Литература
9 Октября 2025, 15:00

Тау артында кояш бар

30 өлеш. - Быел мәктәпне унбер бала тәмамлады, беренчегә өчәү килделәр. Озакламый инде берәү дә булмаячак... - дип зар-моң түгүен дәвам итте Сәлим. - Ел үтмәс борын авылда унлап кеше үлде, ә туучы юк. Озакламый Шатлык авылы җир йөзеннән бөтенләй югалачак...Сәлим сөйләгәнне җөпләп, Кифая апа моңсу гына әйтеп куйды:- Авылны шәһәр йота...

Тау артында кояш барТау артында кояш бар
Тау артында кояш бар

- Быел мәктәпне унбер бала тәмамлады, беренчегә өчәү килделәр. Озакламый инде берәү дә булмаячак... - дип зар-моң түгүен дәвам итте Сәлим. - Ел үтмәс борын авылда унлап кеше үлде, ә туучы юк. Озакламый Шатлык авылы җир йөзеннән бөтенләй югалачак...
Сәлим сөйләгәнне җөпләп, Кифая апа моңсу гына әйтеп куйды:
- Авылны шәһәр йота...
- Шәһәр генә түгел, зират та бик яхшы йота, Кифая апа. Кырыла гына халык, - дип өстәде Сәлим.
Бу дөньяда йөз ел яшәгән картлар сыманрак сөйләшә башлаган әле ул. Хәер, элек тә шулай иде. Ләкин үз яшьтәшеңнән мондый өметсез сүзләр ишетү авыр. Күңелгә әйтеп бетергесез сагыш, шом кереп тула: Шатлык җир йөзеннән югалса, аның белән бергә әниле, әтиле үткәннәрем, бәхетле балачагым, яшьлек эзләрем дә мәңгегә югалачак бит... Туган йортым да югалачак... Бары хәтер генә калачак.
Уйларымның авылга сәяхәте гел ерактан, йолдыз белән тулы иксез-чиксез галәмнән башлана. Караңгы галәмдә миллионлаган тереклекне кочагына алып, кечкенә генә җир шары әйләнә. Уйларым аңа якыная. Менә бусы – безнең ил, Россия, бусы – Татарстан, республикам. Ә бу нокта, энә очы кадәр генә шундый нәни нокта – минем Шатлыгым... Күз алдыма бер кешесез буп-буш авыл, ташландык йортлар, әни белән әтинең каберләре килеп баса. Әгәр авылда бер кеше дә калмаса, зиратның бөтен коймаларын умырып-урлап бетерәчәкләр, кабер өсләрен мал-туар таптап йөриячәк... Юк-юк, бетмәсен авыл. Ләкин кем сакларга тиеш соң аны? Туктале, Наргизәнең әти-әнисе каберенә кайтасы бар, зиратны карап-саклап торыйк, каберләрне тәртиптә тотыйк әле дип, кем генә әйтер икән?! Үз бурычыңны кемгә йөкләргә? Туган авылыма Караташ язмышын теләмим мин. Ул кышлакны тау басты, ә безне нинди тау басар? Кагылмагыз, тау астында да тормыш бар... Өстә генә түгел, түбәндә дә тормыш бар!
Кифая апаның әрнүле тавышын ишетеп чынбарлыкка кайтып төшәм.
- Балык башыннан чери, өстәгеләр ни кылана, күреп торабыз бит. Халыкның гомер буе җыйган акчаларына хәтле сыдырып алдылар. Демократия дигәннәре акыртып талау гына булды бугай... Бездән генә тормый шул, Сәлим. Беркая китмичә, үз авылыңда яшәп-эшләп ятар идең дә, түләве юк бит аның, нужасы гына муеннан. Балаларның киләчәген дә уйлыйсың. Гади халык кына берни кыра алмый, энем. Син дә алай йөрәгеңә якын алма. Кирегә киткән дөньяны төзәтеп бетерә алмассың барыбер...
- Алай димә, Кифая апа, битараф булырга ярамый. Мин хәзер Ватанның ни икәнен аңламыйм, бездән сорап торучы булмады, тарттылар да алдылар. СССР юк, Рәсәйме ул хәзер, быдымы-ысынгымы, ләкин бит туган җир бар, ул бер генә. Мин болай уйлыйм, Кифая апа: безнең бабайлар завуд та, фабрик та тотмаган, гап-гади игенче булган. Ачтан үлмәгәннәр бит, яшәгәннәр, бер көтү мал асраганнар, унышар бала үстергәннәр. Чөнки җирләре булган, ә җир - иң зур байлык ул! Үз җиребезгә үзебез хуҗа булу кирәк, менә шул! Аны ташлап качмаска, ябышып ятарга, теләсә кемнән талатмаска кирәк. Яратырга, сакларга, кадерләргә! Бабай гел әйтә иде, җиргә баш игән бәндә ачтан үлми дип. Җир - авыл кешесенең Алласы да, кыйбласы да ул, Кифая апа. Сәҗдә дигәннәре дә мәҗүсилектән калгандыр әле, бер уйласаң, җиргә тезләнеп баш ию бит инде ул...
Мин Сәлимне шаккатып тыңлыйм. Менә сиңа мә, философ икән бит ул, әллә нинди ачышлар ясап ята. Сәҗдә кылуны әбием Аллаһыны олылау, аңа рәхмәт уку дип аңлаткан иде. Ә Аллаһ күктә яши бугай... Хәер, кем күргән дә, кем белгән... Ә бәлки, Сәлим хаклыдыр да, кешеләрне күк түгел, җир туендыра ләбаса, суны да, икмәкне дә ул бирә.
Үзенә текәлеп елмаеп утыруны күрепме, Сәлим кинәт тынып калды. Хуплау-аңлау көткәндәй, бер сүз дәшми күземә карап торды. Мин исә:
- Әйе шул... шулай шул... – диюдән уза алмадым.
Хәл-халәтемне аңлапмы, Сәлим сүзне башкага күчерде:
- Наргизә, Әлмәткә бардыңмы?
- Әйе. Кифая апа белән барып кайттык.
- Миңниса әбине дә күргәнсеңдер, хәлләре ничек? Шәһәргә ияләшкәнме, зарланмыймы?
- Зарланмыймы соң! Телендә авыл гына, бик сагына.
Кифая апа урыныннан кузгалды:
- Сез иркенләп сөйләшегез, мин берәр нәрсә әзерлим әле, - дип кухняга чыгып китте.
Артык колак юклыктан файдаланып, сорап калырга ашыктым:
- Сәлим, авылда мине чәйнәүдән туктадылармы әле?
- Синең кысыр хәсрәт ди анда! Авылны башка кайгы басты, Наргизә... Һаҗәр апаның хәле бик авыр диләр.
Аның уйламый әйткән сүзләренә хәтерем калды:
- Андый кысыр хәсрәтне үзеңә күрергә язмасын...
- Син мине аңламадың. Сөйлиләр дип эчең поша бит. Сиңа аннан ни зыян да, ни файда югыйсә. Сөйләмәгәйләре, баш исән булсын диң.
Ул бераз дәшми торганнан соң, сүзне башкага борды:
- Сезнең күрше Хөҗҗәт бабай үлде. Малайлары йортны сатмакчы була икән. Урыннары яхшы, иркен. Нык әле ул йорт, алтмышынчы елларда гына салынган. Теләсәң, шунда яшәп, кырына әкрен генә яңаны да төзеп булыр иде. Күп тә сорамыйлар үзләре. Алыргамы, ничек уйлыйсың?.
- Үзеңә кара инде, Сәлим.
Тавышым битараф, салкын чыкты бугай. Моны Сәлим дә сизде, сораулы-ялварулы, шул ук вакытта үпкәле дә карашын миңа төбәде. Бер мәл күзгә-күз карашып дәшми утырдык. Тынлыкны Сәлим бүлде:
- Мин бергәләп уйларбыз дигән идем шул... Аңламыйсың син мине, Наргизә! Һәр ир-атның үз биләмәсе булырга тиеш. Йорт-җирсез кеше җил белән бер бит ул. Кара син бу шәһәр халкын, таш капчыкта өелешеп эшсезлектән аптырап яталар. Дөньяны алъяпкычлы ир-ат басты. Үз йортың, үз җирең кирәк, ансыз буш куыкка әйләнәсең.
- Аңлыйм мин сине, Сәлим, бик яхшы аңлыйм. Үземнең дә күңел авылга тарта. Тик син мине ашыктырма, яме.
- Гомер уза бит, Наргизә. Без дә мәңгегә килмәгән. Сине монда ни тота, Илнармы? Ул да кайтыр, безнең белән белән яшәр. Үз кешеләр ләбаса...
Шулчак Кифая апа чыгып, сүзебезне бүлде, казылык белән бергә кыздырылган күкәйне авылдагы кебек табасы белән алдыбызга китереп куйды:
- Чәй белән генә тамак туймас. Син юл кешесе, Сәлим. Аш өлгергәнче шуны булса да капкалый тор әле.
- Рәхмәт, Кифая апа. Ашыйсы килгән иде, анысы хак. Юлда машинаның тәгәрмәче җибәрде. Ярты сәгатьләп шуның белән маташтык.
Безнең арада шундый җиңел, эчкерсез мөнәсәбәтләр, әйтер сүзләрне үлчәми, иләк аша чыгармый гына иркенләп сөйләшәбез. Чөнки без авылдашлар. Безнең үткәнебез уртак, танышларыбыз уртак, борчулар да уртак. Без бер беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Теләсә ни турында уртага салып сөйләшә, киңәшә алабыз. Шуңа күрә Сәлим бу өйдә, бу табында ят кеше түгел. Аны әни дә ошата иде, моннан бик күп еллар элек, мине олы юлга озата чыккан көнне (әниемне исән килеш соңгы тапкыр күргән көн иде ул...) васыять әйткәндәй, Сәлим белән бергә булыгыз, дигән иде... Туганым кебек якын кеше, ышанычлы дус ул Сәлим. Ләкин гомерлек ярым, ирем булсын өчен бу гына җитәме икән? Җитәме?! Юктыр, мөгаен. Ә бәлки җитәдер дә...
...Мин Сәлимне озата чыктым. Чыккач та, ишек төбендә байтак сөйләшеп тордык. Ул мине аңлады кебек...
- Иртә олыгыйган Сәлим. Шул яшьтән үк бөтен дөнья кайгысын иңенә салмаса соң... Рәхәтләнеп кызлар кочып йөрер вакытта. Мине сагынып килүе түгелдер, синдә өмете-фәлән юктыр бит?
Мин кергәндә Кифая апа табын җыеп, өстәл сөртеп йөри иде. Керүемә шул сорауны бирде. Мин яшереп маташмадым:
- Өмете-фәлән бар...
- Начар егет түгел. Төпле, ышанычлы кешегә охшап тора. Тик авылдан мәңге китмәячәк инде. Анысы, булдыклы ир-ат кайда да югалмый. Әтиең исән булса, мин дә авылда гына яшәр идем. Үзең ничек уйлыйсың соң?
- Әлегә белмим.
- Уйла, синең дә яшь бара... - диде Кифая һәм шундук башка сүзгә сикерде:
- Яхшы булды әле бу. Рәхмәт яугыры, бәрәңге, ит алып килгән. Мәгънә белә торган кеше икән. Наргизә, бер киенгән-җыенган, керләрне дә элеп кер әле.
Сентябрь ахыры булса да, көннәр коры, аяз тора. Зәп-зәңгәр күктә алтын кояш елмая. Аңа яз ни дә, көз ни, галәмне иңләп йөрүен белә. Әбиләр чуагы шулдыр инде. Керләрне элеп бетергәч тә, өйгә керәсе килмичә, ишек төбендәге буш эскәмиягә барып утырдым. Хәзер балалар да кайтыр инде, өчесе дә беренче сменада укый. Шулай дип уйларга өлгермәдем, башын иеп, алга сөрлегеп атлаучы Илнар да күренде. Озын буеннан кыенсынып шулай бөрешеп-бөкрәеп йөриме, әллә модасы шулмы. Искәргәнем бар, урамда очраткан яшь-җилкенчекнең күбесе сөзәргә җыенган үгез кебек шулай алга сөрлегеп атлый. Илнар никтер җиргә иелде, ботинкасының шнурын рәтләде, ахры. Подъездга борылганда мин аны яныма дәшеп алдым:
- Илнар, Сәлим абыең килде.
Энемнең йөзенә шатлык кунды:
- Ул бездәме?
- Юк, китте.
Сөенеч балкышы мизгел эчендә сүнде, кашлар җыерылды. Энем үртәлеп сорады:
- Ник мине көтмәде инде?
- Вакыты тыгыз иде.
Илнар кабат ботинкасына иелде:
- Табаны купты, нишләргә инде хәзер, апа?
Ботинканың авызы ярыйсы ук ачылган, хәтта көрән оекбашына хәтле күренеп тора.
- Яңаны алырга кирәк, - дидем мин..
- Акча юк бит. Ремонтлап буламы икән моны?
Акча юк... Мин дә ярдәм итә алмыйм, хезмәт хакымны тулаем Кифая апага кайтарып тоттырдым. Бәлки бер туфлилык кына калгандыр? Булмаска да мөмкин, бу ялда гына базарга чыгып, Дилбәргә өр-яңа куртка алып кайттылыр.
- Кышкы киемнәрең бармы соң, Илнар?
- Бар да... Куртканың җиңе кыскарды түлке. Хәзер андыйны кимиләр дә әле, бөтенесе күнне кия. Мин дә шундыйга кызыгам.
- Кызыккач, алырга кирәк, - дидем мин бик ышанычлы итеп.
Энем миңа карап моңсу гына елмаеп куйды. Тиз арада гына яңа курткалы буласына ул, әлбәттә, ышанмый иде.

***
- Моны сезгә бирергә куштылар.
Эштән чыккан җиремә каршымда кабат Кара каш, кара мыек басып тора. Хәер, аның исеме бар – Вилсур. Ул миңа конверт суза, мин аны шундук сумкама тыгып куймакчы идем, Вилсур, ризасызлык белдереп, башын чайкады:
- Җавап белән кайтырга куштылар.
Куштылар-куштылар... Куштан дигәннәре шул сүздән килеп чыкмагандыр бит?! Кеше кушканны гына эшләп йөрсәң, куштанга да әйләнерсең шул...
Конвертны ачкач, күзем маңгайга менде, анда таслап салынган меңлекләр ята иде. Шунда ук кечкенә генә кәгазь кисәге дә бар. Аны алып тиз-тиз генә күз йөртеп чыктым: “Наргизә, мин сүземдә тордым. Син дә вәгъдәңне үтәрсең дип ышанам. Якшәмбе, көндезге уникедә көтәм. Өйдәгеләргә әйтеп кит. Бу акчага үзеңә бер затлы күлмәк ал. Матур аякларыңны чалбар астына яшереп йөрмә.”
Теге көнне: “Өйдә көтәләр, югалталар, озак кайтмагач, борчылырлар,” - дип шыңшый-үгетли торгач, Булат тәки күнде. Шалтыратып Вилсурны чакырды. Мине машинага утыртып, алай гына түгел, мичтә алсуланып пешкән симез тавыкны да бөтен килеш кулыма тоттырып, бик хөрмәтләп озатып җибәрде. Шул чакта, башка вакытта иркенләп очрашырбыз, дип вәгъдә биргән идем. Түземлеге озакка җитмәгән, миннән бернинди хәбәр булмагач, атна да үтмәс борын чакыру җибәргән. Югыйсә үзем шалтыратырга тиеш идем, шулай килешкән идек. Тик һаман яхшысынмыйча суздым да суздым, Булатның номерын җыя башлау белән, миңа кызлар үзләре асылына, дип мактанып-көлеп утыруы искә төшә дә, трубканы кире куям.
Биргән вәгъдәне үтәргә кирәк, шуңа күрә Вилсурга:
- Җавап уңай дип тапшырыгыз, - дидем.
Юл буе үз-үзем белән сөйләшеп кайттым.

Күлмәк ал, имеш... Булатым-канатым, син дә кызлар аягы карап йөрисеңмени әле? Шул аяклар арасыннан чалбарлы Наргизәгәне ничек күреп алдың икән? Күлмәк-итәккә карый чалбар җайлырак шул, дустым. Уңай да, җылы да. Бер киюдә ертылып чыга торган капрон оек түгел инде. Аларны җитештереп азапланасы да юк, барысын җыеп чүплеккә чыгарып яндырасы гына. Бик яхшы яна алар, чытырдый-чытырдый яна. Аякны да шәп яндыра түлке, түз генә.
Затлы күлмәгем бар ла анысы. Майлысуда торган чакта тектергән идем. Бакчабызда Яңа ел бәйрәме алдыннан ата-аналар өчен концерт оештырдык, шунда Янгуразны да чакырган идем. Кызың шундый матур бии, карарга кил, дидем. Киләсенә һич шикләнми, махсус аның өчен, аңа матур, сөйкемле күренер өчен, кып-кызыл атластан, ялкын телләредәй елык-елык килеп уйнап торган мул итәкле күлмәк тектердем. Аны минем өстемдә күргәч, кызлар “ах” итте: “Чудо, прелесть! Кармен булгансың бит!” – дип сокландылар.
Тик Янгураз безнең бәйрәмгә килмәде. Ситараның Кар кызы булып бөтерелеп-бөтерелеп биюен кысык күзләрен дымландырып Сираҗетдин бабай гына карап утырды...
Шуннан соң мин ул күлмәкне башка беркайчан да кимәдем. Гомердә бер генә тапкыр киелә торган ап-ак туй күлмәге кебек ул сандык төбенә төшеп ятты...
Янгуразны сокландырырга теләп тегелгән күлмәкне Булат янына киеп барачакмын, күңеле булсын. Ә ул биргән акчаны куярга бик яхшы башка урын бар. Ни уйласа уйлар, кире кайтармыйм мин аны. Соңгы акчасын чыгарып бирмәгәндер әле, байлыгы белән шапырынып утырды бит. Ә безнең, кирәкми, дип борын чөярлек рәтебез юк. Кирәк, бик кирәк безгә акча! Энемне шатландырыйм әле. Иртәгә үк икәү базарга чыгып, аңа яңа куртка, ботинка сайлаячакбыз. Ур-ра, яшәсен юмарт Булат! Байлар белән дус булырга кирәк!

***
- Киләсеңә ышанмаган идем, - дип каршылады мине Булат. – Бу юлы Вилсур куркытмадымы үзеңне?
Мин көлеп җавап бирдем:
- Юк, ул пиратка күз ияләште инде хәзер.
Плащымны салып, каршына килеп баскач, Булат башын чайкап:
- Да-а... Сиңа карарга да куркыныч, малай, күзләр чагыла прәме! - диде. - Сәхнәгә генә менгереп бастырасы бар үзеңне. Әллә телевидениены чакырыйкмы? Мәскәүдән данлыклы артистка килде диярбез. Тәки ышанырлар.
Мин каушап:
- Ярар-ярар, арттырма, - дип мыгырдандым. - Әминә апа мондамы соң?
- Монда, борчылма.
Булат кухня ягына борылып, аваз салды:
- Апа! Күрен әле бер. Наргизә сине сагынган.
Кулларын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә, Әминә апа килеп чыкты.
- Исәнмесез, Әминә апа.
- Әнекәем! Кем бу? Сөбханалла! Тфү-тфү, күз тимәсен, матур да инде үзең! Бүген сездә туймы әллә? И-и, Ходаем, сиңа карап телемне йоттым бит, Наргизә. Исәнләшергә дә онытып торам. Саумы-саумы... Кул бирмим инде, йә затлы күлмәгеңне пычратырмын.
Бу юлы табын түрдә, олы бүлмәдә корылган иде. Шунысына сөендем: Әминә апа безнең белән бергә утырды. Бервакыт каш астыннан елмаеп:
- Булат син дип саташты инде тәмам, - дип куймасынмы.
Хатынлы-балалы ирнең мәхәббәте белән нишлим мин? Алай дисәң... Янгураз кем иде соң?! Хатыны да, баласы да бар иде. Ә син Янгураз дия-дия дөньяңны онытып чаптың бит, кызый.
- Яшьлек мәхәббәте онытылмый икән ул, апа, - дип җөпләде Булат.
Әминә апа күңелле генә көлеп куйды:
- И-и, энем! Ирләрнең яшьлеге гомерлек инде аның. Кабергә кергәндә дә “кыж-кыж” дип ыңгырашырлар ди.
- Шулай булырга тиеш тә! Сокланырга да ярамагач, кызлар нәрсәгә?
- Наргизә туганым, син мин җүләрне ачуланма инде, - диде Әминә апа. – Теге көнне Булат хакына олы башымны кече итеп алдашып тордым бит. Имеш, тәрбияче кирәк, йә Ходаем... Ояты да, гөнахы да үземә инде.
Ни дияргә аптырап шактый дәшми тордым. Бик сәер килеп чыкты шул ул чакта. Ләкин үз гаебен таныган, минем алда уңайсызланган Әминә апаны тынычландырасым килә:
- Ярый, үткән эшкә салават... Борчылмагыз.
- Менә ышан, туганым, бу нәчәлникләргә, өйрәнгәннәр алдашырга да йолдашырга... Җитмәсә башкаларны да котырталар.
- Әминә апа, гөнахы сезгә түгел, Булатка булыр, - дим.
Ә Булат көлә генә:
- Мин каршы түгел! Наргизәм янымда булса, әллә нинди гөнахларны да күтәрергә риза!
Булат шат, бәхетле иде.
Шаярып-көлешеп, юк-бар сөйләшеп утырдык. Бәйрәм-тантана табыны түгел, гап-гади төшке аш булып чыкты бу. Әминә апа ике арада чабып йөри. Ә мин үземнең купшы кызыл күлмәгем белән кыймылдый да алмый утырам. Йә, нәрсә дип кидем инде мин моны?! Көлкегә генә калдым бугай.
Ләкин чәй эчкәч, Әминә апа каядыр китеп югалды. Без бүлмәдә икәү генә калдык. Булат күземә серле генә карап куйды да:
- Биибезме? – диде.
Кунак – хуҗаның ишәге. Ризалык белдереп, урынымнан кузгалдым. Булатның кайнар кулы билемә ятты. Мин калтыранып куйдым. Күптән наз күрмәгән тәнемнең тыйнаксызлыгына оялып, кызышып киткән йөземне Булатның күкрәгенә яшердем.
Бүлмәгә татлы, назлы моң таралып, безне үз кочагына төреп алды:

