Литература
13 Сентября 2025, 07:00

Тау артында кояш бар

7 өлеш. Кешеләр - бер-берсенә укытучы, диләр. Менә шул кечкенә генә ятим малай күземне ачты, ашкынып авылга кайтасым, энемне күрәсем, күкрәгемә кысып юатасым килде.Лагерыбыз урман эченә урнашкан.

Тау артында кояш барТау артында кояш бар
Тау артында кояш бар

Кешеләр - бер-берсенә укытучы, диләр. Менә шул кечкенә генә ятим малай күземне ачты, ашкынып авылга кайтасым, энемне күрәсем, күкрәгемә кысып юатасым килде.
Лагерыбыз урман эченә урнашкан. Шул кадәр ямьле монда, табигатьнең туй иткән, чәчәккә-гөлгә күмелгән чагы бит. Җәйнең барча хуш исләрен үзенә сеңдергән урман һавасын сулап туймалы түгел, шундый куе, баллы. Таң атканда бар дөнья кошлар тавышына күмелә, иртәнге тәмле йокыңны да кызганмый, шуларны тыңлап хозурланасың. Ә айлы төннәрнең сихри матурлыгын сөйләп-аңлатып бетермәле түгел. Айның көмеш нурлары күңел түренә сузылып үрти-ымсындыра, гүя җир белән күк арасына якты сукмак салып үзенә тарта-чакыра, җан тәнгә генә сыймыйча әллә кайларга ашкына башлый. Бу гүзәллеккә бакалар да чыдамый хәтта, кич җиттеме үзләренең “симфоник концертларын” башлыйлар. Елга кул сузымында гына. Тик ул күңелне алдап, ымсындырып кына тора. Чөнки суы тирән, шуңа күрә коенырга рөхсәт итмиләр. Су өстенә тилмереп карап, кипкән иренеңне ялап, үртәлеп йөрисең инде.
Иң кызык тормыш кичен, лагерь тынып калгач башлана. Ләкин балаларны ташлап китеп булмый. Ул хәйләкәр халык, кереп күз салганда мышный-мышный йоклаган булып кылана да, артыңнан ишек ябылырга өлгерми, йон туздырып мендәрләр оча башлый. Шуңа күрә “биләм”гә чиратлап кына чыгабыз. Әлфирә дигәннән, ул монда бик кыюланып китте әле, сары чәчле Василий белән мәхәббәт куертып маташа. Йөзенә нур кунды, күзләренә йолдыз тулды, авызын җыеп алалмый, балкып-елмаеп бик шат йөри. Минем генә күңел беркемгә ятмый. Хәер, егетләр алтын бәясе монда, барысының да хуҗасы бар. Васька да, әнә, елтыр күз, өлгер егет, Әлфирәгә генә түгел, Маринага да күз кысарга өлгерә.
Беркөнне машинага төялеп авыл егетләре килде. Былтыр җәй биредә эшләп киткән кызларның танышлары икән. Лагерь биләмәсенә чит кешеләрне кертергә ярамый, шуңа күрә су буенда учак ягып, шунда сөйләшеп-җырлашып утырдык. Бервакыт, кай арада аңлашып-парлашып беттеләр, кайсы кая китеп югалды. Таган эленгән карт имән төбендә мин дә Әхсән исемле егет кенә калдык.
- Әйдә без дә су буеннан йөреп килик, - ди бу.
- Миңа монда да яхшы.
Урынымнан кузгалып таганга утырам:
- Буш вакытта атыныйм әле рәхәтләнеп!
- Бала-чага түгелсеңдер лә.
- Бала-чага шул. Ник, әллә начармы?
- Гомер буе таганда атына алмассың.
- Шуңа күрә яхшы чакта атынып калырга кирәк.
Гомереңдә бер тапкыр күргән егет белән, әгәр ул сине тамчы да дулкынландырмый, кызыксындырмый икән, ни генә сөйләшәсең? Аңа сөйләр серем юк. Ни дип минем янда калды инде ул? Аның аркасында, шундый җылы матур кичне әрәм итеп, йокларга кереп китиммени?
- Синең исемең ничек соң? – дип сорый Әхсән.
Әй, бер кызык итим, алдыйм әле мин моны. Яңадан очрашасыбыз бармы?! Егеткәйнең күзләренә туп-туры карап:
- Гөлнара, - дим.
- Вожатый булып эшлисеңме?
- Юк, вожатый булып эшләмим. Повар мин, балаларга ботка пешерәм.
Егетнең йөзе яктырып китә:
- Чынлапмы? И-и, алайса үзебезнең кеше икәнсең! Укытучылар эре була алар.
- Мин эре түгел, вак.
Әхсән сүзне гел аш-су тирәсендә йөртә:
- Ботка гына пешермисеңдер инде... Коймак пешерә беләсеңме соң?
- Беләм.
- Мин коймак яратам. Әчесен бигрәк тә. Әни миңа гел әче коймак пешерә. Ә бәлеш пешерә беләсеңме?
- Беләм. Өчпочмак та пешерәм әле.
- И-и, алайса бигрәк яхшы. Безнең колхозга поварлар кирәк. Безгә килсәң, эш була сиңа.
- Ә син кем булып эшлисең?
- Маллар карыйм инде. Укыйсым килмәде. Ниемә соң? Болай да яшәп була. Маллар карыйм мин, - дип кабатлады Әхсән. - Ә син сыер сава беләсеңме?
- Беләм.
- Чынлапмы? Әллә син дә авыл кызымы?
- Әллә шул...
Әхсән шат, ул бөтен йөзе белән балкып елмая. Балаларча эчкерсез, рәхәт елмаю. Дөньяның иң бәхетле кешесе шул икән диярсең. Ул минем каршымда чирәмдә утыра. Өстендә үтүкләнмәгән, кыска җиңле шакмаклы күлмәк, чалбарын да юып-сыккан килеш кенә киеп куйган бугай. Яратып йөргән кызы булса, көзгегә ешрак карар иде. Йөзгә матур, ягымлы үзе. Эшләп үскәне күренеп тора, җилкәләре киң, гәүдәгә нык-таза. Тик бигрәк кыюсыз инде.
Әхсән миңа туры карамый, башын аска иеп, чирәм йолка-йолка сөйләшә. Каушый-ояла бугай. Әллә бер тәртипсезләнеп, шукланып алырга инде? Кагылсам, ут-ялкын эчендә калачак бит бу, зиһенен югалтачак... Бер үпкәннән ни зыян, сагынып искә алсын әле!
- Әхсән, кил яныма утыр, бергә атынабыз.
- Юу-ук, таган чыдамас...
- Алайса, мине атындыр.
Әхсән торып баса. Әкрен генә чайкалып торган таган өскә ыргыла. Бер күккә атылам, бер җиргә. Эчемә салкын җил тула.
- А-а, егылам, егылам, Әхсән, тот мине! – дип кычкырам мин һәм юри аның кочагына килеп төшәм. Егылудан саклап калырга теләп, ул мине кочып ала. Шул арада үрелеп ирененнән үбәргә өлгерәм. Аннары җәһәт кенә куеныннан ычкынып, көлә-көлә корпусларга таба йөгерәм. Егет ни уйлап калгандыр тагы. Һәрхәлдә, бигрәк тыйнак, инсафлы кыз икән бу димәгәндер...
Икенче көнне кичке якта лагерьда ыгы-зыгы купты. Яныма өлкән пионервожатый Светлана Максимовна килде дә:
- Наргизә, кем ул Гөлнара, белмисеңме?- дип сорады.
Аны-моны уйлап тормыйча, юк, дидем. Бераздан Әлфирә дә шул ук сорауны бирде. Мин аптырадым:
- Нигә кирәк соң ул, ни булган?
- Әй, аны бер егет ду китереп эзләтә икән.
Аннары кичә су буенда бергә утырган Алсу сулышына кабып килеп керде:
- Наргизә! Бар тизрәк озат егетеңне! Серафима үтерә барыбызны да! Кайсыгызның эше, бүген үк выговор белән куам, ди.
Минем һаман аптырашта торуымны күргәч, сөйләп бирде.
Иптәшен ияртеп Әхсән килгән, ашханәдә эшләүче Гөлнараны чакырырга кушкан. Ә анда бернинди Гөлнара юк, өч марҗа гына эшләп ята. Берсе Галя исемле. Мич калынлыгы апа. Галяны Гөлнара белән бутыйлармы әллә дип, моны чакырып чыгаралар. Аны күргәч, кунаклар котырыр дәрәҗәгә җитә:
- Безгә Гөлнара кирәк! Аны күрмичә беркая китмибез!
Шулай итеп, бөтен лагерьны айкап, Гөлнараны эзли башлыйлар. Хәбәр директорга барып ирешә. Сәгать буе капка төбендә буталган чит кешеләр белән аңлашырга Серафима Тимофеевна инде үзе чыга. Комачаулап йөрмәүләрен, китүләрен үтенә. Тик тегеләр нык тора:
- Үзегездә кемнәр эшләгәнен дә белмәгәч, нинди җитәкче сез?! Табыгыз, чакырыгыз Гөлнараны!
Аларга нәрсә, Серафима белән бала чукындырасылары юк. Ә миңа яхшы характеристика кирәк...
Эләктем! Яндым! Менә сиңа кызык – бер табак сызык...
Гаепле башымны иеп капкага таба киттем. Лагерь коймасына чытырдап ябышып, Әхсән баскан. Бер гаепсезгә читлеккә ябылган бичара тоткынмыни, күзләре сагыш-газап белән мөлдерәмә тулы.
Исәнләштек. Ни дияргә белмим, әйтер сүз дә юк кебек. Әхсән үзе дә каушап-югалып калды. Усал малайлар рәнҗеткәннән соң өлкәннәрдән ярдәм-яклау көткән баладай гаҗизләнеп артына борылып карады. Урман юлында, бездән биш-алты адымда гына УАЗ машинасы тора иде, аннан бер ир-ат төшеп, бирегә таба килә башлады. Әхсәнгә охшаган каратут йөзле, озын буйлы таза кеше.
- Гөлнара сеңелкәш, персидәтелдән машина сорап, сине алырга килдек без, - димәсенме.
- Кая?!
- Ничек инде кая?! Кияүгә! Кичә сөйләшкәнсез, килешкәнсез түгелме соң ? Менә энекәш кайтып әйтте дә, оештырдык барсын да.
- Юу-ук...
- Ничек юк?! Кичә “да!”, бүген юкмы? Алай булмый! Бездә алай итмиләр.
Мин гаҗәпләнеп Әхсәнгә текәләм. Тик ул дәшми, гүя телен йоткан, сихерләнгән кебек миңа караган да каткан.
- Әхсән – менә дигән егет ул. Кулыннан килмәгән эше юк. Әйдә, әйдә, озак уйлама, болай да ике сәгать көттек. Ялындырсаң, урлап та китәрбез үзеңне.
Мин куркып капкага ябышам, ашыга-ашыга акланам:
- Юк! Өйләнешү турында бернинди сүз булмады! Мин бернинди вәгъдә бирмәдем! Кияүгә чыгарга исәбемдә дә юк!
Әхсән күзләремә ялварып-йотылып карый:
- Әни жәл бит... Картайды ул, исәнлеге дә юк. Авылда эш күп, әнигә авыр. Булышырга кеше кирәк. Әни әйтә, өйлән инде, улым, ди. Авыр бит әнигә... Гөлнара, әйдә безгә кайтыйк. Чык инде миңа...
Әнисен шул кадәр өзелеп яраткан, аны кызганудан беренче очраган кызны өенә алып кайтып утыртырга риза булган бичара егетне кимсетәсем, рәнҗетәсем килми:
- Ачуланма, Әхсән... Минем әле укыйсы бар. Дөньяда кызлар бетмәгәндер, үз дигәнең табылыр.
Шулай дия-дия артка чигенәм:
- Башка монда килмәгез, зинһар, башка килмәгез...
Әхсән, мине ишетмәгән-аңламагандай, һаман өметләнеп карап тора. Аннары нидер исенә төшергәндәй кызу-кызу кабатлый:
- Мин сиңа хат язармын, Гөлнара! Мин синең укып бетергәнеңне көтәрмен. Адресыңны бир, Гөлнара!
Бу керсез күңелле беркатлы егетне кызганып, алдавыма, нигезсез өмет бирүемә үкенеп:
- Мин Гөлнара түгел... - дим.
Әхсәннең карашында аптырау, гаҗизлек, рәнҗү... Ышанырга да ышанмаска да белми бугай. Ул фәрештә дип санаган, кояш янына ук менгереп куйган изге зат гап-гади алдакчы икән. Аның күзләренә сагыш тула.
Миңа оят, миңа уңайсыз:
- Гафу ит, Әхсән. Мин бит шаярттым гына...
Тик ул җавап бирми, кисәк борылып, эре-эре адымнар белән машинага таба юнәлә. Аны кодаларга килгән абыйсы нәфрәт тулы карашын миңа төби:
- Их, сеңел, кеше күңеле белән шулай уйныйлармыни?!
Шул мизгелдә үк мине кылыч белән урталай ярырга теләгәндәй, ачу белән кулын селти дә, Әхсән артыннан иярә.
Нинди яхшы кешеләрне үпкәләттем... Нигә шундый соң мин, нигә шундый?! Нигә бу дөньяда үз урынымны, үз кешемне таба алмый өзгәләнәм соң?! Ни Сәлимгә, ни Булатка, ни бу егеткә күңелем ятмады. Бар сәбәп Женяда микәнни? Их, Женя, Женя... Әйтерсең лә, кояш нурларын каплап, бөтен тормыш юлыма күләгә булып яттың син, җәфа таягы...
...Ул җәй шулай балалар белән әвәрә килеп урманда үтте. Ялы да, эше дә бергә булды, дисәм, ялгышырмын, бу лагерь дигәннәрендә ни безгә, ни балаларга туйганчы йоклау эләкмәде. Каникул вакытында да күзеңне ертып, иртәнге алтыда торып бас инде. Миннән генә торса, тугызга-унга кадәр рәхәтләнеп йоклатыр идем үзләрен. Шул яшьтән үк солдат режимы белән яшәмәсәләр соң!
Смена тәмамлангач, уч тутырып акча түләделәр. Башкаларныкы белән чагыштырганда әлләни күп тә булмагандыр инде ул, тик берьюлы шул кадәр акча килеп кергәч, күңел үсеп китте. Кием-салымны яңартасы иде бит. Шундый ният белән район үзәгендәге ике катлы универмагка юнәлдек. Иркен, зур кибет, хет эчендә биеп йөр. Чөнки бушлык монда, сайлап алу түгел, кулга тотып карарлык та әйбер юк. Кием-салым бүлегенә керсәк, әби-чәбиләр күзе төшәрлек кенә капчык кебек турыга тегелгән, зур-зур кесәле котсыз күлмәкләр, карга куркытыр өчен бакча карачкысына кигезеп куярлык эленке-салынкы кофталар, буй-буй сызыклы киң чалбарлар... Тегеләй дә әйләндереп карадык, болай да - күңелгә ошарлык кулъяулык та табалмыйча, акчабызны учлап, универмагтан чыгып киттек. Әлфирә белән зарланышып баскычтан төшеп бара идек, ни күрим, каршыма Булат килә! Көтелмәгән очрашудан мин сүзсез калдым. Ә ул елмая, авызы колагына җиткән. Шул арада бер олау сорауга күмеп ташлады: син кайдан, ничек монда килеп чыктың, ни эшләр бетереп йөрисең?
Үзем турында кыскача гына сөйләп биргәч, аның хәлләрен сораштым. Булат эре генә күкрәк кагып:
- Абзагыз менә шул кибетнең директоры була инде, - димәсенме!
Мин ышанмадым. Әле бит диплом алуына бер атнадан җиде көн генә, инде директор да булып куйган.
- Булмас ла... Алдыйсыңдыр ла...

Рәмзия Габделхакова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас