

Абзый, кереп урнашу белән, уфылдый-уфылдый сумкасыннан бер еллык запасын чыгарып, башта рәхәтләнеп сыйланды. Болай да мул корсагына бербөтен кыздырган тавык ите, өч күкәй, ике помидорны озатты, аннары аларны ике шешә сөт белән юдырып төшерде. Моның хәтле дә күп итеп, моның хәтле дә тавышланып, бөтен вагонны дер селкетеп ашаган кешене күргән юк иде әле. Авызын чапылдатканы хәтта тәгәрәч тавышларын да күмеп китә. Тамагы туйгач, абзый, киерелеп утырды да, күңелен бушатырга кереште, сәгать буе нотык сөйләде. Биредә үзенә сокланучылар, харап акыллы сүзләрен хуплаучлар табылмагач, безнең бәхеттән, башка буш колак эзләргә чыгып китте.
- Тавышы башыма капты чисти, мәгънә белмәсә дә белмәс икән...
Әби үзалдына мыгырдана-мыгырдана, урын җәйде, теге җәфа әйләнеп кергәнче, ятып калыйм дигәндер инде.
Колагымда бер генә тавыш яңгырап калды: “тыкы-тыкы, тыкы-тыкы...” Бусына түзеп була. Бишек җыры кебек йоклата торган бертөрле көй. Тирбәлә-тирбәлә тыңлап барасың. Йоклыйсы иде тизрәк, беразга булса да баш авыртуы онытылып торыр иде, сызлап та куя. Женя сукканнан гына болай булмас, егылганда берәр каты нәрсәгә ныклап бәрелгәнмендер, мөгаен. И, Аллам, канга батып, аңсыз яткан кешене мыскыл итәр өчен бөтенләй җансыз-кансыз булырга кирәктер. Чит ил видикларын карый-карый үзе дә маньяккка әйләнгәнме әллә ул? Башта ук шулай рәхимсез булган, яхшы булып кыланган гынадыр дип уйлыйсым килми. Әллә үземнең сукыр, беркатлы булуымны, ялгышымны таныйсым килмиме?! Юк-юк, андый дорфа түгел иде Женя, бөтенләй башка, шундый ягымлы, назлы иде бит. Аның белән үткәргән көн-кичләрем күңелдә шундый матур истәлек булып калды ләбаса. Югыйсә шулай өзелеп сагыныр идемме? Язмыш, имеш... Аллаһы Тәгалә, авылына кайтырга чыккач, Наргизәне очратсын да, тотып кыйнасын, мыскыл итсен әле дип, юлыма Женяны чыгармагандыр бит. Ул минем тәкъдир китабыма шул күрәчәкне язып куйды микәнни? Юк, булмас, Ходай шул хәтле мәрхәмәтсез түгелдер. Минем аңа ни зыяным тигән?
...Иксез-чиксез дала буйлап поезд алга ашыга. Туган авылым, якыннарым белән бәйләгән җеп алардан ерагайган саен тартыла-тартыла барыр да бөтенләй өзелер инде. Үткәннәремне мәңгегә яндырып китәм, кире кайтмаска дип китәм...
Китү җиңел булмады.
Больницадан төн уртасында чыгып качтым. Качтым дию генә җиңел, басып торырлык та хәлем юк иде. Ярый әле палатам беренче катта, дежур врач, медсестраның күзенә чалынмас өчен тәрәзәдән генә чыгып шылдым. Тулай торакка кайтып җиткәнче әллә ничә тапкыр туктап хәл алырга туры килде. Төнлә куркыныч та бит әле. Башымдагы ап-ак бинт светофор уты сыман әллә кайдан балкып-күренеп тора. Бер ишегалдында яшьләр эчеп-гөрләшеп утыра иде, көләргә-үртәргә тотындылар:
- Карагыз әле, өрәк йөри! Өрәкләргә ау оештырырга кирәк!
Тулай торакка кайтып җиткәндә таң беленә башлаган иде инде, җеп өзәрлек тә хәл юк, тизрәк керәсе дә урынга гына авасы. Тик... Бу вакытта тулай торак ачык була димени? Бикләгәнннәр, әлбәттә, кем мине көтеп утырсын?! Вахтадагы апага бу килеш күренәсе килми. Аркамны салкын диварга терәп чирәмдә хәл җыеп утырдым-утырдым да, тулай торакка беркемгә сиздерми керү юлларын эзләп киттем. Ирләр бәдрәфенең тәрәзәсе ябылмаган булып чыкты, тәмәке исләре урамга чаклы аңкып тора. Кысыла-кысыла шуннан керә башлаган идем, эчке яктан кемдер тартып-кочаклап алмасынмы! Куркудан котым калмады. Карасам, каршымда исерек бер егет чайкалып басып тора. Телен көчкә әйләндереп:
- Смелая девушка! – диде. - К кому это ты в гости собралась, душечка? Не ко мне ли?
- Ярдәм ит, зинһар... Мине кыйнадылар, тик беркемгә әйтмә.
Егет бармагын иреннәренә китерде:
- Могила!
- Коридорда кеше юкмы?
- Абсолютно никого! Ты да я, и мы двоем! Пошли!
Әкрен генә басып, өченче катка күтәрелдек. Икебез дә чайкалабыз, мин дә исеректән һич ким түгел. Бүлмәмә килеп җиткәч, егетне тагын бер кат кисәттем:
- Беркемгә әйтмә, яме. Син мине күрмәдең, килештекме?
Егет елмаеп кул гына болгады.
Мәдинә дөньясын онытып йоклый иде. Баштанаяк юрганымны ябынып, мин дә урынга аудым.
- Кызый, син нишләп монда? Кайтып китмәдеңмени? – дип сорады иртән Мәдинә.
Юрган астыннан йокы аралаш мыгырданып җавап бирдем:
- Автобус ватылды, кире кайттык...
- Ә-ә, - дигән булды Мәдинә.
Аңарда минем кайгы түгел иде. Ашык-пошык җыенды да эшкә чыгып китте. Адымнары ерагайгач, мин дә урыннан кузгалдым. Хәлләр мөшкел, сызламаган җир юк. Кыяфәтем һич тә шәп түгел. Көзгегә карагач, имәнеп киттем хәтта. Күз төпләрем күгәреп чыккан, сул яңак шешенгән. Шулай да, башка яулык бәйләп, биткә кара күзлек элеп тәвәккәлләп чыгып киттем. Чөнки саклык кассасындагы акчамны алырга кирәк. Барам шулай кача-поса, урамдагы һәр кеше миңа аптырап карый төсле. Танышларны очратудан куркып, погонлы кеше күргән саен сискәнеп, катырак җил иссә дә таралып китәргә торган “җимерек” гәүдәмне көч-хәл белән өстерәп, йомышларымны үтәп йөрдем. Мәдинә кайтканчы тулай торактан чыгып китәргә, аның күзенә башка чалынмаска кирәк иде. Ул мине бу кыяфәттә күрергә тиеш түгел. Кием-салым ише әйберләрне күтәрерлек хәл булмагач, үзем белән акча, документларны гына алдым да, вокзалга юнәлдем...
Инде менә Мәскәү-Ташкент поездында барам...
Әлегә мине эзләүче юктыр. Әлегә югалуымны белүче дә юктыр. Авылдагылар өчен мин Әлмәттә, ә Әлмәттәгеләр мине авылда дип белә.
Шуңа күрә күңелем тыныч. Алдагысын күз күрер. Минем бернәрсә турында уйлыйсым килми. Бары ял итәсем, үзем белән булган бу җан өшеткеч вакыйганы тизрәк онытасым килә. Барысын-барысын онытып, дөньяга өр-яңадан тугандай яшисем килә.
Тормышымны тәүге кардай ап-ак, чиста биттән башлар өчен, үз үземнән качып, бик ерак, бик озын юлга чыктым мин. Үткәннәрдән башка киләчәк юк диләр. Әмма үткәнәргә нокта куелган, пәрдә корылган, август аеның болытлы бер көнендә таныш түгел юллар буйлап, ашкына-ашкына, билгесез киләчәгемә таба, таулар артындагы кояшны эзләп китеп барам. Анда - яңа дуслар, яңа танышлар, яңа серле тормыш. Бәлки әле яңа, саф мәхәббәт тә... Үткән белән киләчәк арасындагы күпер дөрләп янды, кире кайтыр юллар мәңгегә өзелгән. Хәтта поезд тәгәрмәчләре дә, минем уйларым белән килешкәндәй, “тыкы-тыкы” диюеннән туктап, “ө-зел-де, ө-зел-де” дип кабатлый кебек...
Икенче бүлек
Җизнәм яшь вакытта харап чибәр кеше булган. Аның гаилә альбомындагы сурәтләрен карыйм да таң калам. Чиста тулы йөз, тигез кара кашлар, йөрәгеңә утлы ук булып кадалырлык үткен, кыю караш. Ул чәчләр! Шундый куе, күпереп дулкынланып тора. Чибәр инде, чибәр, бу йөздән бер гаеп тапмассың. Карлыгандай кара күзләренең шаккатмалы матур икәнлеге шул тонык сыйфатсыз рәсемдә дә кычкырып тора. Фатыйма апаның бер күрүдә гашыйк булуы гаҗәпмени?! Әнисен елата-елата, артына да борылып карамыйча шул егеткә ияреп чыгып киткән бит авылдан. Әле кая диген, гомер күрмәгән җиде ят җиргә, кырыс кайнана белән кайната янына. Алар газиз улларын туган якка өйләнергә дип кайтарып җибәрәләр. Чыбык очы туганнары инде кәләш тә табып куйган була, бирнәләрен җыештырып, ияртеп кенә китәсе. Төенчекләре өстендә булачак киявен дүрт күз белән көтеп утыра ул кызый. Кайта Ләбиб, кичен киенеп-ясанып тугайга төшеп китә. Апасы кәләшнең ниндирәк икәнен бәйнә-бәйнә аңлата: “Арада иң чибәре булыр, өстендә зәңгәр чәчәкле ситсы күлмәк булыр...” Эзләп таба Ләбиб кызны, кич буе шуның янында бөтерелә, озатып кайта. Өч көннән үзе белән ияртеп алып та китә. Ә теге кәләш төенчекләре өстендә утырып елап кала... Ләкин Фатыйма апаны да кәнфит-күмәч белән көтеп тормыйлар. Мәхәббәт сихереннән бик тиз айный, канатланып менеп киткән җиде кат күгеннән каты җиргә мәтәләп төшә...
Фатыйма апа үзе турында сөйләгәндә, мине ахирәте урынына күреп, күңел төбендәге бөтен серен чыгарып селки:
- Әй сагындым да соң шул чакларда авылны, еламаган көн юк иде. Ләбиб чибәр, миңа гына карап утырмый, төрле якка чаба, аңа кызык кирәк. Ә минем итәк бозга ябышкан, кулда ике бала. Өйдәге эшне тавык чүпләп бетерә торган түгел. Кайнатам харап кырыс кеше иде. И-и, яшәдек инде, ничекләр түзеп бетелгәндер. Яшьлек белән генә сизелмәгәндер.
Хәзер кайнана да кайната да юк, үзләре салган кыр хәтле йортта өчәү яшәп яталар. Ләбиб абый сурәттәге егеткә бөтенләй охшамаган. Гүя ул матур йөзне кемдер кыра-кыра каерып алган да, аның урынына бака тиресе ябыштырып куйган. Җир астында кояш күрми эшләгәнгәме, әллә эше зыянлы булгангамы, мин белгән шахтер абыйларның күбесе әллә нинди гайре табигый яшькелт-кара шадра йөзле, җыерчык өстендә җыерчык.
Ләбиб абый картларча бөкрәеп, иңнәрен җыерып йөри. Ул гадәте дә эше белән бәйледер, мөгаен. Җир астында күкрәк киереп, борын чөеп йөреп булмыйдыр шул.
Ә Фатыйма апа һаман матур әле. Үзен бик карап-тәрбияләп кенә тора. Витаминнарны учлап-учлап ашый. Аның файдасы турында сөйли-сөйли, минем башны да катырып бетерде. Югыйсә төймә-төймә дару эчкәнче, рәхәтләнеп яшелчә-җимеш аша! Әллә каян эзләп йөрисе юк, тулып ята бит. Карбызлар аяк астында тәгәрәп йөри, өрек-алмалар җылы кояш астында изелеп пешә, өз дә рәхәтләнеп сыйлан, сатып аласы юк. Бакчага чыксаң, киерелеп басарга буш урын тапмассың, ни кызганыч булса да, агачтан коелган җиләк-җимешне изеп-таптап йөрергә туры килә. Монда бик тырышсаң да ачка үлеп булмыйдыр, ризык үзе синең арттан йөри.
Мин дә тауларга карап кына утырмыйм анысы, бер атна да кунак булмый, эшкә урнаштым. Дөресе, Фатыйма апа урнаштырды. Үзе эшләгән җирдән бернинди мәшәкатьсез медицина тикшерүе үткәнгә белешмә алып бирде дә, балалар бакчасына тәрбиче итеп кертеп тә җибәрде. Мондагы халык Россия белән чагыштырганда гадирәк, җиңелрәк яши кебек, мең төрле инструкция-кагыйдәләр белән баш ватмыйлар. Бары “Сум-Тәңкә әфәнде”гә генә кадер-хөрмәт зур, акча янчыгың калынрак булган саен юлың киңрәк, сулышың иркенрәк, карашың кыюырак була. Бу “ышанычлы иптәшләр” белән барча ишекләрне дә аяк тибеп ача аласың. Мин моны Әндижанга килеп төшкәч тә аңлаган идем.
Автовокзалга кереп, кассадан билет алдым да, автобусны игълан итүләрен бер гамьсез көтеп утырам. Кузгалыр вакыт җитте, тик белдерү-фәлән биргәннәре ишетелми. Аптырагач, урамга чыгып, үземә кирәкле автобусны эзләргә керештем. Карасам, бу инде кузгалып китеп тә бара. Кулымны селти-селти, билетымны күрсәтеп, туктаттым моны, этелә-төртелә кердем. Автобус тулы халык. Минем билетка сугылган 27 нче урында башына чуклы-чуклы чуар яулык бәйләгән, түгәрәк йөзе кояшта янып-каралып беткән бер үзбәкме, кыргызмы апае киерелеп утыра.
И-и, беркатлы авыл баласы, телемне әрәм итеп әйткән булам бит әле, имеш, ялгыш утыргансыз. Сүземне дәлилләп:
- Минем урын бит бу, - дип билетымны күрсәткән булам...
Керфеген дә селкетмәде апай. Юл хакын шоферның үз кулына тоттырмыйча, кассага (хөкүмәткә!) түләү бер дә килешә торган эш түгел икән монда, кеше рәнҗетү була икән...
Ләкин мине аңлаучы, яклаучы табылды:
- Нәрсә тел әрәм итеп торасың бу тискәре ишәккә?! Билетың кулыңда ләбаса. Куып төшер дә менеп утыр үз урыныңа! Аларны башкача җиңеп булмый. Туйган инде мондагы аңгыра халыктан, сарык көтүе белән бер алар!
Җирән чәчле, мунчала кашлы бер ир әйтте моны. Аның тупаслыгына хәтта мин шаккаттым. Ә кыргыз хатыны тәрәзәгә карап тыныч кына утыруында булды. Әллә ишетмәде, әллә аңламады. Әллә ишетеп тә аңларга теләмәде...
- Күренеп тора, Россиядән килгәнсең. Яңа кеше мондагы тәртипләрне белми әле. Ә мин егерме ел шул кыргыйлар арасында чиләнәм инде. Дәшмәсәң, башыңа менеп утыралар. Татардан да яман халык.
Шул сүзе белән пычаксыз суйды да куйды. Утлы табага төшкән су тамчысыдай куырылып-сискәнеп киттем. Кара ни ди бит, татарлар яман булып нишләгән әле, безнең халыкның моңа ни зыяны тигән? Бу бәндәгә бик нык ачуым килде. Бер сүзне күпме чәйнәргә була инде? Ә ул дәшмәвемне килешү дип уйлады бугай, бөтен салонны яңгыратып сукрануын дәвам итте:
- Урыс килеп күзен ачмаса, ишәк кебек шыр томана булып, хәерчелектә яшиселәр иде. Заводлар төзедек, укыттык, эшкә өйрәттек, кеше иттек тә, хәзер кәпрәеп йөриләр. Яхшылыкны аңлый торган халык түгел болар. Кара син бу чурканы, атасын үтергәнмени, рәхмәт әйтәсе урынга, кан дошманы күреп акая. Юри идиот булып кылана алар. Яши-яши күрерсең әле үзең дә, үзәгеңә үтәрләр. Җебеп торма, куып төшер бу чүпрәк башны урыныңнан!
Рәмзия Габделхакова