

Беренче өлеш.
Әкрен генә җир өстенә төнге караңгы төшә башлады. Күктән тешкән күбәләк -күбәләк кар бөртекләре, бер берсе белән уйнаган кебек. Һавада әкрен генә искән җил аларны диңгез дулкынында йөздергән кебек, тибрәтеп җибәрә. Кар бөртекләре очканны карап Гамил белән Галия кулга кул тотынышып урам буйлап йөриләр. Бу мизгелдә җир йөзендә башка кеше юк кебек тоела аларга.
- Кара әле Галиям, тиздән яз җитә, миңа армиягә хезмәт итергә чакыру киләчәк. Син, син мине көтәсеңме?
Гамил Галияне туктатып, туп-туры күзләренә карады.
- Ә нишли алам соң мин? Мин бит әле укып бетермәдем, тагын бер елым бар. Аннары синең белән китә алмыйм бит инде.
- Синең нәрсә, әллә көтә алмыйм диюең инде?
- Мин бит алай дип әйтмәдем. Дөрестән дә, укуым бетмәгән. Аннары сиңа да күп калмый кайтырга. Борчылма, Галияң сине көтәчәк.
- Шулай дип алдан әйтсәң ярамыймы? Беләсең бит үлеп яратуымны. Ант, әгәр укуың беткән булса, мин ике дә уйламыйча сиңа өйләнер идем.
- Кызык син, һәм мин синең өйеңдә бер ялгызым калыр идемме?
- Ә әти белән әни?
- Анысы дөрес, алар бар, тик син юк. Аңла, ирсез бер үзең кайнана белән кайната янында бик авыр булачак.
- Ярый инде, хәзер үк күңелеңне төшермә. Минемчә бу бары бер сынау гына, аеруча кызга карата. Аның егетенә булган мәхәббәтен сынау дип уйлыйм мин.
- Әйе, бу сынау, тик нигә соң Аллаһы Тәгалә егетләр өчен сынау бирмәгән? Кызлар бит армиягә барып хезмәт итеп кайтмыйлар.
- Син дөрес әйтмисең, бу безнең өчен дә сынау. Нәрсә генә булмасын, бер хайван табыла, араларны бозар өчен төрле сүзләр ишеттерергә. Әнә түбән очтагы Әнәс армиядән кайтмады бит, кемдер “Кызың авылда типтерә” дип язган. Ә ул тиле ышанган, ахырдан дөресен белсә дә, инде соң була шул. Исеңә төшер инде, күрше авылда 3 ел элек, бер кыз асылынган иде.
- Юк, искә аласым килми. Мин куркам, әллә ниләр сөйлисең. Ә безнең арага керсәләр?
Галия яшь тулы күзләре белән Гамилгә карады. Бу минутта аңа чыннан да аралары сүрелә башлаган кебек булып китте.
- Син борчылма Галиям. Мин сүз бирәм, мәхәббәтебезне беркемгә һәм беркайчан таптарга ирек бирмәм. Ә хатларга килгәндә, чит кешедән килгән хатларны укымасаң, берни белмисең бит. Аннара мин сиңа, яшь булуыңа карамастан тулысынча ышанам.
Галия башын Гамилнең күкрәгенә куеп:
- Ышан миңа, ышан. Мин сине үлеп яратам.
Әйе, аларның мәхәббәтләре кешеләргә үрнәк булырлык иде. Икесе дә якшы укыды, Гамил укуны армиядән соң дәвам итәм дип, техникумга кермәде. Тик бу Галия янында булыр өчен бары бер сәбәп иде. Укуы бетсә дә, армиягә бара алмады. Яз көне, колхоз кырларында эш башлангач, трактористлар юк дип, колхоз рәисе военкоматка барып, егетне алып калды. Көз көне дә шул ук хәл кабатланды. Быел егет теләге белән, ниһаять армия сафларына озатырга булдылар. Вакыт тиз үтә шул, менә Гамилне башка егетләр белән ерак юлга озатырга килделәр.
Гамил Галиянең күзләренә карап:
- Син кая, мин шунда Галиям, хәтерлисеңме җырны? Тик Закир гына түгелмен. Елама, 2 ел үтә дә китә, һәм без мәңгегә бергә булырбыз, булган мәхәббәтебез мәңге сүрелмәс.
- Мин көтәрмен, ышан миңа, бик көтәрмен.
- Беләм, исбатлавыңны да таләп итмим, очрашканга кадәр кадерлем...
Галия елый- елый егет кочагына ташланды. Ул берни дә күрмәде һәм беркемне дә ишетәсе килмәде. Ул вакытта ике йөрәк бергә типте, сулышлар кушылды, Гамил шул мизгелдә Галиянең колагына әкрен генә:
- Мин сине үлеп яратам.
Әйе, бу сүзләр кызның йөрәгенә кереп урнашты, яратам, яратам дип үзенең дә әйтәсе килде, ләкин яннарына килеп җиткән Гамилнең абыйсы:
- Галия, җибәр инде Гамилне, бары аны гына көтәләр бит. Алла теләсә ул хезмәт итеп кайткач, гөрләтеп туй үткәрербез, түз инде.
Галия яшьле күзләрен яшереп читкә борылды.
Ерак юлга сине озатсам да,
Синең белән китсен сөюем.
Яннарыма кире борылып кайткач,
Артта калыр янып- көюем.
Мәхәббәтне бары синең өчен,
Йөрәк түрләрендә саклармын.
Аермаслар безне яман сүзләр,
Сөюебезне иркәм яклармын.
Ике ел буе, ике яклап хатлар йөрде. Бер- берсенә үзенчә үзенең сөюен, ничек сагынуын, очрашуларны ничек көтүләрен, ак биткә кара белән язып, хат алыштылар. Ике йөрәк бер – берсе өчен типте, көннәр үткән саен,көн үткәнне санап, күзләр күзгә карап, очрашуны көттеләр. Галия, әти-әнисе бик угетләсәләр дә, Казанга укырга китмәде. Янәсе Гамил кайткач, кулга кул тотынышып, бергә чыгып китәләр. Ул әнисе янына фермага сыер саучы булып керде. Эше бик җиңел булмаса да, зарланмады. Йөрәгендәге мәхәббәт уты, Гамилдән килгән хатлар, аның назлы сүзләре, кызны канатландырып торды.
Кинәт әтисе, ятакта ятырлык булып, авырып китте. Галия казанга китмичә әнисенә ярдәм итеп, аңа терәк булып калганына шатланды гына. Бәлки Аллаһы Тәгалә үзе шулай алдан күреп, мине Казанга җибәрмәгәндер дип уйлады ул.
Төрле мәшәкатьләр белән, ике ел үтеп тә китте. Карлар эреп, дөнья яшеллеккә киенә башлады, җылы яктан кошлар кайтып, авыл өчен моңга күмде. Галияләргә дә, өч ояга сыерчыклар кайтып урнашты. Ишек алларында нәни бәбкәләр белән каз, үрдәкләр йөрде, бакча эшләре башланды. Кыз түземсезлек белән Гамил кайтканны көтте.
Менә ул көн килеп тә җитте. Очрашырга сүз куешкан күл буена Галия канатланып, очып барды. Аның йөрәге үз урыныннан чыгып китә сыман типте. Ул күл буенда ялгыз гына яткан бүрәнәгә утырды. Әйе, хаттагы сүзләре буенча, ул бүген кайтырга тиеш иде. Галия күлдә йөзгән каз, үрдәкләргә күз салды.
- Кара син аларны, бәбкәләре өчен нинди борчылалар.
Тегеләре уйнап кырыйгарак йөзеп китсә, ата каз тиз арада куып тотып, калган бәбкәләре янына кире бора. Шул вакыт икенчесе башка якка борыла, хәзер инде әнкә каз каңгылдап бәбкәне алып килә. Әйе, үзенчә сүгә ахры. Алардан ерак түгел генә акчарлаклар очып йөри. Нинди матур бит алар. Чыннан да, авылның кайсы ягына карасаң да, табигатьнең матурлыгына сокланасың. Галияләрнең авыллары җирнең иң матур почмагына урнашкан. Авылның бер ягында елга ага, икенче ягында басу, чәчәккә күмелгән кырлар, болыннар.
Галия матурлыкка карап, вакытның узуын күзәтте. Ә Гамил һаман юк. Йөрәге никтер каты тибүдән туктамый. Юк ул кайтырга тиеш, ул бит миңа сүз бирде дип уйлады Галия. Кисәктән генә җил исә башлады, Галиянең үрмичә генә иңенә салган шомырт кара чәчләре җилдән тибрәлә башлады. Йөрәге тибүдән туктаган кебек булды. Ул кисәктән генә артына борылып карады. Урам буйлап Гамил килеп бара. Галия урыныннан сикереп торды да, аның каршысына атлады.
2 өлеш.
Галия үз күзенә үзе ышанырга куркып басып тора. Бәлки күзенә генә күренәдер, ул кисәктән генә янә күл буена таба борылды. Гамил исә Галия янына килеп, башын иңенә куеп:
- Сөеклем мин кайттым. Әллә инде күрәсең килми? Миңа артың белән бастың.
Галия борылырга куркып:
- Юк, эш күрәсе килмәгәнгә түгел, әгәр күрсәм, югалырсың сыман. Өнме бу, төшме дип уйланып торам.
- Юк сөеклем, бу өн. Борыл инде, бер назлы йөзләреңә карыйм. Сагынуымны басыйм.
Галия борылды, әйе бу аның Гамиле, тик элеккеге кечкенә, ябык Гамил түгел. Аның янында көре, озын буйлы чибәр егет басып тора иде.
- Син үзгәргәнсең, миңа фото сурәтләр дә җибәрмәдең ,ник? Әллә башка кызларны яуларга җыенасыңмы бу чибәрлегең белән?
- Җүләрем минем, әллә көнләшкән буласың инде?. Мин кайтуга үзеңнең характерыңны күрсәтмә инде. Беләсең бит, мин сине генә яратам һәм бүген үк исбат итәм. Бир кулыңны, киттек сезгә, мин ярәшергә барам.
- Нәрсә? Әле кайттың гына.
- Кызык син. Бер үптермичә көнләшсәң ярый, ә кулыңны сорарга ярамый.
Гамил кисәктән генә Галияне үзенә таба борып, кочып алды. Галиянең бөтен тәне калтырап куйды. Ниһаять аларның күзләре очрашты.
- Гамил, безнең бит хыяллар бар иде, укырга бергә барырга, тагы...
Гамил Галиянең авызына бармагын куеп:
- Ә хыялларны гына үзгәртергә ярамыймы?
- Аңладым.
- Галия, әтиең гел авырганын беләм, әниеңә бик авыр булыр әгәр дә син аны ташлап китсәң. Минекеләр дә бер ялгызлары гына, бәлки авылда гына калырбыз? Мин тракторга утырам.
- Ничек инде? Син үзең теләгән идең. Юк, мин шат, мин риза. Тик аннары синең аркада калдым дип әйтмә.
- Чыннан җүләр син. Үзем әйтеп торам, әле син әйтерсең, мине гаепләп. Дөресен әйткәндә күп уйладым, уйларга вакыт җитәрлек иде. Әйдә озакка сузмыйча туйлар ясыйк, калганы җайланыр.
Чыннан да яшьләр вакытны озакка сузмыйча, гөрләтеп туй үткәрделәр. Галия сыер сауды, Гамил тимер атка атланды.
Беренче уллары туган көн, алар өчен иң зур шатлык булды. Гомәр әти-әнисен куандырып, көн үсәсен, төн үсте. Аңа ике яшь тулганда, әнисе кыз бала алып кайтты. Гомәр әле үзе дә кечкенә булуга карамастан, әнисенә зур булышчы булды. Сеңлесен бик яратты, ул еласа - елады, көлсә- көлде.
Гайлә чәчәк аткан вакытында, йортка көтелмәгән бәлә килде. Көчле яңгыр вакытында эштән кайтып барганда Гамил трактор белән авариягә эләкте.
Юллар юеш, көчле яңгыр, трактор тәрәзәсеннән бернидә күренми диярлек. Ул тракторын акрын гына йөртергә тырыша. Кисәктән генә юлга сарыклар килеп чыга. Гамил аларны таптатмыйм дип, юл кырыена бора. Ләкин көпчәк шуып китә, трактор олы юл дамбасыннан әйләнеп төшеп җиргә ята.
Артыннан килгән колхоз рәисе машинасын йөртүче Шәүкәт абый белән тизрәк булышырга ашыга, Гамилнен нинди хәлдә икәнен аңлагач, тизрәк авылга ярдәм чакырырга ашыга.
Гамилнен гомерен көч хәл белән алып калалар. Ләкин уң кулын каты җәрәхәтләү аркасында кисәргә туры килә. Ике ай дигәндә Гамил өйгә кайта.
Башта матур гына башланып киткән мәхәббәт тарихы, шул мизгел өчендә үзгәрә дә куя. Йортка акча җитми башлый. Гамил үзенең кулсыз калуы белән, үзенең акча эшли алмавыннан гарьләнеп эчә башлый. Хатыны белән балалары янында үзен бик дорфа тота. Көннән көн үтә, Галиянең ялваруларына, үтенеп сорауларына да ихтибар итми башлый:
- Исерек, гарип белән торасың килмәсә, бар тотмыйм. — дип кычкыра.
Галия исә күз яшьләренә буылып еласа да, ике баласы хакына дип, тормыш арбасын үз җилкәсендә сөйри. Бер ишегалды хайван да карыйсы бар бит, фермадан кайткач. Иренең дорфалыгы, игътибарсызлыгы эзсез үтми. Түземлек дигән кәсә ташып чыга. Ул да әз әз эчкэлэп кайта башлый. Шулай тормышның авырлыклары, берәз-берәз әзрәк күренә башлый аңа.
Ә балалар бер берсенә ныклы терәк булып, ата анадан үрнәк алмыйча, ачлы- туклы булып үсәләр. Уртак кайгы аларны берләштерә. Әле үзләренә терәк булган әби- бабайлар да бер бер артлы үлеп китәләр. Кечкенәдән үк алар әти-әниләре булуга карамастан, ятим калалар. Ул төне буена сузылган бәйрәмнәр, әрләшүләр, балаларның йөрәкләрен теткәли. Бәхетләренә бер берсенә иптәш булуларына шатланалар, кайгыларны уртага салып сөйләшәләр. Вакыт дигәне алга таба үрмәли. Гомәр сеңлесе Гүзәлне бик ярата.
Гомәр үзе әнисе кебек коңгырт чәчле, төскә- биткә бик матур егет булып үсеп җитә. Гүзәле исә, исеменә җисемен туры китереп, авылда иң чибәр кыз бала була. Әтисенеке кебек дулкын сыман кара чәчләре, шомырт кара күзләр, бит уртасына чыккан чокырлары, аны тагын да бизи. Гүзәл артыннан чабучы егетләр күп, тик йөрәккә ятканы бер генә була. Ул да булса, абыйсы белән бер сыйныфта укучы Динар була. Үзен белгәннән бирле ,Гүзәлнең йөрәге ул дип тибә, ул дип ашкына.
Абыйсы янына матай ясарга килгәч, Динарга карата кабынган мәхәббәт утын, бар җир йөзендәге пожарниклар килеп су сипсә дә, туктата алмаслар иде. Шул көнне ул Гүзәлнең күзләренә беренче тапкыр карады, шул мизгелдә мәңгегә йөрәгенә керде. Динар абыйсының иң якын дусты, озын буйлы, җилкәле, үзе кебек кара чәчле, кара күзле. Үзе яшь булса да, тимер атларны бик якшы карый иде. Җитмәсә үзе гел якшы яктан гына күрсәтә. Ләкин Динар үзен Гүзәл белән дусларча гына тота. Дөресрәге ул аны сеңлесе итеп кабул итә. Клубтан башка кызлар белән кайтып киткәнен күреп, Гүзәл эчтән генә яна, көя. Абыйсы исә сеңлесенең бу халәтен күреп, эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач, Динар белән сөйләшәм дип әйтә. Ләкин Гүзәл корт кисә.
- Яратса башка кызлар озатып йөрмәс иде, миңа бераз булса да ихътибар итәр иде.
Төрле борчу мәшәкатьләр белән авылда укуын бетереп, Гомәр ниһаять райондагы техникумга укырга керә. Кечкенәдән табиб булырга хыялланып йөргән Гомәр, сеңлесен исерек әти – әни янында калдырасы килми. Акча ягы да такырырак була шул. Әзме- купме төрлек тә бар өйдә, аларны да карашырга кирәк. Шуларны уйлап районда урнашкан Ветеринарный техникумга барып урнаша. Ничек карасаң да, барыбер табиб бит. Ә Динар, шәһәргә китеп, юрист булырга укырга керә. Атна саен кайтып йөри. Динарның вакыты булып абыйсы янына килгәч күргән мизгелләрдән шатланып яши Гүзәл. Әкрен генә мәктәп еллары ахырына якынлаша. Кызлар узыштан берсеннән берсе матур күлмәкләр әзерли башлый. Гүзәл матур күлмәк ала алмавына бик борчыла, җитмәсә акчалары очны очка ялгарга гына җитә. Юк, әти – әниләре гел эчми, ә эчмәгәндә алардан да якшы кеше булмый. Әнисе сыер саварга йөри, анысын да эчүчелек өчен куарлар иде, тик бер тамчы акчага авыр эштә эшләргә кем килсен? Шуңа күрә, әниләре эчкән вакытта Гомәр белән Гүзәл сыер саварга йөри. Ә әтиләре нәрсә эшли алсын, бер кул белән. Айныган вакытларында:
- Кулларым булса иде, болай мин үзем дә кеше кулыннан ашыйм, ыштан да күтәрә алмагач, кемгә кирәк соң мин, - дип елый башлый. Әрнегән йөрәгенә шул җитә кала, кабат эчә башлый. Ә эчкәч, йорттагыларга көн юк, чөнки гадәте начар. Шулай көннән көн үтеп, үз язмышларын үзләре җимерә.
Гомәр белән Гүзәлнең ялварып:
- Сугыштан соң да кулсыз аяксыз кайтып, җир типтереп, эшләп йөргәннәр. Ә син үзеңне яндырасың,- диюләренә дә исе китми.
Гүзәл үзенә борчыла, нишләргә аңа, нәрсә киергә. Бәлки чыгарылыш кичәсенә бетереп бармаска?. Абыйсы да күрә кызның борчылганын, тик ничек булышсын.?
Әйе, ул белә, ул уйлап тапты.Техникумда укулары беткәч , соңга хәтле калып вагоннар бушата, кибетләрдә йөк ташучы бурычларын үтәп, сеңлесенә күлмәккә акча җыя.
Гүзәл
— Нигә соңа кала башладың?- дигән соравына
- Дәресләр өстәделәр. - диеп кенә җавап бирә.
Ә чыгарылыш кичәсе алдыннан, сеңлесен кибеткә алып барып, иң матур күлмәкне алып бирә. Ул күк кебек зәңгәрсу төстә, шуңа вак кына энже бертекләре сипкән кебек ак төсләр кушылган. Әйтерсең лә зәңгәр күктә ак күбәләкләр оча. Гүзәл бу күлмәкне кигәч, үзе матур күбәләк кебек булды. Аның кулларын сузып, күкләргә очасы килде. Озын зәңгәр күлмәк арасында кара бөдрә толымнары, кара күзләре, аеруча матур балкыйлар иде. Әйтерсең дә ак күл эчендә, кара бриллиант балкып ята. Гомәр сеңлесенә карап сокланды, аның бу сөенгән минутларын күрер өчен генә дә әллә ни алып бирерсең. Гомәрнең бит буйлап күз яшьләре тәгәрәде, ул ирексездән кулы белән аларны сөртте, ә алар ачу иткән кебек актылар да актылар. Гүзәл түзмәде:
- Абыем нәрсә булды, нәрсә елыйсың, әйт тиз, нәрсә булды?
- Шатлыктан елыйм сеңлем, шатлыктан. Эх әти белән әнидә күрсен иде синең гүзәллегеңне. Минем белән бергә алар да шатлансын иде. Синең үсеп буйга җитүеңне күрсеннәр иде. Гүзәл абыйсын кочып алды да:
- Мин ышанам булыр ул көн, булыр, күпкә түзгәнне әзгә генә түзәрбез. Алар аңларга тиеш абыем.
- Бик ышанасым килә сеңлем, бик, бик ышанасым килә.
Дәвамы бар.
ГӨЛЧИРӘ ГАЛИМОВА.