- Уятучым бит син, юатучым,
Аңлатырга җитми сүзләр генә.
Бик еракта янган сүнмәс учак кебек
Нинди моң бар синең күзләреңдә?

Бер-беребезгә сыенып, әкрен генә бүлмә уртасында әйләнәбез. Билемнең Булат кулы кагылган турысы ут булып яна. Аның учындагы кулым да мичкә тыккан кебек. Хыянәтче тән! Син мине оятка калдырма тагы.
Бераз тынычлангач, башымны күтәреп:
- Бигрәк матур җыр. Кем җырлый моны? – дип сорадым.
- Ошыймы? Миңа да ошый. Рамил Миндияр җырлый. Тавышы бик йомшак, назлы, әйеме.
- Сүзләре дә искиткеч.
Йөземне Булатның кайнар сулышы пешереп үтте:
- Үзеңә багышлана дип уйла. Синең өчен махсус сайлап куйдым.
Шундый сүзләр миңа багышланамы? Бик күп булмасмы соң? Шаярма минем белән, Булат әфәнде. Хатының белән кызың кайткач, ни диярсең?
Магнитофоннан агылган ифрат моңлы, назлы тавыш безне сихерләвен дәвам итә:

-Ай юлыннан сагынып кайтыр өчен
Күпер салыйк килер елларга!

Бу сүзләрне язган кеше үзе дә берәрсенә үлеп гашыйктыр, мөгаен. Ярата белмәгән, күңеле буш кеше мәңге болай яза алмас. Сайлый белергә генә кирәк, сүздә икән бөтен хикмәт, бөтен тылсым, бөтен көч! Мәхәббәтне шулай да, “яратам” дип күкрәк какмыйча да, тәгәрәп еларлык итеп аңлатып була икән... Мондый сүзләрне ишеткән кыз егетенең куенына кар бөртеге кебек эри дә төшә инде.
Булат колагыма иелә:
- Наргизә, чык миңа кияүгә.
Сискәнеп китеп, аның кочагыннан аерылам. Әйтәсе бөтен сүзем карашыма язылган. Күзләремнән чәчрәгән нәфрәт очкыннарын Булат сизми калмагандыр. Ап-айнык килеш шулай шаяралар димени? Минем йомшарып китүене сизеп, көлмәкче, кимсетмәкче буламы?!
Монда инде аңлашулар, үпкә белдереп, үгет-нәсихәт укулар кирәк тә түгел. Сүзсез дә аңлашыла... Мин кырт борылып ишеккә таба юнәләм. Эчке кичереш-дулкынланудан йөрәгем калтырый, иренем дерелди... Нинди хурлык! Мине кем дип белә?! Сулкылдап җибәрмәс өчен иренемне тешлим.
Мине Булат куып җитә, беләгемнән тотып, үзенә бора:
- Ашыкма инде, Наргизә! Син бит әле белмисең! Бернинди хатыным да юк минем. Ышанмасаң, Әминә ападан сора...

***

Көзге каникулда Илнар белән Әлмәткә бардык. Миндар абыйлар белән сирәк-мирәк телефоннан хәл белешеп торабыз торуын. Ләкин күңел аңа гына канәгать түгел, әбинең үзен күрәсе килә. Юл уңае базарга кагылып, күчтәнәчләр алдык. Илнарның инде бер ел әбине күргәне юк икән. Ул алай юксынмый да бугай. Мин кыстаганга гына иярде. Күн курткасы үзенә харап килешә инде, күкрәк киереп йөри хәзер. Урламасыннар гына. Мәктәпләрдә андый хәлләр булгалый. Әле безнең бакчада да бер хатынның ишек төбендә калдырган өр-яңа итеген алыштырып киткәннәр. Яшенә буылып, урлаучыны каргый-каргый, кемнеңдер сәләмәсен киеп кайтып китте. Ертык тишектән көлә, хәерче ярлыныкын урлый.
Без килгәндә әби өйдә үзе генә иде. Мин моңа бик шатландым. Хәмидә апа булганда гаепле кеше сыман аяк очында гына басып йөрергә туры килә.
Әби ишекне ачты да, кызу-кызу кабат бүлмәгә кереп тә китте.
- Тилвизордан Сантыбарбыр карый идем әле. Аңлап кына бетерә алмыйм түлке. Идынны үтермәкче булалар, ахры. Кина бетсен дә, чәй эчәрбез, - диде.
И ул “Санта-Барбара”... Ун ел бара бугай инде, ачуым бер килмәгәе. Мәзәкләр дә чыгарып бетерде халык. Имеш, бер урыс хатыны, фатирын, бөтен әйберен сатып, Санта-Барбара шәһәренә күчеп китәргә җыена икән. “Анда нишләрсең соң, беркемне белмисең бит” - дигәч: “Беләм, барысы да үзебезнеке, булышырлар әле,” - дип җавап биргән ди, имеш. Тагы бер хәлне кызык итеп сөйләделәр. Имеш, берәүләр шул сериалны карап утырганда, фатирларына угры кергән дә, шыпырт кына кухняга үтеп, суыткычтан күңеленә ошаган бөтен тәм-томны сыпырып чыгып киткән икән...
Инде бу чир безнең әбигә дә йоккан. Урысча яхшылап аңламаган да килеш, телевизорга кереп китәрдәй булып, шул сериалны карап утыра. Көннәр буе ялгызы нишләп бетсен инде.
Әбинең башында үзем бүләк иткән яулыкны күреп, күңелем күтәрелде. Бәйләгән икән, димәк, ошаткан. Юлда тамак ачкан иде, хуҗалар өйдә булмаганнан файдаланып кухняга уздым. Үзебез алып килгән күчтәнәчләр белән табын корып, чәй эчәргә утырдык.
Әби барыбызның хәлләрен җентекләп сорашты. Бу юлы аның кәефе яхшырак иде. Ахрысы, ул да Хәмидә апа өйдә булмаганда үзен иркенрәк сизә.
- Әби, билең җайланмадымы? – дип сорадым.
- Бамбингы сөртә торгач, җибәрде, Ходайның рәхмәте.
Әби, кулындагы конфетны йөзенә үк китереп, әйләндереп-әйләндереп карый:
- Бигрәк йомшак кәнфит алгансыз. Бу теге каруфка түгелдер бит?
- Шул, әби, коровка. Тәмле конфет ул.
- Рәхмәт, балалар, сыйладыгыз-зурладыгыз. Авылга кайтканыгыз бармы соң?
- Юк, Сәлим килгән иде.
- Ниләр сөйли? Ни хәлләр бар анда?
Мин Сәлимнән ишеткән хәбәрләрне әбигә җиткердем. Ул баш чайкый-чайкый тыңлады: “И Алла, ахырлары хәерле булсын, Һаҗәргә Ходай ярдәм бирсен,” “Хөҗҗәт тә үләр икән, заманында дөньяны дер селкетеп торучы әзмәвердәй ир иде. Әҗәл барыбызны да тигезли шул”...
- Безнең йорт ни хәлдә? Сәлимнән сорамадыңмы?
- Сорадым. Урынында, диде.
- Ут-фәлән чыгармасалар ярар иде. Ниндиерәк кешеләр тора соң анда? Бик пырдымсызлар, эчеп-фәлән йөрүчеләр түгелме?
- И әби, кем торса да, киткән инде ул йорт. Янса да, янмаса да безнеке түгел.
- Алай димә, безнең нигез ул. Йорт иясе бар бит әле.
Мин көлеп куйдым:
- Бичурамы?
Кечкенә чакта әй куркыталар иде дә соң шул Бичуралары белән. Суны капламасаң, Бичура тыгылып кулын юа, имеш, савыт-сабаны юмый калдырсаң, Бичура килеп ялый икән... Авызыңны зур ачып иснәсәң, Бичура тыгылып, телеңне тартып ала... Әмма куркуның да чиге була. Куркуларымнан туеп, ахыр чиге мин ул Бичурага каршы үзем ау башладым. Күпме сагаладым мин аны! Юк, ник бер күзгә күренсен. Берсендә савытларны юмый калдырып, төне буе шуларны Бичура килеп ялавын көтеп утырдым. Утыра торгач, йоклап киткәнмен, күрми калдым.

Рәмзия Габделхакова


(дәвамын иртәгә укыгыз)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас