Литература
29 Августа 2025, 06:30

Төзәлмәслек яра

3-4 өлеш.Гүзәл кич буе көзге алдында бөтерелде. Зәңгәр күлмәк, шомырт кара бөдрә чәчләр, янып тора торган күзләр, барысы да үз урынында иде. Сеңлесенең шатлыкка тулган йөзен күргәч, Гомәр дә бик канәгать калды.

Төзәлмәслек яраТөзәлмәслек яра
Төзәлмәслек яра

3 өлеш.
Гүзәл кич буе көзге алдында бөтерелде. Зәңгәр күлмәк, шомырт кара бөдрә чәчләр, янып тора торган күзләр, барысы да үз урынында иде. Сеңлесенең шатлыкка тулган йөзен күргәч, Гомәр дә бик канәгать калды. Гүзелнең бит алмаларындагы чокырны күптән, әйе бик күптән күргәне юк иде инде. Бүген әнисе дә кызына карап:
- Кая китте минем дә шундый матур чакларым,- дип керсенеп куйган кебек булды. Гомәр исә әнисенә зур өмет белән карап:
- Әни иртәгә Гүзәл өчен бик мөһим көн. Әти белән бергә чыгарылыш кичәсенә барырга тырышыгыз инде, соң булсада, аңларга тырышыгыз. Бүтән мондый мөмкинчелегегез булмый. Әнисе генә “Ярар” дигән кебек, башын иеп чыгып китте. Гүзәл үзенә, әтисе әнисе өчен борчылды.
- Ничек инде, бетенесенең әти-әнисе килә, ә Гүзәл бер үзе утырамы?
- Әйе, абыйсы аны ялгызын калдырмый, тик шулай да әти – әнисе булса, ул бик бәхетле булыр иде.
Аның яшь йөрәге тагын бер кеше өчен ут атып янды, өзгәләнде. Бүген кич Динар кайтырга тиеш. Менә ул Гүзәлне матур килеш күрсә, һичшиксез гашыйк булачак. Хыяллар, хыяллар. Гүзәл шул хыяллар арасында йоклап киткәнен дә сизми калды. Иртән аны кычкырышкан тавыш уятты. Гүзәл әкрен генә аш бүлмәсенә атлады. Анда әтисе белән әнисе әрләшә иде. Бер мизгел эчендә, әтисе әнисенә сугып җибәрде. Әнисе өстәл кырыена килеп бәрелде. Өстәлгә бит кырые тиеп, бераз кан ага башлый. Шунда әнисе Гүзәлнең күз яшьләре аша, сагыш тулы күзләре аңа таба төбәлгәнен күрә.
- Кызым, елама, менә күрәсеңме, без бара алмыйбыз. Бик теләдем, бик теләдем, менә кара шушы йөз белән ничекләр барып утыра алам. Гафу ит балам мине, үтенәм гафу ит.Тормыш җилләре ни генә күрсәтмәде, үземдә шулай түбән тәгәрәрмен дип уйламаган идем. Син, синең абыең, минем өчен иң кадерле кешеләр. Бүтән эчмәм сүз бирәм. Бүгенгесе өчен генә ачуланма.
- Әни нишлисең син, бөтенесе әти- әниләре белән бара, нишлисең син? Бары бер сорауга гына җавап бир, син ник безне таптың? Нигә тууга мендәр белән каплап үтермәдең? Болай яшәгәнче, яшәмәвең мең рәхәт тоела.
Галиянең башына бүкән белән суккан кебек булды. Ул акрын гына урыныннан торып чыгып китте.
Төрле мәшәкәтьләр белән көн кичкә авышканы сизелми дә калды. Абыйсына ияреп Гүзәл өйдән чыгып китте. Чыгарылыш кичәсе башланып, бәйрәм бик матур үтә. Гүзәлнең чибәрлеген элек күреп бетермәгән сыйныфташ малайлары да күрә. Берсен берсе уздырып, кызны биюгә чакыра башлыйлар. Гүзәл генә, кайсысы белән биесә дә, үзен Динар белән биим дип хис итә. Күпмедер вакыт үткәч, Гомәр Гүзәлгә өйгә кайтуы турында әйтә. Әти- әнисенә күз колак булырга, һәм дусты Динар кайтуын, аны капка төбендә көтә дип тә ычкындыра. Гүзәлгә шул җитә кала. Ул да үзенең аруын һәм аның белән бергә өйгә кайтырга теләвен җиткерә. Капка төбендә басып торган Динар үзенә таба килүче зәңгәр күлмәкле кызны күргәч, сүзсез кала. Бу көнгә кадәр Гүзәлнең, сылу кыз булып үсеп җиткәнен күрмәгәнлегенә, сизмәгәнлегенә аптырый. Шул вакыт аларның күзләре очраша. Динар гүзәлнең иң башларына тузып төшкән чәчләре, җил искән саен тузып, тибрәлгәнен күрә. Зифа буй сынын, аның зәңгәр күлмәге, аерым ачык күрсәтә. Егет сүз дә әйтә алммыйча Гүзәлгә каравын дәвам итә.
- Динар сагындырдың, күптән кайтканың юк-, дип Гомәр тынлыкны бозмаса, белмим купме алар бер -берсенә карап торырлар иде. Динар исә Гүзәлдән күзен ала алмавын аңлады. Күкрәгендә деп-деп типкән йөрәген ниндидер сихри хис биләп алды. Ул тиз генә үзенең эшләр килеп чыгуын, төрле сәбәпләрем бар иде дип җавап кайтара. Аның телләре үзен тыңламады, ул буталды, сүзләрен көчкә әйтте. Гүзәл дә Динарның карашын сизде, ара тирә аларның күзләре очрашты. Бу мизгелләрдә ике яшь йөрәкне биләп алган сихри хисләр, әйе бу хисләр аларга күпме сынаулар үтәргә мәҗбүр итүен әлеге вакытта алар белмиләр иде шул.
Озак кына басып сөйләшеп торгач, Гомәр Динарга карап
- Көзгә армиягә алалар дыр инде безне, бергә хезмәт итергә туры килсә әйбәт булыр иде.
- Шулай да, тик минекеләр Ләйсәннең әтисе белән элемтәгә кергән ахыры... ул бит военкоматта эшли, берәр җаен табалардыр дип уйлыйм.
- Нәрсә эшләргә җыеналар инде?
- Үзе янында яшь егетләр кирәк ахры. Мине шунда алып калырга исәп, - дип әйтте әти.
- Булмады инде шундый дуслар белән аралашып.
- Тукта дустым, бу әле билгеле түгел. Әти генә бераз сөйләнгән иде.
Бераздан Гомәр “ Мин ардым” диеп кереп китә, Гүзәл дә керү ягына борыла. Динар аны алып калыр өчен күпме генә солтау эзләсәдә, таба алмый. Аның башында уйлары буталып беткән була. Бернәрсә дә уйлап таба алмагач, аңа саубуллашып кайтып китергә генә кала. Шул көннән Динар авылга ешрак кайта башлый. Клубка да өчәү чыгалар. Башка кызлар белән үзен кыю тотса да, Гүзәл янында кыюлыгының тамчысы да калмый. Йөрәгеннән чыгып төшәм диеп торган хисләрен кызга ачырга батырчылык итми. Үзе гел Гүзәлне күзәтә, башка егетләр аны биергә чакырса да, аның янында басып сөйләшеп торсалар да җен ачуы чыга.
Вакыт дигәне акрынлап атлый. Көз җитсә дә, егетләрне төрле сәбәпләр аркасында армиягә алу кичектерелә. Шулай тагын яз бәйрәмнәре җитә. Яшьләр бәйрәмгә әзерләнә башлыйлар. Егетләр барып азык-телек җыеп кайта. Вакыт җиткәч авылдан ерак түгел урнашкан матур аланлыкка баралар. Кызлар өстәл әзерли башлыйлар, егетләр учак яга. Гомәргә техникумда укыган дусты ияреп кунакка кайта. Ул Гүзәлне бер күрүдә ошата. Яшьләр табын янына утыра башлагач та, тизрәк аның янына килеп утыра. Бәйрәм башлана, яшьләр сөйләшәләр, көлешәләр, гөрләшәләр. Динар үзе авылга кайткач, озатып йөргән кызы Ләйсән белән килсә дә, теге егетнең Гүзәл белән сөйләшүен күреп, ачуы кабара гына бара. Өстәлдә исерткеч эчемлекләр кими. Гомәр белән Динар бу шайтан эчемлеге белән дус булмасалар да, Динарның бер-бер артлы берничә рюмка эчкәнен күреп, Гомәр шакката. Динар исә сора эчеп эчендә янган ялкынны сүндерәм дип, бары ялгыша. Ул ялкын өскә калкып кына чыга. Динарның битләре дә аллы-гөлле яна башлый. Теге егетнең сөйләнә-сөйләнә Гүзәлнең биленә кулын куйганын кургәч, бетереп җенләнә башлый, бер мизгелдә урыныннан торып, Гүзәл янына килеп җитте.
- Гафу ит борчыганым өчен, тик минем синең белән сөйләшәсем бар,- дип Гүзәлне якындагы агачлар арасына алып кереп китә. Күпмедер атлаганнан соң, Гүзәл кисәктән генә туктап:
- Җитәр Динар, кая өстерисең син мине.
Динар теләр теләмәс кенә туктады да:
- Хәлләреңне белергә телим, ничек укуларың Гүзәл, нинди яңалыкларың бар?
- Соң шуны сорар өчен бөтен кеше алдында, кулларымнан сөйрәп, чатырманга алып кердеңме? Синең болай эчкәнең юк иде бит. Нишлисең син? Нинди җен кереп утырды эчеңә? Нәрсә эшләгәнеңне уйлап та тормыйсың ахыры. Динар бәлки аңлатырсың нәрсә булсада.
Гүзәл кырыйга таба борылып, уйга калды. Эчкән кешедән болай да курка иде. Ә Динарны эчкән килеш күрү бик кыен иде. Ләкин Динар гына җавап бирергә ашыкмады. Ул нишләргә белмәде. Бер Гүзәлгә, бер артта калган яшьләргә карады. Кисәктән генә кулын йодырыклап, агач кәүсәсенә суга башлады. Гүзәл аның кулын тотып:
- Динар нишлисең син, әллә ишетмисең? Нәрсә булды соң сиңа?
- Нишлисең? Мин нишлимме? Ул син нишлисең? Теге чыгарылыш көнне йөрәгемә кереп утырдың да, тын алырга да ирек бирмисең .Башка егетләр белән күрсәм, акылдан шашам. Нишләттең син мине әйт.? Нишләттең.?
- Бу шарәпне эчкәч әллә ни сөйлисең син, мин куркам синнән. Син исердең ахры, мина китсәм якшырак буладыр.
Гүзәл Динарга арты белән борылып китергә теләде. Тик Динар аны туктатып калды.
- Син, син исерттең мине, шарәп түгел. Белсәң иде мин сине ничек яратканымны. Әйе, әйе, үлеп яратам мин сине.
Динар кисәктән генә Гүзәлне үзенә тартып, биленнән кочып алды. Гүзәлнең һәр сулышын тоярга теләгән кебек, үзенә якынырак китереп, битеннән, чәчләреннән үбә башлады.
Яратам, яратам, ничек аңламыйсың син Гүзәл.
Бу минутта Динарның кайнар сулышы Гүзәлнең битеннән аккан күз яшьләрен киптерерлек иде.
- Гүзәлем, нигә елыйсың. Мин сине үпкәләтергә теләмәдем бит. Гафу ит мине, тик мин синнән бүтән сөюемне яшерергә теләмим. Ышан миңа. Эчтән генә янып йөреп ардым.
- Ник, әйт, ник алдан әйтеп булмый идеме? Мин дә сине күптәннән яратам. Кечкенә чагымнан бирле минем йөрәгемдә синнән башка кеше булмады. Башка кызларны озатып кайтып китә идең. Ә мин кайтып, мендәрне кочаклап, кайнар күз яше түктем. Күпме көттем бит мин синең бу сүзләреңне, күпме көттем.
Гүзәл яшь тулы күзләрен Динарга төбәп карады. Динар исә бу сүзләрдән куркыпмы, әллә Гүзәлнең яратам диюе аны уйларга мәҗбүр иттеме. Ул Гүзәлдән күзен ала алмыйча катып калды.
Гүзәл яңадан:
- Нәрсә көтмәгән идеңме? Әйе, син бит миңа карамадың да. Мин бары дустыңның сеңлесе идем. Тик син минем дә йөрәгем бар икәнен белмәдең. Бәлки белергә теләмәгәнсеңдер.
Динар Гүзәлнең кулыннан тотып:
- Син алай дип әйтмә. Әйе, бер яктан син хаклы. Ләкин нишли алам, сөю хисләрем адашып йөрер дип кем белгән. Алдан белсәң иде ул. Аннары, мин чыннан да сине сеңлем кебек кенә кабул иттем. Ә теге көнне күргәч йөрәгем шартлар дәрәҗәгә җитте. Үземә тиң насыйп ярым булганын, шунда аңладым.
- Ә Ләйсән, Ләйсән кем сиңа?
Динар сүзсез калды. Дөрестән дә, Ләйсән кем соң аның өчен? Хәзер Гүзәлгә карата көчле хисләр ташкыны бәреп чыкты. Нишләргә? Бу билгесезлекне ничек чишәргә? Юк , ул белә. Ул барын да үз урынына куячак.

4 өлеш.
Гүзәл кабат Динарга таба карады.
- Син тыңламыйсың да мине, йә әйт, нишлисең?
- Белмим, белмим әлегә. Әйе, мин начар булып калачакмын. Ләкин нишлим соң, мин сине өзелеп яратам. Гүзәл үпкәләмә, тик миңа вакыт кирәк. Бу тиз генә хәл итә торган әйбер түгел. Аннары Ләйсән дә мине ярата. Һәм мин ничек итеп аның йөрәген тиз генә яралый алам. Вакыт бир миңа, үтенәм, барын да җайлар өчен, вакыт бир.
- Әй качкыннар, килегез монда, сездән башка шашлыкны ашап бетерәләр,- дип кычкырган тавыш ишетелде.
Гүзәл тагы сораулы карашын Динарга төбәде.
-Аңлыйм, тик нишлибез соң, шуны гына белмим. Безне нәрсә көтә?
Гүзәлнең күзләрендә өмет чаткылары яна иде. Динар гына бер нәрсә булмаган кебек :
- Гүзәл, әйдә, әлегә безнең сөйләшү хакында беркемгә дә әйтмик, әзрәк кеше белсә, яхшырак булыр.
- Нинди серләрегез бар иде сезнең бездән,- дип аларны учак янында каршы алдылар.
- Хәл әхвәлләр сораштым. Әллә сөйләшергә дә ярамыймы? Без бит туганнар кебек.
Динар тиз генә җавап бирде дә, Гомәр янына утырып:
- Шулай бит, братан.
Барысы да көлештеләр. Бәйрәм күңелле үтте, таң атыр алдыннан гына өйгә кайттылар. Динар белән Гүзәл шул көннән качып-посып очраша башладылар. Гүзәл гел Динардан “ Кайчан Ләйсән белән сөйләшәсең “ диеп сорый.
Тик егет кенә нигәдер тарта, суза, гел аклана.
Бераз вакыт үткәч, ниһаять әтисе белән сөйләшеп карарга уйлый. Сүзне генә ерактан алып башлый.
- Әти, син беләсең бит инде, без Гомәр белән якын дуслар. Алар сеңлесе белән кечкенәдән бик тырыш булдылар. Белмәгән эшләре юк. Сеңлесе үзе чибәр, үзе булган. Мин ул кызны яратам. Әгәр рөхсәт итсәң, мин өйләнер идем.
Әтисе башта дәшмәде. Аннары акрын гына урыныннан торып, тәрәзә янына килеп басты:
- Әйе улым, алар уңганнар. Кыз да тырыш, чибәр сүз дә юк. Тик мин ул гаиләне бик энәп бетермим. “Агач төбеннән чери”,- дип юкка гына әйтмиләр. Алар да агачтан ерак китмәсләр.
-Әти, син ни сөйлисең?
- Тукта, мин әйтеп бетермәдем. Мин Ләйсәннең дә әтисен күптән беләм. Сез дә күптән очрашасыз, минем белүемчә. Без Ләйсәннең әтисе белән сөйләштек инде, сезне өйләнештерү хакында. Кода сине үз янына эшкә алачак. Әтисе зур урында утыра бит. Бер җаен табыр. Гомәр дә синең аркада әлегә армиядә түгел. Кода да кызының киләчәге якшы булуын тели. Исерекләр гаиләсенә үзем күрә торып, синең башыңны тыга алмыйм бит инде, бл да куймам.
- Ә ярату синең өчен берни дә түгелме? Мин аны үлеп яратам. Аңла шуны.
- Аңлыйм. Тик сүземнән чыкмассың дип уйлым, башың булса.
Әти кеше бүлмәдән чыгып китте. Динарның йөрәге урыныннан чыгып төшәм дип сикереп тибә башлады. Ничек? Ничек итеп ул Гүзәлдән баш тарта ала. Җитмәсә Гомәргә үзенең Гүзәлне яратуы, әгәр ул риза булса, өйләнүе хакында әйткән иде. Гомәр бүген әтисе белән сөйләшүен дә белә. Динар бүлмәсенә кереп, мендәргә капланып ятты. Уйланып ятып, йоклап киткәнен сизми дә калды. Ул күзен ачканда, урамга караңгы төшә башлаган иде инде. Динар киемен алыштырды да, Гүзәл белән очрашасы урынга китте. Гүзәл инде килеп җиткән булып чыкты. Динар сүзне нәрсәдән башларга белмичә, бер урыннан икенче урынга боргаланып торды. Нәрсә булганын аңлап, Гүзәл сүзне үзе башлады:
- Динар, нәрсә, әтиең белән сөйләштеңме. Әйт, әтиең нәрсә диде?
- Нәрсә әйтим? Әтием минем йөрәгемә пычак белән тишекләр тиште дипме? Нигә? Әйт, нигә язмыш безне зур сынау алдына куя? Нигә безгә сайлаулар аша үтәргә кирәк? Ничек итеп сайлап була икәнен генә әйтмиләр.
- Нәрсә булды соң? Нигә сораулар аша җавап бирәсең?
Динар үзе дә сизмәстән кызып китте дә,
-Ә сине сайлау алдына куйсалар, нишләр идең? Бәхетеңә синең сайлау алдында басасың юк.
- Аңлат әле, син нинди сайлау турында әйтәсең соң?
Динар Гүзәлнең кулыннан тартып китереп кочагына алды да:
- Гафу ит мине, үтенәм, гафу ит. Мин сине өметләндергән өчен гафу ит. Сине үлеп яратуым өчен дә гафу ит. Әти сүзеннән чыга алмаган өчен дә гафу ит. Синең мәхәббәтеңне җиргә салып таптаганым өчен гафу ит. Ә мин тиле, үз үземне гафу итә алачакмынмы икән. Юк, булмый, мин үз үземне беркайчан да гафу итә алмыйм. Йөрәгем телгәләнеп бетсә дә, миңа әти сүзеннән чыгу юлы юк. Шундый куркак булуым өчен дә, гафу ит.
- Тукта, син ни сөйлисең?
- Эх Гүзәлем, елатма мине. Миңа авыр, бик авыр. Ә сиңа тагын да авыр булачак. Дөресен әйтәм, йөрәгеңне яралаганым өчен, гафу ит мине. Әйтмичә дә кала алмыйм. Әйтми дә, качып булмый. Менә, куркакны үз күзең белән күреп кал. Әйтер сүзем шул сиңа, без бергә була алмыйбыз. Минем әти безнең бергә булуыбызга каршы. Гафу ит мине.
Динар күзеннән чыккан күз яшьләрен сертеп, соңгы тапкыр Гүзәлгә карады да, ашыгып китеп барды. Гүзәлнең аяк астыннан җир киткән кебек булды. Кисәктән генә күзенә тулып, агымсудай чыккан күз яшьләре, битенә төшергә куркып торалар кебек тоелды анарга. Ул гөрселдәп җиргә ауды.
- Ничек, ничек, күптән түгел генә үзенең мәхәббәтен аңлаткан кеше, шулай тиз генә мәхәббәтеннән баш тарта ала. Бу башка сыймаслык хәл. Нишләргә, нишләргә миңа? Нигә тормыш мине гел кыерсыта? Мин бәхеткә лаек түгелмени? Барысына да исерек әти – әнием гаеплеме? Хәзер бу җирдә яшиселәрем дә килми. Нигә яшәргә, нәрсәгә омтылырга соң?... Бетте, барлык хыялларым чәлпәрәмә килеп бетте. Әйе, ул дөрес әйтте. Кем исерек кызын кияүгә алсын ди?
Төн уртасына хәтле елап ятты кыз. Сеңлесенең өйгә кайтмаганын аңлап, Гомәр аны эзләргә чыкты. Аның йөрәге шашып-шашып типте. Ул Динар белән Гүзәлнең кая очрашканнарын белә иде, ул шунда таба ашыкты. Үзе гел Гүзәлне өндәште. Эзләргә чыккан абыйсы тавышын ишеткәч, Гүзәл әкрен генә торып басып:
- Мин монда абый,- диде көч хәл белән.
Әйе, абыйсы иң якын кешесе “ Әле ул бар минем бәхетемә” дип шатланды кыз...
Гомәр Гүзәл янына килеп җитте. Аның соңга калып йөргәне өчен әрләмәкче иде. Ләкин аның кыяфәтен күргәч:
- Нәрсә булды Гүзәл? Ни булды сиңа? Кем тиде?
- Абыем...
Гүзәл абыйсының кочагына кереп үкси-үкси елый башлады. Гомәр бераз Гүзәлнең тынычланганын көтте дә:
- Хәзер әйт, нәрсә булды?
- Абыем, әйт, мин бәхеткә лаекмы?
- Син дә лаек булмасаң, белмим ни дияргә. Ә нигә сорыйсың?
- Абыем, бүген бөтен хыялым, өметем, юкка чыкты. Мин шундый бәхетле идем, ә хәзер минем киләчәгем юк. Мин үземне зур упкынга төшкән сыман хис итәм.
- Аңламыйм нәрсә булды соң, аңлат әле.
- Ул, ул миңа өйләнмим диде. Безнең аралар өзелде, мин бүтән аны күрә алмыйм.
- Ничек инде?
- Безнең бергә булуыбызга әтиләре каршы диде.
- Булса соң. Ул үскән малай. Үзе хәл итергә тиеш. Борчылма, мин аның белән сөйләшәм.
- Кирәкми, ул әйтәсен әйтте инде.
- Ярар үзеңә кара, әйдә өйгә кайтабыз.
Гомәр сеңлесенең кулбашына кулын куйды да, өйгә таба киттеләр.
Гүзәл тынычланып йоклап киткәч, Гомәр дусты янына ашыкты. Аның сеңлесе әйткән сүзләргә ышанасы килмәде. Ничек инде яраткан кешеңнән шулай тиз баш тартып була. Әнә аның сөекле Әнисәсе “ Миңа синең әти-әниең кем булуы мөһим түгел, иң мөһиме үзең кеше бул, ә калганы үзе әкрен генә җайлана”,- диеп тора. Шулай булгач, ничек инде алар арасы җайланмаска тиеш. Юк, бу мөмкин түгел, аның дусты болай эшли алмый. Гомәр ашыкты, аяк астындагы кантарлар да, бакчаны бүлеп алган койма да, аны туктатып кала алмады. Хәзерге минутта аның бары чын дөресен беләсе килде. Динарны эзләргә туры килмәде. Дустын күптән көтә иде. Ул белде Гомәрнең киләсен. Гомәр дә сузып тормады. Килүгә әйтәсе сүзен башлады.
- Әйт инде миңа хәзер, ни булды сезнең арада? Нигә Гүзәлнең хыялларын аяк астына салдың? Нигә өмет чаткысын сүндердең?
Динар ни әйтергә дә белмәде. Гомәр тагын соравын кабатлады.
-Әйт, әйт, нәрсә сүзсез торасың?
Динар Гомәрнең күзенә карарга куркып акрын гына сүзен башлады.
- Гомәр үтенәм, син мине аңларга тырыш. Үзем дә базга тешкән чебеш кебек, нишләргә дә белмим. Бер яктан үлеп яраткан кызым, икенче яктан әти. Аңлыйсыңмы, әти!
- Турыдан әйт, нәрсә булды, нәрсә сузасың?
- Гомәр үпкәләмә, ләкин дөреслеккә каршы бара алмыйм. Әти сүзеннән дә чыгып булмый .Гүзәлгә өйләнсәм, безнең киләчәк булмый. Аны үлеп яратсам да... Әти шундый нәсел белән тормышыңны бәйләп, язмышыңны җимерә алмыйм, юл да куймыйм ди. Мин нишли алам, әйт, нишли алам?
- Әгәр син Гүзәлне яратсаң, каршы килергә көч табар идең. Димәк яратуың да, үзең кебек уен гына булган. Эх дустым, мин сине чын ир- егет дип торам.
- Ә нәрсә эшли ала идем соң. Сиңа җиңел әйтергә.
- Миңа? Миңа ничек җиңел булсын ди.
- Җиңел, җиңел, син әти сүзе нәрсә икәнен аңлап бетерә алмыйсың.
- Ничек инде аңламыйм?
- Ничек? Ничек? Синең исерек әтиеңнең нинди якшы сүзе чыкканы бар соң? Әтиләр нинди була алуын, син аңлый да алмыйсың бит. Әти сүзе бер генә була ул, Һәм әти сүзеннән чыгып кара. Ә синең әтиең гел исерек, аның сиңа сүгенүдән гайри сүз әйткәне дә юк бит.
Гомәрнең күзләре яна башлады. Яшьлек дустының бу сүзләре, колагын яндырды. Ул Динарга сугып җибәрмәкче иде, тик тоелып калды.
- Әйе, әтием исерек, тик шулай да, мин кешеләрне җәберләргә, түбәнсетергә ярамаганны, хөрмәт итәргә кирәк икәнен белеп үстем. Ә син әтиле малай, дөресен генә әйткәндә, әтиеңнән башка күтеңне дә сөртә алмыйсың икән,- диде дә, кулын сөлтәп китеп барды..
Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас