Литература
3 Октября 2025, 04:00

Тау артында кояш бар

24 өлеш. - Югары авыл егетенә. Кияү яхшы. Уллары бар бит инде, Алмазыбыз бар. Әй, ул бала, күрсәң, терекөмеш белән бер. Барыбызны да әпипәгә биетә түлке, зырмали китерә. Римма бер атнага бездә калдырып киткән иде, кулдан бөтен эш төште, көне буе шул баланы карауллап йөрдем. Көтү көтеп тә болай арыган юк иде. Аңа чыдарга! Риммага Ходай ярдәм бирсен, биш бала үстереп андый хикмәтне күргән булмады.

Тау артында кояш барТау артында кояш бар
Тау артында кояш бар

- Югары авыл егетенә. Кияү яхшы. Уллары бар бит инде, Алмазыбыз бар. Әй, ул бала, күрсәң, терекөмеш белән бер. Барыбызны да әпипәгә биетә түлке, зырмали китерә. Римма бер атнага бездә калдырып киткән иде, кулдан бөтен эш төште, көне буе шул баланы карауллап йөрдем. Көтү көтеп тә болай арыган юк иде. Аңа чыдарга! Риммага Ходай ярдәм бирсен, биш бала үстереп андый хикмәтне күргән булмады.
Римма яраткан кешесенә кияүгә чыккан, улы бар... Бәхетледер ул, дөньясы түгәрәктер. Эчтән генә аннан көнләшеп тә куйдым. Ә мин?! Ә минем хыяллар җимерелгән инде... Киләчәгемне күз алдыма да китерә алмыйм. Әтием исән булса, бу кадәр хафаланмас та идем. Теге чакта, хатын алгач та йөгереп кайтасым калган икән! Хат белән бергә әтинең тынычлыгын, өметен, киләчәген дә яндырганмын бугай... Аныкын гына түгел, үземнекен дә. Ата-анасын рәнҗеткән баланың бәхетен җен урлыйдыр, мөгаен.
- Фәрдия апа... әтигә ни булды соң?
- Йөрәк белән кинәт китеп барды ул, сеңлем. Инфарык дигәннәр, замана бәласы инде. Шул ике чир кыра бит хәзер халыкны: рак та инфарык... Синең өчен дә хәсрәтләнде, бик бетеренде инде. Теш кысып йөргән белән түгел, кайгы дигәнең барыбер кайчан да булса йөрәккә китереп бәрә ул. Лутчы кешегә, кешегә булмас учыңа сөйләп бушан.
Мин гаепле... Әтинең үлеменә мин гаепле...
- Гөлзадә артык яраткан икән Мидхәтне, тәки алып китте бит үзе янына, Кифаяга калдырмады. Алай дисәң, күрәчәгең булса, сәбәбе табыла инде аның, - ди Фәрдия апа. Әллә мине юатырга теләп кенә шулай әйтәме. - Аннары партиясе беткәнгә дә бик борчылды Мидхәт. Гомер буе тырыша-тырыша төзегән йортың бер мизгелдә ишелеп төшсен әле, борчылырсың да шул. Авызыннан шул сүз төшми иде бит, партия дә партия... Коммунистларны тәмам әүлиягә санап йөрде инде беркатлы җан. Андагылар барысы да Мидхәт кебек булса, бетмәс тә иде ул партия, илдә әллә кайчан коммунизм булыр иде. Артык чисный булды шул мескен, аның кебекләрне бармак белән генә санарлык. Елсин кулына калгач, ил бетә, дип көенгән. Шуңа бара да инде, бик белеп әйткән Мидхәт. Сугыш чукмарлары бит болар, җыен сәрхүш! Кара син, Чичнәдә ни кыланалар бит! Таптылар дошман, үз халкын кырып ята, иблис!
Миндә дөнья кайгысы юк. Күңелгә шом уралган, зиһен чулган, уй-фикерләр җептән өзелеп җиргә сибелгән сәйләннәр хәлендә. Үз язмышым кыл өстендә. Ни йортым, ни барып сыеныр почмагым, ни таяныр, ярдәм кулы сузардай туганнарым юк.
- Фәрдия апа, нишлим икән мин хәзер? Кая барыйм икән?
- Кая барасың? Кифая янына билгеле! Синең урын анда инде, йортыгызны сатып квартир алды бит. Дөрес, үзләренекен дә сатты. Ике йорт акчасы кереп китте, әле ул да җитмәде, дип торган иде. Урамда кала алмыйсың инде хәзер, балакаем, барасың да торасың. Ничек тә сыярсыз әле.
Әйтергә генә ансат, Кифая апа мин юньсезне тансыклап тора ди. Бусагасыннан да үткәрмәс әле. Их, әтием... Никләр генә безне ташлап, шулай иртә киттең соң син?! Әби янына, Миндар абыйларга барсам да якты чырай күрүләр насыйп булмастыр, анда аждаһа сыман ыжгырып торган Хәмидә апа бар. Әби анда үзе дә, энәле телен аркылы тешләп, ыспай песи булып мыштым гына утырадыр...
- Наргизә, син башта Сәлим янына да барып кара әле.
Мин бәрәңге әрчүемнән туктап, Фәрдия апага текәләм. Ничек инде, нишләп инде... Нишләп әле мин Сәлим янына барырга тиеш ди?! Башка барыр урыным юк, зинһар, мине кияүгә ал, бергә яшик дипме?
- Ногман абзыең пенсиягә чыккач, малайлары янына калага китте бит. Аның урынында Сәлим калды. Кеше хәленә керә торган бик ипле бала. Сабакташлар да түгелме соң әле сез, бергә укыдыгыз бугай?
Сәлим? Авыл Советы рәисе?! Булмас ла. Ул бит әле шундый яшь! Шундый җаваплы зур эшне ничек ышанып тапшырганнар аңа?!
- Аның белеме дә юк бугай бит... - дим гаҗәпләндеп.
- Бар, нишләп булмасын ди. Казанда укып йөрде ул. Авыл хуҗалыгы буенча. Эшли-эшли укыды. Икзамнарга әзерләнергә әтиең булышкан.
Икеләнеп кенә сорыйм:
- Өйләнгәндер инде ул?
- Юк, тәки ялгызы каңгырып йөри шулай. Авылда калырга теләүче кызлары юк бит аның, барысы да шәһәргә таю ягын карый. Кемнең тирес арасында батып-чумып йөрисе килсен?! Авыл тормышы нужалы шул.
Димәк, Сәлим өйләнмәгән... Шул гомер һаман ялгыз. Сәер... Ә бит ул кайчандыр мине яраткан иде... Хәзер оныткандыр, хисләре сүрелгәндер инде, ничә ел үтте бит. Минем кайгы түгелдер анда. Мин дә алай Сәлим дип өзелмәдем. Сагынудан бигрәк, үткәннәр, авыл турындагы сагышлы уйларга ияреп-уралып кына күңелгә адашып килеп керә, үзенең дөньяда барлыгын, кайчандыр тормышымда булуын искә төшерә иде.
- Кифая янына бармыйм дисәң, авылда буш йортлар бар барын. Әнә, Хөсниҗамал астайның йорты бөтенләй иясез калды. Күршеләре Габдрәхим бакчасын үземә алам, йортын абзар итәм, ди икән. Булыр да, комсызлыгы җитәрлек. Хуҗа табылганчы, сөйләш Сәлим белән, кечкенә генә булса да, үз почмагың булыр.
- Башта Әлмәт, Нарат якларын әйләнеп кайтыйм әле мин. Илнарны, әбине күрәсе килә. Аннары карармын, - дигән идем, Фәрдия апа ул ниятемә каршы төште:
- Сузма, сеңлем, калган эшкә кар ява. Сәлим белән хәзер үк сөйләшеп, хәл итеп кит.

***
Һәм мин киттем. Гаепле башымны иеп, Сәлим янына, Авыл советына киттем. Кеше-кара күзенә чалынасым килмичә, Фәрдия апалар бакчасы аша су буена төшеп, кычыткан баскан тар тыкрык буйлап аръяк урамга чыктым.
- Көндез аны барыбер урында тота алмассың, кичке якта чыгарсың лутчы, - дигән иде Фәрдия апа. – Караңгы төшкәч, – дип тә өстәде.
Көне буе мин аларда качып яттым. Фәрдия апа минем хакта беркемгә әйтмәгән. Шуңа күрә авыл халкы “зимагур кызны” китеп барган дип белә. Бу турыда катык оеткысы сорап кергән Карга Мәмдүдәсе дә әйтте:
- Мидхәт кызы Даимәләрдән төн уртасында чыгып киткән икән. Зимагурлыкка бер өйрәнгәч, нәмәкәенә урын тапмый йөри инде хәзер. Шәһәрдә бандитлар шайкасына эләккән икән ул, шулар беркая җибәрмәгән ди. Бурлыкта йөрткәннәр. Дөньясын төяп кайткан, үзеннән дә зур сумка күтәргән иде, ди Даимә. Партурык кызлары шулай була инде ул, хи-хи-хи...
Ну сибә борчакны! Бу әкиятне үзе генә уйлап чыгардымы икән?! Җен ачуым чыкса да, иренемне тешләп түзәм. Тынны да чыгарырга ярамый. Мәмдүдә апа мине күрми, шуңа күрә теленә ни килде шуны лыгырдап утыра. Гомергә шул булды инде ул. Берәр гайбәт таратасың килсә, Мәмдүдәгә сөйлә, аңа эләксә, колхоз радиосына эш тә калмый, дип әйтмәсләр иде аны. Мәмдүдә апа мине, ә мин исә ду китереп аны сүгәм. Кызганыч, тетмәсен теткәнне үзе генә ишетми.
Ә Фәрдия апа аңа каршы бер сүз әйтми, ышанган, шаккаткан булып, тел шартлатып утыра:
- И-и, шулаймыни?! Кара син аны!
- Ишеттеңме? – диде ул, Мәмдүдә апа чыгып киткәч. – Юри сөйләтеп утырдым. Үзең турында ни әйткәннәрен белеп тор, авыз ачып йөрмәссең.
Элеккеге “домприжи” ның бер почмагында хәзер Авыл советы икән. Ә икенче почмагында Сәлим үзе яши. Энесе өйләнгәч, бу шулай “башка чыккан”. Энесе өйләнгән, ә бу - юк. Зәйнәбе белән борчагы пешмәгән, күрәсең.
Күренмәс итә торган башлык юк шул, кешеләрдән күпме качсам да, кәҗә тыкрыгында очрады берсе. Каршыма килүче ул ир-атны куркып-шикләнеп көттем. Кем булыр бу, ни дияр? Иңе болай да бер адымнан артмаган тыкрыкны арлы-бирле иңләп, уңга-сулга чайкала-чайкала килүче кеше шыр исерек Әрекмән Гомәре булып чыкты.
Минем янга килеп җиткәч, ике кулын канат кебек җәйде дә, йөземә аракы, суган исләре бөркеп:
- Эләктеңме, кошчыгым! – диде.
- Эләктем, абзый, эләктем, - дидем мин.
- Вәт шулай диген... Эләгәсез шул, эләктереп торабыз... Их, алмагачлары, сайрый сандугачлары!
Мин җиңел сулап куйдым. Дөньясы түгәрәкләнгән Гомәр абзыйның кайдадыр югалып йөргән Мидхәт кызында бер эше юк иде. Ул мине танымады да бугай.
Кунак йортының капкасын ачып кергәндә, Сәлим баскыч төбендә тәмәке тартып утыра иде. Мине күрде, бик озак дәшми генә текәлеп торды. Аннары тәмәкесенең көлен кагып, әле кичә генә күргәндәй, бик тыныч, битараф кына:
- Син китмәдеңмени? – дип сорады.
- Кая китәргә тиеш соң мин?
- Моңарчы кайда йөрдең соң? Вәт шунда китәсең инде!
Балачак-яшьлек дустымнан мондый сүз ишетү бер дә рәхәт түгел иде. Аның күңелендә минем өчен урын калмаган бугай... Тик сабыр, Наргизә! Ни дип кочак җәеп каршыларга тиеш соң әле Сәлим?! Ничә еллар буе бер хат-хәбәрең булмасын да, ә ул сине уйлап-сагынып утырсын, имеш...
Каш астыннан гына сабакташымны күзәтәм. Безнең күрешмәгәнгә ун еллап гомер үткән икән. Вакыт дигәнең Сәлимне үзгәрткән, ныгыткан, аңа ирләр кыяфәте кергән: җилкә-күкрәк киң, беләкләр таза, яңаклар тулып тора. Өстендә - диңгезче тельняшкасы. Бәлки флотта хезмәт иткәндер.
- Ярый, алайса, иптәш Гайнуллин, киңәшегез өчен зур рәхмәт. Сез боергач, китәрбез инде, - дип сөйләнә-сөйләнә капкага таба борылым.
- Кыланма, Наргизә! Бала-чага түгелсеңдер, җитдиерәк булырга вакыт. Гомер буе кәҗә кебек сикереп йөри алмассың.
Минем тагы хәтер кала. Күр, ничек кылана берәү! Түрә булган икән. Күземә генә карап, тугры ялчым-сакчым кебек артымнан чапкан көннәрен оныткан.
Шул чак идарә ягындагы ишек ачыла, аннан, кулларын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә чуар күлмәкле таныш түгел бер апа килеп чыга:
- Булды, энем, юып-җыештырып бетердем, мин китим инде. Сыерым көтүдән кайтмаган иде.
- Бар, бар, Асия апа.
Моңардан тагы ниләр ишетермен икән дип, коймага сеңәрдәй булып басып торганда, ни хикмәт, апа, мине күрмичә, сәламемне дә алмыйча, бушлыкны сөзгән кебек янымнан үтә дә китә. Сәлим, уйларымны сизгәндәй:
- Курыкма, сине танымый ул. Читтән кайткан кеше, - ди. – Йә, сөйләп җибәр инде, классташ, ни йомыш белән килдең?
- Урамда сөйләшикмени?
Сәлим урыныннан кузгала:
- Бар, кантурга керә тор, анда ачык. Мин хәзер, киенеп кенә чыгам.
Кантур, имеш... Элек монда рәт-рәт карават тезелгән иде... Шунда Женя белән биегән идек... Уф, әби әйткәндәй, адәм ыстырамы, искә дә төшерәсе килми хәтта, уйласам да тәнем куырылып, күңелем өшеп китә...
Хәзер бу бүлмәгә бөтенләй башка, эшлекле төс кергән: уң якта китап шкафлары тезелгән, түрдә өстәл-урындыклар тор. Диварда ике портрет. Берсеннән мул йөзле, тонык күзле Ельцин карап тора. Икенчесендә - шулай ук мул йөзле, киң маңгайлы, калын кашлы, хәйләкәр карашлы бер агай. Анысы миңа таныш түгел, тик урыс түгел икәне чыраена язылган, кыргызга да, казахка да тартым.
Өстенә күлмәк-костюм кигән Сәлим керә, өстәл янына үтә. У-у, түрәләр кыяфәте бар монда, яшьтәш, сабакташ димәссең дә.
- Баа... Сәлим... Сине танырлык та түгел. Исемең белән генә дәшсәм ярыймы?
Сәлим елмая. Баягы усал, кырыс кыяфәтенең эзе дә юк. Күрүче, ишетүче булса дип кенә шулай кыланганмы әллә.
- Ну, канишны, Наргизә. Сорап торасың тагын.
- Сәлим, ә бу кем? – дим дивардагы портретка ишарәләп.
- Вәт тамаша! Берәү Президентны танымый! Әйтсәң, кеше ышанмас, валлахи! Аны бит садик баласы да белә!
- Менә мин белмим...
- Алайса таныш бул: бу абзаң Татарстан Президенты.Шәймиев булыр!
- Ә-ә-ә...
- Үз илеңдә ни барын да белмичә, кайларда югалып йөрдең син, юньсез кызый? Бөтен авылны утлы табага бастырдың бит, әй. Бу кадәр башсызлыкны көтмәгән идем синнән.
- Шулай шул, тилелек шул... Сәлим, әйдә бу турыда сөйләшмик, яме. Болай да авыр миңа, бик авыр... Мин әтинең үлгәнен белмәдем бит. Белгән булсам, очып кайта идем. Белгәч, каберен күргәч... – Мин тынып калдым. Чөнки кинәт кенә күңелем йомшарып, күзләремә яшь тулды. Сәлим каршында һич тә мескенләнеп, елап утырасым килмәгән иде, ниһаять, иренемне кысып булса да, бераз тынычландым кебек. Дулкынлануымны сиздермәс өчен карашымны өстәлдә тәгәрәп яткан карандаш кисәгенә төбәп, сүземне дәвам итәм:
- Мин хәзер кая барып сугылырга да белмим, Сәлим. Барып керер, сыеныр почмагым юк. Үзең беләсең, йортыбызда чит кешеләр тора. Фәрдия апа Хөсниҗамал әбинең йортын сорап кара дигән иде дә...

Рәмзия Габделхакова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас