Литература
7 Октября 2025, 07:00

Тау артында кояш бар

27 өлеш. Аннары, башын учлап уйланып торганнан соң, күземә туры карап әйтеп куя:- Наргизә, китмә син беркая да, яшик шунда бергә. Миңа да җиңелрәк булыр. Уңайсызланма, бу йортта синең дә өлеш бар. Чит кешеләр түгел, сыярбыз.

Тау артында кояш барТау артында кояш бар
Тау артында кояш бар

Аннары, башын учлап уйланып торганнан соң, күземә туры карап әйтеп куя:
- Наргизә, китмә син беркая да, яшик шунда бергә. Миңа да җиңелрәк булыр. Уңайсызланма, бу йортта синең дә өлеш бар. Чит кешеләр түгел, сыярбыз.

***

Шулай итеп, мин Кифая апа янында калдым.
Икәү җиң сызганып квартир ремонтларга керештек. Беркайчан болай дәртләнеп, тәмләп-ләззәтләнеп эшләгән юк иде бугай. Мин бит гашыйк булдым! Үз энемә, Даниска! Һәр иртәне аны бакчага илтәм, кичен барып алам. Шул бала белән аралашу минем өчен җан рәхәте. Кочаклап йокламыйм гына инде үзен. Кифая апа көлә:
- Үзеңә бала табар вакыт җиткән, әниләр инстинкты уянган синдә, - ди.
Бәлки шулайдыр да... Яшь бара бит, ә табигать дигәнең барыбер үзенекен итә ул.
Ремонтны йокы бүлмәсеннән башладык. Җәйге аяз күк сыман зәңгәрсу обойлар ябыштырып чыккач, бүлмә иркенәеп, яңарып киткәндәй булды.
- Икәү булгач, рәхәт шул. Ялгызым ничек ерып чыгармын дип кот очып торган иде. Минем бәхеткә кайкансың икән, - ди Кифая апа.
Аның сүзе йөрәгемә май-бал булып ята. Әле дә кайттым, әле дә килдем дип сөенәм.
Сөйләшә-сөйләшә икәү тәрәзә буйыйбыз.
Кифая апа зарланып та ала. Ялгызына өч бала белән җиңел түгел. Наратка килеп урнашырга аны Миндар абый күндергән, танышы “Наратнефть” тә эшли икән. Шуның аша Кифая апаны яхшы эшкә, кантурга урнаштырган.
- Авыл җирендә хуҗалыксыз, малсыз яшәп булмый. Берьялгызым ничек тартыйм? Булмый ул миннән. Андагы хезмәт хакы да инде, үзең беләсең, тиеннәр генә түлиләр. Өч баланы аякка бастырасы бар. Барысын уйладым-үлчәдем дә, күчәргә тәвәккәлләдем инде, - дип акланды ул миңа. Йортыбызны сатканга үзен гаепле сизә, ахры.
- Ике йорт, сыер, бозау хаклары менә шул ике бүлмәле квартирга керде дә китте, Наргизә. Әле анда да кеше искесенә кереп утырдык, балконы да юк. Быел гына ремонтка акча арттыра алдым. Син дә эшкә урнашсаң, бергәләп җиңелрәк булыр иде. Җиткереп бетерә торган түгел, бер тишекне ямыйсың, икенче җирдән сыпылып чыга. Ашау белән генә түгел, балаларны кешечә киендерәсе дә килә.
Кифая апаның сүзе күңелгә канат куйды: мин биредә артык җан түгел, туганнарыма кирәк! Әгәр син кемгәдер кирәк икән, димәк, яшәвеңнең мәгънәсе бар, дөнья буйлап куып йөртүче, алга өндәүче максатың бар.
- Кая урнашырмын икән соң, Кифая апа?
- Хәзер халык сатуда, базарда инде. Исең китмәсен, сезнекеләр дә, хәерчелектән качып, шунда чыгып басты. Түләмиләр бит мәктәптә. Сату эше өчен академик булу кирәкми, акча саный белсәң, шул җитә.
Билгә алъяпкыч ябып, бөеремә таянып базарда сатып торуымны күз алдыма китердем. Һм, ярыйсы күренеш... Башыңа төшсә башмакчы булырсың. Тик ни сатармын икән? Күлмәк-ыштаннар, чәй-кәнфит, тавык-балык... Шулчак Ният базары искә төште: “Бу йокку кел! Cотиб олинг, гузал!” “Канча туради?” Бик күңелле эш булачак бу, кулдан килер кебек.
- Анда да тора салып чыгып булмыйдыр бит, Кифая апа, тауары кирәк, урыны... – дим.
- Алары синең кайгы түгел. Безнекеләр кара халыкка ялланып эшли. Товар да, урын да аларныкы, бөтен базарны шулар басты инде.
Сәер... Тегеннән урыс-татарны кудылар да, хәзер үзләре монда хуҗа булып йөриме?! Алай дигәннән, Фатыйма апаларның хәле ничек икән, хат язам дигән иде бит ул. Ә хат авылга киләчәк.
- Кайгырма, барыбер монда җибәрәчәкләр аны, - ди Кифая апа. - Минем адрес бар анда, пучты кызларына калдырдым.
Анысы хак, кирәк булса, эзләп табарлар. Кифая апаның адресын миңа Сәлим биргән иде.
- Әбине дә күреп кайтасы иде, - дим мин.
- Мин ялда чакта бергәләп барырбыз.
- Үземне генә җибәрергә куркасыңмы?
- Куркам да шул. Сиңа эләгәчәк, белеп тор.
- Ничек анда сыйды икән әби, Хәмидә апага якын килерлек түгел иде бит?
- Миндар абый исән чакта сыяр анысы. Ул исән булсын, диң. Уф, Наргизә, башым әйләнә, буяу исенә исердем, ахры. Ташла, артыбыздан куучы юк, сөтләп чәй эчеп алыйк әле.

