Шатлыгымнан бөтен эчем кытыкланып куя: бу - ул! Бездә Караташтан килеп йөрүче башка кыз юк. Димәк, Ситараның әтисе –Янгураз! Әнекәй генәм, нинди матур, ягымлы исем... үзе кебек... Бу яңгырап торган исемне телеңән төшермәссең, кабатлап туймассың! Ай, рәхмәт яугыры, Роберт, бу кадәр мәгълумат бирүең өчен кочып-үбәр идем үзеңне. И дөньяда бер игелекле кеше, сөйлә әле, тагын-тагын сөйлә әле шул егет турында. Мин сине көне буе, төне буе тыңлап утырырга риза! Сөйлә әле миңа күңел кошым, җан канатым - Янгуразым турында!
Хуш, бертөрле күңелсез тормыш! Исәнме, маҗаралар, серләр дөньясы!
***
Роберт мине ошаткан, кәләше итеп күрергә теләгән икән... Кире кагумны белгәч, бик хурланган-уңайсызланган, имеш. Ул уңайсызланган, ә Фатыйма апа да, башкалар да аптырады, мине гаепләделәр. Соң инде, җилкәсендә башы, башында акылы булган кыз шундый асыл егетне кулдан ычкындыра димени?! Кушыл да, иреңнең җылы, ышанычлы канаты астында мәче баласыдай иркәләнеп, рәхәтләнеп яшә! Әгәр Роберт белән аз гына иртәрәк очрашкан булсак һәм ул миңа рухланып-илһамланып Янгураз турында кызыклы хикәятен сөйләмәсә, бәлки кушылырга ризалашыр, инде җиң сызганып туй мәшакатьләренә дә керешкән булыр идем. Ләкин егетебез ялгышты, сүз юктан сүз булсын дип, болай да маҗаралар яратучы иләс-миләс кызга артыгын сөйләп ташлады. Орлыгы бик уңдырышлы җиргә килеп төште шул... Хәзер минем күңелдә гөнаһлы уйлар оя корып маташа: барыбер Янгуразны табачакмын, үземә каратачакмын! Нигә? Чөнки ошатам, яратам мин аны! Ул минем кешем! Тик үземә караткач нишләрмен, аның бит хатыны, кызы бар... Монысын әлегә үзем дә белмим. Ни телим мин? Белсәм икән... Тиле башта акыллы уй була димени?!
- Сиңа тагы кем кирәк? Яшең утызга җиткәнне көтәсеңме? – дип дулады Фатыйма апа.
Әллә инде тизрәк котыласы килә... Юктыр ла, миңа начарлык теләми ич ул. Нияте изге: кадерле сеңлесен ышанычлы, җылы кулга тапшырмакчы.
- Менә дигән егет, эчми-тартмый, акыллы, тәртипле... Үз квартиры бар, кайнана кубызына биисе түгел. Мондый кияүләр адым саен очрап тормый ул, туганым. Дәрәҗәле чагыңда урнашып калырга кирәк!
Мин куырылып китәм. Әлмәт юлы, Женя, больница - барысы берьюлы искә төшә. Дәрәҗәлеме икән соң?.. Минем хәлне кем белә? Чит кеше түгел, үзем дә белмим әле. Бу хакта уйлый башласам, йөрәгемә шом үрмәли, тәннәрем өшеп-чымырдап китә. Шуңа күрә үткәнемнең ул караңгы көннәрен вакыт пәрдәсе белән каплап, тизрәк онытасым килә.
...Сигезенче март бәйрәмендә Робертны өйләндердек. Туйга мине дә чакырганнар иде, бармадым. Фатыйма апа бик мактап сөйләде. Кәләше бик чибәр, яшь икән. Туганнары әйбәт кияү эләккәнгә бик сөенгәннәр, имеш, унсигезе дә тулмаган кызларын ир кочагына атканнар. Ярый, бәхетләре булсын...
Ә мин... Ә мин һаман үзем белән култыклашып, хыялымның төтен тауларын гизеп йөрим... Тик Янгураз атлы мәхәббәт кошым башка күренмәде. Өмет өзәлде, күңел басылды бугай, көтмим дә кебек үзен. Миңа насыйп яр түгелдер ул. Янында, чирле булса да, хатыны бар. Бәлки күзне йомып, Робертка чыгасы калгандыр. Мәңгелек мәхәббәт өмет итеп, әби әйткәндәй, телсездән җыр, динсездән дога көтеп йөри-йөри, гомерең буе карт кыз булып япа-ялгыз калуың да бар.
Беркөнне бер күңелсез хәл булды. Җизни белән апа Ташкентка никах мәҗлесенә киткәннәр иде. Без өйдә Әнәс белән генә калдык. Ул бик соң кайтты. Үзе лаякыл исерек. Инде йокларга яткан идем. Бервакыт дөбер-шатыр бүлмәгә бәреп кермәсенме бу. Кергән уңайга шәрран ярып боерды:
- Наргизә, ашарга бир! Тамак ачты, табын әзерлә!
Әнәсне кайгырту миңа йөкләнгән иде, шуңа күрә каршы дәшеп, телләшеп маташмадым. Урынымнан кузгалып өстемә халатны элмәкче идем, кай арада мәче кебек сикереп, Әнәс муеныма асылынды да мине кабат урынга екты. Ниятләре бер дә изгедән түгел, мышный-мышный:
- Үләм, телим бит, әй, бир инде! – дип бәйләнә башламасынмы...
- Әнәс! Җүләрләнмә! – дип үгетләп карыйм, ишетми дә. Хәмердән тәмам акылын җуйган. Көчкә кулыннан ычкынып, урамга йөгердем. Ишекне тышкы яктан бикләп куйдым да, салкыннан, куркудан дер калтырап, байтак басып тордым шунда. Шул хәтле хурландым. Бу мыскылны чит кешедән күрү җитмәгән, үз туганың да шулай рәнҗетсен әле. Нигә шулай кылана икән бу ир-ат халкы, аларга көч-куәт хатын-кызны буйсындыру өчен генә бирелмәгәндер ич?! Күз алдыма Янгураз килеп баса. Әгәр ул да шундый булса? Юк-юк, мәңге юк! Күңелем сизә: Янгураз андый түгел! Гомерен ут астына куеп, Тамарасын әсирлектән коткарган бит ул! Их, мин дә шул Тамара урынында булсам икән! Янгураз килеп коткарасы булса, әсирлеккә дә, әллә нинди әрнү-газапларга да түзәр идем!
Нәүмиз карашымны баш очымда балкыган якты йолдызларга текәп, күңелемнән генә аңа, әле ачылмаган гөлемә - хыялымдагы мәхәббәтемә эндәшәм:
- Янгураз! Янгуразым! Ишетәсеңме мине? Син кирәк миңа! Күңел кояшым, өмет йолдызым, таянычым, яклаучым бул! Йә Раббым, әгәр син булсаң, әгәр мине яратсаң, насыйп ит миңа Аны!
...Икенче көнне Әнәс күземә күтәрелеп карарга да оялды:
- Гафу ит. Эчкәч яман мин, акылым югала...
“Кыз балага хуҗа кирәк. Төшкән урынында таш булсын! Кыз балага хуҗа кирәк!”-
Иншар егетләре авылыбызның бер кызын атка утыртып урлап киткәч, әбием шулай дигән иде. Шул сүзләргә хәтер дә калган иде әле: ничек инде алай булсын, безгә хуҗа нигә кирәк ди? Кызлар эт яки мәче баласы түгел лә.
Менә яши торгач, тормыш үзе аңлатып бирде: теләсә кем кул сузмасын өчен кирәк икән ул хуҗа! Их, юкка гына Робертка чыкмадым. Зиһен йоклаган, акыл мәрткә киткән чак булды, күрәсең. Йә, нәрсә дип шул җиде-ят кеше, әле җитмәсә, гаиләле дә Янгураз белән саташтым да, шундый шәп кияүне кулдан ычкындырдым инде мин?! Робертка чыккан булсам, ирле хатын булып тәккәббер генә йөрер идем... Һәм беркем миңа бәйләнә алмас иде... Чөнки бу асыл кошның хуҗасы бар!
***
Вакыйга кабатланды. Ниһаять, мин теләгәнчә булды: көннәрдән бер көнне Ситараны алырга ишәкле бабай килмәде... Күңел өметләнеп-канатланып куйды: димәк, бүген Ул киләчәк! Ләкин мин өзелеп көткән кеше дә күренмәде. Теге чактагы кебек “нәни принцессам” белән тагын икәү утырып калдык. Тик бу юлы Вера түтәй бер кая китмәгән, бакча ишегалдын себереп йөри иде. Озакламый ул керәчәк һәм әйтәчәк: “Бар, Наргизә, син өеңә кайт. Ситараны үзем озатырмын, килүче булмаса, минем янда кунар”. Андый хәлләр булгалый. Кайчакта әтисе әнисенә, ә әнисе әтисенә ышанып, икесенең берсе дә килми кала. Йә икесе дә төнге сменада булып, баланы алырга килә алмыйлар. Ул чакта шалтыратып әйтәләр, шундый-шундый хәл, зинһар, бала бакчада гына кунсын.
Ләкин минем өйгә кайтасым килми. Минем аны күрәсем килә! Күңелем сизә: ул барыбер киләчәк, соңга калып булса да киләчәк!
Шулчак күңелгә бик шәп бер уй килә. Аллага шөкер, миндә үҗәтлек тә, тәвәккәллек-кыюлык та җитәрлек. Ятып калганчы - атып кал, ниятләдекме - эшлибез!
- Ситара! Әйдә, мин сине өеңә озатып куям?!
Кыз миңа аптырап, ышанмыйча карап тора.
- Курыкма, юлны беләм мин. Сезгә барганым бар. Әйдә, илтеп куям!
Ситара дәшми генә киенә башлый. Аның өенә кайтасы килә.
Капкадан чыгып барганда Вера түтәй кычкырып туктатты:
- Надя, сез кая болай?
- Менә... Ситараны өйләренә илтәм.
- Нигә? Йөрмә сана! Калсын, килеп алырлар әле. Килмәсәләр, минем янда кунар. Нигә интегеп йөрисең? Барыбер иртәгә кире китерәсе.
Ләкин мин барыбер үземнекен иттем, кызны җитәкләп, Караташка китеп бардым. Әнә инде ул күренеп тә тора... Озакламый барып та җитәрбез. Ләкин минем һич тә анда барып җитәсем килми. Шуңа юри әкрен атлыйм. Ә Ситара ашыга. Юл буе тәки бер сүз дәшмәде. Күпме сорау бирдем, ишетмәмешкә салыша кире беткән кызый. Шул кирелеге өчен яратам да бугай үзен. Гел кочаклыйсым, иркәлисем килеп тора. Әллә әтисенә күзем төшкәнгә шулаймы икән? Бигрәк бер-берсенә охшаганнар шул. Миңа Ситара белән янәшә атлау искиткеч рәхәт, нәни кулларыннан тотып, аның җылысын тоеп бару да күңелемә әйтеп бетергесез шатлык бирә.
Бу бит - Янгуразның кызы!
Бу баланың һәр күзәнәгендә Янгураз яши!
Бу бала - Янгураз орлыгыннан яралган җан!
Бу бала - мине Янгураз белән бәйләп торучы нәфис ефәк җеп!
Шул чак Кифая искә төште. Аның Илнарны үз итүенә ышана алмый аптыраган, әтигә ярар өчен юри кылана дип уйлый идем. Үги ана үги баласын яратсын ди, имеш... Әкият дияр идең, әкияттә дә булмый торган хәл ич бу! Әкияттә бәлки булмыйдыр да, ә менә тормышта була икән! Әтисен яратсаң, баласын да якын итәсең икән. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә... Үз башыма төшкәч, мин дә Кифаяның хәлен аңлый башладым бугай.
Янгураз мине сөйсәме?! Ситараны иркәләп кенә торыр, кочагымнан төшермәс идем. Хәер, болай да кимен куймыйм әле, бөтен игътибарым шул балада хәзер. Мине яратсын, ияләшсен, әтисенә мактап сөйләсен өчен җан тырмашам. Кыскасы, Янгураз минем дөньяда бер асыл зат икәнемне белсен. Һәм яратсын. Яратсын иде ул мине!
Ашыксаң-ашыкмасаң да, теләсәң-теләмәсәң дә, алга атлый торгач, кышлак якыная... Якыная шул... Бераздан Янгуразның йортына да килеп җитәрбез. Капка кыңгыравына баскач, бабай чыгар, дәшми генә оныгын алып кереп китәр. Ә мине кунакка чакырмас, капка төбендә берьялгызым моңаеп басып калырмын... Шуның өчен өстерәлеп килдемме мин бу кышлакка?
Чү, артта мотоцикл тавышы ишетелә түгелме? Минем йөрәк дерт итеп китә. Якыная, якыная... Ситара каерылып артка борылып карый. Аннары кулымнан тарта:
- Әтием...
Шул мизгелдә юлыбызны бүлеп, ком-тузан болытлары куптарып каршыбызда “Ява” мотоциклы пәйда була. Баһадир ир ачу белән миңа төбәлә:
- Кая алып барасың минем кызны?
Тавышы таулардагы кайтаваз кебек күкрәк төбеннән гөрелдәп-яңгырап чыга. Бик таләпчән горур тавыш.
Мин аның күмер күзләренә туп-туры карап, булдыра алганча тыныч һәм коры итеп җавап бирәм:
- Кая булсын, өегезгә. Баланы вакытында алырга кирәк!
- Син кем?
Минем күңел үртәлеп куя: ул мине бөтенләй хәтерләми... Димәк, теге чакта күрмәгән дә, исендә дә калдырмаган. Мин аның өчен нуль… Ләкин сорауга бик җитди итеп җавап бирәм:
- Ситараның тәрбиячесе.
- Алайса, колагыңа киртлә: син бары тик бакчаңда гына минем кызның тәрбиячесе була аласың, хуп?! Урамда да, өемдә дә түгел. Минем баланы биш чакрым җәяү интектереп йөртергә бер хакың юк! Мин аны үзем килеп ала идем. Ситараның әтисе бар!
Гаскәр башлыгы сыман харап тәккәббер, кырыс сөйләшә бу, авызыннан сүзләр түгел, ядрә коеламыни! Маңгайга тимәсә дә, күңелгә тия. Күр әле ни кылана, кызлар белә кем шулай сөйләшә инде?! Түзсәң - түз, түзмәсәң - чыда... Юньсез бандит! Мин кырт борылам да китә башлыйм.
- Әй, тукта. Мин сине илтеп куям. Көт шунда гына.
Үпкәм шундук җилгә оча. Көтәрмен дә шул! Әнекәем, нинди егет! Күзләре ут чәчеп тора. Карашыннан дөрләп янарсың, эреп юкка чыгарсың, валлаһи. Бер-бер сихере бардыр моның, югыйсә шулай саташып йөрер идеммени?! Жәл, шундый чибәр егетне марҗа эләктергән... Ә безгә, Наргизәкәй, ут йота-йота, читтән генә кызыгып, газапланып йөрергә калыр инде... Шулчак Римманың такмагы искә төште: “Уф, йөрәгем су бирегез, янып үләм бит инде!” Авыз суларын корытып егете турында сөйләгәндә, әллә ничә тапкыр шулай дип кабатлаган иде. Хәле хәл булган икән шул, мәхәббәтең өметсез, җавапсыз булса, бозлы су да коткармас, янып үлми чараң юк...
Чибәр егетем Ситараны өенә кайтарып, тиз арада әйләнеп тә килде. “Генералым”ны күндәм адъютанты сыман аягүрә басып, үземчә бик сөйкемле елмаеп каршыладым. Чем кара күзләренә туп-туры төбәлеп, гәрчә моның шулай икәненә бер тамчы шигем булмаса да:
- Сез Янгуразмы? – дип сораган булдым.
- Сиңа барыбер түгелмени?
Юк, шул, асыл егеткәем, миңа һич тә барыбер түгел. Илаһи амин, бу исем гомеремнең киләчәк юлларында да минем исем белән бергә үрелеп барсын. Янгураз һәм Наргизә! Шәп яңгырый бит!