кирәк, мин Самир өчен көчле булырга тиеш. Әгәр миндә үземнең хәлсезлегемне күрсәтсәм кем аны юата? Кем яшәргә көч өсти? Гүзәлия кабат Самир номерын җыя башлады, ләкин теге яктан җавап бирүче булмады. Икенче көнне Гүзәлия төшке аштан соң эшеннән сорап кайтты. Аның Анализлар алганда Самир янында буласы килде. Самирга төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итәргә теләде. Самир гына хастаханәгә китеп барган булып чыкты. Гүзәлия тиз, тиз хастаханәгә юл алды. Ул ашыкты, кулындагы анализларны күреп ,аның кабат китеп югалуын теләмәде. Хастаханәгә килеп, ишектән керергә дә өлгермәде, каршысына Самир килеп чыкты. Аның йөзе качкан, кулындагы кәгазьләрне нишләтергә белмәгән кебек бетәрли. Күзләреннән чыккан яшь бөртекләре. бит буйлап агып төшә. Гүзәлия түзмәде Самирны килеп кочаклап алды да
--Самир кадерлем барда әйбәт була, ышан миңа. Үтенәм борчылма, без бергә бөтен авырлыкларны да үтәрбез. Ишетәсеңме без бергә үтәбез.
Самир Гүзәлиянең кулларыннан тотып
--Син, мине аңламыйсың.....
Гүзәлия Самирны бүлдереп
--Аңлыйм, аңлыйм, син миннән кабат качарга җыенасыңмы? Булмас, бүгеннән мин синнән бер адымга да калмыйм, син кая мин шунда бел шуны.
— Тукта акрын Гүзәлиям, мин бит каршы түгел. Минем дә сине бер минутка да калдырасым килми. Ишетәсеңме, мин сине үлеп яратам, аеруча хәзер бер минут вакытымны да әрәм итәсем килми.
--Шулай булачак та Самир, мин синең белән , синең соңгы минутыңа хәтле бергә булам.
--Син мине җәллисеңме?
--Юк Самир, мин үземнең адашкан мәхәббәтемне таптым. Бүтән югалтасым килми.
--Син югалтмыйсың Гүзәлиям, югалтмыйсын. Менә кара.
Самир Гүзәлия кулына бөкләнеп
беткән кәгазьләрне бирде .
— Алар ялгышкан, ишетәсеңме ялгышкан. Шәһәрдә нәкь минем кебек егет бар, хәтта туган көннәр туры килә. Аның анализларын бутап миңа җибәргәннәр.
-Нәрсә? Ничек инде?
Гүзәлия шатланып Самирны кочаклап үбә башлады.
--Самир бу иң зур шатлык бит, мин синең өчен бик шат.
Самир да Гүзәлияне кочагына алды. Шактый вакыт басып торганнан соң, алар өйдәгеләрне шатландырырга ашыкты. Бүгенге көн зур бәхет алып килде. Сәлимә апа күзеннән чыккан күз яшьләрен туктата алмады. Күпме борчулардан соң, ахыры яхшы бетүе йөрәкләрдә ниһаять тынычлык урнаштырды. Бу үзенә бер әкият, бер могҗиза кебек тоелды аларга. Гүзәлия өйгә керер алдыннан
--Самир ә син ул егет турында нәрсә беләсең? Кем икәнен беләсеңме?
-Табибтан сораган идем, башта әйтмәде, аннары килештеме, миңа аның кая яшәгәнен әйтте.
-Самир бер тамчы арада без ут белән су арасын үттек, ул егеткә бик авырдыр. Әйдә без аның белән элемтәгә кереп , янына барып йөрик. Хәлебездән килгәнчә булышып торыйк. Әлләни зур эш эшли алмасакта, күңелен тынычландыра алабыз. Андый вакытта дуслар янәшә булса яхшырактыр. Бу аның өчен бик мөһим.
--Син һәрвакыттагыча дөрес әйтәсең. Мин бик теләп синең белән килешәм. Әйдә иртәгә эштән соң барабыз.
--Килештек, ә хәзер дустым ял итәргә кирәк. Син күп уйланып йокысыз төннәр күп үткәрдең. Бүген тыныч йокларсың дип ышанып калам.
Һәр кешенең үз язмышы, үз сынаулары. Зур сынаулар үтәр өчен якын дуслар булса, кайгылы вакытта ярдәм кулы сузучы барын белү бик зур шатлык бирә, өмет өсти .Бер береңне хөрмәт итеп , аңлап торучы булганда , күңелләрдә ул зур урын ала, яшәүгә ямь өсти.
Йөрәкләрне кавыштырган өчен
Ходаем сиңа рәхмәт.
Мине ,сине, сине мине
Адаштырган ник мәхәббәт?
Зур сынаулар аша безне
Нигә Ходай үткәргән?
Йөрәктәге сагышларны
Яшердек без күпләрдән.
Авыр тормыш сукмагыннан
Әйдә бергә атлыйк,
Эзләп тапкан мәхәббәтне
Без бергәләп саклыйк.
Тәмам.
Гөлчирә Галимова.