Литература
3 Октября 2025, 05:00

Тау артында кояш бар

25 өлеш. - Наргизә! Син авылда яшәмәкче буласыңмы әллә?Сәлим тавышында гаҗәпләнү дә, шатлык та бар кебек. Башымны күтәреп күзләренә төбәләм:- Кая барыйм соң? Туган авыл бит...- Бик шәп булачак бит бу, Наргизә! Әгәр монда калам дисең икән, мин бит сиңа...

Тау артында кояш барТау артында кояш бар
Тау артында кояш бар

- Наргизә! Син авылда яшәмәкче буласыңмы әллә?
Сәлим тавышында гаҗәпләнү дә, шатлык та бар кебек. Башымны күтәреп күзләренә төбәләм:
- Кая барыйм соң? Туган авыл бит...
- Бик шәп булачак бит бу, Наргизә! Әгәр монда калам дисең икән, мин бит сиңа...
Мин түзәмсезләнеп Сәлим авызына текәләм. Нәрсә тәкъдим итәр, ни дияр? Ләкин аның җөмләсе ярты юлда өзелеп кала.
- Хөсниҗамал әбинең йорты беткән инде аның. Түбәсеннән су үтә, нигезе черек... Бөтен җире сәләмә. Ул йортта яши алмыйсың син, аны өр-яңадан төзергә кирәк. Кайда эшләргә җыенасың соң, Наргизә, мәктәптәме?
Мин иңнәремне сикертәм:
- Әлегә белмим...
- Мәктәптә укытучылар җитми. Кайтмыйлар, тормыйлар авылда. Былтыр Җиһан апаны ата-аналар белән үгетли-үгетли эшләргә чак күндергән идек. Башкаларына түзәрсең, математика да укымасалар, шыр надан кала бит балалар. Рәхмәт инде, алтмыш яшендә булса да ризалашты. Ә быел, булмый, исәнлегем юк, ди.
- Мин математик түгел.
- Соң, башкасын укытырсың. Урыс телен, әдәбиятны. Әнә, Ясирә апа пенсиядә килеш аптыраганнан эшләп йөри. Җитми укытучылар, балалар жәл. Авыл баласы болай да кимсенеп үсә. Син кал, кал гына, Наргизә! Эш табылыр.
Авылда яшәргә ниятем булганга Сәлимнең балаларча сөенеп утыруы күңелне җылытып җибәрде.
- Яхшы сүзеңә рәхмәт, Сәлим. Эш табылыр анысы... - дим. – Тик... кайда яшәрмен икән соң?!
Сәлим уңайсызланып башын ия, яңаклары алсуланып китә. Карашын читкә төбәп, тамак кырып куя:
- Менә шунда инде... минем янда...
“Фәрештәләр җирдә яшәми,” - дип кем әйтте соң әле? Үзем бугай... Ә бит ялгыш фикер булган! Менә ич шуларның берсе, күзгә күренмәс ак канатларын култык астына кыстырып, каршымда утыра түгелме? Җил кызы Наргизәнең – бернинди өмет-вәгъдәләр бирмәгән килеш, исәнме-юкмы икәнен дә белми! - кайдандыр-кайчандыр кайтып янына киләсен сабыр гына көткән дә көткән ди берәү...
Сәлимнең сүзе йөрәгемә май булып ятса да, сер бирмим. Уң кулымны күтәреп, балдагымны күрсәтәм. Күр, янәсе, хуҗабыз бар!
- Куркытма, - диде Сәлим. – Балдаклы булу - ирле булу дигән сүз түгел әле. Ирең булса, нишлим, кайда яшим дип, минем каршыда елап утырмас идең.
- Ул бар иде!
- Шулаймыни?! Әллә теге урысмы? Кая китте соң ул, атмаганнардыр бит җенеңне ?
Шәп әйтте Сәлим, җен генә түгел иблиснең үзе ул Женя! Кайчандыр сагынып-назлап кабатлаган шул исемне ишетсәм дә чирканып куям хәзер. Җәтмә корып, җирәнгеч оясында үз корбанын көтеп утыручы кап-кара симез үрмәкүч булып тоела миңа бу исем. Шуны уйлап-янып, көтеп-газапланып яшәгән ай-елларым, яшьлегем жәл. Мәхәббәтнең күзе сукыр диләр. Ут күреп, ялкын кочагына атылган сукыр күбәләк мин инде ул.
- Нигә аны атарга тиешләр әле?
- Атмыйлар шул! Гаделлек юк бездә! Дүрт-биш ел бирәләр дә, вәссәлам, кире чыгаралар... Белмисеңмени әле син? – Сәлимнең йөзенә ачу-нәфрәт катыш әрнүле елмаю кунды. - Алайса сөен-горурлан: җанкисәгеңне НТВ каналы күрсәтте, батырлыгын бөтен ил күрде.
- Батырлыгын?! Нишләгән соң ул?
- Гаражына кызлар алып килеп, затсыз киналар төшереп яткан. Анысы гына җитмәгән, бер мәктәп баласын мәсхәрә иткән. Тәмам азган, имансыз. Ярый әле теге чакта... – Сәлим сүзен әйтеп бетерми төртелеп калды. - Фәрештәң кебек саклап йөрдем бит мин сине.
Ул шулай диюгә, Женя белән печән өемендә аунаган җәйге караңгы төн искә төште. Шул чактагы хәлләр өчен оялудан битемә генә түгел, җаныма ут капса да, уңайсызлануымны Сәлимгә сиздерәсе килми. Бер гөнаһы юк кешедәй тыныч, битараф күренергә тырышып:
- Син идеңмени ул? - дип сорадым.
- Безнең кызларга кагылма дип, малайлар белән җыйнаулашып ярдык без аны. Жәл, аз эләккән, акыл керерлек булмаган. Андый хәшәрәтләрне вакытында сытарга кирәк.
- Женяны инде мең ел күргәнем юк.
- Бәхетең... – диде Сәлим.
Әйе, бәхетем... Женя кулыннан исән-имин котылуым бәхет. Әмма теге чакта минем куркаклыгым аркасында ерткыч тиешле җәзасын алмый калды. Явызлыкның юлы вакытында бүленмәсә, ул таулардагы ташкын сыман үрчи, көчәя бара. Әгәр шул чакта шәһәрдән чыгып качмыйча, эшне судка җиткергән булсам, бәлки, бу кансыз бәндә әллә кайчан төрмәдә утырыр, башка беркемгә зыяны тимәс иде...
Нигә дип Женяны искә төшерде инде Сәлим?! Үткәннәр белән дә җанны кыйнамаса, башка хәсрәтем юкмы? Тормыш юлыма кара күләгә булып сузылып яткан бер килбәтсез зат булды ул Женя. Аның дөньяда барлыгын бөтенләй-бөтенләй онытасым килә! Болай да ялгыш-хаталарым өчен күпме вөҗдан газаплары кичерәм, эчем-тышым ут ләбаса. Ялгыш өстенә ялгыш, үкенеч өстенә үкенеч... Ник тормышымның рәте-чираты юк? Әллә дөрес яшәмимме? Әнә бит Сәлим нинди акыллы, төпле. Аның бер үкенече юктыр, тормышы бер эздән җайлы гына барадыр. Үзе теләгәнчә, алдан ниятләгәнчә. Тик ул да никтер һаман ялгыз... Чынлап та, нигә ялгыз соң ул, Зәйнәбе кайда икән?
Сәлимгә генә ирештерергә димәгән, мин дә аның авырткан сөяленә басып алыйм әле:
- Ә син нигә Зәйнәбеңә өйләнмәдең? Шуның белән бик кайнар мәхәббәт куерта дигәннәр иде бит. Әллә борып җибәрдеме?
Сәлим башын чайкап, авыз ерды:
- Белмәгән нәрсәң юк синең, Наргизә. Берәрсенең мунча башында шыпырт кына безне күзәтеп, качып ятмагансыңдыр бит?!
Аннары карашы моңсуланып китте, башын читкә борып:
- Соравыңа җавап шул: Зәйнәп мине көтмәде, - диде. - Урладылар аны. Миннән башка да кызыгучылар булган. Акыллы,чибәр кыз иде, әрәм китте. Хәзер ире белән ике бала үстереп ята.
Зәйнәпне мактап, шундый асыл кызны кулдан ычкындыруына үкенгән сыман сөйләвенә көнчелегем килеп:
- Яраткан идеңмени? – дип сораганымны сизми дә калдым.
- Насыйп булмагандыр, күрәсең...
Сәлимнең йөзенә эчкерсез елмаю кунды:
- Менә... тугры кияү булып... синең “фронттан” кайтканны көтеп утырырга калды. Тәки җибәрмисең бит мине үзеңнән, Наргизәкәй! Балачакта ялгыш колагыңны тешләгәнмен, ахры. Чыгасыңмы миңа кияүгә?
- Белмим... – дидем мин.
Сәлимнең шулай кистереп соравына, җитди тәкъдименә бу мизгелдә генә җавап бирергә әзер түгел идем, шуңа да сүзне икенчегә борган булдым:
- Авылны бик сагындым, Сәлим. Су буйларында йөрисем, талымны күрәсем килә. Тик урамга чыгарга, кеше күзенә күренергә куркып ятам. “Кара йөз”ләрдәге Галимә кебек... Ничек кайтырга инде хәзер, Сәлим?
- Озатып куйыммы соң?
Мин шатланып ризалаштым. Урамда берәрсе очрый калса да, янымда ул булгач, төпченмәс-бәйләнмәс. Ни дисәң дә Сәлим шырдый-бырдый кеше түгел - рәис, җитәкче! Мондый дусларың булу ярый шул. Ә бәлки ирем дә булып куяр... Әйтте бит, кияүгә чыгасыңмы, диде. Җавабын кистереп әйтә алмасам да, шул сүзе күңелне җылытып-иркәләп тора. Наргизә кемгәдер кирәк, мине яратучы-тансыклаучы бар...

***
Кычытканнарга чагыла-чагыла, су буенда чишмә җырын, бакалар талашканын тыңлап йөрдек. Әллә кайда, айлар-еллар артында, бик-бик еракта калган җәйге бер кич, шул сукмак буйлап көлешә-көлешә кайтып баручы әти белән Кифая апа, әтинең аңа: “Мин сине гомер буе күтәреп йөртер идем”, - дигән сүзләре искә төште... Мине кем күтәреп йөртер икән? Тукта, Сәлимне сынап карыйм әле! Тавышыма-йөземә төчелек чыгарып, сузып кына назланып дәшәм:
- Сәәлиим... Инеш аша күтәреп чык әле мине...
Сәлим, мизгел дә икеләнеп тормыйча очыртып күтәреп ала да, “ых” дигәнче теге ярга чыгарып та бастыра.
- Җиңел бит син, Наргизә. Гомер буе күтәреп йөрсәң дә була. Әгәр юанаймасаң.
- Юанайсам, суга ташлыйсыңмы? - дип шаяртам мин.
Сәлим көлә:
- Бер күтәргәч, ташлап булмас инде, ничек тә түзәрбез.
Талым үз урынында икән! Сөенеп кочаклап алам үзен. Балачак кичерешләре уянып, күңел иләсләнеп куя. Түзмим, туфлиемне салып атам да, мәче кебек өскә үрмәлим. Ә үз ояма кереп утыргач, күңелгә сагыш урала, никтер елыйсы килә...
- Әй, кызый, кая югалдың? Төш инде, нишлисең анда? – дип кычкыра Сәлим.
Ә мин дәшмим, учым белән йөзем каплап тын гына сулкылдыйм. Елар өчен аулак шәп урын бу, беркем күрми, комачауламый. Мин үземне кызганам, үткәннәрне юксынам. Ул чакта әни дә, әти дә исән, дөньябыз түгәрәк иде...
Һаман төшмәгәч, тавыш-тыным булмагач, Сәлим үзе яныма менә.
- Әллә елый инде берәүләр? Синдә дә йөрәк бармыни?! Мин инде сине җансыз дип уйлаган идем.
Ул мине юатырга теләгәндәй иңемнән кочып ала. Көчсезлегемне аңа белдерәсем килмичә, яшь аралаш көлгән-шаярткан булам:
- Персидәтел башың белән агач башында йөрмәсәң соң...
Ә үзем суыктан куырылган чеби кебек аңа сарылам. Назга, җылыга сусап, кемгәдер сыенырга теләгән мизгелем иде шул. Сәлим чәчемнән сыйпый-сыйпый мине юата:
- Елама инде, бәбкәем, хәзер кайтыр әнкәең...
- Кайтмый... – дип сулкылдыйм мин. – Аннан кайтыр юл юк... Әнием исән булса, елап утырыр идеммени...
- Кичер, уйламыйча әйтеп ташладым, - ди Сәлим.
Бераз дәшми торганнан, серле итеп пышылдап кына дәшә:
- Наргизәү... телисеңме мин сиңа бер әкият сөйлим.
- Әкият?! Сөйлә.
Әкиятләр яратам мин. Андагы дөнья бигрәк серле, сихри, ямьле бит. Әкиятләр илендә гел кояш, яхшылык җиңә, явызлык җиңелә. Анда кызлар гүзәл, егетләр көчле, ышанычлы. Тормышта да шулай булса икән ул!
- Алайса тыңла. Тик бераз моңсу, сәер әкият. Бәлки әкият тә түгелдер... “Якты Тау” дип атала ул, - ди Сәлим һәм әкрен генә сөйли башлый:
Яшәгән ди җирдә бик хыялый бер Егет.
Иртә-кичләрнең, үзен урап алган дөньяның бертөрле булуына үртәлгән ул. Аның күңеле гел гайре табигый яңалык, серләр, могҗизалар көтеп яшәгән. Тик өметләре акланмаган. Һәр таңда могҗиза күрергә теләп, күзен ачу белән тәрәзә янына ашыккан, ләкин анда тагы кичәге дөньяны күргән... Бер-берсен алыштырып килгән яз-җәйләр, көз-кышлар, җирне аклыкка күмгән күбәләк карлар, шул карлар астыннан борын төрткән ямь-яшел чирәм, ак күбеккә баткан хуш исле шомырт чәчкәләре – барсы-барсы аңа артык гади булып тоелган.
- Ник яшим соң мин бу җирдә? Кичә бүгенгә, бүген иртәгәгә охшаш. Төн эчендә берни үзгәрмәгән: шул ук кояш, шул ук таллар, шул ук йортлар... Янәшәмдәге кешеләр дә һаман шул ук. Миңа яңалык кирәк! Гаҗәпләнәсем, сокланасым, шатланасым килә! Бер-бер могҗиза күрсәм, үлсәм дә үкенмәс идем! – дип сукранган егет.
Аның бу теләге Күкләргә барып ирешкән.
Көннәрдән бер көнне тәрәзәдән карый да таң кала Кеше: карт таллар, тар урамнар, иске йортлар артында гаҗәеп зур бер Тау пәйдә булган. Үзе шундый биек, искитмәле матур, серле икән. Һавада йөзгән болытлар аңа килеп кагылалар да, ак томанга әвереләләр. Ак томанга уралган Таудан көмеш нурлар агыла, ул ерактан ук балкып утыра икән.
Кеше Тауга гашыйк булган, аңа сокланып туймаган. Якты тау дип атаган ул аны. Тавына караган саен аның янына барасы, серле ташларына кагыласы, биек түбәсенә менеп хозурланасы килгән.
Көннәрдән бер көнне тәвәккәлләп ерак юлга чыгып киткән. Күзе-күңеле төшкән Хыял-Тауга карый-карый атлаган да атлаган ул. Көн барган, төн барган. Тик ни хикмәт, күпме атласа да, Тау якынаймаган... Җитмәсә көтмәгәндә җил-давыл чыгып Кешенең барыр юлын бүлгән.
Бик арыган булган Егет. Хәл алыйм дип киң колачлы карт имән ышыгына килеп утырган. Ә үзе һаман еракта балкып, үзенә чакырып-ымсындырып торган гүзәл Таудан карашын ала алмый икән. Карый-карый күзләре-керфекләре талган, Егет йоклап киткән.
Төшендә дә ул Якты Тавын күргән. Аллы-зәңгәрле төсләр уйнаган янар ташларга кагылган, каршысындагы горур гүзәллеккә, сихри яктылыкка сокланып карап торган.
Шулчак аны мамыктай җиңел, йомшак болытлар уратып алган да, күз ачып йомган арада тау башына менгереп тә куйган. Бишектә тирбәлгәндәй хис иткән Егет үзен. Аягына басуга, бу хәлгә ышана алмыйча, үрелә-үрелә аска караган. Тик аста йөзгән ак болытлардан гайре берни күрмәгән...

Рәмзия Габделхакова



(дәвамын иртәгә укыгыз)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас