Литература
4 Сентября 2025, 04:00

Төзәлмәслек яра

11-12 өлешләр. Галия аптырап калды, юк, бу булуы мөмкин түгел, кызы андый юлдан китә алмаган.- Күптәннән синең кыяр ашыйсың киләме инде?- Әни инде, син беләсең бит, мин һәрвакыт кыяр яраттым.- Белүен беләм дә, ярар, әйт әле миңа, сорарга да яхшы түгел. .....

Төзәлмәслек яраТөзәлмәслек яра
Төзәлмәслек яра

11 өлеш.
Галия аптырап калды, юк, бу булуы мөмкин түгел, кызы андый юлдан китә алмаган.
- Күптәннән синең кыяр ашыйсың киләме инде?
- Әни инде, син беләсең бит, мин һәрвакыт кыяр яраттым.
- Белүен беләм дә, ярар, әйт әле миңа, сорарга да яхшы түгел. .....
Галия ничек әйтим икән дип уйга калды. Кызы аңа уйларга ирек бирмичә:
- Нәрсә әйтим әни?
- Кызым синең күремең күптән булдымы?
Хәзер инде Гүзәл уйга калды. Бераз вакыт үткәч.
- Әни, әни мин нишләдем? Әйе минем күремем бу айда булмады. Димәк мин, мин....
Гүзәлнең йөрәге каты тибә башлады, суларга авыр булды. Галия кызына стакан белән су биреп:
- Ашыкма кызым, бәлки син салкын тидергәнсеңдер? Әллә нәрсәләр уйлама әле.
- Әни мин сиңа соңыннан гына әйтергә теләгән идем. Теге егет,,,ул, ул, Гомәр, абыемны үтерүче булып чыкты. Ә мин аны үлеп яраттым. Тормышымны аның белән бәйләп бәхетле булырга теләгән идем. Ул бит бу атнада минем кулымны сорарга килергә тиеш иде. Бергә торачак йортыбызны да күрсәтте. Ә мин, мин...
Гүзәл кабат еларга тотынды. Галия кызын тынычландырырга теләп:
- Әй кызым, кызым. Ярый әле берни дә билгеле түгел, бик бирешмә . Аннары, язмыштан узмыш юк диләр. Ходай шулай кушкан икән, без сиңа баланы карарга булышырбыз.
- Син нәрсә әни, ул бит абыйны үтерүченеке.
Гүзәл әнисенә бәйнә, бәйнә барында сөйләп бирде.
- Син сөйләгән буенча, ул бит ялгыш кына бәрдергән. Юк, мин ул хаклы дип әйтмим. Менә син абыең өчен елап, әле дә тынычлана алмыйсың. Беләм, әгәр ул туктаган булса, бәлки исән дә калыр иде. Мине үлә дисәләр, син дә очып кайтыр идең. Мин аны акламыйм, тик баланың ни гаебе бар?
- Юк әни, әгәр дөрес булса, мин ул баланы төшерәм.
- Ләкин...
- Юк әни, мин әйттем. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Галия кызы өчен бик борчылды. Нишләде ул? Йә Ходаем безгә тагын бер өмет бирсәң иде. Әйе, кызы аның бик акыллы, кеше җанлы булып үсте. Менә хәзер аны тормыш сыный. Йә Раббым бер Ходаем, бирче сабырлык минем кызыма, уйламый кирәкмәгән эшләр эшләмәсен. Кызы киткәндә, Галия анарга карап:
- Гүзәл кызым үпкәләмә, әйтми дә кала алмыйм. Бәлки хакым да юктыр. Син башта уйла, әгәр дөрес булса нишләргә икәнен. Беләсеңме, без бик шат булыр идек оныкны карарга, үпкәләмә, чыннан да баланың гаебе юк бит. Аллаһы Тәгалә безне сынар өчен җибәргәндер.
- Әни юк дип бер әйттем бит инде, абыйны үтергән кешенең баласына ничек карый алам мин. Җитмәсә гел янымда була.
- Ярый балам, үзең беләсеңдер. Син күп әйберләр алып китмә, иртәгә әтиең товарга бара, шунда синең торган җиреңә кертеп чыгар.
- Рәхмәт әни, мин тиз генә кайта алмыйм, иптәш кызым отпускага чыга, миңа икебез өчен дә эшләргә туры киләчәк.
- Иң мөһиме исән-сау йөр кызым.
Гүзәлнең шикләнүләре дөрес булып чыкты. Үзе хастаханәдә эшләсә дә, хатын кызлар бүлегенә керергә вакыты булмады. Ә инде баланы төшерергә барган вакытта, инде соң иде. Гүзәл ниләр генә төшерер өчен эшләсә дә, файдасы гына булмады. Даруларда эчте, авыр әйберләрдә күтәрде, тик үзгәреш булмады. Ул хәзер бала табуы белән килеште, аны табуга хастаханәдә калдырырга булды. Вакыт үтте, Гүзәл авылга кайтырга җыенды. Тукталышта басып торган вакытта, аның янына машина килеп туктады. Машина ишеге ачылып, таныш тавыш ишетелде:
- Гүзәл сәләм, әйдә утыр.кирәк җиреңә илтәм.
Гүзәл ялындырып тормады, машинага утырды.
- Нихәл Марат, күптән күрешкәнебез юк, Азат белән Әминә апаның хәлләре ничек?
- Ышанасыңмы, әле кичә генә синең халеңне сорашкан иде. Кара әле син өйгә кайтам дидең бит, әйдә мин сине анда үзем илтәм, алдан безгә кереп чыгыйк. Шулай әйтүемә үпкәләмә, теге көннән бирле әни синең өчен бик борчылды. Ә үзеңне күрсә, шатланыр дип уйлыйм. Йә, нәрсә уйлыйсың?
- Белмим, ничектер яхшы түгел.
- Килештек, ә синең әниләреңнең хәлләре ничек соң?
- Рәхмәт, әйбәт, менә ниһаять вакытым килеп чыкты, алар янына кайтам.
- Дөрес эшлисең, менә кайтып та җиттек. Әйдә, бергә-бергә сөйләшеп чәйләр эчәрбез, аннары мин сине илтеп киләм.
Әминә апа һәрвакыттагыча мөләем генә килгән кунакны каршы алды. Гөрләшеп , сөйләшеп чәй эчтеләр. Марат өстәл янындагыларга карап алды да:
- Минем бераз эшем бар, сез сөйләшә торыгыз, аннары юлга чыгарбыз.
Азат Гүзәлнең кулыннан тотып:
- Апа әйдә, мин сиңа уенчыкларымны күрсәтәм.
Гүзәл Азат артыннан ияреп китте.
Аның мәш килеп уенчыклар күрсәтүе, сөйләшүе, Гүзәл өчен бик кызык булды. Ул үзенчә баланы кочагына алып назлады, әкиятләр сөйләде. Марат кереп чакыргач, Гүзәл Азаттан аерыласы килмәвен аңлады. Бүлмәгә кергәч Әминә апа да:
- Менә бит ничек дуслаштылар, аерыла алмыйлар. Азат, улым, уенчыкларыңны җый, апага китәргә кирәк.
Машинага кереп утыргач, Гүзәл сүзне беренче башлады:
- Беләсеңме Марат, синең улың шундый сөйкемле, һич аерыласы килмәде. Сабый бәхетле генә булып үссен.
Шунда Марат елмая төшеп:
-Озакламый үзеңнеке була, рәхәтләнеп сөярсең.
Гүзәл әллә нишләп китте.
- Син, син каян беләсең?
- Моны күрмәс өчен, сукыр булырга кирәк. Мин бит өйләнгән ир идем Гүзәл. Энҗем дә синең кебек үзен тотты, аннары берәз беленә дә башлаган бит.
- Шулайдыр, ләкин көтеп алган бала белән көтелмәгән арасында аерма бар.
- Аңламадым.
- Син бит гел мине авыр вакытларымда күрдең, бу шул вакытарның нәтиҗәсе.
Гүзәл кыскача гына Маратка аңлатты.
- Менә шулай, белмим ник сиңа сөйләгәнмендер, бәлки син һәрвакытта янымда булгангадыр.
- Гүзәл мин әйткәнгә үпкәләмә, тик ник баланы гаеплисең? Мин хатыным исән булсын, бәхетле булсын өчен балалар йортыннан да бала алырга әзер идем, ә син Ходай биргән бүләктән баш тартасың. Җүләр син. Мин сине акыллы кыз дип уйлаган идем. Ул хайван эшләгән эш, бала тормышына торамы? Бала ул үз бәхете белән туа, Ходай сиңа бала аша, бәхет бирергә телидер бәлки.
- Белмим, белмим, әлегә миңа бик авыр.
-Әйткәнгә ачуланма, җитәр үз үзеңне җәлләп яшәргә. Нигә син башкалар турында бер дә уйламыйсың? Аңлыйм, зур югалту кичерден. Ә әниең- әтиең турында ник уйламыйсың? Аларга рәхәт дип уйлыйсыңмы, сине бу халәттә күрү? үз үзеңне кулга ал, яшәргә көч тап, болай яшәсәң син үз гомереңне, үз бәхетеңне үзең җимерәчәксең.
- Әйтәм бит, мин әлегә нишләргә белмим. Тынычлана алмыйм.
- Телисеңме, мин сиңа булышам.
- Әйе, телим, мин үзем дә бик куркам. Алда нәрсә көтә мине?
- Бәхет көтә Гүзәл, бәхет көтә.
Капка төбендә аларны эштән кайтып барган Гамил каршы алды. Ул Марат белән исәнләшеп:
- Бәлки чәй эчәргә керерсең?
- Рәхмәт, вакытым юк, икенче юлы Алла теләсә.
Марат кире машинага утырды, Гүзәл исә:
- Марат бик зур рәхмәт мине аңлавың өчен.
- Ярый сау бул Гүзәл.
Марат китеп барды, Гүзәл өйгә кереп әти-әнисенең хәлләрен сорашты, аннары:
- Әни, үпкәләмә инде, сыйныфташ Камилә кунакка чакырган иде, килә алмыйм дия алмадым.
- Яхшы булган кызым, синең өчен яштәшләрең белән аралашу файдага гына булыр дип уйлыйм.
Камиләнең туган көненә күп сыйныфташлар килгән булып чыкты. Бөтенесе үзләре турында сөйләделәр. Яшь чакларын искә алдылар. Укытучылары да читтә калмады. Яшьлек чоры үзенчәлекле бит ул. Парта артында утырып дәрес тыңлаулар, дәресләрдән качып, кырда чабып йөрүләр, аеруча яз көне суга көймәләр җибәрүләр. Бар нәрсәне искә алдылар. Кисәктән генә Камиләләргә соңлап килгән Рөстәм чабып керде дә:
- Нишләп утырасыз, анда Гамил абыйлар йорты яна.

12 өлеш.
Гүзәл килгән кунакларны этә-төртә урамга атылды. Аяк астындагы бозлавыкны сизмичә дә өйгә таба чапты. Ләкин юл гына аңа каршы төшкән кебек атларга ирек бирмәде, Гүзәл таеп егылды. Артыннан килгән Рөстәм анарга торырга булышып:
- Гүзәл әкрен, бәлки әти-әниеңә берни дә булмагандыр, анда инде ут сүндерүчеләр килгән иде.
Йорт янына кеше күп җыелган , бар да күзәтәләр. Шунда берсе Гүзәлне күреп алып:
- Кызым син мондамы? Ә әтиләрең чыгарга өлгердеме?
Гүзәл бу сорауны көтмәгән иде. Ничек? Димәк алар әле өйдә. Юк, алар бит янып үлә. Гүзәл өйгә таба ташланды.
- Әти, әни, сез кая? Әни дим, әнием сез кая?
Йорт янында булган ут сүндерүчеләр көч- хәл белән аны тотып калды.
- Нишлисең син, өйгә керергә ярамый. Күрмисезме, дөрләп яна бит.
- Анда әти белән әни, ишетәсезме, алар анда.
- Кем белгән, бәлки чыкканнардыр.
- Кая, әйтегез, кая алар? Чыккан булсалар монда булырлар иде.
Җавап кына бирүче булмады. Сыйныфташ кызлары Гүзәлне йорт яныннан ераграк алып киттеләр. Гүзәл алардан ычкынып китәргә теләсә дә, алар аны җибәрмәде. Бу күренешне күзәтү авыр иде. Гүзәл хәле бетеп кар өстенә утырды. Аның күзләреннән аккан күз яшьләреннән диңгез хасил булган булыр иде. Ут сүндерүчеләр ниһаять утны җиңде. Хәзер инде өйгә кереп, әти әнисен эзләргә генә калды. Кызганычка каршы алар ут эчендә калган. Тикшерүләр үткәрү буенча, Галия хәле китеп аңын югалткан, ә Гамил аны алып чыгарга теләгән, тик килеп чыкмаган. Бер кулы белән булсада Галияне покрывал белән сөйрәргә тырышкан ,ләкин төтенгә исереп, ул да егылган. Ә янгын исә иске проводкалалар аркасында килеп чыккан. Әле абыйсы үлгәннән айнып бетмәгән Гүзәл өчен, тагын бер авыр кайгы. Бу юлы ул бервакыт әтисен дә, әнисен дә, туган нигезен дә югалтты. Бәхетенә эштән бирелгән бүлмә бар. Гүзәл төшенкелеккә бирелде. Эштән яллар алып өйдә генә утырды. Урамга бары әпи белән сөт алырга гына чыкты. Бәхетсезлеккә каршы андый вакытларда дуслар табыла шул, әле ниндиләре генә. Беркөнне әкрен генә өйгә кайтканда, үзеннән ике яшькә олы Гөлнара очрады.
- Сәләм Гүзәл, нәрсә танымыйсыңмы әллә?
Гүзәл таныды, бу хатын аларда идән юып йөри иде. Эчәргә яраткан өчен эштән кудылар.
- Таныйм, ә нигә?
- Мин синең кайгыңны уртаклашам, авыр, бик авыр, әйдә бераз кабабыз, сиңа җиңелерәк булачак.
- Юк, мин эчмим.
- Ышан, кабып кына кара, кайгыларың артта калачак. Кайгыңны гына онытырга булышсын дим.
Гүзәл берни дәшмәде. Гөлнара аңа ияреп Гүзәл бүлмәсен керде.
- Син әйбәт урнашкан бар да үз урынында, чиста, ярар әйдә, бераз закускаң бармы?
Гүзәл суыткычка күрсәтеп
- Әнә, нәрсә телисең шуны ал.
Гөлнара үзен үз өйендәге кебек тотты, хуҗаларча ризыкларны өстәлгә куйды.
- Утыр әйдә, бераз сөйләшеп алыйк.
Сөйләшә - сөйләшә бер шешә аракы бетеп тә китте. Гөлнара Гүзәлгә карап:
- Мин очып кына тагын берне алып керәм.
- Кирәки, мин бары йөрәк ярамны басыр өчен генә эчтем.
- И нәрсә, бастымы?
- Аңламадым, син нәрсә уйлыйсың? Эчеп кенә аракы йөрәгемдәге яраны басыр микән?
- Нәрсә булды соң шул хәтле каты яра салырлык?
- Ә син йөрәк ярасы нәрсә икәнен беләсеңме соң? Мин кечкенәдән беләм. Иң беренче әти әнинең эчеп йөрүләре, аларга җитми, төн буе елап чыгулар йөрәгемә энә белән чәнчеп торган кебек, әрнетеп торды. Аннары үземне белгәннән бирле, яратып йөргән кешемнең мине алдавы, мәхәббәтебезне җиргә салып таптавы. Ул гына да түгел, аның аркасында абыем үлүе, йөрәгемә төзәлмәслек яра салды. Хәзер шул ярама акрын гына тоз өстәп, яңадан мәхәббәт ялгышы. Әйе, әйе, кабат яшәргә теләп гашыйк булдым. Ә ул ярамның иң тирән җиренә бер тонна тоз салды. Ниндидер юк проводалар аркасында әти-әнием үлде. Йә, әйт, ничек итеп йөрәгемдәге яра төзәлсен ди? Бер ялгызым калдым, җитмәсә йөрәк астымда теләмәгән бала ята. Йөрәгемнең сокраганын тыңлап, миннән көлеп ята.
- Син дөрес әйтмисең, бар да әкрен генә төзәлә. Мин дә шул шашкан мәхәббәт аркасында шундый хәлдә калдым. Бераз эчәм дә, рәхәт булып китә. Ярар, елама, мин хәзер.
Гөлнара кире кайтканда Гүзәл караватына ятып йоклап киткән иде инде. Гөлнара аның янына килеп
- Гүзәл тор, әйдә мин добавка алып кердем.
Гүзәл торып утырды, кыстаганны да көтмичә, берсе артыннан берсе стаканнарны бушатты. Бу юлы инде караватына да барып җитмичә, өстәлгә генә башын куеп йоклап китте. Бу хәл берничә көн кабатланды. Гүзәл түбән тәгәри башлаганын аңламый башлады. Ул Гөлнарага ияреп, төрле исерекләр янына барды. Күңелле ял итте. Шулай бер бәйрәмнән кайтканда, аны Сөмбелә белән Рифат күреп алдылар.
- Гүзәл, нишләдең син, танырлык түгел үзеңне, гомер шулай булырсың дип уйламаган идем. Эштән дә яллар алып киткәнсең.
- Шуннан ни?
- Тукта, нишлисең? Болай озакка сузылса, эшсез дә, бүлмәсез дә каласың бит.
- Ә нигә ул миңа? Абый, әти, әни, мине күптән көтәләр инде.
- Гүзәл акылыңа кил, син озакламый әни буласың бит.
- Ну и что, мин аны детдомга бирәм, детдомга.
Гүзәл кулын селкеп китеп барды.
- Без аны бу сазлыктан ничек тә булса бу сазлыктан чыгарырга тиеш. — диде Сембелә Рифатка, Гүзәлнең китеп барганын карап .
- Ә ничек, без нишли алабыз соң?
- Әлегә белмим, тик без аңа ярдәм итәргә тиеш. Бәлки Гомәрне чакырырбыз, ул бит аерылган дидең.
- Әйе, моннан качып киткәч хатыны белән бер генә ел торганнар. Тик бу дөрес дип уйламыйм. Гомәр тагын ниндидер кыз хатын белән тора дип ишеттем.
- Беләм, соңгы очрашканда Гүзәл Марат исемле егет белән иде. Алар танышлар, Гүзәлгә кайнанасы белән ярдәм иткән булганнар. Әминә апаларга без бергә дә кереп чыккан идек. Ул Маратның улына уенчык керткән иде. Минем аңлавымча, Маратның хатыны үлгән, ә кайнанасы белән бик яхшы мөнәсәбәттә. Гүзәл дә баланы ярата. Әминә апа Гүзәлне дә ошаткан кебек, әйтеп карасак, бәлки булышырлар.
- Ничек?
- Белмим әле, әйдә Әминә апага киттек, куып чыгармас әле.
Әминә апа Сөмбеләне таныды, ул аларны күрүгә:
- Исәнме кызым, нәрсә яхшы хәбәр әйтергә килдегезме, Гүзәлнең кеме бар?
- Әминә апа, гафу итегез, бәлки без дөрес килмәгәнбездер. Тик шулай да, сезгә сөйләп, сез ярдәм итә алырсыз дип уйлаган идек - диде Сөмбелә..
- Сез куркытасыз мине, сө йләгез тизрәк.
Сөмбелә ничек бар шулай барында сөйләп бирде
- Мин белгәнемчә, сез яраттыгыз Гүзәлне, бераз йөрәк яралары төзәлгәнче сездә торса, ни диярсез икән? Гафу итегез, беләм, сез анарга беркем түгел, тик аның бер туганы да юк. Үзебезгә алыр идек, тик иремә эш буенча чит шәһәргә китергә кирәк. Мин дә аңа ияреп китәм. Борчылмагыз, без акчалата ярдәм итәбез.
- Сеңлем, эш акчада түгел, ә Гүзәл үзе риза булмаса? Без бит аны көчләп алып килә алмыйбыз. Мин бик теләп булышам, булышмыйм димим. Нишләсен бит, берсе артыннан берсе зур кайгылар, кем түзсен? Безгә Марат, ул гына булыша ала.
- Ничек Әминә апа?
- Борчылмагыз, Алла теләсә барсыда әйбәт була. Сез китегез, ә миңа үзегезнең телефон номерын биреп калдырыгыз.
Сөмбелә белән Рифат китте. Әминә апа Маратның кайтканын көтеп, өй буйлап, аркылыга, буйга йөрде. Ниһаять Марат кайтты. Әминә апа соңгы хәбәрләрне җиткерде.
- Әни, мин бик теләп ярдәм итәм. Чыннан да, ул кыз күп кайгы күрде. Әле дә күз алдымда, абыйсы үлгән көнне ничек ачыргаланып елавы.., үзе кайгы – хәсрәт күргән кеше генә белә аның ачысын. Мин аны күзетермен, аннары җаен табып өйгә алып кайтырга тырышырмын.
- Мин дә бик кызганам аны. Марат, безгә бит аңа бүлмә әзерләргә кирәк, Азатны үз бүлмәңә алып, Гүзәлне аның бүлмәсенә кертербез. Дөрестән дә, яшь кызның шулай үзен бетергәнен күзәтеп тору яхшы булмас.
Шул көннән Марат Гүзәлне карап йөри башлады. Тик анысы гына күренмәде, әйтерсең җир тишегенә кереп киткән.

Гөлчирә Галимова.

Ахырын иртәгә укыгыз.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас