

- Алай сагыныр булгач, ни дип киткәннәр соң? Артларыннан куучы булмагандыр ла...
- Булгандыр да шул... Анысын без белмибез инде. Кемдер үз иреге белән чыгып киткән, кемдер аптыраганнан, җан саклап... Әллә нинди заманнар булды бит, сеңлем, сөйләргә генә ярамый.
- Мин дә шулай сагынырмын микән, Фатыйма апа?
- Яшь вакытта әлләни сизелми әле ул. Олыгайган саен күңел нечкәрә, сагыш баса бара.
- Алайса, ник күчеп кайтмыйсыз?
- Җиңел уйлыйсың син, сеңлем! Кайда, кем көтә безне? Тормышны өр-яңадан башларга кирәк.
Миңа куркыныч булып китә. Әгәр монда төпләнеп калсам, аннары туган якны сагына башласам, аннары кайта алмасам...
Моңсу уйларымны Фатыйма апаның көр тавышы бүлде:
- Шәп сыйладылар, әйеме? Хәзер бер атна ашамый торсаң да була. Рәшидә ашханәдә эшли, аш-суга бик оста. Шуны да белеп тор, туганым, сине бик ошаттылар. Яучылар килә башлавы да бар.
- Үзең Әнәскә алам дидең, үзең тизрәк аткармакчы буласың...
- Сине кияүгә бирергә җыенган кеше юк ла. Килсеннәр, ялынсыннар. Яучы килгән кызларның бәясе күтәрелә.
- Фатыйма апа, әллә калым түләтмәкче буласыңмы?
- Татарга бушка да бирербез. Үзебезнең егетләргә жәл түгел. Ну үзбәк-кыргыз белән бәйләнсәң, калымны каерып алабыз. Аларга тагын җиләк кебек кызны бушка тоттырам ди!
- Бушка алучылар табылыр анысы. Тик ансат килгәннең кадерен белүче генә булмас, – дип шаяртам мин.
- Карале, туганкаем, дөрес әйтәсең бит син! Хатын-кыз гомер буе ир-ат ялчысы ләбаса. Хөкүмәткә дә эшли, тыз-быз өендә дә чаба. Чит илдә савыт юып, өй җыештырып киткән өчен дә уч тутырып акча түлиләр икән. Элек безнең байлар да хезмәтче тоткан, бичәләре көзге каршында бизәнеп кенә утырганнар. Хәзер тигезлек, рәхәт, ичмасам, ирләрне дә уздырып чабабыз... - Фатыйма апа үз-үзен үртәгәндәй кинаяле көлеп куя. - Ә үзбәк хатыннары хөкүмәткә эшләми, бер көтү бала-чага үрчетеп, өендә генә утыра.
- Алайса, мин үзбәк егетләренә якын да килмим. Әзер хезмәтче булып, өйдә бикләнеп ятасым юк әле.
- И туганым, алай кистереп әйтмә, Алла сакласын, күрәчәгем булмасын диң. Сөйгәнең бака булса, сазлык туган йортыңа әйләнер ди.
Анысы хак, мин инде сазлык белән исәпләшеп торучылардан түгел. Яратсаммы?! Сөйгәнем артыннан төпсез коега да сикерергә әзер.
***
Ләбиб җизни дә минем тиз генә китәргә җыенмаганны аңлады бугай. Безгә бик кысылмый, гел үз эше белән мәшгуль булып йөри иде, беркөнне бераз салып кайткач, “по душам” сөйләшергә кереште:
- Син ничава кыз үзең, ну баҗайны абижат иткәнсең. Качып киттең шту ли? Мидхәт шәп кеше ул, во парин! Түлке килмәде бит безгә. Туган була торып, хатынының апасына бит... Син уйлап кара, баҗасына бит! Шту син... Баҗасына! Ник бер тапкыр килсен. Күпме чакырдым, юк, килмәде. Мин, нәрсә, хәерче шту ли? Шәп итеп кунак итә алмыйм шту ли? Ерак шул инде, баҗайга үпкәләп булмый. Яхшы кеше ул, ну шахтер түгел, нәчәлник. Нишли соң ул нәчәлник? Әйт, нишли синең әтиең?
Мин җизнигә ни дип җавап бирергә дә аптырадым. Чынлап та, нишли соң минем әтием? Җир сөрми, чөгендер эшкәртми, печән чапмый... Тик иртә таңнан ук эшкә дип чыгып китә, караңгы төшкәч кенә кайта, ниндидер җыелыш-киңәшмәләргә йөри, хезмәт хакы ала... Җизнәй сорамаса, бу турыда уйларга башыма да килмәс иде. Үземә дә сәер булып китте, минем әти берни эшләмәгән өчен акча ала микәнни... Парторг дигән һөнәр бармы соң ул дөньяда?
- Син монда калам дисең инде... Калсаң кал инде. Менә мин дә калдым.
- Җизни, ә сез Майлысуга ничек килеп чыктыгыз?
Җизнәм, бәйләнмәле, дигән сыман кул селтәде:
- Сөйләп бетерә торган түгел, иркәм. Кеше гомере бит ул... Һай, озын кыйсса...
- Сөйлә инде, җизнәй, кызык бит.
- Кызык түгел... Бер дә кызык түгел, иркәм. Шулай да айныгач, мужы бит сөйләрмен.
- Айнык чакта син минем белән сөйләшмисең дә әле.
- Шулаймыни? Кара син аны...
Җизнәй кырлы стаканына тагын аракы салды.
- Начар нәрсә бу. Ну ансыз да кызык түгел. – Шулай диде дә йөзен чытып күтәреп тә куйды.
- Сөйлә дисең инде... Вәт бит ә, нинди ул гомер дигәнең... Менә... у-у-у... Валлаһи, акиан! Ну түлке сөйли башласаң, учка сыя да бетә... Булмаган да кебек. Беләсеңме, иркәм, кеше гомереннән нәрсә кала?
- Беләм. Кабер кала.
- Анысы сама сабуй... Сызык кала, иркәм! Вәт! Менә бар син каберлеккә, ташларга кара. Нәрсә язган анда? Фәлән елда туган, төгән елда үлгән. Уртада... кечтеки генә сызык. Кечтеки генә... Яшәгән көннәре шул сызык кына. Вут так. Бик жәлке. Әти дә юк, әни дә... И-и, алар күргәннәр...
Җизнәйнең күңеле йомшарып китте, сөремгә буялгандай кара кытыршы куллары белән күзеннән атылып чыккан яшьләрен сөртеп алды.
- Наргизә!
Мине Фатыйма апа чакырып алды:
- Зинһар, йөдәтмә Ләбибне, югыйсә ярсып китә дә, төне буе борчый. Миңа бәйләнә башлый. Кирәк булса, үзем сөйләп бирермен. Янында кеше булмаса, шулай утыра-утыра да йоклап китә ул. Тизрәк сүнсен иде инде.
Йокларга иртәрәк булса да, мин үз бүлмәмә кереп яттым. Ни йокламаган, ни эшләмәгән, дөресе, кул кушырып тик утырган кешене уй баса. Мин яңа тормышым турында уйланып яттым. Килүемә берничә ай гына булса да, бу шәһәр турында байтак беләм икән. Аның исеме кызык: Майлысу. Гел татар сүзе инде. Шулай дип кыргызлар кушкан югыйсә. Тау итәгеннән агучы елгада кара май таплары булганга яңа төзелгән шәһәргә дә шул елга исемен кушканнар. Ә моннан ерак түгел, таулар арасында Сарбия бистәсе бар. Анда элек болыннар булган, шунда көтүләре белән сары бияләр йөргән. Поселок төзелгәч, кыргызлар аны Сары бия дип атаганнар, Тора-тора ул исем Сарбиягә әйләнгән. Кешеләрнең генә түгел, шәһәр-авылларның да үткәне, үз тарихы бар.
Безнең бакчада Вера исемле бер апа эшли. Урам да себерә, төнге каравылда да тора. Шунда эшли дә, яши дә. Язмышы бик катлаулы аның. Әти-әнисен иртә югалтып, бала чакта ук угрылар арасына кереп киткән дә, төрмәгә килеп эләккән. Сталин үлгәннән соң, аның кебекләргә амнистия игълан итәләр. Чыгаралар моны төрмәдән, чыккач, капка төбендә үз ишләре белән аптырап басып тора икән: инде нишләргә, кая барырга? Күбесенең туган йорты, барып сыеныр почмагы юк. Шунда берсе киңәш бирә:
- Майлысуга барыгыз, анда хатынсыз тилмерүче ирләр буа буарлык.
Шулай итеп, болар Майлысуга юнәлә. Ә тегендә ябык зона, тикшереп, пропускы белән генә кертәләр. Хатыннар караңгы төшкәнне көтеп тора да су буйлатып кача-поса бистәгә керәләр. Шул вакыт ашханә турысына вахта автобусы килеп туктый, шуннан бер көтү буйдак ир коела. Ашыгыр җирләре юк, өйдә хатын, бала-чага көтми. Болар эштән кайтышлый гел шул ашханәгә кереп, сыра эчеп, күңел ачып утыралар икән. Төрмәдән чыккан хатыннар да алар артыннан ияреп керә. Шуннан һәркайсы парлы булып чыккан, имеш. Әллә чынлап шулай булган, әллә халык теленә кереп калган бер матур әкият кенә бу, белмим. Ни ишеттем - шуны сөйлим, күпмегә алсам – шул бәягә сатам...
Ләкин Вера апаның бәхете озын гомерле булмаган, ире тау эчендә югалган, ни тере, ни үле гәүдәсен тапмаганнар. Үзе сөйләп торды: алар харап яратышып, бер-берсен кадерләп яшәгән. Тик балалары булмаган. Ә Вера апа бала-чага дигәндә үлеп китә инде, берәрсен сөя башласа, кочагыннан көчкә каерып алабыз, ирек бирсәң, сытып бетерер иде, валлаһи.
Безнең мөдиребез немец хатыны. Алар элек Саратов шәһәрендә яшәгәннәр. Сугыш башлангач, гаиләләре белән Урта Азиягә сөреләләләр. Эльза Фридрихновнаның әтисе гомере буе шахтада инженер булып эшләгән. Немецларның әсирлеккә эләгеп килүчеләре дә бар. Уран рудасы чыгарырга эшчеләр кирәк булгач, бик күп әсирләрне бирегә төяп киләләр, алар башта землянкаларда яши. Тимерчыбык белән уратылган чып-чын лагерь була ул. Анда болай гына кереп-чыгып йөрергә ярамаган. Хәрби сакчылар этләр белән күзәтеп-саклап торган. Аннары ул әсирләрнең күбесе, үз илләренә кайтып китмичә, биредә төпләнеп калган. Тора-бара лагерьны сүткәннәр, хәзер инде аның эзе дә юк. Нинди генә халык җыелмаган Майлысуда. Хәтта кытайлар, кореялылар да бар. Һәр милләт үзләренчә аралашып, үз гадәт-йолаларын сакларга тырышып, берләшеп яши. Биредә беркайчан да ызгыш-талаш булмаган, чөнки Майлысуны бергәләп төзегәннәр, үзләренең уртак йортлары иткәннәр...
... Икенче көнне җизни ап-айнык килеш яныма килде дә:
- Наргизә, исерек булсам да, хәтерлим, син кичәгенәк миннән, ничек монда килеп чыктыгыз, дип сорашып утырган идең. Тыңлаучы барында сөйлим әле шуны. Моңарчы минем язмыш белән кызыксынган кеше булмады. Бәлки газетка язып чыгарсың.
- Мин язучы түгел лә...
Җизнәм аркамнан кагып:
- Язмасаң, сөйләрсең. Оныкларыма сөйләрсең, - диде.
Кулга ручка, кәгазь алып җизнәм каршына килеп утырдым.
- Язарга булдыңмыни? – дип сорады ул.
- Язып куймасам, онытырмын дип куркам.
- Картайгач, хәтернең рәте калмый шул, - дип гөрелдәп көлеп куйды җизнәй.
Шулай итеп, минем тырышлык белән бу дөньяда яшәүче гап-гади бер кешенең тормыш юлы турында ташка язып куелды. Ташка түгел, әлбәттә, агачка. Кәгазьне агачтан ясыйлар ди бит. Һәм ул тормыш юлы берничә биткә сыйды да бетте. Ярар инде, һәрхәлдә аркылы сызык кына булмас. Әнәснең, Рамиләнең балаларына, оныкларына бер истәлек булып калыр. Сырлап-матурлап, ап-ак кәгазгә күчереп тә куйдым мин аны. Барыбер әллә ни үрчемәде. Юк инде, миннән язучы чыкмый. Алар бит өч җөмләлек вакыйгадан да кирпеч калынлыгы роман язып куялар. Үзләреннән чыгарып өстиләрдер инде, гел чынын гына язсаң, кызык та булмас иде. Андый сәләтем булмагач, “роман”ым менә шундый гына булып чыкты:
“Минем әби-бабамнар гомер буе Юкәле авылында яшәгәннәр. Тормышлары таза, нык булган. Революция елларында әтиемне - аның исеме Мөбарәкша иде - солдат хезмәтенә алалар. Хезмәте тәмамлангач та ул авылга кайтып тормыйча Әстерхан шәһәренә барып урнаша. Чөнки безнең якларда бик хәтәр ачлык башлана. Әти бик тырыш, һәр эшкә оста кеше була. Елга портында эшли, пароходлар ремонтлый. Шунда әнием Зәйтүнә белән таныша, өйләнешеп бергә яши башлыйлар.
Авылда колхозлашу галәмәте башлангач, әби белән бабай да, Урта Азия якларына чыгып китә. Китәләр, чөнки авылда яшәргә рәт калмый. Җыен хәерче хуҗа анда, хәлле кешегә көн юк. Кеше байлыгын умырып талау башлана. Безнекеләрнең ике таш келәте, шәп йортлары булган. Барысын да тартып алалар... Йорт сугышка кадәр колхоз идарәсе булып торды, келәтләрне склад итәләр. Бер җәйне авылга кайткач карап йөрдем, ул келәтләр һаман урынында, таза, нык әле. Ни булсын аңа, таш бит, гомерлек итеп төзелгән. Шулай итеп, әби белән бабам, гомер буе җыйган малларын калдырып, ике төенчек күтәреп читкә чыгып китә. Бабай юлда чирләп үлә. Әбием Коканд шәһәрендә туктала, шундагы булниска санитарка булып урнаша. Аннары курслар үтеп, медсестра булып эшли башлый. Ялгыз булса да куркып-югалып калмаган бит әбием, булдырган! Чөнки тамыр нык. Без бит, иркәм, көрәшчеләр нәселеннән. Әбүзәр бабам заманында сабантуй батыры булып бөтен тирә-юньгә дан тоткан.
Менә шулай яшәп китә әби, үзбәк-кыргызны дәвалый башлый. Аннары әти белән әнине дә үз янына чакырта. Миңа ул чакта бары ике генә яшь була. Әти һөнәре буенча машинист-дизельче иде, аңа шундук эш табыла. Ә әни җылы одеаллар җитештерә торган фабрикага урнаша.
Иркәм, мин сиңа үзебезнең шахта турында да бераз сөйлим әле. Гомер шунда үтте бит. Сугышка кадәр үк Америка геологлары Тянь-Шань тауларында уран ятмасы табалар. Шунда шахта сыман нәрсә ачыла. Башта анда Америка белгечләре эшли, авыр эшкә җирле халыкны җигәләр. Үзбәк, кыргызлар руданы агач әрҗәләргә тутырып, ишәкләргә төяп, американнарның аэродромына ташый, самолетка төйи. Имеш, ул уран Америкага озатылып торган. Шулай итеп, өстәге иң яхшы ятмалар океан артына китә. Шахтада эшләүчеләргә ул чакта акча түләнмәгән, - доллар белән нишләсен үзбәк? - азык-төлек белән генә исәп-хисап ясаганнар.
Сугыш елларында рәсми рәвештә уран руднигы ачыла, монда үзебезнең белгечләр эшли башлый. Тау итәгенә поселок та төзелә. Төрле халык җыела. Безнекеләр дә монда күчеп килә. Шахтада эшләүчеләр солдат хезмәтеннән генә түгел, хәтта фронтка китүдән дә азат ителә иде. Менә шундый кадерле, кыйммәтле була ул уран рудасы. Мине дә армиягә алмадылар, син монда кирәк, диделәр. Шулай итеп, ярты гомер җир астында үтте. Менә, иркәм, кара син бу кулларга, күпме юсаң да кап-кара алар, мәңге агарасы юк. Җитмәсә, тавык тәпие сыман кытыршы да.
Рәмзия Габделхакова
(Дәвамын иртәгә укыгыз)