

Ләкин яшәргә кирәк! Яшәр өчен уйларга, хәрәкәтләнергә, тормышта үз юлыңны эзләргә, таяныр ноктаңны табарга кирәк.
Башымда уйлар туп уйный...
Булат миңа чит кеше түгел. Яшьтән үк хисләрен белдергән, бергә булыйк дип тәкъдим ясаган дус. Яхшы дус! Хәзер дә мөнәсәбәте үзгәрмәгән, карашыннан сөю нуры тама. Теге көнне ул мине машинасы белән подъезд төбенә хәтле озатып куйды. Хушлашканда кочагына алып иренемнән суырып үпте:
- Онытма, мин җавап көтәм, - диде.
Булат начар кеше түгел. Әллә соң... тәвәккәлләргәме? Яшь бара, гомер үтә. Ә Сәлим? Ул да җавап көтә... Ул да галәмәт яхшы кеше, ул да ышанычлы дус!
Балачакта, чәчемне тарап үргәндә, әни:
- Кызым, кызым кыз кеше,
Кызыма килер йөз кеше.
Шул йөз кеше арасыннан
Сайлап алыр бер кеше, - дип такмаклый иде.
Йөз булса, бөтенләй акылдан язарсың, әле монда ике имән арасында да адашып йөрим. И-их... Әгәр яратсам, болай икеләнер, баш ватар идеммени?! Бернигә карамый, ике дә уйламый, күзем йомып сөйгәнем артыннан атылыр идем! Кая чакырса, шунда йөгерер идем!
...Уйлар тубы Булат белән Янгураз тирәсендә әйләнде-әйләнде дә, авылга таба тәгәрәде, тупылдап Хөҗҗәт бабайлар ишегалдына килеп төште.
Хөҗҗәт бабайлар бездән ике йорт аша гына тора иде. Әтиеңнең бисмилласы юк, дип, әби мине аларга тавык суйдырырга кертеп җибәрә иде. Капканы ачып ишек алдына аяк басарга өлгермисең, тәрәзәдә Сәкинә әбинең уч кадәрле генә түгәрәк йөзе күренә. Димәк, сиңа тавыгыңны култык астына кыстырып көтәргә генә кала. Ялындырып-көттереп, вәкарь генә басып, тамак кыра-кыра, кулындагы үткен пычагын салмак кына сыпыра-иркәли, Хөҗҗәт бабай чыга. Бабайны күрүгә әлегә хәтле синең җылы куенында тәмләп йокымсырап утырган тавык үзен ни көткәнен чамалап, тыпырчына-бәргәләнә, разбуй салып кычкыра башлый. Ул гына түгел, мин үзем дә куркам, пышылдап диярлек Хөҗҗәт бабай белән исәнләшәм. Ләкин сәламемә җавап юк. Чөнки: “Тавык - кош, хатын-кыз кеше түгел,” - бу сүзләрне бабайдан еш ишетергә туры килә иде. Шуңа күрәдер, Сәкинә әби, безгә кергән саен, Хөҗҗәтем генә исән булсын, Хөҗҗәтемнән калырга язмасын, аңардан башка егылып үләргә генә кала, дип безелди иде. Теләге кабул булган, бер ел эчендә парлашып китеп барганнар...
Мин кечкенә чакта Хөҗҗәт бабай ферма мөдире булып эшли иде. Кышын чанасына, җәен арбасына баһадир генералдай аягурә киерелеп басып, аты-ние белән яшен кебек чаптырып китүләрен без бала-чага кызыгып карап кала идек. Башка арба-чаналарга үрмәләп-эләгеп була, ә моныкына якын килә торган түгел. Күрергә дә өлгерми каласың.
Хөҗҗәт бабайларның йорт-каралтысы балкып тора, бөтен җирдә тәртип. Турылары ялап алгандай чип-чиста, коймалары парадка тезелгән солдатлар кебек тип-тигез.
Әгәр Сәлим шул йортны сатып алса, шунда яшәп китсәк, мине ни көтә? Алты почмаклы шәп йортың булу белән генә түгел әле. Абзарыңда мөгрәп сыер-бозавың, ишек төбенә аяк басуга сукрана-сукрана сырып алучы мәңге ач тавыкларың, егерме биш сутый бәрәңге бакчаң көтә сине, Наргизә җанкисәк. Болар гына аз булса, бәхетең тулырак булсын өчен җәй буе “күңел ачарга” берәр гектар чөгендер җире биреп куюлары да бар. Аягыңда ялтырап торган матур кәлүш, өстеңдә сырган бишмәт булыр. Комач кызыл күлмәгеңнең купшы итәкләрен җилфердәтеп, көтү куарга чыгарсың... Язын-көзен тездән саз ерып мәктәпкә йөрерсең. Ямьле су буйларына төшеп бозлы суларда керләр чайкарсың...
Йә, кем инде ирекле көннән авылга кайтып нужа куа? Анда рәхәт булса Кифая апа өч баласын ияртеп чыгып качмас иде.
Үлчәү тәлинкәсенең Булат ягы баса...
Тик шул чакта күз алдымда бер-берсенә сыенган ике ятим кабер пәйдә була... Ташларына соңгы сулышыма хәтле йөрәгемдә сулкылдап әрнисе ике газиз исем уелган. Колагымда әбиемнең боек тавышы яңгырый: “Зинһар, алып кайт авылга! Соңгы сулышымны алыр өчен булса да алып кайт. Андый-мондый хәл булса, әтиең янына күмәрсез”. Әбинең васыяте минем өстә.
Кичер мине, авылым. Шатлыгым - җан әрнүем, мәңгелек сагышым... Авылкаем, татлы ярам... Уйларым, моңнарым сиңа илтә, юлларым сиңа илтә...
Тыгыз туп булып йомарланган уйлар әкрен-әкрен генә сүтелә-тарала башлый. Тәнем гуя мамыктай җиңел болытларга әверелеп, эри-эри томанлы йокы дөньясына кереп китә. Шул чак каршымда туган йортым, ике бүлмә арасындагы ак мичебез пәйдә була. Мич башында аякларын селкеп, әби әйтмешли, җен атындырып, ап-ак күлмәкле бер кечкенә кызчык утыра. Аның зур кара күзләрендә эре-эре яшь тамчылары җемелди. Кызчык еламсырап, нәни кулларын миңа суза. Өн белән төш арасындагы йомшак бишектә тирбәлә-тирбәлә уйлап куям: “Римма алдамаган, йорт иясе Бичура чынлап та шундый икән... Ул Янгуразның кызы Ситарага охшаган икән...”
Соңгы сүз
Мин инде арып-изрәп йоклап киткән идем. Бу төн минем өчен михнәтле дә, шатлыклы да булды. Бар авырту-газапларны онытып, дөньяның үзе хәтле зур шатлыгымны күкрәгемә кысып йоклап китүемне сизми дә калганмын. Шундый тәмле, рәхәт йокы булды ул.
Төшемдә авылны, үзебезнең йортны, балачагымны күрдем. Яз көне икән. Бакчадагы алмагачлар ап-ак чәчәккә күмелеп утыра. Турыбызга яшел келәм чыгарып җәйгән кебек. Яшеллекнең нәфис, гүзәл чагы. Җәйнең дә балачагы.
Мин таганда атынам. Миңа шундый рәхәт, гүя очам. Мин тауларга таба очам. Көчлерәк атынган саен шул тауларга якынаермын төсле. Югыйсә алар кул сузымында, якында гына кебек. Ләкин никтер барып җитеп булмый. Алар минем өчен мәңге серле булып, мәңге үзләренә чакырып торачак зәңгәр таулар. Таулар артында кояш бар! Таулар артында тормыш бар! Тормыш бөтен җирдә бар. Җир шары тормыш өчен яратылган.
- Кызым, ашарга кер, - дип чакыра мине әни.
Әни шундый шат, шундый матур, яшь. Аның өстендә язның бар төсләрен үзенә җыйган, энҗе чәчәкләр сибелгән яшел сатин күлмәк. Әнинең елмаеп йөри торган көннәре. Әле Кифая апаның ире үлмәгән, әле ул авылга кайтмаган... Әлегә әнинең бар бәхете үз янында.
Ул җәйне миңа унбер яшь тулган иде. Бу яз да, бу көн дә минем тормышымда булган иде. Мин төш түгел, төшемә килеп кергән үткәнемне күреп ятам.
Без әни белән өйгә керәбез. Шул арада әнием назлап-яратып мине чәчемнән иркәләп ала: “Акыллым син минем!”. Аның куллары шундый йомшак, кояш нурлары кебек җылы.
Әти дә, әби дә өйдә. Ак ашьяулык япкан өстәл янында утыралар.
Менә әни алдыбызга табасы белән бәлеш китереп куя:
- Бәлешем уңды. Болай булгач, кызыбызның тормышы да уңачак.
Әби һәрвакыттагыча кырыс кына төзәтә:
- Алла теләсә диң!
Күр, әби дә ул чакта нинди яшь, төз булган икән. Мин аның ул чагын инде хәтерләмим дә.
Әти урыныннан кузгала, аның кулында мәктәпкә йөртә торган ачык зәңгәр төстәге өр-яңа сумка. Шуны миңа сузып:
- Туган көнең белән котлыйбыз, кызым, - ди. - Зур үстең, быел бишенчегә барасың инде. Шатлыгыбыз булып үс.
Букча буш түгел, аның эчендә “Татар халык әкиятләре” дигән бик матур тышлы калын китап ята.
- Тормышың әкият кебек матур, күңелле булсын, кызым. Әкиятләрнең ахыры гел бәхетле бетә, - дип елмая әнием.
Табыныбыз түгәрәк, барыбыз да исән-сау. Өй эченә язгы кояш нурлары кереп тулган. Безнең арада әлегә Илнарыбыз юк. Ул әлегә безне күктән генә күзәтә. Ләкин аның киләсен беләбез. Шуңа күрә әни гел елмаеп йөри дә инде.
Мин кино караган кебек үткәннәремне ап-ачык күреп ятам, күрәм генә түгел, төшемдә дә уйлыйм, бәялим.
Шул чак күренеш алышына. Башта таулар, аннары офыкларга тоташкан мәк даласы пәйда була. Кып-кызыл чәчәкләр арасында Янгураз белән бер-беребезгә сыенып басып торабыз. Мин Янгуразга гаҗәпләнеп карыйм:
- Син ничек кайттың соң, Янгураз? Син бит үлгән идең. Җир астыннан чыгып буламыни?
Янгураз дәшми, күзләремә карап елмая гына.
Ә мин аның каршымда басып торуына шатланып та, гаҗәпләнеп тә сорыйм:
- Мин сине гел төшемдә күрәм. Төшләремдә син гел кайта идең. Бусы төш түгел, бу юлы син чынлап та кайттың, әйе бит, Янгураз? Тик ничек кайттың соң син? Башка китмисеңме, югалмыйсыңмы, Янгураз?
Янгураз елмаеп кулларын суза:
- Бөтенләйгә кайттым, Нәркис. Мин сине башка беркайчан да ташламам, асылым.
Янгураз сөйләшә! Ул, китмим, диде! Бу юлы ул чынлап та кайткан! Бусы инде чын, бусы төш түгел!
- Гайнуллина!
Нигә әле Янгураз миңа фамилиям белән эндәшә? Кайдан белә ул минем Гайнуллина икәнемне? Ә нигә исемем белән генә эндәшми, исемемне онытканмы әллә? Оныткандыр да шул. Без бит кайчаннан бирле күрешмәгән...
- Наргизә апа!
Мин күземне ачмакчы булам, тик керфекләремне күтәрә алмыйм, алар шундый авыр. Ник соң күзләремне ачалмыйм, сукырайдыммы әллә?
- Наргизә апа... Наргизә апа!
Ниһаять йокы әсирлегеннән айнып, уянып китәм. Күзләрем дә бик ансат ачыла икән. Каршымда ак халатлы Алия басып тора, миңа уч кадәрле генә түгәрәк көзге суза:
- Наргизә апа, ясаныгыз-төзәтенегез. Менә сезгә көзге. Хәзер телевидениедән киләчәкләр, сезне төшерәләр.
- Нигә? – дип аптырыйм мин. Үзем һаман төшемнән айнып бетә алмыйм.
Алия серле генә елмая:
- Аннары белерсез! Матурланыгыз.
Мин әлегә аякка басарга куркам. Караватта утырган килеш кенә өс-башымны рәтлим, чәчемне төзәтәм. Шуннан ары тагы нишли алам, иннек-кершәннәрем янымда юк.
Палатага үзе хәтле видеокамера күтәргән кендек буе егет белән, Барби курчагыдай нечкә билле, озын аяклы, алтын чәчле бер кыз килеп керә. Икесе дә өсләренә ак халат бөркәнгәннәр.
- Озак булмагыз, аның хәле юк, - ди Алия. – Мин хәзер баланы алып киләм.
Сары чәчле кыз микрофонын авызына куеп, тиз-тиз сөйли башлый:
- Кадерле тамашачыларыбыз! Бүген Яңа ел төнендә безнең районда яңа гасыр, яңа меңьеллык кешесе дөньяга килде. Без аның бәхетле әнисе белән сөйләшәбез.
Мин каушап елмаям. Гомердә дә телевизорга төшкәнем юк.
- Менә монда микрофонга сөйләгез.
- Ни сөйлим соң?
- Кем сез, кайда яшисез, кем булып эшлисез – шуларны сөйләгез. Курыкмагыз, каушамагыз, менә монда, камера күзенә туры карагыз. Ялгышсагыз, монтаж вакытында төзәтербез.
Мин курыкмыйм, әмма дулкынланам. Күңелдәге уйлар һич кенә дә бер сафка тезелеп баса алмый, шуларны берәм-берәм чүпләп, өтек-өтек җөмләләр оештырган булам:
- Мин... Наргизә Мидхәт кызы булам... Укытучы булып эшлим. Тарих, география укытам...
Үзем сөйлим, үзем уйлыйм: “И-и кыяфәтемдер инде... Таптылар бит вакытын...”
- Башка балаларыгыз бармы?
- Юк... Бу - көтеп алган беренче сабыебыз.
Сары чәчле кыз, мине тыңлап та бетерми, борсаланып тирә-якка карый:
- Бала кая? Ник һаман алып килмиләр? Аны да төшерергә кирәк!
Палатага беләк кадәр төргәк күтәреп Алия йөгереп керә, сабыемны өстәлгә сала. Камералы егет аның янына атыла. Тик мин кычкырып өлгерәм:
- Төшермәгез! Төшермәгез аны! Йә күз тияр. Үземә бирегез. Минем кулда килеш кенә төшерерсез.
- Әйе шул, - ди Алия. – Аның нәрсәсен төшерәсең? Бала бала инде. Алар барысы да бертөсле.
Улымны тәүге тапкыр кулыма алам. Сабыкаем берни белми йоклый. Ләкин миңа үз балама озак сокланып утырырга ирек бирмиләр, аны яхшылап күрергә дә өлгермим, яңа сораулар ява:
- Наргизә ханым, ә сез кемне көткән идегез? Балагызның Яңа ел төнендә туасын белдегезме?
- Якынча гына чамалаган идек...
- Ә район башлыгының бүләге турында белгән идегезме? Моңа ничек карыйсыз?
- Әйе, газеттан укыган идек. Яңа гасырда беренче булып туган бала исеменә биш мең акча салыначак.
- Сез моңа шатмы?
Нинди мәгънәсез сорау! Бу кызыйның бала табып караганы юктыр шул әле... Туасы сабые өчен ут йотып, ике көн, ике төн тулгак белән җәфаланган хәлсез хатында акча кайгысы була димени?!
- Мин улымның исән-сау тууына шат. Бүләк турында уйларга өлгермәдем.
- Ә сез улыгызга исем сайладыгызмы инде?
- Аның исеме Янгураз булачак.
Кызый аптырап кашларын җыера:
- Андый исем бармыни?
Мин елмаям:
- Эзләсәң табыла.
- Нинди сүз соң ул, мәгънәсе ничек?
- Янгураз - яңа бәхет дигәнне аңлата.
- Кызык икән... Бер дә ишеткән юк иде.
Кыз онытуыннан курыккандай блокнотына тиз-тиз сырлап куя: “Я-ңа бә-хет...”
- Әйе, яңа бәхет! – дип шатлык һәм ләззәт белән кабатлыйм мин. Улымны күкрәгемә ныграк кысам, аның җылысын, бәхетемнең зурлыгын тоям.
- Наргизә ханым, Яңа елда нинди теләкләр теләр идегез?
Мин бу бәйләнчек кыздан, аның сорауларыннан арыдым. Шуңа күрә озын-озак уйлап тормый гына гап-гади сүзләрне әйтәм. Гасырлардан-гасырларга, телдән-телгә күчеп, җир шарының һәр кешесе “Амин!” дип мөхер сугарлык гап-гади сүзләрне әйтәм:
- Дөньялар имин булсын!
Ниһаять, барысы да чыгып китә, палатада күңел тансыклаган тынычлык урнаша. Ләкин озакка түгел, биек үкчәләре белән цак-цок басып, атыла-бәрелә, кабат теге кызый килеп керә:
- Сорарга онытканмын, сез кайдан әле? Ирегез бармы? Кем ул, кайда эшли? Ачуланмагыз инде, үзем өчен түгел, тапшыруга кирәк.
- Шатлык авылыннан мин... Ирем дә бар, бәби карашырга әбием дә...
Сары чәчле курчак минем җавапларны тиз генә блокнотына сырлап куя да, ишеккә таба чигенә-чигенә, кул болгый: “Пока!” Әйтерсең, якын кешесе белән хушлашып, самолетка утырып китүе.
Без улым белән икәүдән икәү генә калабыз. Мондагы ыгы-зыгыда бер эше булмыйча, рәхәтләнеп йоклап яткан сабыемны мендәргә салам да, үзем дә аңа сыенып ятам. Бәгыремнән өзелеп төшкән, галәмнән җан иңгән бу серле зат, җиргә үз бәхетен эзләп килгән нәни кеше белән сулышларыбыз бергә кушыла. Улымның алсу алмадай битенә текәлеп, йөрәгемнән чыккан кайнар наз белән, үткәнемнең, бүгенгемнең, киләчәгемнең бөтен мәхәббәтен берьюлы аңа түгәрдәй булып, тәүге тапкыр сабыема эндәшәм:
- Исәнме, улым! Исәнме, яңа бәхетем!
Рәмзия Габделхакова