

Кем беренче сүз башларга тиеш? Ялгышмасам, һич тә гаепләнүче түгел. Башта сүзне судья ала. Шулай булгач, телеңне тешлә дә, чәй эчүеңне бел, качкын кызый.
Ләкин бернинди сөйләшү булмады! Төшен дә, кичен дә булмады. Мине тавышсыз-тынсыз гына “ыру”га кабул иттеләр. Ошаса ошый, ошамый икән, бигайбә, башны ташка бәрергә җыенмыйбыз.
Ике як та горур иде.
Мин түземсезләнеп Илнарны көттем. Аның елый-елый Кифаядан зарлануын, үги анабызны хурлавын көттем. Бар күңелем шуны тели иде.
Кифая безнең әнидән ким булырга тиеш. Ул бары тик хурлауга лаек. Утырмасын монда бер гөнаһсыз фәрештә кебек авызын бөреп. Мин аңа “әни” дияргә җыенмыйм. “Әни” түгел, хәтта “апа” дияргә дә теләгем юк әле. Мин аның күзенә чүп булып керәчәкмен, йөрәгенә үтмәс пычак булып кадалачакмын... Тыштан тыныч кына йөрсәм дә, эчемдә мәкерле, кара уйлар кайный. Энем белән бер сүздә булсак, күрмәгәнен күрсәтәбез әле бу явыз хатынга! Дөньяга ник килгәненә, безнең бусаганы атлап кергәненә үкенер. Минем куенда ике атна вакыт бар, аның бер көнен дә әрәм итмичә, уртак дошманга каршы кискен көрәш башларга кирәк.
Тик өметләрем акланмады... Су буеннан ачыгып кайткан энем мине тыңлап та тормыйча, тизрәк өстәл янына ябырылып ашарга ябышты. Бүләк итеп алып кайткан костюмны киеп тә карамады, әй, барыбер пычрана, аны саклап йөрисем юк, диде. Шулай инде ул бала-чага, урам көчеге кебек җирдә аунамаса күңеле булмый. Тик барыбер кәеф төште. Апасының хәтерен саклап булса да бер киеп караса соң! Энемне шатландырасы килгән иде, ә аның исе дә китмәде, тамагын ялгады да тагын урамга чыгып чапты.
Кояш баеганда каберлеккә керергә ярамый икән. Әни каберенә барып киләм, дигәч, әби каршы төште. Башта мунча кер, иртәнге якта менәрсең, диде.
Төштән соң әти дә, Кифая да эшкә китеп бардылар, мунчаны үземә ягарга калды. Ул кичне клубка чыгарлык рәт булмады, юынып кайттым да, урынга тәгәрәдем. Йокысыз төннән, юлдан соң, кичерешләрнең күплегеннән шул хәтле арыткан иде, хәтта кичке ашны да ашап тормадым.
Иртән Илнар белән каберлеккә менеп киттек. Ул теләмичә генә иярде. Чөнки тәмләп йоклап яткан җиреннән кузгаттым.
- Мин нигә анда, нәрсәсен карыйсың соң аның? – дип киреләнгән иде, әби:
- Бар, бар, апаңа иптәш булырсың, - дигәч кенә урынынан кузгалып киенә башлады.
Энем миннән читләшкән, шул гомер күрешмәгәч соң.
Каберлекнең күгәреп беткән тимер капкасы ыңгырашып кына ачылды. Башка дөньяга киткәннәрнең сагышлы, тын йортына килеп кердек.
- Без Дилбәр белән әнә теге каен башына менгән идек, - диде энем, Идрис бабай кабере өстендә үскән карт каенга күрсәтеп.
- Дилбәр дә мендеме?
- Әйе, ул маймыл кебек, выжт итеп менә дә китә.
- Маймыл күргәнең бармыни?
- Бар. Әти безне Әлмәткә алып барды. Анда зоопарк килгән иде.
Тиз оныткан Илнар... Әнине бер дә сагынмыймы икән? Ә бәлки шулай булуы яхшырактыр да. Шул яшьтән кайгырып, уйга батып йөрсә, ни була ул аннары. Энемнең дөнья шатлыкларын онытып, гел елап яшәвен үзем дә теләмим ич.
- Монда быел җиләк күп булды. Һәр көн саен менеп җыйдык. Рәхәтләнеп ашадык.
- Кабер таптап йөргәнсездер инде.
- Юу-ук, кабер таптамадык без.
Энемнең күңеле җәйге көн кебек аяз. Кышкы хәсрәтләр язгы сулар белән агып киткән.
Әни кабере янына килдек. Ул тимер чардуган эчендә калган, уртада аның исеме, туган, үлгән елы чокып язылган мәрмәр таш тора. Кабер өстендә беләк буе чыршы үсеп утыра. Күренеп тора, карап-чистартып торалар. Чардуган да пөхтә итеп буялган.
- Әни белән икәү буядык, - диде энем.
Илнар авызыннан беренче тапкыр “әни” сүзен ишеттем. Кифаяга “Әни” ди! Үртәлеп, хәтта ачу белән:
- Нинди әни булсын ул сиңа? Менә безнең әниебез! – дим.
Илнар гаепле кешедәй башын ия:
- Әни дип әйтергә куштылар бит...
- Ә син әйтмә!
- Нәрсә диим соң?
- Кифая апа диң.
- Алай әйтсәм, әти ачулана. Әби дә.
- Ә әни? Әни нәрсә дияр?
- Безнең әни үлде бит инде, апа...
- Сине Кифая тудырмаган1 Тудырмаган да, имезмәгән дә! Әнине онытма! Бер генә безнең әниебез! Бер генә!!! Ике әни була алмый.
- Ачуланма инде, апа... Шулай ияләштем бит. Кифая апа яхшы ул. Дилбәр дә яхшы.
- Яхшы булса, бар алар янына! Синең әниең анда, минеке монда. Бар үз әниең янына!
Илнар карышып тормады, авызын турсайтып китеп тә барды. Мин әйткән сүзләрем өчен үкенеп, аның үпкәләп җыерылган ябык иңнәренә кызганып карап калдым. Йә, җиде яшьлек бала ни аңлый инде? Аңа исән, тере әни кирәк. Кабердә яткан әни аңа ни бирсен, ни җылыта, ни юата алмый. Ана назын күрми дә калды бит балакай. Кем якты чырай күрсәтә, шуңа сыена инде хәзер.
Телевизордан бер кызыклы тапшыру караган идем. Инкубатор чебиләре белән үткәргән тәҗрибә турында сөйләделәр. Йомыркадан баш төртү белән болар янына гап-гади туп куялар. Чебиләр гел шуңа елышкан, тупка карап чыелдашкан. Байтак вакыт үткәч, тупны тәгәрәтеп җибәрәләр. Чебиләр пипелдәшеп аның артыннан йөгерә, туктагач, сөенешеп кабат тупка сыеналар икән. Менә шулай... Дөньяга килү белән һәр җан иясе үзенә әни эзли, күрәсең. Тик ул җансыз тупта нинди җылы тапты икән наныкайлар?!
Энемне дә, үземне дә кызганып күзгә яшь тулды. Кабер кырына тезләнеп утырдым да әни белән сөйләшә башладым. Ни әби, ни әти, ни Кифая минем хәлемне сорамадылар, тормышым белән тамчы да кызыксынмадылар. Әни булса, энәсеннән-җебенә хәтле төпченер иде. Әни хәзер сөйләшә алмый, бәлки рухы ишетәдер, тыңлыйдыр, күрәдер мине? Һәрхәлдә моның шулай булуына ышанасым килде, шуңа күрә яшьләремә буылып сөйләдем дә, сөйләдем. И әнием, газизкәем... Ятим Тукаепбыз язганча: “Барча күңелләрдән җылы, йомшак синең каберең ташы...”
... Көне буе күңелемә урын тапмый аптырап йөрдем. Бер эшкә кулым бармый. Туган йортымда гүя кунак, чит кеше идем. Әнинең юклыгы һәрнәрсәдә, хәтта өйнең һавасыннан ук сизелә кебек. Шундый бушлык, бу бушлыкны беркайчан да, беркем дә тутыра алмаячак. Ул бушлык гомерлек, бәхет алмасының бер өлешен үлем тешләп алган... Әнисен югалткан кешене бернинди сүзләр дә юата алмый, йөрәкнең түренә үк кереп урнашкан бу әрнү мәңгелек, ул соңгы сулышка кадәр озата барачак. Вакыт дәвалый диләр. Юк, дәваламый, бары тик авыр хәсрәт белән яшәргә өйрәтә, кеше үз кайгысына ияләшә, күнә, шул гына...
Әби быел эшкә йөрми, намаз укый башлаган. Бәлки шуңа холкы бераз йомшара төшкәндер. Кифая белән дә бик ипләп сөйләшә. Яшь чагы түгел, аның кулына каласы барын уйлыйдыр. Сәер, баласын ияртеп килгән, кешедән калган бу хатын әниемә караганда кадерлерәк булып чыкты әле. Әбием аны рәнҗетсә-кыерсытса, рәхмәт кенә әйтер идем югыйсә. Кифаяның рәхәт яшәвенә ачу килә. Күз яшьләре, рәнҗү төшә, диләр тагы.... Төшә, пычагым!
Кичен киенеп-ясанып клубка чыгып киттем. Берьялгызым. Римма Түбән Камага эшкә урнашырга китеп барган. Быел безнекеләр урта мәктәпне тәмамлады бит. Сәлим нинди исәпләр белән йөридер. Аның белән күптән хәбәрләшкән юк. Бүген очрашкач, сөйләшербез инде. Тик аны тамчы да сагынмадым. Болай кызык түгел. Шул кадәр салкын, хиссез кешемени мин хәзер?! Бар күңел җылымны, сөю хисләремне Женяга сарыф итеп бетердемме әллә? Гомер буе янарга тиешле учакны, чыбыклар өстәп яшәтәсе, саклыйсы урында, бензин сибеп, бер мизгелдә дөрләтеп, ашыгып сүндергән кебек...
Үзебезнекеләрдән Рәшит белән Лилияне генә очраттым. Лилия мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, Казанга университетка керәм, ди. Аңардан сыйныфташлар турында сораштым. Барысы да калага китү ягын карый икән. Кем укырга, кем эшләргә. Бездән генә калмаган, мәктәпне тәмамлау белән яшьләр шәһәргә илтүче олы юлга чыгып баса... Ярты авыл Әлмәт белән Чаллыга күчеп бетте бугай инде. Ә Сәлим авылда калмакчы була икән.
- Тиле инде, монда ни бар соң? Җыен карт-коры арасында мүкләнеп бетәрсең, - ди Лилия.
Сәлим үзе клубта күренмәде. Лилия карашым белән аны эзләвемне сизде, ахры:
- Кырда ул, әтисе белән, уборкада.
Никтер күңелсез булып китте. Бүген мине кем озата кайтыр? Булмаганда ярап куя иде әле, ни дисәң дә иптәш.
- Наргизә, мин әйтмәсәм, башкалар әйтер, Сәлим Югары авыл кызы белән очраша. Син бит аны барыбер яратмыйсың, үртәп кенә йөрдең. Ә Зәйнәп Сәлимнең күзенә генә карап тора.
Йөрәккә утлы күмер төште... Барыбер түгел икән шул... Кулыңдагы алманы үзең ашамасаң да, кешегә бирәсе килми. Шулай да эчтәге ялкынны тышка чыгармадым, Лилиянең хәбәренә исем китмәгәндәй:
- Әйе шул, без Сәлим белән дуслар гына, - дигән булдым. Аннары көлә-көлә:
- Әле чак кияүгә чыкмый калдым, кызый, - дип, лагерьда булган хәлләрне сөйләргә тотындым.
Лилия, ышанырга моңа юкмы дигән сыманрак, күзләрен кыса төшеп, үтә дә җитди кыяфәт белән тыңлады. Тик миңа кушылып көлмәде:
- Мескен егет, бигрәк мыскыл иткәнсең. Миңниса әбидән калышмыйсың, усал инде үзең,- диде.
Ул кичне клубтан ялгызым кайттым.
Ни авылда, ни өйдә торасым килмичә, җаныма урын тапмый, икенче көнне үк җыендым да, Казанга китеп бардым...
Ул елны минем кадәр тырышып урам себерүче тагы берәр дворник булдымы икән Казанда?!
Әлмәттә Женя яши. Әлмәттә тагы әтинең бертуган абыйсы яши. Миндар абыйларда мин бары бер генә тапкыр кунак булдым. Шунысы да җитте, башка барасы килмәде.
Ул елны мин бишенчене тәмамлаган идем. Җәй башында әтине Әлмәткә укырга җибәрделәр. Шәһәр күреп кайтырсың дип, әти мине дә үзе белән ияртте. Без Миндар абыйларда яшәдек. Әти көне буе укуда, абый эштә, Венера рәхәтләнеп лагерьда ял итә, ә мин Хәмидә апа карамагында идем. Мин аның өчен, һич арттырмыйм, күктән төшкән бәхет булдым. Әзер ялчы булдым мин аңа. Иң башта бакчасын аркылыга-буйга утап чыктым. Хәмидә апа, (ни могҗиза!) чүп үләннәрен һич тә яратмый икән: “Җенем сөйми шуларны!” – дип, минем янда уралып йөрде. Сөймәгәч, тот та ута. Ләкин кызарткан очлы тырнаклар кызганыч, педикюр әрәм була, чүп үләннәре кулны да тупаслата икән. Ә Хәмидә апаның эшендә халык “культурный”, анда “авыл хәерчесе” кебек йөреп булмый.
Бакчада эш беткәч, подвалга төшеп киттек. Урман булып үреп утырган былтыргы бәрәңгеләр дә мин килгәнне “тилмереп көткән” икән, шуларны чыгарып түгәргә кирәк булды. Кунакка дип җыенып чыгып киткәндә, Хәмидә апаның подвалын җыештыру безнең планга кермәгән иде. Шуңа күрә әнием өр-яңа күлмәкләремне кидереп-тоттырып җибәрде. Подвалдагы эш фронтын күргәч, мин курка калдым: матур күлмәгем пычраначак ич монда. Ләкин Хәмидә апа “юатты”:
- Җылы су краннан шаулап агып тора, юарсың.
Ялым шәһәр күреп түгел, Хәмидә апага хезмәт итеп үтсә дә, яхшы сүз ишетергә барыбер насыйп булмады. Күрше апасына:
- Кеше көйләп туйдым инде, кайчан китәрләр. Таптылар яхшы урын, миндә гостиницамыни, - дип сукранып утыруын үз колагым белән ишеттем...
Бездә дә кунак йорты түгел, әмма атна саен диярлек көтүләре белән кайталар, мунча кереп, рәхәтләнеп ял итеп китәләр. Булышыйк әле диюче юк. Алар – кунак. Әнием мич тутырып ипи пешерә, аяк табаннары янганчы боларны көйләп чаба. Мин үрмәләп бәрәңге утап йөргәндә, кызлары Венера: “Айда уж, кончай быстрее, я купаться хочу... “ дип янымда кыбырсып тора иде. Булышса, “быстрее” булыр иде дә бит, шәһәр кызының иеләсе, җирдә пычранасы килми.
Авыл кешесенә кимсетеп карасалар да, күчтәнәчләрдән баш тартмый үзләре, сөт-каймагын да, ит-бәрәңгесен дә төяп алып китәләр...
Озын сүзнең кыскасы шул: Әлмәттә туганнарым бар дип өметләнеп барып керә торган түгел.
Ләкин мин барыбер эшкә Әлмәткә кайтып урнашырга булдым.
Рәмзия Габделхакова
(дәвамын иртәгә укыгыз)