

Янгураз миңа зәңгәр шлем суза. Үзе исә бу җәфа шлемны интегә-интегә кияргә маташуымны көлемсерәп күзәтә.
- Бир, үзем кигерәм. Сине көтсәң, таң атар. – Янгуразның кытыршы җылы бармаклары яңак-муенымны сыйпап уза. Мин исә шуңа бик риза булып, мәлҗерәп басып торам.
- Курыкмыйсыңмы?
Шундый егет янында да курыксаң!
- Юк.
- Алайса ныгытып тотын. Мин әкрен йөрергә яратмыйм.
“Ныгытып тотын”ны үземә кирәгенчә аңлап, Янгуразны кочып алам да, бөтен гәүдәм белән аңа сарылам. Аның җылысын, якынлыгын тоеп, йөземә ягылган йомшак чәченнән, шул чәчләрдән килгән болын исләренә башым әйләнеп китә. Бу - минем кеше, минеке! Шул мизгелне генә көтеп торганмы, күңелемә ташкын булып назлы хисләр ишелеп төшә, онытылып китеп Янгуразны иңеннән үбеп алам. Миңа шундый рәхәт. Дөньяда миннән бәхетле җан юк! Кызу баруның начар ягы шул, күз ачып йомган арада Майлысуга килеп тә җитәбез. Янгураз тормозга баса, миңа таба борылып:
- Кайда торасың? – дип сорый.
- Чияләр урамында...
Икенче мизгелдә без инде Фатыйма апалар турысында идек.
Әкият шуның белән тәмамланды. Бик кыска әкият булды ул, ахыры да кызык түгел. Янгураз мине төшерде дә, саубуллашып та тормыйча, үзе артыннан бары бөдрә-бөдрә зәңгәр төтеннәр калдырып, күздән дә югалды...
Әгәр өч айга бер тапкыр күрешеп, шул рәвешле генә сөйләшсәк, бу мәхәббәт бик озын гомерле булыр кебек.... Ай-һай... Чәчләрең агарып, тешләрең коелганчыга кадәр җитәчәк әле бу кайнар мәхәббәт... Мин үртәлүдән ачуымны кемгә бушатырга белмичә, йодрыкларым белән койманы төям: бернинди өмет юк һәм булмаячак та! Берни булмаячак...
***
Әнәс өйдә һәм исерек иде. Ул тәрәзәдән карап-күреп торган, ахры:
- Сине кем кайтарды? – дип сорады.
- Бер таныш инде шунда...
- Күзләрең бик матур, илтеп куйыйм дидеме? Үпкәләмә, сестренка, ну мин турыдан әйтәм, синең башыңа ми урынына салам тутырганнар бугай.
- Бөтенләй буш булмагач, ярар инде, саламы да начар түгел.
- Сине тотып... яхшы гына итеп бер... ярасы бар. Башыңдагы салам көрпәгә әйләнгәнче. Хуп?!
- Карале, ни дип миңа бәйләнәсең әле син?
- Бәйләнмим, акыл өйрәтәм. Ник Робертка кияүгә чыкмадың син, яман олан? Хәзер шуның үчен миннән ала. Каныкмаган көне юк.
- Алдашма, Роберт андый түгел.
- Ә син каян беләсең? Аның белән йоклап карадыңмы әллә?
Мин Әнәскә үтергеч караш ташлыйм:
- Тиле! Каян башыңа килде мондый уй?
- Каян да килергә мужыт, әлегә безнең казан варит. Дөресен әйт әле, сестренка, синең егетләр белән йоклаганың бармы?
- Юк!
- Майли, икебез дә фәрештә икән! Минем дә кызлар белән йоклаган юк бит, хатыннар белән генә... Ха-ха-ха.
Әй, бу Әнәс... ямьсез дә көлә инде. Сүзләре тагын... уф, чирканыч. Кемгә охшап шундый булгандыр?!
- Ритканың ире кайтты. Всё, оҗмах ишекләре ябылды, сестренка. Яңа түтәй табарга кирәк.
- Өйлән, эзләп йөрисе дә булмас.
- Ну да, хәзер, чапты ди! Өйләнмичә дә бик хуп... Аптырап йөргән юк әле.
Мин Әнәс каршына утырып чәй эчәргә керешәм. Моның томанлы карашы миңа төбәлгән. Исерек башына иләс-миләс уйлар оялап маташа бугай. Ул да җизни сыман, айнык чакта тел яшерә, аның каравы эчкәч туктата торган түгел. Тыңлаучы бармы-юкмы, рәхәтләнә күңел бушатып. Теле ачылган чакны файдаланып калырга кирәк әле.
- Әнәс, контрабандистлар нишли? – дип сорыйм.
- Тире җыеп күн эшли! Әллә син дә контрабандист булырга җыенасыңмы? Синнән башка да муеннан алар.
- Мин чынлап сорыйм.
- Алайса, мин дә чынлап әйтәм: һавадан акча сугалар.
- Кеше үтермиләрме?
- Деловой кешеләргә комачауларга апп-салутны я-ра-мый! – ди Әнәс, соңгы сүзенә басым ясап.
- Ә Роберт мине контрабандистлар белән куркытты...
Бусы шыр ялган инде, беркем куркытмады. Исәбем - бандитлар тирәсендә озын-озак чуалмып тормыйча, сөйләшүне җайлап кына Янгуразга күчерү, аның турында күбрәк белү. Әнәс гомере буе Майлысуда яшәгән кеше, бәлки кайчан да булса юллары Янгуразныкы белән кисешкәндер, аның хакында ни дә булса сөйли алыр. Сүз агымын ипләп кенә шул якка – Янгураз йөргән сукмакларга таба бормакчы булам. Ләкин Роберт исемен телгә алып ялгыштым, Әнәс күркә сыман кабарынып кабат минем “экс-кияүгә” ябышты:
- Үзе кем соң?! Монда барысы да – жулик! Роберт кына әүлия түгел. Акча ачык авызларны яратмый ул. Хочешь жить – умей вертеться! Вертись, но не мешай другому. Бу сиңа Рәсәй түгел. Анда һәр тиенең өчен җавап бирәсе. Каян алдың, кая куйдың? А какое твое дело?!
Әнәс кызды. Хәзер җизни кебек өстәл төя башлаячак. Башы кыекка китсә, теге чактагы кебек саташып, миңа бәйләнә башлавы бар. Аяк астында яткан ташка беренче тапкыр абыну сукырлык булса, икенчесе йөз процент ахмаклык инде. Үземне акыллылар рәтенә кертмәсәм дә, ахмаклар исәбендә йөрисе килми. Шуңа күрә тизрәк моннан шылу ягын карадым. Бер кичкә кер мичкә диләр, төннәр җылы, түзәрбез дип, мунчага кереп бикләндем.
Йокы качты. Фәлсәфәгә бирелеп, уйга батып утырыр өчен мунча менә дигән урын икән... Үткәннәр искә төште. Яхшысы да, яманы да... Әнине сагынып, үземне кызганып елап алдым. Ниләр күрми бу дөньяда ат башы да ир башы, дигән булалар. Ә кыз бала күргән-кичергәннәрне саный-исәпли башласаң?! Гомере буе куркып-сакланып, юлында очраган һәр ир-аттан шикләнеп яшәргә тиешмени ул?! Кыз бала булып тууыңа мең кат үкенерсең, валлаһи. Безне күкләргә чөеп мактаучылар, яклаучы-саклаучылар да - ирләр, харап итүчеләр дә ирләр... Кемнең ышанычлы дус, кемнең дошман икәнен чамалап бетерү өчен киек сизгерлеге, аксакаллар зирәклеге, тормыш тәҗрибәсе кирәк. Ә тәҗрибә туплаганчы күпме абынасы-сөртенәсе, хаталанасы бар... Кыз бала бер генә ялгыша, әмма дә ләкин бәрәгәйле ялгыша. Шул ялгышы аның гомер юлларына кара шәл булып иярә, аягына уралып, алга атларга комачаулый, кояш нурларын каплап, көннәрен төн итә. Кыз баланың намусы - кыл өстендә, кылдан төшсә - ил өстендә...
Ә мин үз хәлемне үзем дә белмим...
Начар уйларны баштан куып, бүгенге көнгә кайтып төштем. Ә бит бүген бәхетле мизгелләр булды! Тырыша-тырмаша торгач, өзелеп сагынган, тилмереп көткән кешемне күрдем. Күзләренә туры карадым. Чәчләренә кагылдым, иңнәренә сарылдым... Янгуразның тән, җан җылысын тойдым. Әгәр печтеки генә дә ошатмаса, ул юлыннан кире борылып, мине озатып йөрер идемени?! Юк, йөрмәс иде. Әнә бит башта ничек усал кыланды. Ә аннары кире борылып килде... Димәк, күңеленә кергәнмен. Ах, шулай дип өметләним әле. Шул нәни генә өмет тә күңелне җылытып, кытыклап тора бит. Бәлки, бәлки...
***
Берничә тапкыр урамда Робертны очраттым. Минем белән тыйнак-тыенкы гына исәнләшеп китә, сөйләшеп тормый. Яхшысынмыйдыр инде. Күктәге торнага өметләнеп, кулдагы песнәкне ычкындырдым бугай. Бар, тот, син хәзер ул Янгуразны! Минем кайгы ди анда. Бу күңелне әйтер идем инде, тапты бит кемгә ягылырга. Шаккатырсың, валлаһи! Хатыны күзенә генә карап торучы тугры ирләр дә булыр икән бу дөньяда! Безнең әти генә ул... Әй, искә дә төшерәсе килми хәтта.
Миңа бер сорау тынгы бирми, кызыксынуым баштан ашты. Шуны бик беләсем килә: мәхәббәт нурларына коенып, кадер-хөрмәткә тиенеп яшәүче Тамара атлы хатын нинди зат икән ул? Авыру килеш тә Янгуразны үзенә бәйләп тоткан шул бәхетле хатынга бер генә тапкыр булса да күз саласы, серләрен беләсе иде бит! Әкияттәге патша кызларыдай күз явын алырлык чибәрдер, сылудыр инде ул, шундый асыл егет ни җитте кыз өчен утка-суга кермәс.
Беркөнне түзмәдем, эштән соң туп-туры Караташга китеп бардым. Алда ни көткәнен, анда баргач ни кыласымны әле үзем дә аңламыйм-чамаламыйм, мәхәббәт томаны каплаган карашымны алга төбәп, ком-тузаннар туздырып җил-җил атлавымны гына беләм. Читтән караганда бик зур миссия үтәүче харап эшлекле кеше булып күренгәнмендер инде мин. Чынлыкта исә башта җилләр генә уйный.
Юлыма Янгураз килеп чыкса, ни диярмен икән? Тауга мумие җыярга менәм, аякларым сызлый, диярмен. Хы... Ышаныр да инде... Ату башка җирдә тау беткән ди. Майлысу янындагы тауның кай җире ошамый?
Мумие турында элек минем ишеткән дә юк иде. Бөтен чирләрдән дәва имеш ул. Көрән-кара төстәге сагыз кебек әйбер үзе. Аның ни икәнен төгәл генә беркем дә белми. Тауда яши торган ниндидер кош тизәге дип тә әйтәләр. Имеш, ул кош бик файдалы үләннәрне генә ашый да, шул үләннәр аның организмында эшкәртелеп, әзер дару булып чыга икән. Икенчеләре, юк, ул кош тизәге түгел, тау мае ди. Кояш астында озак ята торгач, ташлардан шундый май саркып чыга, имеш. Аллаһы Тәгалә тау халкына менә шундый могҗизаларын бүләк итә, дип сөйлиләр. Ничек булса да, мондагы халык бар чирдән мумие эчә, яраларга, сызлаган җирләргә дә шуны сылыйлар. Әллә ничә төрле чирдән дәва, имеш. Менә шундый могҗиза. Белмим, дөрестерме...
Шулай итеп, мин мумие җыярга барам. Соры комлы, вак ташлы сукмактан әкрен генә атлый торгач, Караташга барып җиттем. Кеше-кара гына очрамасын. Балчык йорт янында чүмәшеп утырган бер кап-кара карчык кулын маңгаена куеп миңа озак текәлеп торды. Бу әби дөньяда бик озак яшәгәнгә охшаган. Шул хәтле ябык, кипкән, кигән киемнәре өстендә капчык кебек эленеп тора. Әбидә дөнья дәрте калмаган иде, ахры, йомышын бетереп, киң балаклы ыштанын күтәрде дә, балчык куышына кереп китте.
Мин исә, әрсез бикә, күкрәк киереп Янгураз яшәгән йорт каршына килеп бастым. Шуннан ни? Утырган да шуган ди...
Керәсе иде бит бу йортка! Сары балчык белән сыланган таш ныгытманы аркылыга-буйга иснәнеп йөреп чыктым, тик мәче керерлек тә тишек тапмадым. Ахыр чиге, коймага сөялеп утырдым да уйга чумдым.
Сәер әле барысы да, бик сәер. Хатын саклыйм дип шундый бастион корып куймаса соң! Нигә шулай кешедән качып ятарга инде, йә?! Ашамаслар иде әле Тамарасын. Әнә бит башка йортлар уч төбендәге кебек. Кайсыларының капкасы да юк әле.
Эт өргән тавышка өйдән кемдер чыкты. Бик таныш адымнар. Бу Янгураз түгел, кәлүшләрен чыштыр-чыштыр сөйрәп бабай килә. Аның күзенә чалынмас өчен тауга таба элдерттем.
Их, кулда бинокль булса икән! Югарыдан йорт эче шәйләнә. Тик анда миңа кызык булырлык берни юк: бакча, мунча, сарайлар, эт оясы, кое... Ишегалды буш. Эт күләгәдә йоклап ята. Мотоцикл күренми. Янгураз өйдә юк, димәк. Кайда икән ул, ниләр майтарып йөри икән?
Ниһаять, ишегалдында җанлылык сизелде. Өйдән бабай чыгып әрле-бирле йөренә башлады. Коедан су алды. Бакчадан нидер өзеп кереп китте. Аннары кабат чыкты, сарайдан ишәкне ияртеп чыкты. Капканы ачты... Әһә, китте бу!
Эссе кояш астында утырып хәлдән тайган идем, елга суын учларыма алып бит-кулларны чылаттым да, үз көчемә, теләгемә ирешәсемә чын күңелдән ышанып, хыялымдагы Тылсым Сарайга таба юнәлдем. Койма аша сикерү турында сүз дә юк, бердәнбер юл - капка аша керү. Эт өрә тора, бүре йөри тора. Ниндидер могҗизага өметләнеп, кабат капкага килдем. Бикле капка-ишекләр мине гомергә ымсындырды инде. Юкка гына бикле түгел алар... Анда нидер ба-а-ар... Шул чакта нигәдер Али-Баба әкияте искә төште. Миңа кызык булып китте, капкага сөялдем дә, әкрен генә пышылдадым: Сим-Сим, ач ишекне...
Һәм... могҗиза булды! Могҗизаларга ышанырга кирәк! Сак кына кагылуга капка ачылды да китте! Соң, бу бит... Бу бит, Наргизә җанкисәгем, язмышның, тәкъдирнең, ахыр чиге хәтта Ходайның да синең яклы булып, киләчәгеңә юл күрсәтүе түгелме соң?! Әфсенле сүзләрнең биредә бер катнашы юк, әлбәттә. Онытыпмы, башка сәбәп беләнме (әллә инде минем киләсемне белепме...), бабай капканы бикләми калдырган иде. Олы кешенең хәтере тишек иләк белән бер, әле дә ярый баш муенда; кулда булса, аны да теләсә кайда онытып калдырыр идең, дип зарлана иде шул әбием. Тишек булуы бик яхшы. Карт кешегә ниемә соң ул хәтер, тапкырлау таблицасын өйрәнеп, шигырь ятлап утырасылары юк.
Кача-поса, каймак яларга ашкынган песи сыман шыпырт кына басып ихатага керүем булды, мине күрүенә ифрат сөенгән бозау хәтле этнең “ялкынлы, кайнар сәламнәре” яңгырый да башлады. Чылбырын өзәрдәй булып өрепме-өрә, өстемә ыргылыпмы-ыргыла. Эш юктан эш булды моңа. Шул хәтле рәхәтләнеп, киерелеп өрә, кыяфәте - харап эре. Тырышлыгымны күрүче бармы, мин бит сезне яклыйм, дигән кебек бик тәккәббер генә йорт ягына да карап-карап ала. Эт-эт шул инде, хуҗасына ярар өчен мәш килә.
Рәмзия Габделхакова
(дәвамын иртәгә укыгыз)