

Утыз алтынчы өлеш.
Бу сүзләрне ишетеп Илсур да, Талия апа да аптырап калдылар.
-— Әти син нәрсә дидең? Син нәрсә эшләдең Нәфисәгә әйт, гомер буе үзеңне җәзалап ятырлык?
Хәйдәр абый телевизордан күзен дә ала алмыйча карап торды да :
— Кара син аны нинди горур итеп чыгып басты. Искиткеч акыллы кыз, ә мин аның тормышын җимердем дип уйладым.
— Әти дим син нишләдең?
— Нәрсә эшләдемме? Әйтимме? Әйтәм, ардым мин гел ул хакта уйлап.Үзем гаепле, мин, мин бит сезнең араны бозучы, мин. Мин, мин аңа сине ташларга куштым. Аның үткәне синең дәрәҗәңне төшерүен теләмәдем, киләчәгеңне бозасым килмәде. Җитмәсә мин ташларга, араны өзәргә кушканны сиңа әйтеп, әти белән ул арасына кермә, арага упкын салма дидем. Әйе, әйе әйттем, нәрсә карап торасыз? Үзең беләсең ул вакытта нинди замана икәнен.Ә ул, ул бәбкәм бер сүз дәшми китте, нинди тырыш кыз булып чыккан бит. Ул түгел, ә без аңа тиң түгел икән бит.
Басып торган җирдән Илсур диванга утырды:
— Әти, әти, син икән мине гомерлек бәхетсез итүче.Ул, бары ул иде минем гомерлек мәхәббәтем. Өйләнсәм дә үземне гомер буе ялгыз хис иттем. Дөрес аңлагыз мине, хатынымны хөрмәт итәм, бик хөрмәт итәм, тик моны ярату димәс идем. Әле мин Нәфисәне гаепләп яшәдем, минем бәхетсез булуыма ул гаепле дип санадым бит.
— Улым хәлеңнән килсә гафу ит мине, син мине дә аңла, мин бары шулай сиңа яхшы булыр дип уйладым.
Илсур көлеп җибәрде дә:
— Ә иң кызыгы, әти син беләсеңме яраткан оныгын кемгә кияүгә чыга? Кем синең булачак кодаларың? Ул Нәфисә ,әти, әйе син ялгыш ишетмисең, синең булачак кодагыен ул Нәфисә,ә ире Камил. Менә бит тормыш безне ничек сыный. Шунысы да бар, ул да бит уч алып синең оныгыңны кире бора ала иде:,, Миңа мондый килен кирәк түгел "- дип. Юк, ул алай эшләмәде, эшли дә алмас иде.
Хәйдәр абый ике кулы белән битен тотып елап җибәрде.
— Нишли алам хәзер улым, нишли алам? Үзенчә мин үземне дөрес эшли дип уйладым. Ул вакытта мин бары синең киләчәген турында уйладым. Яшь чакта кызлар күп була табырсың әле үзеңә тиң пар дип уйладым. Җитмәсә син яшь, чибәр, дәрәҗәле кияү санала идең бит. Әйе әтиләр үзләре турында түгел, балаларын кайгырта шул беренче урында. — Ә син аны ник аңа гына әйттең? Синең аркада аның күпме күз яше түгүе турында син уйламадыңмы? Әйе ул чит кеше баласы, ләкин ул да кемнеңдер кызы, ул да бит җанлы кеше әти. Ә без аның бәхетенә, киләчәгенә, аның җанына төкердек, син үзенчә, мин үзенчә.
— Ә нишли ала идем, ул вакытта төрлечә тикшереп кенә торалар иде бит, мин үзенчә синең киләчәгеңне якладым.
— Эх тиле, шунда Нәфисәне калдырмыйча артыннан йөргән булсам, ул миңа барын да әйтер, иде.Хәзер янымда булыр иде.
— Ә минем белән араны өзә идеңме?
— Белмим әти, араны өзмәсәм дә элекке кебек якынлык булмас иде.
— Күрәсеңме, ә бу яктан Нәфисә көчлерәк булып чыкты. Ул ата белән бала арасын бозарга теләмәде, ул аңлады. Шуңа да сиңа бернидә әйтмәгән.
— Хәзер миңа нәрсә эшләргә икәнен әйтә аласыңмы әти? Миңа нишләргә? Туйда үземне ничек тотарга? Без бит хәзер туганлашабыз, бәйрәмнәрдә теләмәсәк тә очрашырга туры килә. Нишләргә әйт? Ә син, син аны күргәч ничек итеп күзенә карыйсың әти җаным? Үзеңнең җүләрлеген белән икебезнең дә тормышыбызны җимердең.
— Улым гафу ит әгәр булдыра алсаң.
— Мин сиңа берсүз дә әйтә алмыйм әлегә әти. Барда үткәндә калды дисәң дә бу дөрес түгел, Нәфисә әле һаман йөрәгем түрендә саклана.— диде дә башын иеп Илсур өйдән чыгып китте.Урамда кояш яктыртып торса да, аның йөрәгенә боз сөңгеләре кадалды.
Хәйдәр янында берсүзсез басып торган Талия иренә карап:
— Әйттем мин сиңа ашыкма, улым Нәфисә белән дуслаша дип, тик мин аерылу сәбәбен белмәдем. Улымның йөрәгендә дә әле ул кызга булган мәхәббәте сүнмәгәнен дә сизә идем. Әле дә бәхетебезгә киленебез бик акыллы, түземле булды. Яратадыр инде улыбызны, яратмаса бу газапларны күтәрә алмас иде. Үзеңне яратмаган кеше белән яшәү бик авыр ул.Эх син үз балаңның бәхетенә үзең аяк чалдың булып чыкты. Син бит бер үк вакытта дүрт кешенең гомерен юкка чыгаргансың, дүрт кешене үз гайләсендә парсыз хис итәргә мәҗбүр иткәнсең, кеше йөрәге белән уйнагансың бер этлеген аркасында .Нигә, нигә ,һич югы миңа әйтергә кирәк иде.
Талия апа да бүлмәдән чыгып китте.
Күпме гомер инде үтелгән бит,
Чәчләргә дә инде чал кергән.
Язмышларның авыр юлы аша
Күпме юллар инде үтелгән.
Ә күпме сынау аша үтте алар,
Газап утында да яндылар.
Икеседә гайлә корсалар да
Парлы ялгыз булып калдылар.
Ике йөрәк типте ике якта,
Хасрәтләрен алар тирән яшерә.
Янган йөрәк, күңел кичерешен
Әйтеп булмый чит ят кешегә.
Язмышларда зур сынаулар аша,
Көч табарга кирәк яшәргә.
Ә шулай да канатлары сынган
Парлы ялгызларга нишләргә?
Җыелыштан соң беркая да кереп тормыйча Нәфисә туры өйгә кайтты. Аның үзенең кичергән хисләре белән ире Камил белән бүлешәсе килде.Тик Камил әле өйгә кайтмаган булып чыкты. Ләкин ире урынына аны, күзләре елаудан шешенеп беткән кызы Гүзәл каршы алды.
— Кызым нәрсә булды? Мин үз шатлыгым белән бүлешергә кайттым, ә син елап каршы аласың.
— Әни сөйләшәсе сүз бар иде, әйдә әти кайтканчы беседкага чыгып сөйләшик әле.
— Кызым мин ардым, әйдә йокы бүлмәсенә, аягымны сузып утырыйм, ә син сөйләрсең.
Йокы бүлмәсенә кереп Нәфисә аягын сузып караватка утырды, Гүзәл әнисенең итәгенә башын куеп ятты да:
— Син өйдә булганда шундый рәхәт инде.
— Шулмы әйтер сүзең?
— Әни юк инде, әни мин нишләргә белмим, миңа ике егет ошый. Берсе минем белән Казанда укый, аның шәһәрдә төпләнеп каласы килә. Икенчесе авыл малае, ул киресенчә авылда калырга тели, тик үз авылында. Ә минем үз авылымда. Менә нишләргә белмим.
— Әйе серьезный проблема булып чыкты әле синең кызым.— дип Нәфисә көлеп җибәрде дә:
— Ә сиңа кайсысы ошый соң? Кемне яратасың?
— Әни икесе дэ әйбәт, икесе дә ошый.
— Кызым үскәнем минем, син димәк аларны яратырга өлгермәгән. Ярату ул үзе зур, сихри көчкә ия балам. Яратасың икән син аның өчен бөтен нәрсәдән баш тарта аласың дигән сүз, бөтен нәрсәңне бирергә әзер буласың, аны аңлыйсың, кирәк булса хәтта яраткан кешең өчен юк дип тә әйтә аласың, теләмәсәң дә. Яратканда, кеше сүзе колакка керми, күз тем более аннан башканы күрми. Ятсаң да, торсаң да ул, бары ул синең яныңда була, аны күрәсең, тик ул яныңда булмый. Аның начар ягын күрмисең, ничек бар шулай кабул итәсең. Ярату ул бик матур, шул ук вакытта йөрәкне төтеп ала торган олы хис. Әле бернәрсә дә булмаган син инде елыйсың кызым. Ярата башлауга йөрәгең сиңа үзе хәбәр итәчәк балам. Ә беләсеңме нәрсә, син аларга әйт, мин авылдан китмим, минем белән авылда торырга ризамы дип туры сора. Бәлки берәрсе баш тартмас кызым.- дип Нәфисә кызының битеннән үбеп алды.
— Әнием мин сине бик яратам, рәхмәт киңәшләрен өчен. Син гел бөтен соравыма җавап табасың. Әни онытылган бүген Рәйнә апалар кич киләбез әниеңне котларга диделәр.
— Бик әйбәт, әнә әтиең дә кайтты, бар ашарга әзерли тор, миндә киемемне алыштырыйм.
— Әни ашарга әзер бит, кулыгызны юыгызда чыгыгыз ашарга, мин дәү әтине дэ чакырам- дип Гүзәл аш бүлмәсенә ашыкты. Ул чыгуга бүлмәгә Камил керде.
— Нәрсә хәлләр инде минем кадерле хатынымның? Бүләк алгач башың әйләнмәдеме?
— Тиеш идеме? Ничә ел торып син мине белмисеңме?
— Менә шаярырга да ярамыймы начальник булгач хатын, котлыйм үзеңне кадерлем. — диде Камил үпкәләгән кыяфәтен чыгарып.
— Рәхмәт, беләсең бит алай әйткәнне яратмыйм. Әйдә кызыбыз чәй эзерләгәндер, ашыйсың да киләдер.
— Әйе бераз бар, сиңа Гүзәл әйттеме Ренат абыйлар килә дип?
— Әйтте, бик әйбәт, күптән килгәннәре юк иде бит, менә сәбәбе килеп чыкты.
Гайлә җыелып өстәл артына утырды, Барый абый Нәфисәгә карап
--Әниең генә күрмәде синең нинди үрләргә менгәнеңне кызым. Искә дә аласы килми дә бит, тик үткәннәрдән соң сине югалып калырсың дип уйлаган иде. Юк син югалып калмадың, киресенчә алга, биеккә үрмәләдең. Мин бик горурланам синең белән балам, ә әниеңнең рухы бик шаттыр . Котлыйм сине кызым.
— Әти елап җибәрмә инде, тагын кан басымын күтәрелә бит.
Нәфисә урыныннан торып әтисенең битеннән үбеп алды да:
— Сезнең тәрбиягез яхшы булган әти, сездән башка бу уңышлар булмас иде.Аннары янымда мине аңлаучы, мине гел саклаучы, миңа ярдәм кулы сузучы ирем булмаса мин бөтенләй дә югалып калыр идем. Рәхмәт сезгә, миңа түгел. Сезсез мин беркем дә була алмас идем.
Акрын гына кич килеп җитте. Ренат белән Рәйнә дә озак көттерми килеп җиттеләр. Аларның уртак сүзләре күп
— Ренат абый әгәр сез мине теге вакытта сүгеп үзегез белгәннәргә өйрәтмәгән булсагыз, мин мондый бүләкләр ала алмас идем, зур дәрәҗәле эштә дә эшли алмас идем. Сезнең ышанычыгыз мине зур үрләргә менәргә ярдәм итте. Сезнең белән беррәттән ирем дә мине сүгәргә булышмаса, бөтен мәшәкатьләрне чишәргә булышмаса белмим нәрсә булыр иде. Мин бик ,бик бәхетлемен. Мин бары сезнең ярдәм белән зур уңышларга ирештем. Рәхмәт сезгә минем кадерлеләрем минем белән булуыгыз өчен.
— Юк Нәфисә, үзең, бары үзеңнең тырышлыгын белән, яшәргә теләү дәртең белән барына да ирештең. Ә без сиңа ярдәм иттек. Үз теләгең булмаса берни дә булмас иде. Без инде бераз төрткәләп алдык- дип Ренат Мансурович көлеп җибәрде.
— Миндә рәхмәт әйтим әле Ренат абый сезгә.Сез булмасагыз мин Нәфисәгә өйләнә алмас идем. Сез иң кирәк вакытта безнең тормыш юлыбызга килеп чыктыгыз. Алла бабай сезне безне саклаучы фәрештәләр урынына җибәргәндер. Әледә туганнар кебек аралашуыбыз өчен бик шатбыз.— Камил Нәфисәгә карап :
— Шулай бит кадерлем?
— Әйе, син дөрес әйтәсең, әгәр сез безне гел саклап, безгә туры юл күрсәтеп тормасагыз, без мондый үрләргә менмәс идек. Рәхмәт сезгә һәрвакыт ярдәм итеп торуыгыз өчен. Ярый, әйдәгез әле түгәрәк өстәл артында сөйләшеп бетерербез. - дип Нәфисә кунакларны аш бүлмәсенә чакырды. Күпме гомер, күпме кызык, матур кичерешләр бүген искә алынды. Кич бик күңелле үтте, кунаклар киткәндә инде ярты төн узган иде. Ничәдә йокларга ятуга карамастан Нәфисәгә эшкә барырга кирәк. Җитмәсә бүген бөтен оешмаларның җитәкчеләре белән иртәнге җыелыш була торган көн. Бүген районга якын ике авыга , аның йортларына су кертү мәсьәләсенә ачыклык кертергә кирәк. Төрле мәшәкатьләр белән көн тиз үтеп китте. Ниһаять Нәфисә өйгә кайтыр өчен урамга чыкты. Машинасы янына килеп, машина ишеген ачып, сумкасын арттагы урындыкка гына куйды:
— Нихәл Нәфисә, мөмкин булса сөйләшеп алыйк әле?- дигән тавыш ишетелде.
Нәфисә борылып, янында Илсур басып торганны күргәч телсез калды. Берничә мизгел эчендә ул әллә ниләр уйлап бетерде, аннары
— Син??
— Әйе мин, безнең сөйләшәсе сүзләр бар, синең вакытың бармы?
— Юк Илсур, без сөйләшәсен күптән сөйләшеп бетердек инде, үтенәм башлама.
— Без сөйләшәбез, һәм хәзер үк, бу бик мөһим дип — Илсур Нәфисәнең кулыннан тотты.
Нәфисәнең йөрәге жу итеп китте. Илсурның кулының кайнарлыгы аның бөтен тәненнән үтеп китте .Илсурга булган, еракта качып яткан хисләре ургылып тышка бәреп чыкты. Ләкин Нәфисә үзен тиз кулга алып:
--Илсур кирәкми, без хәзер туганлашабыз, һәм үзем турында яңадан имеш мимешләр йөрүен теләмәс идем. Әгәр күреп сөйләшәсең килсә, рәхим ит, хатының белән кунакка килегез.
— Юк Нәфисә, мин сөйләшмичә сине җибәрмим. Үтенәм бары берничә минут бир, әйдә читтәрәк сөйләшик, чыннан да бу безнең өчен бик мөһим.
— Безнең уртак сөйләшер сүзебез юк Илсур - дип Нәфисә Илсурны төртеп җибәреп, машинасына утырып китеп тә барды. Аның башында мең төрле уй йөрде.
Утыз җиденче өлеш.
Нәфисәнең башыннан мең төрле уй йөгерде. Юк, юк, бу халәттә аны Камил күрергә тиеш түгел. Нәфисә телефонын алып:
— Сәләм Камил, мин авылга кайтып киләм, Гүзәлгә дә әйберләр калдырырга кирәк, борчылма мин озак тормам дип әйтергә теләгән идем.- дип тизрәк телефонын куйды. Районнан чыгып, авыл ягына ерак та китмәде, аның юлын башка машина бүлеп алды. Юл бүлүче машинасыннан төшеп, нәрсә уйларга белмичә аптырап утырган Нәфисәнең машина ишеген ачып :
--Нәфисә телисеңме, теләмисеңме тик безгә сөйләшергә кирәк. Үтенәм төш машинадан, мин сине озак тоткарламам, сөйләшеп аңлашыйк.
Илсурның нинди халәттә булуын Нәфисә бик яхшы аңлый, шуңа да аңлашырга кирәк, гомер буе бер береңнән качып йөреп булмаячак, чөнки алар хәзер туганнар. Нәфисә әкрен генә машинадан төшеп:
— Тыңлыйм Илсур, тик озакка сузма, минем кайтасым бар.
— Нәфисә миңа әти барын да сөйләп бирде. Күп еллар элек син мине нигә ташлап киткәнеңне беләм. Ул, ул сине мәҗбүр иткән, ә син миңа әйтмәгән, ник? Әйт ник әйтмәдең? Әйткән булсаң без бергә була ала идек бит. Мин әтине беркайчан да гафу итә алмыйм. Ул минем язмышымны җимерүче, мине бәхетсез итүче.
— Шуңа күрә әйтмәдем дә инде. Әйт әле ә әтисез яши алыр идеңме? Әйе син аны кичерә алмыйм дисең, әгәр син әтисез яшәсәң хәзерге дәрәҗәгә, уңышларыңа ирешә ала идеңме? Уйлап кына кара, әйе җиңел әйтергә кичерә алмыйм дип. Юк Илсур әтиең үзенчә уйлаган, ул сиңа яхшылык кына теләгән. Үзенчә сине бәхетле итәм дип уйлаган ул, аны да аңлап була. Мин дә хәзер зур сынау алдында, мин дә нәкъ шул ук хатаны кабатлый алам. Ләкин мин улымның бәхете өчен үткәннәргә юлны ябырга булдым.
--Син аңламыйсыңмы? Мин сине гомерем буе яраттым, әледә син минем йөрәгем түрендә. Әйе мин дә өйләнгән кеше, тик үземне ялгыз хис итәм, бу җирдә яшимме, яшим шул гына.
Илсур кисәктән генә Нәфисәне кочагына алып үбәргә тотынды. Нәфисә башта каршы килсә дә, аннары татлы хисләргә, яраткан кешесенең назына бирелде .Әгәр якынлашып килүче машина тавышы ишетелмәсә, бу очрашу нәрсә белән бетәр иде кем белгэн. Нәфисә үзен кулга алырга кирәклеген аңлап:
— Илсур күргәнеңчә минемдә хисләр каядыр адашып калган, ләкин ....
-— Нәрсә, нәрсә ләкин? - Илсур күзләрен Нәфисә күзләренә төбәп
--Әйтеп бетер, нигә туктадың?
--Илсур аңла, без хәзер туганнар, һәм без бүтән болай аралашырга тиеш түгел. Үткәннәр үткәндә калсын, аларны кире кайтарып булмый. Илсур яныңдагы сине яратып яшәүче хатыныңа өмет бир, аңа рәхәт булган дип уйламыйм. Алар, бары алар, безнең яныбызда торучылар йөрәк яраларыбызны төзәтергә булышты.
— Бер ике очрашканнан ни була?
— Юк дидем бит, аннары берәр нәрсә килеп чыкса, балалар күзенә ничек карарбыз?
— Нәфисә алтыным, без аерылышканга гаепле түгел, безнең дә бәхетле булырга хакыбыз бар. Балалар да, аннары калганнар да аңлар безне дип уйлыйм.
— Юк, юк Илсур, минем кабат янып көеп яшисем килми. Минем яраларымны төзәтергә болай да күп вакыт үтте, әле дә җөе вакыты белән сыкрый. Һәм аларның әрнүләрен бары мин үзем генә беләм. Күңелдәге бушлыкны да көч хәл белән тутыра алдым, шулай дип санап булса.
— Миңа бер елмаеп карап китүен дә җитә бит, әллә нигә бер очрашсак, әлбәттә дусларча гына.
— Мин теләмим ишетәсеңме, теләмим. Балаларым, ирем алдында үземне түбәнгә төшеп баруымны, миңа булган ихтирам, хөрмәтләрен югалта алмыйм, теләмим дә.
— Нишләргә инде безгә, мин беләм син дә әле мине яратасың, әледә мәхәббәт утында янабыз, син миңа каршы килә алмыйсың.
— Илсур минем сиңа бер үтенечем бар.
— Әйт кенә мин барын да эшлим.
— Илсур, аңла мине, озакламый туй, үтенәм нинди сәбәп булса да табып туйга килмә. Мин килмәс идем, тик мин кияүнең әнисе, аңламаслар, ә син туганы гына. Үтенәм сәбәп тап, безгә әлегә бер беребезне күреп ,бәйрәмнәр бергә үткәрү авырырак булыр, тора бара без ияләшербез дип уйлыйм.
Илсур уйга калды, аның Нәфисәне кочагына алып иркәлисе, назлыйсы килде. Нәфисәнең сүзләре йөрәген актарды, җитмәсә әтисе әйткән сүзләр дә колак төбендә чыңлап торды" Улым ул вакытта Нәфисәгә әйткән булсам хәзер сиңа әйтәм, Нәфисәне тынычлыкта калдыр үтенәм ул көч хәл белән яшәргә көч табып аягына баскан, зур уңышларга ирешкән. Аның киләчәгенә аяк чалма, тормышын бозма. Яңа баштан җил давыллар аша үтәргә мәҗбүр итмә. Ахырдан бергә булсагыз да, ул балалар алдында үзен гаепле хис итәчәк. Үтенәм җимермә Нәфисәнең тормышын." Әйе әйтүе җиңел, ә нишләргә соң?". Дөрестән дә бит ул Нәфисәне үлеп ярата. Илсур Нәфисәгә яшь тулы күзләре белән кабат карады да
— Синеңчә булсын алтыным минем, син чыннан да бәхетнең иң олысына лаек кеше. Мин сиңа үпкәләмим, язмышыма үпкәлим, нигә мине гомер буе үземне ялгыз хис итеп яшәргә язган? Әйе, ялгыз яшәргә нигә мәҗбүр иткән?
— Илсур үзеңдә көч табып хатының, кызын өчен яшәргә тырыш. Нишлисең бит тормыш шулай шаярткан икән без бернәрсә дә эшли алмыйбыз.Сау бул, Илсур, бәхетле булырга тырыш, язмышыңа тагын бер өмет бир.
Нәфисә көч хәл белән машинасына утырып китеп барды. Машина көзгесеннән, югалганчы Илсур машинасын кузәтте. Ул әле һаман кузгалмаган иде. Кызына район кибетендә алган әйберләрен биреп, Нәфисә өйгә ашыкты. Аның Камилне бер дә борчыйсы килмәде. Ашап алгач Нәфисә бакчага чыкты, ул иренен күзләренә карарга курыкты. Чәчәкләренә су сибә башлаган гына иде:
— Нәфисә сиңа нәрсә булды соң?
Камил Нәфисә янына килеп , аның кулындагы лейкасын алды да:
— Син бер чәчәк төбенә инде өченче тапкыр су сибәсен бит. Нәрсә турында уйлыйсың? Ашаганда да үзеңне бик сәер тоттың, гомер булмаганны ипигә горчица сөрттең.
Нәфисә иренә туры карап:
— Камил син мине яхшы беләсең, шуңа яшермим дә, мин үткәннәр белән очрашуда идем.
— Аңламадым.
--Бүген авылга кайтканда мине Илсур куып тотты, һәм без сөйләштек. Ул мине әледә яратуы хакында, безнең аерылышканга әтисе гаепле икәнен белүен, һәм инде бергә булырга теләвен әйтте.
Камилне аяз көнне яшен суккан кебек булды, ул бераз уйланып торгач:
— Мин каршы түгел Нәфисә, мин синең аны оныта алмавыңны да беләм. Без дә бит парлы ялгызлар кебек яшәдек, мин сине яраттым, тик үземне тормыш көймәсендә ялгыз хис иттем. Юк мин сине гаепләмим, яратмыйм дип тә әйтмим, мин сине үлеп яратам. Һәм сине бәхетле итеп күрәсем, һәм бәхетле булуыңны телим. Аллахы Тәгалә болай да синең белән мине яшәтеп зур бүләк ясады. Сине дә начар хатын булдың дип әйтә алмыйм. Син искиткеч яхшы хатын, әни булырга тырыштың. Ничек кенә булмасын без бәхетле идек, аеруча мин.
Нәфисә Камилнең кулын кулына алып:
— Әгәр очар кошның канатын сындыралар икән, ул үлемгә дучар була, оча алмаган кошның гомере кыска була. Ә син, син минем канатларыма икенче өмет биреп аларны төзәттең. Күңелемдәге кара болытларны куарга булыштың, йөрәгемдәге бушлыкны тутырдың. Йә әйт хәзер мин кая очарга тиеш? Бәлки минем сиңа булган ярату башкачарак күренәдер? Мин хәзер беләм, син ул минем гомерлек пар канатым, син ул. Һәм бүтән ул көймәдә үзең генә йөзүеңне теләмим. Әгәр сиңа үземнең яратуымны дөрес күрсәтә белмәгәнмен икән гафу ит. Мин чыннан да сине, бары сине яратуымны аңладым.
Нәфисәнең йөрәгеннән таш төшкән кебек булды. Ул Камилне кочаклап, аның күкрәгенә башын куеп:
— Гафу ит озак көттергәнем өчен.
Камил дә Нәфисәнең йөзенә карап:
— Иң мөһиме без бергә кадерлем.
Камилнең дә, Нәфисәнең дә бит буйлап күз яшьләре тәгәрәде.
Нәфисәнең Илсурга булган мәххәбәтен, Камилгә булган хөрмәт, аның белән булган иң яхшы хатирәләр җиңеп чыкты. Бүген ул үзе дә, Камилне башкача күрде.
Ниһаять туй көне килеп җитте. Матур итеп бизәлгән тимер атлар кыз алырга килеп җиттеләр.Чыр- чу килешеп, төрле уеннар аша килен янына керделәр. Нәфисә үзенең туй көнен искә төшерде. Эх яшь чак, җүләр чак, күпме гомерләр үтелгән икән бит. Яшьләр мәш килгән арада Нәфисә янына Илсөяр килеп басты да:
— Нәрсә яшьлеген искә төштеме?
— Мондый көндә кем искә алмый икән аны?
--Бүген туйда абый булмый, ул да яшьлеген искә алып , сиңа уңайсыз булмасын дигәндер инде.
— Нишлисең бит, язмыш безнең гаиләләрне үзе берләштерде , моңа беркем дә гаепле түгел, килсә дә була иде.
--Ул сиңа уңайсыз була дигәндер. Аннары аны күптән Мәскәүгә эшкә чакырдылар, ул уйланып йөргән иде, менә сәбәбе дә килеп чыгып, гаиләсе белән китеп тә барды.
— Син мине гаеплисеңме?
— Юк кодагый, без хәзер дуслар гына түгел, без гомергә бергә, безнең язмышларны балалар бәйләде. Озакламый оныкларны да бергәләп сөярбез. Шулай булгач рәхим итегез безнең гаиләгә яраткан дустым, кодагыем минем,- дип Нәфисәне кочаклап алды.
Чыннан да туй кешенең иң истә калдыра торган көннәрнең, хатирәләрнең берсе. Ул көнне син әти- әниеңнең фатыйхасын алып, үзеңнең булачак тормыш иптәшең белән яңа тормышка аяк басасың. Бу көннең хатирәләре гомерлеккә күңелләрдә уелып кала. Һәрбер үткән туй саен гел искә алына. Андагы матур кичерешләр вакыты белән хәзерге мәшәкатьләрне дә онытырга булыша. Озакламый син әни, әти буласың һәм яңа төрле мәшәкатьләр сине башың белән шул дәрьяга чумдыра. Ә нинди ләззәт кичерәсең беренче тапкыр әни булган көнне, моны әни булган кешеләр яхшы аңлый. Ә балаңның беренче төше, беренче адымы, беренче сүзе сине шатлыгыңнан күкләргә мендерә. Балам диеп яшисең, балам диеп эшлисең, һәм баланың үсеп җитүен күрми дә каласың. Бары әни , әти, мин өйләнәм, яисә мин кияүгә чыгам дигәч кенә вакыт үткәнен аңлыйсың һәм борчыла башлыйсың. Кая, нәрсә, кайчан, ничек сораулары баш миен бораулый. Нәрсә булыр баламның тормыш юлында дип тагын да борчыла башлыйсың. Нәфисә белән Камилнең дә тормышка яңача карарга вакытлары җитә, алар хәзер кайнана белән кайната. Кеше баласын гаиләгә кабул итәргә һәм аны шул гаиләнең бер өлеше итеп кабул итәргә кирәк. Килүче дә бит кемнеңдер яраткан баласы һәм аңа, аеруча кыз балага яңа гаиләгә ияләшергә бик авыр. Шуңа да кайнана өстенә яңа бурыч килеп төшә, ничек булса да киленне кыз итеп кабул итәргә һәм үз балаларыннан чеметеп ана назын килен белән бүлешергә. Чөнки яшь гаилә бәхете күп очракта кайнанадан тора.
Туй искиткеч матур итеп үтеп тә китте. Кунакларны озатып бетергәч Нәфисә Илсияргә карап:
— Иртәгә безгә кунакка килерсез кодагый, Хәйдәр абый белән Талия апаны да үзегез белән алыгыз. Никахка да Хәйдәр абый авыру сәбәпле килә алмадылар. Без хәзер бер гаилә, тату булырга, үткәннәрне онытырга кирәк.
— Мин бик рәхәтләнеп киләм, тик әтиләр килә алмый. Менә ул сиңа хат та җибәргән иде.— дип Нәфисәгә хат бирде дә:
— Алар бит инде олы кешеләр, үпкәләмә аларга. Үзе дә нигәдер синең алда үзен гаепле хис итә, нәрсә булды иде соң Нәфисә?
— Әйтмәгән икән димәк кирәк дип тапмаган. Ә үткәннәрне кузгатудан нинди мәгънә бар? Ярый кодагый, ардырды да, иртәгә сезне кунакка көтеп калабыз - дип саубуллашты.
Өйгә кайткач Илсөяр биргән хатны алып Нәфисә укый башлады"Исәнме Нәфисә кызым. Чакыруың өчен бик зур рәхмәт. Үзең беләсең бу очрашу икебезгә дә авырлык китерә. Кызым, үтенәм гафу ит мине, хәзер вакыт үткәч гафу үтенүнең дә файдасы юк инде. Ләкин син мине хәзер аңлыйсыңдыр, син дә бит балаңның бәхетен сайладың, явыз дошманыңның гаиләсе белән туганлашсаң да. Мин дә шулай, улым киләчәген сайлаган идем. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә, сине чын йөрәктән хөрмәт итеп Хәйдәр абыең" - диелгән иде. Нәфисәнең күзенә яшь җыелды.
— Менә минем кадерлем елый, тагын ни булды? — дип Камил Нәфисә янына килеп басты.
— Мин шатлыктан елыйм Камил, шатлыктан, ниһаять мин дә үз бәхетемнең кая икәнен аңлап бетердем, тик соң дип кенә куркам.
— Хисләрне аңлау беркайчан да соң түгел кадерлем. Аларны саклый белергә генә кирәк. Бер-береңне аңларга, бер-береңнең яратуын белү ул иң зур бәхет. Ә безнең әле вакыт бар, без яңа тормыш сукмагына килеп бастык кына әле.
Камил Нәфисәне кочагына алды, ә Нәфисә аның күкрәгенә башын куеп, беренче тапкыр үзенең бик бәхетле икәнен аңлады.
Әсәр тәмам.
Гөлчирә Галимова