

Мин коелып төштем. Ләкин дәшми калырга ярамый, бер-бер чара күрергә кирәк иде. Гаепле башымны иеп мөдиребез янына киттем. Ярый әле, Эльза Фридриховна күтәрелеп бәрелмәде, сабыр гына тыңлады, аннары шкафтан ниндидер папка алып, шуны актарырга кереште.
- Аның әтисе дә, әнисе дә бар, исән. Торган урыннары – Караташ кышлагы. Моннан өч-дүрт чакрым тирәсе. Баланы чит кеше килеп алмас. Ситара аны таныган бит. Бәлки бабасы авырып киткәндер. Сез тыныч кына эшләгез, бу мәсьәләне мин үзем ачыклармын.
Эш вакытым тәмамланып кайтырга җыенганда Эльза Фридриховна кабат үзенә дәшеп алды:
- Наргиза Мидхатовна, Бахтияровлардан бер хәбәр дә булмады бит. Әллә өйләренә барып, баланың килмәү сәбәбен ачыклап кайтасызмы?
Белеп торам, мөдирнең миннән киңәш соравы түгел, бу инде аның боерык бирүе. Ул гел шулай, киңәш-табыш иткәндәй ипләп кенә, йомшак кына сөйләп, эшне оештыра, кешене тыңлата белә. Аның үтенеченә берничек тә каршы килә алмый идем, әлбәттә. Чөнки гаебем бар, Ситараны гомер күрмәгән ир-атка үз кулым белән мин тапшырдым. Ләкин дүрт-биш чакрым ераклыктагы кышлакка, бер белмәгән җиргә ялгызым ничек барыйм?!
- Җәяү түгел, Наташаның ире белән барырсыз, - диде Эльза Фридриховна.
Наташа - безнең медсестра. Аның ире больница машинасын йөртә, азык-төлек, дару ташый. Кирәк булганда, җае чыкканда безгә дә ярдәмнән баш тартмый.
Шулай итеп, Валерий белән кышлакка юнәлдек. Ул юл буе сукранып барды:
- Мондагы халык шәһәргә күчеп бетте инде. Җыен карт-коры җан асрап яткан була. Ни кибетләре, ни мәктәпләре юк. Юлы юл түгел. Авыл дисәң хәтере калыр, елки-палки.
Поезда барганда ук күзәтеп килгән идем: Азиядәге кышлаклар безнең як авылларына охшамаган, йортлар тәртипсез рәвештә сибелеп-таралып утыра, урам дигән нәрсә юк. Һәрхәлдә миндә шундый фикер калды.
Караташ ике тау арасындагы үзәнлектә урнашкан. Без барганда, әллә намаз вакыты туры килдеме, анда үле тынлык иде. Урамында бер адәм заты юк күренмәде. Ситара яшәгән йорт кайсы икән? Кемнән сорарга?
Бәхетебезгә, су буеннан керләр күтәреп кайтып килүче бер яшь хатын очрады. Оялган-кыенсынган сыман карашын түбән иеп тыңлады, авызыннан бер кәлимә сүз чыкмады, безгә кирәкле йортны кулы белән генә төртеп күрсәтте.
Бәхтияровларның йорты башкаларныкыннан нык аерылып тора иде. Бердән, ул юлдан читтә, елганың теге ягында, тау итәгендә үк урнашкан. Икенчедән, башка йортлар сыман җилдә җилфердәп утырмый, биек дивар-койма белән уратып алынган. Өченчедән, балчыктан түгел, кызыл кирпечтән төзелгән, заманча матур, мәһабәт йорт. Һәм бу йортка тиз генә керәм дип хыялланма, аны тимер капка һәм усал эт саклый. Капкага зур иттереп: “Сак булыгыз, овчарка!” дип зур иттереп язып куелган.
Башта капканы шакып маташкан булдым, почта әрҗәсе янындагы кыңгырау төймәсенә аннары гына күз төште. Харап икән болар, шәһәрчә яшиләр. Төймәгә баскач та тавыш-фәлән ишетелмәде, үле тынлык. Ишеттеләрме мине, чыгучы булырмы? Эчтә ниләр барлыгы күренми, үләм дисәң дә, ни коймада, ни капкада күзәтер өчен бармак сыярлык та ярык юк. Ничек шулай ясап бетергәннәр диген.
Ниһаять, ишек ачылган тавыш ишетелде, кемдер авыр гына атлап, кәлүшләрен өстерәп капкага якынлашты. Менә капка өч бармак киңлегендә генә ачылды, анда бик таныш йөз, чал сакал күренде:
- Нәмә кирәк?
Капканың ябылуыннан, бабайның югалуыннан куркып, ашыга-ашыга тезеп киттем:
- Мин балалар бакчасыннан. Кызыгызның тәрбиячесе. Ситара ник килмәде? Без сәбәбен белергә тиеш! Ул авырыймы? Ни булды?
- Ситара иртәгә бакчага барачак, - диде бабай һәм капканы шапылдатып ябып та куйды.
Өстемнән гүя тау төште: “Ситара исән, югалмаган! Минем гаебем юк! Ур-ра!!!”
Чынлап та, икенче көнне мин эшкә килгәндә, Ситара бер почмакка чүмәшеп, мышный-мышный йомшак куяннар белән уйнап утыра иде. Йөзендә дә, үз-үзен тотышында да андый-мондый үзгәреш сизелмәде. Ни шатлану, ни кайгыру юк. Тып-тыныч таш йөз. Аны, һәрвакыттагыча, ишәккә утыртып бабасы алып килгән...
***
Миңа нидер булды. Кичләрен үземне кая куярга белмим. Аптырагач, бакчага чыгып утырам да, тауларны күзәтәм. Таулар биек... Таулар тыныч. Алар янында кеше шундый бәләкәй. Таулар безне көлемсерәп һәм кызганып күзәтәдер кебек. Адәм балалары ярыша-ярыша үрләр яулый, тау башына менеп исемнәрен язып калдыра. Ләкин мәгърур тауларга барыбер. Гасырлар буе күкләргә төбәлеп серләшеп яталар, кояшны каршылыйлар, озаталар...
Тауларга берни кирәкми.
Ә миңа ни җитми?! Кая ашкына, нигә шулай гасабилана бу хыялый күңел?! Нигә шулкадәр өзгәләнеп-зарыгып көтәм соң мин аны?! Кем ул миңа, ни хакым бар шулай көтәргә? Өмет бирүче булдымы?
Мин икенче сменада эшләргә ярата башладым. Бигрәк тә кичләрен күңелемә ниндидер бер билгесез ашкыну кереп оялый. Үзем дә сизми әледән-әле тәрәзәгә күз салам. Балалар белән ишегалдына чыктык исә, карашым үзеннән-үзе бакча капкасына юнәлә. Һәр үткән-сүткән мотоцикл тавышы сискәнергә, шул якка каерылып карарга мәҗбүр итә.
Ләкин ул килми... Ишәккә атланган чал сакаллы бабай гына килә. Ситараны ул алып китә.
Нигә шулай булды? Нигә йоклап калдым, ичмаса, бер-ике сүз булса да әйтергә өлгермәдем икән? Исемен отып калыр, тавышын ишетер идем. Нинди икән аның тавышы?
Шулай өзгәләнәм дә, үз-үземне сүгә башлыйм: айны, җүләр, айны, аның бит кызы бар! Бар шул, үзе булмаса, кызы янымда! Мин гел Ситара тирәсендә бөтерелә башладым, хәзер аңа аерым игътибар. Бу матур кызчыкны үземә ияләштерәсем, ышанычка кереп, әнисе, әтисе турында сорашасым килә. Әмма кыз нык тора. Сыйлап та карыйм үзен, майлап та карыйм, юк, читләшәме-читләшә. Ситара белән ботка пешми.
Кыскасы, мин өр-яңадан гашыйк булдым. Гомеремдә бер күргән, исемен дә белмәгән, күктән төшкән бу серле зат минем йөрәк түренә менде дә утырды...
Җитмәсә, нәкъ шул көннәрдә мине сорап килделәр. Без кунакта булган Рәшидә апаның милициядә эшләүче туганнан туган энесе өйләнергә кыз эзли икән. Ышанычлы, акыллы татар кызы кирәк, ди. Мине шундый дип тапканнар.
Егетнең исеме Роберт, егерме сигез яшь, югары белемле, бик булдыклы, уңган-тырыш егет. Кияүнең үзен күргәнче үк Фатыйма апа, миңа шундый хәбәрләрне җиткерде. Алдамаган икән. Бик мөлаем, әдәпле егет. Үзен бик тыйнак тотты. Олы бүлмәдә бергәләп чәй эчкәч, икәү верандага чыгып утырдык. Роберт миңа туры карамаска тырыша, карашын әледән-әле тәрәзәгә күчерә. Мин исә, оялчан кызлар сыман башымны иеп, итәк очын бөтереп утырам, маңгай астыннан гына булачак киявемне күзәтәм.
Робертның исеме үзенә туры килми. Бу исемне ишеткәч тә, күз алдыма никтер озын, төз буйлы, аксыл йөзле, зәңгәр күзле, сары чәчле бер егет килеп баскан иде. Ә Роберт моның гел киресе. Беренчедән, ул озын түгел, буйга тиясе өлеш аркылыга киткән: калын кыска муен, киң күкрәк, таза, нык беләкләр, кыска аяк. Җитмәсә, казах-кыргызга охшаган җәенке бит, шешенке кабак астыннан ут чәчеп торган чем кара кысык күзләр. Салмак хәрәкәтле, үткен карашлы, көр тавышлы егет. Сүзләрне бик сайлап кына, сак кына, уйлап кына дигәндәй сөйләшеп утырган булабыз. Әүвәл һава торышы турында фикер алышып алдык, быелгы уңышны тикшердек, аннары сүз агышы әкрен генә минем тормыш елгасына таба борылды.
- Балаларны яратканга шундый һөнәр сайлагансыңдыр, Наргизә? – дип сорый Роберт.
- Аларны ничек яратмыйсың? – дим йөземә харап җитди, акыллы кыяфәт чыгарып. - Йоклаганда бигрәк матур була бит алар.
- Уянгач, ямьсезмени?
- Уянгач, матурлыкларын күрергә вакыт юк, тавышлары гына ишетелә.
Ләкин Роберт шаяртуны аңламый:
- Балалар бар да яхшы, тик менә юньсез бәндәләр кайдан килә диген, ә, Наргизә? Аптыраган бу хәлгә, баш җитми. Бер үк илдә, бер үк шартларда тәрбияләнәбез югыйсә.
- Гаиләдәндер инде... Әти-әнисе нинди бит. Балаларның да төрлесе бар. Минем группада, әнә, бер пырдымсыз малай кызларны чеметеп, чәчләрен тартып елата. Икенчесе уенчыкларны ватып-ботарлап ташлый, өченчесе күзе төшкән бар нәрсәне кесәсенә шудыру ягын карый... Кайсы ниндиерәк буласы хәзердән үк билгеле инде. Барысы да бер төсле димәс идем, Роберт. Кайберләрен читлеккә ябып куясы килә.
Роберт чәчен сыпырып, көлемсерәп куя:
- Шул яшьтән үк яба башласаң, читлегең җитмәс...
- Партия кушуы буенча “Һәр балага – бер читлек!” программасын башлап җибәрербез...
Сүзләрем бик сәер тоелгандыр, күрәсең, Роберт миңа гаҗәпләнеп карап куя. Икебез дә дәшмибез. Ләкин авызга су кабып утыру да килешми кебек. Сүз юктан сүз булсын дип кенәдер инде:
- Эне-сеңелләрең бармы соң? – дип сорый Роберт.
- Әйе, энем бар, бик сагынам үзен.
- Туганнардан аерылу җиңел түгел. Авыр язмыш сайлагансың.
- Ник алай дисең?
- Чит җирләрдә ялгызыңа кыендыр.
- Мин ялгыз түгел, Фатыйма апам бар.
- Анысы шулай...
Яңа танышкан, дөресе, читләр таныштырган кешеләргә сөйләшү-аралашу ансат түгел, табигыйлек, гадилек югала. Туганнарың сине мактаган икән, сер бирәсе килми, яхшы, акыллы булып күренергә тырышасың. Роберт та шундый хәлдә иде. Мин сөйләшергә әлләни атлыгып тормагач, ул тегесен-бусын сорашкан булды. Алар сорашырга өйрәнгән халык бит инде. Ә мин аның эше турында берни белмим һәм белергә теләмим. Анда мин кызыгырлык ни булсын, караклар, бандитлар дөньясы. Юлдан язган халык белән көрәшүчеләргә Ходай ярдәм бирсен...
- Янгуразның кызы да сезнең бакчага йөри бит.
Мин аптырыйм:
- Кем соң ул Янгураз?
- Минем служак. Әфганда бергә хезмәт иткән идек. Шуннан бирле ике арага тузан төшерми, тәки шул юлны таптый.
Мине Янгураз дигән адәм дә кызыксындырмый, ләкин әдәп саклап тыңлаган булып утырам. Соравым да сүз булмаганнан сүз булсын өчен генә:
- Нигә?
- Бар инде хикмәтләре... Контрабандист ул. Бер-ике тапкыр йолып калдым инде үзен. Тыңламый, һаман кыек юлда йөри. Җиңел акчаның тәмен белеп алган...
Роберт сөйли дә сөйли. Баягы киеренкелекнең эзе дә юк, җанланып китте бу. Тавышы да көррәк яңгырый башлады, “үз күле”енә кереп чумды бит кеше.
- Кеше ышанмаслык хәл, Наргизә, Әфганнан урыс кызы ияртеп кайтты ул. Үзбәк-кыргыз халкы бу яктан ифрат кырыс бит, урысны якын да китерми. Гаиләгә кергән кеше һичшиксез мөселман булырга тиеш. Бу кызый сугышта медсестра була, яралылары белән әсиргә эләгә. Егетләрне үтерәләр, моңа тимиләр, үзләрендә эшләтәләр. Үләсе килмәгәч ризалаша инде бу. Янгураз взводы килеп коткара үзен. Шуның өчен Янгуразга медаль дә эләкте әле...
Алай икән... Бүгенге көн Янгураз дигән бәндәнең тормыш юлы белән танышып үтәр, мөгаен. Игътибарлап тыңла, Наргизә, болар сиңа гаять кирәк. Ә Роберт, сөйләр сүз табуына сөенгәндәй, Алланың кашка тәкәсе - Янгураз турында хикәятен дәвам итә:
- Солдаттан Тамара белән бергә кайттылар. Кышлакта яшәргә ничек ризалашкандыр тегесе, шәһәр кызы бит. Мәхәббәттер инде. Түлке яман көнләште Янгураз. Тамарасы өчен хан сарае төзеп куйды. Хәзер беркем урлый алмый инде алтын балыгын. Керә торган түгел анда, урта гасырларның замок-кирмәне диярсең.
Аның бу сүзләрен ишеткәч, йокымсырап утырган җиремнән кинәт калкынып куям:
- Алар кышлакта яшимени?
- Әйе, Караташта. Шунда бикләнеп яталар иде. Тик хәзер хатыны нык авырый икән, шуңа күрә Янгураз кызын бакчага илтеп биргән.
Робертның күз алдымнан кинәт югалуына, әңгәмәнең өзелүенә курыккандай ашыгып сорыйм:
- Кызының исеме ничек?
- Менә анысын хәтерләмим. Хәзер бик аралашкан да юк инде. Аның үз юлы, минем - үземнеке.
Рәмзия Габделхакова
(дәвамын иртәгә укыгыз)