Литература
8 Октября 2025, 07:00

Тау артында кояш бар

28 өлеш. Мин карават янына килеп чүгәләдем дә, йомшак кына әбинең иңеннән, беләгеннән сыйпадым:- Әби, син саташмыйсың, бу мин, Наргизә. Мин чынлап та кайттым!Әби тагын калкынды, тонык күзләре бик озак миңа төбәлеп торды:

Тау артында кояш барТау артында кояш бар
Тау артында кояш бар

Мин карават янына килеп чүгәләдем дә, йомшак кына әбинең иңеннән, беләгеннән сыйпадым:
- Әби, син саташмыйсың, бу мин, Наргизә. Мин чынлап та кайттым!
Әби тагын калкынды, тонык күзләре бик озак миңа төбәлеп торды:
- Ник кайттың? Син бит Мидхәтемне үтердең. Ни йөз белән каршыма килдең, тилебәрән орлыгы ашаган нәмәстәкәй? – Бу сүзләрне ул элекечә ярсып, кычкырып түгел, пышылдап, әрнеп әйтте.
- Әби...
Ул миңа сүз әйтергә дә ирек бирми, кисәк бүлдерде:
- Кая, торырга булыш әле миңа. Билемне кузгаттым. Әле дә таралмый инде бу кортлы сөякләр. Картайган да калҗайган шул...
Мин әбине аркасыннан кочып торгызам да, артына мендәр салып, диварга сөяп утыртам. Үзем аның янына, карават читенә урнашам. Сагынган карашым газиз, кадерле йөзгә төбәлә.
Әби картайган... Кечерәеп, бөрешеп калган. Йөзенә кадәр ябыккан, тире дә сөяк кенә, борыны, ияге очлаеп тора. Шәһәр һавасы килешмәгәнме, әллә хәсрәт җиле кагылгангамы, бу йөздән нур качкан, саргаеп, төссезләнеп киткән кебек. Хәтта куе кашларына кадәр агарып, күзенә салынып төшкән.
- И-и Алла... Ничекләр генә яшәп бетәргә бу дөньяда... – дип ыңгырашты әби. Ахрысы, бик сызлана иде.
Бераз хәл җыеп утыргач:
- Авылда булдыңмы әле син? - дип сорады.
- Әйе. Әтинең каберен күрдем... Мин бик үкенәм, әби.
Ләкин әби соңгы сүзләремне гуя ишетми дә:
- Йорт исәнме анда?
- Исән.
-Теге килмешәкләр тирескә батырмаганмы? Бөтен нәрсә урынындамы?
- Урынында, әби, кайгырма.
- Бакчаны карыйлармы?
- Карыйлар, мин кайтканда бәрәңге күмәләр иде.
Әби ачынып уфтанды:
- Әй, Раббым! Ирекле көннән гомер иткән йортыңны ташлап кит инде. Сатмаска иде дә бит, тыңламады Кифая! Ходай ярдәм бирер иде әле. Авылда ни хәлләр бар? Үлем-китем юкмы?
- Хөсниҗамал әби үлгән.
- Котылган икән бичаракай. Ул да рәхәт күрмәде инде. Күршеләр исән-саумы? Кемнәрне күрдең?
- Исәннәр иде. Мин Фәрдия апаларда кундым. Ул сиңа сәлам әйтте. Онытып та торам, хәер итеп чәй дә җибәргән иде.
Әби бисмилла әйтеп, чәйне алды да, учларын йөзенә китереп дога кылды. Шул чак үз бүләгем дә искә төште. Ният базарыннан әбигә атап шәмәхә чәчәкләр сибелгән, ялтыравыклы яшел яулык алган идем, шуны әбигә суздым.
Әби аны әйләндереп-әйләндереп карады:
- Бигрәк матур. Яшьрәк чакта шундый яулыклар булса икән ул... Кайчан, кая гына бәйлим инде мин моны? Дөньяга чыгасым бармы, көне-төне шул таш капчыкта бикләнеп ятам. Әниеңнең рәнҗүләре төшкәндер инде, картлык көнемдә рисвай булдым.
Шулай да яулыкны пөхтәләп төреп, түшәк астына тыгып куйды үзе.
- Әби, ияләштеңме инде монда?
- Калганына түзәрлек тә, убырныйлары бик ипсез, һич җайлаша алмыйм шуңа. Тәһәрәтләнгәндә суны түгеп бетерәм. Хәмидә ачулана аннары.
Әби үпкәләгән сабый төсле иренен турсайтып куйды. Аннары оятыннан качар урын тапмагандай башын боргалап, идәнгә төбәлде:
– Адәм ыстырамы! Өйдә йомышлап ят инде...
Әбием миңа шундый кызганыч булып тоелды. Күңелем нечкәреп аны кочаклап алдым. Ул башта кымшанмый, таш курчак кебек катып утырды да, ахыр чиге сабырлыгы бетеп, мине йомшак кына этеп җибәрде. Төчеләнергә яратмый торган кырыс гадәте һаман калган икән. Ә минем аңа сыенасым, иркәләнәсем килә. Үзеңне каккан кешегә әллә ныграк та тартыласың инде.
Әби миңа, язмышыма бөтенләй битараф икән, хәлемне дә сорашмый дип эчтән генә үртәлеп-үпкәләп торганда, сүз, ниһаять, миңа күчте:
- Син кайда инде хәзер? Атаңнан качып йөри торгач, үзең дә йортсыз калдың бит, зимагур.
Без әби белән озак кына сөйләшеп утырдык. Соңрак Кифая апа кереп, ул да сүзгә кушылды. Ләкин әби аңа әлләни ачылып китә алмады, йортны сатканга үпкәсе зур иде, ахры. Аның каравы Данисны күреп сөенде, күңелендә булган бар җылы, бар наз шул бәхетле җанга эләкте, аны аркасыннан кага-кага: “И-и, гел улым инде бу бала, охшаса да охшар икән әтисенә! Мидхәтемне күргәндәй булдым,”- дип такмаклады.
... Киткән чакта әби, күземә мөлдерәп карый-карый, кулларымнан тотып ялварды:
- Бөтен өметем синдә, балакаем, калдырма мине монда. Сагынуларга түзәр чамам юк, якты дөньяның бер яме калмады. Зинһар, алып кайт авылга! Соңгы сулышымны алыр өчен булса да алып кайт. Андый-мондый хәл булса, әтиең янына җирләрсез.
Әби миңа беренче тапкыр “балакаем” диде...

***

Шулай итеп, без бер оя булып яши башладык.
Минем өстә ике бурыч: берсе тизрәк эшкә урнашып, гаиләгә акча кертү, энекәшләрне кайгырту, икенчесе - әбине авылга алып кайту. Ләкин боларның икесен бергә берничек тә бәйләп булмый... Авылда эш бар, йортым, үз почмагым юк. Монда торыр урын бар, эш тә табармын. Тик бу авыл түгел, һаман шул ук шәһәр, шул ук таш йорт, шул ук “убырный”... Шулай да әбигә безнең янда җиңелрәк, рәхәтрәк булыр иде, ни дисәң дә, көне буе ялгызың тилмереп яту түгел. Аннары гомер буе бергә яшәгән үз кешеләр. Кифая апага:
- Әллә әбине үзебезгә алып кайтыйкмы? – дигән идем, ул кашын җыерып:
- Кит аннан, юкны сөйләмә! – диде. - Кая инде монда, болай да туалет-ваннага чират торабыз. Олы кешегә тынычлык кирәк. Торган урыны бик яхшы! Үзенә аерым бүлмә, улы янында.
Анысы дөрес инде. Хәмидә апа явыз булса да, Миндар абый “әни” дип үлеп тора. Ул исән чакта әбигә кадер-хөрмәт тә, тәрбия дә булыр. Урыны түрдә. Өс-башы чиста, тамагы тук... Пенсиясе килеп тора. Ләкин әби бәхетсез. Әбинең күзе яшьле...
- Наргизә, башыңа артык бәла алма, зинһар. Әбиең яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган инде. Карчыклар турында уйлаганчы, балаларны кайгыртыйк. Хәзер бит укыту да түләүлегә әйләнеп бара.
Әйе, тизрәк эшкә чыгарга кирәк. Артык тамак булып Кифая өстендә ятып булмас. Мин туп-туры район мәгариф бүлегенә юнәлдем. Әлегә базарга чыгып басарга уйлаган кеше юк.
Хәзер бакчаларда татар төркемнәре ачылган, туган телне яхшы белгән тәрбиячеләр кирәк икән. Мин сөенә-сөенә ризалаштым. Түләү аз булса да, бакчада эшләүнең бер яхшы ягы бар, сер түгел, ашау-эчү шунда үтә. Дөрес, бөтенләй бушка түгел, аның өчен хезмәт хакыннан күпмедер тотып калалар, тик ул әлләни сизелми.
Исәп-хисап эшләрен белсәң, бәлки безгә дә урнаша алыр идең, дигән иде Кифая апа. Тик Миндар абый кистереп әйтте, нефть оешмаларында кыскартулар булачак, махсус белемең булмаган килеш, анда борын тыгасы да юк, диде.
Өйрәнгән-белгән эш дип, мин кабат бакчада эшли башладым.
Фатыйма ападан күптән көткән хат килде. Авылны әйләнеп килеп җиткән тәки.
“ Исәнме, Наргизә!
Ниһаять, сиңа хат язарлык хәбәрләр булды кебек. Мәш килеп урнашып йөрдек бит әле. Кеше өстендә озак яшәп булмый, рәхмәт, әле дә сыйдырдылар инде. Әнәс белән бер бүлмәле фатирга кердек. Кыйбат инде түлке, ай саен биш йөз тәңкә умыралар. Безнең йорт саткан акчага монда бер телевизор гына алырлык.
Эшкә урнашу авыр, җүнле эше юк. Бөтен җирдә ябылу да кыскарту. Эшләгәннәре дә айлар буе акча алалмый интегә. Әнәс үз ишләрен тапты, базарда үзбәк малайлары белән фруктылар сата. Әрсезлеге ярап куйды. Бөтен өмет Әнәстә хәзер. Минем аркада өйләнми дә калыр инде ул бала, утыз биш яшендә дә үз оясы юк. Кем уйлаган шул хәлдә калырбыз дип. Хан сарае кебек йортны бушка диярлек калдырып киттек. Әй бу дөньялар, кешечә яши башлагач кына, болганды да куйды.
Рамиләләрнең бер хат-хәбәре юк. Үзем язган идем, җавап күренми әле. Ул яклардан начар хәбәр ишеткән саен котым очып тора. Инде исән генә булсыннар. Дөньясы буталган заман бит.
Россия гражданствосы булмагач, прописка табып булмый. Пропискасыз гражданство алып булмый. Әкияттәге саескан хәлендә калдык, башны алсаң - койрык ябыша, койрыкны алсаң - баш... Кая барсаң да майларга, акча төртергә кирәк. Минем пенсия юллар вакыт җитә, аңа хәтле ничек тә гражданство аласы иде инде. Сабир җайларбыз дигән була.
Үзем әлегә эшләмим. Больницада медсестра эше бар барын. Тик сменалы, төнлә дә эшләргә кирәк. Башканы табалмасам, шунда чыгармын, мөгаен. Акчасы ташка үлчим инде түлке.
Татарстанга кайткан булсак, лутчырак буласы икән. Анда, ни дисәң дә, үзебезнең халык. Качакларга ярдәм күрсәтәләр, акча да бирәләр, имеш. Хәерле булсын инде. Хәзер кабат кузгалырга бернинди рәт юк.
Безнең соңгарак калып кайтуыбыз хәерлерәк тә булган икән, сеңлем. Фирганә чуалышыннан соң ук халык бөтенләй шыр-ялангач чыгып киткән. Минсылу атлы бер хатын белән танышкан идем, барысын ташлап, товар вагоннарына төялеп кайттык ди. Җитмәсә, юлда бандитлар талаган үзләрен, алкаларына хәтле салдырып алганнар. Элек мондый вәхшилекләрне кинода гына карый идек, сугыш вакыты диярсең. Тып-тыныч яшәгән халык әллә нишләде, бер-берсенең бугазына ябышырга гына тора. Аннан куалар, монда да кайтучыларга караш яхшы түгел. Җир тарайды, кеше-кешегә бүре хәзер. Әллә ахырзаман җитүе хакмы икән? Алла сакласын.
Синең хәлләр ничек соң, туганым? Мидхәттән эләккәндер инде. Ярар, анысына гына түзәрсең, ни дисәң дә чит кеше түгел, үз атаң. Кифаясы котыртып тормаса, җайланыр. Син кайтып төшкәч, анысы кара коелгандыр инде. Үги ана янына сыюлары ай-һай гына шул, Ходай ярдәм бирсен.
Энең, әбиең ни хәлдә, исән-сау торганнармы? Илнарга сәлам әйт дисәм, ул мине хәтерләмидер дә инде. Гөлзадә исән вакытта рәхәтләнеп аралаша да алмый калдык. Һаман вакыт җитмәде, җитмәсә ара да ерак. Хәерле булсын инде, гомер үтеп бара. Үз илеңнән аерылма икән ул.
Сеңлем, бик сагындым үзеңне, бергә яшәгәч, гел үз кызыма әйләндең. Хәлләреңне әйтеп хат яз, яме. Адрес әлегә шул булыр. Күрешергә насыйп булсын, амин!”
Хат мине сөендерде. Әнәс югала торган малай түгел, әрсезнең бәхете алдан йөри. Үз квартирлары булмавы гына начар. Күпме акчалары кеше баютуга китеп бара.
Фатыйма апа әтинең үлгәнен башына да китерми, әлбәттә. Әни дә, әти дә гөрләп яшәр вакытта китеп бардылар шул... Кем әйтте соң әле, Фәрдия апа бугай, Гөлзадә Мидхәтне артык яратты, шуңа күрә Кифаяга калдырмады, барыбер үзенә тартып алды, диде. Ләкин әти миңа, әбигә, Илнарга, Даниска да кирәк иде. Кифая апага да кирәк иде ул. Ике ирдән ике ятим бала кочаклап кал әле. Җитмәсә, үгиләре дә синең өстә булсын. Юк, мең кат юк, Кифая апа -язмышы кирәкми миңа. Бәхетле булып яшисе иде! Тик ничек бәхетле булырга? Бәхетле булыр өчен нишләргә кирәк?

***
Хезмәт хакы алган көнне кибетләргә сугыласы иттем. Замана үзгәргән, хәзер алар магазин гына түгел, һәркайсының үз исеме бар: “Алтын ай”, “Якташ”, “Яз”, “Ак каен”... Исемнәре дә матур, җисемнәре дә. Безнең яклар да баеган хәзер. Базар тулы әйбер, кибет киштәләре сыгылып тора. Элек акча бар, алыр нәрсә юк иде, ә хәзер киресенчә. Ни телисең - шул бар, акча гына юк, дип уфтана халык. Җор күңелле кешеләр, кибеткә кереп чыккач, музейда йөрдем әле, дип шаярткан була.
Үземә берни алмадым. Акчаны тулаем Кифаяга кайтарып бирергә ниятләдем. Бер казанга ике тәкә башы сыймый диләр. Баш бухгалтер да, кассир да ул, үзе карасын.
Шулай да, акча алган көнне буш кул белән кайтып керәсе килми. Малайларны сыйлыйм, шатландырыйм дип ике пакет тәм-том җыйдым. Төянеп кайтып килгәндә, яныма бер җиңел машина килеп туктады да, 30-35 яшьләрдәге ир, тәрәзәдән генә үрелеп:
- Утыр, апасы. Сумкаларың авыр күренә, бик арыгансың, ахры, көчкә атлыйсың, - диде.
Хәзер! Теләсә нинди машинага утырырга башыма тай типмәгән лә. Бер пештем инде сезнең брат белән, бер утка ике тапкыр кермиләр. Моны ишетмәмешкә салышып кызу-кызу атлый бирәм. Ә ул исә тротуар кырына килеп туктады да, машинасыннан чыгып, каршыма килеп басты:
- Яхшылыкны аңламыйсыз икән, матурым. Мин сиңа чын күңелдән булышмакчы булам бит, валлаһи газыйм!
Егет кулын күкрәк турысына куеп, йотардай булып миңа төбәлә. Бу йөздә иң беренче урынны мыек тота. Чем-кара, куе, бик шәп мыек. Икенче урынны кашларга биреп булыр иде. Өченче урынга йомры борын лаек. Шулар арасыннан күзләрне чамалап табалсаң бик яхшы. Күзләр әллә кайда, куе, калын кашлар астында, еракта, тирәндә. Алар серле упкын кебек алдый, үзенә чакыра, суыра, йота... Бу егеттә сихер бар, моннан ераграк булу яхшы.

Егетне күрмәгән-ишетмәгәндәй юлымны дәвам итәм.
- Кыланма инде, апасы, әйдә, утыр. Момент өеңә кайтарып куям!
- Рәхмәт, мин кайтып җиттем инде.
- Алдама, җитмәдең әле! Йортың кайда икәнен бик яхшы беләм мин!
Дәшмим, туктамыйм. Бәйләнер-бәйләнер дә, өмет юклыгын аңлагач, кул селтәп китәр әле. Күргән инде аның кебек сагызларны.
- Вәт кире беткән кызый! Сине ашарга җыенган кеше юк, шул хәтле кыргый булмасаң, - дип мыгырдана-мыгырдана басып кала егет.
Кайткач, ванна бүлмәсенә кердем дә озак кына көзгегә карап тордым. Картаясың, Наргизәкәй җанкисәк... Күз кырында, ирен читендә вак кына җыерчыклар да шәйләнә башлаган... Вакыт синең өчен генә туктап тормый, быел егерме җиде тула бит. Синең кебекләр, әнә, бәби үстерәләр инде. Бакчаңа балаларын алырга дип үзеңнән дә яшь әниләр килә... Янгураздан башка беркем кирәкми дисең дә, гомер буе аны уйлап, ялгыз яшәрсеңме?
Үз-үзем белән бәхәскә керәм: юк, мин ялгыз түгел, энекәшләрем бар, мин аларга кирәк. Әнә бит, күчтәнәчләремә ничек сөенделәр, бүген бездә бәйрәм булды.
Анысы шулай. Ләкин энекәшләрең үсәр, матур кызлар кирәксенә башлар. Һәркайсы үз тормышын корыр. Ә синең үз ояң кайда булыр соң, Наргизә? Гомерең буе Кифая апаң янында яшәрсеңме? Әлегә матурлыгың бар, яшьлегең дә мәңгегә хушлашып офык артына китмәгән. Шөкер, егет-җилән күзе төшәрлек әле үзеңә. Ә тагы биш-алты елдан кырыңа машиналы егетләр килеп туктамас, ялынып-ялварып үзләре белән чакырмас... Карт кыз булып утырып калырсыңмы? Энекәшләрнең үз малай-кызлары үсәр, Наргизә апаларының кирәге дә калмас... Этелеп-төртелеп кадерсез җан булып йөрерсеңме?
Юк, миңа андый киләчәк кирәкми. Тотам да Сәлимгә кияүгә чыгам!
Шундый карар-исәп белән йокларга яткан идем, төшемдә тагын Янгуразны күрдем.
Имеш, кып-кызыл мәк чәчәкләре тирбәлеп утырган дала икән. Күк йөзе үтә күренмәле пыяла кебек, шундый чиста, бер болыт әсәре юк. Еракта зәңгәр томанга төренгән таулар тезмәсе күренә. Мәк чәчәкләре арасында Янгураз белән икәү басып торабыз.
- Син ничек кайттың соң, Янгураз? Син бит үлгән идең. Җир астыннан чыгып буламыни?
Янгураз дәшми, елмая гына.
- Син башка китмисеңме, югалмыйсыңмы? Миңа синнән башка шундый авыр, Янгураз.
Янгураз миңа төбәлә дә кып-кызыл мәк чәчәкләре суза...
Шунда төш өзелә.
Бу төшне мин инде ничәнче тапкыр күрәм. Һәр төштә бер үк сүзләрне кабатлыйм: “Син ничек кайттың, Янгураз? Бу юлы чынлап та кайттыңмы?” Һәр төшемдә Янгураз бер аваз сүз дәшми...
Барган идек без ул далага. Офыкларга кадәр сибелгән кып-кызыл эре-эре мәк чәчәкләренә шаккатып карап торган идем. “Аларны җил чәчеп үстерә. Һәм җил җыеп та ала,” - дип көлгән иде шул чакта Янгураз. Аннары Фатыйма апа сөйләде, ул мәкләрне яшел килеш җыеп алалар да, анаша дигән наркотик ясыйлар икән... Кем үзе өчен, ә кемдер сатып, табыш ала.
Их, Янгураз, ник син төшләремә кереп, мәк чәчәкләре сузасың миңа?! Мәк чәчәгенең гомере бары бер көнлек кенә ич. Кояш белән бергә уянып, бар дөньяны балкытып нурлар чәчеп утыра да, кичен ут-таҗларын коелып, гап-гади үсемлеккә әйләнә. Янар чәчәк урынына имән чикләвеге кадәр генә өлгермәгән әче җимеш кала. Шул яшел җимеш әфьюн икән... Гөл-Чәчәк урынына башны әйләндерә, акылдан яздыра торган агулы әфьюн... Мәхәббәт үзе дә әфьюн булып, гашыйк кеше колга, акыл-ихтыярын җуйган зомбига әйләнәме әллә? Шулайдыр, мөгаен. Берәрсен шашып сөйсәм, акылымнан язып, тәмам диванага әйләнәм ич. Үз юлымнан, дөньямнан ваз кичеп, чит биләмәгә кереп югалам да, шунда саташып, адашып йөрим. Женя белән дә, Янгураз белән дә шулай булды...
... Бер уянгач тиз генә йоклап китеп булмый, әйләнәм, борсаланам. Без, өч хатын-кыз, йокы бүлмәсендә, ә малайлар түрдәге диванда йоклый. Дилбәр әнисе белән бергә ятарга теләмәгәч, җәелмәле карават алып кайтып бирдек. Кичтән бездә урын җәю, ә иртән шуларны җыю мәхшәре башлана. Менә шулай ду килеп яшибез. Башкалар белән мөнәсәбәтләр яхшы, Илнар да хәзер минем белән якын итеп, үз итеп сөйләшә. Тик менә Дилбәр белән генә һич уртак тел табып булмый. Якын да килми, әйтерсең мин аның үги анасы. “Игътибар итмә, бу яшьтә шулай кыланалар инде алар”, - ди Кифая апа. Үзең нинди идең соң, дип тә өстәп куя...
Бүген дә минем күчтәнәчләргә кагылмыйча, “Не надо! Не хочу!” дип фырылдап икенче бүлмәгә кереп бикләнде.
Әй, йокы качкан башка әллә нинди уйлар үрмәли башлый инде. Төн – уйларның уенга чыгар вакыты, ахры. Котыра-сикерә рәхәтләнеп бииләр.

***

Торган гына түгел, эшләгән урынны да белә икән, бакчадан чыккан җиремә Кара каш, кара мыек мине көтеп тора иде инде.
- Такси подан, пажалыста, прашу, матурым, - дип елмая.
Каршына басып, турыдан ярып сорадым:
- Ни кирәк сезгә?
- Башта утыр, аннары сөйләшербез.
- Әйтмисең икән, бигайбә, без җәяү йөрергә өйрәнгән! - дидем дә, кырт борылып, эре генә китә башлаган идем, бу мине куып җитеп, беләгемнән эләктереп алды:
- Алайса, телефоныңны бир.
- Безнең телефон юк.
- Алайса, үзең шалтырат. Менә шул номерга.
Кара каш, кара мыек миңа уч төбе хәтле генә кәгазь сузды. Күңеле булсын, бәлки башка бәйләнмәс дип аны алган булдым.
- Түлке шалтырат, әбизәтелне!
- Ярар. - Бу бәйләнчектән тизрәк котылырга кирәк иде...
- Ник шалтыратмадың? – диде ул миңа икенче көнне.
Мин куркуга төштем, йә Ходаем, җүнле бәндә түгел, чирледер бу... Каян гына, нигә генә очрады соң миңа? Ачуымнан өзгәләнеп кычкырдым:
- Ни кирәк сезгә миннән? Ни кирәк?! Зинһар, бәйләнмәгез, минем ирем, ике балам бар!
- Юк! Ялганлама, бернинди ирең дә, балаларың да юк. Мин беләм.
Хәлсезләнеп бакча коймасына сөялдем:
- Сез маньякмы соң әллә? Ник болай эзәрлеклисез мине? Кешечә сөйләшеп буладыр ич.
- Үзең бит кешечә сөйләшергә теләмисең, матурым. Утыр машинага дим, һаман киреләнәсең.
- Ник мин синең машинаңа утырырга тиеш?
- Шулай кирәк!
Юк, моның белән кешечә сөйләшеп булмый. Ләкин мин аның турында барыбер ни дә булса белергә тиеш. Башка чарам калмаса, милициягә ук барырга туры килмәгәе, Алла сакласын.
Сагаеп кына сораган булам:
- Ичмасам танышыйк инде, кем соң сез, кайда эшлисез?
Ләкин тыныч кына бирелгән бер зыянсыз сорауга да җүнле җавап ишетергә насыйп булмады. Кара каш мыскыллы елмаеп:
- Мин бит сиңа любуй исемне әйтә алам, шуңа ышанырсыңмы? Любуй эшне дә атый алам, - диде.
- Ярый... алайса, болай итик, ммм... исемсез иптәш. Мин синең машинаңа утырам...
Кара кашның мыеклары өскә күтәрелде, мыек астында энҗе тешләре балкыды.
- Тик бер шартым бар. Машинаңа утырганны дустым күреп калырга тиеш. Номерыңны язып, сине хәтерләп калырга тиеш.
Ризалашмас дигән идем, шундук бик шат тавыш белән:
- Күптән шулай диләр аны! Булды, сөйләштек, матурым! - диде бу. – Чакыр дустыңны. Кирәк булса, аны да өенә илтеп куям.
Шулай иттек. Кофе төсендәге “Жигули» машинасына утырып китүемне, егетнең төс-кыяфәтен бергә эшләүче Светлана күреп-карап калды. Нишлим, башка чарам юк, шикләнәм, куркам. Куркам да, шул ук вакытта бу сагыздан да тизрәк котыласым килә.
Вакыт кичкә авышкан иде инде. Машина Әлмәт юлына чыгып, шәһәр кырындагы кирпеч йорт янына килеп туктады. Мин егеттән җавап көтәм. Миңа нинди сүзе, ни йомышы бар икән моның. Ул исә юл буе ләммим сүз дәшмәде. Йорт каршына килеп туктагач та, берни әйтми, машинасыннан төшеп, ишекне ачты.
Урынымнан кузгалмый ачу белән:
- Йә, әйт сүзеңне, - дидем.
- Тукта, ашыкма, башта өйгә керик.
- Андый сөйләшү булмады.
- Курыкма инде шулкадәр, Ходай бәндәсе! Ай-яй, тәмам котыңны алганнар, куян кебек калтырыйсың. Сине ашарга җыенган кеше юк ла. Әйдә, төш тизрәк, миңа китәргә кирәк.
- Ә мин?
- Син каласың, матурым. Хәзер дүрт ягың кыйбла. Мин үз бурычымны үтәдем.
- Төшмим! Кайтарып куй мине хәзер үк!
- Кайтаручылар булыр. Мин китердем, бигайбә.
Шыр тиле бит бу, психавыру, нишләгәнен үзе дә белми. Ничек машина йөртә түлке, кайсы җүләре бу диванага права тоттырган диген?! Икенче кат бер үк капкынга килеп каптым бит инде аңгыра баш, бар икән дөньяда бер уңмас, бәхетсез җан. Туктале, Наргизә, нәрсә дип моның машинасына ябышып утырасың әле син, төш яхшы чакта. Әнә бит, әйтеп тора, китәм, ди, дүрт ягың кыйбла, ди. Әллә юлны табалмассыңмы. Шул котылу бит инде ләбаса. Утырдың, килдең, Кара кашның күңеле булды... Күрәсең, чире шулдыр. Үзе теләгәнне эшләде, башка бәйләнмәс.
Мин машинадан төштем. Ул утырды. Авызын ерып, көлеп китеп барды. Светлананың тырыша-тырыша номер язып калулары юкка гына булды. Бу егет миңа тырнак очы белән дә кагылмады, гомер аяк басмаган таныш түгел аулак бер урамда ялгызымны бастырды да калдырды. Ерагайсын, күздән генә югалсын тизрәк, мин дә әкрен генә калага таба атлармын. Күз күргәндә юлны табарбыз.
Шул чак мине сискәндереп, кирпеч йортның тимер капка шыгырдап ачылды да, каршымда 40-45 яшьләрдәге үзе озын, үзе чандыр бер апа пәйда булды.
- Сез Наргизәме? – дип миңа эндәште.
- Әйе.
- Алайса, керегез, сезне көтәләр.
Бу хатынның исемне белүе бер аптыратса, шушы мәһабәт йортта кемнәрнеңдер мине көтүе бөтенләй гаҗәп иде. Кабаланып сорадым:
- Кем көтә? Нигә көтә?
- Анысын кергәч күрерсез.
Һаман урынымнан кузгалмый, икеләнеп торуымны күреп, ул тамак кырып куйды, кыенсынып кына:
- Хуҗабыз баласына тәрбияче эзли иде... – диде. Аннары карашын читкә төбәп:
- Шикләнмәгез, бу йортта сезне начарлык көтми, монда тәртипле кешеләр яши, - дип өстәде.
Тәртипле, имеш... Тәртипле кеше шулай итәме?! Баласына тәрбиячене шулай куркытып, “богаулап” китертмәсә, кешечә сөйләшеп булмый идеме? Котымны алдылар тәмам, чирләп егылуың бар. Бай дигәч тә... Керәм дә йөзенә бәреп әйтәм хәзер. Кыланмасыннар, кимсетмәсеннәр кешене.
Шулай да, бу җитди апаны күргәч күңел тынычланып китте. Аның артыннан иярдем. Капкадан ишек төбенә хәтле асфальт юл җәелгән, ике якта да аллы-гөлле кашкарый чәчәкләре үсеп утыра. Бигрәк матур, күзгә, күңелгә рәхәт. Бу ишегалды авылдагы йортыбызны, әни карап-тәрбияләп үстергән чәчәк тулы бакчабызны искә төшерде. Мондый гүзәл гөлләр үскән җирдә начарлыкка урын булмас дип, ят йортның авыр ишекләрен ачып эчкә үттем.
Байларның байларча шул, ишек төбеннән үк күренә. Карашым белән стеналарны айкап чыгам. Алар нарат такта белән эшкәртелгән, урман исе, нарат исләре аңкып тора. Иркен булгач, кием элгечләре дә аерым, ике таякка болан мөгезләре кигереп куйганнар да, вәссаләм, бик җайлы элгеч килеп чыккан. Коридор буенча ике якка дүрт ишек уелган. Хатын, кулы белән шуларның берсенә, түрдәгесенә күрсәтеп, үтегез, диде.

Рәмзия Габделхакова


(дәвамын иртәгә укыгыз)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас