Литература
11 Сентября 2025, 07:00

Тау артында кояш бар

4 өлеш. Аннары тагы ике ел.- Ник алай дисең?- Армиягә китәсең бар.- Син мине көтмисең инде.- Сәлим... Өметләнмә миңа. Үзеңә дә, миңа да җиңелрәк булыр.

Тау артында кояш барТау артында кояш бар
Тау артында кояш бар

- Аннары тагы ике ел.
- Ник алай дисең?
- Армиягә китәсең бар.
- Син мине көтмисең инде.
- Сәлим... Өметләнмә миңа. Үзеңә дә, миңа да җиңелрәк булыр.
- Тырыштым инде, булмый бит. Йөрәккә кереп утыргансың.
- Себерке белән куып чыгар.
- Көлмә, Наргизә! Үз башыңа төшмәсә кешегә акыл өйрәтергә җиңел ул.
Җиңел! Белсә икән хәлемне. Сәлим әле бәхетле: яратканын - мине күрә, очраша ала, бер авылда яшибез. Ә мин Женяны кайдан, ничек эзләп табыйм?!
...Әмма вакыт үзенекен итте. Женяның саргылт бөдрә чәчләре, күк төсендәге якты күзләре, ягымлы елмаюлары әкрен-әкрен генә кышның салкын карларына, язның яшенле яңгырларына, көзнең куе томаннарына уралып, үткәннәргә китеп югалды. Җәйге ялым Сәлим белән үтте. Ул елны әби кунак йортында эшләмәде, арыдым дип амбарда каравыл торган иде. Мин өйдә тик ятмас өчен, бераз акча да булыр дип, колхоз эшенә чыктым. Башта печән әйләндерергә, төяргә, аннары икмәк ташучы машиналарда йөкче булып йөрдем. Үз ишләрең белән саф һавада эшләү кызык кына ул. Сәлим дә әтисе янында ярдәмче булып эшләде. Көндезләрен ничек кенә арытмасын, кичен клубка чыгабыз, төне буе җитәкләшеп авыл урамнарын, су буйларын иңлибез. Женяга татыган сыман назлы, кайнар хисләр булмаса да, күңел Сәлимне якын итә, ялгыз да күңелсез ич.
Беркөнне клубтан кайтышлый минем тал янына килдек. Күңелем өскә үрмәләргә бик ашкынса да, түздем, кинодагы акыллы кызлар кебек агач төбендә тыйнак кына басып тордым. Сәлим кулымны учларына алып күкрәгенә кысты:
- Безнең су буе бигрәк матур, әйеме, Наргизә? Мин үзебезнең авылдан беркая китмәс идем.
Шундый назлы ишарәдән соң “җылы яңгыр тамчылары булып” күңелемә назлы сүзләр, мәхәббәт хисләре явар дип көткәндә - вәт сиңа мә! - Сәлим авылны өзелеп яратуын сөйли башлады:
- Туган авыл бер генә ул,
Ул гел күңел түрендә.
Туган җирдә яшәр идем
Мин дә гомер-гомергә...
Шулай бит, Наргизә?
Кулымны аның учларыннан тартып алып, коры гына:
- Китмичә барыбер булмый, сиңа укырга кирәк, - дидем.
Сөйләшү җитди төс алды.
- Бер караганда ниемә кирәк соң ул диплом? Колхоз эшен белмимме?
- Алай димә, Сәлим. Комбайн йөртергә дә документ кирәк.
- Анысын гына алырбыз ла...
- Ә минем авылда яшисем килми.
- Ник?
- Күңелсез. Җәй көне генә ямьле бит монда. Кышларын саргаеп үләрсең.
- Үлмиләр бит әле. Яшиләр.
- Алар ияләшкән, башканы күрмәгән.
- Наргизә, менә синеңчә, бәхет өчен нәрсә кирәк?
- Мәхәббәт.
- Тагын?
- Бу азмыни?
- Аз түгел. Әгәр бәхет өчен мәхәббәт кирәк икән, ник шәһәргә китәргә?
Сәлимнең сүзе мине уйга салды. Күрәсең, мин ялгышамдыр, бәхет өчен мәхәббәт кенә җитмидер...
- Тагын беләсеңме, нәрсә кирәк: яраткан эш! Ансыз булмый. Яраткан эш кирәк!
- Канкритны, нинди эш? Менә син укытучы булырга укыйсың, авылда да мәктәп бар. Ни аерма?
Үз сүземне аста калдырасым килми, киреләнеп:
- Юк, хет нәрсә диң, авылда күңелсез. Минем авылда яшисем килми!- дим.
- Шәһәрдә сине кем көтә соң, Наргизә? Анда синең белән миннән башка да халык җитәрлек. Чаллыда өч кенә көн торып кайттым, шул да җитте, башка әйләнеп тә карыйсым килми. Тавыш, ыгы-зыгы, бөтен халык әллә кая чаба, ашыга... Бер-береңне күрергә вакыт та юк. Шәһәр кешесе җирсез, тамырсыз бит ул. Йортлары таш, урамнары таш... Минемчә, кеше туган җирдән аерылырга тиеш түгел. Менә сиңа, Наргизә, ни ошамый авылда? Әйт, ни җитми?
- Сәлим! Ник юк белән баш катырасың син? Башта укып бетерәсе бар бит әле!
- Соң, уйламыйча яшәп булмый ләбаса. Киләчәк уйландыра инде ул.
- Уйлап интекмә дә, барыбер безнеңчә булмый.
- Нишләп безнеңчә булмый?
- Әбием шулай ди. Ходай ни язган шул була ди.
- Ходай миңа сине язсын иде, калганын үзем дә табармын, - ди Сәлим.
- Әй, Наргизә... Янымнан беркая да җибәрмәс идем үзеңне!
Ул мине кочагына ала. Шул чак тавышлар ишетеп икебез дә тын калабыз. Ай яктысында теге як яр буйлап килүче ике күләгә шәйләнә.
- Безгә моннан кайтмаска иде, караңгыда басманы күреп булмый, - ди ят хатын-кыз тавышы.
- Ияләшмәгәнгә генә ул, без өйрәндек инде, сукыр килеш тә күрәбез. - Бусы әти тавышы. Шулай соңарып кайдан кайта ул, кем белән?
- Ун елга бер кайтсаң, үз авылыңда адашырсың, валлаһи.
Икесе дә көлешәләр.
- Әллә күтәреп чыгыйммы үзеңне?
- Күтәр, мин каршы түгел, - дип хихылдый хатын.
Аннары безнең тарафка:
- Кит, җүләрләнмә! Шаярттым гына, егыласың бит, - дигән сүзләре килеп ирешә.
- Ә мин шаяртмыйм, гомер буе күтәреп йөрергә дә риза, - ди әти.
Башыма китереп сугалармыни, гаҗәпләнүемнән катып калам. Кемгә шундый матур сүзләр сөйли ул? Шәүләләр бездән ерагаеп, ярга менеп китәләр. Сүзләре өзек-өзек кенә ишетелә.
- Бәлки... Ничек булыр... Тырыш инде... Мин көтәм... Сак бул...
Иң башта Сәлим телгә килә:
- Таныдыңмы?
- Әйе... Әти иде...
- Икенчесен, хатынны таныдыңмы?
- Юк.
- Кифая апа ул.
- Мин аны белмим.
- Мин дә белми идем. Кайтуына күптән түгел генә әле. Авариягә очраганнар, ире белән олы кызы шундук үлгән. Кифая апа кечкенәсен ияртеп әнисе янына кайткан. Анда яши алмыйм ди икән. Кичә генә безгә Рабига апа килгән иде, ул сөйләде. Безгә туган тиеш алар.
Миңа димәгәе, хет кем булсын, тик әтинең монда ни катнашы бар? Ник төн уртасында унсигез яшьлек егет кебек ят хатын белән көлешеп, уйнашып йөри ул? Минем кәеф төшә, борын салына: “Әйдә, кайтыйк”, - дим.
- Наргизә... Күргәнеңне әтиеңә сиздермә, яме... Әниеңә дә... - ди Сәлим.
Юатырга теләгәндәй йомшак итеп, юаш-гаепле тавыш белән әйтә. Ләкин мин ачулы:
- Өйрәтми генә тор! Нишләргә икәнен синнән башка да бик яхшы беләм!
Сәлимнең дә тавышы кырыслана:
- Белмисең! Үзләреннән башка беркем белми! Син кысылма, аңладыңмы?
Аның үгетләве мине ярсыта гына:
- Кысылам әле! Бу безнең гаилә, хакым бар!
- Тукта, Наргизә, кызма син, бераз суын башта. Ярсыган чакта әлләни әйтүең бар, йә артыгын кыланып ташларсың.
- Син бигрәк инде... Җитмеш яшьлек бабайлар кебек... Акыл сатып торасың монда! Синең әтиең түгел шул. Минем урында булсаң, үзең нишләр идең икән?!
- Соң шуңа күрә, нишләргә икәнен белмәгәнгә, сабыр ит, ашыкма дим бит. Тыңла сүземне, Наргизә!
Ләкин үртәлгән күңелнең сабыр итәр чамасы юк, Сәлимгә фырылдап, “җеннәремне ияртеп” өйгә ашыгам. Сулышыма кабып кайтып керсәм дә, берни кыла алмыйм. Иренең кайда, кем белән йөрүендә бер хәбәре булмаган бичара әнием изрәп йоклый, ә әти һаман кайтмаган...
Әтине икенче көнне кичен генә күрә алдым. Һәр сүзен, һәр хәрәкәтен тикшереп-күзәтеп торсам да, аңарда андый-мондый үзгәреш, шикле нәрсә сизелмәде. Барысы да элеккечә иде: кайтты, ашады-эчте, яңа килгән газетларны караштырып чыкты, малларны ашатып керде, аннары көндәгечә “Вакыт” тапшыруын карады. Ләкин күңелгә шик кереп утырган, бу хәлләрнең ахырын белми торып күзәтүдән туктамаска булдым. Ул кичне клубка чыкмый, өйдә генә утырдым. “Башым авырта, хәлем юк,” - дигән булып, кояш баемас борын верандага чыгып яттым. Әмма йокларга җыенган кеше юк. Шыпырт кына тыңланып, күзәтеп ятам. Менә өйдә ут сүнде, тынлык урнашты. Минем дә күзгә йокы эленде. Тыңланып ята-ята йокыга киткәнемне сизми дә калганмым...
Иртән, икәүдән-икәү чәй эчеп утырганда түзмәдем, әбидән сорыйсы иттем:
- Әби, син Кифая апаны беләсеңме?
Ул гадәттәгечә коры гына җавап бирде:
- Сиңа ниемә?
- Авылга бөтенләйгә кайтканмы әллә ул?
- Синең ни эшең бар?
- Беләсем килә.
- Күп белсәң, тиз картаерсың, - диде әби кисәк кенә тәрәзәгә капланып. Пыялага төя-төя, кыяр түтәлендә тибенеп йөрүче тавыкларны сүгәргә кереште:
- Көш-ш, көш-ш! Кара син бу аңгыраларга, күзләрен тондырып бакчага кермәсәләр, башка урын беткәнме? Көш-ш, көш-ш дим, чукынчыклар! Бар, тизрәк куып чыгар әле шул имгәкләрне!
Шулай итеп, әбинең Кифая апа турында сөйләшәсе килмәде. Димәк, әти белән бу хатын хакында ул ни дә булса белә, шуңа күрә, мәче үз гаебен тизрәк туфракка күмеп куйгандай, сер яшерә дә инде. Безнең әби шундый ул: кешенекен җилгә сипсә сибә, әмма үзенеке - җиде кат йозак астында...
Ләкин әтинең серен мин барыбер белдем. Аны эзләп йөрисе дә булмады, кулыма китереп тоттырдылар. Ул көнне Мәмдүдә апа белән көзге чәчүдә идек. Орлык китергәннәрен көтеп басу читендә моңаеп утырганда күземә сынап карый-карый: “Әтиеңнең яшьлек мәхәббәте кайтты бит. Ничә ел күрешмәгәннәр иде,” - димәсенме бу! Моңа исем дә китмәгәндәй тыныч кына: “Кифая апамы?”- дип сорадым.
Мәмдүдә апаның мут күзләрендә үртәлү-ризасызлык чагылды:
- Бәракалла, беләсеңмени?!
- Беләм шул!
Авызына лимон каптырдыммыни, апайның ирене бөреште, йөзе сытылды. Ис китәрлек хәбәр әйтеп, мине шаккатырасы килгән иде дә, татлы өметләре акланмады. Ул яңа дип сөйләгән хәбәр тәмен югалткан икән... Бәлки шуңа да бар белгәнен минем алда берьюлы селкеп салырга уйлагандыр:
- Очрашканнарын да беләсеңме?
Сер бирәсем килмичә:
- Бер авылда булгач, очрашырлар инде, - дидем.
Мәмдүдә апа, тырма тешләрен күрсәтеп, авызын ерды:
- Барысы белән шулай очраша башласа, җыеп бетерә алмас.
Тел төбен бик яхшы аңласам да, башны тилегә салдым:
- Җыючылар табылыр әле.
Мәмдүдә апаның сүзе йөрәккә утлы күмер булып төште. Мин бит болай да сизә идем, әти әнигә карата һәрвакыт суык, коры. Җитмәсә әби дә әнигә каршы гел котыртып тора. “И кызым, ичмасам, сезнең бәхетегез булсын,” - дип әнием юкка гына әйтмидер. Аны ниндидер борчу-сагыш кимергәне күзеннән күренеп тора, үзе көлгән чакта да күзләре гел моңлы. Бик сирәк көлә шул әнием. Инде бу хәлне дә белсә, нишләр?! Ә бәлки беләдер дә инде? Авыл кешесенең тормышы уч төбендәге кебек бит. Карга Мәмдүдәсе белгәнне башкалар да беләдер, бу күңелсез хәбәрләр әниемә дә килеп ирешкәндер... Ничә ел буе читтә йөреп, ни туган авылын, ни әтине исенә төшермәгән бу Кифая ни өметләнеп кайткан монда?! Авариягә очрагач, ире түгел, үзе үлгән булса, яхшырак буласы да бит... Кеше ирен аздырып йөрмәс иде. Әти дә бигрәк инде... гомер буе күтәреп йөрер идем, имеш... Чит хатынны күтәргәнче әнине күтәрсен иде! Әллә әнием кадерләүгә, мәхәббәткә лаек түгелме?!
Әти турында бу хәбәрне ишеткәч, кичләрен өйдә утыра башладым. Сәлим белән көндез эштә генә күрешәбез. Ул, кичен турыгызга чык, дип ялвара. Болай да санаулы көннәр, кадерен белик, ди. Ә минем кәеф юк.

Әнинең дә кәефе юк. Әти белән сөйләшмиләр диярлек, аралашулары “ашыйсыңмы”, “чәй эчәсеңме”, “мин киттем” кебек гадәти сүзләрдән узмый. Әни гел боек, уйчан. Аның каравы әти кояштай балкый, үз алдына елмаеп йөри. Бу арада эштән бик соң кайта башлады. Әни аңардан берни сорамаса да, акланып маташа: урып-җыю вакыты, эш күп, басуларны тикшереп йөрибез, фәлән-төгән... Ә мин беркөнне әйттем аңа, әни өйдә юк иде, маңгаена бәреп әйттем: “Кифая апа беләнме?” Шул чакта әтинең йөзен күрсәгез, карашы белән сытып үтерде. Чак сугып очырмады. “Сүзеңне үлчәп сөйлә, кызым! Гайбәт җыеп йөрмә!” – дип кычкырды. Әйтеп ни файда инде, аны кем саклап бетерсен? Бу мәсьәләдә мин көчсез шул, әниемә берничек ярдәм итә алмыйм. Җитмәсә, ялым тәмамланып килә, китәр вакыт якынлаша. Әнине ике ут арасында калдырып, үземнең дә эчем тулы ялкын килеш китеп барачакмын инде.
Башка вакытта әти мине озату җаен таба, һәрхәлдә олы юлга җәяү чыгарып җибәрми иде. Бу юлы: “Үзегез карагыз, берәрсе очрар әле,” - дип, тыныч кына эшенә китте дә барды. Аңарда хәзер безнең кайгы түгел.
Әни мине озата чыкты. Аны кызганып:
- Интегеп йөрмә инде, әни, ерак ара түгел бит. Юлны беләм, үзем дә китәрмен, - дисәм дә, кире борылмады.
- Каеннарга хәтле булса да озатам әле, кызым, сумкаларың авыр. Бәлки берәр машина да туры килер. Бигрәк тиз үтте ялың, иркенләп сөйләшә дә алмадык. Күрми дә калдым кебек үзеңне. Казаны да ерак шул, сирәк кайтасың.
Әнинең өстендә зәңгәр чәчәкле җиңел күлмәк, башында да зәңгәрсу яулык. Күзләре зәңгәр булгангамы, шул төсне бигрәк ярата инде. Миңа бу дөньяда әниемнән дә матур, сөйкемле кеше юк сыман. Яше кырыкка җитсә дә кызлар кебек җыйнак, җиңел гәүдәле, җитез ул. Әтием нигә кимсетәдер аны, ник башкага алмаштырмакчы буладыр? Күрдем бит инде мин ул Кифаяны, әниемнән бер артык җире юк. Шәһәр хатыннары кебек фырт киенеп, ясанып-бизәнеп йөри. Чәче матур инде, сумала кебек кап-кара, үзе озын, биленә хәтле төшеп тора. Соклансыннар дипме, аларны толымга үрмичә, яшь кызлар сыман туздырып йөргән була. Анысы, озын чәчлеләр авылда аннан башка да җитәрлек, берсе дә мактанмый әле, баш түбәсенә җыеп куялар да, яулык бәйләп, тыйнак кына йөриләр...
- Кызым, авыр уйлар белән китмә, яме. Безнең өчен борчылма.
Сәерсенеп, әниемә күтрелеп карыйм:
- Син беләсеңмени? – дип сорыйм.
- Ничек белмисең инде, йөрәк сизә бит...
- Йөрер-йөрер дә туктар әле. Син борчылма, әнием. Син ул Кифаядан мең өлеш артык! Син авылда иң чибәре!
Әни моңсу гына елмаеп куя:
- Яхшы сүзеңә рәхмәт, кызым. Эш матурлыкта гына түгел шул. Күңел дигән нәрсә бар. Җан тарту.
Ах, бу күңел... җан тартулар... Моны мин аңламыйммы?!
- Әтинең җаны сиңа тартмыймыни? Алайса ник сиңа өйләнгән соң ул?
- Үзем гаепле, кызым, белә торып чыктым бит. Артык яраттым шул әтиеңне. Ә ул Кифаясын гомер буе онытмады...
Бусы минем өчен яңалык иде. Ничек инде алай, гомер буе Кифаяны яраткан да, үзе башкага өйләнгән? Шулай була димени?!
- Аны Кифая үзе ташлаган, читтән кайткан бер егеткә кияүгә чыгып, авылдан китеп барган. Ире үлгәч, исенә төшергән менә... Ялгыз яшисе килми, ир кирәк.
Әнинең тавышына, сүзләренә әйтеп бетергесез әрнү-үртәлү сеңгән. Минем дә күңелгә шом үрмәли:
- Әни... Әти безне ташлармы инде хәзер?
- Ташлавын ташламас анысы... Тик безнең белән дә булмас. Шулай йөрер инде ике арада...
- Әбием бу хакта беләдер бит, ачулансын иде әтине!
- И-и-и, кызым... Әбиең мине гомер буе чит күрде, кай җирем ярамагандыр инде. Әтиеңне ачулану түгел, мине яклап сыңар сүз дә әйтәсе юк. Бигрәк каты бәгырьле шул...
Моңарчы әни авызыннан ни әби, ни әти хакында начар сүз ишеткән юк иде. Хурлаганы да, зарланганы да булмады. Гаиләбез хәлләрен уртага салып, олыларча җитди итеп тәүге тапкыр сөйләшәбез бугай. Димәк, мин бала яшеннән чыгып барам... Әнине юатырга, күңелен күтәрергә теләп, алдашып маташам:
- Әбием безне ярата! Үзе шулай диде. Сине дә якын итә ул, сиздерми генә.
Әни моңсу елмаеп баш чайкый. Минем матур ялганыма ышанмый, әлбәттә. Ләкин аны-моны әйтми. Үз уйларыбызга чумып, шактый сөйләшми барабыз. Ә уйларның очына чыгышлы түгел. Менә сиңа башваткыч диген... Нишлиләр икән соң мондый очракта? Әнием кебек тешне кысып түзәргә каладыр инде. Тик сабырлыкның төбе алтын булуына гына өметем аз. Кайсы акыллысы уйлап чыгаргандыр ул мәкальне, сабырлык төбендәге сары алтынны кайсы бәхетлесе күргәндер?!
Барган җиреннән кинәт туктап, әни юл кырындагы каен агачына ишарәли:
- Әйдә, бераз утырып хәл алыйк әле, машинабыз көтеп тормый.
Әни сумкадан газет чыгарып тузанлы чирәмгә җәя. Арканы аркага терәп шунда утырабыз.
Август аеның җылы, кояшлы көннәре. Быел табигать авыл кешесенә мәрхәмәтле булды, урып-җыю вакытында нәкъ шундый аяз көннәр кирәк тә инде. Тик бар дөнья тузанга чумган, коры, эссе һава тынга каплана. Юл буендагы бу бичара каен да тоташ тузанга күмелеп утыра. Арыган, әлсерәгәндер инде мескенкәем.
- Эш-эш дип чабабыз, бер-беребезне күрергә, иркенләп сөйләшергә вакыт та юк, - ди әни. – Синнән күпме сорарга талпындым, кызым, тик һаман җай чыкмады.
- Ни турында, әни?
Сүзен нидән башларга аптырагандай, ул бераз уйланып тора, аннары күземә карамый гына сорый:
- Кызым, син теге урыс малаен һаман яратасыңмы, әллә оныттыңмы инде?
Мин оялып башымны иям. Ни диим, әлегә үзем дә кистереп әйтә алмыйм. Оныттым да кебек, тик кабат күрсәм, хисләр дөрләп кабынмас, дип ышандырып әйтә дә алмыйм. Озак күрми торганга гына басылганмындыр бәлки. Әтиебез, әнә, тәүге мәхәббәтен ничә елдан соң да онытмаган, яшьлегенә кире кайткандай кыланып Кифаясы артыннан чаба бит әле...
- Минем әйтәсе килгәнем шул, кызым: читләргә кызыкма син. Үз авылың кешесенә җитми барыбер. Чөнки аның бөтен нәсел-тамыры, тормышы күз алдында. Мине дә бер авылдаш егет яратып йөргән иде, әти-әнисе дә, туганнары да шундый ипле кешеләр. Әнисе мине күрсә, “Кызым, кайчан безгә киләсең?” – дип елмаеп дәшә иде. Ә минем уемда да юк. Яныңда бөтерелүченең кадерен беләсеңмени ул? Аны куып җибәреп, әтиеңә ягылдым. Яратмаганын да белә идем югыйсә. Авырга узгач, өйләнергә мәҗбүр булды. Шулай, кызым, үзем дә гаепле, тагылып чыктым мин әтиеңә... Башканы яратканын белә торып. Менә хәзер шуның әче җимешен татыйм инде...
- Яратмаса, сиңа өйләнмәс иде.
- Кифаядан өмете өзелгәнгә өйләнгәндер. Тегесе кияүдә иде бит... Кызым, әтиеңне гаепләмә син. Ни язган шул булыр инде. Барысы да Ходай кулында. Минем ике зур шатлыгым - сез бар, яраткан кешемнән тапкан сабыйларым. Шунысына да рәхмәт.
Мин дәшмим. Карашым таш өстенә кызынырга чыгып баскан кырмыскага төшә дә күңелгә сәер уй килә. Болар да яши, үрчи бит, шул кечкенә бөҗәкләрдә дә мәхәббәт, хыянәт дигән нәрсә бармы икән? Алар да кавыша-аерылышамы икән? Булмастыр ла, кеп-кечкенә башларында ми дә юктыр әле. Ләкин акылсыз ничек җан асрамак кирәк? Үзләренә җитәрлек булса да бардыр инде ул...
- Кызым, күреп-белеп торам: Сәлим сине ярата. Акыллы, игелекле бала ул. Сиңа киңәшем шул: үзеңне яраткан кешегә чык. Бергә тора башлагач, шуннан да кадерлесе булмый. Ятларга кызыкма, яшьли белгән, яшьли йөргән кешегә җитми барыбер. Балачактан бергә аралашып үскән кеше туганың кебек якын була. Сәлимне какма, ташлама, яме, кызым. Егетләр рәнҗеше төшә икән ул.
Әнинең сүзләре миңа сәер тоела. Кияүгә чыгарга җыенган кеше юк ла! Миңа әле унсигез дә тулмаган, бәлки тормыш юлымда тагы әллә кемнәрне очратырмын. Миннән җавап ишетмәгәч, әни тагын сорап куя:
- Сәлимне ташламыйсыңмы?
- Белмим, әни, каян белим инде...
- Сәлим Илнарны да бик якын итә. Ташлама син аны, - дип кабатлый әнием.
Ул мине чатка хәтле озата. Мин Чистайга баручы бер җиңел машинага кереп утыргач кына, артына каерылып, кул болгый-болгый, авылга илтүче юлга таба борыла...
... Кыш иде. Җиргә Яңа ел килде. Аны Әлфирә белән икәү генә каршыладык. Миңа яңасы ни дә, искесе ни, дип Катерина апай кичтән үк ятып йоклады. Без шәмнәр яндырып, тыйнак кына табын корып, иске елны озатып утырдык. Югыйсә озатсаң-озатмасаң да, вакыты җиткәч китә инде ул. Көлешә-көлешә, шампан шәрабы эчтек, икебезнең дә бу нәрсәне беренче тапкыр татып карау иде. Шуңа да бик тиз башка китте, тиктомалдан көлдерә башлады. Пырхылдаша-пырхылдаша, Әлфирә белән бер-беребезгә теләк теләргә керештек. Мин әйтәм:
- Киләсе елда кәкре аяклы, кылый күзле бер егет белән танышырга язсын, - дим.
Әлфирә өсти:
-Ник алай гына, аксак та булсын!
- Һәм пеләш! Пеләшләр янында гел якты була. Утка экономия.
- Ха-ха-ха... чукрак булса, тагы да яхшы. Кирәкмәгәнне ишетми.
- Юк, чукрак булмасын, ишетсен. Лутчы телсез булсын диң. Тып-тыныч, эрррәхәт!
Үзебезнең дә рәт юк, сүзебезнең дә рәте юк... Башта шырык-шырык көлдем, аннары кинәт сагыш басты, тиктомалга елыйсы килә башлады. Үләргә җитеп Женяны сагындым. Янымда булса икән ул! Шәраб эчкәннән соң күңел иләсләнә башлады, тәнемә әллә нинди кыргый дәрт тулды, кемгәдер сыенасым, назланасым, иркәләнәсем килеп китте. Юк, кемгәдер түгел, нәкъ менә Женяга... И-и, тотындым Әлфирәгә мәхәббәтем турында илһамланып-илһамланып сөйләргә. Дус кызым мине тын да алмый, авызыма кереп китәрдәй булып тыңлый, шомырт күзләрендә мут очкыннар бии. Аның әле беркем белән очрашканы, үбешкәне юк икән, көнләшүдән еларга җитеште.
- Үбешергә өйрәт әле мине, - димәсенме.
- Мин сине ничек өйрәтим ди?! Кызлар үпми, егетләр үбә ләбаса, - дим.
- Ә син ул үпкәндә нишлисең?
- Иренне бөреп торам.
- Үләм! Минем дә үбешәсем килә.
- Әйдә киттек урамга, берәр егетне тотабыз да үбешәбез.
Вәт акылсызлар, тәки чыгып киттек бит. Йөри торгач, эзләгәнебезне таптык. Тукталышта бер егет кисәге бөрешеп басып тора иде. Ике яклап эләктереп алдык моны. Куркып-сискәнеп китте мескенкәй. Аны да айныклар исәбенә кертеп булмый иде. Шуңа күрә безнең тәкъдимгә авыз ерып ризалашты.
- Кайсыбызны башта үбәсең? – диештек без.
Егет аптырап калмады, озындыр куллары белән икебезне берьюлы кочагына җыйды да, башта мине, аннары Әлфирәне үбеп алды. Биттән генә. Без моңа риза булмадык: “Иреннән, иреннән!” – диештек.
Ләкин шул чак тукталышка, озын мөгезләрен тырпайтып, бер ялкау троллейбус килеп туктады һәм егетебезне үз куенына тартып алып, ыңгыраша-ыңгыраша күздән югалды. Тик моңа әлләни борчылмадык. Саф салкын һава безне айнытып җибәргән, карлы җил баштагы иләс-миләс уйларны таратып-тузгытып ташлаган иде. Айныгач, маҗара эзләү теләге дә сүрелде, үз кыланышыбызга үзебез үк аптырап кире фатирыбызга кайтып киттек.
- Кара, ни кыланабыз... Кеше көлдереп... Бездән нинди тәрбияче чыга инде? – дип баш чайкады Әлфирә.
Ул бу минутта таныш түгел егеттән, миннән генә түгел, үзеннән дә ояла иде бугай.
- Аптырама, яшь чак - тиле чак, - дип юаткан булдым мин аны. Гәрчә үземне дә үкенү корты кимерә иде. - Бу егетне башка мәңге күрәсебез юк!
Эчү яхшыга илтә димени?! Исерек башка шайтан оялый, ди минем әбием. Хактыр, шулайдыр, шайтан ояламаса, төн уртасында шулай кыланып, исәрләнеп йөрер идекмени?! Үз башыңа үзең хуҗа була алмасаң, гомер юлыңда искә дә төшерәсе килмәгән күңелсез мизгелләр шактый җыела икән шул. Әни әйтмешли, кызлар намусы - кыл өстендә, кылдан төшсә - ил өстендә... Әле дә троллейбус бик вакытлы килде, рәхмәт төшкере!
Бәйрәмнән соң имтиһаннар башланды. Баш та күтәрми әзерләнәбез. Алда кышкы каникуллар ымсындырып тора. Авылга, әни янына кайтасы килә. Андагы хәлләрне азмы-күпме белеп торам. Әти һаман беренче мәхәббәте белән чуала икән. Бичара әнием ничекләр түзәдер. Җитмәсә, Кифаяны идарәгә эшкә урнаштырганнар.

Рәмзия Габделхакова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас