Литература
10 Октября 2025, 04:00

Тау артында кояш бар

31 өлеш. Хәер, килмәгән дә иде бугай ул, савытлар урыныннан кузгалмаган, ялаганга бер дә охшамаган иде.- Нинди соң ул Бичура? – дип әбинең башын катырып бетерә идем.- Йөдәтмә, үзе турында күп сөйләгәнне яратмый ул, - дип котыла иде әби.

Тау артында кояш барТау артында кояш бар
Тау артында кояш бар

Хәер, килмәгән дә иде бугай ул, савытлар урыныннан кузгалмаган, ялаганга бер дә охшамаган иде.
- Нинди соң ул Бичура? – дип әбинең башын катырып бетерә идем.
- Йөдәтмә, үзе турында күп сөйләгәнне яратмый ул, - дип котыла иде әби.
Ләкин аны күрүче бәхетле җан булды. Миңа түгел, бер кичне бездә куна калган Риммага күренгән ул. Шул турыда сөйли-сөйли Римма хәлдән тайды:
- И кыз, белсәң! Төнлә нәрсәдер кыштырганга уянып киткән идем, мич арагыздан ап-ак күлмәкле бер кыз чыкты да, минем янга килеп басты. Үзе матур шундый. Кулымнан тотты да, әйдә минем белән, дип үзенә тартыпмы тарта. Курыктым-курыктым да, кыз! Котым ботыма төште. Көчкә ычкындым. Бисмилла, дигән идем, керде дә китте яңадан. Бисмилладан курка икән Бичура.
Ул чакта мин Риммага ышанган идем. Мич арасында ап-ак күлмәк киеп йөрүче кызны минем дә бик күрәсем килгән иде. Ләкин бу Римманың әкияте генә булып чыкты....
- Көлмә, - ди әби. - Бар ул йорт иясе. Риза түгел Бичура яңа хуҗалардан. Без киткәнгә хәтере калган аның. Шуңа күрә һәр төнне төшемдә йортыбызны күрәм дә инде. Кайтып, Бичураны үзегез белән ияртәсе бар. Яхшылап, олылап чакырырга кирәк аны.
Илнар әбигә гаҗәпләнеп карый:
- Ничек була соң ул, әби, яхшылап, олылап?
- Киткәндә, себерке белән бөтен йорт эчен, почмакларны сөрткәләп чыгарга кирәк. Шунда әйтәсең инде: “Хөрмәтле йорт иясе, әйдә безнең белән, без сине ботка пешереп көтәбез,”- дисең. Яңа урынга килгәч, тары боткасы пешереп, һәр почмакка бер кабарлык кына шуны куярга кирәк. Аша, Бичура, безнең йортыбызны сакла, бергә яшик, дисең аннары. Шуңа күңеле була инде аның. Йорт иясен рәнҗеттек шул, чакырмадык, ияртмәдек үзебез белән.
Әбинең сүзләре Илнарны тәмам әсәрләндерде, ул аның авызына кереп китәрдәй булып карап тора:
- Әби, кая алып килергә соң аны? Монда, синең янгамы, әллә безгәме?
- Үзегезгә! Монда кирәкми. Монда аңа сан булмаячак. Хәмидә мәгънә белүче түгел.
Илнар миңа борыла:
- Әйдә, апа, авылга да кайтып килик. Бичураны чакырырбыз.
- Кайтсагыз, яхшы булыр иде шул. Кабер өсләрен дә карап, чистартып килерсез, - ди әби шатланып.
Мин гаҗәпләнеп сорыйм:
- Кая, кемнәргә кайтыйк? Кем көтә безне анда?
Әби исә һаман үзенекен сөйли:
- Бер кичкә кер мичкә, урын табылыр әле, кайтып килегез. Камәрия апагызны күрмәссезме. Сыйдырмас микән мине, барыбер ялгызы яши. Заманында бик якын дуслар идек. Чыбык очы булса да карендәшләр дә. Сөйләшеп карагыз әле.
Сөйләшеп карагыз... Ничек?!
Камәрия әби безнең авылның иң карт кызы. Әби-кыз... Яшь чагында ул харап чибәр булган диләр. Авылда бер чибәр булса да, аны берәү дә кияүгә алмаган. Ул гомере буе әнисе белән яшәгән. Хәзер япа-ялгыз. Бик чибәр булган Камәрия апа... Ләкин телсез гүзәлне берәү дә гомерлек яр итәргә теләмәгән.
Телсез Камәрия белән мин ничек сөйләшим дә, ничек аңлашыйм ди?! Әбинең күңеле булсын өчен, ярар, дигән булам. Барыбер берни килеп чыкмаячак, Миндар абый әбине шунда кайтарамы соң инде?! Анасын ташлаган дип күзен ачырмасалар.
- Камәриягә дә ялгызы авыр, бер-беребезгә иптәш булыр идек. Минем озак яшисем калмагандыр. Авылда җан бирәсе иде...
- Юкны сөйләмәле, әби! – дим ачуланып. - Әле бит сиңа сиксән дә тулмаган.
- Сиксән күп инде ул, балакаем, бик күп инде. Шул гомер яшәргә кешедән оят. Улың кабердә ятсын да... Әй, бу дөнья, картлар үлем көтә, яшьләр үлеп китә...
Мин әбине юатмакчы булам:
- Әти булмаса, Миндар абый исән.
Әби дә авыр сулап, уфтанып куя:
- Мидхәтем якынрак иде шул. Гомер буе бергә яшәдек. Ул киткәч, йөрәгем күмергә әйләнде.
Илнар гүя безне ишетми дә, күзләрен очкынландырып:
- Кайтыйк әле, апа! Авылны сагындым мин, - ди. - Дусларны күрәсе килә. Айратларда кунар идем. Кайтыйк әле, апа!
Ләкин без авылга кайтмадык.
Чөнки Сәлимгә бирәсе җавабым әзер түгел...

***
Булатның хатыны чынлап та юк икән... Ләкин булган ул!
- Әкәмәт көнләшә иде. Җитмәсә бергә эшлибез, котыртып торучылар да бар. Соңга таба һәр адымны тикшерә башлады. Җанга тиде тәмам.
Аерылышу сәбәбен Булат шулайрак аңлатып маташты.
Минем алда акланырга теләде бугай, ләкин аклану урынына каралу килеп чыкты. Көнләшкән икән, димәк, сәбәбе булган. Сөйләгәннәр, котыртканнар – утсыз төтен булмый. Тиктомалга баласын күтәреп җылы йортын, җитеш тормышын ташлап китми кеше. Хатын аерган иргә, гәрчә ул фәрештә булып күренсә дә, барыбер шикләнеп карыйсың. Янгураз авыру хатынына да тугры иде. Үзем әрсезләнеп тагылмасам, аңа хыянәт тә итмәс иде, мөгаен. Хәер, кем белә... Кеше күңеле карурман.
Минем урында башка берәү булса, Булатның ялгыз, ирекле булуына сөенеп кул чабар иде. Ә мин бу хәбәрдән никтер аптырабрак калдым.
- Ә кызың... Хатынны ташлап та, аерып та була, ә баланы... Аны нигә ятим итәргә иде?!
Булат күземә туры карап баш чайкады:
- Син нәрсә инде... Мин бит хайван түгел. Бала ятим итәргә башыма тай типмәгән. Булса икән ул...
Ул бар әрнүен шунда җыеп сытарга теләгәндәй йодрыкларын төйнәде.
- Ярый... Тыңла алайса, Наргизә. Ялганнан башланган тормышның барыбер хәер-бәрәкәте булмас. Ул көнләшүләр, гайбәтләр... Барысы да туфта, дустым, чүп кенә. Төп сәбәп шул: бала юк. Хатынның күренмәгән-йөрмәгән җире калмады. Хәзер, әнә, икенче ире белән кыз үстереп ята. Гаеп миндә булган... Менә шундый хәлләр, дускаем...
Саимә апаның киңәшен оныткан юк: үземне Булат хатыны урынына куеп карыйм. Янгураз белән безнең арада шундый хәл килеп чыкса, мин нишләр идем икән, сөйгәнемне ташлар идемме? Юк, мәңге юк! Авырлык килгән саен ярың ташлап качсаң, ул чагында нинди мәхәббәт тә, нинди гаилә була ди?! Димәк, нәтиҗә шул: бу йортта мәхәббәт тә, гаилә дә булмаган...
- И юкны сөйләмә инде, Булат! Яратса, китмәс иде. Кирәк булса, баланы тәрбиягә дә алып була ич.
- Син дә мине яратмыйсың, Наргизә...
Анысы хак, яратмыйм. Элеккечә янып-шашып, акылдан язардай булып яратулар башка булмас та инде. Тянь-Шань тауларының кар-балчыклы ташкыны астында Янгуразым белән бергә минем өлешкә тигән мәхәббәт тә күмелеп калды бугай... Әле бер көнне сагыш-моңга бирелеп шигырьләр укып утырдым. Берсе нәкъ минем хакта язылган кебек:
Могҗизадан тормый икән гомер,
Гомер өмет дигән яралгыдан.
Юлга текәп якты карашыңны
Син карыйсың миңа караңгыдан...
Шул юлларны укыгач тетрәнеп киттем.
Караңгыдан гына карый шул миңа Янгуразым...
Ләкин гомер буе ялгыз да яшәп булмас, күңел төбендә сибелеп калган барлы-юклы хисләрне җыйнап, кемнедер якын итәргә, кушылырга, үз ояңны корырга кирәк.
- Теге чакта “яратмыйм” дип йөзгә бәреп әйттең бит. Шул сүзең белән үтердең, йөрәккә утлы шырпы булып кадалып калды. Бу юлы очраткач, һаман ялгыз икәнеңне дә белгәч, өметләнгән идем. Шулай да, юк дияргә ашыкма әле син, Наргизә. Башта уйла, яме, Яхшылап уйла. Мин көтәрмен.
Шулай диде Булат. Озын-озак уйлыйсы, эреләнеп-ялындырып торасы юк та кебек. Сырланып-сайланып йөрер вакытлар үтеп бара. Егерме җиде яшьлек кыз өчен Булат менә дигән кияү! Хәер, хәзерге кызлар ушлы, чакыручы булса, мондый ирдән баш тартмас, унҗиде яшьлекләре дә йөгереп килеп җитәр иде. Ләкин Булат мине ярата, гомер юлын бары минем белән генә үтәсе килә, аңа башка беркем кирәкми... Үзе шулай диде, исәпләре үтә җитди. Хәтта вәгъдә билгесе итеп, якут кашлы йөзек белән алкалар бүләк итте. Күзем бик кызса да, мин алардан баш тарттым, Булатны өметләндерәсем килмәде. Ләкин ул үгетли-үгетли күндерде:
- Ихлас күңелдән бирәм... якын итеп... Бер истәлек булсын. Ал, Наргизә. Чын күңелдән бит, валлаһи. Сиңа бүләк бирү минем өчен шатлык кына. Ошыйдыр бит?
- Ошый. Бик матур. Рәхмәт. Тик...
Булат йөзекне бармагыма кигерде дә, мине үзенә тартып, назлы итеп кочып алды. Кайнар сулыш бөркелгән иреннәре яңакларыма кагылгач, башым әйләнеп китте... Янгураз назларына сусаган тәнем, үзен алдый-алдый, Булат кочагына сеңде. Мине Булат түгел, Янгураз үбә, бу аның иреннәре, бу аның куллары дип саташып, дөньямны оныттым... Хыял белән чынбарлык буталды, башым уйлау сәләтен югалтты. Дөрес, әлегә безнең арада берни булмады. Ләкин барыбер... Мин Булатка өмет бирдем. Дуслык чиген бозып, тыелган якка үттек. Үттек, тик мәхәббәт ярына җитә алмадык. Дуслык белән мәхәббәт ярлары арасында такталары убылып төшкән асылмалы күпер чайкалып калды...
Булат – менә дигән кияү... Йорты бар, байлыгы бар. Үзе дә төшеп калганнардан түгел. Язмышыңны Булат белән бәйләсәң, уңасың, Наргизә! Казанда урам себереп йөрүләрең юкка булмаган икән. У-у-у, нинди рәхәт тормыш көтә мине! Мине генә түгел, Илнарны, Данисны да. “Нәрсә киим дә, ни ашыйм?” кайгысы калмаячак. Бай хатыны булып, өстемә чабулары җирдән сөйрәлүче затлы туннар киеп, һаваланып йөрисе көннәр алда икән әле. Сөен, Наргизә! Киерелеп ачылган бәхет капкалары аша бии-бии, җырлый-җырлый кер! Алтын туегызны үткәргәндә, табын түренә утырып, күкрәк киереп мактанырсыз: “Безне себерке белән көрәк таныштырды, намуслы хезмәт кавыштырды!”- диярсез.
Үз-үземне шулай үртәп, яшь аралаш көлеп ятам. Башымда уйлар өере футбол уйный... Янгураз искә төшә. Туктале, Наргизә, үзеңне гаепләргә ашыкма алай! Ә нигә әле син Янгуразга тугры булырга тиеш ди?! Кем ул сиңа? Җиде ят кеше. Җирдә юк кеше... Ә мин бар, мин исән, мин яшим! Нәрсә дип үз-үземне битәрләп ятам соң?
Тауга менгән саен офык киңәя, кояш якыная. Алга атлаган саен үткәннәр ерагая. Ераграк киткән саен үткәннәрнең асылы ачыла, барысы да уч төбендәге кебек ачык күренә башлый. Кояшка таба атласаң, күләгәң артта кала. Күләгә алга чыкмаска тиеш. Ул алга чыга икән, димәк, син караңгылыкка таба атлыйсың...
Женя мине яратмаган, кәмит уйнаган, унбиш яшьлек хыялый кызның беркатлылыгыннан көлгән. Мин моны соңга калып булса да аңладым. Дөресе, тормыш үзе аңлатты.
Ләкин Янгураз да мине түгел, Тамарасын яраткан, сөйгәне өчен утка-суга гына түгел, хәтта гүргә дә барып кергән. “Үзең кул сузмасаң, сине күрми үтәр идем,” – дип әйтте түгелме соң?! Әгәр аны үлем тартып алмаса... Ничек булыр иде икән безнең язмышлар? Ул мине бәхетле итәр идеме? Юктыр... Фатыйма апа хаклы, аңа мин үзем түгел, улы гына кирәк булгандыр...
Ә мин яраттым... Әгәр күңелдәге хисләр очкынга әверелсә, тоташ ялкын булыр идем. Утка очкан күбәләк кенә түгел, мин үзем ут идем, дөрләп янган учак идем. Женяга булган хисләр кара күмергә әйләнде, алар тапталган, югалган, онытылган. Ләкин Янгуразны яраттым. Кызы Ситара белән, Сираҗетдин әкәсе, чирле Тамарасы, кыскасы, бар дөньясы белән колачлап, сөю тулы күңелемә сыйдырдым. Янгураз өчен мин дә утка-суга төшәргә дә, гүргә керергә дә әзер идем.
Ә хәзер... Күңелем гүя гөлсез калган шәрә болын, игеннәре җыеп алынган ялангач кыр, бары җәяүле буран гына йөгергән карлы дала. У-у-у, нинди салкын, нинди буш бу күңелдә... Ник алай булды соң? Әллә мин Янгуразга түгел, хыялымда тудырган асыл егеткә гашыйк идемме, шул матур, татлы хыялга табындыммы? Ә чын Янгуразны яхшылап белми дә калдым.
Мин беркем өчен дә өзгәләнмим, берәүне дә яратмыйм. Йөрәгемнең алтын тәхете бары берәү өчен генә булган, күрәсең. Беренчем, иң кадерлем, бердәнберем өчен... Тылсым, наз тулы мәхәббәт бакчасына мине тәүге тапкыр алып кергән шул яр, таулар улы Янгураз гына алтын тәхетемнең мәңгелек хуҗасы, йөрәгем патшасы булып калырмы икән?! Ә калганнар... Алар бары вәзир генә... Вәзирләр гадәттә патшадан акыллы була. Ләкин барыбер патша булмый. Янгуразны таулар урлаганнан соң, күңелемнең кайсыдыр почмагында мәхәббәт нурлары сибеп утырган серле сандык шапылдап ябылды. Татлы хыяллар көл булып җилгә сибелде.

Рәмзия Габделхакова


(дәвамын иртәгә укыгыз)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас