

Бу куллар белән хәзер кызлар иркәләп булмый шул инде. Яшь чакта бер дигән егет идек. Юкәлегә кайтып, авылның иң матур кызына өйләнеп килдем. Апаң фермада сыер савучы булып эшли иде. Монда килгәч кенә укыды ул, минем әби юлыннан китте. Өч көн артыннан калмый ялынып йөрдем, тәки ризалаттым. Бик чибәр иде апаң, авыл егетләре көнләшүдән күлмәк якаларын чәйнәп калды. Аңа кызыгып, өметләнеп йөрүчеләр күп булган. 1959 елда өйләнештек. Ул чакта зурлап туйлар үткәрү юк, иярттем дә алып киттем. Башта алачыкта яшәдек. Аннары менә бу йортны төзеп кердек. Материал эзләп ерак барасы юк, балчыгы-комы үзебездә. Шуларны салам белән бутыйсың да, менә дигән кирпеч - саман килеп чыга. Мондагы балчык бик яхшы, үзле бит, шуңа безнең йортлар җир тетрәүгә дә бирешми. Тагы нәрсә диим инде. Балаларны - Әнәс белән Рамиләне беләсең. Аларга тау эчендә эшләргә туры килмәде. Уран беткәч, шахталар ябылды бит. Халыкка эш булсын дип, лампа завуды төзеп куйдылар. Директоры Николай Мелькер дигән нимес, иллә дә шәп, булдыклы кеше инде. Завудны бөтен дөньяга танытты тәки. Яшьләр шунда агыла хәзер. Ник бармасыннар, зарплат яхшы, рабучийны кайгырту бар. Кешегә күп кирәкмени, дөньялар гына имин булсын. Шуны онытма, иркәм: тынычлык белән саулык иң зур байлык ул... ”
Җизнәм тынып калды. Ә мин, сораулы карашымны аңа төбәп, сүзенең дәвамын көттем. Ләбиб абый, тагы ни сөйлим икән дигән сыман бераз уйланып торды да: “Җиткәндер, шәт...” – диде. Аннары тәмәке тартырга чыгып китте. Ул әйләнеп кергәч, язганнарымны аңа кычкырып укыйсы иттем. Тикшерми булмый, хата-фәлән китүе бар. Җизнәм бик игътибарлап тыңлады, күңеле булып, гөрелдәп көлеп тә куйды. Көлгәндә йөзендәге җыерчыклары язылып, яшәреп киткәндәй тоелды. Кеше үзенең үткәннәренә оялмыйча, горурланып карый алса, рәхәттер инде ул.
- Язылганнар дөрес дип расла әле, җизнәй, истәлеккә калыр, - дидем мин.
- Раслыйбыз аны!
Җизнәй борынына күзлек элеп, тырыша-тырыша нидер сырлап куйды.
– Менә шулай... Моны әлегә беркемгә күрсәтмә, иркәм, үзеңдә генә сакла, яме.
Аның язган сүзләрен укыдым да, әллә нишләп киттем.
- Дөнья хәлен белеп булмый, - дип куйды җизнәй моңсу гына көрсенеп.
Күзләре коры булса да, карашы яшьле иде...
“Үз әтием турында да язарга кирәк”, - дип уйладым мин шул чакта. Болай остарып киткәч, нигә язмаска?! Шулчак өзелеп әтине сагынып куйдым, шул хәтле күрәсе килеп китте. Җизнәм кебек менә шулай каршымда утырсын иде, кечкенә баладай күкрәгенә килеп сыеныр идем. Сыеныр-иркәләнер идем, бәлки әле нечкәреп елап та алыр идем... Нишлиләр икән алар хәзер?
Әй лә, Кифаясы белән төпчек малай янында үчти-үчти киләләрдер әле. Илнарга сан да юктыр. Шулай уйлагач, сагыну хисе басылгандай булды.
***
Уйга килгән алга килә дип әйтәләр бит.
Килде әти... Юк, үзе түгел, хаты килде. Ләкин аның кулы белән язылган хатны алу да минем өчен әти белән күрешүгә тиң иде. Ярый әле, үз кулыма килеп эләкте ул! Югыйсә ул көнне җизнәм өйдә иде. Мин ашарга пешердем дә, кибеткә ипи алырга чыгып киттем. Эшкә икенче сменага барасы иде. Шуннан кайтышлый, почта әрҗәсе ярыгыннан күренеп торган ак кәгазьгә күзем төште. Газетларга ияреп, хат та килеп төште.
Аны тиз генә ача алмый җәфаландым, ашыгу-дулкынланудан кулым карчыкларныкы кебек калтырый башлады. Сабырсызланып хатны укырга керештем:
“Исәнмесез, кадерле туганнар! Ләбиб, Фатыйма, балалар! Сәлам сезгә туган яклардан, безнең гаиләдән. Гөлзадә вафатыннан соң сезнең белән хәбәрләшкән дә булмады. Бәлки сезгә дә килеп ирешкәндер, мин өйләндем бит, улыбыз бар. Ир-ат ялгыз яши алмый. Хатыным Кифая үзебезнең авыл кызы, бер-беребезне яшьтән беләбез. Балаларны якын итте. Илнар аңа ияләште инде. Тик Наргизә генә өйләнүемне өнәп бетермәде...”
Шул урынга җиткәч, хатны ертып атасым, җиргә салып таптыйсым килде. Ну әти! Кем инде үлгән хатынының апасына шундый сүзләр яза?! Бик кирәк инде Фатыйма апага синең Кифаяң! Җитмәсә, мине хурламакчы. Өнәмәде, имеш! Шатлыктан кул чаба-чаба биисе булды микәнни?
Хатны ертып ташлаудан кызыксынуым гына туктатып калды, сабырлыгым җитеп укып бетердем: “Фатыйма, безнең Наргизә югалды бит әле. Ул Әлмәттә эшләп йөри иде, алтынчы август көнне ялга чыккан булган. Бергә торган дустына, авылга кайтам, дигән. Тик кайтмады. Шуннан бирле ни тере, ни үле хәбәре юк. Бу хәлгә бик борчылабыз. Алай-болай сезгә берәр нинди хәбәре килмәдеме? Башка якын туганы юк бит. Үпкәләп кайтмый йөрүе генә булса бер хәл, харап була күрмәсен дип куркам. Фатыйма, әгәр Наргизә турында ни дә булса ишетсәгез, зинһар, хәбәр итегез. Ни уйларга белмибез, бөтен тынычлык югалды...”
Менә монысы яхшы, бик хуп! Кайгырыгыз, ут йотыгыз, җәфаланыгыз, төннәр буе йокламагыз! Шул кирәк сезгә!
Мунчага алып кердем дә, хатны “бик тәмләп” яндырдым. Кеше уттан, судан, җирдән көч ала, имеш. Әгәр шулай икән, бу хат янганда чыккан ялкын бөтен җан-тәнемне иркәләп-сыйпап узды, шундый рәхәт булды миңа. Үч алуның никадәрле татлы хис икәнен аңласагыз-белсәгез икән! Ул көнне бәхет кошы тоткандай очып-биеп йөрдем.
Ләкин хат җавапсыз калырга тиеш түгел иде. Шуңа күрә почтага кереп авылга телеграмм суктым: “Ее у нас нет. О ней ничего не знаем.” Моннан соң башка борчымаска тиешләр. Тик елашып ятсыннар шунда, шул кирәк аларга! Ә Илнар... Нишлим соң инде, нишлим?! Сагынам бит мин аны! Яшереп кенә хат язасы иде, сөйләшәсе иде үзе белән. Тик ярамый. Ярамый!
***
Булган акчамны учка йомарлап ял көнне Ният базарына барасы иттем. Бармый хәлең юк, кыш борын төбендә генә. Фатыйма апа әйткәндәй: “Шаярма, җылы як дигән белән түгел, бездә дә кыш үзенекен итә, битеңән дә, ботыңнан да чеметә!” Кары булмаса да салкыны бар, төннәрен кырау төшә. Ә минем җылы киемнәр юк, ике кулымны селтәп килдем бит. Көяз өшеми калтырый, борын асты ялтырый дигәндәй, җиңел-җилпе киемнәр белән әлегә сер бирмичә йөргән булам да, түземлек озакка җитмәстер кебек.
Нияткә Әнәс мотоцикл белән илтеп куйды. Мине базар карурманына кертеп адаштырды да дә үзе китеп барды. Ә монда чынлап та урман, лабиринт! Бу кадәр дә олы, бу кадәр дә бай базарны гомердә дә күргән юк иде. Әллә ничә чакрымга сузылган. Әйбер өстенә әйбер, абынып егылырсың. Тауар лавкалары тезелгән тыкрыкларны урый-урый, чыгар юл тапмый буталып йөри-йөри, тәмам хәлдән тайдым. Җитмәсә тавыш, ыгы-зыгы, бер яктан үзбәк җырлары агыла, икенче яктан ишәкләр кычкыра, өченче яктан сатучыларның чакыру-үгетләүләре борчак булып башка сибелә. Барысы да, мактый-мактый, үз тауарын сиңа такмакчы, ничек тә акчаңны сыдырып калмакчы була:
- Кил, асалим! Кунглингзга холлаган нарсани сотиб олинг, гузал кыз! Ол, асаля!
Үзбәк теле дә, кыргыз теле дә безнекенә охшаш, тырышсаң аңлап була. Сатучыларның бер алдыңа, бер артыңа төшеп, кыстауларына чыдар әмәл юк, тизрәк берәр нәрсәләрен алып, алардан котыласы килә. Җәтмәгә эләккән балыктай сизәсең үзеңне. Күбрәк ирләр сата, сатучылар арасында хатын-кызлар сирәк очрый. Барысы да җирле халык. Чүпрак-чапракка, табак-савытларга күмелеп, күмер күзләрен ялтыратып утыралар.
Ә базарда көне буе үзбәк җырлары яңгырап тора, әйтерсең, ниндидер зур бәйрәм. Адым саен чәйханә, адым саен шашлык кыза, мантый, чебурек пешә. Хәер, монда гына түгел, Әндижанда да, Ташкентта да шулай иде. Хәтта эш көннәрендә дә бәйрәм кәефе, бәйрәм төсе. Мондагы халыкның бер кайгысы юк кебек.
Яшьрәк хатын-кыз күргән саен сагыз кебек ябышырга торган мут ирләр белән бәйләнәсе килмәде, пәлтәне дә, җылы кофтаны да бер үзбәк хатыныннан алдым. Мин татарча, ул үзбәкчә сөйләште. Барыбер аңлаштык. Сум - аларда да сум.
Үзбәк апасы үзеннән тауар алганга сөенеп, рәхмәтләр укый-укый озатып калды:
- Чин юракдан тилийман, жоним, бахтли булила!
Алган әйберләрне көчкә күтәреп базар-каладан чыкканда, үртәлеп уйлап куйдым: “Шәп яши мондагы халык! Ни теләсәң – шул бар. Бездә булса икән шул кадәр байлык!” Кулда акча йомарлаган килеш кирәкле әйберне юнәтә алмый аптырыйсың бит. Әгәр Әлмәт халкы Ният базарына килсәме? Бер сәгать эчендә берни калдырмый, бөтен товарны кырып-себереп алып китәрләр иде! Нигә Россия кибетләре шул кадәр ярлы икән?! Нихәтле завод-фабрика көне-төне эшләп тора ләбаса. Кайларга китеп югала икән аларда җитештерелгән байлык? Аңламыйм мин шуны, аңламыйм...
***
Минем группада Ситара исемле бер сәер кыз бар. Аны Зита дип кенә йөртәләр. Кайчакта Гитара дип үртиләр. Үзбәк кызы булса да, аксыл йөзле, зур кара күзле, бик нәфис тәнле бала. Шундый матур, сөйкемле, курчак белән бер инде. Үзе кыргый, беркемгә якын килми, аралашмый. Уйнаганда да башкалардан аерылып ялгызы гына берәр аулак почмакка поса. Шул кадәр боек бала инде, озын керфекләреннән менә-менә көмеш тамчылар тәгәрәп төшәр төсле.
Ситара бакчага быел көз генә йөри башлады. Аны башына дүрт кырлы үзбәк түбәтәе, өстенә буй-буй халат кигән ак сакаллы бер бабай китерә. Килеп җиткәч тә, кыз бакчага кереп китәргә ашыкмый, аерылырга теләмәгәндәй, бабасының муенына сарыла. Карт аны үзенчә юмалап-көйләп, аркасыннан кага-кага озатып кала. Һәр көнне бер вакытта, кичке аштан соң, килеп ала. Икәүләп ишәккә атланалар да, тау ягына китеп баралар.
Бу кыз белән уртак тел табарга күпме генә тырышсам да, берни барып чыкмады, башын иеп, иренен ныгытып кыса да тик киреләнеп басып тора. Аннары мин аңа кул селтәдем, еламыймы-еламый, сугышмый, биргәнне ашый, кушканны эшли, тагы ни кирәк. Аның белән, әби әйтмешли, партия җыелышы үткәрәсем юк.
Ләкин бер көнне ишәкле бабай килмәде. Биш тә тулды, алты да, җиде дә... Бөтен балаларны өйләренә алып бетерделәр, буп-буш бакчада Ситара белән икәүдән икәү аптырап утырып калдык. Җитмәсә, нәкъ шул көнне үч иткәндәй, Вера апа да, туган көнгә барам дип эштән сорап киткән иде.
- Бабаң авырыймы әллә? – дип сорыйм Ситарадан.
Кыз башын чайкый.
- Әниең бармы соң синең?
Бу юлы уңай җавап белдереп баш кага.
- Ә әтиең?
Бусына да уңай җавап алам.
Менә сиңа мә! Бабай бар, әни бар, әти бар, ә кызны килеп алучы юк. Кайларда, ни исәпләп йөри икән бу гамьсез халык?
Икәүләп тәрәзәгә капланып урамны күзәтәбез. Ситара тәрәзә пыяласын тынын өреп парландыра да, бармагы белән сызгалап рәсем ясый: түгәрәк, аның эчендә өч нокта, урак ай...
- Кем бу? – дим.
Тик Ситара дәшми, моңсу елмаеп иңнәрен генә сикертә.
Дүрт күз белән көткән кешебез - ишәкле бабай күренми дә күренми... Инде караңгы төшеп килә. Шул чак тәрәзәгә якты ут килеп сарыла, тырылдаган тавыш ишетелә. Бакча каршына ишәк түгел, арбасыз мотоцикл килеп туктый. Бу вакытта кем йөрер икән монда? Мин шикләнеп куям, ике катлы бинада бездән башка беркем юк. Килүче яман ниятле бәндә булса, ялгызым ни кыла алам?
Ә Ситара шатланып кычкырып җибәрә:
- Әтием!
Ниһаять! Ашыга-ашыга урамга чыгабыз. Ишек төбендә башына шлем кигән бер баһадир басып тора. Баганадан төшкән ут яктысында шлем астыннан чыгып, иңнәренә таралып төшкән алка-алка чәчләрен, йолдыз булып балкыган күзләрен, ныгытып кысылган кырыс иреннәрен күреп өлгерәм. Барысы да кинодагы кебек бик тиз була. Ир Ситараны кочагына ала да, бер сүз дәшми, эре-эре адымнар белән мотоциклына юнәлә. Икенче мизгелдә алар күз алдыннан югалалар... Җен шешәсеннән чыккандай зәңгәрсу куе төтен генә бакча коймаларына ягылып кала...
Шул чакта гына башыма китереп суга: “Кем булды бу? Чынлап та әтисеме? Алайса нигә аның биредә бер тапкыр да күренгәне булмады? Әгәр бу кешегә баланы бирергә ярамаган булса? Әгәр ул аны урлап качса?” Нишләдем мин, нишләдем? Өч яшьлек сабый сүзенә ышанып, бер белмәгән кешегә бала тоттырып җибәрдем...
Икенче көнне эшкә курка-шикләнә генә бардым. Әти-әниләр балаларын җитәкләп килә торды, бакча җанлана торды. Тик ни бабайлы ишәк, ни баһадир ир атланган корыч айгыр күренмәде.
Ситараны китерүче булмады...
Рәмзия Габделхакова