

Әмма дөнья тыныч түгел. Әле тегендә, әле монда - чуалышлар. Кемгәдер әрмән, кемгәдер үзбәк, кемгәдер төрек ошамый. Әле бу, әле теге тарафтан шомлы-шомлы хәбәрләр килә. Чәчләрең үрә торырлык хәлләр турында сөйлиләр. Куасайда үзбәк белән мөсхет төрекләре арасында зур гауга чыккан да, бер-берсен суеп йөриләр, имеш. Тавыш юктан гына башланып киткән ди югыйсә. Бер төрек егете базарда җиләк сатучы үзбәк кызына яман сүзләр әйтеп, җиләген җиргә әйләндереп каплаган. Моны күреп торган үзбәкләр кимсетелгән кызны яклап йодрык уйнатып алганнар. Мөсхет төрегенә дә үз теләктәшләре табылган. Кечкенә генә низаг зур гаугага әверелеп, чып-чын сугышка сәбәп булган. Очкыннан ялкын кабына диюләре шулдыр инде. Хәзер ниндидер үзбәк оешмасы халыкны төрекләргә каршы котыртып йөри икән. Мөсхет төрекләрен үз җирләреннән куа, йортларын яндыра башлаганнар. Алар бик елгыр, шома халык, күбесе сату-алу белән эш итә, тормышлары нык, җитеш. Бәлки шул байлыктан көнләшү дә бардыр. Ялгыш корбаннар булмасын өчен, үзбәкләр үзләренекенә яшел әләм тараткан. Түбәсендә шул әләм җилфердәгән йортка тимиләр икән... Талау-үтерештән куркып, төрекләр йортларын, бар мөлкәтләрен ташлап шәһәрдән кача ди... Кокандта да шул ук хәлләр. Ә Әндижанда бер төркем яшьләр әрмән белән яхүдләр яшәгән кварталны пыр туздырган... Наманганда берничә урыс солдатын үтереп ташлаганнар... Мондый куркыныч хәлләрдән соң Фирганә даласыннан төрекләр генә түгел, башка халыклар да качып китә башлаган. Аларның әзер квартир-йортларына үзбәк-кыргыз кереп утыра икән. Аптырап-гаҗәпләнеп сөйләделәр: шәһәр йортын гомерендә беренче тапкыр күргән бер авыл сантые дүртенче каттагы квартирында атын да үзе белән асрый икән...
Тирә-яктагы кала-салалардан көн саен диярлек шомлы хәбәрләр ишетелеп торса да, Майлысуда тыныч әле, тормыш бер көйгә дәвам итә. “Ник син минем кебек түгел?!” - дип, бер-берсенең бугазына ябышучы юк. Безнең күршегә Ош шәһәреннән бер татар гаиләсе күчеп кайтты. Элекке күршебез Зөлфия апа ире белән Кырымга киткән, ә йортын боларга калдырган икән. Румия – Зөлфия апага туган тиешле булып чыкты. Ул поликлиникага шәфкать туташы булып урнашкан. Яшь аралары шактый булса да, Фатыйма апа белән серләре килешкән. Менә шул Румия, безгә кергәч, Ошта булган коточкыч хәлләр турында сөйләп утырды. Бу турыда ни телевизордан күрсәтмәгәннәр, ни газетта язмаганнар. Румия сөйләгәннәрне, үзем дә белмим нигәдер, дәфтәремә язып куясы иттем:
- Быел җәй башында булды бу хәлләр. Мин эштә идем, бер хатынга операция ясарга әзерләнәбез. Шул чак урамда “гоу-гоу” дигән куркыныч тавышлар, кычкырышлар ишетелә башлады. Тәрәзәдән карасак, урам буйлап кара болыт булып, чалгы, көрәк-сәнәкләр күтәргән ирләр төркеме килә. Башта әле берни аңламадык. Аннары сөйләделәр, имеш, үзбәк белән кыргыз арасында җир өчен бик зур гауга чыккан. Үзбәкләр, бу безнең борынгы җир, монда гомер-гомергә безнең халык яшәгән дип, кыргызларга дәгъва белдергән икән. Тегеләр дә кызу халык бит, авыллардан барча ир-ат халкын җыйнап үзбәккә каршы күтәрелгәннәр. Менә шул ярсыган халык, кулларына ни эләксә, шуның белән коралланып шәһәргә бәреп керә дә, бер-берсен кыра башлый. Галәмәт бит, Фатыйма апа, карап торсаң, үзбәк ни дә, кыргыз ни, безгә барыбер кебек. Бер үк халык, бер үк дин, шаклар катырлык инде, ни кыланалар бит. Дөньяга сыймагандай бер-берсенә ябырылмасалар соң, аннан башка да җирдә хәсрәт җитәрлек ләбаса.
Ул көнне кечкенә улым өйдә берүзе калган иде. Квартирыбыз беренче катта. Улым тәрәзәдән бөтенесен күреп торган. Миңа шалтырата: “Әни, мин куркам, бүген мине үтерәләр,” - ди. Йөрәгем жу-у итеп китте, көне буе җаныма урын тапмый газапландым. Өйгә йөгереп кайтыр идем, тик, кая ул, җибәрмиләр. Җай чыккан саен: “Зинһар, беркая чыкма, өйдә генә утыр,” - дип улыма шалтырам. Безнең йортка таба килүче котырган халыкны күргән дә, куркуыннан урамга атылып чыккан бит балакаем... Улымны бер солдат күреп, үзе янына танк эченә алган. Рәхмәт яугыры, безнең солдатлар урамда буталып йөрүче байтак баланы коткарып калган шулай. Ләкин үлүчеләр дә шактый. Больницага яралыларны ташып кына тордылар. Чып-чын сугыш булды, атышлар төнгә кадәр барды әле. Фетнәчеләр тәмам акылдан язды. Имеш, шул кичтә, эштән кайтып баручы фабрика кызларын суыткычлы машиналарга төяп, туңдырып үтергәннәр дә, елгага ташлаганнар... Ул бичараларның ни гаебе бар инде?! Бу котырган халыкны көчкә бастырдылар. Армия катнашмаса, белмим, ни булып бетәр иде.
Тагы бер серне ачам инде сезгә. Бу кадәр галәмәтне гади халык оештырмаган, читтән котырту булырга тиеш. Төрле халык арасында юри ызгыш-талаш китереп чыгармакчы булалар, кемнәргәдер бу фетнәләр, сугыш кирәк. Больницага килеп эләккәннәрне яралардан гына түгел, наркотик сөременнән дә арындырдык бит. Чөнки кыргызларның барысы да диярлек наркотикка коенган, берни аңларлык хәлдә түгел иде. Аларга шул төнне наркотик кушылган аракы эчергәннәр, имеш. Әрҗә-әрҗә китереп торганнар, бушка булгач, рәхәтләнгәннәр шуны эчеп. Шуңа күрә акны карадан аермаслык булып ярсыган, шул кадәр яман кыланган да инде алар. Кыргызлар алай кансыз, агрессив халык түгел бит. Ничә ел шулар арасында яшәп бер начарлыкларын, кырын карашларын күргән булмады. Юмартлар, сабырлар, ярдәм итәргә генә торалар. Дөрес, бик горур, ирек ярата торган халык. Алла сакласын, Майлысуда шундый хәлләр була күрмәсен тагын. Ике-өч еллар элек, Ошта чакта ук сөйләгәннәр иде, ап-ак сакаллы бер бабай хәбәр таратып йөргән, имеш, СССР бетә дә илдә гражданнар сугышы башлана икән. Әзер торыгыз, дөньялар бик буталачак, ата - улны, ана - кызны белмәячәк, дигән. Күреп торабыз бит, ни генә кыланмыйлар, халык акылдан яза бугай. Ахырзаман җитә, имеш. Болай булса, җитәр дә шул... Китәргә кирәк моннан, Фатыйма апа, исән чакта китәргә кирәк.
- Кая китәргә соң, туганкаем?!
- Кая булсын - туган якка!
- Әй, сеңелем! Анда безне кем көтә? Безнең ише гади халыкка кайда да бер тары боткасы инде. Күрәчәгең булса, алдыңдагы ашка капланып та тончыгып үләсең, диләр.
- Мин куркам, Фатыйма апа. Эчем тулы шом хәзер. Улым өчен дер калтырап торам.
- Курыккач, ник монда күчеп килдегез соң, Румия? Бер кузгалгач, Рәсәйгә китәсе булган.
- Һаман яхшыга өметләнәсең бит, Фатыйма апа. Монда тынычтыр, үз йортыбызда иркенләп яшәрбез дип кызыгып кайткан булдык. Ни әйтсәң дә, Майлысуда урыс-татар күбрәк, укыган, культурный халык. Аннары Зөлфия апа да бик үгетләде, йортларын алучы булмады бит. Ташлап калдырырга жәл.
- Шулай диләр шул, алданрак кубучылар уңган, ди. Ә хәзер бәяләр айлап түгел, көнләп төшә, чөнки китүче күп. Әнә, Куасайда квартирларын келәм бәясенә калдырып киткәннәр. Шул хәлгә калмагаек, Алла сакласын! Малга карый җан кадерлерәк, дисәләр дә, малы юкның җаны да юк шул. Шыр ялангач калып булмый, гомер булса яшиселәр бар...
Фатыйма апа белән Румия шулай уфтанып-зарланышып шактый утырдылар. Мин аларга кушылмадым. Күрше хатыны күңелгә шом салып чыгып китте.
***
Ул төнне мин тынычлап йоклый алмадым, төне буе саташып чыктым. Әллә нинди буталчык, куркыныч төшләр кереп бетте. Имеш, Майлысу урамы буйлап барам икән. Каршыма сәнәк, чалгы күтәргән кап-кара киемле ирләр төркеме килә. Мин алардан куркып тауларга таба йөгерәм. тырыша-тырыша өскә үрмәлим. Шул чак карасам, таудан вак-вак ташлар, балчыклар коела. Мин куркып калам, хәзер инде ни төшеп, ни менеп өлгерә торган түгел. Зур ташларга сыенып басып торам. Әгәр бу гарасат туктамаса, котылу юк. Янгураз кебек җир астында тереләй күмелеп калганчы сикереп үлүең яхшырак дип уйлыйм да, таш кебек түбән атылам. Инде үлгәнмендер мөгаен, шул хәтле биектән сикереп кем исән калсын? Ләкин, ни гаҗәп мин исән, чөнки Янгураз күтәреп алган, бер сүз дәшми елмаеп карап тора. Аннары мине җиргә бастыра да, кулы белән еракта күренеп торган олы юлга төртеп күрсәтә. Ләкин минем Янгураз яныннан китәсем килми, аны кочакламакчы, күкрәгенә сыенмакчы булам. Тик Янгураз этеп җибәрә, күз ачып йомган арада каядыр китеп тә югала. Аның артыннан йөгерергә телим, аякларым тыңламый, бер адым атлый алмый, тораташ катып басып торам. Ниндидер билгесез юл, дала, имеш. Шул чак каршымда әллә кайдан әни белән әти пәйдә була. Әнинең өстендә кешелеккә кия торган яшел йон күлмәк, ә әти кыска җиңле ап-ак күлмәктән. Әни үлгән иде бит, ул нишләп монда йөри икән, дип гаҗәпләнеп уйлыйм мин. Әти бик моңсу гына миңа карап тора, бер сүз дәшми. Әни исә яныма ук килеп: “Кайт инде, кызым, өйгә кайт син,” - ди.
Шул чак уянып киттем. Йокым качты. Башны уй басты. Әни миңа, кайт, диде. Юкка гына төшемә кермәгәндер ул, юкка гына кисәтмәгәндер. Кайтырга кирәктер.
Кайту...
Ничек булыр ул? Уйларым ерак юлга чыга. Иксез-чиксез галәмне колачлап, җир шарын иңләп, меңләгән чакрымнарны мизгел эчендә үтеп, Шатлыгыма килеп туктала. Туган йортка юнәлгәнче иң әүвәл юл буендагы зиратка керә, әнием кабере каршына тезләнә:
- Исәнме, әни, мин кайттым...
Авылда хәзер кыштыр инде. Урамнарны ап-ак кар күмеп киткәндер. Бәлки менә хәзер дә ишеп-ишеп кар явадыр, буран котырадыр. Морҗалардан төтен чыгадыр... Безнең якларда кышлар бигрәк матур бит. Чү, мин дә сагынам түгелме соң? Сагынам икән шул... Һәм бу сагыш ташкыны күңелемә ап-ак карлар булып ишелеп төште.
Мин бит кышны, бураннарны яратам. Кар яуганда күккә төбәләм дә “оча башлыйм”. Чынлап шулай, кар агымына озак карап торсаң, җирдән аерылып күккә күтәреләсең сыман тоела. Шундый хыялый, күңелле-рәхәт халәт.
Авыл кышлары тыныч, кичләре озын. Безнекеләр барысы да өйдәдер. Әбием аркасын җылы мичкә терәп оекбаш бәйлидер. Ә әти телевизордан яңалыклар карап утырадыр. Кифая... Ул да бар бит әле бездә... Аны әти янына утыртмыйбыз. Ул өстенә алама халат, иске бишмәт, аягына кәлүш киеп сыер саварга чыгып китсен.... Дилбәре дә шунда, әнисе янында буталсын. Ә малайлар... Илнар алдына китап-дәфтәрен куеп тыныч кына дәрес әзерләп утыра. Әлбәттә, шулай, ул бит акыллы, тырыш малай. Ә тегесе, мин күрмәгән-белмәгәне... Анысын нишләтик икән? Кифая баласы матур да, тәртипле дә булырга тиеш түгел. Ул, юньсез, мөгаен, тавышланып, бөтенесенә комачаулап йөридер....
Шулайдыр, ә мин күңелем белән урам капканы ачып, ишегалдына үтәм, ишеккә кагылам. Тик ачмыйм. Никтер ача алмыйм. Нәрсәдер тоткарлый. Никтер эчкә үтәсе килми. Һәм мин кире борылып чыгып китәм...
Әй, саташу бу, төш белән өн арасында саташып йөрү.
Бу Румиясе тагы... Төнгә каршы кеше куркытып, йокы качырып йөрмәсә соң. Ә мин, җүләр, авыртмаган башка таяк алып, ни дип тыңлап утырдым инде аны? Күп белсәң, тиз картаерсың, дигәннәре шулдыр инде ул.
Мине монда ни генә тота хәзер? Югалтырлык ни-нәрсәм бар? Төенчегеңне җый да, яхшы чакта ычкын, Наргизә. Әни әйтте бит, кайт, диде. Димәк, кайтырга кирәк...
Майлысуны җирле халык баса. Аларга ни әйтәсең, үз илләре. Әлегә тыныч кына йөриләр дә... Әгәр алар да “Русские - в Рязань, татары - в Казань!” дип кычкыра башласа, сәнәк-чалгылар күтәреп урамга чыксалар?
Төне буе мине шундый ямьсез уйлар җәфалады. Төнен өметсезлек бәйрәм итә шул. Иртән торгач, уйларым яктырып китте, бөтен шик-шөбхәләр дә чүп кенә булып тоелды.
Кырым татарларын да, немецларны да, башкаларны да беркем кумады ләбаса. Барысы да үзләре теләп китте. Беркемгә кагылганнары, кимсеткәннәре юк. Майлысу халкы әлегә тыныч кына, матур гына яшәп ята... Бәлки юкка хафаланабыздыр, бу чуалыш-буталышлар вакытлыча гынадыр?
***
Мин аны ерактан ук танып алдым. Балалар белән һавага йөрергә чыккан идек, урам яклап рәшәткәгә сыенган таныш сын күземә чалынды. Күзләрен кысып безнең тарафка төбәлеп карап торучы кеше Сираҗетдин агай иде. Янына килеп исәнләштем тә:
- Әссәламегаләйкүм, Сираҗетдин әкә! Хәлләрегез ничек? Ситарадан хәбәр бармы? Кайда ул, кем белән? – дип бер-бер артлы сорау яудыра башладым. Барысы хакында да беләсе килә.
Тик җавап бирүче булмады. Сираҗетдин агай миңа сәерсенеп карап куйды да, бер сүз дәшми башын иеп китеп барды. Үзбәк картлары хатын-кыз белән санлашмый. Алайса, нигә килде икән соң ул бирегә? Ситараны юксыныпмы? Әллә үтеп барышлый, болай гына күз салганмы?
Артыннан йөгерәсем, бабайны юатасым килде, тик бу файдасыз эш иде, барыбер сөйләшмәячәк.
Икенче көнне ул тагын килде, тагын шулай рәшәткәгә сыенып басып торды. Әллә акылы зәгыйфьләндеме икән? Мескен бабай, картлык көнендә япа-ялгызы калды. Җанын кая куярга белмичә, ялгызлыктан аптырап-тилмереп йөрүедер инде. Мин Сираҗетдин агайга кызганып карап куйдым. Шул чак үз янына чакырып ул миңа кул изәде.
Койма аша сөйләшү җайсыз булганга, урам ягына чыктым. Сираҗетдин агай миңа ниндидер төргәк сузды. Бер сүз әйтмәде, сагышлы күзләре, ирен чите белән көчәнеп елмайды да, минем янда озын-озак тоткарланмый, аксый-туксый китеп тә барды. Кабаланып төргәкне ачтым, аннан берничә фоторәсем һәм алтын балдак килеп чыкты. Рәсемнәрнең барысында да Янгураз иде. Хатыны, кызы белән, үзе генә... Арада саргаеп беткән бик күптәнге сурәт тә бар, анда бәләкәй Янгураз әтисе белән бугай. Шул фоторәсемнәрне берничә көн кулдан төшермичә, истәлекләргә чумып, ямансулап йөрдем. Аннары: “Җитәр, кызый, болай ярамый, йә тагы чиргә сабышырсың,” - дип барысын да ераккарак җыеп куйдым...
Ә бер атнадан Сираҗетдин әкәнең үлеме хакында хәбәр җиткерделәр. Сагышыннан китеп баргандыр инде бичара. Аның минем янга килүе, Янгуразга бәйле бөтен истәлекләрне кулыма тапшырып калдыруы бик сәер иде. Күрәсең, Янгураз белән очрашуыбыз хакында ул сизгән-белгәндер. Бәлки Янгураз үзе үк сөйләгәндер. Бердәнбер энекәшеннән калган бар ядкарьне тикмәгә генә миңа тапшырмас бит.
Ә алтын балдакны уң кулымның атсыз бармагына киеп тә куйдым. Белмим, кемнеке булды икән ул? Янгуразныкымы, Тамараныкы, әллә Сираҗетдин әкәнекеме? Мөгаен, соңгысыдыр... Янгуразның балдагы юк иде сыман. Бәлки булгандыр да, минем янга килгәндә салып куйгандыр... Сираҗетдин агай бу балдакны нигә миңа бирде икән? Әллә, Янгуразны онытма, аңа тугры бул, дип әйтергә теләдеме? Хәзер инде мин моны берничек тә белә алмыйм...
***
Румия сөйләгән ак сакаллы картның сүзе дөрескә чыкты: хәзер СССР дигән ил юк. Без хәзер чит ил кешеләре булып калдык. Кыргызстан аерым дәүләт булды. Хәзер инде Россиягә кайтулары җиңел булмастыр. Гел елмаеп торучы, күп итеп тәмләп сөйләргә яратучы Горбачевны да урыныннан алганнар икән. Борчылма, хөрмәтле президент, тәхетеңә дә, үзеңә дә тимибез, дәүләтеңне генә тартып алабыз, дигәнәр… Дәүләте булмагач, нинди тәхет, нинди патша булсын ди инде?! Башын иеп китеп барган тамгалы патшабыз. Менә шундый хәлләр...
Серле таулар, чүл-далалар, сусыз күл-диңгезләр җирендә бөек күчеш чоры башланды. Инде урыслар да кузгалды... Ләкин йортларын сата алмый интегәләр икән, алучы юк ди. Кыргызларның башы түгәрәк, бик эре кыланалар: “Барыбер калдырып китәсез, сатып алганчы, бушка эләктерербез,” – дигәннәр, имеш.
Бөкресен торгызып төзегән йортын кемнең бушка калдырып китәсе килсен ди? Миңа юк икән, сиңа да булмасын дип, берәү кызган килеш куәтле бульдозер алып килгән дә, йортын җир белән тигезләп тә куйган. Бернәрсәсез чыгып киткәннәр Майлысудан. Алардан күреп, тагы берничә гаилә шулай иткән. Шуннан соң инде йортларны сатып алучылар да табыла башлаган...
- Китәргә кирәк... Безгә дә китәргә кирәк, - дип кабатлый Фатыйма апа. – Ичмасам, Ләбиб исән булса иде!
Әкрен генә җыенабыз... Тавык-куяннарны суеп ашап бетердек, мунча яккан саен өйдән кирәкмәс әйберләрне җыеп яндырабыз. Арзан бәягә булса да диван, кәнәфиләрне, телевизорны сатып җибәрдек. Әнәс паспортлар, документлар белән йөри. Анда кем ничек булдыра, шулай каера, бөтенесен майларга, акча төртергә кирәк ди. Чит илгә китәргә җыенабыз бит...
Румияләр дә китте, апасы янына, Кырымга. Алар йортында хәзер биш балалы кыргыз гаиләсе яши. Фатыйма апаларның йортын шуларның туганнары алмакчы була икән. Инде килеп карадылар, йортның эчен-тышын тикшерделәр, бәяләр дә килешенгән, бушатасы да китәсе генә.
Безнең бакчада элеккеләрдән Вера апа да, Динара гына калды бугай. Динараның ире кыргыз, теләсә дә, беркая китә алмый. Ә Вера, барыр җирем юк, үлсәм шунда гына үләм, ди. Майлысуда урыс, татар, үзбәк, кыргызлар гына калып бара бугай. Имеш, киләчәктә бакчада да, мәктәптә дә, эштә дә - һәркайда бары кыргызча гына сөйләшергә, укырга кирәк булачак. Таләп шундый: биредә яшәүче һәр кеше, нинди милләттән булуга карамастан, җирле халыкның телен, тарихын, мәдәниятын белергә тиеш! Белмисең икән, эшсез-урынсыз каласың. Замана шуңа бара. Без, татарлар, телләр охшаш булгач, әкрен генә сукалар идек анысы. Ә урысларның мәңге дә ни кыргызча, ни үзбәкчә өйрәнәсе-сөйләшәсе юк. Аларда тәккәбберлек баштан ашкан. Без – бөек милләт, дип саташып йөриләр.
Беркөнне бездә эшләүче кыргыз кызы Алтынай белән сөйләшеп кайттык.
- Китмәсеннәр иде урыслар. Татарлар да китмәсен иде. Аларны беркем кумый ич. Ник китәләр инде? – ди Алтынай.
Мин Клараның сүзләрен искә төшереп:
- Ватан дәшә! – дим.
- Син дә китәргә җыенасыңмы?
- Әйе.
- Кая?
- Үз Ватаныма - Татарстанга.
- Алдама, андый ил юк, - ди Алтынай. - Татарларның Ватаны – Монголия.
Аның сүзләреннән соң мин тетрәнеп китәм, барган җиремнән кинәт тукталып, ачу-үпкә белән Алтынайның күмер күзләренә төбәләм:
- Кем әйтте? Каян ишеттең бу әкиятне?
- Дәреслеккә шулай язылган ич. Монгол-татарлар урыс авылларын яндыралар, чиркәүләрне җимерәләр, кешеләрне суялар, дигән. Унөченче гасырда алар безнең җирләрне дә басып алган әле. Татарлар яман халык, варварлар, баскынчылар.
Минем чын-чынлап хәтерем кала, эчем-тышым ярсый, Алтынайның хаксыз сүзләренә карата йөрәгемдә дөрләп нәфрәт уты кабына: нишләп әле татарлар варвар булсын ди?! Әллә кайдагы монголларга безнең ни катнашыбыз бар? Ни сөйли бу Алтынай?! Тарих китабына чынлап та шулай язылган микәнни? Һич хәтерләмим. Шуңа күрә Алтынай белән бәхәсләшә дә алмыйм. Белмим мин тарихны. Мәктәптә җүнләп укытмадылар. Тарих, география, ботаника дәресләре бездә булмады да диярлек. Институт бетереп, шул фәннәрне укытырга дип җибәрелгән яшь кызларның кайсы кияүгә, кайсы декрет ялына, кайсы шәһәргә китеп бара да, бу дәресләр үзеннән-үзе хезмәт дәресенә әйләнеп куя иде. Көзләрен колхоз басуларында бәрәңге-чөгендер алабыз, язларын мәктәп бакчасында эшлибез, кышын кар көрибез. Инде бернинди дә эш булмаса, алар урынына башка фәннәр керә иде.
Училищеда тарихны укыттылар укытуын, тик анда инде мин үзем укып интекмәдем. Дилбегә буе шпаргалка ярдәмендә имтиһан тапшырып чыктым да, дәреслекләрне сөенә-сөенә китапханәгә илтеп тә аттым. Мине ул чакта үткәннәр түгел, киләчәк күбрәк кызыксындыра иде.
Алтынайның сүзләреннән соң күңелдә икеләнү туды: татарларның Ватаны чынлап та Монголия микәнни?! Юктыр ла, бер дә монголларга охшамаган ич без... Тарих китабын өр-яңадан укып чыгарга кирәк әле. Кеше үз халкының, иленең тарихын белергә тиеш! Әгәр надан булмасам, үз милләтемне яклап, Алтынай белән аяк терәп, бәхәсләшер идем. Наданлыгым аркасында телемне тешләргә туры килде. Ләкин сер бирәсе, кимсенеп каласы да килми:
- Безнең халык варвар түгел! – дим.
Әмма бу сүзләр генә аз иде, дәлилсез, көчсез иде. Бераз уйланып баргач, кыргыз кызы алдында мактанасым, горурланасым килеп:
- Беләсең килсә, безнең Муса Җәлил кебек батырларыбыз бар! Аны бөтен дөнья белә! Ул - герой-шагыйрь! – дип тә өстим.
Алтынай да җавапсыз калмый:
- Ә безнең Чыңгыз Айтматов бар! Аны да бөтен дөнья белә!
Шул мизгелдә үзем өчен мөһим бер ачыш ясыйм: илең, милләтең белән мактанасың, горурланасың килсә, иң беренче булып танылган, затлы шәхесләрнең исемен атыйсың икән. Хәтта аерым бер кеше дә үз милләтенең данын, абруен күтәрә ала! Иһ, шундый бөек шәхес булсаң икән ул...
- Без кунакчыл, киң күңелле халык, беркемне дә кумыйбыз, беркемгә дә тимибез, - дип кабатлый Алтынай.
- Аркашаны үтерделәр бит әле, - дим мин.
Теге чакта автобуста ду килеп кыргыз-үзбәкне хурлап кайткан Аркадий безнең бакчада эшләүче Камилә-Клаваның ире булып чыкты бит. Өч көн элек менә шул бәндәнең үле гәүдәсен тапканнар. Бу турыда бөтен бакча гөр итте.
- Аның үлемендә безнең ни катнашыбыз бар? Бәлки аны урыслар йә татарлар үтергәндер?
Алтынай хаклы, ул абзыйның үлеме сер булып калды. Аркадийның гәүдәсен Әндижан белән Ният арасында, юл буеннан табып алганнар. Нишләп йөргән ул анда? Әллә теленә салынып, теләсә ни лыгырдавыннан туеп, автобустан бәреп төшергәннәрме? Кем белә инде, кем тикшереп тора моны хәзер?
***
Китәләр, китәләр, китәләр...
Без дә китәбез...
Җизни белән хушлашырга дип бергәләп мөселман зиратына мендек. Биредәге зиратлар безнең яктагылардан аерыла, монда кабер өстенә агач-куак утырту гадәте юк. Бары язулы ташлар гына рәт-рәт тезелеп тора.
Җизнинең кабере әтисе-әнисенеке белән янәшә. Таштагы язуга карагач, исән чакта әйткән сүзләре искә төшә: “Яшәгән көннәрдән сызык кына кала...” Тагы бер илле-алтмыш елдан соң Ләбиб Хәбировның тормышы да, үлеме дә беркемне дә кызыксындырмас. Тормыш мәгънәсе хакында баш ватулар каберлектә башланадыр да әле. Бу хакта тирән китеп уйлыйсы килми, ләкин ачы булса да мәңгелек хакыйкать шул: һәр кешенең гомере балчык-туфрак өеме һәм ташка уелган “кечтеки генә” сызык белән тәмамлана... Җирдә бары хәтер кала. Ул да мәңгелек түгел.
- Әллә бер уч булса да туфрак алыйкмы? – Фатыйма апа сораулы карашын Әнәскә төби.
- Ниемә кирәк? Аның белән нишлисең? – ди Әнәс.
- Шундый йола бар.
- Әтинең гомер буе яшәгән җире шунда, әби-бабай шунда... Ул туфрак белән нишләмәкче буласың, әни?
- Без монда башка килә алмабыздыр, улым. Инде беркайчан да... Ичмасам, фотога төшерәсе иде. Ни дисәң дә, бөтен гомер шунда үткән. Сагынганда карар идек.
Әнәс моңсу гына җавап бирә:
- Мин төшердем, әни. Барысын да төшердем. Йортны да, каберләрне дә. Хәтта урамны да төшердем.
Фатыйма апа сөенеп Әнәснең аркасыннан кага:
- Рәхмәт, улым. - Аннары икебезгә дә карап:
- Сез кайта торыгыз, мин куып җитәрмен, - ди.
Гомер иткән ире белән икәүдән-икәү калып сөйләшәсе, аңа соңгы сүзләрен җиткерәсе киләдер инде. Мәңгегә аерылышалар бит.
Әкрен генә чыгу юлына юнәләбез.
- Китәсең килмидер, әйеме, Әнәс? – дим мин.
- Нишләргә соң?! Барыбер үзебезчә яшәтмәячәкләр. Китәсе килми дип кыргызга әйләнеп булмас инде. Балалар турында уйларга кирәк. Аларның үз илләре, үз Ватаннары булырга тиеш.
Аның бу сүзләре миңа бик сәер тоела. Әле өйләнмәгән дә Әнәс тумаган балалары турында кайгырта...
Кичен мин ялгызым гына Караташ ягына юнәләм. Бусы - кышлак каберлеге, чардугансыз, ташларсыз. Хәзер монда үле тынлык, әйтерсең, биредә беркайчан да тормыш әсәре булмаган. Җир астында күмелеп калганнарның исемен язып, туганнарына уртаклашу белдереп, берәр истәлек ташы куярга кирәк булгандыр бәлки? Тик бу хакта беркем дә уйламаган. Кышлак та юк, кешеләр дә... Хәтер дә юк...
Кышлакны ташкын күмеп киткәндә Янгураз белән Тамара кай тирәдә булды икән? Уртак каберләре кай тарафта?
Мин тезләнәм дә карашымны җиргә төбим:
- Хуш, Янгураз... Мин сине онытмам. Гомерем буе яратырмын, сагынырмын. Кичер мине, Янгураз, авыр минутларыңда яныңда була алмадым. Син өзелеп көткән газиз улыбызны саклый алмадым. Хуш, рәнҗеп калма миңа.
Ул мине ишетми. Ул җир астында... Ясин да укылмаган килеш тереләй күмелгән изге җан. Аның рухына багышлап дога укучы булдымы икән? Сираҗетдин агай укыгандыр, тик инде ул да юк. Ә мин бернинди дә дога белмим. Ни дияргә кирәк икән соң? Туфрагың җиңел, җаның тыныч булсын, дияргәме? Җаны тыныч булмас инде аның, туфрагы да җиңел була алмас...
Ә таулар тыныч. Үзләренең яман эшләрен кылганнар да, берни булмагандай битараф карашларын күккә төбәп эре генә яталар. Мин бу тауларны беркайчан да сагынмам, мин аларга үпкәләп-рәнҗеп китәм. Бу таулар сөеклемне, мәхәббәтемне, бәхетемне, киләчәгемне тартып алдылар...
- Хуш, Янгураз... Мин китәм.
Рәмзия Габделхакова
(дәвамын иртәгә укыгыз)