***
- Ял көнне лагерьга бергәләп барырбыз. Илнарны күрерсең, - дигән иде Кифая апа.
Ниһаять, түземсезләнеп, дулкынланып көткән бәхетле көн килеп җитте.
Түгәрәк эчендә әйләнүче тиен кебек бер үк сукмакларда буталып йөрим бугай мин. Менә кабат унсигезенче җәемә кайтып, кайчандыр үзем эшләгән лагерь капкасы төбендә басып торам. Хәзер биредә минем энем ял итә.
- Сез шунда көтеп торыгыз, мин аларны чакырып киләм, - дип китеп барды Кифая апа.
Данис тик тормый, шәп кенә чыбык табып алган да, шуның белән кычыткан-әрекмәннәр кыйнап йөри. Ни кызыгын табадыр. Малай-шалайга ватарга-җимерергә булсын. Мин тирә-якны күзәтеп, теге җәйне искә төшерәм. Менә шунда Әхсән исемле егет белән тарткалашып басып торган идек... Мине эзләткән, көткән арада, койма тактасына пыяла кисәге белән кыра-кыра, алдап әйткән исемемне - “Гөлнара” дип язып куйган иде... Ул исем генә түгел, коймалар да юк инде хәзер. Аларны тимер рәшәткәгә алыштырганнар. Корпуслар шул ук. Таганнар да шул ук. Үткәннәр белән очрашу күңелгә моң-сагыш сала, гомереңнең мәңгелеккә китеп югалган көннәрен кызганып-юксынып куясың...
Карашым лагерь ягына юнәлә. Асфальт җәйгән киң сукмак буйлап Кифая апа килә. Бер ягында Дилбәр, икенчесендә Илнар. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш, башка кеше була алмый. Әгәр урамда күрсәм, мин Дилбәрне генә түгел, Илнарны да танымый үтәр идем. Икесе дә тартып үстергән кебек ябык-озыннар, муен озын, кул-аяклар озын... Үсмер чакта берара шыксыз үрдәккә охшап каласың бит.
Аларга каршы атлыйм. Дулкынлануым чамасыз.
- Илнар!
Мин энемне кочып алам, шатлыклы да, әрнү-үкенечле дә хисләрне тыя алмый, сулкылдап елап җибәрәм. Илнар уңайсызланып кочагымнан аерыла, кызарган-бүртенгән йөзен читкә борып, иренен чәйни. Мин аны йотылып күзәтәм. Үзгәргән Илнар, җитдиләнгән. Борын астында йомшак төкләр куерып, каралып киткән кебек. Минем энекәшкә дә мыек чыгып килә... Ул миңа карамый, дәшми. Аның күңелендә ниндидер көрәш бара, күрәсең: шул гомер кайдадыр югалып йөргән бу качкын апаны кабул итәргәме, әллә әзрәк үпкәләргә, якты чырай күрсәтми газапларгамы.
Дилбәр безгә кызыксынып карап тора. Кифая апа Илнарны үз итеп иңеннән кага да:
- Апаң белән иркенләп сөйләшегез, улым. Без Данисны барлап килик әле, урманга кереп китмәсен тагын, - дип кызы белән бергә капкага таба юнәлә.
Апалы-энеле, кулга кул тотынышып, сукмак кырындагы эскәмиягә килеп утырабыз. Илнар аптырап калган кебек, үзен ничек тотарга белми. Бәлки мин аның өчен бөтенләй югалганмындыр, ул мине күңеленнән күптән сызып ташлагандыр. Балаларның хәтере кыска, алар бары хыянәтне генә гомер буе оныта алмый. Ләкин мин бар, исән, минем буласым, туганлык җепләрен кабат ялгыйсым килә! Шуңа күрә күзләренә текәлеп, энем күңеленә юл эзлим, аңа якынаерга телим. Тик кирәкле сүзләрне таба алмыйм.
- Илнар... Энем! Зинһар, үпкәләшмик, туганнар булып калыйк. Бу дөньяда синнән дә якын кешем юк.
Илнар миңа карамый гына сорап куя:
- Син хәзер безнең белән яшисеңме?
- Сезнең янда, Илнар, сезнең белән бергә. Кая барыйм тагын? Без Данис белән дә дуслаштык инде. Ул сиңа охшаган, гел синең бәләкәй вакытың инде. Әти малае.
- Әти сине көтте, эзләде.
- Беләм.
- Син кайда йөрдең соң?
- Майлысуда, Фатыйма апаларда яшәдем.
- Әти анда хат язган иде... Фатыйма апа алдаган икән. Ул бит, Наргизә бездә юк, дип җавап биргән.
- Аны ачуланма, энем, Фатыйма апаның гаебе юк. Мин шулай алдап яздым... Дөрес эшләмәдем шул, хәзер үзем дә бик үкенәм... Тик үкенүдән файда гына юк...
- Әти сагындыра... - Илнар читкә борылып, күзләрен сөртеп ала.
Минем дә күзгә яшь тыгыла, энемнең каршына тезләнеп, кулларын кысам:
- Без хәзер гел бергә булырбыз. Мин сине... сезне башка беркайчан ташламам. Үпкәләмә, кичер мине, энем.
Илнар кулын тартып ала. Дәшми. Һаман читсенә, ятсына бугай. Үсмер чакта шулай кыргыйрак буласың инде. Мин исә аннан карашымны алалмыйм, энемдә әти чалымнарын күреп шатланам. Соңгы арада әллә нишләдем әле. Артык нечкәреп киттем димме, күздән яшь тамарга гына тора.
Энем олыларча бик җитди итеп әйтеп куя:
- Әле ярый әни... Кифая апа бар. Яхшы кеше ул.
- Мин беләм, аңладым. Ул үзе мине Наратта калырга күндерде.
- Син аңа авыр сүз әйтмә, яме, апа. Рәнҗетмә әнине.
И бала! Теге чактагы кыланмышларымны һаман онытмаган икән әле.
- Юк-юк, Илнар, рәнҗетәмме соң?! Син борчылма, без Кифая апа белән дуслаштык, аңлаштык инде.

***
Юлга аласы төенчекләрне алдан хәзерләп, ишек төбенә чыгарып куйдык та, идән буярга керештек.
- Яхшы булды бу, зур эш эшләнде. Без кайтканчы кибеп тә куяр, - диде Кифая апа.
- Уф, бөтен җиремнән ацетон, буяу исе килә. Ялгыш бер очкын төшсә дә, учакка әйләнәм бит хәзер, - дип көлдем мин.
- Алла сакласын диң, шулай янып үлүчеләр бар. Үзем дә исердем бугай, тизрәк урамга чыгыйк.
Өчәүләп вокзалга юнәлдек. Исәбебез - бер-ике кич Әлмәттә кунак булып кайту. Ике куянны берьюлы тотмакчы булабыз: идән дә кибә тора, әбине дә күреп кайтачакбыз. Әбине бик сагындым, тизрәк күрәсем килә. Ачуланса ачуланыр, анысына гына түзәрбез. Үзе әйтмешли, үз бакчаңда үскән кычыткан чакмый ул.
Кифая апа юлда сөйләп килде: Миндар абыйларда март аенда гына туй мәшәкатьләре булган, Венераны кияүгә биргәннәр икән. Уфага ук китеп барган. Хәзер өчәү генә яшәп яталар. Миндар абый да, Хәмидә апа да эшли икән, әби көне буе өйдә ялгызы.
Без килгәндә Хәмидә апа өйдә иде. Сменалы эшкә күчкән икән. Ул Кифая апаны бик ачык каршы алды, Данисны да аркасыннан кагып сөйгән булды. Ә миңа мыскал да игътибар юк. Ләм-мим. Әйтерсең, мин кеше дә түгел, әйтерсең лә, күзгә күренмәс бәндә, бары бушлык кына. Күрмәсә-сөйләшмәсә тагы, аның янына килмәдем лә! Шуңа да, Хәмидә апа янында озын-озак тоткарланмыйча, тизрәк әби бүлмәсенә уздым.
Миндар абыйларның квартиры өч бүлмәле. Венераныкында хәзер әби яши икән. Аяк очына гына басып, бүлмәгә кердем. Әби өстенә мамык шәлен ябынып, караватта ята иде. Бер кулын маңгаена куеп, күзләрен каплаган, икенчесе күкрәк өстендә. Нечкә бармаклары хөрмә төшләрен ефәк җепкә тезеп үзе ясаган дисбесен кысып тоткан. Күңелгә мөлдерәмә тулган шатлык хисләрен көчкә тыеп, бүлмә уртасында тын гына басып торам. Әбинең йокысын, тынычлыгын бүләсем килми. Ләкин ул янында кемдер барлыгын барыбер сизде, сискәнеп, башын күтәрде. Миңа бераз текәлеп торганнан соң, тыныч кына:
- Син кайттыңмыни, кызым? - диде.
Әбинең тавышы элеккечә кырыс түгел, йомшык, көчсез иде.
- Кайттым, әби...
- Кияү ни хәлдә соң? Ул да кайттымы?
Башта аңламый тордым, аннары башка барып җитте:
- Әби, мин Венера түгел. Мин – Наргизә бит...
Әби кулын селтәде дә, кабат йөзен каплады. Аннары:
- Әй шул саташуларым... – дип әрнү белән ыңгырашып куйды. - Раббым, акылымнан да яздырма инде. Ләхәүлә вәлә куате иллә билләһи галиил газим...

Рәмзия Габделхакова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас