

8 өлеш.
Бәйрәм бик күңелле үтә. Гомәр бәйрәм ахырында Гүзәл колагына пышылдап.
- Минем сиңа зур гына сөенечем бар, иртәгә мин аны сиңа күрсәтәм.
- Ә бүген ярамыймы?
- Ул бит күтәреп йөри торган түгел. Сөеклем түз инде.
Гүзәл төне буе йоклый алмый чыкты. Нәрсә, нәрсә күрсәтер икән анарга Гомәр.
Бүген Гомәр белән сөйләшкәнчә, алар район үзәгендә очраштылар. Гомәр аны район читендәрәк урнашкан бер йорт янына алып килде дә:
- Әйдә сөеклем, түрдән үз.
- Бу нинди йорт, Гомәр?
Гүзәл үзенең аптыравын яшермәде.
- Гүзәл, без синең белән очрашабыз, димәк вакыты җиткәч өйләнешәбез. Бу йортта без үзебезнең оябызны корырбыз, балалар үстерербез. Йә, нәрсә әйтерсең?
- Нәрсә әйтә алам, ә нинди йорт соң бу?
- Әби йорты, ул үлгәндә аны миңа бүләк итеп язып калдырган. Менә шулай сөеклем, син миңа кияүгә чыгарга ризамы? Әйт дөресен, синең кулыңны кайчан барып сорарга?
- Син уйнап әйтәсеңме?
- Андый сүз белән уйнамыйлар. Әйе, син әле бераз икеләнәсең, ләкин борчуларың без кулга кул тотынышып сезгә кайтуга таралыр диеп өметләнәм.
- Чыннан мин никтер борчылам, күңелем нидер булыр төсле тоя
- Борчылма, әти-әниең янына кулыңны сорарга кайтуга тынычланырсың дим бит. Кил утыр яныма.
Гүзәл Гомәр янына килеп утырды. Гомәр аның күзләренә карап алды да, битеннән үпте.
- Син утырып тор, мин ашарга әзерлим.
- Мин булышам.
Гүзәл дә урыныннан кузгалды, ләкин Гомәр аны туктатты.
- Әнә телевизор кара, ә мин үзем, мин сиңа үземнең якшы ир була алуымны исбатларга телим.
Бераздан Гомәр Гүзәлне аш бүлмәсенә чакырды. Өстәлгә икмәк, чәй эчәргә тәмлеләр, бер тарелкада колбаса белән сыр. Хәтта бокалларга шәрәб тә салынган иде.
- Монысы артык инде Гомәр.
- Юк, без бераз гына, бергә була алуыбыз хакына гына.
Тәмле итеп ашап эчкәч, алар кабат зур бүлмәгә керделәр. Гомәр әкрен генә Гүзәлнең биленнән кочып алды.
- Мин сине үлеп яратам Гүзәлем, үтенәм миңа кияүгә чыгарга риза дип әйт.
Ул Гүзәлгә авыз ачып сүз әйтергә ирек бирмичә, үбергә тотынды. Гүзәл каршы килергә теләсә дә, булдыра алмады. Ул нигәдер Гомәр кочагында эреп киткән кебек булды. Аны тәне тыңламады, зиһене чуалды. Күзләрен ачып нәрсә булганын аңлаганда, инде соң иде. Гүзәл Гомәрнең күзенә күтәрелеп карарга да оялды. Гомәр генә аны тынычландырырга ашыкты.
- Гүзәл, беләм, без дөрес эшләмәдек. Гафу ит мине, түземлегем бетте. Сине үземнеке итү теләге ташып өскә чыкты.
- Мин дә аңлыйм Гомәр, тик мин үземне туйга хәтле саклармын дигән идем. Нишләдем мин? Бу булырга тиеш түгел иде. Мин синең шәрәбеңнән соң нишләгәнемне дә белмим. Нәрсә булды безгә? Без болай эшләргә тиеш түгел идек, ярамый да иде алай эшләргә.
Гомәр башын иеп, Гүзәл каршысына утырды.
- Әйе, ярамый иде, дөрес тә түгел. Хисләр дулкынында йөзәргә бер беребезгә юл бирдек. Димәк без теләгән аны, син дә, мин дә, башкача булуы мөмкин түгел. Борчылма, икенче атнага мин әтиләр белән синең кулыңны сорарга киләм. Бар да җайланыр.
- Дөресме? Гомәр үтенәм сузма, мин бик куркам.
- Курыкма, әйдә өйгә илтәм, озакламый йортыгызга кунаклар килгәнен көт.
Гүзәл өйгә кайтты, тик әнисенә бер сүз дә әйтмәде. Икенче көнгә ул абыйсы янына, зыяратка килде.
- Нихәл абый, мин кабат синең белән серләремне уртаклашырга килдем. Гомәр хакында сиңа сөйләгән идем инде. Белмим нәрсә дип әйтергә. Мин хәзер аныкы булдым, бетереп аныкы, ишетәсеңме, мин бик бәхетле абыем. Син генә юк минем бәхетемне уртаклашырга, минем белән шатланырга. Безнең бит бөтен әйбер уртак иде. Хәтерлисеңме, Илдус абый бакчаларын басарга керә идек. Бер көтү яшьләр җыелып алма урларга төштек. Көлешә-көлешә алма җыйганда, Илдус абый таяк белән артыбыздан куды. Нәрсәгә алма урлап йөргәнбездер инде, үзебездә дә бар бит. Бәлки алай тәмлерәк булгандыр. Рәшәткәдән сикереп чыкканда, минем аякка кадак керде. Бөтен аягым кып-кызыл кан иде. Ә син шунда, байтак зур булсаң да, елый-елый минем аяктагы канны сөртеп бәйләдең. Үзең гел үзеңне сүктең. Нигә? Гаебең юк иде бит. Әйе, син үзеңне гаепле санадың. “ Әгәр алып бармаган булсам, аягың авыртмас иде!”,- дидең. Әгәр, әгәр..... Күпме булды ул әгәрләр. Син, син минем йөрәгемдә иң зур урын алучым, саклаучым, яклаучым идең. Менә синең белән бәхетемне уртаклашырга килдем. Хәзер инде мин әйтәм. Әгәр дә Динар безнең араны өзмәгән булса, син исән булыр идең. Әгәр Динарга ачуың чыкмаса, син эчмәс идең. Әгәр дә син исән булсаң, миннән дә бәхетле кеше булмас иде. Ярый абый мин китәм, никах көнне мин синең яныңа киявеңне, адашыңны алып киләм, танышырсың, ул сиңа ошар дип уйлыйм.
Гүзәл районның үзәк хастәханәсенә эшкә керде. Дусты Сөмбелә белән бергә туры килделәр, тик ул башка бүлектә генә, очрашыр өчен алдан сөйләшергә кирәк. Бу юлы да алар паркта очрашырга сүз куештылар. Сөмбелә дә әйтәсе сүзе булуын әйтте. Очрашу көне килеп җитте. Гүзәл дустына яхшы хәбәрен әйтергә ашыкты.
- Син әле иң мөһимен белмисең, мин кияүгә чыгам. Гомәр миңа тәкъдим ясады.
Гүзәл сөйләгәннәрдән Сөмбеләнең күзләре зурая барды.
- Ә хәзер син әйт дустым, син дә бит әйтәсе сүзем бар дидең.
- Әйе бар Гүзәл, тик мин әйткәннәр сиңа ошар диеп уйламыйм.
- Син ник алай дисең, сөйлә тизрәк.
- Нәрсә әйтим, беләсең без Рифат белән очрашканны, ул да миңа тәкъдим ясады.
- Котлыйм дустым, ә нәрсәсе начар инде аның?
- Без яңа тормыш башларга булдык, арабызда әйтеп бетерелмәгән сүзләрне, серләрне әйтергә булдык.
- Соң дустым, бу шулай булырга тиеш тә.
- Ә син, дөресрәге сез уртага салып сөйләштегезме? Сезнең серләр бармы?
- Белмим дустым, никтер без ул хакта сөйләшмәдек. Ә нигә? Без бер беребезне аңлыйбыз.
- Сүз аңлауда гына булса иде.
- Синең тел төбеңне хәзер мин аңлап җиткерә аңлыйм. Нәрсә булды соң?
- Рифат белән сөйләшә башлагач, мин бер сер белдем. Башта алар безнең белән уйнап кына сөйләшә башлаганнар. Тора бара, Рифат Гомәргә мине яратуы турында, һәм дөресен сөйләргә теләве турында әйткән. Ә Гомәр, үзем сөйлим дип, Рифаттан сөйләмәскә ант иттергән. Рифат шуңа әйтмәгән. Ә берничә көн элек миңа барын да сөйләде.
- Уф, сөйләп бетер инде тизрәк, нигә сузасың?
- Әйтер сүзем шул, Гомәр өйләнгән ир, аның кечкенә баласы бар.
Гүзәл ни дияргә белмәде. Аның күз алдына Гомәр белән телефоннан сөйләшкәндә ишетелгән бала тавышы искә төшә. Аның ял көннәрендә сөйләшә алмавы, үз үзен кайчак башкача тотулары, күз алдына килеп басты. Нәрсә бу, әллә язмыш кабат сыныймы аны?
- Юк, юк, син дөрес әйтмисең, дөрес булса мин сизәр идем. Ышанмыйм, ишетәсеңме, ышанмыйм.
- Теләсәң нишлә, ләкин бу дөрес, мин әйтмичә кала алмый идем.
- Ә нигә миңа иртәрәк әйтмәдең? Нигә минем аның белән булганымны көттең? Мин нишләргә тиеш хәзер?
- Мин бит сине күргәнем юк, сөйләшәсем бар дигәч, син бит вакыт тапмадың. Белгән булсам, мин өеңә хәтле килгән булыр идем. Шул юлга барып җитәрсез дип уйламадым.
- Әйе, уйламыйбыз шул, шуны айлый алмыйм. Нигә Ходай гел мине сыный? Мин нишли алам, юк, мин барыбер ышанып бетә алмыйм. Гафу ит, миңа китәргә кирәк.
Гүзәл ашыгып китеп барды.
Дәвамы бар.
ГӨЛЧИРӘ ГАЛИМОВА