Литература
16 Октября 2025, 08:40

Адашкан мәхәббәт

Гөлчирә Галимова. Беренче өлеш.Менә тагын бер көн үтеп китте. Эш сәгате бетүгә киемен алыштырып Гүзәлия өйгә кайтырга ашыкты. Трамвай тукталышында кеше күп җыелган, димәк күптән трамвай булмаган. Тизрәк кайтасы иде, бүген аның әнисенең туган көне.

Адашкан мәхәббәтАдашкан мәхәббәт
Адашкан мәхәббәт

Беренче өлеш.
Менә тагын бер көн үтеп китте. Эш сәгате бетүгә киемен алыштырып Гүзәлия өйгә кайтырга ашыкты. Трамвай тукталышында кеше күп җыелган, димәк күптән трамвай булмаган. Тизрәк кайтасы иде, бүген аның әнисенең туган көне . Гүзәлия бүләген күптән алып куйган иде инде, бары әнисенә ошар микән дип борчылды ул. Бәйрәм кичен эчәргә яратучы әтисе генә бозмасын. Кичкә абыйсы Гомәр Мәскәүдән кайтып җитәргә тиеш. Шундый абыйсы булуына Гүзәлия бик шат иде, аның белән барлык борчу мәшәкатьләр турында да сөйләшеп була. Ул һәрвакытта да үзенең яхшы киңәшләрен бирде , аны тыңлый һәм аңлый белде. Абыйсы күп, бик күп чакырды Гүзәлияне Мәскәүгә барып эшкә урнашырга, аның гына әнисен исерек әтисе янында калдырасы килмәде. Үз уйларына бирелеп басып торганда
— Нәрсә чибәркәй уйга чумдың? — дигән тавышка сискәнеп китте. Бу тавыш аның белән бер цехта эшләүче Ильнарныкы иде.
--Трамвай күренми, өйгә тизрәк кайтасы иде шул гына. Әнинең туган көне, әни эштән кайтканчы тәмлеләр әзерлисе килде.
--Соң әйдә илтеп киләм, мондый яхшы уйда булганда гөнаһ булыр булышмасам.
--Дөресен әйткәндә яхшы түгел дә инде, тик каршы килмим, чыннан ашыгам. Рәхмәт сиңа.
--Рәхмәтне ахырдан әйтерсең. Әйдә әнә минем машина.
Гүзәлия Ильнар артыннан атлады. Ак төстәге Жигули машинасы янына килеп җиткәч
--Әллә нинди импортный машина түгел инде дә, тик йөрергә ярый, әйдә утыр.
--Эш машинада түгел Ильнар, эш хөрмәт итүдә. Син булмасаң кайчан кайтып җитәр идем, әнә әле һаман трамвай күренми.
--Менә бит рәхмәт җылы сүзеңә, әйдә утыр тизрәк, аннары адресыңны әйтсәң дә була, мин бит синең кая яшәгәнеңне белмим.
Гүзәлия үзенең кая яшәгәнен әйтте. Юл буе төрле нәрсәләр сөйләшеп кайтып җиткәннәрен сизмичә дә калдылар. Өй каршысына килеп туктагач
--Бик зур рәхмәт Ильнар бу чыннан бик әйбәт булды.
--Исән бул, ярый иртәгә очрашырбыз, минем дә өйгә кайтасым бар.
Гүзәлия машина ишеген ябып, Ильнар киткәнне карап торды да, өй каршында урнашкан кибеткә таба атлады. Магнит кибетеннән торт, конфетлар, яшелчәләр алып өйгә ашыкты. Ишек ачылуга борынына тәмле ис килеп керде.Ләкин үзе сюрприз ясарга теләгән иде, үзенә сюрпризлар ясап куйган булып чыкты. Әнисе иртәрәк эштән кайтып тәмлеләр пешереп кызын көтеп тора иде. Өстәлдә тәмле ашлары белән әнисе Гүзәлия яраткан карабодай бәлешен дә пешергән булып чыкты. Гүзәлия әнисенә карап
--Әнием туган көнең белән сине. Мин сине бик яратам.
--Рәхмәт кызым.
--Әни ә син ничек өйдә? Син бит соңрак кайтырга тиеш идең?
Гөлфия апа көлеп кызына карады
--Туган көн көнне кем эшли инде? Эшемне бетердем дә кайттым, сиңа тәмлеләр пешерәм дип, аннары абыең да кайтып җитәр, аны да сыйларга исәп.
Гүзәлия үпкәләгән кыяфәт чыгарып
--Ә мин ашыгып кайтам әниемә өстәл әзерлим дип, булмады бөтен сюрпризымны боздың, кызык булмады.
--Ярый күп сөйләшмә, әйдә аш суый хәзер.
--Ә әти кая ,кайтмады мәллә?
--Белмим кызым кая йөридер. Әйдә утыр.
Гүзәлия әнисенең кәефе төшүен күреп аны кочаклап алды да
--Мин хәзер бер минут— дип бүлмәсенә кереп китте . Әнисенә абыйсы белән бергә ял йортына юллама алганнар иде нишләргә? Абыйсы кайтканны көтәргәдер дип уйлап алды ул. Аннары үзе генә алган күлмәген яшергән урыннан чыгарып әнисенә күрсәтергә теләде.
--Әнием кил әле монда бераз булыш.
Гөлфия апа бүлмәгә кереп кызының кулындагы күлмәкне күргәч
--Бик матур күлмәк кызым, ләкин сиңа бераз зуррак бит ул.
--Әнием бу күлмәк сиңа туган көнеңә, киеп күрсәт әле,
--Кызым мондый матурлыкны өйдә кияләрме?
--Әнием кияргә урын булыр, бүген туган көнең бит, син матур булырга тиеш.
Шулчак ишек тавышы булды. Гүзәлия әнисенә карап
--Әнә әти дә кайтты, мин аш бүлмәсенә, ә син күлмәкне киеп чык ярыймы?
--Шулай, шулай хәзер кайткан кунакны каршы алмыйлар мәллә бу йортта.
--Әнием бу абый, абый кайтып җитте.
Гүзәлия очып диярлек бүлмәдән чыкты да абыйсының муенына асылынды.
--Җитәр инде, буасын бит, үзең үсеп буйга җиттең, ә һаман балалар кебек куанасың.
--Абый ничек куанмый инде, син әллә нигә бер генә кайтасың бит.
--Телефоннан сөйләшеп торабыз бит, ярый ә әни кая?
--Әйдә син вакытлы кайттың.
Гүзәлия шатланып абыйсын йокы бүлмәсенә таба сөйри башлады. Гөлфия апа яңа күлмәген киеп аларга каршы чыкты. Гомәр әнисен кочагына алды да
— Әни туган көнең белән сине, бигрәктә матур күлмәк кигәнсең, яшәреп тә киткән кебек. Гүзәлия ә син бүләкне бирдеңме?
--Юк әлбәттә, без бергә бирергә сөйләштек бит.
Гүзәлия тиз генә бер кәгазь алып чыгып абыйсына бирде. Гомәр исә әнисенә карап
--Әни ә монысы бездән ял йортына юллама. Бераз ял итеп кайтырсың, озакламый ялга чыгам дигән идең бит.
--Кирәкми иде балалар.
Тәмле ашлар ашап, чәйләр эчкәч Гүзәлия абыйсы белән йокы бүлмәсенә кереп киттеләр. Гөлфия апа күрше Сәлимә апа белән Зәйтүнә апаны чәй эчәргә чакырды. Хәлләр сорашып беткәч. Гомәр сеңлесенә карап
--Гүзәлия хәлең ничек соң,? Дөресен әйт әле син һаман Рифатны уйлыйсыңмы? Күзләреңә карап күрәм шулай икәнен. Син аны оныта алмыйсың шулаймы?
Гүзәлия дәшмәде, аның бу сорауга бердә җавап бирәсе килмәде.
--Сеңлем дөньяда башка акыллы егетләр бар, Рифатта тукталмый. Әйләнеп кара бераз, әнә күрше Сәлимә апа малае Самир синең өчен янып яши. Нигә бераз күз салмыйсың, яки башка егетләргә кара. Шулай ярамый бит инде, онытырга тырыш.
--Абый кирәкми, ничек онытып була соң? Ничек? Ул минем йөрәгемне телгәләп китеп барды бит. Мин белмим ничек егетләргә ошанырга? Йә әйтеп кара ничек?
--Бөтенесе дә шундый дигән сүз түгел бит . Аңла сеңлем, болай яшәп булмый, бөтен кешене бер җепкә тезмә. Алдагы көн белән яшәргә тырыш. Әйе мәхәббәт хисләрен тиз генә онытып булмый, йөрәк яраларын да төзәтүе авыр. Тик бу әле үзеңне, йөрәгеңне бикләп куярга дигән сүз түгел. Ходай кушып бер яхшы бәндә юлыңа чыксын иде. Ә Самир чыннан сине күптән яратып йөри,
— Ә син каян беләсең?
— Син кара күзенә, үзең аңларсың. Яратам дип әйтеп кенә булмый ул, ярату күздә чагылырга тиеш. Уйла сеңлем уйла.
Икенче көнне Гомәрнең кайтканын белеп, аларга аның сыйныфташы Самир керде .Гомәр белән сөйләшсәдә күзе гел Гүзәлиядә иде. Күрмәде түгел күрде Гүзәлия аның карашларын, тик нигәдер ул анарга ихтибар итмәде. Беренчедән ул күрше егете һәм абыйсының сыйныфташы, икенчедән ул аннан биш яшькә зур иде. Гүзәлия никтер үзеннән күпкә зур егетләр белән нәрсә сөйләшеп була дип уйлады. Ә Рифат бары ике яшькә зур иде, ә хәзер нәрсә? Рифат аның мәхәббәтен җиргә салып таптап китеп барды. Гүзәлиягә әле һаман авыр, ул йөрәгендәге хисләрен нишләтергә белмәде.
--Гүзәлия нишлисен, нинди егетләр турында уйлап утырасың?
--Абый нәрсә сөйлисең? Мин эш турында уйлый идем.
— Әнә Самир кинога чакыра барабызмы?
--Ярый барабыз, ә кайчан?
--Бүген кичкә инде.
Ләкин абыйсы кинога бармады әтисенең исереклегеннән файдаланып үзенчә сәбәп чыгарды.
--Минем әнине үзен генә калдырасым килми Гүзәлия, ә Самирга баш тартып булмый, яхшы түгел, син аның белән бар инде.
Гүзәлиянең күптән кинога барганы юк иде, теләмәсә дә абыйсының сүзен тыңлап ул Самир белән кинога китте. Күптәнге кино булсада, ,, Любовь и голуби" кешенең яраткан киносы булып кала бирә. Гүзәлиянең дә күңеле күтәрелде. Самир Гүзәлиянең елмаюын күреп
--Сиңа елмаю бик килешә, ешрак елмай, соңгы араларда бик моңсу йөрисең. Әйдә икенче ялда да кинога барыйк әле.
--Белмим Самир, карарбыз. Әгәр хәзер ризалашып бара алмасам алдаган кебек килеп чыгар, ә мин алдарга яратмыйм. Ничек буласын белмим. Карарбыз ничек булыр.
--Мин сине аңлыйм, миндә мөмкинлек килеп чыкса гына дим. Кара әле көн матур бәлки җәяү кайтырбыз?
--Соң бит инде.
--Әйе соң, тик синдә 16 да түгел бит, бераз соңга калган өчен чатка бастырмыйлар. Җитмәсә абыеңда, әниеңдә минем белән киткәнеңне беләләр.
— Шулаен шулай, үпкәләмә иртәгә абый китә, ә минем аның белән сөйләшер сүзләрем бик күп. Әйдә башка көнне сөйләшербез.
--Ничек дидең, башка көнне дисеңме? Рәхмәт Гүзәлия, рәхмәт. Әйдә ике көннән очрашабыз, паркка барырбыз.
--Ярый, ә хәзер әйдә өйгә кайтыйк.
Гүзәлия кайтканда әтисе дә, әнисе дә инде йоклыйлар иде. Бары абыйсы гына аны йокламыйча көтеп утыра.
--Кино әйбәт идеме?
--Абый ул киноны яттан беләбез, тик карарга барыбер кызык.
--Дөрестән дә шулай, ә Самир нәрсә ди?
--Аңламадым?
--Гүзәлия кабат бала булма, син бик яхшы аңлыйсың. Егет яхшы, син аннан баш тартма. Үтенәм алга таба бар, Рифатны онытырга тырыш.
--Нишли алам инде мин?
--Беләм синең әлегә беркемне дә күрәсең килми, Самир белән дус буларак кына очраш, ул сиңа, синең йөрәгеңдәге яраларны төзәтергә булышыр. Ышан миңа сеңлем, мин сиңа начарлык теләмим.
--Тырышырмын абый тик............
--Нәрсә тагын тик? Үз үзеңне бикләп куеп яхшы эшлим дип уйлыйсыңмы? Син бирешергә тиеш түгел, ишетәсеңме тиеш түгел.
--Әйе син үзеңчә хаклы ди, тик йөрәгемә ничек әмер бирим? Башымдагы уйларымны ничек алып ташлыйм?
--Кабат тик, миндә сине аңлыйм, уй хисләреңне, кичерешләреңне тиз генә онытып булмый. Шуңа да карамастан яшәргә кирәк сеңлем, яшәргә. Үз үзеңне битәрләп ятып булмый.
--Абый син хаклы, мин тырышырмын онытырга үземдә көч табармын.
--Мин бик шатмын сеңлем,
Гомәр сеңлесен кочагына алып
--Ә хәзер тынычлан, ятып йокла, тыныч төннәр сиңа.

Дәвамы бар.

ГӨЛЧИРӘ ГАЛИМОВА

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас