Литература
9 Октября 2025, 07:00

Тау артында кояш бар

29 өлеш. Мин кергәндә хуҗа, бүлмә уртасындагы купшы кәнәфигә утырып телевизор карый иде. Экранда бер көтү ир чирәмле кыр буйлап бер-берсен этә-төртә туп артыннан чаба. Футбол-хоккей дигәннәрен гомергә аңламадым инде, ир-ат халкы ни кызыгын табып мөкиббән китәдер?

Тау артында кояш барТау артында кояш бар
Тау артында кояш бар

Мин кергәндә хуҗа, бүлмә уртасындагы купшы кәнәфигә утырып телевизор карый иде. Экранда бер көтү ир чирәмле кыр буйлап бер-берсен этә-төртә туп артыннан чаба. Футбол-хоккей дигәннәрен гомергә аңламадым инде, ир-ат халкы ни кызыгын табып мөкиббән китәдер? Бу да шул фанат-җанатарларның берсе бугай, фани дөньяны тәмам оныткан, кергәнемне сизмәде дә. Утырган урыныннан кинәт алга калкынып, кулларын тезенә шапылдатты: “Давай, давай! И-и-их, пешмәгән!” Хуҗаның тавышы көр, колакларны яңгыратырлык иде. Үзе дә шул футбол кыры буйлап чабамыни! Аның стадион хәтле киң аркасына ачу белән карап тордым. Байлар, имеш! Үзләре үк мәҗбүриләп “конвой” белән китергән кешегә тамчы да игътибар юк. Уен беткәнен көтеп, сәгать буе бусагада таптанып торыйммыни хәзер?! Алайга китсә, исәнләшми-хушлашмый, чыгып та китәрмен әле! Сезнең алда эреп төшәргә җыенган кеше юк, әфәндем! Хәерче булсак та, бездә горурлык җитәрлек. Кем әйтмешли: “Йортыбыз читән булса да, сортыбыз бүтән!” Шулай да үземнең мондалыгымны сиздереп, коры гына:
- Исәнмесез! – дигән булдым.
Хуҗа миңа таба борылды...
Көтелмәгән хәлдән кычкырып ук җибәрдем:
- Булат?!
Ул торып басты, каршыма килде.
- Әйе, бу мин, Наргизә. Онытмагансың икән әле.
Вәт сиңа мә! Бар икән күрәселәр.
- Булат, нигә болай... куркытып... Кешечә булмый идеме?
- Гафу ит, шулай килеп чыкты инде. Үзең бит...
Булат кулындагы пультның төймәсенә басып, телевизорны сүндерде. Эчтән генә сөенеп куйдым: әһә, мин футболга караганда мөһимрәк икән әле!
- Йә, исәнме, Наргизә. Әйдә утырып сөйләшик.
Вакытында әйтте, утырмасам, егыла идем. Битем учлап, башым чайкыйм:
- Үтерә яздыгыз бит, ни уйларга белмәдем. Нигә кирәк булды инде бу кәмит?!
- Кәмит түгел, Наргизә, сине күрәсем, сөйләшәсем килде.
- Кешечә дә сөйләшеп буладыр бит, Булат. Мин җансыз уенчык түгел ләбаса. Шулай куркытып китермәсәң...
- Алай булырга тиеш түгел иде лә... Вилсурга әйттем, каршыма китереп бастыр шул кызны, мәйтәм. Ул сине ничә көн сагалап йөрде, үгетләде. Үзең киреләндең бит һаман.
Каршымда кайчандыр миңа ярдәм кулы сузган дустым торса да, күңелдәге ачу болыты таралырга ашыкмый. Кеше белән шулай уйнарга, шаярырга ярый димени?! Ни уйларга белмәдем бит.
Кашымны җыерып, аның сүзләренә эреп төшмәвемне сиздерәм:
- Синең балаңа тәрбияче кирәкмени ? Ә нигә нәкъ менә мин? Наратта башка тәрбияче калмаганмы?
Булат елмая:
- Ызначыт, калмаган. Ызначыт, син кирәк.
Мин усаллашуымны дәвам итәм:
- Булат, күрәм, син баегансың, зур кеше булгансың. Тик, зинһар, балаңны карарга башка кеше тап! Минем үз эшем дә җитәрлек.
- Үпкәләшмик әле, Наргизә, рәнҗеткән булсам, гафу ит. Чит кешеләр түгел лә без. Әйдәле синең белән икәүләп, рәхәтләнеп бер кич утырыйк. Яшьлекне, үткәннәрне искә төшерик. Бар иде бит яшь чаклар, кесә тулы борчаклар, иеме, Наргизә?
Булат кулымнан тотып торгыза да, җитәкләп аш бүлмәсенә алып керә. Ә анда мине капка төбендә каршы алган апа табын корып маташа.
- Калганын үзем карармын, апа. Рәхмәт сиңа, - Булат хатынны иңнәреннән кочып каршыма китереп бастыра:
- Таныш бул, Наргизә, бу минем бертуган апам Әминә булыр. Охшаганмы миңа?
Мин әле озын буйлы хатынга, әле шкаф хәтле Булатка карыйм да:
- Охшаган! – дим.
Икесенең дә йөзе кояш кебек балкый.
- Иң яраткан апам ул минем! Калган туганнар читтә, әти белән әни авылда, без Наратта ике генә бөртек калдык.
Әминә апа безнең белән хушлаша:
- Мин китим, сез иркенләп сөйләшегез. Булат, духовкага тавык тыккан идем, сүндерергә онытма.
Табын янында икәүдән-икәү утырып калабыз. Булат терсәкләрен өстәлгә куеп, башын бармакларыннан корган күпергә салган да, йотылып күземә төбәлгән. Шундый яратып, иркәләп карый, карашы белән җылы, йомшак мамыкка төрә. “Акчарлак” ресторанында бергә үткәргән кич искә төште. Ул чакта да күземә генә карап тора, миннән өметле җавап көтә иде. Әллә һаман гашыйк инде? Күрешмәгәнебезгә күпме гомер үткән ләбаса.
- Бер сорау биримме, Наргизә? Ачуланмыйсыңмы?
- Биреп кара.
- Син нигә балдак киеп йөрисең?
Ирем юк икәнне белә, шуңа сорый.
- Ул бик кадерле кешем, киявем бүләге.
- Кайда инде хәзер ул кияү?
Булатның күзләрендә ниндидер киная, көлү чагыла кебек. Мин карашымны яшереп, башымны иям:
- Үлде ул...
Булат йөзеннән мыскыллы елмаю кача. Ул шундук җитдиләнеп кала:
- Гафу...
- Без бары алты гына ай яшәп калдык.
- Берүк гафу итә күр... Белмәдем. Ачуланма, дустым, яраңа кагылдым.
Булат урыныннан торып, суыткычтан шешәләр чыгарды:
- Нәрсә салыйм? Виномы, коньякмы, аракымы?
- Берсе дә кирәкми, Булат. Мин синең янда озак утыра алмыйм. Өйдә югалтырлар.
- Алай булмый инде. Очрашу хөрмәтенә шәраб булса да күтәреп куйыйк. Ә өйдә кем көтә сине?
- Үги анам, балалар...
- Ярар, алар мужик түгел, көтсәләр дә була. – Булат минем бокалга кызыл шәраб, үзенекенә коньяк сала. – Дустым, мин сине ике атна элек үк күргән идем инде. Бик эре генә атлап тротуардан бара идең, ә без машина белән үтеп киттек. Нужәли Наргизә, мәйтәм. Әллә охшаган кеше генәме дим. Син булып чыктың. Дәшәргә кыюлык җитмәде. Теге чакта яратмыйм, хуш, дип китеп бардың бит. Вилсурга куштым, минем личный шофер ул, белеш, мәйтәм, кайда тора, кайда эшли. Килерсең дигән идем. Синең белән иркенләп сөйләшер өчен хатын белән кызны Кара диңгезгә, курортка озаттым бит. Хәзер какрас бархатный сезон анда, рәхәтләнсеннәр, мәйтәм. Ә без Наргизә белән, яшьлек дус белән иркенләп бер сөйләшеп утырырбыз, мәйтәм. Их, дускаем, икәүләп урам себереп йөрик идек бит, ә! Сагындыра хәзер шул чаклар. Йөз сум акча ала идең, кесәңә сала идең - синнән бәхетле кеше юк! Керәсең ысталовайга, ике паднус тутырып ашарга аласың: гуляш, пилмән, каймак... Хөррият бит, малай, ә! Ә хәзер... Акчаның да кызыгы юк, тормышның да. Бөтен нәрсә бар, күрәсеңдер - йорты, машинасы, мебеле, чурты... Өстәл тулы ризык. Ул кызлар... Үзләре килеп асылына. Акча исен бик тиз сизә ул чукынчыклар. Алланың кашка тәкәсе булдым бугай мин, барысы да күктән ишелеп төшкәндәй артык җиңел килде. Бәяләр уйнап тора, акча явып тора... Ике кибет хуҗасы хәзер абзаң. Ну кызык юк. Юк! Ник алай ул, Наргизә?
Булатны тыңлаган саен күңелдә ризасызлык, бу кешегә карата үпкә-рәнҗү хисләре арта, җан үртәлә. Башкасы булмаганнан аптырап, үзенә кысыр хәсрәт уйлап чыгарган да, мин аны юатып утырырга тиеш икән.
Кызык юк, имеш. Менә безгә кызык...
- Шуны сорар өчен мине канвуйлап өеңә китерттеңме? Мин психолог түгел, Булат. Үз проблемаларым да җитәрлек.
Булат өстәл аша кулыма сузыла, бармакларымны назлап кысып сорый:
- Әйт, нинди проблемаң бар, җаным?
- Сиңа нигә?
- Вәт кызык син! Мин бит монда кечкенә кеше түгел, абзаңда көч- гайрәт бар, Аллага шөкер! Күп нәрсә эшли алабыз. Әйт кенә, ни кирәк сиңа?
Мин Булатның чиста итеп кырылган шома, тук йөзенә, очкынланып торган зәңгәр күзләренә дәшми генә карап торам. Бу күзләр миңа мутланып, нидер көтеп-өметләнеп карый кебек. Бу күзләр артына яшеренгән күңел бик татлы, ләззәтле дөньяда йөзә кебек... Мин белгән Булатмы соң бу? Әллә тышкы кыяфәте генә аныкымы? Мин белгән Булатта масаю, кылану дигән нәрсә, тәкәбберлек тамчы да юк иде. Мин белгән Булат матур күңелле, эчкерсез, әдәпле кеше иде...
Ирен читем белән кинаяле елмаеп сорыйм:
- Алтын балык булдыңмыни? Әллә чуртанмы?
Булат кычкырып көлеп җибәрә:
- Ә ни аермасы бар? Алтын балык булды ни дә, чуртан балык булды ни. Икесе дә бер балык башы түгелмени?! Әйдә, синеңчә булсын, мин - алтын чуртан ди. Йә, ни телисең, дускаем?
Мин белгән Булат болай ямьсез итеп көлми иде... Ул күз алдымда үзгәреп, котсызланып бара: яңаклары чөгендер төсенә керде, күзләре томанланды. Исерде бит бу. Күрәсең, мин килгәнче үк “репетиция” ясап куйгандыр. Исерек кешедән яхшылык көтмә инде. Исергәч, чит кешедә түгел, үз туганыңа, хәтта үз-үзеңә дә ышаныч калмый... Ишетеп түгел, күреп беләбез. Яхшы чакта таярга кирәк моннан.
- Теләгем шул, хөрмәтле алтын чуртан: син мине хәзер үк өемә кайтарып куй!
Булат башын чайкап, нык итеп кулымны кыса:
- Юк, бу теләкне үтәмибез. Бусы иң-иң соңгы теләк булырга тиеш!

***
Уйламаган-көтмәгәндә безгә Сәлим килеп керде. Юк йомышын бар итеп, шикәр заводына чөгендер китерүче машинага утырган да килгән. Балалар мәктәптә иде, без өйдә Кифая апа белән генә, беребез өй җыештырып, икенчебез кер юуып маташа. Шул чакта ишек “кычкыра”: “мияу-мияу...”
Ачсак, авыз ерып Сәлим басып тора!
- Исәннәрмесееез! Керергә ярыймы? – ди.
Ярамыймы соң, дусларга ишек ачык, урын түрдән.
- Гаепләмәсәгез, килдем әле. Хәлләрегезне белеп чыгыйм дидем.
Хәл белүче кунагыбыз бик юмарт булып чыкты, җилтерәтеп ике капчык бәрәңге кертеп куйды, сумкасыннан ит, күпереп торган авыл ипие чыгарды:
- Болары - күчтәнәч. Ипине әни махсус сезгә атап пешерде. Күргән-белгәннәрдән кайнар сәламнәр төяп килдем.
Бар эшебезне ташлап, йөгерә-чаба түргә табын корырга керештек. Кифая апа белән без диванда, Сәлим каршыбызда утыра. Сүзгә-сүз ялгана торгач, әңгәмә әкрен генә җанланып китте.
- Авылда ни хәлләр бар?
- Авыл урынында да анысы...
Сәлимнең карашына моңсулык иңә, тавышы боеклана:
- Рәүф абый малае Рамилне кайтардылар бит әле...
Без тиз генә аңламыйбыз:
- Кайдан? Нигә?
- Чечнядан инде. Әле былтыр көз генә авылдан үз аягы белән чыгып киткән иде... Һаҗәр апа йөрәк белән егылды. Болай да исәнлеге шул чама гына иде.
Вакыйгалар кабатлана, язмыш-фаҗигалар, әрнү-югалтулар кабатлана... Шул мәгънәсез сугышларны оештырып, кеше балаларын ут эченә тыгучы кансыз бәндәләрне җир йөзеннән себереп куасы иде!
Сәлимдә дә шул ук уйлар икән, минем башта кымырҗып яткан фикерләрне кычкырып әйтә:
- Рамил алтын бәясе егет иде. Болай да авылда калырга атлыгып торучы юк. Яшьләр шәһәргә кача. Әнисе гел-гел чирләп торгач, Рамил беркая китмәде, калхузда калды, тракторга утырды. Ул бармаганнан гына армия ишелмәс иде әле, калдырсалар да була иде. Ә авылда эшләргә кеше юк. Бер кирәкмәгәнгә кан коеп йөргәнче, басуларга чыгарасы иде барысын да, чөгендер, бәрәңге үстерсеннәр иде. Файда булыр иде ичмасам!
Сәлим үпкәләгән-гаепләгән төсле миңа карап куя. “Син дә качтың” диюедер инде.
- Авыл бетә... Бетә гөрләп торган Шатлыгыбыз... Дөресе, бетерәләр. Уйлап карагыз, дүрт ел элек безнең фермада өч йөздән артык терлек иде. Быел ике йөзгә дә тулмый. Тугыз трактордан бишәү калды. Калганнарын запчасткә сүттеләр. Җиде машинаның өчесен генә курыкмыйча юлга чыгарып җибәреп була. Калганнарын хет бүген утилгә озат. Техника җитмәгәч, биш йөз гектарга якын җир сөрелми-чәчелми калды. Ел саен хужы да хужы. Сөтне өч тиенгә алалар, ун сумга саталар. Дәүләт үзе иң оятсыз спекулянт ул. Ит-сөт саткан акча бензинга да җитми. Бөтен уңыш кредит түләүгә китеп бара...
Сәлимне мондый халәттә күргәнем юк иде әле. Җыелышта доклад ясыймыни. Аның әрнеп-ярсып сөйләвен авыз ачып тыңлыйбыз. Туган авыл язмышы өчен шул хәтле янса да янар икән кеше. Яшь чагында ук, моннан беркая китмим, дигән иде шул. Тәки сүзендә торды, сабакташлардан ул гына авылда яшәп калды. Тик авылны югалу-бетүдән саклап калыр өчен ул нишли ала? Кифая апа белән без нишли алабыз?!

Рәмзия Габделхакова

(дәвамын иртәгә укыгыз)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас