

Өрсә өрер инде, Наргизә килде дип кенә чылбырын чәйнәп өзмәс әле, - карван алга бара! - кыюланып ишеккә уздым. Әнекәем, бу ни могҗиза, бүген күк капусы ачылган көнме әллә, ишек тә ачык! Әйтерсең, минем киләсене белеп, юлыма ак җәймә җәеп куйганнар: “Кил, рәхим ит, хөрмәтле михман!” Шатлык белән бергә күңелгә шик тә килеп керде, бәлки, Янгураз үзе дә өйдәдер? Бәлки, бабайдан, авыру хатыннан башка, өйдә тагын кемдер бардыр? Ни диярмен аларга? Һич булмаса, бакчадан Ситараның тормыш шартларын өйрәнергә җибәрделәр, нишләп шулай боек ул бала, ник бер дә көлми, сөенми, дип алдашкан булырмын инде...
Куркып кына ишек шакыйм. Дәшүче, каршыларга чыгучы юк. Эчкә үтәм, өй эчендә - үле тынлык. Озынча коридор буйлап аяк кереп батарлык йомшак келәмнәргә басып туп-туры залга килеп керәм. Биредә һава салкынча, рәхәт. Тәрәзәләргә куе яшел төстәге калын пәрдәләр эленгән, шуңа караңгырак та. Монда байлык җитәрлек. Җиһазлар яңа, бер як диварны биләп торган стенка затлы савыт-саба белән шыплап тулган. Контрабандистлар шулай яшидер инде. Шуңа җиде кат йозак астында бикләнеп яталардыр. Әмма да ләкин мин менә шул контрабандистны яратам, берни эшләр хәл юк...
Сак кына икенче бүлмә ишеген ачам. Җиһазларына караганда йокы бүлмәсенә охшаган. Ике кешелек иркен карават. Өстендә - комач кызыл атлас җәймә. Идәндә - кызыл чәчәкләр төшкән бик матур йомшак келәм. Карават янына киләм дә, суга чумгандай талпынып, бар буем белән йомшак урынга сузылып ятам. Гүя җылы мамык эченә кереп сеңәм, арган тәнем рәхәтлеккә чума. Менә шунда... Янгуразга сыенып... иркәләнәсе иде бер... Ах, оятсыз, кызый, ни уйлыйсың син?! Ярамый! Ярый, ярый... хыялланырга ярый. Аннан гына кемгә, ни зыян? Таш түгел ич мин, адәм баласы. Бу җан, бу тән үзе яраткан, үзе теләгән кадерле кешедән наз-сөю көтә ләбаса...
Шулчак колагыма әкрен генә ыңгырашкан тавыш ишетелә. Мин татлы уйларымнан мизгел эчендә айнып, сискәнеп сикереп торам. Аяк очларына басып, тавыш килгән якка китәм.
Бу бүлмә тегеләрдән кечерәк иде. Ләкин шулай ук җыйнак, матур. Бүлмәдә кием шкафы, тумба өстәл һәм бер карават тора. Аларны әле соңрак күрәм. Ә ишекне ачуга иң башта күземә ул чалына: урын өстендә яткан сөттәй ак йөзле, алтын чәчле хатын. Аның зәп-зәңгәр зур күзләре туп-туры миңа төбәлә. Тик бу караш буш. Аларда аз гына да аптырау галәмәте чагылмый, әйтерсең мин бирегә һәр көнне кереп йөрергә тиешле кеше. Хатын кулы белән өстәлдәге пыялага төртеп күрсәтә. Мин аның ни теләвен аңлап, йөгереп килеп сулы касәне сузам. Ләкин хатынның бармаклары тотмый икән, касә идәнгә тәгәри, суы түгелә. Ул кабат кулын суза. Мин касәне күтәреп кухняны эзләп китәм, су алып киләм. Хатын йотлыга-йотлыга эчә дә, бернинди уйсыз буш-битараф карашын кабат түшәмгә төби. Шул мизгелдә үк мин аның дөньясыннан югалам, гүя бөтенләй юк...
Әкияттәге патша кызларыдай гүзәл, япь-яшь хатын ни тере, ни үле булмыйча әрәм булып ята. Тере мәет ич бу! Бичара Янгураз, бичара Ситара!
Мин хатынның кулын учыма алам. Ул бармаклар сөт кебек ак, боз кебек салкын.
Бу йортта кайгы яши... Бу зур, бай йортта бары кайгы яши! Әнисез йортта шатлык та, бәхет тә була алмый. Әнисез йортның ни икәнен мин беләм. Мин беләм... Шул чак күзләремә чеметтереп ачы яшьләр тыгыла. Йөземне учым белән каплап үксеп елап җибәрәм. Мин беркайчан да Кифая кебек булмам, мин беркайчан да, беркемгә дә хыянәт ачылары, хәсрәт алып килмәм...
- Син нишлисең монда?
Ничек сизми калдым, адымнарын нишләп тоймадым, колак төбендә үк яңгыраган тавышка сискәнеп, башым күтәрсәм... бөтен ишекне биләп, бусагада Янгураз басып тора! Мотоцикл тавышы да ишетелмәде ләбаса. Димәк, ул кайдадыр йорт тирәсендә генә йөргән! Ә бәлки өйдә үк булгандыр, шыпырт кына мине күзәткәндер... Эләктем, оятка калдым... Хет тычканга әйләнеп идән ярыгына кереп кач. Елаудан шешенеп беткән күзләремне Янгуразга төбим. Акланырга сүз таба алмыйм. Кеше йортына карак сыман кача-поса рөхсәтсез килеп кергән дөньяда бер оятсыз, юньсез кыз мин...
Янгураз мине җилтерәтеп бүлмәдән алып чыга. Томан эчендә кебек, берни аңламыйм. Ул хәзер артыма тибеп, урамга атачак. Оят, оят... Әнекәем, нинди хурлык, нишләдем мин, нишләдем?!
Ләкин без йокы бүлмәсенә керәбез. Янгураз мине караватка таба этә. Комач кызыл җәймә өстенә авам... Тукта, ник... Юк... Янгураз... Нишлисең син?.. Ә мин нигә буйсынам? Бу бит хыял түгел, бу - өн... Каршылык күрсәтәсе урында, җылы дулкын иркенә эләккәндәй, Янгуразга сыенам, аның кайнар сулышы ялкынга төрә... Мин ихтыярсыз, тәнем гүя кош каурые. Акыл йоклый, зиһен чуалган, чынбарлык ярларын томан сарган... Дөньямны онытып иксез-чиксез наз диңгезенә күмеләм...
Ә аннары айну, бу хәлгә оялу-читенсенү...
- Ташлама мине, Янгураз... Зинһар, ташлама! – дип ялварам.
- Син бит.. кыз икәнсең... Ник әйтмәдең?
- Син сорамадың...
Үзем дә белмәдем, димәм ич инде...
Димәк, Женя миңа кагылырга өлгермәгән.
Икенче мизгелдә күңелдә әрнү-үкенү хисләре кузгала. Бик кадерле әйбер югалтудан соң туган бушлык салкыны җанымны өтә. Мин гөнаһсыз булганмын икән... Ә бит күпме борчылдым, яндым-көйдем. Оятка калудан куркып, авылга кайтмадым, чит җирләргә чыгып качтым... Үз кадеремне белми, кеше ире кочагына килеп кердем... Әй, Наргизә, шулмы инде синең гомердә бер генә була торган тылсымлы зөфаф кичең?! Хурлыкмы? Хурлык... Кәләшне өенә барып, бүләкләргә күмеп алып китәләр. Ә мин, җүләр, сөйгән егетем янына карак сыман кача-поса кереп, үзем куенына чумдым. Ах, артык очсызга чыгардым шул үземне. Чыланасы чыланган инде дип, һичнинди каршылык күрсәтми, назларын кабул иттем. Нинди зур үкенеч, никахсыз да, кадерсез дә кәләш булдым мин зөфаф кичемдә. Ләкин нишләмәк кирәк, буласы булган, тузасы тузган... Инде киләчәк турында уйларга кирәк.
Өметләнеп-ялварып сорыйм:
- Син мине ташламыйсыңмы, Янгураз?
Соравым җавапсыз калса да, яклау, терәк эзләп җиде ят кешегә - никахсыз киявемнең салкын куенына сыенам...
- Хәзер Сираҗетдин әкә кайта. Сиңа китәргә кирәк.
- Юк-юк! Минем синнән аерыласым килми.
- Иртәгә сөйләшербез. Әйдә, җыен, мин сине илтеп куям.
***
Янгураз, Янгураз, Янгураз...
Сулаган саен телемнән, авызымнан шул исем ургылып чыга, бичара йөрәккәем бу исемне кабатлый-кабатлый ыңгырашып-сыкрап тибә. Бергә булган минутлар искә төшсә, шуларны сагынудан күңелем тулып, тәмләп елыйсым килә. Миңа насыйп бәхетле мизгелләр нигә шулай аз икән соң, алары да шундый кыска, күз ачып йомганчы үтеп тә китә.
Ул мине алдаган гынадыр, ул башка килмәс-күренмәс тә инде... Ансат-җиңел табылганның кадере булмый, диләр...
Ләкин мин ялгыштым. Ялгышларның да күңеллесе була икән. Янгураз сүзендә торды! Икенче көнне кичен мотоциклы белән килеп тә җитте. Янына атыла-бәрелә чыктым да, тугры колы кебек каршына килеп тә бастым. Янгуразым! Менә бит син янәшәмдә, шундый якында гына. Күзләреңә төбәлеп, кулымны йөрәгеңә куеп: “Яратам! Яратам!” - дип пышылдыйсым килә. Син янымда булганда, бу дөньяда миннән бәхетле кеше юк. Тик нинди карар көтә соң бүген мине? Елатырмы бу кич, елмайтырмы? Утка атармы, бозлы суларга салырмы?
Мин Янгуразны кочып, арткы утыргычка утырам, асфальт юл буйлап Сарбия бистәсенә таба юнәләбез. Юнәләбез түгел, очабыз! Анда шундый матур алан бар. Ул аланда билдән кереп күмелерлек куе үлән, аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Без шул матурлык кочагына авабыз...
- Наргизә... Согиндим, шакарим!
Ул минем белән кызыксынган... Менә бит кайдандыр исемемне дә белгән... Бәлки Ситарадан белешкәндер. Сәер, никтер үземнән сорамады. Йә Аллам, нинди хурлык, ул бит теге көнне исемен дә белмәгән кызны кочты-назлады...
Ул көнне мин җаныма урын тапмый бәргәләндем. Төне буе йоклый алмадым. Аптырагач, башымны-йөрәгемне, җанымны изгән таштай авыр уйларны ияртеп бакчага чыгып утырдым. Ялгышым артык зур, үртәлүем чамасыз иде. Сөйгәнем белән кавышу шатлык кына түгел, үкенеч газабы да китерде. Киләчәгем билгесез, томан эчендә иде.
Йөрәк әрнүләрем йөземә чыккандыр күрәсең, иртән Фатыйма апа гаҗәпләнеп:
- Наргизә туганым, сиңа ни булды? Күзләрең сүнгән, чирләмисеңдер бит? –дип сорады.
Ни диим... Тагы алдашырга туры килде:
- Әйе шул, тешем бик каты сызлый. Шуңа йоклап та булмады...
Фатыйма апа шундук кулыма бер уч дару тоттырды... Мин аларны унитазга бәрдем. Теш сызлаудан дару күп, тик менә җан әрнүләрен бастыра торганы гына юк...
Әгәр Янгураз килмәсә, ни хәл итеп бетәр идем, үзем дә белмим. Бәхетемә, ул килде. Күңелдәге барча газап-икеләнүләр... - юк, күккә очты димим, - алар әлегә үз ояларына посты. Әлегә, бүгенгә... Җанымда кабат өмет кояшы балкыды: Янгураз мине ярата! Шулай уйлыйсы, шуңа ышанасы килде. Ул мине ташламас, юк, ташламас. Үзен өзелеп сөйгән, саф килеш куенына кергән кыз баланы ничек ташласын ди, йөрәге таш түгелдер. Без бергә булырбыз!
Шулай да сорыйм:
- Янгураз, син мине ташламыйсыңмы?
- Ташламам, беркайчан да ташламам, Нәркис!
- Ә нигә Нәркис? Минем исемем Наргизә.
- Ә мин сиңа Нәркис диярмен, ярыймы? Назлы гөлем бул!
- Янгураз, син миннән көлмисеңме? Гаепләмисеңме?
Ул көттереп кенә җавап бирә:
- Юк, көлмим. Син миңа ошадың. Тик яныңа килергә кыймадым. Ә кичә... түзмәдем... Кыз бала өеңә үзе килеп кергәч, карышмагач, кем баш тартсын?! Мин бит ир кеше!
- Димәк, гаеплисең...
- Гаеплим. Кыз балага алай ярамый. Кыз бала үзен сакларга тиеш. Үзеңне дә, мине дә гөнахлы иттең. Рәнҗемисеңме миңа?
Ничек рәнҗим... Рәнҗеп нишлим... Янгураз сүзләрендә хаклык бар. Аның мине гаепләргә хакы бар. Әбием бу хакта белсә, бер сүз белән җиргә сеңдерер иде: “Азгын!” – дияр иде ул. Ләкин үкенүдән файда юк... Намусыңны бер югалткач, булмый табып, кайтарып, күпме генә утырсаң да үткәннәрне актарып... – дип уфтанырга гына калды. Уфтанырга, ләкин өметләнергә. Һәм үз бәхетем өчен көрәшергә!
- Мин сине яратам, Янгураз!
- Сөям дияргә ашыкма, асылым. Син мине белмисең. Бәлки, мин бик яман бәндәдер?
Әйе шул, чынлап та... мин аның хакында бик аз беләм икән шул...
- Кем соң син, кем? – дип сорыйм.
Янгураз карашын күккә төбәп уйланып тора да, бик җитди итеп:
- Мин – җил, - ди.
- Җил?! Ул бит ышанычсыз! Ул бит мизгел саен үзгәреп тора... Бүген көньяктан, иртәгә төньяктан...
- Курыкма, җаным! Ышанычсыз түгел, үз эшен белә ул. Җил ирекле. Җилне бикләп тә, бәйләп тә куеп булмый! Ул беркемгә буйсынмый, сатылмый. Аның үз юлы. Шулай булгач, Җилдән дә ышанычлы көч юк! Аңлысыңмы шуны, асылым?
Мин үпкәләп иренемне турсайтам:
- Алайса ник... ник син Тамараны бикләп куйдың? Һәр кешенең ирекле буласы килә.
- Чөнки ул хатын-кыз! Ул иренә буйсынырга тиеш.
- Ир колы булыргамы? Юк, мин моңа риза түгел! Минем дә ирекле буласым килә! – дип үҗәтләнеп кабатлыйм мин.
Янгуразның ирененә мысыллы елмаю куна һәм ул ике уйларга урын калдырмыйча, кырыс сүзе белән мине җиргә сеңдерердәй булып:
- Син хатын-кыз!!! – ди.
Миңа ямансу булып китә. Күңелдә ризасызлык уяна, горурлыгым кимсенә:
- Ә син усал...
Янгураз горур елмая:
- Әйе, мин фәрештә түгел.
- Түгел шул. Фәрештәләр җирдә яшәми дә әле...
- Ә кайда яши соң?
- Күктә.
- Шулаймыни? Үзең күрдеңме?
Сизеп торам, Янгураз мине юри үрти.
- Нишлиләр соң алар анда? Күктә ни ямь, ни кызык бар? Бушлык ич анда, олау-олау ташлар гына очып йөри. Ә без шуларны йолдыз дип саташабыз.
Мин елмаям:
- Кит инде, әкият сөйләмә. Нишләп йолдыз таш булсын ди? Якты ич алар, балкыйлар. Беләсең килсә, йолдызлар - кояш кызлары алар.
Рәмзия Габделхакова.
Дәвамы бар.