

Утыз бишенче өлеш.
Икесе дә очрашуны көтсәләр дә, уйлаганга караганда да ,бик авыр булды ике йөрәккә дә. Нигә тормыш кабат аларның хисләре белән уйный? Нигә тагын зур сынау алдына куя икән? Бу мизгелдә нәрсә кичергәннәрен бары алар үзләре генә белә. Бу юлы инде Нәфисә белән Илсур гына ут эчендә янмады, Камилгә тагын да авыр булды. Юк, ул үзе өчен түгел, ә булган хәлләрдән соң Нәфисәнең авыр кичерешләрен, ничек күңелендә булган өметен югалтып, көч-хәл белән яшәргә көч тапканын исенә төшереп, аны җәлли. Шул хәтле тормышлары матур барган вакытта, нигә Аллахы Тәгалә аларга яңа сынау бирә? Никах беткәнче диярлек Камил Нәфисәнең кулын тотып утырды. Кулы аша йөрәге ничек тибүен сизде, һәм аңлады. Тик ничек тә хатынына булыша алмады. Кунаклар тарала башлагач Нәфисә Камилгә:
- Үтенәм, китик тизрәк.
- Әйе, китәбез, беләм, сиңа бик уңайсыз. Әйдә саубуллашабыз.
Илсияр белән Вәгыйз булачак кода- кодагыйны кич кунарга дип үгетләсәләр дә, тегеләре исә риза булмады.
Юл буе машинада тынлык булды. Кайтып җитәр алдыннан гына Камил:
- Әйт әле дөресен, мин үпкәләмим... син әле дә Илсурны яратасыңмы? Кулыңнан тотканда йөрәгең шашып тибә иде.
Нәфисә башта бу сорауга бик аптырады, аннары:
- Яратуның ни катышы бар Камил? Мин сиңа бер нәрсәне дә яшерми барысын да сөйләдем, син дөресен беләсең. Әйт хәзер, миңа җиңел була аламы? Мин сиңа шик чыгарырлык нәрсә булсада эшләдемме? Кайчандыр минем очар канатларымны йолкып бәргән гаилә, кабат тормыш юлымда. Миңа нишләргә, әйт? Улыма нәрсә дип әйтергә? Мин дә ачудан Әнисәне кире бора ала идем, тик улым бәхете өчен дәшмәдем. Ә хәзер алар белән еш очрашырга туры киләчәк. Ә Хәйдәр абыйны күрсәм, миңа нишләргә, нәрсә дип әйтергә?
- Нәрсә әйтә аласың кадерлем, син бит ул теләгәнне эшләдең. Әнә кара, целый полковник утырып тора. Никахка да погоннарын тагып килгән, үзенең зур дәрәҗәдә булганын күрсәтәсе килгәндер инде. Тынычлан, без күп сынаулар үттек, монысын да бергә җиңәрбез.
- Камил рәхмәт, мин бик шат син минем тормыш иптәшем булуыңа.
“Эх Нәфисәм, тормыш иптәше генә шул. Әле дә Илсурны яратуыңны да беләм бит. Кайчан миңа да яратам дип әйтерсең икән? Кайчан минем йөрәк яраларымны төзәтерсең икән? Гомеребез парлы ялгызлар булып үтеп китер ахыры. Мин сине яратам, ләкин үземне ялгыз хис итәм”,- дип уйлап куйды Камил. Әйе уйлады гына, тик уйларын хатынына әйтергә көч тапмады, үзенең сүзләре белән яралы йөрәгенә тоз сибәргә теләмәде. Аның күзләренә яшь җыелды, бугазына төер утырды. Юк, ул Нәфисәне гаепләми, белде, һәм ничек бар шулай яшәргә үзе риза иде бит. Нәрсә генә булмасын Нәфисәсе янында, бөтен көче белән яхшы хатын булырга тырыша. Тормыш шулай үз юлы белән бара. Хәзер инде туйга әзерләнәсе генә калды. Тик беренче чиратка авылга кайтуны куярга кирәк. Барый абый кар эри башлаганнан бирле колак итен ашады. Шуңа бөтен эшләрен җайлап, бөтенесе бергә авылга кайтып киттеләр. Камил Нәфисә белән Барый абыйны капка төбендә төшереп:
- Сез керә торыгыз, ә мин үземнең нигезне карап киләм.
- Соң бергә барган булыр идек Камил, мин хәзер әтигә генә булышам.
- Нәфисә кадерлем, теләсәң иртәгә бергә барырбыз, ә әлегә әтиеңне кара. Хәзер яңадан Мөслимә апаны искә алып елап, кан басымы күтәрелер. Бүген аны үзен генә калдырмаска, аның янында булырга кирәк.
- Ярый, тик мин синең белән барырга теләгән идем.
- Борчылма, әле ялларыбыз бар бит, барырбыз.
Нәфисә дә аңлый аны, үзе генә хатирәләре белән бергә бер утырасы киләдер иренең . Нәфисә әтисен өйгә алып керде. Барый абый акрын гына диванга кереп утырды.
- Гүзәл кая икән, өйдә юк?
- Әти ул бүген дуслары белән шәһәргә барам, кич кенә кайтам диде.
- Менә бит оныкларыбыз да үсте Мөслимә, ә син күрми дә калдың. Гүзәлебез чат син бит, характеры да нәкъ синеке. Ардым мин синсез бу дөньяны гизеп. Менә җәй җитте, ничәнче синсез килгән җәем. Кем хәзер мине уята, кем сүгә-сүгә эшләтә, әйт, ник дәшмисең?
Барый абый стенада эленеп торган Мөслимә апа фотосурэтенә карап:
- Нигә мине үземне генә ташлап калдырдың. Нигә мине үзең яныңа дәшмисең?
Әтисенең соңгы сүзләрен, чәй эчәргә куеп, залга кергән Нәфисә ишетеп:
- Әти, ник алай дисен инде син? Сиңа безнең белән начармы? Бик үзеңне генә калдырыр идек, кан басымың уйный бит, үзең беләсең.
- Юк кызым, начар димим, әниеңне сагындым, аннары яшәвен яшәдем, артыгы нигә?
- Әти,үпәләтәсең бит.
- Юк, үпкәләмә кызым. Никтер ардырылган, мин ятып алам әле.
- Әти,хәзер бераз түз, чәйләп алгач ятырсың.
- Юк кызым, чәй эчәсем килми, авылыбыз суын эчәсем килә, бар чишмә суы алып кайт, шуның белән чәй куярсың.
- Ярый әти, син алайса ят, ә чәйне мин элгертеп куярмын,- дип Нәфисә урамга чыгып китте.
Туып үскән авыл яшьлек хатирәләренә бай җир, ул туган җирең.
Кечкенәдән күлләвекләрдә уйнап, каз бәбкәләрен саклап, болынга чыгып, чыр-чу килеп уйнап йөргән вакытлар. Үсә төшкәч учак ягып бәрәңге пешерүләр, егетләрдән качып йөрүләр, әле хәзер генә булган кебек күз алдыннан үтеп китә.
Нәфисә үзенең яраткан урынына чыгып утырды.
- Исәнмесез минем дусларым, минем сердәшчеләрем. Үпкәләмәгез инде, сезнең белән соңгы арада серләрем белән бүлешә алмадым. Менә бүген бераз вакыт таптым. Бәлки миңа берәр киңәш бирерсез.
Нәфисә үз-үзенә сөйләнде дә сөйләнде, ахырдан:
- Гел зарлана дип әйтмәгез инде. Бары сезгә генә үземнең серләремне әйтә алам. Сау булыгыз дусларым,- дип урыныннан торып китте.
Өйгә кереп чәй генә куйды, аш бүлмәсенә Камил килеп керде.
- Әти йоклый мәллә? Кара әле Нәфисә, мин нәрсә уйладым. Әйе, туган нигез безнең өчен бик мөһим, тик ике йорт карарга бик авыр.
- Син нәрсә әйтергә телисең?
- Мин үзебезнең йортны сатырга булдым, сораучы да бар. Кәрим өйләнде, бәлки берәр фатир алып бирербез туй бүләге итеп?
- Ничек инде Камил, ул бит безнең туган йорт. Безнең бит әлегә акчалар җитә. Юк, юк, мин каршы.
- Нәфисә аңлыйм, син бәлки аңламагансыңдыр. Сезнең йортны түгел, минекен сатыйк дим. Өч йорт бит безнең, үзебезнекен санап. Чыннан да бу йортта Гүзәл калам диде, ә минекен сатып, Кәримгә булышырбыз.
- Белмим нәрсә әйтергә дә. Камил, туган йорт кадерле бит ул, белмим, мин нәрсә дә әйтә алмыйм. Тора бара үкенсәң?
- Үкенмим Нәфисә.
- Ярар,үзеңә кара соң. Тик миңа әллә ничек авыр.
- Кара әле, син ялдан соң Казанга барам дигән идең, бәлки үзеңә берәр матур күлмәк карарсың, син бит все таки кияү әнисе.
- Күлмәгем бар бит.
- Булса, туйда син иң гүзәле булырга тиеш.
- Вакыт булса, конференция ничек бетә бит. Әле алдынгыларны да котлау була, димәк җыелыш сузылачак. Кич кунарга каласым килми, үзең беләсең, мин читтә кич куна алмыйм.
- Синсез кич куна алмыйм дип әйт инде,- дип Камил шаяртып куйды.
- Бәлки шулайдыр да, ә ник бу начармы?
- Кадерлем минем, мин шат кына.
- Нәрсәгә шатланасыз әле?,- дип бүлмәдән Барый абый чыкты.
- Авызым кипкән кызым, чәй куй әле. Бер берсен кыстый кыстый өчәү чәй эчәргә утырдылар.Үз мәшәкатьләре белән яллар үтеп тә китте .Нәфисә өске киемен алыштырган вакытта янына Камил килде дә
— Син бер дә үзгәрмисең инде, гел унсигездә кадерлем.
— Рәхмәт. Ә хәзер әйт, нәрсә булды?
— Ничек нәрсә булды, сиңа комплимент ясарга ярамыймы?
— Ярый, тик .......
— Бүген син ничектер башкачарак кебек- диде Камил ,аның сүзен бүлдереп.
— Камил бәлки син минем белән барырсың? Как не как хатыныңа бүләк бирәләр.Ул вакытта син минем белән булырга тиеш дип уйлаган идем, алай гына түгел, тиеш, минем белән булырга тиеш, ишетәсеңме?
— Әйе тиеш, беренчедән әти авырып тора, аны гел кайтып күзәтеп торырга кирәк. Аннары сине котлаганда гел ир атлар яныңда булачак бит, ә син беләсең, ирләр яныңда бетерелгәнне яратмыйм.
— Бу бит башка әйбер, аерым очрак, эшемнең нинди икәнен үзең беләсең һәм каршы килмәден бит. Киресенчә, минем өскә күтәрелә алуыма шатландың, төрлечә булыштың.Үзең үк" Каршы килмә, әгәр синең эшеңне бәяләп зур дәрәҗә биргәннәр икән, димәк син моңа лаек" дидең. Менә инде ничә ел ул дәрәҗәне аклар өчен тырышам, әгәр янымда син булмасаң, моның берсе дә булмас иде. Әгәр хәзер сиңа ошамый икән эшем, мин бүген үк эшемнән баш тартып кайтам.
— Юк, юк, син ул эшеңдә бөтен дөньяңны онытасың. Өйгә кайткач та үзеңне бик канәгать итеп хис итәсең. Ничек итеп баланың яраткан уенчыгын тартып алып була кадерлем?
Камил хатынын кочаклап алды да.
— Мин сине яратам кадерлем, син бит гайләң өчен генә түгел, бөтен районның яшәү рәвешен яхшы якка үзгәртер өчен тырышасың. Миңа синең минем янымда булуың да җитә.
— Менә сиңа мә, ә мин нәрсә чит өйдә мәллә? Ничә ел бергә торабыз, димәк син мине күрмәгән дә булып чыга. Иртәгә үк эштән китәм, өйдә утырам, җитмәсә хатын кызның өйдә дә эше күп.
— Ярый сүзләргә бәйләнмә инде, бар, соңа каласың, уңышлар сиңа кадерлем, уңышлар, һәм алдан ук котлыйм.
Нәфисә күп җыелышларда булды, конференцияләр, төрле чараларда катнашты, ә бүгенгесе аны бик куркытты. Бүген аңа бүләк биреләсе алдан ук билгеле иде. Кремльдәге җыелыш залында да Нәфисә иң беренче рәттә урын алды . Залда халык артканнан арта бара. Менә Татарстанның гимны уйный башлады.
Бүген Хәйдәр абыйның нигәдер йөрәге сикерә, төрле уй, фикерләр башыннан чыкмый.Ул акрын гына теливизор кабызып
— Талия миңа тагын дару бир әле, нигәдер йөрәгем сикерә башлады, әйтерсең лә ярышка бара.
— Төне буе бокс карап чыктың, әнә Илсур кайтты, сүксен әле үзеңне.
— Бокс карамыйм бит әле, әнә Кремльдә алдынгыларны котлау тантанасы бара, безнең район җитәкчесенә дә бирәләр ди.
— Әти нихәл, кемгә ,нәрсә бирәләр анда? Әти зинһар әллә нәрсә карап ятма, куй әле башка каналга. Мин бокс карый алмадым иде кичә.
— Тукта әле, улым, күп калмады, район җитәкчесен котласыннар да, борырбыз. Әлегә тавышланмыйча торыгыз инде. Әнә алып баручы янә чыкты, бәлки бу юлы ул чыгар?
— На сцену приглашается один из лучших руководителей района Республики Татарстан , дающий надежду на улучшение жизни жителей района. Ее взгляды, рвение дать людям лучшую жизнь, ее доброта, любовь к земле, исключительный характер, и все это в одном человеке, и так, за заслуги перед Отечеством для награждения на сцену приглашается самый лучший руководитель района Республики Татарстан Хасанова Нафиса Бариевна.
Сәхнәгә чыккан кызны күреп Хәйдәр абый дару эчәргә дип алып килгән стакан белән суны кулыннан төшереп җибәрде.
— Бу бит Нәфисә, шулаймы улым?
— Әйе әти, минем Нәфисәм булырга тиешле кыз. Ә хәзер әнә, ул нинди зур кеше булган. Хәйдәр абый ирексездән агып чыккан күз яшьләрен сөртеп алды да
— Эх мин җүләр , ничә ел үземне аның күңеленә ут салганым өчен җәзалап яшәдем, ә ул үзендә көч тапкан, бирешмәгән, молодец - дип очкындырганын сизми дә калды.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова