Литература
1 Сентября 2025, 07:00

Төзәлмәслек яра

Автор: Гөлчирә Галимова. 6-7 өлешләр. Ашыгыч ярдәм чакыруга Марат тизрәк Гомәр янына ашыкты. Кан эчендә яткан егетне күргәч, бер мәлгә ул аны үлгән дип уйлады. Ләкин кисәктән генә” Гүзәл” дип әйткән сүз ишетте.- Әйе, әйе, ул исән. Бәлки хатыны турында исенә төшергәндер. Кеше үлер алдыннан иң якын кешесен искә ала бит.Марат әкрен генә Гомәрнең битеннән каннарны сөртә башлады.- Түз егет. Хәзер ашыгыч ярдәм килә. Кара әле, телефоның бармы синең?

Төзәлмәслек яраТөзәлмәслек яра
Төзәлмәслек яра

6 өлеш.
Ашыгыч ярдәм чакыруга Марат тизрәк Гомәр янына ашыкты. Кан эчендә яткан егетне күргәч, бер мәлгә ул аны үлгән дип уйлады. Ләкин кисәктән генә” Гүзәл” дип әйткән сүз ишетте.
- Әйе, әйе, ул исән. Бәлки хатыны турында исенә төшергәндер. Кеше үлер алдыннан иң якын кешесен искә ала бит.
Марат әкрен генә Гомәрнең битеннән каннарны сөртә башлады.
- Түз егет. Хәзер ашыгыч ярдәм килә. Кара әле, телефоның бармы синең?
Ләкин Гомәр дәшмәде.
- Ярый, үпкәләмә, кесәңне актарырга туры килә, туганнарың белергә тиеш бит синең хакта.
Марат егетнең телефонын тапты, тик ул эшләми, зарядкасы беткән булып чыкты. Менә юлдан ашыгыч ярдәм машинасы белән, полиция хезмәткәрләре килеп җитте. Табиблар Гомәрне караган арада, полиция хезмәткәрләре Марат белән сөйләште. Берсе шунда:
- Исерек икәне күренеп тора. Янына якын килә торган түгел. Исереп юлдан йөриләр, аннары бер гаепсезгә машина йөртүчеләрнең праваларын алалар. Кем кушкан аларга исереп юлга чыгарга.
Маратның җен ачуы чыкты:
-Сез бит берни дә белмисез. Ул мескеннең гаебе юк. Әйе, ул бераз капкан, ләкин юл кырыеннан кайта иде. Мин әле аны утыртырга машинаны туктатырга теләдем. Шул вакыт зур тизлек белән бер машина мине үтеп китте дә, үткәндә егетне бәрдерде. ләкин туктап та тормыйча китеп барды. Ничек җир йөртә икән шундыйларны?
- Сез ул машинаның билгеләрен күрдезме соң?
- Каян күрим, бер мизгел эчендә булды бит. Минем әле ул егетнең туганнары белән элемтәгә дә керәсем бар.
- Сез безгә дә үзегез турында мәгълүматлар калдырыгыз. Кирәк булсагыз сезнең белән дә элемтәгә керергә кирәк булачак.
Марат кирәкле мәгълүматларны биреп, табиблар янына ашыкты.
- Әйтегез әле, бу егетнең хәлләре ничегерәк соң?
- Дөресен әйткәндә әйбәт түгел, барысы да хастәханәдә ачыкланачак. Ә сез кем буласыз анарга?
- Мин бары шаһит кына. Ләкин бик борчылам. Ул да бит кемнеңдер улы.
- Гафу итегез шаһит, безнең тизрәк хастәханәгә барасыбыз бар.
Ашыгыч ярдәм машинасы кычкыртып китеп барды. Марат нишләргә дә белмәде. Ул машинасына утырып, кире районга китте. Беренче очраган телефон сатыла торган кибеткә кереп, Гомәрнең телефонын карарга кушты. Иң беренче эш итеп, телефондагы кешеләр исемлеген карады. Гүзәл исемен табуга, телефон төймәләренә басты. Теге яктан
-Әйе, абый, син кая?,- дигән тавыш ишетелде.
- Исәнмесез, сез Гүзәл буласызмы?
- Әйе, ә сез кем?
-Мин Марат.
- Ә сез нигә абыйның телефоныннан шалтыратасыз.
- Гафу итегез, мин сезгә начар хәбәр белән. Абыегызны машина бәрдерде, хәзер ул район хастәханәсендә.
- Ничек? Ул исәнме?
- Әйе, ул исән. Ә сез кая торасыз? Мин сезне килеп алырмын, әгәр абыегыз янына барам дисәгез.
- Рәхмәт, сез бик якшы кеше. Мин авылда торам, мөмкин булса, килеп алсагыз, мин бик шат булыр идем.
Гүзәл Маратка кая яшәгәнен әйтте дә:
- Әни-әти, тизрәк җыеныгыз.
- Кызым нәрсә булды тагын, нигә шундый ашыгыч?
Гүзәл әллә әле аңлап җиткермәдеме нәрсә булганын, әллә нишләргә белмәдеме, ул үзен тыныч тотты.
- Әни, абый, абыйны машина бәрдергән. Без тиз арада хастәханәгә барырга тиешбез. Хәзер машина килеп җитә.
Озак кеттермичә капка төбенә машина килеп туктады. Утыз яшьләр тирәсендәге ир-ат, кыскача гына нәрсә булганын сөйләде. Алар тиз арада барып җитеп, эчкә уздылар. Табиблар әледә Гомәрнең гомере өчен көрәшәләр иде. Галия белән Гамил, үз үзләрен кая куярга белмәделәр.
- Мин әле генә улым белән яхшылап сөйләшә башладым. йә Раббым бер Ходаем, үтенәм синнән, баламның гомерен эзмә. Минекен ал. Ә аны калдыр. Минем тормыш беркемгә дә кирәкми, улым яшәргә тиеш.
Галия иренең каршысына басып:
- Гамил без аны югалтырга тиеш түгел. Әйт инде нәрсә булса да, ник дәшмисең.
- Нәрсә әйтим Галия, ашыкма. Ышан, Аллаһы Тәгалә белә нишләргә. Безгә хәзер бары түзәргә, җавап көтәргә кала.
Марат чит кеше булсада , бик борчылды. Егетнең әти-әнисенең халәте, аны уйланырга мәҗбүр итте. Ләкин нигә сеңлесе бернәрсә булмаган кебек басып тора. Бәлки аларның бер берсе белән элемтәләрен бозган чак булгандыр. Шулай да абыйсы турында борчылмый микәнни.? Марат Гүзәл янына килеп:
- Гафу итегез соравым өчен. Сезнең хәлләрегез ничек. Сез бер дә борчылмыйсыз ахры, аңламыйм сезне.
Гүзәл тыныч кына аңа карап:
- Әйтегез әле, сез аны эчкән дидегез. Бу дөрес була алмый, аның эчкәне юк.
- Ләкин бу дөрес. Мин аның янында идем, анардан спиртлы эчемлек исе килә иде.
- Мин ышанмыйм, бу булуы мөмкин түгел.
- Була икән шул, бәлки нәрсә булса да булгандыр. Шулай эчәрлек булгач.
Гүзәл уйга калды, аннары:
- Әйе, дусты, якын дусты дуслыкларына хыянәт итте.
Гүзәл түзмәде, елап җибәрде.
- Ул, ул гына гаепле барсына да.
Шулвакытта реанимация бүлмәсеннән табиблар чыкты. Бөтенесе дә хәбәр белергә ашыкты. Күзләрендәге өмет чаткылары шулвакытта сүнәр дип уйламадылар да. Бары берничә сүз.
- Без аны югалттык. Гафу итегез, хәлдән килгәнне барын да эшләдек.
Галия бөтен коридорга ишетелерлек кычкырып җибәрде, Гамил аны көч – хәл белән тотып калды. Гүзәл исә күзләрен бер ноктага төбәп нәрсә эшләргә белмичә, катып калды. Марат анарга ярдәмгә ашыкты.
- Тимә миңа. Тимә. Син беләсеңме нәрсә булганын? Ул, ул минем әти дә, әни дә, апам да, абыем да иде. Ул минем өчен ай да, кояшта. Ул хәтта минем өчен Алла сыман иде. Нишлим, әйтегез нишлим мин анардан башка? Нишлим? Йә ходаем, нигә син минем йөрәгемә төзәлмәслек яра саласың? Нишләргә миңа хәзер?
Гүзәл кисәктән генә йөрәгенә куллары белән ябышты:
- Йөрәгем, абый минем йөрәгемне үзе белән ала ахрысы. Мин, мин аның белән китәм. Минем, минем.....
Гүзәлнең башы әйләнеп китте. Аягы астындагы җир мамыкка әйләнде, Марат аны көч-хәл белән генә тотып калды.
- Табиблар, тиз, монда кыз аңын югалтты.
Шәфкать туташлары белән табиблар килеп, аны реанимация бүлегенә алып кереп киттеләр. Маратның мондый кайгы хәсрәтне әле күргәне юк иде. Ул үз туганнарын югалткан кебек, чыннан да бу гаилә өчен бик борчылды. Галиянең дә хәле начар иде. Ләкин Гамил янында булгач, ул үзендә тынычланырга көч тапты. Әйе, ничек булсада кызы өчен, бу юлы ул көчле булып калырга тиеш. Кем кызының йөрәк яраларын төзәтергә булышыр? Табиблар да бүлмәдән чыгарга ашыкмый. Нәрсә булган Гүзәлгә? Юк – юк , бер үк көнне алар ике баласын да югалта алмыйлар.
- Апа, бәлки су эчеп җибәрерсез, сезгә хәзер бик авыр. Мин аңлыйм. Үтенәм эчегез, ышаныгыз миңа сезгә дөрестәндә яхшы булачак.
Марат Галиягә бер стакан су тоттырды. Галия егеткә борылып карады да:
- Рәхмәт сиңа энем, син Гомәрнең дустымы?
- Юк апа, мин сезгә килгәндә аңлаттым бит. Мин чыннан да сезнең өчен борчылам. Сезгә авыр чакта, ярдәм артык булмас дип уйладым, шуңа гына китмәдем.
- Әйе, яшь булсаң да, дөрес әйтәсең, рәхмәт сиңа. Берсе артыннан берсе, балалар ташлап китәләр дип бик куркабыз. Бу безнең үткәннәр өчен бирелгән җәза.
Галия елап җибәрде дә:
- Нигә Ходаем, нигә? Безне ал, без гаепле булгач, балаларның нинди гаебе бар? Нәрсә өчен аларга җәза бирәсең?
Марат кисәктән генә Галиянең кулына кулын куеп:
- Апа, әнә табиб чыга, ул хәзер бар да әйбәт дип әйтәчәк.
Табиб чыннан да алар янына килеп басты. Ул күзләре белән бер Гамилгә, бер Галиягә карады да:
- Без хәлдән килгәнне барын да эшләдек, ул.....
Галия бу сүзләрне ишетер дәрәҗәдә түгел иде инде. Хәзер Галия, Гамил белән Марат арасында аңсыз ята иде.

7 өлеш.
Барысы да Галияне коткарырга ашыкты. Галия аңына килгәндә, шактый вакыт үтте. Ул күзен ачуга табиб аңа карап:
- Нәрсә булды соң бүген. Сезгә башта тыңлап бетерергә кирәк ханым. Бәлки мин дөрес түгел сүземне башлаганмындыр. Мин сезгә бары, әле кызыгыз йоклый, аңа берничә көнгә хастахәнәдә калырга кирәк дип әйтергә теләдем. Чыннан да йөрәген тикшереп карарга кирәк.
Галия түземлеген җуеп:
- Ул дөрестән дә исәнме?
- Әйе, әлегә анарга тынычландыра торган укол ясарга туры килде. Аңлыйм мин сезне, улыгызны алып калып булмады. Гафу итегез, без дә бит фәрештәләр түгел.
Галиянең күзендәге яшь бөртекләре, бит буйлап агып төште.
- Рәхмәт сезгә кызыбызны булса да саклап калган өчен. Менә бит язмыш юллары безне ничек сыный. Йөрәкләргә төзәлмәслек яра сала. Кабат рәхмәт сезгә. Без сезне гаепләмибез. Әйтегез әле, ә Гүзәл абыйсын кумәргә кайта алачакмы, хәле җиңеләер микән?
- Дөресен әйткәндә мин аны монда калдырыр идем. Әйе, яшьлеге белән бәлки хәле дә булыр, тик соңгы минутларда бер Алла гына белә, ахыры ни белән беткәнен. Белмим сезгә нәрсә әйтергә дә.
Бүген Гомәрне күмәләр. Йорт янында кеше күп җыелган, дуслар, туганнар, авыл халкы. Галия белән Гамилнең соңгы арада үз үзләрен тотышы яхшылардан түгел иде, шулай да улларын соңгы юлга озатырга шулхатле күп кеше килер дип уйламаганнар иде. Менә капка төбенә ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктады. Аннан Гүзәл белән шәфкать туташы төште. Гүзәлнең соравы буенча, кызны җәлләп табиб аны абыйсын соңгы юлга озатырга җибәргән иде. Гүзәл капкадан керергә куркып, басып калды. Аннары үз үзен кулга алып өйгә кереп китте. Өй түрендә ак биләү ябылгын абыйсы диванда ята иде. Аның кырыенда ак яулыклар бәйләгән әбиләр утырган. Әнә, әтисе белән әнисе, соңгы өметләре өзелеп, елап шешенеп беткәннәр. Алар никтер бер көн эчендә картаеп киткән кебек тоелды. Ул әнисе янына килеп:
- Әни, мине абыем ташлап китте, мәңгелеккә китте. Үтенәм, сез дә мине калдырмагыз. Миңа бик авыр, ишетәсезме, авыр. Минем йөрәгемдәге ярага, тагын тирән яра салмагыз. Сез дә мине калдырсагыз, мин үләчәкмен.
Галия кызын кочагына алды:
- Кызым минем, без бергә. Һәм шулай булачак. Җиргә таш булып ятсам ятам, ләкин синең кузеңнән башка бер күз яше дә чыгартмам. Бары безнең хаталарны гына кичер.
- Әни, ә абый үләсен белдеме икән?
- Белмим балам. Аңын югалтыр алдыннан синең исемеңне әйткән диде Марат. Шул исем буенча безне эзләп тапкан.
Шулвакыт Мулла кереп Гомәр белән саубуллашырга һәм зыяратка барырга кирәклеген әйтте. Бу сүзләр Гүзәл өчен иң авыр булды.
-Ничек? Ничек аны алып китәләр? Юк, юк, ул җир астында ятарга тиеш түгел.
Гүзәл кабат йөрәгенә ябышты. Шәфкать туташы килеп:
- Гүзәл әйдә тынычландыра торган укол кадыйм. Абыеңны озаткач хастәхәнәгә китербез.
- Мин түзәм, абыемны озатканчы түзәм. Ул өйдә булганда, соңгы минутына хәтле янында буласым килә.
Әйе, Гүзәл түзде. Бу минутларда аның йөрәгендә нинди учак янганны бары үзе генә белде.
Тормыш агымсудай ага, Гүзәл хастәханәдән кайтты. Аңа бик авыр, абыйсы белән бергә ярты йөрәген дә югалткан кебек булды. Ләкин нишлисең бит, яшәргә кирәк. Бәхетенә әти әнисе аның өчен җан атып яши башладылар.
Вакыт телләре тәгәри. Авылда Динарны зур урынга эшкә утыртканнары турында сүз йөри. Әтисе белән әнисе янына бик сирәк кайта икән. Гүзәл укып йөри, быел соңгы елы. Шулай беркөнне автобуста барганда, ул үзенә кемдер караганны сизә. Бер чибәр генә, коңгырт чәчле, коңгырт күзле, уртача буйлы егет Гүзәлдән күзен дә алмыйча басып тора. Көндә иртә белән аларның күзләре очраша. Бер- ике атна үткәч, автобустан төшкәндә, Гүзәлнең кулын кемдер тотып кала. Кайнар, көчле куллар, аны җибәрергә ашыйкмый. Борылып караса, каршысында теге егет була.
- Туктагыз, сез бияләегезне төшереп калдырдыгыз.
Гүзәл бияләйне кулына алып, “Рәхмәт” ,- диде дә, автобустан төшеп китте. Икенче көнне егет автобустан Гүзәл артыннан ук төшә. Ләкин кыз янына килергә ашыкмый. Гүзәл артыннан барган егетне абайлап ала һәм туктап:
- Сез нигә минем арттан киләсез? Мин сезне һәркөнне күрәм, ләкин сез бу тукталышта төшми идегез.
- Шулай тик минем сезне озатасым килә, ә сүз башларга сәбәп таба алмадым.
- Кызык икән.
- Нәрсәсе кызык? Мин менә бер сәбәбсез сүзне башлый алмыйм.
- Сүз башланды, сезгә миннән нәрсә кирәк? Нигә мине күзәтеп йөрисез?
Гүзәл сүзен әйтеп тә бетерде, кисәктән генә таеп егылмады. Таныш булмаган егет аны тотып калды.
- Менә шулай тотып булсада да калыр өчен. Мөмкин булса сезне өегезгә кадәр озатыр идем.
- Ярый соң шундый сакчы булгач, мин дә куркмам.
Гүзәл үзе дә сизмәстән көлеп җибәрде.
- Бәлки исемегезне әйтерсез сакчыга? Исемсез ничектер уңайсызрак.
- Мин Гүзәл булам.
- Ә мин Гомәр булам.
Гүзәлнең йөзе үзгәрде. Ул бер мизгелгә генә абыйсының йөзен исенә төшерде. “ Юк, юк, бу булуы мөмкин түгел. Бу бары туры гына килгән шулай.”
Гомәр кызга карап:
- Гафу ит Гүзәл, синең хәлең ничек, агарып киткән кебек булдың. Мин кирәкмәгән әйбер әйттемме әллә?
- Юк, сезнең гаеп юк. Минем абыем Гомәр исемле иде.
- Иде?
- Әйе, ул күптән түгел генә үлде.
- Гафу итегез, мин сезнең күңелегез төшәр дип уйламаган идем. Нәрсә әйтим инде. Минем исем сезгә авырлык китерә икән, гафу итегез.
- Сез гаепле түгел бит инде исемегез туры килгәнгә.
- Мин хәзер куркам да инде, әле иртәгә сезне озытырга килсәм буламы дип сорамакчы идем. Исемем авыр хатирәләр исегезгә төшергәч, сез каршы килерсез дип уйлыйм.
- Юк, бар да якшы, килегез.
Шул көннән бирле Гомәр белән Гүзәл арасында мәхәббәт уты кабынды дисәң дә була, әгәр аны шулай дип атап булса.
Гомәр хәзер Гүзәл янына авылга да килеп йөри башлый. Үзенең машинасы белән дә, кайвакыт дусты да китерә, аннары алып китә. Гүзәл бераз онытыла, чөнки егет бик каты үзсүзле була. Гүзәлнең күңелен күтәрер өчен, барысын да эшләп тора. Егет дусты белән килгән чакларда, Гүзәл дус кызы Сөмбеләне алып чыга. Алар вакытны күңелле үткәрәләр. Ләкин Гүзәлнең генә, Гомәрнең серле булуы бераз күңелен төшерә. Ул гел Гүзәлгә ял көннәрендә, яки кич белән миңа шалтыратма ,минем эшем күп була, яки авылда әниләргә булышам, телефон янында утырмыйм дия иде. Ләкин Гүзәл түзми, шалтырата. Гомәр телефонны ала һәм теге якта бала елаган тавыш ишетелә.
- Тыңлыйм-, ди Гомәр.
- Син оныттың ахры, минем туган көн, бераз утырырбыз дигән идең бит. Ә сездә нинди бала елый?
- Гафу ит, мин авылда, ә бала апаларныкы елый, алар да бүген кунакка кайтканнар. Үпкәләмә, чыннан килә алмыйм.
Бу серле сөйләшүдән соң, Гомәр дә үзен сәер тота башлый. Ниһаять беренче май бәйрәмнәре җитә. Яшьләр матур аланлыкка барып утырырга сөйләшә. Гүзәл белән Гомәр, дуслары Рифат һәм Сөмбелә.
Гүзәлнең монда уздырган май бәйрәме исенә төшә. Шул ук урын, шул ук көн, тик янында гына башка кешеләр.
Дәвамы бар.

ГӨЛЧИРӘ ГАЛИМОВА

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас