

- Ай-вай, алайса, күктә дә күңелсез түгелдер. Шул хәтле кызлар булгач! Фәрештәләр белән уйнап-шаярып яталардыр, әйеме?! Егетләр бармы икән соң анда? Фәрештәләр күктә булгач, шайтаннар җирдә йөри инде алайса. Белеп тор, җаным: мин шайтанның үзе булам. Шайтан мин, шайтан!
Янгураз йөзенә ямьсез кыяфәт чыгарып, мине тешләгән булып кылана. Аннары җитдиләнеп:
- Нәркисгөл, мин сиңа берни вәгъдә итә алмыйм бит, асылым. Тамараны кая куйыйм? Ул бит кызымның әнисе. Беренче мәхәббәтем. Кем уйлаган шулай булыр дип... Мин аны кызганам. Авыру кешене ничек ташлыйсың? Бу бит имансызлык була.
- Ә син аны ташлама, Янгураз. Бергә яшәрбез. Үзем карармын, тәрбияләрмен. Хатыныңны да, сине дә, Ситараны да карармын. Теге бабайны да. Синең белән булыр өчен мин барсына да риза. Мин сиңа бик яхшы, тугры хатын булырмын, Янгураз.
Ул миңа гаҗәпләнеп карый:
- Вай, уйлап-чынлап әйтәсеңме, җаным?
Җавап урынына аны үбеп алам. Янгураз кара төндәй күзләрен миңа туп-туры төбәп уйланып тора да:
- Нәркис, гүзәл гөлем, алып кайт миңа бер угыл! Иң зур хыялым - угыл атасы булу. Миңа ир бала кирәк! – ди.
- Алып кайтырмын, Янгураз. Тик син мине ташлама, яме.
Янгуразның йөзенә бәхетле елмаю куна, ул хисләнеп мине кабат кочагына ала...
Нинди ямьле алан бу! Нинди гүзәл, сихри кич! Безнең мәхәббәткә ят күзләр түгел, бары тик күктәге бихисап йолдызлар һәм күкләргә тоташкан бик таулар гына шаһит. Иксез-чиксез галәмдә без икәү, бары икәү генә!
***
Кайгы үзен яратмаганнарын белә, шуңа күрә ул әрсезләнеп шатлык итәгенә тагылып йөри. Кочак җәеп шатлыкны каршылыйм дисең, ә аның артынннан инде котсыз чырайлы хәсрәтнең мыскыллы елмаюы күренә...
Безнең капкадан да алар икесе бергә килеп керделәр, мин шатлык белән булышкан арада, хәсрәт шыпырт кына өй түренә узган...
Минем җизнәм үлде...
Ял көне иде. Һәрвакыттагыча мунча ягылды. Һәм һәрвакыттагыча беренче парга җизнәм китте. Киткәндә әйткән сүзләрен дә хәтерлим әле:
- Фатыйма, озаклама. Алмаш киемнәр алып килерсең.
Гап-гади сүзләр. Исән кешенең якты дөньяга әйтеп калдырган иң-иң соңгы сүзләре...
- Иркенләп чабын, мин киноны карап бетергәч кенә киләм әле, - дип кычкырып калды аның артыннан апа, аннары миңа дәште:
- Наргизә, кил, телевизор карыйбыз. Хәзер “Ал чәчәк” бшлана. Бала-чага сыман мин дә әкият карарга яратам бит.
Тузан сөртүемне ташлап Фатыйма апа янына килеп утырам. Тын да алмый икәүләп мультфильм карыйбыз. Настенька, тылсымлы балдагын киеп, кабат куркыныч карачкы яшәгән утрауга китеп баргач, Фатыйма апа миңа сиздермәскә тырышып, күзеннән тәгәрәгән яшь тамчыларын сөртеп ала. Шулай кисәк нечкәреп китүе өчен уңайсызланыпмы, аклангандай итенә:
- Менә шулай... шулай инде ул... Китәсең шул... Китми кая барасың.
Карачкы чибәр егеткә әйләнеп, гүзәл кыз белән кавышкач, ул бала-чагадай сөенеп кул чаба:
- И Ходайның рәхмәте!
Югыйсә ничә тапкыр күргән-караган әкияте инде, ахыры ни белән бетәсе дә әллә кайчан билгеле. Барыбер кызык, мавыктыргыч, яттан белсәң дә, йотылып карыйсың.
Фатыйма апа кисәк кенә урыныннан кузгала:
- Ай Алла, дөньямны оныттым тәмам! Барыйм тизрәк, Ләбиб көтәдер. Аркасын ышкырга кирәк.
Бу аның ваемсыз ирле чагының иң соңгы бәхетле мизгелләре иде.
Мунчадан ул картайган, суырылып төшкән тол карчык булып кайтты...
Җизнәйне озатырга әллә инде бөтен Майлысу килде. Урам тулы халык иде. Тик Ор каласындагы бердәнбер туганы - энесе генә килеп өлгерә алмады. Бигрәк ерак ара шул. Ташкенттан Рамиләләр кайтты. Моңа кадәр аның ирен күргәнем юк иде, танышуыбыз шунда булды. Рамилә елады да елады. Ә Фатыйма апа катып калган иде, ахры. Хәер, бик теләсә дә, рәхәтләнеп еларга вакыты булмагандыр, бар мәшәкать аның өстенә ишелеп төште бит. Әнәс миңгерәгән сарык шикелле арлы-бирле буталып йөрүдән узмады.
Җизнәйне җеназалар өчен махсус көйләнгән автобус белән алып киттеләр. Без машиналар артыннан җәяү генә бардык. Каберлеккә хатын-кызлар кермәде.
Икенче көнне җыештыру-юуу эшләре тәмамлангач, бергә җыелып, җизнине искә алып утырдык.
Рамилә күз яшьләрен сөртә-сөртә:
- Мин әтине күрми дә калдым, без кечкенә чакта ул йә эшкә киткән, йә төнге сменадан кайтып йоклаган була иде, - диде. – Аннары мин китеп бардым... Бигрәк әллә ничек булды.
- Безнең әти сөйләшми иде бит ул. Эчкәч кенә җыен юк-барны лыгырдап баш катыра иде. Шулай бит, әни?
Фатыйма апа карашын түбән иеп утыра. Күзләрен аяк очларына төбәгән килеш, авыр сулап баш чайкый:
- Мин гаепле... Әгәр янында булсам, ул үлмәс иде. Никләр кенә артыннан ук бармадым, коткарып кала идем мин аны!
Бәлки, чынлап та, шулайдыр, чак кына алдарак барса, коткарып калган да булыр иде... Тик җизнәй үлеп ятканда “Ал чәчәк”не карап утырдык шул... Миңа Фатыйма апа шундый кызганыч. Ул гомере буе җанына тынычлык, юату тапмаячак, үлгәнче шул үкенече белән яшәячәк.
Бу хакта ничә кат сөйләде инде, ләкин тагын кабатлый... Ул мунчага килеп кергәндә җизнәй идәндә тәгәрәп ята торган булган.
- Куллары әле җылы иде, ә аяклары боз кебек. Юынган, чабынган үзе. Ләбиб, дип кычкырам, кул-аякларын уам, йөрәгенә массаж да ясадым. Юк инде, юк... Соңга калдым. Аз гына иртәрәк барган булсам соң...
Рамилә дә инде ничәнче кат әнисен юата:
- Ярар инде, әни, газаплама үзеңне. Йөрәк белән шулай тиз китеп баралар, больницаның үзендә булып та үләләр әле.
- Тем более салган кешеләр, - дип энәсен кыстыра Әнәс.
- Әтиегез турында начар сүз әйтмәгез. Эчсә дә, гаиләне кайгыртты ул. Әти-әнисен дә карады. Ләбиб бик мәрхәмәтле иде.
- Үзең зарлана идең бит, эчә, фәлән-төгән...
Әй, бу Әнәсне, әгәр бер адәм рәтле сүз чыкса авызыннан! Шундый вакытта да кирегә сукалап утырмаса соң!
- Кызулык белән әйтелгәндер инде. Исән чакта җыен вак-төяк өчен бер-береңнең җанын кыйныйсың да, югалткач үкенергә кала.
Рамилә әнисен хуплый:
- Әти юмарт иде, акча алган көнне бездә бәйрәм була иде. Хәтерлисеңме, Әнәс?
- Мин тартып керәм әле. - Әнәс чыгып китә.
- Борчыла ул, эчтән яна. Сиздерми генә, - ди Фатыйм апа. – Ни сөйләгәнен үзе белми, кайгыдан айнымаган әле.
- Да-а... Бөтен забота Әнәскә төшәчәк хәзер. Әти булганда - как за каменной стеной. – Бу сүзләрне Рамиләнең ире Мансур әйтә. Ул шулай урысча кыстырып сөйләшә.
Алар икәү гаилә альбомын актарып утыралар. Рамилә әтисе исән чакларны, үткәннәрнең фотосурәтләрдә яшәп калган бәхетле мизгелләрен сагынып искә ала. Мин беләм инде, үз башымнан кичте, кеше мәңгелеккә китеп югалгач, хәтер төбеннән әллә нинди онытылган вакыйгалар калкып чыга да, бик мөһимгә әйләнә.
- Наргизә, Гөлзадә апа үлгәч, сиңа да шулай авыр булгандыр, ә без хәлеңне дә белмәдек. Кичер... гаепләмә, яме. Үз башыңа төшмичә аңламыйсың икән.
Шулай икән шул. Тик ул чакта моңа игътибар ителмәгән.
- Үтте инде... Вакыт әкрен генә дәвалый.
- Чынлапмы? Дәвалыймы? Гел-гел болай авыр булмыймы?
- Гел шулай булса, ничек яшәмәк кирәк?
- Ой, мин әнине югалтуны күз алдыма да китерә алмыйм, - ди Рамилә.
Ә кем күз алдына китерә дә, кем көтә ди ул кайгыны?!
Рамилә белән Мансур кабат альбом өстенә иеләләр:
- Кара, әти нинди яшь монда, шундый матур. Бу кайсы ел? 1959... Бу бит әни белән өйләнешкән еллары. Шулай бугай...
- Әйе, - дим мин. – Алар шул елны өйләнешкәннәр.
Рамилә миңа гаҗәпләнеп карый:
- Ә син каян беләсең?
Моңа кадәр бер сүз дәшми уйга батып утырган Фатыйма апа да сүзгә кушыла.
- Ләбиб белән уртак тел тапты ул, төннәр буе икәү серләшәләр иде. Ниләр сөйләде ул сиңа, Наргизә?
Мин яшереп куйган җирдән үземнең “роман”ны тартып чыгарам да, Фатыйма апага сузам. Ул аны кулында әйләндергәли, күзләрен кыса төшеп, йөзенә китерә. Аннары авыр сулап:
- Булмый, хәзер укырлык рәтем юк, - ди. - Күз ачыта.
- Бир, әни, үземә.
Рамилә кычкырып укый башлый. Менә инде соңгы юлларга да килеп җитте:- “Фатыйма, Әнәс, Рамилә! Сез - бу дөньяда минем иң газизләрем! Ул-бу була калса, рәнҗемәгез, бәхил булыгыз. Әнәс, әниеңне ташлама!”.
Фатыйма апа утырган урыныннан калкынып куя:
- Шулай дигәнме?
- Әйе, әни, үз кулы белән язган.
- И мескенкәм... Китәсен сизгән икән Ләбиб...
***
Тормыш белән үлем гел янәшә. Үлемнән башка тормыш юк, ләкин тормыштан башка үлем дә юк. Кеше шуны аңлап, шуңа күнеп яшәргә тиеш. Рамиләләр китеп баргач, өй тагы да бушап, ямансулап калды. Авыр. Әлегә бик авыр. Ләкин бу үтәчәк. Хәсрәт килгәч, кеше башын учлап бераз туктап хәл ала да, аннары кайгысына күнеп, аны үзе белән ияртеп, тагын алга атлый. Тормыш шулай дәвам итә.
Ләбиб абыйның вафатыннан соң Әнәс тә олыгаеп, җитдиләнеп китте кебек. Хәзер элеккечә җил куып йөрми, үзенә нинди дә булса шөгыль табып, гел йорт тирәсендә чуала.
- Ярый әле янымда син бар, туганым, - ди Фатыйма апа. – Син бар, Әнәс бар... Ялгызым ни кылыр идем.
Ләкин мин дә, Әнәс тә Ләбиб абыйны алыштыра алмый. Беркем дә беркемне алыштыра алмый. Яныңда ун кеше бөтерелеп йөрсә дә, ялгызлыктан тилмереп, күз яшенә буылып утыруың бар. Һәм киресенчә, яланда берьялгызың басып калып та, синнән дә бәхетле кеше булмаска мөмкин.
Миңа хәзерге вакытта беркем дә кирәкми. Эчем-тышым Янгураз белән тулы. Миңа ул җитә. Ул хәзер миндә. Мин... ул... без - бер тән, бер җан. Чөнки...
- Безнең балабыз булачак, Янгураз. Мин авырлы.
Янгураз дәртләнеп куя:
- Ман сани севаман, фариштам! Угылмы?
- Әлегә белмим... Ләкин ул синеке, синнән башка беркемем юк, Янгураз. Зинһар, оятка калдырма, алып кайт үзеңә.
- Угыл булса, алып кайтам.
- Ә кыз булса?
- Минем кызым бар, асаля.
Бу сүзләргә хәтерем калса да, никтер үпкәли алмыйм. Җаны теләгән елан ите ашаган, ди. Сихерләнгән сыман тартылам бит бу кешегә. Мине аннан аерса да үлем генә аерыр. Йөзе-кыяфәте, карашы-тавышы, күзләре-сүзләре – барысы-барысы җаныма бик якын, кадерле! Яраткан кешеңә ничек үпкәлисең ди?! Янгураз үзе дә ярата бугай. Килми калган көне юк. Төн уртасында булса да корыч айгыры белән очып килеп җитә. “Сагындым, шикәрем!” – дип кочагына ала. Берничә мәртәбә, Сираҗетдин әкә базарда, Ситара бакчада чагында, өенә дә алып кайтты. Алтын чәчле авыру хатында дөнья кайгысы юк, ашый-эчә дә, түшәмгә карап ята. Ә мин... Мин әле яшь, сәламәт, бөтен күзәнәгем наз-мәхәббәт сорый. Суга чумган кеше яңгырда чыланудан куркамы?
- Нәркис гөлем, син шикләнмә, мин сине дә, углымны да ташламам, - ди Янгураз. - Тик сине монда алып кайтасым килми. Никтер күңел тартмый. Берәр фатир табарга кирәк булыр. Кайгырма, гөлем, анысын үзем хәл итәрмен. Минем таныш мулла бар, качып кына никах укытырбыз, майли, җаным. Тамараны да, сине дә рәнҗетмәм, шулай ике арада йөрермен. Үпкәләмисеңме, асылым, син шуңа ризамы?
Риза булмый ни кыласың...
- Ә балага үз исемеңне, фамилияңне бирәсеңме, Янгураз?
- Ай-вай, асаля, рәнҗетәсең. Үз баламнан баш тартырга мин имансыз бәндә түгел лә. Угылымның атасы булырга тиеш.
Янгураз, шул көннәрдә үк сиңа фатир эзләп табам, күрешергә аулак, җайлы урыныбыз булыр, дигән иде. Тик мин Фатыйма апаны кайгылы көннәрендә ташлап китә алмадым. Бу эшне кичектерергә туры килде. Хәер, эш анда гына түгел, кайгы килгәнче үк күңелдә икеләнү, шикләнү дә бар иде.
Янгураз алган фатирга күчсәм, бөтен сер ачылачак бит. Өйләнгән кеше белән аулак ояда очрашып йөрүемне белсә, Фатыйма апа мине минуты-секунды белән чәйнәп өзәчәк, аның хәер-фатихасы турында хыялланасы да юк. Фатыйма апа хәтер саклап торучылардан түгел. Оршуы бер хәл, миңа ышанычы-хөрмәте бетәчәк. Юк, әлегә Янгураз турында ялгышып та ычкындырырга ярамый. Кырын эш кырык елдан соң да беленер, диләр дә... Кырык ел көтәсе юк, беленер инде ул, без капчыкта озак ята алмас. Ә әлегә... дәшмибез.
Урамда мотоцикл тавышы ишетелүгә шыпырт кына чыгып китәм, аяк очларны гына басып кайтып керәм. Миннән дә ыспай, тыйнак кыз дөньяда юктыр да кебек. Ләкин Фатыйма апа сорамый калмый:
- Кая киттең?
Җаваплар төрле була:
- Кинога. Дус кызга. Йөреп керәм әле.
Мине үгет-нәсихәт озатып кала:
- Озак йөрмә. Караңгыга калма. Сак бул.
Өлкәннәр барысы да бер төрле, өйрәтергә ярата. Һәркайсы яшьләргә акыл сатуны үзенең изге бурычы итеп саный. Гәрчә кырык тапкыр кабатланган ул акыллы сүзләрнең бер файдасы юк. Барыбер үзебезчә кыланачакбыз, әби әйтмешли, кеше акылы кешегә ярамый. Өйрәтүләре күбрәк үзләре өчен, әгәр бер-бер хәл була калса, акланып җаныңа кадалачаклар: “Әйттек бит! Кисәттек бит! Ник безне тыңламадың?!”
Хәер, һәр кешенең үз язмышы, үз ялгышы. Ялгышмый яшәүнең кызыгы да юктыр әле. Бик күңелсездер ул бу дөньда әулия булып яшәүләре. Ялгыша-хаталана акыл җыясыңдыр ул. Чынлап та шулайдыр, шома таудан ансат кына шуып төшәсең дә шундук онытасың бит. Ә шунда берәр түмгәккә бәрелеп борын канатсаң, анысы ныграк истә кала.
***
Янгуразның әнисе кырым татары булган икән. Сугышка кадәр алар оҗмахта – Кара диңгез буенда яшәгәннәр. Гөлбакча эчендә утырган үз йортлары булган. Сугыш башлангач, Әминә апаның әтисе фронтка китә дә шунда хәбәрсез югала.
1944 елның җәйге бер төнендә аларга хәрбиләр килеп керә... Өйләреннән куып чыгарып, ябулы машинага утырталар да, станциягә алып китәләр. Ул төнне бик күп халык кулга алына. Тик ни өчен - беркем белми-аңламый. Аларны мал вагоннарына төйиләр. Һәм төнге поезд, меңләгән бәхетсез язмышны салкын куенына алып, кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык иленә кузгала. Вагоннарда ифрат кысан, тынчу була. Ишекләрне көнгә бер генә тапкыр ачып, су бирәләр, анысы да кемгә эләгә, кемгә юк. Юлда тынчулыктан, сусаудан, йогышлы чирләрдән бик күп кеше кырыла. Мәетләрне туктаган бер җирдә ашык-пошык күмеп, ә кайчакта, күмәргә дә өлгермичә, ташлап кына да калдыралар. Әминәнең әнисе белән ике энесе дә билгесез җирләрдә ятып кала...
Әминәне башкалар белән бергә шыр ялангач далада төшереп калдыралар. Боларны озата барган хәрби: “Дөмекмәсәгез, яшәрсез!” - дип кычкыра. Дала уртасында бернәрсәсез басып калган халык су эзләп китә. Бер чишмә янына туктап казык кагалар: “Без шунда яшәрбез!” Туганнар берләшеп, бер-берсенә булышып, әкрен генә тернәкләнеп китә, җир казып җылы куыш ясыйлар, ир-атлар якын тирәдәге авыл-калаларда үзләренә эш таба.
Унөч яшьлек ятим кызга хәер теләнеп, соранып йөрүдән башка чара калмый. Шулай йөри торгач, Әминә Шымкент вокзалына килеп чыга... Сугыштан кайтып килүче бер үзбәк солдаты аны күреп ала да үзе белән ияртеп китә. Туган кышлагына кайтып җиткәч, күгәрчендәй арык, кечкенә кызны әти-әнисенә күрсәтеп, егет болай ди:
- Танышыгыз, сезнең киленегез, минем хатыным шул булыр!
Әминә белән Илморзаның бик озак балалары булмый. Туган берсе үлә тора. Бары Янгураз гына сау-сәламәт булып үсә. Ләкин әнисе аны күреп сөенә дә алмый кала... Баласына ул чынлап та үз җанын бирә...
- Мин әнинең нинди икәнен дә белмим, бер сурәте дә калмаган, - ди Янгураз. - Ул чакта рәсемгә төшүнең ни икәнен белгәнмени безнекеләр.
- Ә син кемгә охшаган?
- Икесенә дә бугай... Әти, күз-борының әниеңнеке, дия иде.
- Янгураз, ә синең хатының милләте буенча кем? Ул бит үзбәккә дә, кыргызга да охшамаган. – Белсәм дә, юри сорыйм.
- Охшамас шул. Ул бит марҗа, - ди Янгураз. - Мин дә әти кебек армиядән өйләнеп кайттым.
Роберт алдамаган икән.
Без Янгураз йортында, йомшак түшәкле киң караватта бер-беребезгә сыенып иркәләнешеп ятабыз. Шул ук түбә астында, икенче бүлмәдә генә сүнгән карашын түшәмгә төбәп, аның чирле хатыны ята... Янгураз берничә мәртәбә Тамарасының хәлен белеп килде, ашатып-эчертеп тә алды бугай.
Ә мин, бәхетемә сөенә-сөенә, оятсыз рәвештә аларның уртак ятагында ауныйм... Ай-яй, килешми, Наргизә... Яхшы кыз түгел син, Наргизә. Ләкин оят-намуслар белән исәпләшә башласаң, күпме шатлыктан мәхрүм калырга кирәк... Юк, миннән булмый, мин үз бәхетемнән ваз кичүче түгел. Янгуразым белән үткәргән һәр мизгел үтә дә кадерле, тансык миңа. Бар гаебем - ярату гына ләбаса. Ә мәхәббәттә гөнаһ юк диләр. Дәрте ташып торган сау-сәламәт ир дә гомер буе чирле хатын көйләп чиләнергә тиеш түгелдер. Аның да кешечә сөеп-сөелеп яшисе киләдер. Ә мин аңа бары шатлык кына бүләк итәм ич.
- Шулай бит, Янгураз?
- Нәрсә - шулаймы?
- Син минем белән бәхетлеме?
- Ничек бәхетле булмыйм ди, Нәркисгөл... Тау артыннан калыккан алтын кояшым бит син минем! Татлы балым син! Ялгыз бүре сыман яши торгач, тәмам кыргыйланып беткәнмен. Авыру хатын... сакау Сираҗетдин... Рәхәтләнеп сөйләшер кеше дә юк.
- Ә кем соң ул Сираҗетдин агай?
- Әтинең абыйсы. Сугыштан контузия алып кайткан да, тәки шулай өйләнмичә безнең белән яшәде. Миңа нык ярдәм итә ул. Бөтен хуҗалык аның өстендә.
- Алайса, сиңа хатын кирәкми дә...
- Сираҗетдин әкә миңа угыл алып кайтып бирә алмый бит, гөлем, - дип көлә Янгураз. Карынымда ир бала булуына шул кадәр ышана-өметләнә инде, җаныкаем. Үзем дә малай булуын бик телим, сөйгәнемне шатландырасым, шул бала белән Янгуразны үземә мәңгегә бәйлисем килә. Тик бу асыл ярны минем кебек үк сөендерергә, үзләренеке итәргә атлыгып торучылар тагы да юкмы икән соң?
- Янгураз, син... бер дә читтә йөрмәдеңмени? Башка хатыннар белән дим... очрашмадыңмы?
- Әүвәл аның кайгысы булмады, аннары шул тормышка күндем дә бугай. Үзең кул сузмасаң, сине дә күрми үтә идем.
- Ә Тамара сине ярата идеме? Минем кебек ярата идеме?
- Сөймәсә, ияреп килмәс иде.
Яраткандыр шул... Мондый егетне яратмау мөмкинмени?!
Мин Тамара турында күбрәк белергә телим, тик Янгуразның күңел яраларын кабат кузгатмас өчен дәшмим, сүзсез генә аның йомшак чәченнән, кытыршы яңакларыннан иркәлим. Минем аны, үзем өчен ифрат кадерле булган бу кешене, таулар кебек горур, дала җиледәй кырыс, таулар артындагы кояш сыман серле, ялкын йөрәкле газиземне бик тә, бик тә бәхетле итәсем килә...
Бәхетем шул! Янгуразым... Күңелемә нур сипкән, йөрәгемне җылыткан, тормышыма җан өргән якты кояшым! Сулышыннан исерәм, кулы түгел, җиле кагылса да, тәнемә ут каба. Мин аны яратам, башымны җуярдай булып яратам! Бар дөньяда гүя икәүдән икәү генә калганбыз. Гап-гади кешене шулай чамасыз ярату ярамыйдыр да бәлки. Ләкин мин шундый инде... Сөйгән бакасы артыннан сазлыкка кереп чумучы исәр гашыйк.
- Без үлгәнче бергә булырбыз, әйеме, Янгураз?
- Без үлгәнче бергә булырбыз, Нәркис гөлем!
***
Без палатада дүрт хатын ятабыз. Миннән башкалар үз теләкләре белән бала төшерүчеләр. Инде эшләрен бетереп чыктылар. Шуңа сөенә-сөенә баядан бирле ләтчит сатып яталар. Берсенең тавышы зеңгелдәп тора, колакны ярып керә, башымны эчке яктан үтмәс пәке белән кыралар кебек. Кайчан гына туктарлар? Тавыштан арыдым. Тавыштан гына түгел, тормыштан да арыдым бугай, күземне мәңгегә йомып, дөньясыннан ук югаласым килә...
Ә тегеләр ирләре, кайнаналары, тагы әллә кемнәре турында сөйләп бетереп, инде өр-яңадан беренче эзгә кайтып төштеләр:
- Уф, котылдык бит! Токсикоз белән җәфаланганнарымны белсәң, малакаем! Ризыкның өстенә дә карыйсы килми. Судан да костыра иде бит. Ике ай буе үлә яздым. Бу бала дигәнең туганчы ук җелекне суыра башлый түлке.
- Минем токсикоз булмады. Малай белән булган иде. Бу юлы юк.
- Бәлки бусы кыз булгандыр, табасың калган. Кызлар кирәк, алар бөтен эшеңне эшли. Минем кызга сигез генә яшь, савытларны да юа, идәнне дә ялт иттереп куя. Кызлар рәхәт, ә малайлардан файда юк. Алар урамнан кайтып керми.
- Ярар, соңгысы булмас әле. Кызны да алып кайтырбыз. Машина эшләп тора.
Көлешәләр.
- Әй, кызлар, ирләрнең үзләрен бер генә тапкыр булса да монда кертеп карыйсы иде. Нишләрләр иде икән?
- Нишләсеннәр, врачларны тибеп очырырлар иде. Алар авыртуга чыдамый бит, тешләре сызласа да, үлә-үкерә башлыйлар.
- Козлова бигрәк тупас инде. Кызганмыйча рәхәтләнеп тапый, мал суямыни?!
- Абортка килгән хатыннарны яратмый алар.
- Алар яратмый дип хәерче үрчетеп булмас инде.
Мин җан әрнүе белән иренемне тешлим. Салкын кулларымны бушап калган эчемә куям. Ул юк, Ул юк... Улым минем, газизем! Нәни Янгуразым...
Аны миңа күрсәттеләр... Шул Козлова дигән табиб булгандыр инде. Чынлап та хәтер саклап торучылардан түгел бугай. Тычкан баласыдай канлы кисәкне учларына салып миңа сузды да:
- Менә кара балаңны! Бөтен килеш килеп төште, - диде. - Дүрт саны да төгәл. Ундүрт-унбиш атналык ир бала.
Шул чактагы тетрәнүем... Үз кулларым белән кеше үтердеммени... Бер сүз әйтәлмичә сулкылдап елап җибәрдем. Тик врач апа кызганмый, юатмый, аның тавышы үтә кырыс:
- Сакларга кирәк иде! Шыңшыма, югыйсә кан китүе бар.
Китсен! Кан белән бергә тормыш китә, кайгы-хәсрәтләр, әрнү-газаплар китә... Үлем куркыныч түгел, ул мәңгелек тынычлык алып килә. Кайчандыр, кайдандыр укыган идем: кеше белән үлем беркайчан да очрашмый, без барында - ул юк, ул килгәндә – инде без юк... Бу фикер миңа бик ошаган, күңелне юаткан иде, чөнки мин ул вакытта үлемнән курка идем.
Төштән соң Фатыйма апа килде. Ул бу хәлләргә тәмам аптыраган. Ни әйтергә дә белми. Күземә карамаска тырышып, янымдагы тумбага алып килгән ризыкларны тезә:
- Менә бусы - чия компоты. Бик файдалы, канны яхшырта. Анар да алып килдем, гемоглабинны күтәрә. Кайнар килеш токмачны аша әле. Сиңа ашарга, ныгырга кирәк.
Ашарга, ныгырга... Нигә кирәк?! Озаграк газапланыр өченме?
Сизеп торам, әгәр бу хәлдә булмасам, Фатыйма апа мине эче бушанганчы рәхәтләнеп сүгәр иде. Әйтер сүзләре бәгыренә төелгән, көчкә тыелып тора. Аның сеңелесе ирсез бала тапмакчы булган! Бу бит - адәм хурлыгы. Кеше күзенә ничек карарсың, ни диярсең? Хәзер инде беркем дә Фатыйманың кадерле сеңелесен кияүгә сорап килмәячәк. Мәҗлесләрдә дә, элеккечә күкрәк киереп түгел, әби әйтмешли, артыннан тын алып, иренен тешләп мыштым гына утырачак. Кыз баланың ялгышы туганнары йөзенә дә күләгә төшерә шул...
Ике арада киеренкелек, сөйләшер сүз табып булмый. Югыйсә икебездә дә бер үк язмыш. Ул утыз ел яшәгән ирен, ә мин ярты ел очрашып йөргән сөйгәнемне - дөньяга туарга тиеш булып та тумый калган баламның әтисен югалттым.
Айлар, еллар арасында аерма зур кебек. Ләкин гомер минут-сәгатьләр, ай-еллар белән генә исәпләнми. Гомер бәхетле һәм бәхетсез мизгелләр белән исәпләнә. Бәхетле мизгелләр – кеше гомеренең алтын баганасы. Аларны тартып алсаң, гомер ишелеп төшә...
Уйларымны Фатыйма апаның гаепсенгән тавышы бүлә:
- Шулай булуы хәерледер дә әле, сеңлем. Ирсез бала тапканчы дим... Кеше белми калса, тагы да яхшырак буласы иде дә... Бар халык алдында бит... И, Алла...
Мин акланмыйм. Каршы да дәшмим. Арыдым мин.
- Фатыйма апа, йоклата торган укол када әле миңа.
Ул миңа кызганулы караш ташлый:
- Хәзер, кызларга әйтермен.
Ниһаять, бөтен тавышлар тына. Йокы дөньясында җан әрнүләре ял итә.
Рәмзия Габделхакова
(дәвамын иртәгә укыгыз)