

Әйе, көтмәгән иде Гомәр дустыннан мондый күренешне, көтмәгән иде авыр сүзләр әйтер дип. Берничә көн үзен кая куярга белмичә йөрде Гомәр. Кичләрен бакча башына чыгып, кошлар сайравын тыңласа да, кәккүк тавышы да, бернәрсә дә йөрәгендәге әрнүне баса алмады. Сеңлесенең моңаеп йөрүе, бу әрнүләрне тагын да көчәйтә генә иде.
Гүзәл дә үзен кая куярга белми. Йөрәгендәге әрнү сагышларны, сөйгәненең мәхәббәтләрен шулай тиз онытуы, яратам дип әйткән сүзләре, тыңгылык бирмәде. Нинди матур башланып киткән иде бит. Әйе, аларга үзләренең сөю тулы йөрәк ташкыннарын, кешеләрдән яшерергә туры килде. Ләйсәнгә дә авырлык китерергә теләмәделәр. Нинди бәхетле иде бит алар. Ничек Аллаһы Тәгалә бер берсен яраткан парларны аерырга теләгән. Бу мөмкин түгел. Ничек, ничек итеп ул моңа юл куйган. Гүзәл күзләреннән төшкән яшь тамчыларын битеннән сөртеп алды да, урамга чыгарга теләде. Ишек янында кара- каршы әнисе белән очрашты. Галия кызының күзендәге яшьләрне күреп:
- Кызым нәрсә булды?
Гүзәл түзмәде, әнисенә ачулы йөз белән карап:
- Нәрсә булды, нәрсә булдымы? Син, син әти белән бөтенесенә гаепле. Нигә әйт, нигә дип безне таптыгыз? Нигә? Әгәрдә безгә бәхетле киләчәк бирә алмагач, нигә әйт, нигә кирәк иде?! Нәрсә соң ул киләчәк? Безнең бит хәтта балачагыбыз тәмугъта үтте.
- Син нәрсә сөйлисең кызым?.
Галия кызының каршысына килеп басты да:
- Әйт башладың икән, әйдә бөтен әйтер сүзеңне әйтеп бетер.
- Әйтәм әни, әйтәм. Дөрестән дә шулай бит. Кая соң ул кешеләр сөйли торган бәхетле балачак, мин белмим. Ә нәрсә соң ул әни, әти назы? Мин белмим. Бәхетемә иң башына башымны куеп еларга, абыем бар иде. Әллә анарга җиңел булдымы?. Сезне эштән кумасыннар дип, кечкенәдән ферма юлын таптадык.
- Әйе кызым, без гаепле. Тик шулай килеп чыгуына мин генә гаепле түгел. Тормыш сынауларын җиңеп чыга алмадык.
- Авызыңа көчләп салмаганнардыр бит аракыны. Әйе, әти эчә, ләкин син әни кеше. Балаларың хакында булса да уйларга тиеш идең.
- Уйларга иде? Әйтүе җиңел.
Галиянең күзләренә яшь тулды. Ул аларны кызына күрсәтмәс өчен борылып басты да:
- Әйе, әйтүе җиңел. Тик син нәрсә беләсең соң минем турында. Бер булса да аңларга тырыштыңмы? Мин дә бик бәхетле идем, бик бәхетле. Ләкин бер мизгелдә бәхет кояшым сүнде. Мин тырыштым, бик тырыштым. Бер Алла гына белә, нәрсә булганын. Әйе, эчә башлдым. Башта йөрәк яраларымны бераз төзәтер өчен, ә аннары...
Галия туктап калды. Ул кызының күзенә туры карап:
- Мин гаепле кызым, беләм. Эчүне ташларга үземдә көч таба алмадым. Мин үзем дә бик борчылам. Тик ихтияр көчем мине тыңламады шул.
- Синең ул көчеңә безнең турында уйларга кушарга иде. Әни безнең киләчәк турында уйларга кирәк иде. Сез бит минем, абыйның киләчәген җимердегез.
- Ничек кызым? Сез бит әле яшь, әллә нәрсә дә эшли аласыз.
- Әни, әни, күләгәдән кешенең кайчан узып киткәнен күргәнең бар, әйт әле?.Юк, әни, юк, узганы юк. Ничек кенә күләгәне узырга теләсәң дә, ул синең яныңда кала. Әйе вакыты белән, ул артта бара. Ләкин ул синнән калышмый. Кара тап сыман артыңнан ияреп йөри. Менә сезнең исерек булуыгыз да безнең гаиләдәге кара тап. Йә әйт, ничек котылырга соң ул кара таптан, ничек? Кая барсак та, нишләсәк тә, без исерек балалары. Алмагачтан алма ерак китми дип кенә әйтәләр.
Гүзәл әнисенә карап торды да, елый – елый чыгып китте. Галия нәрсә эшләргә белмичә, идәнгә утырды. Шулчак ишектән Гамил килеп керде.
- Нәрсә булды, Гүзәл ишектән корт чаккан кебек атылып чыкты.
Галия урыныннан торып басты да:
- Булды Гамил, булды, күптән булды.
- Нәрсә табышмак белән сөйлисең, әйт нәрсә тагын?
- Хәтерлисеңме, без синең белән иң бәхетле пар булабыз дип, бер-беребезгә сүз бирдек, ә нәрсә булды? Без үзебез генә түгел, балаларны да бәхетсез иттек. Үзебезнең мәшәкатьләр эченә кереп, балалар турында оныттык.
- Ничек инде, алар исән- саулар бит.
- Әйе, исән – саулар, Аллага шөкер. Тик бәхетсезләр. Гүзәл үзенә күз яше түгә, ә Гомәр яшьләрен йөрәгенә җыеп бара, сеңлесен борчыйсы килми.
Гамил урындыкка килеп утырды.
- Әйе Галия, бу дөрес, без бит шундый бәхетле идек, нәрсә булды соң безгә?
- Үпкәләмә, ләкин бар да синең авариягә эләгүеңнән башланды. Кулсыз калдым дип, мине , балаларны рәнҗеттең, эчтең. Минем дә бит сабырлык кәсәм ташып чыкты. Үз үземне белмәс дәрәҗәгә җитә идем. Нишләдек без Гамил, нишләдек? Хәзер балаларыбызның сабырлык кәсәләре тулган. Канатсыз кошлар кебек, кая барып бәрелергә белмичә йөриләр. Без аларны югалта алмыйбыз бит инде Гамил. Нишлибез?
- Үткәннәрне үзгәртә алмыйбыз Галия, алай да балаларга безнең юлдан китәргә ирек бирмәскә кирәк, без барын да төзәтергә тиеш.
Галия дәшми генә аш бүлмәсенә керде. Ул бүген балалар белән сөйләшергә тиеш. Ничек булса да аларның ышанычын яулап алырга кирәк. Гүзәл елый -елый өйдән чыгып китте. Димәк абыйсы белән генә өйгә керәчәк. Галиянең әлегә вакыты бар, ул ашарга әзерли башлады. Бераздан ишек тавышы ишетелде. Аш бүлмәсенә балалар керде.
- Әни син өйдәме? Ә әти кая?
Галия елмая төшеп:
- Ашарга пеште балалар, әтиегезне чакырыгыз, ашап алыйк, аннары сөйләшеп аласы бар. Өстәл янында сөрле тынлык урнашты. Күренеп тора иде, алар балалардан күзләрен яшерә, нигәдер уңайсызланалар. Гомәр түзмәде:
- Бәлки нәрсә булганын әйтерсез.
Гамил Галиягә карап торды да:
-Улым, кызым, беләм без әниегез белән сезгә күп борчу мәшәкатьләр китердек. Безгә бик авыр. Ләкин әйтмичә дә булмый. Тормыш тәгәрмәче төрлечә әйләнә, артка юл юк, ничек кенә торышсак та юк. Безнең дә артка борыласыбыз килми, бик оят безгә. Гүзәлнең бүгенге күз яшьләре аеруча да йөрәкне яралады. Гафу итегез безне балалар. Гафу итегез. Бүгеннән сүз бирәбез. Бүтән сезнең күңелегез төшәрлек берни дә эшләмибез. Беләм, соң, бик соң, ләкин аңларга торышыгыз. Без шулай булыр дип уйламадык.
Гомәргә дә, Гүзәлгә дә, бу сүзләрне ишетеп, аңларга вакыт кирәк иде. Бу юлы тынлыкны Галия бозды.
- Балалар без чыннан да бик каты үкенәбез. Ләкин гел начар уйламагыз инде. Безнең бәхетле көннәр дә әз түгел иде бит. Без әле һаман бергә. Һәм бергә булыр өчен бөтен нәрсәне эшлиячәкбез. Гафу итегез безне балалар. Без бик гаепле сезнең алда. Менә бит, бер бәхетсезлек, гаиләне җимерә башлады. Ә сезнең бәхетсез йөзләрегезне күреп, аккак күз яшьләрегез, аякка басарга көч өстәде. Соң булса да, ышаныгыз безгә балалар.
Гүзәл әнисен килеп кочаклады.
- Әнием, күпме көттем бит мин бу сүзләреңне. Купме көттем. Әйтер сүзләремне, хыялларымны, күпме синең белән уртаклашырга теләгән идем.
- Кызым, бүгеннән синең якын дустың бар.
Дөрестән дә, Гамил белән Галия бик үзгәрделәр. Көннән, көн үтте. Балалар бик шатландылар, хәзер инде өйгә дә ашкынып кайта башладылар. Гүзәл дә бераз тынычланып, Динарны уйламый башлады. Ләкин кисәктән генә килгән хәбәр, Гүзәлнең дә, Гомәрнең дә соңгы өметен өзде. Динарның тиз арада өйләнеп, башка шәһәргә китеп баруы, аеруча Гомәрнең йөрәк яраларына тоз сипкән кебек булды. Ачуданмы, әллә йөрәк әрнегәненә түзә алмагангамы, Гомәр дуслары белән утырып эчте. Тегеләре исә “Син эчмисең бит, эчмә дә, башламада да диюләренә” :
- Миңа бүген ярый, бер көн, бары бер көн бирегез әле, йөрәгемдәге яраларга су сибим. Аннары сеңлем өчен генә яши башлыйм.
Яхшы гына эчеп алгач, дуслары белән саубуллашып, сеңлесе янына авылга ашыкты. Тик кайтып кына җитә алмады. Бер машина артыннан зур тизлектә куып килгән машина Гомәрне бәрдереп, узып китте дә, юкка чыкты. Артта килгән машинадагы кеше туктап, тизрәк ашыгыч ярдәм чакыртып, Гомәргә булышырга ашыкты.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.