

Беренчедән, җиде ят җир түгел, азмы-күпме белгән таныш шәһәр. Икенчедән, анда Женяны очрату өмете бар.
Аны очратасым килү һич тә үлеп сагынудан түгел. Үз-үземне, күңелемне аңлыйсым килә. Нигә шундый хиссез, битараф кешегә әйләндем соң мин? Женяны очратып югалтканчы янып-балкып торган, шат күңелле кыз идем ич, таулар актарырлык көч-күәтем, дәртем бар иде.
Беренче мәхәббәтем белән очрашу, бәлки, үземне аңларга ярдәм итәр? Аның белән араны мәңгегә өзсәм, бар халәтемне биләп алган буш хыяллар томаны таралыр да, өр-яңадан гашыйк була алырмын? Ә бәлки, киресенчә... Женяны күргәч, аңа булган назлы хисләр дөрләп кабыныр, бозланып туңган җаным, ниһаять, уяныр һәм мин кабат дәртләнеп-рухланып яши башлармын?!
Шулай итеп, кулыма диплом алу белән туп-туры Әлмәт ягына юл тоттым. Шәһәр мәгариф бүлегендә билгеләнеп чыккач, мине балалар бакчасына тәрбияче итеп җибәрделәр. Кайда яшәрмен дип баш ваткан идем, бу мәсьәлә дә җиңел генә хәл ителеп куйды: эшчеләр тулай торагыннан урын бирделәр. Ике кешелек җыйнак кына бүлмә. Мин урнашканда бүлмәдәшем эштә иде. Ул кичен генә кайтты. Аңа ялгыз яшәү рәхәтрәк булгандыр, әлбәттә, мин килгәнгә әлләни сөенмәде. Иң беренче соравы:
- Йөргән егетең бармы? – булды.
Мин “юк” дигәч, бик разый-канәгать булып елмайды:
- Алайса, яхшы. Югыйсә Валя егетләр алып килеп үзәгемә үтте. Бу свидание урыны түгел, шуны белеп тор. Кызлар килгәнгә бер сүз әйтмим, ну ир-ат затын җенем сөйми.
Мәдинә миннән олы, егерме җиде-утыз яшьләр тирәсендәге, төскә-биткә матур, тик хатыннар сыман юанрак, эре сөякле, тупас гәүдәле кыз иде. Аның фикер агышы миңа бик яхшы аңлашылды. Күңеле булсын өчен:
- Икебез дә бер уйда икән. Мин дә аларны кешегә санамыйм, - дидем.
Мәдинә миңа үз итеп, хуплап карап куйды.
Бүлмәдәшләр белән дус яшәргә кирәк. Бигрәк тә карт кызлар белән.
Мин сүземдә тордым, бусагабызны сыңар егет тә атлап кермәде. Шуңа күрәмедер, Мәдинә белән арабыз якынаеп, җылынып китте. Моңа үзем дә шатландым, чөнки ул Әлмәт районында гына яши. Авыллары шәһәрдән ерак түгел, шуңа күрә атна саен кайтып йөри. Мине дә үзе белән ияртә. Аларда рәхәт. Әнисе шундый ачык йөзле, ягымлы апа, колхозда сыер савучы булып эшли. Мине үз кызы кебек якын итте, кайткан саен шатланып каршы ала, киткәндә:
- Өебез иркен, уңайсызланма. Рәхәтләнеп кайт, - дигән сүзләр белән озатып кала.
Мәдинә әнисе белән генә үскән. Ул кечкенә чакта ук әтисе аларны ташлап киткән, бәлки шуңа күрә дә ир-ат халкына нәфрәтледер ул. Бу хакта белгәч, алар миңа үз туганнарым кебек якын тоела башлады. Охшаш язмышлы кешеләр икән без. Гәрчә әтием булса да, мине ташламаса да, гамәлдә ул юк. Теге юлы минем белән хәтта ике сүз дә сөйләшмәде. Аның каравы, Кифаясе каршында сандугач булып сайрый.
Мәдинәгә серләремне түкмәсәм дә, бер кайтуда, аулакта калып (Мәдинә йомыш белән иптәш кызы янына киткән иде), Саимә апа белән икәүдән-икәү сөйләшеп утырдык. Әллә үз итеп җылы каравына, әллә бүлдермичә тыңлый алуына, бөтен күңелемне ачтым да салдым аңа. Хәлемә керүче табылганга күңелем булып бераз яшь тә түгеп алдым әле.
- И балакай... Тормыш дигәнең артык катлаулы шул, яшь чакта түгел, чәчең агаргач та аңлап бетерә торган түгел. Иң мөһиме, эчеңдә ачу саклама, үскәнем, дошманыңны да аңларга, гафу итәргә тырыш. Кешене аңларга теләсәң, үзеңне аның урынына куеп карарга кирәк, - диде Саимә апа. - Эчтәге ачу кешене корт кебек кимерә ул, бөтен чир шуннан килеп чыга. Әтиеңә дә җиңел түгелдер. Болай бер хәбәрсез, үз-үзеңне ашап йөргәнче, кайтып күрен син, үскәнем. Аңлашып яшәргә кирәк, үкенечкә калмасын.
- Саимә апа, ә сез ирегезне гафу иттегезме соң?
- Кичердем мин аны. Мәдинә генә гафу итә алмый. Шул нәфрәте аркасында егетләрне янына якын җибәрми дә инде. Лутчы ялгыз яшим, ди. Алай ярамый, һәр кошның үз пары булырга тиеш. Югыйсә тормышның ни яме бар?
- Әти аркасында мин әнисез калдым...
- Алай димә, үскәнем. Барыбызны да язмыш йөртә. Кайчан үләсебез тәкъдирдә язып куелган инде, вакыты җитсә, нишләсәң дә юк. Калганы сәбәп кенә аның. Аллаһы Тәгаләнең әмереннән башка яфрак та селкенмәс, ди.
Аның сүзләре белән килешмим мин. Язмыш диләр, тәкъдир диләр... Җир шарында миллионлаган кеше яши, кем алар өчен тормыш планы төзеп утырсын?! Киләчәкне түгел, иртәгә, алдагы мизгелдә үзен ни көткәнен дә белми яши бит кеше. Ходай ничек күреп-күзәтеп, ярдәм итеп бетерсен ди?! Юктыр ла, кеше үз язмышын үзе билгелидер. Әгәр кемдер безнең өчен төзеп-корып куйган юл-сукмактан гына барсак, зиһен-акыл дигәннәре ниемә кирәк соң ул чагында? Атла рәхәтләнеп өстәгеләр күрсәткән әзер юлдан, тәкъдирдә язылганны үтәп тыныч кына яши бир. Уйлап баш ватасы да юк. Явыз гамәлләрең өчен ояласы, үкенәсе дә юк. Мин тәкъдирдә язганча эшләдем, дисең дә, шуның белән бигайбә, вәссәлам...
Олы кешегә каршы сөйләп, үземне тәрбиясез итеп күрсәтәсем килмәде, бу уйлар дөньяга чыкмый, күңелдә генә калды.
Саимә апа сүзен дәвам итте:
- Әтиеңне гаепләргә хакың юк, Наргизә. Ата хакы, ана хакы изге нәрсә ул. Мәдинәгә дә күпме сөйлим, юк, тыңламый, әтисен якын да китерми.
- Ул киләмени?
- Кызын ташламады Илһам, гел ярдәм итеп торды. Шуңа күрә аңа бер үпкәм юк.
Саимә апаның сүзе миңа бик сәер тоелды, үзеңне газап утларына салган сатлыкҗан ирне гафу ит, имеш!
- Ә мин хыянәтне мәңге кичермәс идем! – дидем.
- Кичермәгәннән ни файда? Үзеңә генә авыр була ич. Ачу саклап йөрмә, үскәнем, кайт, аңлаш әтиең белән, - диде Саимә апа.
Тик ул күпме үгетләсә дә, мин үземнекен иттем, кайтмадым...
Әлмәт Казан түгел, тик Шатлык та түгел. Эзләгән, күрергә теләгән кешеңне һәр көнне очрата алмыйсың.
Бирегә килүемә ике айдан артык вакыт үтте инде, ә Женяны күрергә насыйп булганы юк әле. Аның каравы, кибеттән чыгып барганда, Хәмидә апа белән маңгайга-маңгай сөзештек. Танымаганга салышып, тиз генә үтеп китмәкче идем, үзе күреп өлгерде:
- Бәрәч, Нәргыйзә!
Хәмидә апа минем исемне гел шулай бозып әйтә, үземә калса бик тә матур, бик тә назлы кадерле исемем аның авызыннан чүпрә салгандай күпереп-бүртеп, тупас яңгырашлы Нәръхыйзәгә әйләнеп чыга.
- Син нишләп йөрисең монда?
- Базарга килгән идем.
- Әтиең беләнме?
- Юк, үзем генә.
- Син кайда соң хәзер? Укып бетергәнсеңдер бит?
- Бетердем, райүзәктә, мәктәптә эшлим.
- Зарплатаң күпме?
- Җитәрлек.
- Кияүгә чыкмадыңмы әле?
- Юк, чыксам, белми калмас идегез.
- Хәзерге яшьләргә ышаныч юк.
- Миндә ышаныч бар!
Шулай дигәч, Хәмидә апа, әйтер сүзен онытып, авызын ачып калды. Ничек әле болай, бер мокыт авыл кызы бик масаеп “Миндә ышаныч бар!” дип тора? Нинди хикмәте бар?
Хәмидә апа “э-э-э” дип торган арада мин хушлашып китеп бардым.
Үзләре яшәгән урамда сөйләшеп торсак та, чәй эчәргә дә чакырмады “туганкай”.
Әлмәттә авылдашлар күп, әллә ничә танышны күрдем инде. Минем биредә эшләвем-яшәвем хакында сүз безнекеләргә барып ирешми калмагандыр. Тик ул тарафтан бернинди хәбәр юк. Әтием: “Кызым, хәлләрең ничек?” – дип, килеп хәлем белсә, күңелем эрер, бар үпкәм онытылыр иде дә бит. Өметен өзеп, миңа бөтенләй кул селтәмәгәндер ич?!
Ә беркөнне авылдашлар үзәк өзгеч, коточкыч хәбәр китереп тапшырдылар: Кифая авырлы! Кифая минем әтиемнән бала көтә!
Эчемә суык кереп тулды. Бар өметләр өзелде. Әтигә мин кирәк түгел. Мин - кисеп ташланган тырнак. Уртак балалары тугач, энемә дә көн калмаячак...
- Ни булды, кызый? - Елаудан кызарынып-шешенеп беткән күзләремне күреп Мәдинә курка калды. – Берәрсе үлмәгәндер бит?
- Үлмәде... туарга тора...
- Елан! Кара ничек үзенә бәйләмәкче була, – диде Мәдинә, мине тыңлап бетергәч. – Бала тапканда үлсә ярар иде.
- Яхшы булыр иде, - дидем мин дә.
Гомеремдә беренче тапкыр кешегә үлем теләдем. Күңелемнең бик тирән бер почмагында рәхимсезлек дигән яман сыйфат яшеренеп яткан икән. Әбиемнең, шайтан барыбызда да бар, ирек бирсәң, баш күтәрергә генә тора, диюе хак икән...
...Бар күңелем белән әтине көтсәм дә, теләгем кабул булмады. Минем янга әти түгел, Кифая апа килде. (Апа инде, апа... яшьтәш түгел лә!)
Балаларның көндезге йокы вакыты иде, кызлар белән чәй эчеп утырабыз. Ишек ачылган тавышка борылып карасам, бусагада Кифая апа басып тора! Корсагы иягенә җиткән, йөзен кара тап баскан, яңаклары суырылып төшкән. Шул хатынны яратамы әти, булмас, кит моннан. Әни бит моның янында чәчәк иде.
Аны күргәч тә урынымнан кузгалмагач, ул үзе дәште:
- Наргизә, кил әле, сиңа сүзем бар иде.
Икәү киенү-чишенү бүлмәсенә чыктык.
- Исәнме...
- Исән!
Минем җавап шактый дорфа янгырады.
Кифая апа берни сизмәгәндәй тыныч кына сүз башлады:
- Больницага УЗИга күренергә килгән идем. Соңга калганмын, прием беткән икән. Иртәгә иртүк барасы була инде. Бер килгән сине дә күреп, хәлләреңне белеп чыгыйм дидем...
- ...
- Ник бер дә кайтып күренмисең? Әтиең дә, әбиең дә көтә. Алай ярамый бит инде...
Бу сүзләренә дә коры гына җавап бирдем. Үзен күрәсем килеп тормаганны аңласын:
- Алдама, беркем көтми мине! Беркемгә кирәгем юк.
Кифая апа:
- Син белмисең бит... - дип нидер әйтә башлаган иде, ачу белән аны бүлдердем:
- Беләм, бик яхшы беләм! Исегездә дә юк! Шул гомер минем белән кызыксынган кеше булдымы?!
- Нишләп булмасын? Уйлама, бездә дә йөрәк бар, әтиең гел хәлеңне сорашып-белешеп тора.
- Әтине күргән дә, ишеткән дә юк.
- Ышанмасаң, Роза Мәхмүтовнадан сора.
Роза Мәхмүтовна – безнең бакча мөдире. Чынлап та, аңа шалтыратып, сөйләшеп торды микәнни әти? Кифая олы башын кече итеп алдашмас бит. Алайса, ник Роза апа миңа берни сиздермәгән? Әти әйтмәскә кушкандыр, мөгаен.
Бу бик тә, бик тә күңелле хәбәр иде. Эчкә бераз җылы керде. Тик Кифая апага берни сиздермәдем. Бу оятсыз хатынны мәңге якын итәсем юк. Корсагындагы баласы да энем белән икебезгә көндәш булачак җан гына. Бәхетле җан, безгә тиешле наз-мәхәббәт, кадер-хөрмәт хәзер тулаем аңа эләгәчәк. Төпчек бала, җитмәсә соңарып та туса, бик кадерле була ди ул. Әти аны кулыннан да төшермәс инде.
- Ярар, сорармын.
- Наргизә, әниең үлгәннән соң әтиең миңа өйләнмәсә, сиңа ни җиңеллек булыр иде соң? Синең үз тормышың ләбаса. Ир-ат барыбер ялгыз яши алмый, мин булмасам, башкасы табылыр иде. Нигә шулай дошман күрәсең мине?
- Син булмасаң, әти белән чапмасаң, әни үлмәс иде!
- Мин түгел, Гөлзада үзе безнең арага керде. Мидхәт - минем яшьлек ярым, бар гаебем - аны яратуым.
- Яраткач, нигә башкага кияүгә чыктың соң?! Ник ирең үлгәч кенә әтине искә төшердең? Хәзер нишләсәң дә юк инде, әнине кайтарып булмый.
- Беребез дә мәңгелек түгел.
- Әнигә кырык та тулмаган иде.
- Язмышы шулдыр.
Тагын шул язмыш! Бу да үз гөнаһын язмышка сылтамакчы. Дәртеңне тыя алмыйча, кеше иренә асылынсаң, язмыш була инде ул. Беркемнең дә үзен гаепле итеп калдырасы килми шул. Тукта, нәрсә дип минем алда шулай акланып маташа соң әле бу? Шул гомер дәшми йөрде-йөрде дә, хәзер исенә төшкән, ике арага күпер салмакчы була.
- Әнинең рәнҗүе барыбер төшәчәк, барыбер рәхәт күрмәячәксең!
Рәмзия Габделхакова
(дәвамын иртәгә укыгыз)