Без Ор каласында аерылыштык. Фатыйма апаларны җизнинең туганнары каршы алды. Поезддан төшкәндә мин дә әйберләрен ташышмакчы идем, Сабир абый якын да китермәде. “Борчылма, сеңел, кызларга авыр күтәрергә ярамый. Үзебез карарбыз, җайларбыз! Әнәс белән икебезгә ярты минутлык эш бу,” – дия-дия бик гайрәтләнеп берьюлы икешәр-өчәр төргәк күтәрде. Уртача буйлы, таза-нык бу абыйда җизнәй чалымнары шәйләнә иде. Тик ул, гәрчә аннан олырак булса да, яшьрәк күренә, гәүдәсе шәмдәй төз, йөзе шоп-шома, әби әйтмешли, кәртинкә кебек. Хатыны иркә, көяз затлардан булса кирәк, фырт киенгән, ясанган-төзәтенгән. Башын югары чөеп, иренен кысып, ханбикә сыман басып тора. Сабир абый Фатыйма апага якты чырай күрсәтеп: “Җиңги-җиңги,” - дип өзелеп торса да, моның авызыннан җылы сүз чыкмады. Кершән яккан йөзендә, сүнгән карашында аптырау-чарасызлык, хәсрәт- газаплар кичергән кешенекедәй мескен бер кыяфәт иде.
Кул бирешеп, кочаклашкандай итенеп күрешкәннән соң Фатыйма апа килендәшен минем белән таныштырды:
- Бу чибәркәй сеңелемнең кызы Наргизә була инде.
Нәҗибә апа көчәнеп кенә елмая:
- Бик яхшы... Безнең Азатка әзер кәләш булыр.
Фатыйма апа яратып аркамнан кага:
- Наргизәдә кияү кайгысы түгел әле. Шулай бит, туганым? Үзләренә кайта ул. Әтисе, туганнары янына.
Нәҗибә апаның катып калган хәсрәтле йөзе язылып китә:
- Шулаймыни? И-и-и.. Кайтыр урыны булгач, бик яхшы инде.
- Әйе, яхшы... – дип мыгырданам мин.
Чынлыкта исә миңа ифрат ямансу. Бүген, менә шушы чит каланың җиде ятлар таптаган бусагасында иң якын кешеләрем белән аерылышам... Ә алда билгесезлек кенә көтә.
Хәл-халәтемне аңлап, Фатыйма апа артымнан ияреп кабат вагонга керә.
- Син безгә үпкәләмисеңме, туганым?
- Нигә үпкәлим ди, апа?
- Калырга кыстамаганга, чакырмаганга.
- Кая чакырмакчы буласың соң, апа... Үзегез дә кеше өстенә кайтасыз ләбаса.
- Шулай шул, туганым... Ни хәл итмәк кирәк. Алдагысын уйларга да куркам, ничекләр генә яшәп бетәрбез... – Фатыйма апаның күзләренә кабат яшь тула. Артык боек иде ул, карашында тормыш уты сүнгән, күңел канатлары салынган иде. Мин аны кочып алам. Бер-беребезгә сыенып байтак кына дәшми утырабыз.
Майлысуда чакта ук кай тарафларга барып урнашу турында сүз күп булган иде. Әнәс белән бу хакта байтак бәхәсләштеләр. Фатыйма апаның күңеле үзенең туган авылы Юкәлегә тартты. Анда чыбык очы булса да туган-тумача бар, сыйдырырлар, ярдәм итәрләр, дип өметләнде. Әмма шәһәр һавасы сулап, “асфальтта тәгәрәп” үскән Әнәснең авылга кайтырга исәбе юк иде. “Нишлим мин анда?”- дип аяк терәп каршы торды. Ахыр чиге Ләбиб абыйның энесе белән киңәш-табыш итеп, Ор шәһәренә кайтасы иттеләр. Ә Рамиләләр әлегә кузгалмаска карар кылып, яхшы заманнарга өметләнеп, Ташкентта яшәп калды. Фатыйма апа: “Бергә китик,” - дип аларны күпме үгетләсә дә, күндерә алмады. Кызыннан, оныкларыннан аерылу аның өчен зур тетрәнү, фаҗига иде. Бергә яшәмәсәләр дә, Ташкент кул сузымында гына, теләгән чакта бар да кайт, телефоннан да көн саен сөйләшеп, хәл белешеп була. Ә хәзер ике араны чакрымнар гына түгел, чикләр бүләчәк. Рамиләләр безне озатырга килде, аерылышу ифрат авыр булды. Фатыйма апаның йөзенә еламый карарлык түгел, күзләреннән генә түгел, суырылып, саргаеп киткән йөзеннән дә яшь тамар төсле, бу җан гүя тоташ сагыштан тора иде. Соңгы көннәрдә генә түгел, хәтта соңгы айларда да мин аның йөзендә шатлык та, елмаю да күрмәдем. Картлык көнеңдә гомер иткән ояңны ташлап, газизләреңнән аерылып, җиде-ят җирләргә чыгып кит әле. Тормышны юктан башлыйсы, өр-яңадан оя корасы...
- Поезд кузгалмасын тагын, төшим мин, - ди Фатыйма апа моңсу гына. – Хәбәрләшеп торыйк, сеңлем, яме. Мин сиңа үзем хат язармын.
Аның калтыранган салкын кулларын кысып:
- Ярар, - дим.
Аннары мине Әнәс килеп кочаклый. Ул да хушлашырга дип менгән икән. Колагыма шыпырт кына:
- Үпкәләп китмә, сестренка. Минем тилелекләрне кичер, кайчакта бик яман булдым, - дип пышылдый.
...Поезд кузгалып китә. Ор вокзалы перрорында төргәк-төргәк чемодан-сумкалар арасында, аптыраулы-уйлы, сагыш-хәсрәт тулы карашларын китеп баручы поездга төбәп, кадерле туганнарым басып кала. Кыргызтаннан кайтучы качаклар... Аларны хәзер шулай дип йөртәчәкләр. Кайларга гына барып сыенырлар икән илсез-йортсыз калган ул качаклар? Качаклар... Бигрәк котсыз сүз.
Вагонда безнең ише “куылган-сөрелгән” качаклар гына түгел, зур-зур букча-капчыклар аскан кара халык та бар. Болар - Россиягә әйбер сатырга баручылар. Рубль Азия илләрендә бик кыйммәттән йөри, хәзер инде ул валюта булып санала. Кайчандыр Россиядән озатылып, Ташкент, Сәмарканд, Әндижан базарларында еллар буе эссе кояш астында тузан җыеп, көя күбәләге ризыгы булып яткан әйберләр дә безнең кебек поездларга-самолетларга төялеп кабат үз ватаннарына кайта...
Минем янда урын бушагач, каршыма чем кара күзле, шикалат йөзле бер егет килеп утырды. Аның әрсез-комсыз карашы Ташкенттан бирле мине ашап-ялап бара иде инде, тик әлегәчә яныма килергә җөръәт итмәде, Әнәстән шикләнде бугай. Инде ялгызым калганны белгәч, кыюланды бу, каршыма ук килеп утырды. Ут күзләрен туп-туры төбәп:
- Кайерга боробсан, гузал? Узокками? – дип сорады.
Мин аңламаганга салышып дәшмәдем.
- Сиз узи узбекми, асалим? Узбекча тушунасинми?
- ...
Сөйләшергә теләгем юклыгын аңлагач китеп барыр дип өметләнгән идем, кая ул, кымшанмый да! Очкынлы күмер күзләре белән бораулап утыруын белә. Алай булмаса - болай дигәндәй, урысчага күчте:
- Крассависса куда йидит?
Бу әрсез, бәйләнчек юлдаштан тел яшереп кенә котылып булмасын чамалап дәшәсе иттем:
- Мәскәүгә.
-У-у-у, Мәскәүгә?! – дип баш чайкады ул. – Ерак!
- Ерак шул.
- Атың ничек синең?
- Айсара.
- Ирең нигә ташлап китте, Айсара?
Әнәсне ирем дип уйлагандыр инде.
- Ул минем абыем иде.
- Ә ирең кайда? – Егет балдагыма ишарәләде.
- Ул Куйбышевта каршылый.
- Андый шәһәр юк. Хәзер аны Самара диләр.
Мин гаҗәпләндем:
- Шулаймыни?
- Ирең Самарада каршылый, ә үзең Мәскәүгә барам дисең, - диде кара егет.
- Мәскәүгә шуннан бергә китәчәкбез.
Мин аптыраганнан гына сөйләшеп утырам. Югыйсә беркемне дә күрәсем килми. Җаным өши, туганнар белән аерылышканнан соң әйтеп бетергесез ямансу. Сүзләремнең рәте-чираты юк, белмим, бу адәм миннән ни генә өметләнәдер.
- Айсара, әйдә мин синең янга күчеп утырам! Бергә күңеллерәк булыр.
Шул гына җитмәгән иде!
- Миңа болай да күңелсез түгел.
Шактый тупас җавап бирсәм дә, егет бәйләнүдән туктамады:
- Миндә сиңа таман гына ситсы халатлар бар, аласыңмы? Сөлгеләр бар, эчке күлмәкләр, ыштаннар... Алып җибәр, асалим.
Бар икән! Әрсез тигәнәк булды чисти. Күлмәк-ыштан кайгысы ди миндә...
- Кирәкми, акчам юк.
Егет тагын бераз лыгырдап утырды да, ниһаять, үз урынына китеп барды. Миннән өметле сүз булмасын аңлап, кул селтәде, ахры. Бу майлы күзгә юлны тизрәк, вакытны күңеллерәк үткәрү өчен үзе сыманрак бер җилбәзәк юлдаш кирәк иде бугай.
Юлда ялгыз йөрүләре куркыныч икән шул хәзер. Үткән төндә генә бер хатынның сумкасын урлаганнар. Вагон буйлап елап чапты мескен, бөтен документларым, акчаларым шунда иде, ди. Аңа беркем ярдәм итә алмады. Каракның бүреге яна дисәләр дә, ул үзен эләктергәннәрен көтеп утырмаган, бүреге-ние белән чыгып шылган. Монда самолет түгел шул, поездда пассажирлар үтәли йөрүче җил кебек, керә тора-чыга тора. Кем кемне күзләп, тикшереп бетерсен? Әле берничә мәртәбә поездыбызга һөҗүм дә булды, төнлә тәрәзәләргә таш аттылар. Бала-чага кызык эзләп шулай кыланамы, әллә өлкәннәр уенымы бу, билгесез. Поездны туктатып кем хулиган эзләп йөрсен ди?! Ташларның берсе безнең вагон тәрәзәсен ваткан иде, аны одеял белән каплап куйдылар.
Менә шундый заман.
Юллар тыныч түгел... Еллар да тыныч түгел.
***
Автобус магнитофоныннан үзәкләрне өзәрлек моң агыла:
- Үз ягыма кайтсам, җиргә ятып,
Тыңлар идем үлән үскәнен,
Тыңлар идем чалгы тавышларын,
Кичке җылы җилләр искәнен...
Әйтерсең лә, минем кайтуымны белеп махсус җырлыйлар.
Кем язган икән бу җырны? Чит җирләрдә тилмереп йөреп, туган ягын өзелеп сагынган бер бичара җандыр инде. Нишләп элек ишеткәнем булмады икән? Әллә ишетеп тә тыңламаганмынмы? Әллә бу яңа җырмы?
Үз ягыма кайтсам, яланаяк
Эзләр идем тәүге юлымны...
Язып та куйган, әй... Күңелеңә ишелеп төшкән сагыш болытларын берьюлы күтәрә алмый, барган җиреңнән җиргә сузылып ятып, тәгәри-тәгәри еларсың, валлаһи!...
Чү, Наргизә, син сөйлисеңме моны? Синме ул туган ягын сагынып кайтучы нечкә күңелле, хисле зат?
Мин ул, мин... Күрмисезмени, күзләрем дымлы. Ә йөрәгемнән-бәгыремнән тамган яшьләрне беркем күрмәс, беркем күрмәс... Кеше күрсен, тамаша кылсын өчен түгел алар. Үз хәлемне үзем генә беләм, үзем генә аңлыйм... Чит җирләрдә ни югалттың, Наргизә? Ничә еллар буе нигә каңгырып йөрдең син анда, ни эзләдең, ни таптың?
Әгәр автобус тулы халык булмаса, сулкылдый-сулкылдый рәхәтләнеп елар идем. Үз ягымның җылы, йомшак туфрагына йөзем белән капланып, чүп үләннәрен үбә-үбә, елар идем! Ник болай әкрен бара соң бу автобус?!
Ниһаять! Ниһаять, безнең тукталышка да килеп җиттек. Автобустан төшеп, балачактан ук таныш юл чатында ялгызым басып калдым. Безнең авылга илтүче таш юл озын тасма булып офыктагы ак болытларга барып тоташа. Юлның ике ягында да ямь-яшел иген диңгезе чайкала. Күптән түгел яңгыр явып узган ахры, җир дымлы. Дымлы, ләкин шундый җылы. Һәм ул җирдән, ни гаҗәп, бал исе килә!
- Исәнме, Ватаным!
Мин туфлиләремне салып кулыма тотам да, басу кырындагы такыр юл буйлап авылга таба атлыйм. Аякларыма җир җылысы ягыла, йөземне, чәчләремне йомшак җил иркәли. Ул җил иген исләре, баллы чәчәкләр, дымлы чирәм исләрен алып килә. Гүя өр-яңадан яланаяклы балачагыма, кояшлы, ваемсыз балачагыма кайтып төшәм.
- Исәнме, Ватаным!
Бу иксез-чиксез кыр-басулар минеке, бу аяз күк, якты, нурлы кояш минеке, алтын нурларга манылган офык та, шул офыкларга тоташкан яшел болыннар, зәңгәр таулар да минеке, бу җылы, дымлы туфрак та, юл буенда үскән ялгыз каен да минеке! Бу – минем Ватаным! Моннан мине беркем дә, беркайчан да кумаячак, беркемнең дә миңа “килмешәк” дияргә хакы юк. Мин хәзер беләм: һәр адәм баласының Ватаны кендек каны тамган туфрактан, тәүге тапкыр аяк баскан сукмактан, тәүге тапкыр учларына алып эчкән чишмә суыннан башлана.
Ашкына-ашкына авылыма кайтам. Туган авылыма, балачагым, яшьлегем иленә кайтам. Күңелемә тулган хисләрем күзләремнән шатлык яшьләре булып тама. Иңнәремдә гүя очар канатлар талпына. Мин шулай сагындым микәнни? Мин дә шулай сагына алдыммы?!
Алда мине күпме күрешүләр көтә. Күпме гаепләүләр, аңлашулар...
Ләкин барыбер йөрәгемә кунып бәхет кошы сайрый:
Үз ягыма, үз илемә кайттым!
- Исәнме, Ватаным!
***
Юлдан борылып авыл урамына килеп кергәнче үк һәр кайтучыны иң беренче булып зират каршы ала. Элек, әни исән чакта, аңа әлләни игътибар иткән юк иде. Каберлек тарафына күз дә салмый, рәшәткәләренә ышкылып диярлек, ашыга-ашкына гамьсез генә үтеп китә идем. Койма белән әйләндереп алынган бу биләмә күңелдә бернинди сагыш уятмый, эчендә каен, сирень, миләш, чыршылар үсеп утыргангамы, бары матур тын бакча булып кына тоела иде.
Без, бала-чага, җәй көннәрендә анда кереп чәчәктер, җиләктер җыябыз, агачларга үрмәлибез, куаклар күләгәсендә эссе кояштан качып, серләшеп ятабыз. Каберлеккә күз-колак булып торучы Фәсхетдин бабайның безне ни өчен ачулануын аңламыйбыз, кулына тал чыбыгы тотып куып йөрүеннән кызык табып көләбез, бер аягына аксап титаклаучы бичара картны ирештерәбез, үртибез...
Хәзер аңлыйм, каберлек - шул ук авыл ул. Авыл халкы әкрен генә шунда күчә бара. Кемдер чират белән, кемдер чиратсыз... Тик чиратсыз китүчеләрне беркем гаепләми, киресенчә кызганалар гына. Әнине шунда калдырганнан бирле каберлеккә караш үзгәрде. Фәсхетдин бабайның, артыбыздан бәддогалар укый-укый, ни өчен куып йөргәнен хәзер инде яхшы аңлыйм: зират уен мәйданы түгел, анда адым саен кемнеңдер соңгы куышы - мәңгелек йорты. Гәрчә аны вакыт җир белән тигезләп куйса да, хуҗаларын борчып, каберләрне таптап йөрергә ярамый.
Каберлеккә башка яулык бәйләп, гаурәтләрне каплап, ару тән белән генә керү тиеш. Әбием бу турыда әллә ничә тапкыр кисәтте. Минем өстә исә чалбар белән кыска җиңле футболка гына. Сумкамнан кофтамны алып кидем, Фатыйма апаның бүләге – ал төстәге ефәк яулыкны башыма бөркәндем. Әйберләремне капка төбендә калдырып, каберлеккә аяк бастым. Борыныма сагындырган тансык ис – яшь үлән, җиләк исләре килеп ягылды. Балачактан таныш үзебезнең авыл һавасы...
- Исәнмесез, авылдашлар, - дидем мин әкрен генә.
Нигә шулай дидем, үзем дә аңламыйм. Исән кеше монда ята димени?!
Элек әнинең кабере кырыйда иде. Ә хәзер эчтә, уртада калган. Ул рәттә яңа каберләр пәйда булган. Бу тыныч төтенсез авылга тагы кемнәрдер күчкән...
Мин яңа каберләргә күз салмый, туп-туры әнинекенә юнәләм.
- Саумы, әни, мин кайттым...
Кабер өстендәге чыршы чардуган биеклеге булып үскән. Тик ул шундый сыек, кайбер ботаклары бөтенләй шәрә калган. Яңа ел бәйрәме өчен киселгән чыршы түгел, тамырлары җылы җир куенында югыйсә, ни җитми икән соң аңа?
Карашымны шул чирләшкә чыршыга төбәп, тезләремне кочып, куе йомшак чирәмдә утырам. Еламыйм да, берни уйламыйм да. Гүя үзем дә бер җансыз мәетмен. Нигә шулай? Әллә әнием миңа рәнҗеп ятамы икән?
- Кичер мине, әни...
Юк, күңелдә бернинди дә җавап юк... Әллә нинди авыр бушлык. Йөрәгемә үзем дә аңламаган шом үрмәли. Каберлектәге тынлык та шундый шомлы. Башыма бик сәер уйлар килә: бәлки бу кабердә әни бөтенләй юктыр да...
Кабер өсте дә күптән каралмаганга охшый, чыршы биеклеге булып чүп үләннәре үскән. Чардуган буяулары кубып-кубып төшкән дә, ала-кола булып шыксызланып калган. Таштагы язу да уңган... Онытканнар әнине... Аптыраганнан карашым янәшәдәге кабергә төшә, анысы да чүп үләненә күмелеп утыра. Аның да чардуганы ала-кола... Әллә соң безнең авылда кабер өсләрен карап, тәрбияләп тору гадәте беткәнме?! Кем ята икән бу кабердә? Кызыксынып таштагы язуны укыйм: Мидхәт Габделбарый улы Солтанов... 20. 08. 1942 – 23. 01. 1992... Кем соң әле ул Мидхәт? Минем әти дә Мидхәт исемле, ләкин ул үләргә тиеш түгел. Юк, минем әти берничек тә үлә алмый, яшь бит әле ул... Алайса, кем соң ул Мидхәт? Безнең авылда башка Мидхәт юк лабаса...
Бер кулым белән әнинең, икенчесе белән әтинең кабер чардуганына чытырдатып ябышкан килеш катып калам. Мин кеше түгел, мин - таш. Беркайчан айнымаска, шулай ташка әйләнеп, бу дөньядан мәңгегә югалырга кирәк. Әни белән әти янында калырга. Ничек тә айнымаска... Тормыш, ташла мине! Үлем - юатучым, коткаручым, ал мине, ал тизрәк үз кочагыңа!
Мин - таш, мин - таш, мин - таш...
Шулчак каршымда сары шәүләләр пәйда була. Бер-берсенә ике тамчы судай охшаш алты-җиде яшьлек малайлар. Әллә бер генәме, күземә шулай ике булып күренәме? Әллә болар җиргә җибәрелгән фәрештәләрме? Әрвахлар йортында ни булмас... Эчемә җылы керә: бер дөньядан икенчесенә күчеш башланды... мин китәм... мин котылам... Озакламый барысы да үтәчәк, барысы да бетәчәк... Алда - мәңгелек тынлык, мәңгелек тынычлык...
- Апа, исәнме.
- Апа, исәнме.
“Фәрештәләр” миңа ашыгыч битараф караш ташлап каберләр артында югалалар.
Шул ике сүз мине айнытып җибәрә, таш булып каткан миемә ук булып сораулар килеп кадала: “Кемнәр болар? Нишләп йөриләр биредә?”
- У-у, карале, нинди зур җиләк, Айратның колагы хәтле.
- Алдама, андый җиләк булмый.
Мин кабат фани дөньяга кайтам. Сары футболкалы бу чебиләр бернинди фәрештә түгел, каберлеккә җиләк җыярга кергән малайлар гына. Аларны күргәч, Илнар искә төшә. Кайда ул хәзер, кем белән? Әти үлгәч, Кифая киткәндер, Илнар әби белән калгандыр... Ә әби? Ул исәнме соң? Бәлки инде ул да...
Бу куркыныч уй мине урынымнан кузгалырга мәҗбүр тә, кабаланып яңа каберләрне карый-тикшерә башлыйм, курка-шикләнә ташка уелган исемнәрне укыйм: Маһинур әби... Лотфулла бабай... Сәкинә әби... Рабига апа... Бәрәч, Рабига апа... Кифаяның әнисе ич бу. Димәк, ул да... Йә, Алла, шул арада күпме кеше китеп барган. Ә бусы кем? Бу кабердә бернинди таш та, язу да юк. Кем кабере бу? Кемнеке? Эчем жу-у итеп китә, әгәр әбинеке булса?!
Башымнан әти турында караңгы уйларны куа-куа, бакчалар артыннан туган йортыбызга ашыгам. Әлегә мин әти турында уйламаска тиеш! Әлегә мин бу хәсрәтне аңларга, кабул итәргә әзер дә түгел. Аннары, аннары... Башта энемне күрергә кирәк.
Безнең бакчада кемдер эшли, бәрәңге күмә бугай. Кифая дисәм... Юк, аңа охшамаган, Кифая озын буйлы, җыйнак гәүдәле иде. Ә бу апа юан, тәбәнәк тә. Бәлки берәр туганы кайткандыр? Аның белән тигезләшкәч, кычкырып исәнләшәм:
- Исәнмесез, апа!
Хатын, эшеннән туктап, башын күтәрә. Йөзен чытып, теш арасыннан гына җавап бирә:
- Исәннәр әле, үлмәдек.
Табак битле, шешенке күзле бу апаны минем гомердә дә күргәнем юк. Кифаяның мин белмәгән берәр туганы булса гына. Димәк, ул монда, беркая китмәгән.
Мин өйгә таба атлыйм. Кинәт веранда ишеге ачыла да, аннан чиләк күтәргән таныш түгел бер абый килеп чыга. Чак кына өстемә юынтык су эләкми кала, вакытында читкә ыргылып өлгерәм. Йә инде, башында акылы булган бәндә шунда пычрак су түгәме, ишек төбенә чәчеп үрчетмәсәң дә, авылда чебен-черки җитәрлек. Шулай да, абый белән итагатьле генә исәнләшәм. Тик ул сәламемне алып вакланмый, миңа канәгатьсез караш ташлый да, кабат өйгә кереп китә. Бигүк айнык түгел, ахры.
- Кем син, танымыйм. Ник безнең бакча аша йөрисең син?
Бакчадагы хатын эземә басып артымнан кергән икән.
- Ә сез кем?
- Вәт, Ходай бәндәсе, мин түгел, син миңа килгән бит. Кемгә килгәнеңне беләсеңдер.
- Мин Кифая апаларга килдем.
- Шулай диң аны. Ату, син кем, имеш... Кифая апаңнар биш былтыр күчеп китте ләбаса. Инде без кайтканга өченче җәй.
- Киттеләр?! Кая?
- Наратка бугай.
- Ә әби? Ул кайда?
- Белмим. Монда бернинди карчык та юк иде.
Гүя башыма китереп сугалар: “Билгесез кабер әбинеке... Кабер өстенә таш куярга да кеше булмаган...” Мин, хәлсезләнеп, бакча рәшәткәсенә сөяләм. Кайдандыр бик ерактан ят тавышлар ишетелә:
- Рубис! Рубис дим! Су алып чык әле, моның төсе китте бит.
- Өйгә алып кереп яткырырга кирәк. Йөрәк чирле булмасын.
- Егыла инде, тот әле, Рубис! Вәт, җәфа!
***
Әни анда... Әти анда... Әби анда... Янгураз да анда... Улым да анда... Ә мин... Мин ник монда? Нигә яшәргә? Яшәүнең ни яме, ни мәгънәсе бар? Кем өчен, ни өчен яшәргә? Мин кемгә кирәк? Илнаргамы? Ул минем дөньяда барлыкны да онытандыр инде. Аның бит әнисе бар... Кифая аны үзе белән алып киткән.
Чынлап та, нигә яшәргә? Ләкин үлеп тә булмый бит...
Уйларыма чуалып, аңгыра карашым белән өй эчен айкап, ят урын-җирдә ятам.
Бу - минем туган нигезем. Бу - минем үскән йортым... Диварлар шул ук, идән-түшәм шул ук, тәрәзәләр дә шул ук. Җиһазлар, әйберләр генә башка. Һәм... ис башка. Йортларның да үз исе була икән. Бу йортта безнең ис калмаган... Хәтта өстемә япкан җәймә-мендәрдән дә, бөтен җирдән дә башка ис, ят ис килә. Хуҗалар мине түр бүлмәдәге диванга кертеп салдылар да, һушыма килү белән кулыма бер чынаяк су тоттырып янымнан китеп тә бардылар.
- Тәгәрә, хәл җый, - диде хуҗа апа. – Мин бакчага чыгам, көн бозылганчы бәрәңгемне кәтмәнләп бетерәсе бар.
Алар чыгып киткәч, мине уй басты. Баш тулы уй, авырлыгына чыдар әмәлләр юк, хет ярып бушат. Алар эзлекле түгел, гүя алмаш-тилмәш сикереп уйныйлар. Уйның әле берсе, әле икенчесе өскә чыга. Барысын да бишкуллап тотып төбе-тамыры белән йолкып алып, еракка болгап атасы, тизрәк шулардан котыласы килә. Ниемә кирәк шул хәтле уй?! Кайдан килә алар? Мин берни турында да уйларга теләмим ләбаса.
Әти нишләп үлде икән? Ул бит исәнлегенә зарланмый иде. Ни булды икән аңа?
Әгәр урамга чыксам, беренче очраган кеше миңа барысын сөйләп-аңлатып бирер иде. Тик мин әлегә беркемне дә очратырга теләмим. Мин куркам... Үз авылыма кайтып, кеше күзенә күренергә куркып качып ятам. Мин үземнең туган җиремдә качак хәлендә... Нигә алай? Чөнки беренче очраган кеше үк күземә туп-туры карап, йөземә бәреп сорау бирәчәк:
- Син кайда олагып йөрдең? Ник әтиеңне озатырга кайтмадың? Ник бернинди хәбәр бирмәдең? Ник якыннарыңны кайгыга салдың?
Мин бу сорауларга җавап бирергә әзер түгел. Гаебем артык зур. Мин бит хәтта әтинең хатын да җавапсыз калдырдым... Болай буласын белгән булсам...
“Авыл халкы киң күңелле, күп нәрсәне аңлый, кичерә. Бел, кызым, авыл халкы бурларны һәм ялкауларны гына яратмый”. Кайчандыр әни шулай дигән иде. Мин угры түгел, ялкау да түгел кебек... Әллә угрымы? Мин бит әтиемнең тынычлыгын урлаганмын. Аның үлеменә мин гаепле булсам? Ничек яшәргә? Бу гаеп, бу гөнаһлар белән ничек яшәргә?! Ай, башым, бичара башым, шартлый бит инде хәзер. Нишләргә? Әллә, караңгы төшү белән бер кемгә дә күренеп тормыйча авылдан чыгып качаргамы? Тегеннән кач, моннан кач... Мәңгелек качак булып гомер кичерергәме? Үз илендә урын тапмаган җан кайда сыя?!
Юк, болай ярамый. Бар кыюлыгымны җыеп, урамга, авылдашларым каршына чыгып басарга кирәк. Ничек теләсәләр, шулай гаепләсеннәр, нинди җәза бирсәләр дә риза. Ни югалтам, нәрсәдән куркам соң әле мин? Таш бәреп үтерсәләр, сөенер генә идем әле. Тик андый җәза юк шул, хәзер сүз белән генә үтерәләр. Тик бу котылу түгел. Сүз кайчакта үлемнән дә куркыныч. Җаның гына үлә, ә тәнең еллар буе үзенә урын тапмыйча, җир өстендә аптырап-каңгырап йөри. Ул тәндә баш та бар бит әле. Баш булган җирдә тынычлык була димени. Аны уй басса, акылдан язуың да бар.
Нидер эшләргә кирәк. Авылдашлар каршына басып, җавап тотар өчен бер-бер нәрсә уйлап чыгарырга кирәк.
Уйла, Наргизә, үзеңне акларлык берәр әкият уйлап чыгар.
Димәк, шулай... Син авылга кайтырга юлга чыгып бастың. Очраклы машинага утырдың. Аның Женя икәнен әйтү кирәкмәс. Бу оятсыз бәндә сине урманга алып керде, көчләмәкче булды. Сез бик озак тарткалаштыгыз. Шулай булдымы? Булды. Син егылдың, аңыңны югалттың. Шуннан иңде берни дә хәтерләмисең. Имеш, исеңә килгәч, кабат юлга чыккансың. Кемдер сине каядыр утыртып киткән, үзенең хатыны иткән. Син шунда яшәгәнсең. Аннары... Синең улың туган... Болар дөреслеккә якынмы? Якын. Аннары ул машинага тапталып үлгән ди... Улың чынлап та үлде бит, бусы да дөреслеккә туры килә. Бу хәсрәттән синдә шок булган. Шуннан соң, имеш, югалган хәтерең дә кайткан. Киноларда шулай күрсәтәләр ич... Аннары син кинәт барысын да исеңә төшергәнсең. Һәм шунда ук җыенып авылга кайткансың...
Менә шундый кечкенә генә, матур гына ялган. Минем башка чарам юк, алдашырга туры киләчәк. Ничек инде йөз ертып, әтигә, Кифаяга үпкәләп киттем, бер хәбәр бирмичә Кыргызтанда качып яттым, дип әйтмәк кирәк? Мине кем аңлар? Аңламас, чөнки әтинең дә, Кифаяның да минем алда бер гаебе юк.
Иһ, әти исән булса... Ул исән булсамы! Алдына тезләнеп, башымны җиргә бәрә-бәрә, гафу үтенер идем. Каеш белән тотып ярса да, телемне тешләп, каршы дәшмәс идем. Мин әтидән теләсә нинди җәзаны да алырга риза. Нигә китәргә ашыктың син, әтием, нигә кызыңны көтмәдең?! Мин сине сагынып кайттым бит! Ничекләр яшим хәзер сездән башка?!
Рәмзия Габделхакова
(дәвамын иртәгә укыгыз)