

Ул җәйне аны башка күрергә насыйп булмады. Женя да, аның белән эшләүчеләр дә Әлмәтләренә кайтып китте. Алар урынына кәкре аяклы, кара мыеклы ят халык килде. Шуннан соң инде миңа эшкә чыгарга да, яшьләр уенына йөрергә дә рөхсәт ителде. Ләкин анда барудан миңа инде бернинди шатлык-ямь юк, Женя киткәннән соң бөтен дөнья шыксызланып, бушап калган иде. Күңелем тулы мөлдерәмә сагыш килеш мин Казанга китеп бардым.
Казан безне өскә ишелеп төшкән авыр болытлары, коеп яуган яңгырлары, рельслар буйлап иренеп кенә шуышкан арган трамвайлары, биек, горур биналары белән каршы алды. Казан миңа ничек кенә битараф булмасын, ул минем өчен ят түгел. Әнием дә, әтием дә шунда укыган, бер-берсен тапкан, шул матур чал кала аларның язмышын бергә бәйләгән. Хәтта үзем дә шунда яралганмын, әниемнең йөрәге астында, җылы куенында йомарланып алар белән авылга кайтканмын.
Училищеның үз тулай торагы юк, әти алдан килеп миңа торыр фатир белешеп-сөйләшеп куйган иде. Авыр сумкаларны күтәреп, туп-туры шунда юнәлдек. Ишеп яуган яңгырга рәхмәт, югыйсә фатир хуҗабыз бакчасына китеп барасы булган. Кочак җәеп каршыламаса да, ачык сөйләште. Юантык гәүдәле, ике иякле, сары чәчле Катерина апай сабын заводында эшләп пенсиягә чыккан, ире үлгәнннән соң ике бүлмәле иркен квартирда ялгызы яшәргә куркып, ел саен студентлар кертә икән.
Ул миңа бүлмәмне күрсәтте дә, кухняга табын корырга чыгып китте. Үзебез алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчәргә утырдык.
Катерина апай әтидән тегесен-бусын сорашкач, үз зарын түгәргә кереште:
- Сашенькам исән булса, кеше кертеп болай азапланмас та идем. Бик игелекле, әйбәт кеше иде мәрхүм. Бер авырлык күрсәтмәде, көйләп кенә яшәде. Иркәләүчесе булса хатын-кыз иркәләнә инде ул. Ир кадерен ялгыз калгач кына аңлыйсың икән. Ичмасам бала да бирмәде Ходай, бу кадәр үк авыр булмас иде. Бичаракаемны искә алмаган, еламаган көнем юк...
Ул сүзенең чынлыгына ышандырырга теләгәндәй, алъяпкыч итәге белән күзләренә тулган яшьләрне сөртеп алды.
- Бигрәк яшьли китте шул мескенкәем, әле җитмеше дә тулмаган иде бит...
Аның бу сүзләре мине үтә дә гаҗәпләндерде: “Ничек яшьли булсын ди, җитмеш яшьлек кеше бик карт була бит инде ул!” Әти исә Катерина апайның сүзләрен җөпләп, “шулай-шулай” дип баш кагып утырды. Табыннан торуга ук китәргә дә ашыга башлады:
- Минем әле керәсе җирләрем, йомышларым бар.
Шунда гына үз хәлемнең авырлыгын аңлап-чамалап алдым. Әти китсә, җиде-ят кеше янында берьялгызым утырып калам ич! Минем монда башка сыеныр почмагым, күңел юатырдай бер якын кешем юк ләбаса! Миңа шундый авыр, куркыныч булып китте. Хәлем карурманда адашып калган үги кызныкыннан һич ким түгел иде. Ләкин әтине тоткарлый да алмыйм, аның үз эше, үз юлы. Кызыма күңелсез булмасын, боекмасын дип, мине саклап утырмас.
- Апаңны тыңла, тәртипле бул, - дип үгет-нәсихәтләрен бирде дә, әти хушлашып чыгып китте...
Аны озаткач, мин бүлмәмә кереп бикләндем. Хәлем еламыйча һич түзә торган түгел иде. Урамда яңгыр койды, ә бүлмәдә мин рәхәтләнеп яшь түктем... Ул көнне оясыннан очкан кош түгел, күккә күтәрелә алмыйча, җиргә егылып төшкән, шунда берьялгызы бәргәләнеп ятучы яралы кошчык хәлендә идем мин...
Башта нык сагындырды. Күз алдымда гел авылым, туган йортым булды. Бу зур калада, биек таш йортлар арасында адашкан бәрән сыманрак хис итәм үземне. Шәһәр кызлары чәчрәп тора, ә минем авылдан икәнем маңгаема язылган. Ярый әле, группада минем ишеләр күбрәк. Казан, Чаллыдан берничә кыз бар барын, тик алар харап тәккәббер, яннарына якын килмәле түгел. Мин Әлфирә исемле бер кыз белән дуслаштым. Ул да минем кебек авыл кызы, серләребез килешә. Иптәш тапкач, җиңелрәк булып китте, сагыш хисе бераз басылды кебек. Әлфирә үзләренең туганнарында яши иде. Ләкин тегеләре тора-бара авырсынып, аңа башка фатир эзләргә кушканнар. Бәхетебезгә, Катерина апай дустымны кертергә ризалашты, бер бүлмәдә икәү яши башладык.
Беркөнне циркка барырга ниятләдек. Минем гомердә анда булган юк иде. Цирк дигән хикмәтне телевизордан күреп кенә беләм. Әлфирәнең: “Андагысы чүп кенә аның, үзендә бөтенләй башка, шундый матур, әкият инде! - дип үгетләвенә тиз бирештем. Кеше күргәнне минем дә күрәсе килә бит, авылга кайткач мактанырга сәбәп булыр. Мәктәптә укыган чакта Әлфирәне класслары белән Казанга экскурсиягә алып килгән булганнар, циркка да кергәннәр. Шундагы тамашаны күргәч, тәмам исәрләнгән бу. Шул турыда сөйли-сөйли башымны катырып бетерде. Әйдә, барыйк та барыйк, ди. Ахыр чиге мин ризалаштым.
Башкаларга һич охшамаган, тәлинкә сыман түгәрәк бу бина серле-тылсымлы әкият иле булып тоелды миңа. Ерактан балкып-җемелдәп торган нурлы утлар, бәйрәмчә киенгән шат күңелле кешеләр, урамга ук ишетелеп торган ягымлы, матур көйләр аның эченә үткәнче үк кәефне күтәрә, гүя сине могҗизалар белән очрашуга әзерли. Ифрат биек түшәмле якты залга килеп кергәч, башта югалып та калдым, әйтерсең очсыз-кырыйсыз биниһая зур шар эчендә йөри идек. Кай тарафка урнашсаң да, уртадагы сәхнә уч төбендәге кебек күренеп тора.
Менә кара пәрдәле мәгарә авызыннан, дәртле музыка белән бер агым булып, җем-җем итеп торган купшы киемле артистлар чыга башлады: клоуннар, җайдакчылар, фокусчылар... Аларга да әлләни исем китмәде, түземсезләнеп һава гимнастларын көттем. Телевизордан күреп беләм, аларның чыгышы балет биючеләренеке кебек нәфис, нәзәкатьле. Ниһаять, аренада көмеш костюмлы егет белән нәни калфаклы, ап-ак күлмәкле кыз пәйдә була. Икесе дә төз, сылу-зифалар. Менә талгын гына йомшак-иркә музыка агыла. Залда ут сүнә. Гимнастлар прожектордан төшкән көмеш ут боҗрасы эчендә кала, әкрен генә өскә күтәрелә... Пәрәвез җепләренә уралып аккош булып йөзәләр, бөркет булып очалар, ике дулкын сыман ашкынып кушылалар да, бер тән, бер җан булып назлашалар... Ике фәрештә ай нурына күмелеп гүя мәхәббәт аңлаша. Бөтен зал тып-тын калып бәхетле гашыйкларны күзәтә.
Ә мин парлашып очкан бу ике матурга сокланып кына түгел, көнләшеп тә утырам. Хыялым белән күкләрне иңлим. Их, алар урынында Женя белән без булсак икән!
Октябрь башында, соңгы яфраклар җиргә чуар келәм булып яткач, училищеда беренче курслар өчен көзге бал үткәрделәр. Адәм хурлыгы, рәхәтләнеп биергә юньле егет тә юк. Үзләрен кадерле кешегә санаучы башлырак кызлар танышларын алып килгән иде. Алар биеде, ә без, “ялгыз аккошлар”, почмакта бөрешеп моңаеп тордык. Вальс уйный башлагач, Женяны юксынудан елыйсылар килде. Ул монда булсамы?! Бөтен залны иңләп, пар күбәләктәй бөтерелер идек. Төне буе биер, мәңге армас идек! Зәңгәр күзле, тәмле телле җанкисәгем янымда булсамы, мондагы кызлар көнләшүдән сүзсез калыр иде. Бөтен кешенең күзе бездә булыр иде!
Мин һаман шул чибәр егет белән саташам, ә ул мине уйлыймы икән? Һай, юктыр, мине сагынып моңаеп утырмыйдыр. Николай дәдәй әйтте ич... Женя кебек тасма телле егетләр тик ятмый, диде. Әйтүен әйтте, тик моңа ышанасы гына килми. Их, болай килеп чыгасын белсәм, укырга Казанга түгел, Әлмәткә генә китеп барган булыр идем.
Беркөнне төштә күрдем әле үзен. Имеш, бик затлы зур зал икән. Зал тулы халык. Барысы да матур-купшы киемнән, ә минем өстә алама күлмәк икән. Мин бу хәлгә бик уңайсызланам, күрмәсәләр ярар иде дип, бер почмакта сыенып басып торам. Үзем уйлыйм: “Кеше күзенә чалынмый гына тизрәк чыгып китәсе иде...” Карашым белән ишек эзлим, тик таба алмыйм. Ни тәрәзә, ни ишек күренми, бар тарафка сары пәрдәләр эленгән. Ә кешеләр миңа карап мыскыллы елмаялар. Шул чак күрәм, миңа таба Женя килә. Минем аңа мондый ямьсез кыяфәттә күренәсем килми, шундый оят, гарьлек. Ә ул елмая. Яныма килеп җитә дә, үпмәкче булып, йөземә иелә... “Ул барыбер мине ярата! Мин әкияттәге Золушка бит. Без хәзер бергә биибез,” – дип сөенәм икән. Үч иткәндәй, нәкъ шул вакытта, төшемнең иң татлы-матур җирендә уянып киттем. Төштә дә рәхәтләнеп күрешергә язмаган икән! Гел өнемдә күргән кебек булды, тиз генә айный алмыйча, Женяны кочарга теләп, кулымны да суздым әле. Тәмам уянып беткәч, шундый ямансу булып китте, үксеп-үксеп елыйсылар килде.
Женядан хәбәр булмаса да, Сәлимнән бар. Ничек тапкандыр мине. Хатын укыгач аңладым, бу хәйләкәр иптәш, минем адресны, майлап-җайлап, энемнән алган икән. Хәер, Илнарны озын-озак үгетләп торасы да юк, яраткан абыйсына адресымны гына түгел, үземне дә сатарга әзер.
Дустым авыл хәлләрен язган да, синнән башка монда бер ямь калмады, дигән. Шулай инде бу дөнья, Сәлим минем өчен ут йота, ә мин Женяны сагынып өзгәләнәм. Юлымда шул урыс егете очрамаса, күңелемдә биниһая тынычлык булыр һәм без Сәлим белән рәхәтләнеп хат алышып ятар идек тә бит... Их, бу мәхәббәтне... Аңа кеше газапларга, интектерергә булсын.
Октябрь бәйрәмендә авылга кайттым. Беркайчан да болай ерак китеп, озак аерылып торган юк иде. Авылымны, туганнарымны, әйтерсең, йөз ел күрмәгәнмен, шул хәтле сагындым! Машинадан төшеп калгач, биш чакрым юлны очып диярлек үттем. Иңнәремә канат үстемени, эчем тулы шатлык, көләсе-җырлыйсы килә.
Тик мин кайтканда өйдә беркем юк, әби белән энем каядыр чыгып киткән, әниләр эштә иде. Күңелдәге шатлык бераз кимеде, бикле йортка кайтып керү һич тә кызык түгел. Аның каравы кичен бәйрәм булды. Әни сорау арты сорау яудырды: “Казанга ияләшеп буламы, укырга авыр түгелме, иптәшләрең яхшымы, фатир хуҗасы рәнҗетмиме?” Илнар исә үзенекен такылдый, ниндидер штаб турында, каенлыкта качып ятучы шпион турында үзе уйлап чыгарган әкиятен сөйли. Әти дә басынкы гына ара-тирә безнең сүзгә кушыла. Әби генә әлләни ачылып китә алмыйча, иреннәрен бөрештереп утырды-утырды да: “Укып йөрисеңме соң син анда, җил куасыңмы?”- дип сорап куйды.
- Укып йөрим, әби. Дәрес калдыру түгел, биш минутка да соңга калырга ярамый. Бездә тәртипләр кырыс, - дип олыларча җитди итеп җавап бирдем.
Әби җавабымнан канәгать калды кебек:
- Амин, шулай булсын, тәртип кирәк. Сабагыңны калдырма, тырыш, дин дә укырга куша, - дип хуплап куйды.
Икенче көнне иптәш кызым Римма белән клубка чыктык. Клуб дигәннән, аның түбәсен япканнар, тик эчке яклары эзер түгел, шуңа күрә кино-мазар күрсәтмиләр икән. Шулай да яшьләр җыела, тагы кайда очрашсыннар соң. Римма Югары авыл хәлләрен сөйли, моның йөрәгенә дә мәхәббәт кошы кунган икән, теленнән Госман исеме төшми. Юл буе шул егет турында тыңлый-тыңлый колаклар тынып бетте. Мин дә сүз кыстармакчы булам, тик кая ул! “Кызый, туктап тор, сүзеңне онытма”, - ди дә, тагын үзенекен сөйли башлый. Әй, тел бистәсе дә инде үзе, ничек арымыйдыр. Клубка килеп кергәч, классташ кызлар уратып алды. Бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә сөйләштек-гөрләштек. Аннары Сәлим килеп исәнләште. Никтер уңайсызланып, оялып кына исәнләште. Ул үсеп-ныгып киткән сыман. Баштарак ике арада киеренкелек булып, сүз ялганмый торды. Мәңгелек егетебез Халит абый, кулына гармун алып, үзенең яраткан көен уйный башлагач кына, күземә туры карап: “Биибезме?” – диде. Мин каршы килмәдем. Бер-беребезгә сыенып әкрен генә әйләнә башладык.
- Сагындырдың. Хатыма җавап та язмадың, - диде Сәлим.
- Үзем кайтасы булгач, язып тормадым инде.
- Һаман аны уйлыйсыңмы?
- Кемне?
- Теге урысны.
- Юк... – дигән булдым мин. Хәзер, барысын да сөйләп торам ди!
- Алайса, өмет бар икән.
- Авылда кызлар беткәнме әллә?!
- Бар инде алар... Күңел башкага ятмый бит. Күз алдымда син генә.
Мин Сәлимгә ни дип җавап бирергә дә белмим. Аны алдыйсым, өметләндерәсем килми. Нигә аңламый, сизми соң ул: бернинди хис, тартылу юк ләбаса. Йөрәк “кирәк” белән исәпләшәмени?!
- Сәлим... Син башканы яратырга тырыш әле.
- Тырышып кына булса икән ул... Күңел эше бит.
Анысы шулай... Үзем дә бик яхшы аңлыйм. Шулай да акыл өйрәтеп, Сәлимне үгетләп мәтәшкән булам:
- Без бит дуслар гына... Бу бөтенләй башка нәрсә бит...
- Дуслар?! Минем сине кочасым, иркәлисем килә! Шул дуслык буламы?!
Юк, бу дуслык кына булмый. Кем-кем, ә мин моны яхшы аңлыйм. Үземнең дә Женяга сыенасым-сарыласым гына килеп тора иде. Әгәр Сәлимгә карата да шундый назлы хисләр кичерсәм икән! Икебезгә дә җиңел, рәхәт булыр иде. Ә болай ике бәхетсез гашыйк без.
Шулай да аның озата кайтуына каршы килмәдем. Чөнки хәлен яхшы аңлыйм, кызганам да. Шуңа күрә кочып үбәргә маташкач та, карышмадым, йөзем яшермәдем. Минем аркада газапланып йөрмәсен, бәлки бераз күңеле басылыр.
- Наргизә... – дип пышылдый Сәлим. – Төшләремә кереп беттең.
Мин Сәлимнең сүзләренә дә, назларына да битараф булып, шул ук вакытта бернинди каршылык та күрсәтмичә, таш сын шикелле басып торам. Их, бу мизгелдә аның урынында Женя булса икән, эреп төшәр идем!
- Әллә миңа да Казанга китәргә инде? Сине югалтудан куркам.
- Унны бетергәч, килерсең.
- У-у-у! Тагы ике ел синнән башка яшисеме?!
Рәмзия Габделхакова