

- Валлаһи! Менә шундый бәхет ишелеп төште миңа. Торговляда ир-ат дефицит, шуңа күрә бик кадерле затлар без. Таныш булыгыз: сезнең алдыгызда - Нарат үзәк универмагы директоры Булат Азатович Усманов үзе булыр! Шәп яңгырыймы?
Булатның һаваланып сөйләшүе миңа ошамады, аны җиргә төшерергә теләп, киная белән төрттереп куйдым:
- Яңгырый! Буш кибеттә бигрәк тә шәп яңгырый! Иптәш директор, товарыгыз кайда соң? Сезнең патшалыкта тотып алырдай әйбер таба алмадык.
- Әй, заманнан артта калган бичара олан! Кибеттә була димени яхшы әйбер?! Затлы товар затлы хуҗаларын көтеп складта ята ул! – дип җавап бирде Булат.
- Алайса, әйдә, алып бар складыңа!
Мондый әрсезлекне көтмәгәндер, күрәсең, егетебез аптырап калды, бераз баш кашып торганнан соң гына:
- Нәрсә кирәк соң сезгә?- дип сорады.
- Без - байлар, безгә күп кирәк!
- Кием-салыммы?
- Әйе инде, матур киенәсе килә бит.
- Әйдәгез, алайса, минем белән.
Булатны очратуым яхшы булды, сәүдә базасының чүпрәк-чапрак складына кереп, рәхәтләнеп сайландык. Монда шактый караңгы һәм салкынча иде. Шулай булса да, үзебезгә кирәкле әйберләрне таптык, кызлар борыны сизгер бит. Склад мөдире, карсак буйлы, мул күкрәкле бер апай, болай иркенләп йөрүебезгә эче пошып:
- Булат энем, синең хакка гына инде, - диде. - Тизрәк булыгыз түлке, хуҗа күрсә, кирәкне бирә, - дип гел ишек ягын күзәтеп, тынгысызланып торды.
Авылга кайтасымны исәпләп, үземә генә түгел, энемә дә бик матур спорт костюмы алдым. Складтан баеп, шат-канәгать чыктык. Ярдәме өчен рәхмәтләр укый башлаган идек, Булатыбыз каш җыерып:
- Ай-һай, ансат котылмакчы буласыз! Рәхмәт - коры сүз генә ул, - диде.
- Ничек юешләтик-бәхилләтик соң? Бушка алмадык, акчасын түләдек. Тагын ни бирик? –дип елмайдым мин.
Булат көлде:
- Үзең кирәк, үзең! Кал монда гына, Наргизә! Менә дигән егет ич мин. Үзеңне үзең мактамасаң тагын кем мактый?
Мин артистларча кыланып, кулымны йөрәк турысына куйдым:
- Булат, изгелегеңне мәңге онытмам! Син мәңге минем йөрәк түрендә яшәрсең!
- Их, Наргизә... – дип авыр сулап куйды Булат. - Син бүген үк китмисеңдер бит?
- Юк. Менә Әлфирә белән бәйрәм оештырмакчы булабыз әле. Җәй буе урман эчендә ятып чисти кыргыйланып беттек, шәһәр күрергә исәп.
- Кичен очрашыйк, алайса. Сагындым бит үзеңне, - диде Булат.
Яхшылык эшләгән кешегә ничек караңгы чырай күрсәтәсең? Ярый, кил, очрашыйк, дидем.
Без ул көнне Әлфирәнең туганнарында кунарга ниятләгән идек. Кичен Василий белән Булат килеп, безне дискотекега алып киттеләр. Яшьләр арасында ул чакта бик популяр булган “Мираж” төркеменең дәртле җырлары астында хәлләр беткәнче биедек. Кайтканда төркемебез аерылды, Әлфирә белән Василий бер якка, Булат белән без икенче якка китеп бардык.
- Уникедән дә калма, җиңгидән яхшы түгел, - дип кычкырып калды Әлфирә.
Аягымда яңа алып кигән үкчәле туфли иде, бии-бии, йөри-йөри, табанымны кырып бетерде. Шуның әрнүенә түзә алмыйча, Булатны ишегалдына сөйрәдем, уфылдап шундагы эскәмиягә килеп утырдык. Туфлиләрне тизрәк салып аттым да, табан ышкырга керештем:
- Ай Алла, бетте аягым, ничек кайтып җитәм инде хәзер? Вәт дивана, искесен чүплеккә ташладым бит. Яланаяк йөрергә калам бугай.
- Кая булышыйм, - диде Булат һәм... мине кочагына җыеп, үбәргә үрелде. Башымны чак читкә борып өлгердем. Аның хәтере калды:
- Өзелеп яраткан кешең бармы соң, Наргизә? Нигә шулай карышасың? Әллә мине кешегә дә санамыйсың инде?
- Саныйм... Яхшы кеше син. Ә мин начар... Чынлап әйтәм, пар түгел мин сиңа. Күңелем котып кебек салкын, буш... Бер гөл үсми анда...
- Үсмәсә, су сибәрбез, колагыннан тартырбыз! Менә шулай... – Булат шаярып минем колакка үрелә.
- Көлмә! Кызык дип беләсеңме әллә? Бәлки минем дә кемне дә булса өзелеп яратасым киләдер...
- Вакыты җиткәч яратырсың. Алай кырт кисмәле син, Наргизә. Мин бит ашыктырмыйм. Уйла, бәлки кушылырбыз. Мәхәббәт дип... Яши-яши күнәсеңдер инде бер-береңә. Беркем дә алай чупылдашып үбешеп тә, кочаклашып тормыйдыр.
- Ияләшү мәхәббәт түгел инде ул. Әнә, эт-мәче дә кешегә ияләшә.
- Таптың сүз! Эт-мәче, имеш... Аларның адым саен мәхәббәт анда.
Мин көлеп җибәрәм.
- Сиңа кызык. Ә кешенең йөрәге яна. Шулай да... Турысын әйт, Наргизә, өмет бирәсеңме миңа?
- Юктыр... Ышандыра алмыйм. Авылда йөргән егетем бар. Ул да көтә, өметләнә... Аңламыйм мин үземне, Булат. Буталдым, адаштым бугай бу дөньяда... Кыска гына гомер эчендә дә күпме ялгыштым инде. Ичмасам, киңәшергә әнием дә юк! Оныт син мине, Булат, үз дигәнең табылыр әле.
Булат башын югары чөеп, карашын август күгенең якты йолдызларына төби:
- Оныт, имеш...
Аның тавышы артык боек, төшенке. Булатны юатыр, күңелен күтәрер өчен бер сүзем җитәр иде. Тик мин ул сүзне әйтә алмыйм. Татлы ялганга караганда ачы булса да дөреслек хәерлерәктер.
- Оныт, имеш... – дип кабатлый Булат. - Алай ансат кына булса икән ул! Шулай да югалтышмыйк, Наргизә.
Мин Булатка карап уйга калам. Тиң яр, үзеңә насыйп яр нинди була икән ул? Дөньяда яхшы егетләр күп, ләкин барысын да яр итә алмыйсың бит. Үзеңә дигәнне бер күрүдә, бер карашта танып-сизеп аласыңдыр, мөгаен. Җаның-тәнең белән аңа тартыласыңдыр. Ләкин күңел күзең сукыр булып, күрми үтүең дә бар. Булат яхшы мөнәсәбәте, матур сүзләре белән тәки үзенә ияләштерә бугай. Аны кире кагып ялгышмыйммы мин? Мәхәббәт йә бар, йә юк... Икеләнергә ярамый, вакытында китә белергә кирәк.
Хушлашканда кистереп әйтәм:
- Мин сине яратмыйм, Булат, өметеңне өз. Әйбәт егет син, әйдә, дуслар гына булып калыйк.
4
...Авылга якынлашкан саен йөрәгем ныграк тибә, күңел тынгысызлана. Китүемә ярты елдан артык узды, өйдәгеләр турында берни белмим. Кайтасы килә дә, юк та. Авылны бик сагындым. Сөекле энемне, күңелдәге рәнҗү-үпкә хисләре басылмаса да, әтиемне дә күрәсем, хәлләрен беләсем килә. Якты дөньяга күземне ачканнан бирле гел янәшәмдә булган усал әбиемне дә юксынырга өлгердем. Зәһәр сүзләренә, кырыс холкына күнгән- өйрәнгән инде, нинди булса да җиде ят кеше түгел, үз әбием.
Ләкин өйдә ике ят кеше бар... Берсе –Кифая, икенчесе аның кызы – энем белән яшьтәш булган Дилбәр. Кифая апа кызын әнисендә калдырып килергә тиеш иде, ләкин аерым тору икесенә дә кыен булгандыр, күрәсең, ул да хәзер бездә яши икән. Бер хатында әтием шулай язган иде. Кыскасы, бездә бер көтү халык хәзер. Мине ничек кабул итәрләр дә, үзем ничекләр түзеп бетәрмен - хәтта күз алдыма да китерә алмыйм. Үги ана янына кайтуның бер кызыгы-шатлыгы юк икән...
Ә ул, үч иткәндәй, иң беренче булып очрады. Капканы ачуым булды, буш чиләкләрен күтәреп каршыма килеп тә чыкты. Әллә ничек куырылып, өшеп киттем. Ул да мине күргәч аптырап калды кебек. Соры күзләрен зур ачып миңа төбәлеп карап торды-торды да:
- Кайттыңмы? – диде.
Бу искиткеч акыллы сорау иде! Соравына күрә җавабы да булды:
- Юк, кайтмадым. Үтеп барышлый гына сугылдым.
Ул минем кинаяне аңлады, тик сер бирмәде, тыныч кына:
- Кер, әбиең өйдә. Әтиең эштә әле, - диде.
Тик мин өйгә керергә ашыкмадым. Кифая чыгып киткән арада ишегалларын, бакчаларны карап-тикшереп чыктым. Ниләр майтарып ята икән бу монда? Әнием бакча тутырып чәчәкләр үстерә иде, җәй буе аллы-гөлле чәчәкләр арасында хушланып йөри идек.
Кифая чәчәкләр үстерми икән. Бакчада шактый үзгәреш сизелә. Чия, кура җиләк, карлыган куаклары шактый тапалган, сирәгәйгән. Аның каравы түтәл-түтәл кишер, кыяр, помидор үсә. Эре-эре помидорлар сабагында килеш кызарып-пешеп утыра. Безнең үги анабыз харап уңган апай икән... Ярар, шулай булсын, һәркем үзенчә тырыша, кем чәчәк, кем кыяр үстерә. Кышын авыз тутырып яшелчә ашарлар. Ләкин әтинең кишер-кәбестәгә бик исе китми шул. Әни табынга салат ише нәрсә куйса, йөзен чытып, силос белән тамак туймый, ашыңны чыгар, дия иде. Аңа өй токмачы да, ит ризыгы булсын. Хәер, әнигә каты булган белән түгел, сөекле Кифаясы кулыннан шалкан ашарга да ризадыр бәлки.
Баскычтан күтәрелгәндә йөрәгемне әрнеткән бер нәрсә булды. Ишек төбенә аяк сөртергә дип әнинең иң яратып кия торган чәчәкле халатын җәеп куйганнар. Мин аны шундук җыештырып алдым. Өйгә кереп тә тормый мунчага барып, чайкап, элеп куйдым. Карарлыгы калмаган иде, керләнеп, теткәләнеп беткән. Әйткәннәр иде бит, әниегезнең киемнәрен идән юарга тотмагыз, ярамый, дигәннәр иде. Ә бу оятсыз хатын юри шулай мыскыл итәдер инде. Әти күрмәгәнме, сизмәгәнме? Барысы да шуның өстенә басып, аяк сөртеп йөргән. Нык үртәлдем, бик әрнедем бу хәлгә.
Әкрен генә өйгә керәм. Әби миңа арты белән басып, өстәл янында кайнаша. Кулында күпереп пешкән ипи, күкрәгенә терәп шуны кисә: “Бисмиллаһи рахманирахим”. Аның чандыр аркасына, шул арканы тулаем каплап торган, кыр-кырыйларына кызыл чәчәкләр сибелгән сары яулыгына, үзе тегеп кигән озын җиңле, бала итәкле чуар күлмәгенә яратып карап торам. Әбиемне сагынганмын икән мин, барыбер дә сагынганмын. Кочаклап аласым килә үзен. Тик әбием андый төчелекне яратмый. Егерме биш яшендә ике бала белән тол калып, гомере буе ялгызы тормыш тарта торгач, күңеле каткан инде аның, ирләр кебек тупасланган. Сугыш вакытында колхозда бригадир булып та эшләгән бит әле ул. Кырыс булмый хәле юк. Йомшак агачны корт баса, йомшак кешене чурт баса, дип кабатлавы да юкка гына түгелдер...
Тын да алмый басып торсам да, әби артында кемдер барлыгын аркасы белән тойды булса кирәк, кисәк борылды. Карашында аптырау иде.
- И-и, син кайттыңмыни? Мәгънәсез! Шул гомер хәбәрсез йөриләр димени?! Әтиеңне утка салдың бит, юньсез!
Сүзләре каты булса да, тавышы йомшак иде әбинең. Түзмәдем, кочаклап алдым үзен.
- Чү-чү, егасың бит. Ипләп кенә... - Әби бу гамәлемне килештермәгәндәй мине читкә этте.
Ачыла башлаган чәчәк кире йомылды... Иренемне кысып, күз яшемне йотып:
- Илнар кайда? – дип сорадым.
- Алар Дилбәр белән су керергә киткән иде.
Бусы яхшы хәбәр, димәк, Кифаяның кызы белән уртак тел тапканнар.
Мин өс-башны алмаштырган арада Кифая үзе дә кайтты. Табын янына утырдык. Әмма сүз ялганмый, Кифая ачылып китә алмый. Мин дә аның белән сөйләшергә атлыгып тормыйм. Ике арада күпер булып әби утыра, тик ул да бу мәсьәләдә дипломат түгел, сүзе гел ашау-эчү тирәсендә генә әйләнә: “Юлда ачыккансыңдыр, ныгытып аша. Хәзер әтиең дә кайтыр, районнан кеше килде дигән иде. Аш тагын өстимме? Катык та сал. Әле кичә генә оеттым. Кисеп алырлык булды. Җәй көне иң тансык ризык шул инде.” Әбинең минем белән гомердә дә болай төчеләнеп сөйләшкәне юк иде. Табын артындагы киеренкелекне йомшартыр өчен шулай юк-барны сөйләнеп утыруыдыр инде.
- Аша, Наргизә, уңайсызланма, - дип өстәп куя Кифая.
Әйтерсең, уңайсызланган кеше бер.
Ниһаять, капка ачылган тавыш ишетелә. Бу әти. Аның гадәте шул: пружиналы кече капканы киереп ача да, кисәк кенә җибәрә. Тегесе бар көчкә шапылдап ябыла, тавышыннан колаклар яңгырап китә. Әти хуҗаларча дөп-дөп басып керә. Минем йөрәк тә дөп-дөп сикерә. Кулымдагы чәйне эчәргә онытып, катып калам. Кифая миңа сынаулы караш ташлый. Әби дә мәгънәле генә тамак кырып куя.
Менә әти керде. Мине күрде. Бер сүз дәшми. Әмма карашы җиргә сеңдерерлек. Мин әкрен генә урынымнан кузгалам, әтигә кулымны сузам:
- Исәнме, әти...
- Исән, шөкер. Үлмәдек. - Әтинең тавышы шактый кырыс.
Мин дә ялынып, куштанланып маташмыйм, кабат өстәл янына үтеп, чәй эчүемне дәвам итәм. Эчәм, тик тәмен тоймыйм.
Әти кулын юып, үз урынына - түр башына утыра.
Өстәл янында үле тынлык...
Рәмзия Габделхакова
(дәвамын иртәгә укыгыз)