Литература
20 Октября 2025, 11:30

Адашкан мәхәббәт

Гөлчирә Галимова. Бишенче өлеш. Ашагач ,савыт сабаларны юып, Гүзәлия бүлмәсенә кереп тәрәзә каршысына килеп басты. Урамга акрын гына караңгы төшә. Йорт янында йөрүче кешеләр дә кимегән. Бары трамвай, машиналар гына әле арлы- бирле йөреп торалар.

Адашкан мәхәббәтАдашкан мәхәббәт
Адашкан мәхәббәт

Бишенче өлеш.

Ашагач ,савыт сабаларны юып, Гүзәлия бүлмәсенә кереп тәрәзә каршысына килеп басты. Урамга акрын гына караңгы төшә. Йорт янында йөрүче кешеләр дә кимегән. Бары трамвай, машиналар гына әле арлы- бирле йөреп торалар. Гүзәлиянең Самир турындагы уйлары яңадан әйләнеп кайтты. Ул бит миңа шалтыратам дип әйтте, нигә шалтыратмый икән? Бәлки үземә беренче шалтыратыргадыр?, Әйе, әйе , мин үзем беренче шалтыратам. Гүзәлия каушап калган бармаклары белән телефон төймәләренә баса башлады. Берничә тапкыр гудок киткәч, теге якта телефонны алып
--Әйе Гүзәлия тыңлыйм сине.
Гүзәлия башта нәрсә әйтергә белмәде, аннары тиз генә
--Син, син бит бүген сөйләшәбез дидең, хәбәр бирермен дидең, мин көттем, ә синнән хәбәр юк.
--Дөресме Гүзәлия? Көттеңме?
--Әйткәч көттем инде, ә син шалтыратмыйсың, шулай ярыймы?
--Дустым гафу ит, бераз эшләрем бар иде. Син өйдә буласыңмы?
--Өйдә, ә нигә?
--Мин бераздан кайтам, әгәр теләсәң чыгарсың урамга, яраткан, кечкенәдән утырган урынга кил, шунда сөйләшербез.
--Бик телим, син тизрәк кайт кына.
Гүзәлия әйткән сүзләреннән үзе дә курыкты, әллә нишләп куйды. Тик бу дөрес, Гүзәлия чыннан да аның белән сөйләшергә тели. Аның белән сөйләшеп утыруларны бик сагынды. Күршедә генә торсаларда, соңгы араларда алар сирәк очраштылар. Гүзәлиягә Самир белән очрашып сөйләшүләр, аның акыллы киңәшләре җитми иде. Ул эчкерсез сабый бала кебек, бердә сүзне бүлмичә тыңлый белә. Вакыты белән Самирны абыйсыннан да якын күрә кебек тоелды аңа. Гүзәлия озын толымлы чәчен тарап үрә башлады. Аның Самир каршысында матур күренәсе килде. Көзге каршысында басып торганда аның янына әнисе керде.
--Кызым син Ильнар белән очрашырга чыгасың мәллә?
--Юк әни, Ильнар кабат командировкага китте.
--Әле йөрми иде, ул нигә гел командировкага бара соң?
--Әни мин белмим, сораганым да юк. Ә нигә кирәк? Ул бит начарлык эшләми. Дөресен әйткәндә аның китүе яхшырактыр.
--Аңламадым.
--Үземдә аңламыйм, әни ул соңгы вакытта үзгәрде. Башта матур сөйләшә, ә аннары вакыты белән эченә җен кереп урнашкан кебек. Юкка да үпкәли, ачуланышырга сәбәп эзли, бер гаепсезгә мине рәнҗетә.
--Кызым синең өчен мин бик борчылам. Бәлки каршысына басып, турыдан туры арагыздагы мөнәсәбәләрегез хакында сөйләшерсез. Мин теге егетен белән араларны өзгән вакыттагы кебек авыруга сабышырсың дип куркам.
--Әнием борчылма, мин инде ул чактагы кебек кыз түгел. Бераз булсада акыл кергәндер дип уйлыйм. Әни син Сәлимә апаларга кереп чык инде.
--Ә син кая җыенасың? Үзең Ильнар китте дисең.
--Әни син Самир янына чыгам, аның белән сөйләшәсе сүзләрем бар иде.
--Алайса мин Сәлимә апаларыңа кереп тормыйм, үзең Самирдан сора.
--Әни ул миңа дөресен әйтер дип уйлыйсыңмы?
--Бер яктан син хаклы, ярар миндә бераз партизаничить итәм.— дип Гөлфия апа чыгып китте.
Гүзәлия киенеп урамга чыкты. Кечкенәдән үк абыйлары белән бергә утырган урындыкка барып утырды. Күрше подьездан этен иярткән бер әби чыкты. Гүзәлия янына якынлашкач
--Хәзер кичләр салкын, урындыкка утырма, салкын тидерәсең, аягың язылыр бар бераз йөреп кил— дип китеп барды.
Гүзәлия урыныннан торып басты гына, каршысына Самир килеп
--Сәләм Гүзәлия, күптән көтәсеңме?
--Юк әле генә чыктым.
--Мин сине урыныннан торгач өйгә керергә җыенасың дип уйладым. Әйдә нишлибез? Бәлки бераз йөреп килербез?
--Миндә шулай әйтмәкче идем.
Алар бер берсенең күзенә карап алдыларда юлдан атлап киттеләр. Бераз дәшмичә баргач сүзне Самир башлап
--Нәрсә хәлләрен Гүзәлия, табиб нәрсә диде?
--Дарулар бирде, борчылырга сәбәп юк, барда әйбәт була диде.
Гүзәлиянең уенда башка сүзләр йөрде, бары сүзне ничек башларга белмәде. Ничек итеп турыдан Самирдан,, синең начар авыруың бармы" дип сорап була? Аңлады бит ул Самирның туганының анализын алмаганын. Ләкин нишләргә? Ничек сүзне башларга? Самир аның уйларын бүлеп
--Бүген паркта ниндидер үзешчәннәр җырлыйлар дип ишеттем, бәлки барырбыз?
--Нигә бәлки, мин рәхәтләнеп риза.
--Син нигәдер бүген бик серле күренәсең. Нидер әйтәсең килә ахыры, тик башлый алмыйсың кебек тоела миңа. Эш нәрсәдә Гүзәлия?
--Синнән бер әйберне дә яшереп булмый. Беләсеңме әйдә ул хакта кайтканда сөйләшербез, әлегә ул хакта сөйләшәсем килми.--Дип Гүзәлия сүзне икенчегә борырга тырышты.Дөрестән дә Самирның кәефен төшерәсе килмәде. Ничек итеп үзешчәннәр концертын тыңлап булсын, шундый сүзләрдән соң. Алар килеп җиткәндә сәхнә тирәли кешеләр җыелган иде инде. Сәхнәдә олы яшьтәге абый белән белән бер хатын биктә моңлы җыр җырлыйлар. Икесенең тавышлары шул хәтле туры килә, әйтерсең лә сәхнәдә бары бер кеше җырлый. Җыр бетүгә халык аларны алкышларга күмде. Хатын кыз читкәрәк китте, ә ир кеше халыкка төрле көлдергечләр сөйләде. Гүзәлия Самирга карап алды, вакыты белән ул елмая, вакыты белән моңсулана. Гүзәлия Самирга ничек йомшаграк итеп сорау бирергә , ничек үзен тотырга уйлады. Кисәктән генә кесә телефоны шалтырады. Гүзәлия тавыштан читкәрәк китеп басты да телефонын кабызып
--Әйе тыңлыйм сине.
--Нәрсә хәлләрең чибәркәй? Мине сагындыңмы?
--Аллага шөкер әлегә әйбәт.
--Тукта, тукта, син кая? Синең яныңда көй яңгырый, телевизор шулай кычкырамы?
--Юк мин паркта концерт карыйм.
--Нинди концерт, кем белән инде син анда?
--Күрше Самир белән, һава суларга чыккан идем, менә концерт карарга булдым.
--Да син вакытны бушка уздырмыйсың. Әйттеләр иде аны миңа син егетләрнең башларын әйләндерергә ярата дип, мин ышанмаган идем. Димәк дөрес булган.
--Син ни сөйлисең? Кабат башладыңмы? Син үзең сыйныфташ кызлар белән кинода дип алдап киткән вакытта мин сиңа дәшмәдем,. Дуслар белән кич кунырга ялга киттең, кызлар да була дип әйтмәдең, ләкин кызлар да бардылар, мин тагын бер сүз әйтмәдем. Җитәр бүтән үземне кимсетергә юл куймам.
Гүзәлия телефонның төймәсенә басып сүндерде. Күзләренә яшь җыелды. Нигә, нигә аны ходай сыный? Нигә соң аңа аңламый торган егетләр очрый? Бәлки ул үзе сайлый белмидер? Гүзәлиянең тәмам күңеле төште. Ул инде икенчегә сөю хисенең йөрәккә авырту китерүен татыды. Ничек итеп бер нәрсә дә аңламый ул , ничек аны мәсхәрәли ала? Үзе гаепле булсада, гел аны гаепле калдырырга ашыга. Аның уйларын кабат телефон тавышы бүлде.
--Син нәрсә башка егет янында булгач телефонны бәрергә дигән сүзме? Әгәр син дус белән генә булсаң, телефоннан егетен белән курыкмыйча сөйләшер идең. Нәрсә яңа сөяркәң ишетер дип куркасынмы?
--Юк курыкмыйм, беренчедән ул сөяркә түгел, ә дус. Икенчедән ул мине хөрмәт итә, һәм егетем бар икәнен белеп артык сүз әйтми. Ә син, син менә чын сөюгә лаек түгел кеше. Җитәр миңа бүтән шалтыратма, духың да булмасын. Син бит кешене хөрмәт итү түгел, аңлый да белмисең. Синең уенда гел начар уйлар. Оныт мине, үзеңә үзен кебек тиң пар тап.
Гүзәлия кабат телефонын сүндереп куйды. Аның куллары калтырый башлады, йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгардай булып шашып тибә башлады. Гүзәлиягә хәзер җырларда, бернәрсә дә кирәкми иде. Ул нишләргә белмәде, кайтып китсә , Самирны үзе чакырды. Кайтмаса өйгә тизрәк кайтып үкереп елыйсы килде. Гүзәлия читкәрәк кенә басып тамашаны күзәтте. Ләкин аның колагы ишетмәде, ә күз яшьләренә тулган күзләре берни дә күрмәде.
--Берәр нәрсә булмагандыр бит? Мин сине югалттым, ә син миннән качып басып торасың.
Самир үзедә көч аралаш кына елмаеп Гүзәлиягә карады. Күз яшьләрен яшерергә тырышып Гүзәлия читкәрәк карап
--Юк куркыныч әйбер булмады.
--Ә нигә күзләрендә яшь, берни ишетмисең? Мин якын килгәч кенә миңа ихтибар иттең.
--Яшь чаклар искә төште, күпме монда килеп биеп йөрдек хәтерлисеңме? — дип сүзне икенчегә борырга тырышты Гүзәлия. — Магнитафон кычкыртып җырлар кабыза идек, шуңа кушылып биедек. Ә бер абый гармунын күтәреп киләдә, өздереп уйнарга тотына. Хәтерлисеңме, яшьләр күп җыелсада биергә теләүчеләр әз , ә без һәрберсен сөйрәп чыгарып биетә идек. Нәрсә инде безгә бары 17/18 яшь, юләрлек чак. Нихәтле тырышсакта биергә теләүчеләр аз булды, аннары арта барды, бии белмәсәләр дә чыгып әйләнәләр иде. Иң кызыгы без яшь чакны кызык үткәрә идек. Ә хәзер яшьләр компьютер алдында үткәрә.
Самир көлеп җибәрде. Гүзәлия үзе дә сизмәстән
— Мин сине көлдердемме? Ә синең көлүеңне минем күптән күргәнем юк , нәрсә көлдерде инде сине?
--Без яшь чакта дидең бит, әйтерсең янымда 70 яшьлек әби.
Гүзәлиягә дә кызык булып китте. Чыннан да бүген көн бик үзенчәлекле булды. Бу вакытта Гүзәлия тормышы кискен генә үзгәрер дип уйламады шул. Берничә ел эчендә кешеләр, заманалар шулай үзгәрер дип кем уйласын. Һәркем үз юлын үзе сайлый, бары ялгышлардан гына сакланырга кирәк. Гүзәлия дә 25 җиткәч ,тормыш сукмагында төрле сынаулар үткәч кенә нәрсәнен нәрсә икәнен аңлый башлый.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас