

Алтынчы өлеш.
Юл буе яшьлек хатирәләрен барлап кайтып, Гүзәлия Самирга сорауларын бирергә яхшысынмады. Өй янына кайтып җиткәч Самир Гүзәлияне туктатып
— Гүзәлия син бит минем белән сөйләшәсе сүзем бар дигән идең, . Кич үтте, ә без үткәннәрне искә алып сөйләшә дә алмадык, чынбарлыкны оныттык. Мин алдан ук сорарга теләгән идем, кәефең төшкәч кире уйладым.
--Әйе сөйләшәсе сүз күп, әйдә иртәгегә калдырыйк. Минем бүген ул хакта сөйләшәсе килми. Үткәннәрне искә алып, күңелемнең ниндидер кылларын селкетеп җибәрде. Син иртәгә буш булсаң, әйдә иртәгә сөйләшербез.
--Мин буш, ләкин синең хакта алай әйтә алмыйм, Ильнарың бик көнче кеше синең.
--Ильнарым түгел, Самир, түгел. Без аның белән ялгыш очрашканбыз, ходай мине бары кабат сынап карарга булган.
Гүзәлиянең йөзе үзгәрде. Самир анын кулын кулына алып
--Син борчылма дустым, барда җайланыр, мәхәббәт шундый була инде ул. Мәхәббәт йөргән юлда ачысын да, төчесен дә татып карарга кирәк.
--Рәхмәт сиңа Самир, ләкин минем ул хакта сөйләшәсем килми.Сиңа гына язмыш дөрес карамаган, син чын сөюгә лаек кеше.
--Син дөрес әйтәсең Гүзәлия, миңа дигән мәхәббәт бары адашып йөри. Вакыты җиткәч ул үз юлын табып, минем яныма кайтачак.
--Амин Самир, мин чын йөрәктән шулай булуын, синең адашкан мәхәббәтен табылуын телим.
--Шулай булачак, минем бер шигем юк . Ярый инде соң, тыныч төннәр сиңа Гүзәлия.
--Тыныч төннәр Самир.
Гүзәлия өйгә кергәндә Гөлфия апа әле йокларга ятмаган иде. Ул Гүзәлия кайтканны көтеп торган булып чыкты.
--Әни нигә йокламыйсың?
--Сине көтәм, сөйләшәсе сүз бар иде. Чәй дә кайнады гына.
Гүзәлия өстәл янына килеп утырды, әнисенең дулкынлануын күреп
--Әни нәрсә булды? Әти тагын эчеп кайттымы?
--Юк кызым, эш әтиеңдә түгел, Аллага шөкер ул тыныч әле бу арада. Сүз Самир турында бара.
--Мин белгән идем, әйе хастаханәдә ул үзенең анализларын алып чыкты, мине генә алдарга теләде. Әни нәрсә дигәннәр, әйт инде сузма.
--Кызым Самирда начар авыру тапканнар.Сәлимә апаң бик кайгыра.
--Күптән авырганмы?
--Үзләредә белмиләр. Самирга кабат анализлар бирергә кушканнар.
--Бәлки дөрес түгелдер.
--Дөрес ди, озакка сузмыйча химия терапия үтәргә кушканнар.
--Нигә әни, нигә ходай яхшы кешеләргә авыр сынаулар бирә икән.? Ул бит яшь сабый бала кебек, чиста күңелле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга тора. Мин аңламыйм, нигә?
--Әйе кызым ул кечкенәдән шундый. Хәзер үзенә ярдәм кирәк, дуслар ярдәме кирәк, аңлыйсыңмы?
--Мин хәлдән килгәннең барысын да эшлим. Мин һәрвакыт аның янында булачакмын.
--Тик бер шарт белән. Сәлимә апаң кешегә әйтмәскә кушты, Самир шулай тели диде. Син бернидә ишетмәдең аңлыйсыңмы?
--Аңладым әнием, мин бернидә белмим.
Гүзәлия бүлмәгә кереп йокларга ятса да , ул йоклый алмады. Нишләргә? Кич белән бергә йөргәндә дә Самирның кәефе юк иде. Гүзәлиягә елмаергә тырышсада,аның күзендәге моңсулыкны күрми калып булмады.Үзенең больничныйда булуы белән Гүзәлия файдаланырга булды. Булган һәрбер буш вакытын Самир белән үткәрәчәк. Самир аңа гел төрәк булды, хәзер Гүзәлия чираты.
Менә инде таң аткан, Гүзәлия күзләрен ачты. Ул иренеп кенә урыныннан торды. Битләрен юып аш бүлмәсенә керде. Чәйнеккә су салып газны кабызды. Чәй кайнаганны көтеп урамга күз салды. Бүген көн бик боек, кояш болытлар арасына кереп качкан, җитмәсә җил чыккан. Гүзәлия хастаханәгә барганда җылырак киенергә булыр дип уйлап алды. Тукта, ике йорт арасындагы каеннар янындагы урындыкта Самир утыра түгелме? Әйе бу ул, кулындагы кәгазьләрне бетәрли. Мөгаен табиблар нәрсә булсада әйткәннәрдер. Гүзәлия Самир янына чыгарга теләде, тик кире уйлады. Аңа болай да авыр, үзенә генә утырып уйланырга мөмкинлек бирергә кирәк . Нишләсен инде, синдә начар авыру дип әйтсеннәр әле. Телефон шалтыраган тавышны ишетеп Гүзәлия йокы бүлмәсенә китте.
--Әйе абыем, тыңлыйм сине.
--Нәрсә хәлләр сеңелкәш?
--Ярый абый, үзегездә нинди хәлләр? Матур апа эшләп йөриме? Минем хулиганчиклар нишли?
--Рәхмәт сеңлем, безнеңдә яхшы. Кара әле мин ник шалтыратам, Самир телефонны алмый, күрсәң әйт әле миңа тиз арада шалтыратсын.
--Нигә? Нәрсә булды?
--Сеңлем анысы сиңа кагылмый. Син бары әйт кенә ярыймы?
--Мин беләм, ул сиңа бөтен серен сөйли, бу серен дә син беренче белдең шулаймы?
--Син нәрсә турында әйтәсең?
--Аның авыруы турында.
--Син каян белдең? Ул бит беркем белми диде.
--Ул анализларын алып табиб яныннан чыга иде.
--Аңладым, сеңлем беләм сез дуслар, ләкин бу арада аңа үз мәшәкатьләрең турында сөйләмә, аңа болайда авыр.
--Беләм абый, шуңа күрә үземнең дуслык бурычымны кайтарасым килә.
--Рәхмәт сеңлем, синең яхшы күңелле кеше икәнеңне белә идем. Әти белән әнигә сәләм әйт.
Гүзәлия кабат аш бүлмәсенә керде. Самир гына үз урынында юк иде. Көн бик тиз үтте. Гүзәлия кич белән Самирны ничек урамга чакыру, һәм вакытны ничек үткәрү турында уйлый башлады. Киногамы, юк, тормыш үзе бер кино кебек. Самир күп йөрергә ярата, димәк кабат паркка барабыз. Ә иртәгә театрга барырга булыр, күптән барганы юк. Ничек булсада аны ризалаштырырга кирәк. Ниһаять кич җитте, Гүзәлия телефонны алып Самирга шалтыратырга теләгән генә иде, кулдагы телефон үзе шалтырый башлады. Элемтәнең теге ягында Самир , Гүзәлия тизрәк төймәсенә басты
-Самир сәләм, син белгән кебек, миндә сиңа шалтыратырга теләгән идем.
— Мин бит сүз бирдем, нәрсә чыга аласыңмы?
--Мин чыгам, син кая?
--Урамда сине көтәм.
Гүзәлия ашыгып урамга чыкты. Самир янә каеннар янындагы урындыкта утыра иде. Гүзәлия килүгә ул
--Бүген нишлибез инде? Дөрес әйтмәдем гафу ит, әйдә башта сөйләшик. Кичә иртәгә сөйләшербез дип калдырдың. Нәрсә борчый сине дустым?
--Минеме? Берни борчымый дияр идем, бу дөрес түгел, . Үзең ничек соң? Минем хәлләремне гел сорыйсың, ә үзең турында бер сүз әйткәнең юк.
--Мин нәрсә әйтә алам? Минем дә барда яхшы, ярар сөйлисең килмәсә сөйләмә. Әйдә йөреп киләбез.
--Нигә әйт, нигә ?Үзең мине дус дип йөрисең, үзең миннән дөреслекне яшерәсең. Нинди дус инде мин әйт?
--Син нәрсә хакында әйтәсең? Минем синнән бер әйбердә яшергәнем юк.
Гүзәлиянең ачуы чыкты. Ул аздан гына Самирның яңагына сукмады. Күтәргән кулын кая куярга белмичә, янындагы каенга каты итеп суга башлады.
--Нигә, нигә әйт син яшерәсең? Мине белми дип уйлыйсыңмы?
Гүзәлиянең тавышы кылтырый башлады, ул кабат, кабат каенга ачудан сукты. Самир курка калды
--Гүзәлия нишлисең син, аңламыйм сине.?
--Нигә миннән авыруыңны яшерәсең? Минем белергә тулы хакым бар. Миңа ничек авыр икәнен беләсеңме?
Самир Гүзәлиянең канаган кулын тотып алды, кульяулыгын алып аны бәйләде
--Җүләр син, үз үзеңне шулай битәрләмиләр инде.
--Әйе җүләр, мин нишләргә белмим. Төне буе сине уйлап чыктым. Әгәр сиңа берәр нәрсә булса мин нишлим? Кемгә серләремне сөйлим? Кемнең күкрәгенә башымны куеп күңелемне тынычландырыйм?Әйт нигә әйтмисең?
--Минем беркемне дә борчыйсым килмәде.
--Киресенчә син мине утка салдың. Мин синең яныңда булырга тиеш, мин тормышымны синсез күз алдыма да китерә алмыйм.
--Нәрсә дидең? Гүзәлия нәрсә дидең? Үтенәм кабатла.
--Мин күп уйладым Самир, хәтерлисеңме теге юлы син,, миңа дигән мәхәббәт адашкан" дип әйткән идең. Хәзер мин беләм, ул минем мәхәббәтем адашып каядыр йөргән. Янында булган кешене каяндыр эзләгән. Мин барын да аңладым, гафу ит мине көттергәнем өчен. Мәхәббәтеңне күрә белмәгән өчен
--Гүзәлиям минем,
Самир Гүзәлияне кочагына алды.
--Гүзәлиям минем- дип кабатлады ул.— син мине бәхетле иттең. Хәзер мин бернәрсәдән дә курыкмыйм.
-Без бөтен авырлыкларны бергә җиңәбез, ишетәсеңме, бергә җиңәбез. Син бары ышан гына.
Шул вакыт Гөлфия апаңның кычкырган тавышы ишетелде.
-Гүзәлия кызым тиз кер, әтиең, әтиең.........
Тавыш тынып калды, Гүзәлия белән Самир бер берсенә карап өйгә чабып керделәр. Зал идәнендә йөзтүбән капланып әтисе ята, Гөлфия апа ачыргаланып кычкыра
--Юк дим, син мине хәзер ташлап китә алмыйсың.
--Әнием нәрсә булды соң?
--Ул, ул чәй эчәргә тиеш иде, кисәктән егылды.
-Әни ашыгыч ярдәм чакырдыңмы?
-Әйе хәзер киләбез диделәр.
Озак көттермичә килгән табиб әтисен карады да
-Гафу итегез, монда безнең ярдәм инде кирәкми, ул үлгән.
Гүзәлия табиб каршысына басып
-Сез ялгышасыз, әйбәтләп карагыз инде үтенәм. Ул бит авырмады да.
-Сеңлем мин сине аңлыйм, йөрәккә боерык биреп булмый. Инфаркт сорап килми.
Гүзәлия кабат табибның җиңенә ябышып
--Карагыз инде, сез аны үтерә алмыйсыз.
-Йөрәк берни белми шул,йөрәк үзе идарә итә. миңа бик кызганыч, гафу итегез. Мин берни эшли алмыйм.
Гүзәлия әтисе янында утырган әнисен күтәрә төшеп
--Әнием утыр, мә дару эчеп җибәр.
Янә табибка борылып
--Күрмисез мәллә аңа начар, үтенәм нәрсә булсада эшләгез, Мин икесендә югалта алмыйм.
Табиб Гөлфия апаны карый башлады. Гүзәлия идәнгә сыгылып төште. Нишләргә ходаем, нигә соң әниемне ялгызын калдырдың? Аның күз аллары караңгыланды, һәм ул караңгылыкка чумды.
Берничә көн Гүзәлия бернәрсә турында уйлый алмады. Ул әнисе өчен бик борчылды. Әтисе эчәргә яратсада, алар бер берсен аңлап яшәде. Вакыты белән әтисе тузан туздырса да, ахырдан гафу үтенде, әнисен бүләкләргә күмде. Күпме гомер бергә үткәргәннәр бит алар. Чыннан да гомер уза, бүген әтисенең җидесе. Гүзәлия әтисенең фотосүрәтен кулына алды.
--Сеңлем, әни янында бәхеткә син бар, әгәр үзе генә булса авыр булыр иде— диде янына килеп туктаган абыйсы.
--Яныңда булган якын кешене югалтуы авыр икән. Әнигә чыннан да бик авыр.
--Шулай сеңлем, әни янында син булгач миңа тынычрак, рәхмәт сеңлем.
Кешеләр килә каршы алырга кирәк.
Әтисенең ашы да үтте, бу югалту Гүзәлия йөрәгендә төзәлмәслек яра салды. Ул тагын Самир өчен борчыла башлады. Юк, юк ул аны да югалтасы килми.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.